Гаилә бәйрәме

Әти-әнигә, туганнарга хөрмәт хисе тәрбияләү.
Укучыларны әдәплелек кагыйдәләре белән таныштыру.

Бәйрәмнең барышы.
“Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген
Сүзләрнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел
Бәйрәмебез бик күңелле
Күңелледер сезгә дә
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә
Кирәк hәммәбезгә дә
Бәйрәмнәр кирәк әтигә!
Бәйрәмнәр кирәк әнигә!
Бабай белән әбигә!
Җырлар тыңлыйк, җырлар отыйк
Җыр күңелне җылыта
Әйдә, җырлап яшик, дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.
(Җыр башкарыла: “Сәламләү”)

Укучылар, 2008 ел кайсы ягы белән үзенчәлекле булды?
(Гаилә елы буларак билгеләп үтелде)
-Ни өчен? (Гаилә — ил терәге, гомер чишмәсе ул. Бәхетле, нык гаиләләр булганда гына дәүләт көчле була) Туган телнең дә нигезе гаиләдә.
-Кемнәрне гаилә әгъзалары дип әйтәбез?
(Әти — әни, әби – бабай, балалар, туганнар, абый – апа, әни — сеңелләр, ягъни үзара аңлашып, ярдәмләшеп, яратышып яшәргә тиешле кешеләр)
Гаилә — ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.
Гаилә — тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк, дәүләт тә,җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти — әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе.
Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәгез, бер – береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Без бүген бергәләп, укучылар, әти — әниләр гаилә бәйрәменә җыелдык. Бүгенге кичәбездә, бу дуслык тагын да тирәнәер дип өметләнәбез. Бүлмәдәге кунаклар үзләре дә кичәдә актив катнашырлар.
Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый hәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегез дә җиңелрәк булыр. Бу бүлмәдә кабынган елмаю йортларыгызда да дәвам итсен.

Ә хәзер сүзне сезнең балаларыгызга бирәбез.
Бүген Сезгә сәлам юллыйбыз без
Сәлам Сезгә очкан кошлардан

Сәлам Сезгә алсу чәчәкләрдән
Сәлам Сезгә, бездән ул-кызларыгыздан.
Син яраткан иң матур сүз
Нинди сүз, әйт бәбкәем
Иң назлы сүз, иң якын сүз
Ул матур сүз — әнкәем.
1. Кая барма, шунда әнкәй йөзе
Кая барсам, әнкәй күңелдә
Әни генә шулай синең белән
Җанын биреп йөри гомергә.

2. Ярый әле мине әнкәй
Син булганга гына тапмаган
Туган җиргә гашыйк иткән мине
Ялан тәпи йөргән чаклардан.

3. Гашыйк иткән мине җиргә
Чәчәкләргә, арыш исенә
Лаек булсын, дигән минем бәбкәм
“Кеше” дигән бөек исемгә.

Бар тагын бер иң матур сүз hәрвакыт син әйткәнең Анысы нәрсә?
— Ул матур сүз, ул якын сүз — Әткәем.

4. Ул җирдә иң шәп кеше,
Шәп кеше, гаҗәп кеше.
Сабантуйларда әле
Җиңгәне булмаса да
Ул иң – иң көчле кеше
Баhадир төсле кеше
Ул зирәк тә, шаян да
Акыллы да, әйбәт тә
Кем дисезме? Ул кеше – минем әти, әлбәттә.

5. Әти кеше, гел яхшылык тели
Гаебебез булса да, кичерә
Гомер буе калыйк тугрылыклы
Әти дигән изге кешегә.

6. Иң эшче куллар
Иң көчле иңнәр
Тик әтиләрдә
Юк аңар тиңнәр

7. Әтиләр бирә
Иң дөрес киңәш
Әтиләр була
Иң яхшы сердәш.

Укучылар hәр ел саен ноябрьнең
Соңгы якшәмбесендә без иң якты,
Матур бәйрәмне — әниләр көнен билгеләп үтәбез.

