Пермь өлкәсе Күңгер районы татарлары. II бүлек

II бүлек. Пермь өлкәсе Күңгер татарларының антропонимиясе

Антропонимика – ономастиканың ике зур бүлекләрнең берсен тәшкил итә.
Һәрбер телдә кешегә эндәшү, атап әйтү, мөрәҗәгать итү әчен хезмәт итә торган бер антропонимик категорияләр бар. Антропоним термины (грекча антропос – “кеше” һәм онома – “исем” сүзләреннән) кешеләрне атау очен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдоним төшенчәләрен аңлата һәм билгеле бер телдә кешеләрне тулаем атау системасының теге яки бу категориясенә караган конкрет атау берәмлекләрен белдерә. (Мәсәлән, Закир – исем, Куштан – кушамат, Шакирович – отчество, Бакиров – фамилия, Тиктормас – псевдоним һ.б. – болар барсы да антропонимнар).
Татар телендә кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгать итү категорияләренә исем, кушамат, ата исеме (отчество) һәм фамилия керә, ягъни боларның һәрберсе кешене атауның аерым номинатив категорияләре булып санала. Әлеге номинатив категорияләрнең (антропонимнарның) килеп чыгышын, ягъни генезисларын һәм этимологияләрен, төзелеш-ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын ономастиканың антропонимика дигән бүлеге өйрәнә дә инде.
Антропонимия – теге яки бу телдәге кеше исемнәре, кушаматлар, отчество һәм фамилияләрнең тулаем җыелмасының аталышы.
Махсус тикшерүне көтеп ята торган кичектергесез проблемалардан, мәсәлән, татар һәм башкорт халыкларының кеше исемнәрен, кушаматларын һәм фамилияләрен өйрәнүне, Идел, Чулман (Кама) буе топонимиясенең төрле төрки телләргә караган барлык катламнарына аеруны, фин-угыр топонимиясен тикшерүне һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин.
Борынгы татар теленә хас булган фонетик, лексик һәм грамматик күренешләрне чагылдыра торган язма истәлекләр безнең көннәргәчә аз скланган.
Татар теленең тарихи лексикологиясе әлегә аеруча аз эшкәртелгән. Шуңа күрә татар теле тарихын, бигрәк тә тарихи лексикологиябезне өйрәнү, борынгы тел күренешләрен ачу өчен ономастика фәненең роле ифрат зур. Шунлыктан “… халыкларның борынгы тарихын өйрәнү ихтыяҗы топонимияне махсус тикшерүне, шул исәптән аерым географик районнарның гидронимиясен һәм антропонимиясен (ягъни төрки яки башка чыгышлы кеше исемнәрен һәм фамилияләрне) өйрәнүне таләп итә”.
Безнең халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклый һәм бай тарихы, гаять үзенчәлекле һәм тотрыклы традицияләре бар. Борынгы болгар-татар кеше исемнәренең күбесе җыйнак төзелешле, җиңел әйтелешле булган. Алар башлыча ике, сирәк кенә өч иҗектән торган төзелеш тәшкил иткәннәр. Аз иҗекле төзелеш исемнәрне кыскартып, бозып әйтүгә юл калдырмаган. Ике иҗектән торган исемне тагын да кыскартып әйтү ихтыяҗы булмаган. Ул болай да җыйнак, әйтү, атау-эндәшү өчен уңай.
Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан.
Кеше исемнәре – күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул. Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр-исемнәр бар. Халык кеше исемнәре дөньясында мәгънәви матурлыкка омтылуның классик үрнәкләрен тудырган, үзенең идеалларын һәм тарихын чагылдыра торган исемнәр хәзинәсен барлыкка китергән.
Болгар-татарларда балага исем кушуга нисбәтле төрле ышанулар, йолалар һәм традицияләр белән бәйләнешле исемнәр бар.
Зур төркем борынгы төрки чыгышлы кеше исемнәренең барлыкка килү мотив-чыганаклары болгар-татарларда балага исем кушу белән бәйләнешле борынгы ышануларга, йолаларга һәм традицияләргә нисбәтле. Мондый исемнәрне, бирелү йола-мотивларыннан чыгып, кырыкка якын төркемчәгә аерып була.
Шуларның берсенә — баланың матур-чибәр, якты-нурлы йөзле булуын теләү исемнәре төркемчәсенә киңрәк тукталыйк.
