Гаилә - ил терәге

Хәерле көн, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар! Белгәнебезчә, 2008 нче ел президентыбыз тарафыннан гаилә елы дип игълан ителде. Бүген без 11 нче сыйныфлар арасында үткәрелә торган “Гаилә — ил терәге” дип аталган эшлекле уенга җыелдык.

Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее

Гаилә — ил терәге.
(11 нче сыйныфлар өчен эшлекле уен).

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
Вәлиуллина Г.Р.

2008 ел.
Кичә “Яратыгыз” дигән җыр белән башлана.

Хәерле көн, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар! Белгәнебезчә, 2008 нче ел президентыбыз тарафыннан гаилә елы дип игълан ителде. Бүген без 11 нче сыйныфлар арасында үткәрелә торган “Гаилә — ил терәге” дип аталган эшлекле уенга җыелдык.
Сез инде зурлар, тиздән үзегез дә мөстәкыйль тормыш юлына аяк басарсыз. Сезнең алдыгызда — яшьлек, сафлык, күп төрле хыяллар, мең төрле сораулар. Киләчәгегез нинди булыр? Бу сораулар, әлбәттә, сезне борчымый калмыйдыр.
Тормыш бик катлаулы. Аның баш әйләндергеч шатлыклы минутлары да, төн кебек караңгы, күңелсез яклары да очрый.
Килер бер көн, сезнең алдыгызга гаилә кору мәсьәләсе дә килеп басар. Ә сез моңа әзерме? Әйдәгез бергәләшеп фикер алышып карыйк. Аның өчен кичәбезнең геройларын бәйрәмебез түренә чакырыйк, алкошлап каршы алыйк.
11 а командасы: “Иман нурлары”
11 б командасы: “Бәхет чишмәсе”
11 в командасы: “Асыл яр”
Кичәбез ике өлештән торачак. Беренче өлештә төп уенчыларыбыз белән якыннанрак танышырбыз, аларның гаилә турында уйлануларын ачыкларбыз, икенче өлештә командалар арасында уен-ярыш оештырырбыз.
Укучылар, сез инде беләсез: һәр кешенең гаиләсе булырга тиеш, гаилә — бөтенебезгә кирәкле җылы учак. Ул никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.
1. Ә сез, укучылар, гаилә сүзен ничек аңлыйсыз? Сезнең өчен гаилә нәрсә ул?
(Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши).

2. Сезнең гаилә кору турында уйлаганыгыз бармы? Нинди эш итеп күз алдына китерәсез?
(Сез инде гаилә коруның нинди җаваплы эш икәнен аңлыйсыз, бу бик яхшы, шуңа күрә гаилә корганда сезгә күпкә җиңелрәк булачак).

3.Гаилә корганда сез үзегезгә тормыш иптәше сайларга тиеш булачаксыз. Сезнең булачак тормыш иптәшегез нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
(Минемчә, ярата белү иң зур сыйфат ул, яраткан кеше бервакытта да сезне авыр хәлдә калдырмый, начарлык эшләми. Тормышны алып барырдай, сезне аңлардай кешеләрне сайларга кирәк. Бай булмасын, байлыкка кызыгып кына гаилә корып булмый. Мондый гаиләләр бәхетле була алмыйлар, алар тиз таркала).
4. Гаилә корганда нинди хаталар җибәрергә ярамый дип уйлыйсыз?
(ашыкмаска, адымыгыз ныклап уйланган булсын;
байлыкка кызыкмагыз; саф, чиста мәхәббәт булырга тиеш;
үч итүгә кайтып калмасын гаилә коруыгыз).

5.Кешеләр яратышып өйләнешәләр, кияүгә
чыгалар. Яратышып өйләнешкән кешеләрнең дә мәхәббәтләре сүрелә башлый. Яңа оешкан гаиләләрдә аерылышу күбрәк күзәтелә. Ни өчен? Сәбәбе нидә?
( яшьләр хәзер күбрәк әти-әни җилкәсендә яшиләр (машина, фатир), җиңел тормышка күнегәләр, авырлыклар килсә, тиз бирешәләр, югалып калалар).

6. Гаилә таркалуында катнаш никахлар да сәбәбче булырга мөмкин. Ә сезнең катнаш никахларга фикерегез ничек?
(мәхәббәт бар икән, бер нәрсә дә киртә була алмый: яшь аермасы да, нинди милләттән булуы да).

7. Тормыш корганнан соң һәрбер кешегә үз роле бирелә. Егетләргә — әти, кызларга — әни роле. ........., син киләчәктә әти буласы кеше. Бу рольдә үзеңне ничек күрәсең? Син нинди әти булачаксың?
(Әти кеше кырыс та, таләпчән дә була белсен. Гаилә башлыгы бит ул, шуңа күрә акчаны да күбрәк эшләргә тиеш).

8. Шул ук сорау кызларга. .........., син киләчәктә әни буласы кеше. Бу рольдә үзеңне ничек күрәсең? Син нинди әни булачаксың?
( Ана – бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга,
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда...)

