Пермь өлкәсе Күңгер районы татарлары. I бүлек

I бүлек. Пермь өлкәсе Күңгер районы татарларының тарихы, килеп чыгышы һәм микротопонимиясе

Кереш

Теманың актуальлеге.
Исемнәр – тарих хәбәрчеләре. Авыл атамаларында, кабер ташларында, язуларда, шәҗәрәләрдә (кабер ташларындагы нәсел агачы) бик күп исемнәр бүгенге көнгә исән-сау килеш килеп җиткәннәр. Географик җирлекләрнең күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Халкыбызның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләүче байтак мәгълүматлар тупланган аларда. Туган авылларда, туган төбәкләрдә күпме ачылмаган серләр көтеп ята. Һәр тау-чокыр, һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Исемнәрне җыйнарга, өйрәнергә кирәк.
Татар халкы төрле сәбәпләр аркасында шактый ерак араларга сибелеп утырган, халыкның формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык халыкның килеп чыгышында, ономастикасында, гореф-гадәтләрендә, йолаларында чагылыш таба.
Мин үземнең диплом эшемдә Пермь өлкәсе Күңгер районы татар авылларының ономастикасын өйрәнүне максат итеп алдым.
Күңгер районында 7 татар авылы бар. Аларның микротопонимиясе өйрәнелмәгән, боларны өйрәнүнең әһәмияте зур.
Барлык төр географик берәмлекләрне тәфсилләп өйрәнү, халкыбызның борынгыдан кулланып килгән тел җәүһәрләрен берәмтекләп барлау кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Исем-атамалар үзләре хезмәт күрсәткән халыкның элекке заманнардан ук кемнәр белән аралашуын, тормышка карашын, рухи кыйбласын, тарихи үсеш юлын, мәдәни дәрәҗәсен, тарихи бәйләнешен ачыкларга ярдәм итә.
Географик атамаларның барысы да онытылып беткәнче, җыеп туплау мәсьәләсен көн кадагы итеп күтәрергә кирәк.
Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгълүматларны мин шул авылларда яшәүче тарих укытучыларыннан, авыл картларыннан, зыялы кешеләрдән сорашып тупладым. Аларның дөрес сөйләүләрендә инану өчен район архивында да булырга туры килде. Кыскасы, озын юллар үтелде, күп кешеләр белән арашылды, шуңа күрә минем хезмәтләрем юкка булмаган дип ышанып каласы килә.
Тел белеменең ономастика дип йөртелә торган бер тармагы бар. Бу фәннең тикшерү өлкәсе ифрат бай һәм кызыклы. Ул кеше исемнәрен, фамилияләрне һәм кушаматларны, күк җисемнәренең һәм географик урыннарның, шул җөмләдән елга-суларның, мифологик затларның исем-атамаларын өйрәнә. Ономастика шундый күпсанлы һәм төрле-төрле исемнәрне җыю-туплау, тәртипкә cалу, аларның килеп чыгышын, тарихи җирлеген аңлату кебек мөһим бурычларны тормышка ашыра.
Ономастика фәнендәге табышлар һәм казанышлар тел тарихын өйрәнүдә генә түгел, бәлки халыкның этник тарихын яктыртуда да зур әһәмияткә ия.
Соңгы елларда халкыбызның рухи мирасын барлауга һәм өйрәнүгә игътибар бик нык артты. Рухи мәдәниятебезнең нигезе булган туган телне саклау, үстерү зарури вә гаять тә олуг бер эш итеп карала башлады.
Татар халкы һәм аның теле дигәндә, без беренче чиратта телне саклауда иң ныклы тотка булган авылны һәм авыл халкының телен күз алдында тотабыз.
Авылларда сакланып калган җирле сөйләшләр безгә халыкның үзенә генә хас булган кабатланмас тормыш чынбарлыгын, гасырлар тирәнлегеннән килгән борынгы атамалар, сөйләм үрнәкләрен китереп җиткергәннәр. Алар әдәби телнең үз җирлегендә үсүе, эчке ресурслар исәбенә баюы өчен иң ышанчлы чыганак. Телебезнең лексик катламнары, тематик төркемнәре диалектолог-галимнәр тарафыннан, иң ерак авылларга кадәр, җентекләп җыелып, тупланып бара, әмма аларны халыкка, укучыларга кире кайтару өчен күп көч куярга кирәк әле.
Борынгы язма истәлекләрдә халкыбызның рухи мәдәнияте турында җентекле мәгълүматлар бик аз. Шуңа күрә рухи һәм матди мәдәниятнең мөмкин кадәр борынгыларын торгызу, күз алдына китерү җирле сөйләшләр, диалектларны тирәнтен өйрәнү юлы белән генә хәл ителергә мөмкин. Телне өйрәнгәндә, халыкның төрле этнографик төркемнәренә караган җирле сөйләшләр гаять бай, ышанычлы мәгълүмат бирә.
Бездә соңгы елларга кадәр халыкның төрле диалектларына һәм сөйләшләренә киместүле караш яшәп килде. Диалект телендә сөйләшергә ярамый, ул бозык тел, борынгылык чагылышы, алар бетәргә тиеш дигән фикерләр алга сөрелде.
Хезмәтне башкарганда, Г.Ф. Саттаровның “Татар топонимиясе”, “Кеше исемнәре ни сөйли?”, Ф.Г. Гарипованың “Исемнәрдә — ил тарихы”, Р. Ягъдәровның “Пермь татарлары турында” кебек фәнни-методологик әдәбият файдаланылды. Хезмәт кереш, дүрт бүлек, йомгак һәм библиографиядән тора.