Җир йөзендәге барлык халыкта баланың матур, чибәр, якты-нурлы йөзле һәм якты күңелле булуын теләү – универсаль күренеш. Дөньяга яңа туган сабыйга исем сайлаганда һәм кушканда, шул теләкне мотив итеп алып, аны чибәрлек-матурлыкны, пакьлек-сафлыкны, яктылык-матрлыкны белдерүче сүзләргә нигезләнеп ясалган исемнәр аша чагылдырганнар. Болгар-татар антропонимиясендә бу функцияне төрки чыгышлы күрекле, күркәм, чибәр, матур, сылу, гүзәл, чута (“нур”, “якты”), йорык (“якты”), багду (“яктылык”), айдын (“якты”), балкыш, ямь антрополексемалары; гарәби генезислы зариф (“чибәр”), җамал (“матурлык”), нур, һалә (“нурлытаҗ”, “балкыш”), нәфис (“күркәм”, “чибәр”),; фарсы чыгышлы раушан (“нурлы”, “якты”, “яктыртучы”), фруз~фруза (“яктыртучы”, “нурландыручы”, “балкытучы”), зифа һ.б. исем компонентлары башкарганнар.
Болгар-татарларда сылу (“гүзәл”, “матур”, “зифа”) сүзе элек-электән хатын-кыз исеме (Сылу) булып йөргән һәм кушма төзелешле хатын-кыз исемнәре ясаучы исем компоненты булып кулланылган: Айсылу, Гөлсылу, Мидсылу, Таңсылу.

I. Ислам һәм татар исемнәре.
Ислам диненең күпчелек төрки халыкларның шул исәптән болгар-татарларның антропонимиясен формалаштыру һәм үстерүдә тоткан роле зур. Болгар-татарларда Ислам дине йогынтысында кулланылышка алынган гарәп һәм фарсы исемнәре иң ишле антропонимик катлам тудырган. Татар антропонимиконында (исемиятендә) гарәп һәм фарсы исемнәре, X гасырдан башлап, берничә гасыр дәвамында туплана һәм үсә барганга, сан ягыннан иң зур күпчелекне ( исемнәребез хәзинәсенең 70-75%ын) тәшкил итә һәм күбесе бүгенге көндә дә актив кулланыла.
Болгар ханы Алмуш (алмасхан) Балтавар тарафыннан 922 елда Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң, Идел-Кама болгарларына гарәп сүзләре һәм исемнәре үтеп керә башлый: Габдрахман, Габдулла, Ибраһим, Хәбибулла, Габбас, Хәсән, Хөсәен, Фазыл, Фәзерахман, Мансур, Фатих, Вәлит, Шәмсетдин, Гомәр, Госман, Гали, Гайшә, Хәдичә, Фатыйма, Рокыя, Әсма, Зәйнәп, Рабига, Сафия, Хәлимә, Әминә, Зөлфия, Сания, Әлфия, Әнисә, Халисә.
Төрки телләрнең күбесенең, шул исәптән, татар теленең дә, башлыча Ислам дине йогынтысында гарәп исемнәре белән тулылануына урта гасырларда фарсы теле шактый нык булышлык-арадашлык иткән. Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Шәрык илләре белән борынгы заманнардан ук башланган дәвамлы сәүдә һәм культура багланышлары аркылы болгар-татар теленә, ә соңыннан исә, Алтын Урдада һәм Казан ханлыгы чорларында, татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре (мәсәлән, Бану, Гәүһәр, Гөлнара, Гөлсинә, Гөлзифа, Гөлназ, Гөлшат, Гөлҗиһан, Гөлчирә, Диларә, Дилә, Диләфрүз, Лалә, Нияз, Раушан-Раушания, Рушат, Рөстәм, Сәрвәр, Фәрһад, Фәйрүзә) кергән.
Татар исемнәре хәзинәсендә меңнән артык ел дәвамында саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп һәм фарсы телләреннән кергән исемнәр барлыкка килгән һәм алар үзләре берничә катнаш этнолингвистик катлам тудырган. Әйтик, Миңлегаян, Мөхәммәтхан, Әмирхан, Әхмәтҗан, Айгөл, Илнза, Миңлегөл, Гөлбикә, Гөлүсә, Маһинур, Гаделҗан, Галимҗан, Фаягөл, Бибиҗамал исемнәре әнә шул юл белән ясалганнар.
!!!
