Матур әдәбиятта халык педагогикасы һәм психологизмның бирелеше.

Бүгенге көндә илебез зур үсеш – үзгәрешләр чоры кичерә. Информацион технологиягә нигезләнгән җәмгыятьтә күп кенә уңай үзгәрешләр булса да, хәл ителәсе мәсьәләләр дә шактый зур урын алып тора. Мисалга кеше язмышы, аның тәрбиялеле дәрәҗәсен генә алыйк. Тирә — юнебездә кансызлык, әхлаксызлык, кешелексезлек сыйфатлары чәчәк ата, тәрбиянең төп нигезләре акча, байлыкка кайтып кала, ата – улны, ул – кызны белми торган чор формалаша. Моның сәбәпләрен бик тирәннән эзләргә кирәк.
80 нче елларга кадәр җәмгыятебез шәхеснең белемлелек дәрәҗәсен беренче урынга куйды, укыту — өйрәтү юнәлешендә күп кенә чаралар тормышка ашырылды: фән – техника үсте, югары белемгә омтылучыларның саны артты, илнең социаль — экономик хәле яхшы якка үзгәрде. Әмма шул яңалыклар чорында әхлак тәрбиясе дигән төшенчәне бөтенләй йомшарткан булып чыктык без. Нәтиҗәдә балалар һәм яшүсмерләр арасында төрле тәртипсезлекләр, авыр җинаятьләр чәчәк атты, тулы бер буынны битарафлык чире чолгап алды. Бәхеткә каршы, 90 нчы елларда мондый ялгышлыкларның сәбәбен эзләү, әхлак тәрбиясе бирүне камилләштерү юнәлешендә ныклы бер системага салынган тәрбия эше киң үсеш алды. Төрле фән ияләре, педагоглар, укытучы – тәрбиячеләр иң беренче чиратта халык педагогикасына, кешенең психологик халәтен ачыклап бирү юнәлешенә таянып эш итә башладылар. Чөнки халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Шул уңайдан мин үзем фәнни – гамәли конференциядә “Халык педагогикасы һәм психологизм” дигән секциядә иҗади эзләнү эшләре белән чыгыш ясарга булдым. Бу тема бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләрен үз эченә ала, минемчә.
Иҗади эшемдә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тотам:
1) татар әдәбиятында халык педагогикасы һәм психологизмның бирелешен
ачыклап – анализлап бирү;
2) халык педагогикасы һәм психологизмның зур тәрбия чарасы булуын
дәлилләү;
3) актуаль проблемалар күтәргән әдәби әсәрләрнең халык ихтыяҗы югарылыгында торуын исбатлау.
Иҗади – эзләнү барышында мин тагын үз алдыма түбәндәге бурычларны куям:
— халык педагогикасы һәм психологизм төшенчәсенең асылына төшенү;
— халык педагогикасының төп юнәлешләрен билгеләү;
— психологизмның әдәби әсәрдә иң мөһим тасвирлау принцибы булуын ачыклау;
— халык педагогикасы һәм психологизм – бербөтен тәрбия чыганагы икәнлеген исбатлау;
— әдәби әсәрләрнең зур тәрбия мәктәбе икәнлеген мисаллар өстендә күрсәтү, анализлап бирү.
Бу фәнни – иҗади өйрәнүләрем киләчәктә мәктәпләрдә, югары уку йортларында дидактик материал булып кулланылса, җәмгыятьтә әхлакый гариплек аз булса да кимер, бала күңелләрендә миһербанлык, шәфкатьлелек хисләре уяныр, тирә — юнебездә җинаятьләр саны кимер дип уйлыйм мин.

Төп өлеш.
Халык педагогикасы һәм психологизм.