I бүлек. Пермь өлкәсе Күңгер районы татарларының тарихы, килеп чыгышы һәм микротопонимиясе

Хәзерге вакытта пермь татарларының килеп чыгышы турында төрле гипотезалар бар. Шулар арасыннан Д.М. Исхаков фикере бигрәк тә игътибарга лаек. Ул пермь татарларының формалашуында өч этник компонент барлыгын әйтә: Идел буе татарлары, ногай-кыпчак һәм борынгы төрки-угор катламнары. Пермь төбәгендә төркиләр борынгы заманнан ук яшәгәннәр һәм аларны җирле халык итеп күрсәтү фарыз.
Болгарлар катламы: Пермь татарларының формалашуында төрки халыклардан булган болгарларның роле зур булуын күрсәтү зарур.
Бәҗәнәкләр катламы: Бәҗәнәкләрнең кайбер ырулары төньякка, урман араларына килеп чыгуы да мөмкин. Күңгер елгасы һәм шәһәре исеме пәчәнәкләр белән бәйле булырга тиеш. Академик М.З. Зәкиев Күңгер исеме пәчәнәкләрнең үзатамасы булган, “канглы” сүзеннән килеп чыккан дип саный. Борын заманнарда “канг” дигән сүз “күчеп йөрүче” дигән мәгънәне аңлаткан.
Пәчәнәк кабиләләре бер-берсенә буйсынмыйча, мөстәкыйль яшәүне яраткан. Әйтик башкортларда канлы ыруы бар. Бу ыру Кара диңгез яисә Кырымнан күчеп килгән дип санала. Аларны бу якларга Тарагай бий һәм аның ике улы – Олы Чокыр һәм Кече Чокыр алып килгән. Күңгер шәһәреннән ерак түгел Шауба елгасы буенда Чокыр дигән авыл бар. Бу исемнәрнең килеп чыгуы да шул ыру белән бәйле булуы мөмкин.
Кимак катламы: (Шад –Шадийка) Кыпчак катламы, Башкорт катламы. Татар катламы: XVI гасырның икенче яртысыннан алып төрле язмаларда Сөлил, Ирән буе татарлары турында язмалар еш очрый. Күп галимнәрнең фикеренчә, Пермь төбәгендәге татарлар Болгар чоры, Казан ханлыгы чорыннан ук яшиләр. Алар Шауба, Ирән, Бөрмә, Тор, Сөлил елгалары буенда укмашып утырганнар. Казан ханлыгы җимерелгәч бу якларга күчеп килүләр ташкыны башлана. Хәтта төньякка, Чердын һәм Соликамск өязләренә күчеп утыручылар да була. Татарларның ул якларда яшәве турында кайбер авыл, елга, тау исемнәре дә күрсәтеп тора.
Халык исәбен алу нәтиҗәләренә караганда, 1623-1624 елларда Күңгер ягында барысы 67 татар һәм истәк хуҗалыгы булган. Биредә барысы 81 ясак түләрлек олы кеше булуы билгеле. Кызганычка каршы, халыкларның санын алганда кешенең җирле кеше яисә башка урыннан күчеп килгәнлеге язмаларда аерым теркәлмәгән, шуңа күрә аларның кайсы яктан килгән икәнлеген белеп булмый. Башта “татар” белән “истәк”не бергә язганнар. Соңыннанрак истәкләр исеме юкка чыккан һәм Күңгер тирәсендәге татарлар гына исәпкә алынган. Алар арасында ясаклы татарлар белән беррәттән оброк формасында салым түләгән татарлар да бар. Менә шушы татарлар бу якка килеп утырган кешеләр булырга мөмкин.
Нугай катламы.
Типтәрләр катламы: Пермь төбәгендә типтәрләрнең күбесе Красноуфим өязендә, әзрәк Оса өязендә дә булган; ә Күңгер өязендә алар бөтенләй булмаган.