Ислам дине төшенчәләрен белдерүче гарәп, фарсы һәм гибрид исемнәрнең байтагы алла ~ улла (бер вә бар, тәңре, хода, хак) сүзе катнашып ясалган: Аллабирде, Аллабиргән, Аллагол, Аллахуҗа, Аллакуәт, Алламорат (алла теләге), Аллаһияр (алла дусты, алла ияргән); Габдулла (алла колы), Гайнулла (алла чишмәсе), Зәйнулла (алла бизәге), Лотфулла (алла мәрхәмәте, шәфкате), Миңнулла (алланың бәхетле кешесе), Мотыйгулла (аллага буйсынучы, баш июче), Нәбиулла (алланың илчесе, пәйгамбәре), Рәхмәтулла (алла мәрхәмәте), Рәхимулла (алла шәфкате, рәхиме), Сәйфулла (алла кылычы), Сәлимулла (алланың сәламәт бәндәсе), Шәйхулла (алла шәехе, алла карты), Әсәдулла (алланың арысланы), Әхмәдулла (алланың мактаулы, данлы кешесе), Әһлиулла (алланың әһеле, алла бәндәсе) һ. б.
Исламның алланы олылауга, аңа табынуга корылган исемнәре «ин күркәм» 99 исемне үз эченә ала. Бу исемнәр алланың илаһи сыйфатларын, атрибутларын белдерүче эпитетлардан гыйбарәт. Мәсәлән: Азамат (бөеклек, шөһрәт, дан), Басыйр (барысын да күреп торучы), Барый (тап итүче, яратучы, тудыручы, иҗат итүче), Вахит (бердәнбер), Ваһап (тереклек бирүче, гомер бүләк итүче), Вәли (изге), Газиз (кодрәтле, көчле, кадерле), Газим (бөек, югары дәрәҗәле), Гаффар (барысын да гафу итүче, кичерүче, ярлыкаучы), Даян (кылган эшләренә күрә җәзасын бирүче), Кави (көчле, куәтле, киң кодрәтле), Кадыйр (кодрәтле, һәрнәрсәгә көче җитүче), Касыйм (бүлеп бирүче, өлеш чыгаручы), Каюм (бер дә үзгәрмәүчән, тотрыклы, уяу), Каһһар (чиксез көчле, бик куәтле), Кәбир (олы, биек), Кәрам (юмарт, киң күңелле), Кәрим (юмарт, рәхимле, киң күңелле), Латыйф (шәфкатьле, игелекле, мөлаем), Моталлип (җавапка тартучы), Мәннан (чиксез рәхимле, нигъмәт бирүче), Мәннаф (өстен, иң югары), Мәҗит (данлы, мактаулы, атаклы), Насыйр (ярдәм бирүче, яклаучы), Рахман (рәхимле, шәфкатьле, ярлыкаучы), Рәхим (мәрхәмәтле, рәхимле, аяучан), Рәззак (ризык бирүче, туендыручы), Рәкыйп (барын да күреп торучы), Рәүф (рәхимле, кызганучы), Сабир (түземле, сабыр), Самат (мәңге яшәүче), Саттар (гафу итүче, яклаучы), Сафи (саф, чын), Сөббух (олы, данлы, мактаулы), Сөбхан (дан, мактау), Фәттах (ачучы), Хак (чын, дөрес, хак), Халикъ (яратучы, бар кылучы), Харис (саклаучы, яклаучы), Хәер (изгелек кылучы), Шакир (шөкер итүче), Җәббар (зур көч-куәт иясе, кодрәтле), Җәлил (бөек, шөһрәтле, данлы), Җәләл (күркәм, матур, чибәр), Һади (туры юл күрсәтүче) һ. б.
Шушы эпитетларга абд~габд~габде~габдел (кол, алла колы, алла бәндәсе, хезмәтчесе) алкушымчасы ялганып, исем-эпитет вариантларының (дөресрәге, мөстәкыйль антропонимик берәмлекләрнең) саны тагын да күбәя төшкән: Габделвахит (бердән-бернең, ягъни алланың колы), Габделгафур (ярлыкаучының, кичерүченең колы), Габделмалик (хакимлек итүченең, боеручының колы), Габделҗәббар (бөек кодрәтленең колы), Габдерәүф (рәхимле-яен, кызганучының колы), Габдерәхим (рәхим-шәфкатьле-нен колы), Габдесаттар (гафу итүченең колы), Габдессәлам (исәнлек, сәламәтлек бирүче, коткаручының колы), Габдешшәкүр (бик шөкер итүченең колы) һ. б.
