Мәктәп һәм гаилә

“Безнең гаилә” бәйгесе

Мәктәп белән гаилә хезмәттәшлеге нык булганда гына укыту-тәрбия эшендә уңышка ирешергә мөмкин. Коллективыбыз гаиләләр белән тыгыз элемтәдә, уңышлы хезмәттәшлек итә. Авыр гаиләләр юк. Ата-аналар, укучыларыбыз мәктәпне бик яраталар, мәктәп тормышында актив катнашалар. Ел дәвамында ата-аналар белән күп төрле эшләр, бәйгеләр, спорт ярышлары үткәрелә, Казанга, Шәһри Болгарга экскурсияләр оештырыла.
Мәктәбебезнең 2 га җирендә шикәр чөгендере эшкәртүдә дә әниләр ярдәм итәләр. Мәктәп белән гаилә арасында үзара аңлашып, уртак максат белән эшләү тәрбия эшендә уңай нәтиҗәләрен бирә. Гаиләләр, укучыларыбыз сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Коллектив бердәм, фикердәшләр булып һәр баланың сәләтен ачыклап, кызыксынуын исәпкә алып системалы, максатчан эш алып бара.
Кичәнең максаты:
— ата-аналарны мәктәп тормышы эшенә киңрәк җәлеп итү;
— бәйгедәге ярыш төрләре аша үзенә генә хас тәрбия алымнары, йолалары белән танышу;
— бала аңында ана булу һәм ата булу статусын күтәрү;
— иң кадерле кешеләребез – әниләребезне хөрмәтләү.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнәдә өстәлләр. Өстәлләрдә бәйгедә катнашучыларның гаилә альбомнары, милли рухта чигелгән сөлгеләр, япмалар, калфак, кәләпүшләр күргәзмәсе оештырыла. Стеналарда “Гаилә — тәрбия учагы”, “Гаилә — гомер бишеге” дигән рәсем-плакатлар эленгән.
(Залда якташыбыз Ф.Мортазинның “Гөрләшеп яшикче, дусларым” дигән җыры яңгырый).
Сәхнәгә алып баручы чыга.
Алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар, кунаклар! Сезнең белән чираттагы очрашуыбызга без бик шат. Рөхсәт итегез күңелле кичәбезне башлап җибәрергә. Бүгенге бәйгедә авылыбызда хөрмәткә лаек, балаларына матур тәрбия биргән бәхетле гаиләләр катнаша.
(Гаиләнең әнисе, кызы бәйгедә катнаша, залда утырган әтиләре – “авыручылар”. Музыка һәм алкышлар астында гаиләләр сәхнәдә урыннарын алалар. Мәртәбәле жюри әгъзалары билгеләнә).
Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар! Әйдәгез әле, бәйгедә катнашучы гаиләләр белән якынрак танышыйк. “Таныш булыгыз, безнең гаилә” дип аталган танышу өлеше игълан ителә. Һәр гаилә үзе бер мәктәп ул. Гаиләләр үзләренең яшәү тәртипләре, балага тәрбия бирүдә уңышлы кулланылган тәрбия алымнары, традицияләре, йолалары белән таныштыра.
(аларның чыгышлары тыңлап үтелә).
Алып баручы: Бәйгебезне дәвам итәбез. “Җырым сиңа, кадерлем!” дип аталган ярыш төрендә гаиләләр яраткан ++
6 җырларын башкаралар.
(гаилә ансамбльләре чыгышы тыңлап үтелә).
Алып баручы: Һәр гаиләдә өлкән буыннардан күчеп килгән изгелеккә, яхшылыкка өндәгән сыйфатларны, хәтирәләрне кадерләп саклап калу, тәрбия бирүдә урынлы файдалана белү, үзенең җимешләрен бирә, киләчәктә үзеңә лаеклы алмаш тәрбияләвеңә ышаныч тудыра. Халык педагогикасының көче әнә шунда. Һәр гаиләнең буыннан буынга килгән кадерләп саклаган истәлеге бар. Гаиләнең һәр әгъзасы аның турында белергә, бу ядкарьне яшь буын киләчәк буыннарга тапшырганда, буыннар арасында ныклы чылбыр өзелмәячәк.
(сүз әниләргә бирелә, алар гаилә ядъкарләре белән таныштыралар).
Алып баручы: Ана – Җирдәге тереклекнең башы, табигатькә җан өрүче, һәрберебезгә тормыш бүләк итүче, иң изге, көчле зат ул. Ана мәктәбе – тәрбиянең гомерлек изге чишмәсе ул. Ана хакын олылап халкыбыз: “Анаңны, аркаңа күтәреп, өч кат Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың”, — дигән. Бу сүзләр безгә гасырлар кичеп килеп ирешкән. Безнең балаларыбыз да онытмасын, җаннарына сеңеп калсын иде дигән теләктә калабыз.