Татар катламы. XVI гасырның икенче яртысыннан алып төрле язмаларда Сөлил, Ирән буе татарлары турында язмалар еш очрый. Күп галимнәрнең фикеренчә, Пермь төбәгендәге татарлар Болгар чоры, Казан ханлыгы чорларыннан ук яшиләр. Алар Шауба, Ирән, Бөрмә, Ашап, Тол, Тор, Сөлил һәм Уфа елгалары буенда укмашып утырганнар. Казан ханлыгы җимерелгәч бу якларга күчеп килүләр ташкыны башлана. Хәтта төньякка, Чырдын һәм Соликамск өязләренә күчеп утыручылар да була. Татарларның ул якларда яшәве турында кайбер авыл, елга, күл, тау исемнәре дә күрсәтеп тора.
Пермь татарлары турында мәгълүматлар 1794 елның 29 мартында Пермьдә булган бер суд материалларында да күренә. Эш шунда, Пермь өяз суды князь Голицын һәм Шаховскойларга Куян һәм Култай авыл кешеләренең шикаятен тыңлаган. Князьләр аларның җирен басып алганнар һәм управляющийлары татарларны бик кысрыклый башлаганнар икән. Авыл кешеләре бу җирләрнең борын заманнардан хуҗалары булганлыкларын күрсәтү өчен түбәндәге дәлил китерәләр: безнең ата-бабаларыбыз татар булып, алар Идел һәм Кама буйларына Азиядән күчеп утырганнар, ә соңрак Чусовой елгасы буенда яшәгән халыкларны, Кама елгасына кушылган елгалар буендагы җирләрне дә үзләренә буйсындырганнар. Алар Кыпчак һәм Казан патшаларына буйсынганнар; үзләренең князьләре дә булган. Явыз Иван заманында, ул Казанны алгач та, Мулянка елгасы буендагы мулла татарларының князе Урак-бей Маметкулов булган, ә Түбән Муллада яшәгән князьнең исеме Урак-бей, Сөендек-бей Маметкулов булган. Аларның әтисе Маметкул мулла булганга күрә ул җирне Мулла дип атаганнар (7). Бу документ бик әһәмиятле. Чөнки, беренчедән, татарларның бу төбәктә килеп чыгу вакыты ачыклана (XI гасыр); икенчедән, аларның Чусовая елгасы буендагы халыкларны үзләренә буйсындыру һәм аларның җирләрен басып алуы күренә; өченчедән, Куян һәм Култай авылы кешеләре, үзләрен башкорт дип язылуга карамастан, үзләрен ассызыклап «татар» дип атыйлар; Кыпчак, Казан патшаларына буйсынганлыгын күрсәтәләр; дүртенчедән, бу төбәктә татар князьләре булганлыгы ачыклана; бишенчедән, бу төбәккә ислам борынгы заманнан ук үтеп кергәнлеге күренә.
Халык исәбен алу нәтиҗәләренә караганда, 1623-1624 елларда Күңгер ягында барысы 67 татар һәм истәк хуҗалыгы булган. Биредә барысы 81 ясак түләрлек олы кеше булуы билгеле. Бу заманда әле башкортларның санын алу гамәлгә кермәгән булганга, Гәйнә ягы кешеләренең саны ХҮШ гасырга кадәр күпме булганы билгесез.
Кызганычка каршы, халыкларның санын алганда кешенең җирле кеше яисә башка урыннан күчеп килгәнлеге язмаларда аерым теркәлмәгән, шуңа күрә аларның кайсы яктан килгән икәнлеген белеп булмый. Башта «татар» белән «истәк»не бергә язганнар. Соңыннанрак истәкләр исеме юкка чыккан һәм Күңгер тирәсендә татарлар гына исәпкә алынган. Алар арасында ясаклы татарлар белән беррәттән оброк формасындагы салым түләгән татарлар да бар. Менә шушы татарлар бу якка читтән килеп утырган кешеләр булырга мөмкин.
Кыскасы, пермь татарларының килеп чыгышы һәм формалашу процесслары бик катлаулы булып, анда төрле кавемнәр катнашкан. Пермь татарлары формалашуында болгар, пәчәнәк, кимак, кыпчак, башкорт, татар, нугай, истәк, типтәр һәм фин-угор халыкларының эзләре бар.