Педагогика – кешегә тәрбия бирү турындагы фән. Ә халык педагогикасы дип кешеләрнең табигый шартларында күзәтүләр нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибәсен киң халык массаларын тәрбияләүдә куллану ысулларын әйтәләр. 1“Халык педагогикасы, фәнни педагогикадан аермалы буларак, фәкать гади белемнәр суммасын куллана белү осталыгыннан гыйбарәт. Ә фәнни педагогика, халык педагогикасын теоретик яктан тагын да тулыландырып, яшь буынга тәрбия һәм белем бирүнең тулы бер системасын тәшкил итә”.
Халык педагогикасын өйрәнгәндә еш кына безгә башка фәннәргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Тәрбияви өлкәдә фольклор, поэзия, проза әсәрләре аеруча мөһим роль уйныйлар. Мин үзем матур әдәбият әсәрләрен укырга, аларда булган вакыйгаларга бәя бирергә, үземчә нәтиҗәләр чыгарырга яратам. Бигрәк тә мөхтәрәм язучыларыбыз Ә. Еники, А. Гыйләҗев, Г. Бәширов әсәрләрен, классик драматурглар К. Тинчурин, М. Фәйзи драмаларын яратып укыйм. “Халык педагогикасы” төшенчәсе күз алдыма килү белән, мин Г. Бәшировның “Туган ягым – минем бишек” әсәрен исемә төшердем. Бу повестьның буеннан буена халкыбызның тәрбия алымнары чагылыш таба, әсәрнең киң халык массалары арасында яратып укылуы да шуннан киләдер, мөгаен. Мисалга Гомәрнең әтисе Бәшир абзыйның үз — үзен тотышы, эш – гамәллләрен генә алыйк. “Ул йомшаклыкны, изелеп торуны, җебегәнлекне һич тә яратмый иде. Уңмаган, булдыксыз кешеләрне җене сөйми. Мин аның нинди генә кыен чакларда да зарланганын ишетмәдем,” – дип искә ала аны язучы. Шулай берчакны кышның буран котырган көннәренең берсендә Бәшир абзый базарга китә. Һәммәсе кайтып бетәләр, хуҗа кеше һаман күренми. Шактый вакыт узгач, ишектән бите – кашы бозланып каткан әти кеше күренә. Әнисе елый – елый аның сакал – мыекларын, бүрек – итекләрен боздан арындыра. Аннары бик җентекләп каз майлары белән уып, төреп яткыра. Бәшир абзый шуннан соң бик озак авырып ятса да, бер генә
зарлану, ыңгырашу авазын да чыгармый, сабыр гына ятуын белә. Менә кайда ул
1.Ә.И. Хуҗиәхмәтов. Педагогика. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2004. халык педагогикасы! Әти кеше бу гамәле белән ул һәм кызларын ныклыкка, чыдамлыкка өйрәтә икән бит! Тагын бер мисал китерергә була. Гомәрләрнең өй турында бик матур шомырт агачы үсә. Ел саен шунда сандугач оя кора, җәй буе матур җырлары белән тирә — юньне ямьгә күмә. Моңа әти кеше аеруча соклана торган була. Җәй башының матур бер иртәсендә Бәшир абзый җирдә үлеп яткан сандугачны күрә. Шул минутта зур гәүдәле, агара башлаган сакаллы әти кеше дәү куллары белән сандугачны кулына ала һәм ачыргаланып:
— Кайсы имансызның эше бу? Кемгә дөнья тарайган? Муеннары сынгыры! – дип кычкырып җибәрә. Бик озак уйланып торганнан соң, Бәшир абзый сандугачны кадерләп кенә шомырт төбенә күмеп куя. Моны күреп торган балалар күңелендә табигатькә, кош һәм хайваннарга карата гомерлек хөрмәт һәм мәхәббәт тойгылары сакланып кала. Күргәнебезчә, әти кеше “Табигать һәм кошларны яратыгыз!” – дип үгетләми, боермый, бары тик үз – үзен тотышы белән балаларына үрнәк тәрбия бирә.
Халык педагогикасының иң мөһим чараларыннан берсе – хезмәт тәрбиясе. Бала, кече яшьтән ук, өлкәннәр белән бергә көче җиткән хезмәттә катнаша башлый, аңа шул рәвешчә хезмәт тәрбиясе дә бирелә. Әсәрнең “Орлык чыккан көн” бүлегендә Бәшир абзыйның улына хезмәт тәрбиясе бирү осталыгына сокланмый мөмкин түгел! Әтисенең зур куллары белән тәмле итеп туфракны учларына алып иснәве малайда туган җиргә мәхәббәт һәм хөрмәт уятса, Гомәрнең яшьтәше Минзайның эшен мактап, улын тагын да яхшырак эшләргә өйрәтә:
— Кара син бу малай актыгын, ә! Мамык иткән бит бу җирне! Ник бер генә кисәкле балчык калсын! Менә уңа инде монда иген!
Әйе, әтисе җирне начар тырмалаган өчен малаен ормый, сукмый, янәшәдә генә бик яхшы итеп эшләп ятучы Минзай хезмәтен мактап, Гомәрне тырышлыкка, җиренә җиткереп эшләргә өйрәтә. Ә бүгенге көндә күпчелек әти — әниләр “Алай итмә! Син булдыксыз! Син эш рәте белмисең!” – дип баланың күңелен кайтаралар, аларда хезмәт тәрбиясе урынына тискәрелек сыйфатлары формалаша.