“Әниебез, сиңа багышлыйм”, — дип исемләнгән ярыш төре игълан ителә.
Бу ярышта әни дә, бала да җыр һәм шигырь аша күңелләрендә булган олы рәхмәтләрен газиз аналарында ишеттерә алалар.
(Әнвәр Даутов музыкасы, шигыре. “Әниемә хат” җыры башкарыла).
Алып баручы: “Балакаем, сиңа сүзем”, дип исемләнгән ярыш төре игълан ителә. Әниләр – безнең киңәшчебез дә, сердәшчебез дә. Ә хәзер изге күңелле әниләребезне тыңлап китик.
(Әниләр кызларга яшьлектә, тормышта ничек булырга үгет-нәсихәтләр әйтә, мөнәҗәтләр, догалар укый, киңәшләр бирә).
Әниләрнең изге теләкләренә, сүзләренә җавап итеп “Назлы сүзләр сиңа гына, әнием!” дигән ярыш төрендә балалар әниләренә никадәр күп җылы һәм матур сүзләр әйтәләр.
(балалар җыр һәм шигырь белән чыгыш ясыйлар. Э.Мөэминованың “Ана теләкләре” шигыре укыла).
Алып баручы: Хатын-кыз гүзәл зат. Һәрвакыт чибәр, мөлаем, кояш кебек нурлы, йолдыз сыман якты. Һәркемгә үз әнисе иң матур булып тоела. “Син әниеңне ничек матур итеп күрер идең?”, — дигән ярыш төре игълан ителә.
(кызлар әниләренә причестка ясыйлар, битләренә кершән ягалар, причесткага исем бирелә, тәкъдим ителә. Чибәр затлар музыка астында үтәләр).
Алып баручы: Халкыбызның бик үзенчәлекле бер традициясе яшәп килә. Ул – нәсел шәҗәрәңне өйрәнү, белү. Мәктәбебездә һәр бала гаиләнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнә. Нәселнең үткәнен, эш-гамәлләрен өйрәнә һәм горурланып кичәләрдә сөйли. Бүгенге бәйгедә катнашучы гаиләләрнең балалары борынгы бабаларының ничә буынын белә икән? Тыңлап китик әле.
(ватман битләрендә бизәп эшләнгән “Нәсел шәҗәрәләре” стеналарга эленә, балалар чыгыш ясый. Әниләре альбом битләренә гаилә тарихына нигезләнеп “Гаилә гербын” ясый).
Алып баручы: “Гаиләмдә күңелле минутлар” дип исемләнгән ярышта гаиләләрнең иң яраткан бәйрәмнәреннән бер күренеш күрсәтелә.
Алып баручы: Экспром чыгыш. “Мин үз гаиләм белән горурланам”.
(балалар чыгышы тыңлана).
Алып баручы: Гәиләләргә педагогик ситуацияләр тәкъдим ителә. Ул ситуацияләрдән ничек чыгарга?
1. Балагызның физкультура дәресендә катнашмавын укытучысы көндәлегенә язып җибәргән.
2. Укучының дәресләргә әзерлек дәрәҗәсе канәгатьләнерлек түгел.
(Бәйгедә катнашучы гаиләләргә күчтәнәч бирелә, музыкаль тәнәфес игълан ителә).
Сәхнәдә авылның гүзәл табигате, чишмә буе күренеше. Музыка тавышы талгын гына ишетелә, кошлар тавышы яңгырый. Су буенда татар егете моңланып утыра. Милли киемнәрдән киенгән, иңнәренә көянтәле чиләкләр аскан чибәр кыз күренә. Элекке заманда чишмә буе — гармунчы егет һәм уңган чибәр кызның очрашу урыны.
Җырлы-биюле уеннар оештырыла.
Алып баручы: Бүгенге очрашуда олы тормыш юлы үткән, бала тәрбияләүдә уңай тәҗрибә туплаган гаиләләрнең иң-иңнәре катнашты. Акыллы киңәшләрегез, матур чыгышларыгыз өчен олы рәхмәт. Сезнең чыгышлар аша безнең гаиләләрнең никадәр иҗади көчкә ия булулары, ана һәм бала арасындагы күпме наз, ярату, хөрмәт барлыгын күреп тагын бер кат шатландык. Бердәм, тату гаилә булып яшәгәндә генә күп нәрсәгә ирешергә була.
Гаилә — бала – мәктәп арасындагы дуслык күпере мәңге яшәсен!
Хәзер сүз жюри әгъзаларына бирелә.
(җиңүчеләр билгеләнә, гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла).

Кичә чәй өстәле артында дәвам итә.

Наилә Камалова, Буа районы Яңа Чәчкап урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
  • 0
  • 18 сентября 2010, 14:50
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.