Пермь татарларының тарихы.
Пермь татарлары – татар халкының үзенчәлекле бер этнографик төркеме. Пермь төбәгендә яшәүче татар халкының олы бер тарихы бар. Мондагы милләттәшләребез каяндыр күчеп килгән милләт түгел, ә борын-борыннан шушында нигез корып яшәгән җирле халык.
“Пермь татарлары” дип аталган этнографик төркем ул берничә гасырлар дәвамында формалашкан. Җирле халыкның теле, этнографиясе бик үзенчәлекле.
Статистик мәгълүматларга караганда, Пермь өлкәсендә 160 мең чамасы татар яши. Алар Тор, Ирен, Сылва, Сеп, Шауба, Бөрмә, Тол елгалары буенда яшиләр.
Монда яшәгән халыкны икегә бүлү гадәткә кергән: гәйнә ягы һәм күңгер ягы. Мондый бүленешнең сәбәпләре пермь татарлары кичергән тарих белән бәйле. Казан ханлыгы җимерелгәч һәм аның протекторатындагы җирләр әкренләп рус дәүләтенә кушылган чакта пермь татарлары ике административ үзәккә карый башлый.
Казан ханлыгы җимергәч, бөтен Көнбатыш Урал рус дәүләте кул астында кала һәм Түбән Агыйдел-Оса төбәге Казан Приказына кертелә, ә пермь татарлары яши торган территориянең калган өлеше Себер Приказына (башта Чердынь өязенә, аннан соң Күңгер өязенә) карый башлый.
Күңгер өязенә кергән татарлар ясаклы крестьяннар катламына (сословиесенә) кертеләләр һәм ясаклы татарлар дип атала башлыйлар. Ягъни, аларга карата татар этнонимын куллану дәвам итә.
1579 елда пермь татарлары беренче мәртәбә М.И. Яхонтов тарафыннан сан буенча исәпкә алыналар. Тик бу кенәгәләр югалган. XIX гасыр тарихчыларының хезмәтләренә кереп калган аның кайбер өзекләренә караганда, әлеге җирләрдә татарлар һәм остяклар яшәгән. М. Кайсаровның 1623-1624нче елгы кенәгәләреннән күренгәнчә, Ирен, Сеп, Шауба, Бөрмә, Сылва елгалары буенда яшәгән татарларның һәм остякларның төп шогыльләре аучылык, балыкчылык, умартачылык булган, сөреп иген игелә торган җирләре дә булган. Димәк, алар Идел буе татарлары кебек үк утрак тормышта яшәгәннәр.
Пермь татарлары турында кызыклы фактларны чагылдырган тагы бер язма чыганак бар. Бу – 1679 елгы исәпкә алу кенәгәләре. Бу кенәгәләрдә остяклар исәпкә алынмыйлар инде.
Аның каравы, татарлар яши торган әлеге җирләрдә чувашлар, удмуртлар һәм марилар пәйда булган. Тагын шуны ассызыклап үтәргә кирәк, бу кенәгәләрдә пермь татарларының Күңгер өязенә караганнары гына, ягъни күңгер татарлары гына исәпкә алынган.
Алар дүрт чиреккә бүленеп йөртелгәннәр, сосоловие ягыннан анда ясаклыклар, оброкчылар, захребетниклар, күршеләр, күршеләрнең кул астындагылар дигән катламнар аерылып чыга.
1. Карьево чиреге (Түбән Ирен бассейны, хәзер Күңгер районы) Батино – Байчын, Усть – Турка – Тор түз, Старая Карьево – Иске карья, Щелканка – Шалканды, Большой Ашап – Зур Ашап, Малый Ашап – Кече Башап, Казаево – Казай, Янычево – Яныч авыллары. Там в 73 юртах жил 222 ясычных татар 2 семьи захребетников (10 человек) и их соседи 5 татар, 3 подсоседника и 3 захребетника, 6 марийцев, 3 юртах – 7 оборочных удмуртцев; в 2 юртах – 4 оборочных чувашей; в 4 юртах – оборочные марийцы.
2. Югары Ирен чиреге.
3. Шаква чиреге.
4. Югары Сылва чиреге.
Бу кенәгәләрдән күренгәнчә, күңгер татарлары Тол елгасының югары агымы бассейнында да булганнар.
Шулай итеп, тарих, археология, этнография, топонимия, тел материаллары пермь татарларының формалашуында Идел буе төркиләренең роле зур һәм хәлиткеч булуын бик ачык күрсәтәләр.
Урта Идел һәм Урал алды халыклары арасындагы этник бәйләнешләр соңга таба да (мәслән, аеруча Казан ханлыгы җимерелгәч) көчәя, тирәнәя барган. Күп кенә татарлар, чукындырудан качып, Урал якларына качалар. Казан ханлыгы җимерелгәнлектән соң Идел буеннан, татарлар белән бергә, чувашлар, марилар, удмуртлар да күчеп киләләр.
Шулай итеп, борынгы чорларда ук булган тарихи бергәлек берничә гасырлар буе дәвам итеп килә. Күп кенә галимнәр пермь татарларының казан татарлары белән якын икәнлекләрен аерым ассызыклап күрсәтеп килгәннәр.