Татар халкы элек – электән үк кунакны олылаган, аңа кадер – хөрмәт күрсәткән. “Кунак кызлар килде утырмага” бүлегендә халкымның шул сыйфатлары тагын да ачыла төшә сыман. Гомәрләргә күрше авылдан килгән кунак кызны гына кара син: бик зәвык белән чиста – пөхтә киенгән, кулларында үзе бәйләгән ак пирчәткәләр. Аның мөлаемлыгы, ачык йөзе бөтен йортка кояш иңдергәндәй була. Кирәк чакта хуҗаларга йорт эшләрендә дә булыша, эштән бушаган арада пирчәткә бәйләргә утыра. Ә кызларга ияреп суга бару күренешләрен автор тагын да яратып сурәтли: “… вак – вак кына, чеметтереп кенә атлап, буен – сынын матур гына уйнатып төшеп килә,” – дип яза Г. Бәширов. Мин бу юлларны укыганда шундый нәтиҗәгә килдем: халкыбыз элек – электән хатын – кызны матур, нәзакәтле итеп күрергә теләгән. Шуның өчен дә кыз балаларны тәрбияләгәндә хезмәткә өйрәтү, үз – үзеңне тоту, зәвык белән киенүгә аеруча нык игътибар биргәннәр. Шул мизгелдә минем күз алдыма бүгенге кызлар килде: егетләрчә киенеп, сагыз чәйнәп, чәчне күзне каплаганчы төшереп, ямалган джинсылар кигән, лас – лос атлап баручы яшьләр. Кая монда ата – ана тәрбиясе? Кая халык педагогикасы? Юк икән, андый хәлләр сагынып сөйләргә генә кала түгелме соң? Кунак кызның тагын бер сыйфаты тәрбиялелек дәрәҗәсен күрсәтеп тора. Күршедә генә Фазулла исемле авыру егет яши. Кызлар, егетнең күңеле булсын дип, аларга да инештән су китерәләр. Шунда кунак кыз, “бәгырьләрне эретеп җибәрерлек” йомшак тавыш белән Фазуллага дәшә. Фазулла авыру, хәлсез килеш яткан җиреннән аз гына күтәрелгәндәй итеп, томырылып кунак кызына карап катып кала. Аның ябык йөзендә шатлыклы чаткылар кабынгандай була. Менә кайда ул халык педагогикасы нигезләре! Авыруларга мөлаем караш, җылы мөнәсәбәт кирәк икәнен халкыбыз кече яшьтән үк балалар күңеленә сеңдереп килгән икән бит.
Әйе, әсәрдә мондый мисалларны бик күпләп китереп булыр иде. Бүгенге көндә бу повесть һәр гаиләнең өстәл китабына әверелсә, тәрбия өчен иң үтемле чараларның берсе булыр иде ул, минемчә.
Гаиләдә ана – иң изге олы шәхес. Халкыбыз педагогикасында ана булу иң югары дәрәҗәдә санала. “Анаң өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да бурычыңны кайтара алмассың ,” – дигән борынгылар. Шул уңайдан мин Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясендәге Анага булган хөрмәт һәм мәхәббәт турында сөйләп үтмәкче булам.
… Өч шәкерт, атка утырып, өяз мәдрәсәсеннән авылга кайтып баралар. Юл уңаенда Бәдретдин атлы егет аларны үзләренә чәй эчәргә алып керә. Шәкертләрне аларның фәкыйрь тормышы бер гаҗәпләндерсә, чәчәк авыруыннан йөзе бозылып беткән, кашсыз – керфексез, уң күзе иләмсез зураеп калган шадра әнисен күрү телсез калдыра. Әмма Бәдретдиннең шушы ананы олылавы, аңа гадәттән тыш бер хөрмәт, ярату белән каравы, иптәшләреннән читенсенмичә аны чәй өстәленә чакыруы шәкертләрдә анага карата булган чиркану тойгысын бөтенләй юкка чыгара. Алай гына да түгел, бу йортта бердәнбер җиһаз булып эленеп торган скрипкәне кулына алгач, Бәдретдин: “ Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?” – дип бик ягымлы эндәшә һәм әтисенең яраткан көе “Салкын чишмә”не уйный. Бу мизгелләрдә Бәдретдиннең әнисен өзелеп яратуы гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде”, — дип сурәтли язучы. Хикәядә халык педагогикасының иң асыл билгеләре чагыла. Нинди генә халәттә булмасын, Аналар һәрвакыт матур булып кала дигән фикерне куәтли автор.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: гаилә тзрбиясенең нигезе – халык педагогикасы. Гаиләдә бала кешеләргә ягымлы, тәмле телле булу, кешелеклелек, кунакчыллык сыйфатларына өйрәтелә. Югарыда китерелгән әдәби әсәрләр моның шулай икәнлегенә тагын бер кат ышандыра. Матур әдәбиятның көче нәкъ менә актуаль мәсьәләләрне киң яктыртуында чагыла бит. Һәр гаиләдә халык педгогикасы нигезләре өйрәнелсә, аларны ата – аналар үз тәҗрибәләрендә куллансалар, тирә — ягыбызда әхлаклы яшьләр – киләчәк буын вәкилләре күбрәк булыр, тормыш тагын да ямьләнер иде.