Алланың эпитетларына гарәп, фарсы һәм төрки-татар чыгышлы башка исем компонентларын кушу юлы белән дә дини төшенчә белдерүче бик күп исемнәр ясалган. Мәсәлән, рахман эпитетына антропокомпонентлар ялганып: Фәйзерахман, Фәтхерахман, Фазлырахман, Хәбибрахман, Гали-рахман, Рахманзадә, Миңлерахман, Рахманбай, Рахманби, Рахманбәк, Рахманкол һ. б.; көрим эпитетына исем компонентлары кушылып: Фәезкәрим, Әхмәткәрим, Миңлекәрим, Кәримбай, Кәримбәк, Кәримхан, Кәримхуҗа, Кәримша, Кәримҗан һ. б. кебек исемнәр барлыкка килгән.
Тарихи антропонимиконыбызда ислам диненә нигез салучы Мөхәммәтнең, аның сәхәбәләре һәм якыннарының исемнәре аеруча актив кулланылышка ия була.
Мөхәммәт Коръәндә Әхмәт исеме астында гәүдәләнә. Телдән сөйләнгән хәдисләренә пәйгамбәр үзен Мөхәммәд дип тә, Әхмәд дип тә, Мәхмүд дип тә, Хәмид дип тә атый. Бу исемнәрнең барысы да «дан, мактау» төшенчәсен белдерә торган бер үк хмд тамырына кайтып кала.
Мөхәммәт, Әхмәт, Мәхмүт, Хәмит дигән исемнәргә, гарәби һәм фарси генезислы антрополексемалар ялганып, күп кенә кушма төзелешле кеше исемнәре барлыкка килгән һәм ислам йогынтысында болгар-татарлар тарафыннан да кулланышка алынган. Болгар-татарларда бу исемнәргә, үз антропокомпонентлары кушылып та яңа исемнәр ясалган.
Мондый исемнәрнең күбесе Мөхәммәт исеменә нигезләнеп ясалганнар: Мөхәммәтбакый, Мөхәммәтбакир, Мөхәммәтзакир, Мөхәммәтгали, Мөхәммәтшакир, Мөхәммәтҗан, Мөхәммәтша (һ), Шаһимөхәммәт, Мөхәммәтхан, Ханмөхәммәт, Аймөхәммәт, Баймөхәммәт, Бикмехәммәт, Дусмөхәммәт, Илмөхәммәт, Ишмехәммәт, Мөхәммәтиш, Нурмөхәммәт, Мөхәммәтнур, Ташмөхәммәт, Чалмөхәммәт, Килмөхәммәт, Миңлемөхәммәт, Шәмсемөхәммәт, Кадермөхәммәт, Уразмөхәммәт һ. б.
Татар теле сөйләшләрендә Мөхәммәт исеме һәм аның кушма төзелешле төрләренең байтак кына диалекталь вариантлары барлыкка килгән: Мөхәмәй, Мөхәмми, Мөхәм, Мокамай, Мукай, Мукач, Мухач, Мамай, Мамак, Мамук, Мамаш, Мәмәт, Мәмбәт, Мамыш, Мәмәш; Баймөхәммәттән: Баймәмәт, Баймәт, Байми, Баймук, Байман, Баймуш, Баембәт; Бикмөхәммәттән: Бикмәмәт, Бикмәт, Бикми, Бикмүш, Бикмүч, Бикмүк, Бимәт, Бикмәй, Бикәү, Бикмәч, Бикмеч, Бикуш; Ишмөхәммәттән: Ишмәмәт, Ишмәт, Иш-мәй, Ишми, Ишмүк, Ишүк, Ишмуй, Ишмәк, Ишәй, Иши, Ишуй, Ишмекәй, Ишембет; Нурмөхәммәттән: Нурхәмәт. Нурми, Нурмат, Нурмый, Нурмай, Нурмач, Нурмук, Нурмак, Нурхәми, Нирхи, Нурмуш; Калмөхәммәттән (абсолют синонимы Миңлемөхәммәт): Калмәмәт, Калмәт, Кал-май, Калмый, Калми, Камәт һ. б. Болардан татарларда Мөхәммәтов, Мөхәмәев, Мөхәммиев, Мөхәмов, Мокамаев (та-тар-мишәрләрдә), Мукаев, Мукачев, Мухачев, Мамаев (себер татарларында), Мамаков (керәшен татарларында), Мамуков, Мамашев, Мәмәтов, Мәмбәтов, Мәмәшев, Мамин (татар-мишәрләрдә), Мамышев; Баймөхәммәтов, Баймәмәтов, Баймаметов, Баймәтов, Байметов, Баймиев, Баймин, Бай-муков, Байманов, Баймутов, Баймушев, Баймушин, Баем-бетов; Бикмөхәммәтов, Бикмәмәтов, Бикмаметов, Бикмәтов, Бикматов, Бикметов, Бикмиев, Бикмин, Бикмушев, Бикму-чев, Бикмуков, Бимәтов, Бикмәев, Бикмаев, Бикмачев, Бик-мечев, Бикушев, Бикушин һ. б. фамилияләр ясалган.