Каръяу (Карҗау) топонимы шулай ук игътибарга лаек. Бу исем гади генә исем түгел, чөнки ХҮИ йөз башы документларында «Карьево улусы» искә алына, аның үзәге, күрәсең, Каръяу авылында булган (23). Шушы нисбәттән бер кызыклы шәҗәрә искә төшә (24) (ул Р.Ишморатның әнисе ягыннан булган шәҗәрә). Башында Бөркет би булып, ул алга таба түбәндәгечә дәвам итә: Алманчык би—Үрдәк би—Сүнчәли би—Сондык би—Кара җау—Турбай—Кармыш—Истәк һ.б. Шәҗәрә пермь татарларына бик якын урында—Бөре өязенең төньягында язып алынган һәм андагы авыллар исемнәрендә (мәсәлән, Үрдәк, Истәк, Турай) югарыда саналган шәхесләрнең исемнәре чагылыш тапкан. Шуңа күрә мондый сорау туа: шәҗәрәдәге Кара Җау белән Карҗау авылы исеме арасында бәйләнеш юк микән? Әгәр дә ул бәйлелек бар икән, Буркыт би исеме безне кайсы якка алып барыр? Әйтергә кирәк, Риза Ишморат кулындагы шәҗәрәдә мондый юллар бар: «Буркыт биләр Чыңгыз хан иде. Синең агачың чаган, кошың һөд-һөд, тамгаң әмзәдер (25) (монда бераз мәгънә бозылган бугай, чөнки сүз Чыңгыз ханның әйткән сүзе турында бара: ул кабилә башларына кабиләнең билгеләре булган агач, кош һәм тамганы «бүлеп» бирә). Бу язманың эчтәлеге «Дәфтәре Чыңгызнамә» белән туры килә. Анда Чыңгыз хан заманындагы биләр арасында Бөркет би телгә алына (кошы, агачы туры килә; оран да әйтелгән, «борх») (26). Шулай ук Иске Турай авылында табылган (Башкортостанның Дүртөйле районы) тагы бер шәҗәрәдә «шамша-дин ыруы»ның (кабиләсенең) башы итеп Тарагай би күрсәтелгән, аның атасы—Буркат би. Тарагай би «Кырымнан килеп, Агыйдел буйлап күчеп килгән». Аның ике улы—Олы Чокыр һәм Кече Чокыр булганнар. Этнограф Р.Кузеевның, каңлы кабиләсе вәкилләре арасында шушы ук шәхесләр—Тарагай би һәм аның уллары «Кара диңгез буеннан, Кырымнан» килгән, дигән фикере бар. Р. Кузеев бу шәхесләрне кыпчаклар белән бәйли (27). М.Әхмәтҗанов шулай ук «буркут» этнонимының кыпчаклар белән бәйле халыклар арасында таралганлыгын күрсәтә (28). Шулай итеп, без тагын нугай-кыпчакларга килеп терәләбез.