II. “Психологизм – кеше характерын, психологиясен тикшерү дигән сүз”.
2.“Психологик анализ (психологизм) – киң мәгънәдә: кеше характерын, психологиясен тикшерү. Тормыш – чынбарлыкны битараф төстә түгел, ә кеше күңеле аша үткәреп, аның сиземләве, тоюы аркылы гәүдәләндерү. Әдәби әсәрдә тасвирлау принцибы буларак психологизм автор тарафыннан махсус кулланылырга мөмкин. Психологизм әсәрнең сәнгатьлелеген, тасвирлау һәм тәэсир көчен арттыра. Моның өчен язучыдан кешенең рухи дөньясын тирәнтен үзләштергән булуы, аны аңлый белүе, тормыш тәҗрибәсе зур булуы таләп ителә”.
2. А.Г. Әхмәдуллин. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990.
Әйе, матур әдәбияттта психологизмның бирелеше зур роль уйный. Моңа мисал итеп мин Ә. Еникинең тагын бер хикәясенә тукталып үтмәкче булам. Ул – тирән психологик халәтне эченә алган “Шаяру” хикәясе.
… Идел буйлап ак пароход йөзә. Палубада зәвык белән киенгән 25-30 яшьләр тирәсендәге шактый гына чибәр бер ханым эче пошудан нишләргә белмичә ялгыз басып тора. Әйе, ул тормышта да, монда да ялгыз. Аның ире үзеннән күпкә олы яшьтәге профессор булганга, җитмәсә гаиләдә бала да булмаганга, ул һәрвакыт ялгызлык кочагында кала. Күңеле нидер тели, нидер көтә, әмма Диләрә ханым бу сорауларга җавап таба алмый интегә. Югыйсә, ире дә уч төбендә генә кадерләп тота, торырга квартирасы бар, байлык җитәрлек. Хикәянең беренче юлларыннан ук без бу ханымның тирән психологик халәтен сизеп алабыз. Автор хикәяләү барышында салмак кына итеп безне Диләрә ханымның эчке дөньясына алып кереп китә.
… Күпмедер утыргач, койрыкта баручы өч егет һәм бер кызга игътибарын юнәлтә ул. Алар, Казан ВУЗларында укучы студентлар, җәйге ялга дип авылларына ялга кайтып баралар икән. Диләрә ханым бу кадәресен алар белән танышкач ук белә. Араларында бер егет аеруча җәлеп итә ханымны. Чөнки аның кулында аллы – гөлле ефәк яулык була. Шул мизгелдә Диләрә ханымның, ни сәбәптәндер, яшь буласы, олы мәхәббәткә ия буласы килеп китә, хыял диңгезләрендә йөзеп, шушы ефәк яулыкны үзенеке итәсе килү теләге уяна анда. Егет яулыкны бик кадерләп кенә түш кесәсенә салып куйгач, анда булачак яулык иясенә карата көнчелек хисләре уяна. Һәм ул бөтен барлыгы белән яулыкны кулына төшерү юлларын эзли башлый. Яшьләрне үз каютасына кунакка чакырып, тавык ите белән сыйлый һәм кинәт кенә ядәч сөяген тартып алып, яулыклы егет белән бәхәсләшә. Әлбәттә инде, егет оттыра. Диләрә ханым егет өчен иң кадерле булган яулыкны сорый. Егет бер мәлгә югалып кала, аның өчен шушы яулык бар нәрсәдән кадерле була бу минутта. Чөнки ул – бик каты авырудан яңа терелеп килә торган сөйгән кызына алган бүләк була. Ханым бик көчләп сорагач, егет теләр – теләмәс кенә яулыкны чыгарып бирә һәм алар, үпкәләп, Диләрә ханымның каютасыннан чыгып китәләр. Егетнең газаплы уйларын автор шулкадәр тирән итеп тасвирлый, ирексездән аны юатып, иркәләү сүзләре әйтәсе килә. Алар чыгып киткәч, Ә. Еники ханымның психологик халәтен тагын да ачыграк итеп сурәтли: яшь хатынның, яулыкка ия булса да, бик нык эче поша, ул үз – үзенә урын таба алмый. Аннары матур ефәк йокы күлмәген киеп, көзге каршына басып, шундый нәтиҗәгә килә: әйе, ул яшь, чибәр, таза. Әмма инде аның ефәк яулыкка ия булырдай яше узган, үз тормышында мондый яулыклары бик күп булса да, алар аңа бәхет тә, шатлык та китермиләр, чөнки алар гаиләсендә мәхәббәт дигән бөек хисләр юк. Шуннан соң үз – үзен юатыр өчен: “Мин бит яулыкны шаярып кына алдым, таң атсын да, мин аны кире егеткә тапшырам”, — дип уйлап ята торгач, йокыга китә. Төнге икеләрдә уянып китсә, пароход яшьләр төшәсе пристаньга туктаган була. Ханым йөгереп палубага чыга, анда ул урман сукмагыннан кереп баручы студентларны күреп, бар көченә кычкырып җибәрә. Әмма тавышы, зәгыйфьләнгән кошчыкныкы сыман, пышылдап кына чыга. Яшьләр күздән югалгач, ул бер мизгелгә күзләрен йома, йөрәк турыннан нәрсәдер чеметтереп үткәндәй була. Ханым кулындагы яулыкны, бар ачуы белән, караңгы Идел өстенә очыртып җибәрә. Яулык белән бергә аның тормышка ашмас хыяллары да “эреп” юкка чыгалар, көйрәгән күмерләр төсле, пыскып, сүнеп баралар алар. Ханым кичерешләрен табигать күренешләре белән янәшә биреп, автор әсәрдәге психологизмны тагын да көчәйтә, эмоциональ төсмер өсти. Хикәяне укып чыкканнан соң мин үз – үземә шундый сорау бирдем: “Тулысы белән гаепле идеме соң Диләрә ханым?” Юк, һич юк. Тормышында рухи бөтенлек булмаганга, ул үзенә бер мавыгу эзли. Әмма шуны да искәртә автор: кеше хисләре белән шаярырга ярамый! Минем фикеремчә, бу гүзәл ханым мәхәббәткә, ихтирамга, назга лаек бит. Кайда, кайчан ялгышкан ул? Бу сораулар әсәрнең буеннан буена геройның уй – кичерешләрендә урын алган. Хикәянең безгә тәэсир итү көче дә шунда, мөгаен.
Тирән психологизм әдәбиятның төрле жанрларында чагылыш таба. Моңа мисал итеп мин классик драматург К. Тинчуринның “Сүнмәс йолдызлар” драмасын китерер идем.
Вакыйга беренче империалистик сугыш башланган чорда татар авылларының берсендә бара. Сәрвәр исемле авылның иң сылу чибәр кызы белән Исмәгыйль исемле ялчы, ятим егет бер – берсен сөяләр. Сәрвәрне мулла малае Надир мәкдүм дә чын күңелдән яратып йөри. Ул бөкре, ямьсез, утыз яшьләрдә була. Сугыш башлангач, Сәрвәр, Исмәгыйльне сугышка җибәрмәс өчен, аның колагына им – томчылар ясаган “дару” сала. Нәтиҗәдә, авыртуга чыдый алмыйча, егет үлә. Шуннан соң Сәрвәрнең акылы зәгыйфьләнә. Шул дәрәҗәдә дә Надир Сәрвәрне үлеп ярата. Кызның тирән газапларын, Мәхдүмнең үз кыяфәте өчен борчылуларын автор йөрәкләргә үтеп керерлек итеп сурәтли. Исмәгыйль исән чагында ук Сәрвәрне читтән генә карап торырга да риза булган бөкре егет, кыз җүләрләнгәч, аның яныннан китми, үзенең ямьсезлегеннән оялып, хурланып йөри. Шул мизгелләрне сурәтләгәндә авторның чын оста психолог икәненә тагын бер кат ышанасың. Соңгы күренештә Сәрвәр сөйгәне Исмәгыйль кабере өстенә ятып үлә. Шуннан соң китерелгән Надир монологын тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Психологизмның иң югары баскычына менә автор. Надир, яңгыр астында чыланып яткан Сәрвәрнең өстенә җиләнеп япканда, аның үлгән икәнен белә һәм елап: “Ул, ул үлгән… Сәрвәр үлгән! Ахыры, соңгы өметем дә сүнде. Сәрвәр, күгәрченем, урманнарга кем белән чыгармын, кем белән Исмәгыйль кабере янында утырырмын. Хәзер мин үземә ни эшләргә кирәген беләм. Ташлар, агачлар, каберлекләр, күрегез!” – ди дә, асылынып үлә. Әсәр башында чиркану хисе уяткан образ ахырда укучы тарафыннан яратып та, кызганып та кабул ителә. Минемчә, драмада иң оста ачылган герой да, һичшиксез, Надир мәхдүм.
Әйе, кеше психологиясен тирәнтен өйрәнү, аны әдәби әсәрләрдә чагылдыру тәрбия алымнарының иң үтемлеләреннән берседер, мөгаен. Укучы әсәрләрне үз йөрәге аша үткәреп укый ала икән, аның гомере озын, тәрбия нигезе нык булыр.
Йомгаклау.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: матур әдәбиятта халык педагогикасын һәм психологизмны куллану бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләрен үз эченә ала, яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим чараларның берсенә әверелә. Киләчәктә дә халык педагогикасы нигезләре яктылыгында язылган, тирән психологик анализны эченә алган әсәрләр күбрәк тусын иде. Халкыбыз матур әдәбиятка тагын да ныграк тартылса, аннан үзенә үрнәк өлгеләр алса, тәрбия чараларында һәрдаим кулланса, җәмгыятебез төрле бозыклыклардан арыныр, югары әхлак сыйфатларына ия булган илгә әйләнер иде. Моңа ирешер өчен бердәм тырышлык куярга, акыл үсеше белән рухи халәтнең тәңгәллегенә ирешергә кирәк. Күренекле мәгърифәтчебез Каюм Насыйри тәрбиянең эчтәлеген болай аңлатып бирә: 3.“… Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып – эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, бәлки ашатып – эчертеп үстермәк, вә баланың холкын, фигылен ислак кыйлмак вә төзәтмәк, вә хайванидан чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер”.
Ирекле, рухи һәм әхлакый сыйфатларга ия булган җәмгытьтә үз урынын дөрес аңлаучы һәм аны таба алучы шәхес тәрбияләүдә укучыларга матур әдәбият буенча белем һәм тәрбия бирү бик әһәмиятле, минемчә.