Әхмәт (иң данлы, иң мактаулы) исеменә нигезләнеп: Әхмәтбакир, Әхмәтбакый, Әхмәтбарый, Әхмәтвафа, Әхмәт-Вәли — Вәлиәхмәт, Әхмәтгази — Газиәхмәт, Әхмәтгали — Галиәхмәт, Әхмәтгани — Ганиәхмәт, Әхмәтгариф, Әхмәтзыя — Зыяәхмәт, Әхмәтзадә, Әхмәтзакир, Әхмәтзәки, Әхмәтрәсүл — Рәсүләхмәт, Әхмәтсадыйк, Әхмәтсафа, Саниәхмәт, Әхмәтсәет — Сәетәхмәт, Әхмәтфәез — Фәезәхмәт, Әхмәтшакир, Әхмәтша, Әхмәтшәриф, Әхмәтҗан, Әхмәтьяр, Әхмәтбай, Әхмәтбәк, Миңлеәхмәт, Муллаәхмәт, Хуҗаәхмәт, Хуҗиәхмәт, Әхмәтгәрәй, Нуриәхмәт, Нурәхмәт, Әхмәтнур, Әхмәдулла (диалекталь варианлары: Әхми, Әхмүк, Әхмүч, Ахмук, Ахман, Ахмадук, Ахмуш), Әхмәтһади — Һадиәхмәт һ. б. кебек кушма исемнәр ясалганнар.
Мәхмүт (макталган, мактаулы) исеменә нигезләнеп: Мәхмүдә, Мәхмүтниса, Мәхмүтгали, Мәхмүтвәли, Мәхмүтсолтан, Мәхмүтфоат, Мәхмүтбай, Мәхмүтбәк, Мәхмүтгәрәй, Мәхмүтхан, Мәхмүтша, Мәхмүтьяр, Мәхмүтҗан һ. б. кебек кушма төзелешле исемнәр барлыкка килгән.
Хәмит (мактаулы, мактауга лаеклы) исеме һәм аның диалекталь варианты Хәмәт) исеме катнашып: Хәмидә, Бибихәмидә, Хәмитбай ~ Хәмәтбай, Хәмитбәк ~ Хәмәтбәк, Хәмитвәли ~ Хәмәтвәли, Хәмиткамал, Хәмитхан, Хәмитша ~Хәмәтша, Хәмитҗан ~ Хәмәтҗан, Хәмәтвафа, Хәмәтгали, Хәмәтгалим, Нурхәмит ~ Хәмитнур ~ Хәмәтнур, Хәмәтрәхим. Хәмәтсафа, Хәмәтсәгыйть һ. б. кебек кушма төзелешле кеше исемнәре ясалган һәм гамәлдә йөргән.
Мөселман бәйрәмнәренең атамаларына нигезләнеп тә гади һәм кушма төзелешле кеше исемнәре ясалаган.
Гает көнне туган ир балага гает сүзе кергән исем кушу гадәте йола-традиция булып киткән: Гает (диалекталь вариантлары – Ает, Аит.
Болардан Гаетов, Аетов, Аитов фамилияләре ясалган). Корбан бәйрәме көнне туган балаларга гарәпчә корбан (үз-үзен аямаучы, корбан итүче, фида кылучы) сүзе кергән кеше исемнәре биргәннәр: Корбан, Корбангали.
Октябрь һәм исемнәребез. Октябрьдән соң бөтенләй яңа исемнәр барлыкка килә. Алар түбәндәгечә ясалалар.
Тамыр сүзне тамыр сүзгә кушып исем ясау – төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә, бик борынгы заманнардан ук килә торган актив чара. Шушы юл белән хәзреге татар телендә күп кенә кеше исемнәре ясала яки шул юл белән элек ясалган исмнәр актив кулланышка алына. Мондый кушма исемнәрнең бер компоненты булып: ил, гөл, нур, наз, таң, фән, сүзләре шактый еш катнаша. Мәсәлән: Илсөя, Илдус, Илдан, Илшат, Илүсә, Гөлчәчәк, Айзат, Фәнзилә.