Бөрмә авылы Пермь өлкәсенең көньяк-көнчыгыш ягында урнашкан. Бу авыл Пермь өлкәсенең борынгы авылларыннан санала. Авылның нигез ташын салуны XVII йөзнең беренче яртысына туры килә дәип исәплиләр. Бу якларда, Сөлил (Сылва), Ирән (Ирен) елгалары буенда, манси, ханты халыклары яшәве мәгълүм. Бөрмә авылы үзенең атамасын шунда агып ятучы Бөрмә елгасына карата алган. Моны топоним өлкәсендә эшләүче белгечләр болай аңлаталар: “бөрмә” борма-борылыш сүзеннән ясалаган. Чыннан да ул елга (Бөрмә) авыл кырыеннан агып үткәндә зур борылыш ясый. Ләкин авыл картлары бу күренешне икенче төрле аңлаталар: бөрмәле елга. Бу икенче аңлату дөресрәктер дип саныйм мин.
Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан 1552 нче елның 2 октябрендә басып алынгач, кайбер татарлар Сөлил-Ирән елгалары кушылган урынга күчеп килеп утырганнар. Чөнки бу җирләрдә халык саны бик аз булган.
Бөрмә авылы беренче мәртәбә 1623 нче елдагы елъязмада телгә алына. Бу вакытта авылда 12 өй исәпләнә. Яшәүчеләр саны 47ләп була. Бөрмә авылы бу вакытта Карья олысына кертеп карала. Карья авылы 1617 нче елдан бмрле яшәп килә.
Халыкның төп кәсепләре: терлекчелек, аучылык, балыкчылык.
Ясаклы татарлар җәнлек тиреләре белән ясакларын түләгәннәр, ите азык булып торган.
Озакламый халык арасыннан морзалар, йөзләр (йөзбашы) аерылып чыга. Алар ясак түләүдән азат ителәләр. Авыл халкының калган өлеше (катламы) ясак түлиләр һәм аларны ясаклы татарлар дип йөртәләр.
Татар хуҗалыкларында урыслар белән алыш-биреш, сәүдә эшләре зур роль уйнаган. Урыслар бал, балавыз, балык, кыйммәтле җәнлек тиреләрен татарлардан сатып ала торган булганнар. Ясаклы татарларның Күңгер якларында гына түгел, ерак Ирбит мәкәрәҗәсенә дә сәүдә итәргә барулары билгеле.
ХVII йөзнең урталарында Ирән буенда беренче урыс авылларына нигез салына башлый.
1649 нчы елда Күңгер шәһәре, Ычтапан (Степаново, хәзер Ленск) шәһәрчекләре хакында елъязмада телгә алына. Башта урыс халкы иген игүгә бик әһәмият бирмәсә дә, соңрак җир хакында татарла белән урыслар арасында ыгы-зыгылар бик күп була. 1645 елны Карья олысында яшәүче татарлар җәя, уклар белән коралланып Кэңгергә киләләр. Шәһәрне җимерәләр, яндыралар. Бу бәрелешнең сәбәбе шулай ук җир мәсьәләсе нигезендә була. 1697 нче елда, бу якларда бакыр ятмалары булуы ачыклана. Никита Демидов бу якларда бакыр эшкәртү заводлары төзергә рөхсәт сорап Петр I гә хат яза. Аның үтенече канәгәтьләндерелә. 1781 нче елны Бөрмә авылы Усы (Оса) өязенә карый башлый. Бу вакытта авылда 61 хуҗалык, 192 кеше исәпләнә. Авыл халкы ат үрчетү белән шөгыльләнә, ашарларына дәа шулай ук ат ите була.
1774 нче елда бклган Пугачев хәрәкәтеннән дә Бөрмә авылы читтә калмый. Бөрмә авылы ирләре Е.И. Пугачевның якыннарыннан булган Кәндәфәр Усаев җитәкчелек иткән отрядта сугышканнар. Соңыннан аның язмышы билгесез, күрәсез ул да башка пугачевлылар кебек һәлак булгандыр.

Бөрмә авылының микротопонимиясе.
1. Авыл урамнары исемнәре: Түбән оч, Ургы чук, Казай урамы, Урта чук.
2. Тау исемнәре: Гымаметдин, Чолыкыл, Кашка, Очлы, Сүәрби, Юкәле, Чәй эчә торган.
3. Чокыр исемнәре: Аюлы кул, Коры кул, Җәймешел кул, Хәтимә чокыры.
4. Болын, урман исемнәре: Бүләк урманы, Чаул урманы, Урман борын.
5. Юл, сукмак исемнәре: Олы юл, Тор каш сукмак, Гәйнә капка.
6. Елга, инеш, чишмә исемнәре: Бөрмә елгасы, Дәрья чишмәсе, Бүреләр чишмәсе, Салкын чишмә, Калтырмалы чишмә, Кәчә елга, Шәрбәтле елга.
7. Күл исемнәре: Минхәйдәр күле, Нигамәй күле.
8. Саз исемнәре: Торгаҗа сазы, Олы лапы — әрәмәлек, Кызыл яр ас – яр.
9. Күпер исмнәре: Каен күпер, Бөрмә күпер.
10. Чабулык исемнәре: Талип чабуы, Минхәйдәр чабуы, Нигамәй чабуы.