“Әни — hәр кеше өчен иң тәүге, иң кадерле, иң газиз сүз ул.
Сез — җирдә тормышны дәвам иттерүчеләр, сез — гаилә учагын сүрелдермичә, кайнар килеш саклаучылар. Сез – акыл, сабырлык hәм мәхәббәт чыганагы.

8. Ана назы — җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр – бишек җырыбыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

9. Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген.
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен
Юллар кебек озын булсын
Әнкәем гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре
Монлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре
Айдан кояштан кадерле – син ул, Әнием
Иң ягымлы, иң сөйкөмле – син ул, Әнием.

10. Әнием! Әнкәем! Газиз әнкәм!
Синнән дә якынрак, кадерлерәк
Кем бар соң дөньяда?!
Күкрәк сөтен имезеп, көнен — төнгә
Төнен — төнгә ялгап, күз карасыдай
Үстерәсең син балаларыңны.

11. Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это магическое слово. Материнская любовь греет нас до старости. Мама учит нас быть мудрыми, даёт советы, заботится о нас, передаёт свои песни, оберегает нас. Младенец старательно складывает по слогам слово «ма – ма» и почувствовав удачу, смеется. Мама!

Җыр: Әниемә
Вслушивайтесь, как гордо звучит это слово! В народе живет много добрых слов о матери.

12. Ана күңеле кебек җылы, нурлы
Күк йөзендә кояш йолдыз юк.
Ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә hичбер диңгез юк.

13. Люблю тебя, мама, за что не знаю
Наверно за то, что дышу и мечтаю
И радуюсь солнцу и светлому дню.
За это тебя я, родная, люблю.
За небо, за ветер, за воздух вокруг
Люблю тебя, мама, ты – лучший мой друг!

М. Горький писал: “Без солнца не цветут цветы, без любви нет счастья, без женщины нет любви, без матери нет ни поэта, ни героя. Вся радость мира – от матерей!

14. Ана көтә,
Ана өмет итә…
Көзгә чыкса, күзе тәрәзәдә,
Иртә — кичен сүнми уты да.
Хатлары юк, үзе кайтыр, диеп
Бик соң гына китә йокыга.

15. Ана булу – изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәҗә
Ана кеше hәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.

Ана сиңа гел яхшылык тели
Гаепләрең булса — кичерә,
Турылыклы калыйк гөмер буе
Ана дигән күркәм кешегә.

16. Газиз әнкәй!
Йомшактыр кулларың,
Татлыдыр сүзләрең,
Җылыдыр карашың
Тансыктыр табының
Сабыйлык языннан
Бүгенге көнгәчә
Безләргә зур бәйрәм
Тибеше җаныңның!
И, ходай, кабул ит
Безләрдән зур гозер:
Әнкәйгә бир саулык!
Әнкәйгә бир гомер!

17. Газиз әнкәй!
Иң сөйкемле күзләр – синеке!
Йомшак, җылы куллар — синеке!
Иң – иң татлы сүзләр — синеке!
Җан изрәткән җырлар- синеке!

18. Синсез дөнья күрмәс идек!
Синсез берни белмәс идек
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!

19. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,
Чәчәк букетлары корыр ул
Йөрәк җылыбызны бүләк иттек
Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

20. Сәламәтлек ташламасын Сезне
Һәр көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын Сезгә картлыкта.

21. Гөлләр дә елмаеп баш ия
Яшәгез, кадерле әти — әниләр
Сез булган урында
Мәңгелек язларның яме бар.

Сез бик дөрес әйттегез.
Әти — әни,0 әби бабай алар бик якын кешеләр. Алар туган көнегездән алып, бишек җырларын көйли — көйли, бөтен өметләрен, хыялларын сезгә багышлаганнар.

Җыр: Исәнлектә — саулыкта.
Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучысы Сәмигуллина Фәридә Әхмәтхәсән кызының 5-Б сыйныф укучылары hәм әти-әниләре белән үткәргән гаилә бәйрәме.
  • 0
  • 18 сентября 2010, 15:00
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.