Татар антропонимиясендә гарәп һәм фарсы телләреннән алынган күп кенә бер мәгънәдәге сүзләр ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә исем булып йөри. Аларда гарәп һәм фарсы телләренә хас булган род категориясе чагылыш таба: Сабир – Сабира, Мөнир – Мөнирә, Хәлим – Хәлимә, Сәлим – Сәлимә, Раушан – Раушания, Зәки – Зәкия. Менә шуңа аналогия ясау, охшату нигезендә күп кенә яңа исемнәр барлыкка килде. Мәсәлән: Алмаз – Алмазия, Илдар – Илдария.
Совет чорында татар антропонимиконында рус теленнән һәм рус теле аша Көнбатыш Европа телләреннән байтак кына кеше исемнәре алында. Аларның бер төрләре тамыр яки нигез сүздән гыйбарәт: Марат, Марс, Венера, Лариса, Эльмира, Эльза, Альбина, Артур, Альберт, Альфред, Роза, Радик, Лилия, Флера, Рафаэль, Эдуард, Аида, Луиза, Алиса, Розалия, Розалина. Икенчеләре исә аббревиатур исемнәр: Вилия, Ленара, Ренат, Дамир – Дамира, Юнир.
Татарларда Октябрьдән соң шактый гына географик атамалар, кеше исемнәре итеп бирелү аркасында, топонимнар антропонимга әверелделәр. Мәсәлән, Урал, Рим, Лена, Памир, Марсель, Иргиз. Бу кеше исемнәре белән географик атамалар арасында элек-электән үзара күчеш яшәп килүе белән аңлатыла.
Татарларда, XX гасырның 80нче елларыннан башлап, кыз балаларга: Алия, Галия, Гөлназ, Гүзәл, Иркә, Лилия, Нурия, Гөлфия, Гөлсинә, Фәния, Чулпан, Миләүшә, Фәридә, Гөлүсә; ир балаларына: Айбулат, Айдар, Айрат, Булат, Алмаз, Ирек, Азат, Илгизәр, Илдар, Илшат, Илнур, Илсур, Илфат, Фәнис, Фәрит, Равил кебек исемнәр кушу аерат ешайды, активлашты. Боларның күбесе – зәвыклы, җиңел әйтелешкә, матур мәгънәгә ия, заманча милли исемнәр.

II Исем кушу мотивлары.
Исемнәрдә җәмгыятьтәге тормышның төрле яклары чагыла: туганлык мөнәсәбәтләре, дөньяга карашы, мифлар, дини карашлар, акылы һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе, хуҗалык итү ысулы һәм, ниһаять, җәмгыятьнең төзелеше.
Хәзерге татар антропонимиясе –ул халыкның күпгасырлык иҗаты нәтиҗәсе. Һәрвакыт исем тир-як чынбарлык, табигать, мәдәният һәм көнкүреш белән тыгыз бәйләнештә булган. Шуңа күрә безнең борынгы бабаларыбыз исемнәргә мөмкин кадәр күбрәк мәгънә салырга тырышкан. Һәм һәрвакыт барлык халыкларда предмет-кеше-исем бәйләнеше күзәтелә. Бүгенге антропонимиядә дә, өлешчә булса да, борынгы исем бирү мотивлары һәм традицияләречагылыш таба.
Татарларда яңа туган балага исем кушу аерым бер гаиләнең генә түгел, бөтен туган-тумачаларның һәм якыннарның да бәйрәме булып торган. Бирегә кунаклар һәм мулла чакырыла. Ул догалар укый һәм баланың колагына булачак исемен әйтә. Ә исем, билгеле, әти0әниләр тарафыннан сайланган була.
Саттаров Г.Ф. исемнәрне 3 төркемгә бүлеп күрсәтә:
1. Тасвирлама исемнәр (дескрептивы)
2. Теләк исемнәр (дезиративы)
3. Багышлау исемнәр (мешоративы)
Үз чиратында, бу төркемнәрнең һәрберсе бик күп тематик төркемчәләргә аерыла. Мәсәлән, тасвирлама исемнәр түбәндәге төркемчәләргә аерылалар.
а) баланың физик үзенчәлекләре;
б) баланың туган көне, ае, урыны;
в) ата- аналарның хисләре — сөенеч-шатлык, теләк, ярату, иркәләү;
г) бала туган вакыттагы төрле вакыйгалар.
Теләк исемнәр ата-аналарның балага төрле яхшы теләкләрен белдерә һәм түбәндәге төркемчәләргә бүленә:
а) озын гомер, бәхет, байлык теләү;
б) балага көчле, таза, нык, булуын һәм рухи сыйфатлар теләү;
в) чибәр, ягымлы, мөләем булуын теләү;
г) акыллы булуын теләү.