Яланоч авылының килеп чыгышы, тарихы, микротопонимиясе.
Карт-корыларның сөйләвенә игътибар итсәк: Авылга Күңгер, Искавыл якларыннан килгәндә күренми дә, агачлар эчендә иде, — дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Хәзерге көндә дә тирә-якка күз салсак, авыл тирәсендә урманнар, ә үзе авыл уйсымак җиргә урнашканын күрәбез.
Бу мәгълүматларны Пермь өлкә архивы язмалары да дәлилли: “Башуковское общество; д. Башуки или Яланечь, распланирован. Есть мечеть”. Бу язмалар 1904 нче елны Оса өязе Пермь земство губерниясе тарафыннан язылган исемлеккә кертелгән. Димәк, авылның татар телендәге чын тарихи атамасы Яланоч дияргә була. Ә еллар узу белән, бу исем үзгәртелгән һәм халык телендә Яланоч дигән яңгыраш тапкан.
Рус телендә Бажуки атамасы борынгы булса кирәк. “Муллалар язмасы буенча Бажуки авылы 1686 нчы елны барлыкка килгән” – дип сөйлиләр авылкартлары. Ләкин, төгәл 1686 нчы ел дип әйтүе кыенрак, чөнки Пермь өлкә архивында моны раслаучы бернинди рәсми документ юк. Ә менә 1723 нче елда төзелгән Оса өязенең картасында Бажуки атамасы бар. Шулай ук бу картада Тор, Савлек (Сәүлик) елгалары, авыл чишмәләре күрсәтелгән.
Авылның борынгы икәнен Кайсаров Михаил язмалары да дәлилли. 1623 елда үткәрелгән халыкны исәпкә алу кенәгәсендә күрше авыл Карьево (Искавыл) – администрация үзәге яшәве диелгән һәм олыс (улус) идарә белән шул заманның белемле, таныклы кешесе – Карья Мамсяков идарә иткән. Карья Мамсяковның уллары: Баташ, Ишдәүләт, Бажук булган. Якын тирәдә улларының һәреберсенең аерым вотчина – ата-баба биргән җире булган диелә. Димәк, Карья Мамсяковның улы – Бажук, ә Бажукның вотчина җирләре – хәзерге авыл урнашкан җирләр булырга тиеш.
Авылның тарихында 1773-1775 нче еллардагы Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы да урын алып тора: “… татары Карьевской четверти присоединились к отряду одного из полковников Пугачева Батыкая Иткинова. На всем пути следовали в войска Пугачева примкнулись новые крестянские силы всех деревень. Из вновь влившихся в пугачевские отряды приписных к ашапскому заводу, среди которых были и бажуковцы, многие дошли до Казани. 30 июня 1774 года из-под Казани в деревню Бажуки явилось 13 человек.

Яланоч авылының микротопонимиясе.
1. “Ачу” – авылның көнчыгышында урашкан сазлыклы урман. Элек бу урман куе, сазлы булган. Кешеләрнең терлекләре югала калса, эзләп таба алмаганнар, урманнан янып-көек ачуланып чыкканнар… Икенче аңлатмасы: бу урманны арчып, чистратып торганнар. Ачу – “Арчу” сүзеннән барлыкк килгән дип сөйлиләр.
2. “Абдул киек” – Абдул исемле кешенең җире калку урында яисә “киектә” булган.
3. “Солдат игене” — Чишмәер авылы янында җир. Бер солдатны кырмыска оясына утыртып үтерәләр.
4. “Гаппар пристане” – Яңавылга барганда юлдан читтәге Тор елгасының биек ярын әйтәләр. Гаппар исемле ямщик ирле-хатынлы булган юлчыларны үтереп, капчыкка тутырып текә ярдан ташлый.
5. “Аю елга”, “Аю кул” – олы күпер янындагы уйсымак җир. Аю кушаматлы кешенең җире булган, хәзерге мәктәп утырган җир.
6. “Үркечү” – тегермән алдында елга, “үрне кичү”.
“Таш бигетү”, “Чүрә карт”, “Шашка җире”, “Таулы елга”, “Төркелек тау”, “Урта юкәлек”, “Буку”, “Җиләк тау”.

Чишмәер авылының микротопонимиясе.
Бу авылга 1871 нче елны Искавыл кешеләре нигез салган.
Төрке тау (нарат күп үсә), Чокыр чабу (чокыр-чакыры күп), Җөреке елга (җирек-зирек агачы исеменнән), Сәүлик елга (Сәүлик-Савлек авылыннан агып төшә).
Аткары чук – югары урам, түбәнге чук (түбән урам), Аръяк чук (елганың теге ягындагы урам).

