Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясен бирү

В.А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала. Аны хезмәткә күнектергәндә һәм хезмәт итәргә әзерләгәндә бер нәрсәне онытмаска кирәк: баланың җәмгыятькә нинди файда китерәчәклеге турында гына түгел, ә хезмәт аның үзенә дә нәрсә бирә алачаклыгы турында уйларга кирәк. Һәр бала да нәрсәгәдер сәләтле. Аны бары тик күрә һәм ача белергә генә кирәк. Баланың сәләте, таланты хезмәт эшчәнлеге шартларында гына үсә ала.
Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. А.С.Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.
Без, тәрбиячеләр, моны яхшы беләбез, шуңа күрә үзебезнең балалар бакчасында моңа бик нык әһәмият бирәбез. Хезмәт эшчәнлеген рациональ оештыру максатыннан, без, группада хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм ашханәдә кизү тору өчен, алъяпкычлар тектек, курчакларның күлмәкләрен, кирәк-яракларын һәм уенчыкларны юарга кечкенә ләгәннәр алдык. Барлык әйберләр дә махсус урында сакланалар. Балалар белән эшләү дәверендә мин шуңа ышандым: аларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүне мәктәпкәчә яшьтә үк башларга кирәк. Хезмәт эшчәнлеге аркасында балаларның гомуми үсеш дәрәҗәләре арта, төрле нәрсәләр белән кызыксыну даирәләре киңәя, кечкенә генә булса да хезмәттәшлек формалары һәм эш ярату, тапшырылган эшкә җаваплы карау кебек сыйфатлар өстенлек ала. Алар белән бергәләшеп эшләү, кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, балаларның кечкенә генә уңышларына да сөенү, мактау бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.
Хезмәт тәрбиясе биргәндә баланың гаиләдә ничек һәм нинди тәрбия алуы да зур әһәмияткә ия. Тәрбиячеләр гаилә белән тыгыз бәйләнештә торган хәлдә, анда хезмәт тәрбиясенең ничек куелуына игътибар итәргә һәм киңәшләре белән ата-аналарга ярдәм итәргә тиешләр дип саныйм. Әгәр дә бала ашаганнан соң савыт-сабасын җыеп, ә инде зуррак үскәч юып та куя икән, моннан ата-анага зыян килми, киресенчә, аның баласы мөстәкыйль булырга өйрәнә. Мин ата-аналарга балаларын бакчага китергәндә яки алып киткәндә киенү-чишенү кебек эшләрдә балаларның үзләренә мөмкинлек бирергә киңәш итәм. Дөрес, бала үзе генә озак киенә, аның каравы ул моңа тизрәк төшенәчәк, кул хәрәкәтләре дә көннән-көн ныграк җитезләнәчәк. Әниләр белән сөйләшкәндә, мин аларның кыз балаларына нинди тәрбия бирүләренә игътибар итәм. Алар кыз балаларына тузан сөртү, савыт-саба юу кебек эшләрдә үзләренә булышырга мөмкинлек тудырырга тиешләр. Әтиләр дә уллары белән вак-төяк эшләрне бергәләп башкарсалар, бу балалар киләчәктә менә дигән гаилә төзеп, үз балаларын да шул юнәлештә тәрбияләячәкләр. Минем моңа бер шигем дә юк, чөнки андый гаиләдән килгән балалар бакчада да үзләрен итәгатьле, ярдәмчел итеп тоталар. Бала белән бергәләшеп эшләгәндә, аның кечкенә уңышын да мактый белергә, кирәк урында ярдәм итәргә дә онытырга ярамый. Киресенчә булганда, бала эшкә карата суынырга, аны теләмичә генә башкарырга мөмкин.
Мин балаларны бакчага кабул иткән көннән үк иң гади хезмәт процесслары белән таныштыруны максат итеп куям. Иң әһәмиятле нәрсәләр дип түбәндәгеләрне саныйм.
Беренчедән, нинди дә булса әйбер(предмет) ясау процессында бала эшләячәк эше турында тулы күзалларга тиеш. Башкара торган хезмәтенең мотивлары, төп максаты, нинди материалдан файдалануы һәм эш ахырында нинди нәтиҗәгә киләчәклеге турында ул белергә тиеш.
Икенчедән, эш барышы этапларын, аның нәтиҗәләрен күрә белергә ярдәм итәргә кирәк.
Өченчедән, төрле предметларга, уенчыкларга сак караш тәрбияләргә кирәк, чөнки болар бар да кемнәрнеңдер хезмәт җимешләре булуын бала аңларга тиеш.
Дүртенчедән, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү иң әһәмиятле чаралардан санала.