Багышлау исемнәре халык батырлары, тарихи шәхесләр, Аллалар һәм якын туганнарының истәлеге белән бәйле.
Баланың физик сыйфатларын (үзенчәлекләрен) тасвирлаучы исемнәр. Бу төркемчәнең нигезендә бала турында физик мәгълүматлар яткан исемнәр тәшкил иткән һәм итә. Бала, туганда, миңле булса, миң сүзе аның исемендә булырга тиеш булган. Миңле булу бәхет, уңыш билгесе булган.
Кыз балаларга Миңсылу, Миңлегөл, Миңзифа, Миңҗамал исемнәре кушканнар, ә ир балаларга Миңгәрәй, Миңнулла, Миңгали, Миңлехан һ.б. миң компонентлы исем бирелгән.
Баланың нинди шартларда тууына караган исемнәр бар:
— тәүлек вакытына бәйле
Иртән, таң алдыннан туган балалар Таңсылу, Таңгөл дигән исемнәр биргәннәр.
Баланың туган көне, ае белән бәйле Рамазан һәм Зөлхиҗҗә исемнәре дә очрый.Туачак бала ата-ана өчен һәрвакыт шатлык, куаныч, бәхет, өмет алып килә. Әти-әнинең сөенчен, шатлыгын белдергән исемнәр актив кулланылган, бүгенге көндә дә очрый: Газиз –Гзаизә, Шәриф – Шәрифә, Хөрмәт, Гөлшат (х-к), Илшат (и-а).
Болгар-татар антропонимиясендә теләк исемнәр элек-электән килгән. Ата-ана үз сабыена озын-гомер, сәламәтлек, байлык, бәхет, кыюлык, батырлык, матурлык теләгән.
Гафуров А.Г. күрсәтүенчә, тимер нигезле исемнәр күп кенә төрки телле халыкларның ир-ат исемнәрендә кулланган.
Безнең якларда Тимери, Тимур исемнәре очрый.
Сәлим (Сәламәт) нигезе белән: Сшлим, Сәлимә, Сәлимхан, Сәлимҗан исемнәре кушылган.
Ир балага исемнең кыюлык, батырлык, көч (“саркып”) тора торганын бирергә тырышканнар. Исем аша шул үзенчәлекләр дә балага күчә дип уйлаганнар. Кайбер хайваннарның исемнәрен кушу да булган. Мәсәлән, Арыслан. Бу исем бөтен Якын Көнчыгыш халыкларында очрый. Башка телләр аша кергән Руслан, Рөстәм исемнәре бүгенге көндә дә актив кулланыла.
Булат исеме күп кенә төрки халыкларда билгеле. Балаларның көчле, нык булуын теләгән ата-аналар бу исемне кушкан. Тикшерелгән исемлектә Булат, Айбулат исемнәре очрады.
Матурлык, гүзәллек теләгән исемнәрнең күбесен хатын-кыз исемнәре тәшкил итә. Үсемлек, чәчәк исемнәре белән бәйле: Ләлә, Ландыш, Гөлнара, Нәризә, Рәйхан, Лилия, Миләүшә, Гөлчәчәк һ.б. Кыйммәтле таш исемнәре белән бәйле: Фирүзә, Җәүһәрия.
Татар халкының атаклы шәхесләренә багышлынган исемнәр кулланышка 70 еллар ахырында килеп керә. Бүгенге көндә дә актив кулланыла.
Илһам, Әлфия, Салават, Алмаз. Күңгер районы татар авылларында балаларга исем кушуның тагын кайбер үзенчәлекләре бар:
1. Гаилә традициясенә бәйле рәвештә исемнәр кушу:
а) әти-әнисе исеменә аваздаш:
Раил – Ралис, Ралина.
Мидихәт – Мирхәт – Рифкать
Эльза – Элиза – Эльвир.
Раиз – Разилә.
Фаил – Фәнил.
Даниф – Дамир.
б) бертуганнарның исемен аваздаш итеп сайлау:
Радик – Раит – Ринат – Рәшит
Данис – Дамир
Эльнара – Линар
Памирә — Памир
в) Игезәкләргә исем кушу:
Даниял- Идиал
Раиз – Фаиз
Юлия – Вилия
Илгиз – Идрис.

III. Исемнәрнең структур ясалыш үзенчәлекләре.
Сүз ясалышы грамматиканың бер өлеше булып тора. Ономастика өлкәсен структур-ясалыш анализыннан башка күз алдына китереп булмый.