Торкаш авылының микротопонимиясе.
1865 нче елда барлыкка килә. Нигез салучылар Мөхәттәр, Закир, Гылимулла бабайлар. Авыл кырыеннан Тор елгасы ага, авылдан ерак түгел Тарма күл бар. Авыл кырыенда Юкәле тавы, Кәбир чабуы, Трагуҗа болыннары, Дөгет баз көтүлеге, 1,2,3 нче куллар, Трагаҗа чишмәсе бар.

Казай авылы турында легендалар.
Урал буйларында бик борынгы вакытта ук төрки халыклар яшәгәннәр. Казай авылынң кайчан барлыкка килүе турында тарихи истәлекләр сакланмаган. Шулай дп авыл турында берничә легенда сакланып калган. Легендаларның берсендә бу җирдә чукчиларның яшәве турында сөйләнә. Бу урынга Казай исемле кеше килеп йорт тәзгәннән соң чукчилар төньякка кучеп киткәннәр дип сөйләнә. Күрәсең, бу якка татарлар, марилар, алар артыннан урыслар да күчеп килә башлаганнар.
Уралны колонизацияләү, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, бигрәк тә көчәеп китә. Димәк, Казай авылына 1500-1600 елларда нигез салынырга тиеш. Көңгүр якларында татарларның бик борынгы вакытта ук яшәүләрен географик атамалар да аңлата.
Д. Кыласово – Керле су авылы, д. Кочебахтино –Кече Бәхтияр авылы, Сәрәкй тавы, Җимеш елгасы.
Элек Казай авылы Уба (Бабка) елгасының сул як ярына, тау башына урнашкан була. Авылдан ерак түгел тау итәгендәге каберлек шуны раслый. 1850 нче еллардан соң авыл халкының бер өлеше Уба елгасының уң як ярына чыгып йортлар да төзи башлыйлар, шушы көннәргә кадәр сакланган, мәчет тә төзелә.

Казай авылының микротопонимиясе.
“Дүртхуҗа җире”, “Ташлы күл”, “Җилән күл”.

Тор-түз авылын моннан 400 ел элек Казан ягыннан килгән татарлар нигезләгәннәр. Алар башта “Иске йорт” дип аталган җиргә утырганнар, соңрак Кызылбай, Тимербай, Актырнакбай исемле агайлар хәзерге тор-түз авыл ягын күчеп утырганнар.
Тор-түз авылының микротопонимиясе.
1. Мәсәлән, “киек” сүзен алыйк. “Киек ас”. Чынбарлыкта, бу сүз көек сүзеннән, янган сүзеннән алынган. Бу урыннарда элек урманнар булган, Кешеләр урманнарны яндырып чәчү җирләре ясаганнар. Шуннан бу җирләрнең исемнәре килеп чыккан.
“Сәгыйт киек”, “Саим киек”.
Күл сүзе – ерым, коры елга үзәне, үзән тармагын аңлата. Һәр күлгә ниндидер исем бирелгән.
2. “Иман күл, “Каран” (караңгы) күл, “Иске Ирен” күле, “Дүртиле” күл, “Акбай” күле (күл Акбай Кинҗебаев җирендә урнашкан булган – ул Пугачев восстаниесендә катнашкан), Тәли күл.
3. Таулар: “Әбекәй” тау (Әбкә исемле кеше 1816 елларда яшәгән), “Кампшыл” тау, “Ләбшәк” тау, “Биек” тау, “Ябалак” тау (Казанбаевлар, Вәлиуллин Әхмәт бабайлар затын “Ябалак” дип йөрткәннәр), “Акбай” тау, “Гөрләмә” тау.
4. “Аю җиләне” – кечкенә чабулыклар.
5. “Шәрифулла таллыгы” (үрелмәсе), “Гариф таллыгы”, “Нәҗмехан таллык”, “Саим таллыгы”.
6. Сазлыкларга да исем бирелгән “Бала саз”, “Тар саз”.
7. Куллар: “Гөрләмә-кул”, “Зур кул”, “Әхмәтдин кул”, “Сәгыйт кул”, “Зөһрә чокыр”.
8. Басулар: “Тапту”, “Басу токын”.
9. Бүләк як агачлык, Комлык (комлы җир), “Мич түбә” аланлык, “Шәякъмәт уязы”, “Тамар як” – Тамак аръяк. (Анда сазлык булган. Сазлыктан шул тамактан гына чыгып йөргәннәр.
“Колын җире” (Корбан чала торган җир. Суелган тирене агачларга кадаклаганнар, соңыннан күмгәннәр. Хайван тиресеннән тегелгән туннарны кию, бүрек тегә зур гөнаһ булган. Тиреләрне шунда илтеп күмгәннәр).
  • 0
  • 18 сентября 2010, 15:10
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.