Балада мөстәкыйльлеккә омтылу эмоциональ үзгәрешләр дә китереп чыгарырга сәләтле: ул адым саен килеп чыккан кыенлыкларны җиңеп чыгарга омтылачак. Аңа вакытында ярдәм итәргә, аның кечкенә генә уңышын да күрә белергә генә кирәк. Болай эшләү балада үз-үзенә ышаныч уята, ул теләсә нинди хезмәттән курыкмыйча, аны теләп башкарачак.
Мөстәкыйльлек – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иң кечкенә чорында, өч яшьләр тирәсендә барлыкка килә торган әһәмиятле психологик яңа башлангыч. Нәкъ шушы чорда бала һәм зурлар арасында дөрес мөнәсәбәтләр формалашырга тиеш. Бала үзе эшләргә омтыла, ә зур кеше аңа юл күрсәтеп, теләсә нинди эшкә ихтирам тәрбияли, балага ярдәм итә. Киресенчә булганда, балада эшкә омтылыш суына, ул хезмәткә битараф була башлый.
Мөстәкыйльлеккә ирешкәч, бала үзен шәхес итеп сизә башлый. Үз-үзенә хезмәт күрсәтү эше бала өчен шулкадәр әһәмиятле, моны бүтән бернинди хезмәт белән дә алыштырып булмый. Шуңа күрә мин балаларны кечкенә яшьтән, ягъни ясле группаларында ук киенергә һәм чишенергә, юынырга, туалеттан файдаланырга өйрәтергә тырышам. Моны ата-аналардан да таләп итәм. Кечкенәдән үк чисталыкка өйрәнгән бала гигиена культурасын һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен тиз үзләштерә, бу анда гадәт булып формалаша.
Балалар уйнап үсәләр. Уен процессында хезмәткә өйрәтү бик җиңел. Берсе кизү (дежур) тора, икенчесе табип, өченчесе исә көнкүреш эшләрен башкара, дүртенчесе пешекче (повар) булып уйный. Тәрбияче уенны күзәтеп кенә утырмый, ә аны контрольдә тота, тиешле юнәлеш бирә. Балалар белән бергә уйнаганда, аларга тагын да кызыграк була. Бала шулкадәр мавыгып уйный, өстәлгә тәлинкәләр тезәме, кашык-чынаяклар куямы, ул бу эшләрне чын итеп башкара һәм үзенең хезмәте белән башкаларга файда китерүен тоя, үзен кирәкле кеше итеп сизгәндә, бала шәхесе дөрес формалаша, хезмәткә мөнәсәбәте дә уңай була.
Тәрбияче буларак, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куям:
• Балаларда иң гади күнекмәләр булдырырга ярдәм итү: носки һәм колготкиларын кияргә өйрәтү, чишенгәч, аларны пөхтә итеп урындыкларга җыеп кую.
• Ашау вакытына өстәл янында дөрес утыру һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү.
• Сабын, теш щёткасы, сөлге белән дөрес файдалану.
• Чиста булудан һәм пөхтә кием киюдән тәм табарга өйрәтү.
• Урамга чыкканда, шарфны дөрес бәйләү, ботинка-итекләрен дөрес итеп салырга өйрәтү һ.б.
Беренче карашка гади генә булып тоелган бу күнекмәләр балага авыррак эшләрне тизрәк башкарырга ярдәм итәчәк. Балада үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләре булдырырга өйрәткәндә, аның өс-баш һәм аяк киемнәренең уңайлы булуы да әһәмиятле. Ата-анага моны даими искәртеп торырга кирәк, чөнки кыен төймәләнә торган өс киемен, озын шнурлы аяк киемен кияргә өйрәнгәнче, баланың бу эшкә күңеле кайтырга мөмкин. Аннан соң ул кем дә булса киендергәнне көтеп кенә утырачак.
Безнең группада һәр баланың шкафында да уңайлы элгечләрне, утыру өчен кечкенә урындыкларны, уенчыкларны әтиләр карап, төзәтеп кенә торалар. Гомумән, әти-әниләрне эшкә тарту аларның балалары белән кызыксынуларын арттырырга ярдәм итәчәк. Әниләр, мәсәлән, группада тәрәзәләрне юу, кышка әзерләү, башка ремонт эшләрендә катнашсалар, әтиләр исә кыш көне кар таулары ясауда, кар күп яуганда, кар көрәү кебек эшләрдә, җәй көне ком китерү, аны тиешле урынга ташу эшләрендә катнашалар.
Шулай итеп, тәрбия бирүдә берәү дә читтә калырга тиеш түгел. Бүгенге шартларда ата-аналар ярдәмен тоеп торганда гына, тәрбиячеләргә җиңел булачак, хезмәт тәрбиясе бирүнең дә нәтиҗәсе күренәчәк.

Казан шәһәре Идел буе районы 163 нче номерлы балалар бакчасының беренче категорияле тәрбиячесе Сибгатуллина К.И.
  • 0
  • 16 сентября 2010, 17:35
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.