Исем сайлаганда, фонетик фактор зур роль уйный. Исемнең популярлыгы аның яңгырашлыгына бәйле. Татар исемнәре төрле аваз вариантларында яши. Исемнәрнең вариантлылыгы татар антропонимиясенең аерымлык билгесе булып тора.
Икече телгәкилеп кергән исемнәр төрле, башлыча, фонетик үзгәрешләргә дучар булалар. Күңгер районы татар авылларында тупланган исемлектә төрле фонетик вариантларда кулланган исемнәр күп очрады:
Мөхәммәд – Мөхәммәт,
Рафиз –Рафис,
Хәмид – Хәмит,
Әсгәть — Әсхәт.
Бу күренеш татар теленә хас закончалык белән аңлатыла. Татар ттелендә сүз ахыры композициясендә яңгырау тартыклар саңгырашалар. Бу күренеш гарәп-фарсы телләреннән кергән исемнәр белән бәйле. Метрика дәфтәрләренә муллалар исемнәрне бер чыганак телдәгегә язганнар. Шулай итеп, исемнәрнең төрле фонетик вариантлары барлыкка килгән.
Соңрак, кулланылышка Көнбатыш Европадан да исемнәр кергәч, исемнәрнең фонетик вариантлары күбәйде:
Альмир-Эльмир-Ильмир (Альмира-Эльмира-Ильмира),
Альфред-Элфрид-Элфрит (Альфреда-Элфрида),
Земфира –Зенфира-Зинфира-Зимфира,
Линар-Ленар (Ленара-Линара),
Элиза –Илида, Эльнар-Илнар,
Розалина-Рузалина, Алмаз-Алмас.
Аваз төшеп калу юлы белән ясалган исемнәр еш очрый. Бу күренеш күбрәк гарәп-фарсы телләрдән кергән исемнәрдә күзәтелә: Габдулла-Абдулла, Гаяз-Аяз, Гадел-Адел, Галия-Алия. Фәһим-Фәим, Фәһимә-Фәимә исемнәре “һ” авазы төшеп калу юлы белән ясалган.
Диалекталь сөйләм теленең фонетик-морфологик системасы тәэсирендә татар әдәби телендә норма булган бик күп ялгызлык исемнәр (бигрәк тә гарәп һәм фарсы алынмалары) кайбер фонетик һәм морфологик үзгәреш кичерәләр. Нәтиҗәдә аларның кыскартылганвариантлары барлыкка килә.
Татар телендә ялгызлык исемнәрнең болгар чорыннан башлап сакланып килгән халыкчан-традицион формаларын куллану гарәп-фарсы, соңрак Көнбатыш Европадан кемнәр исемнәр системасына да тәэсир иткән, күп кенә өч яки дүрт иҗекле алынма кушма исемнәр сөйләм телендә кыскартылып кулланыла башлаган, берничә төрле юл белән ясалаган.
а) тулы исемнең беренче иҗегенә -ай, -әй, -и кушымчалары ялгану юлы белән. Мәсәлән: Нәзиулла – Нәзи, Ибраһим – Ибрай.
б) –ак, -әк, -ук, -үк кушымчалары ялгану юлы белән: Мотыйгулла – Мотыйкъ һ.б.
в) –аш, -әш, -ыш, -еш, -уш, -үш, -иш кушымчалары ялгану юлы белән: Габдулла – Габдүш, Әкмулла — Әкмиш.
Алынма исемнәрне кыскартуның башка юллары да бар.
1. Алынма кушма исемнәрнең беренче өлеше бөтенләй төшеп кала: Хәсәбасарый – Басарый, Габделбарый – Барый, Бибизәкия – Зәкия.
2. Алынма исемнәрнең баштагы иҗекләре кыскара: Исрафил – Рафил.
3. Алынма кушма исемнең соңгы иҗекләре кыскара: Гүзәлия – Гүзәл, Физәлия – Физәл.
Күңгер районы татар авылларындагы кеше исемнәрен төзелеш-ясалыш ягыннан тикшереп чыккач, түбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкин: исемнәр күбесенчә ике-өч иҗектән торалар.
IV. Кушаматлар.
Кеше исемнәре, отчество һәм фамилияләр белән беррәттән, шәхесне атау өчен кушаматлар киң кулланыла.
Боҗыр Хәмит
Фантомас Илдар
Каскадер Фаил
Большой Рамил
Баламут Минҗан
Кәҗә Самига
Әтәч-петух Мидихәт
Кушуркин Хөрмәт
Кошкин Аптулла
Ботка Минхарис
Тычкан Минхарис
Гатау Фаиз
Карга…
Агач Нәгыйм
  • 0
  • 18 сентября 2010, 15:04
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.