3. К. Насыйри. Китаб – эт – тәрбия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.

Файдаланылган әдәбият.

1. Г. Бәширов. Туган ягым – яшел бишек. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1978.
2. Н. Ибраһимов, Ә. Мадияров, К. Бикчәнтәев, А. Низамиев. Балаларга үгет – нәсыйхәт. – Казан: “Дом печать” нәшр., 2002.
3. С.Г. Исмәгыйлева, Ф. М. Исмәгыйлева. Тәрбия хәдисләре. – Чаллы: КамАЗ нәшр., 1992.
4. Р.А. Низамов, Җ.Г. Нигъмәтов. Татар халык педагогикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2002.
5. А.М. Низамов. Милли мәктәп нигезләре. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2005.
6. И.З. Нуруллин. Әдәбият теориясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977.
7. А.В. Петровский. Популярные беседы о психологии. – Москва: “Педагогика”, 1976.
8. К. Тинчурин. Драмалар һәм комедияләр. 2 том. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986.
9. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Педагогика. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2004.
10. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Мәгърифәт йолдызлыгы. – Казан: “Мәгариф”нәшр., 2002.
11. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Тәрбия теориясе һәм методикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2006.
12. Ә. Еники. Сайланма әсәрләр 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963.
13. Ш.Ш. Җәләлиев. Милли тәрбия нигезләре. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2003.

Каюм Насыйри исемендәге фәнни – гамәли конференция.
Секция: Халык педагогикасы Һәм психология.

Ильясова Зөлфия З.
Әгерҗе муниципаль районы Кырынды гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

Фәнни җитәкче:
Гайнетдинова Рәмзия М.
1 кв. категорияле укытучы.

2006 ел.
  • 0
  • 18 сентября 2010, 14:55
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.