9. Гаилә, гаилә кору турында бик күп сөйләштек. Тормыштан тату, үрнәк гаиләләргә мисал китерә аласызмы? (минем гаиләм дә шундый булсын иде дип сокланган гаиләләрегез бармы?)
Әлфия Миннебаевна үзе дә биредә, Сүзне аңа бирик әле. Әлфия Миннебаевна, дус, тату гаилә кору өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Сез аңа ничек ирештегез? Укучыларга нинди киңәшләр бирә аласыз? (сүз Әлфия Миннебаевнага бирелә).

-Бик зур рәхмәт киңәшләрегезгә, сез, чыннан да, бәхетле гаилә коргансыз. “Гаилә бәхете – ил бәхете”, “Гаилә — ил терәге”, ди халык. Ә ул бәхетне ир белән хатын бергә тудыра.
Бәхетле гаилә һәр кешенең үз кулында. Шуңа күрә кеше үз бәхете өчен үзе көрәшергә тиеш. Аның төгәл рецепты юк. Аны яулап алырга туры килә. Тормыш киртәләре аша, гомер юлыннан җитәкләп чыгарлык, ике йөрәккә маяк булырлык мәхәббәт кирәк.
Сәхнәдә мәхәббәт җыры белән сезнең яраткан җырчыгыз – Гүзәл.

Хәзер инде кичәбезнең икенче өлешенә — уен-ярышларга күчәбез. Бәйгегә мәртәбәле жюри бәя бирәчәк.Алар белән танышып китик:
Командаларга 6 бирем тәкъдим ителәчәк, иң югары бәя 10 бал. Димәк, һәр команданың уен ахырына 60 бал җыю мөмкинлеге бар.
1 нче ярышны башлыйбыз. Бу ярыш “Рәсем осталары” дип атала.Гаилә символын һәрберегезнең күргәне бардыр. Ул бик гади, бала кулы белән ясалганы күренеп тора, ләкин шул ук вакытта бик матур һәм мәгънәви эчтәлеккә ия.Сезгә дә өй эшенә үз командагызның гаилә символын булдыру тәкъдим ителгән иде, символыгызны яклап, берничә сүз дә әйтергә кирәк булачак.
2 нче ярышны “Хыялларның да була төрлесе” дип атадык.Өй эшенә “Хыялдагы гаиләм” темасына хикәя (әкият) язарга кушылган иде. Рәхим итегез.

Шуның белән өй эшләре тәмамланды. Жюри нәтиҗә чыгарырга тиеш булачак, алар киңәшләшкән арада без Әзһәр Габидинең “Бергә-бергә рәхәт икән” исемле шигырен тыңлап китәбез.
Сүз жюрига бирелә.

3 нче ярышыбыз “Өлгерләр иленә сәяхәт” дип атала. Сезгә аерым хәрефләр тәкъдим ителә. Шул хәрефләрдән мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзергә кирәк һәм бу сүзләр гаилә темасыннан читләшмәскә тиеш. Бер хәрефне берничә мәртәбә куллана аласыз, булмаган хәрефтән генә файдалана алмыйсыз. Сезгә уйларга 4 минут вакыт бирелә. Жюри тарафыннан битләргә язылган сүзләрегез генә дөрес җавап дип кабул ителәчәк.( бер сүзгә 1 бал куела). Тамашачылар да бу эшкә кушыла алалар, командалар җавап биргәннән соң, сездә өстәмә кабатланмаган сүз булса, үз иптәшләрегезгә ярдәм итә аласыз.
Б, я, х, л, н, р, а, т, у, м, ә, ы, к, и.

бала ярату хатын туй
ана мәхәббәт ир бәйрәм
ата татулык никах
Музыка.

4 нче ярышка күчәбез.Ул “Кызыклы ситуация” дип атала. Кызлар өчен аерым, егетләр өчен аерым ситуацияләр тәкъдим ителә.
Кызлар өчен: Син югары уку йортында белем аласың. Әле 3 нче курста гына укыйсың.Яраткан егетең сиңа гаилә корырга тәкъдим ясый. Син бу очракта нәрсә эшләячәксең?
Егетләр өчен: Синең яратып йөргән кызыңны әти-әниең ошатмый, киленнәре итеп башка кызны күз алдында тоталар. Син нәрсә эшләячәксең?
Җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт, сез барыгыз да үз мәхәббәтегез өчен көрәшергә әзер икәнсез. Молодцы!!!
Җыр.
Сүз жюрига бирелә.

“Тапкырлар бәйгесе” дип аталган 5 нче ярышны башлыйбыз.Һәр командага гаилә темасына кагылышлы 5 сорау тәкъдим ителәчәк, тиз арада җавапларны әйтергә кирәк. Дөрес җавапка 2 бал куела.

1 нче командага сораулар.
1. Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала. Шуңа карамастан, аны һәркем ярата.
2. Әниегезнең бердәнбер сеңлесенең җизнәсе сезгә кем була?
3. Гаилә нәрсәдән башлана? (халкыбызның иң күркәм йолаларыннан берсе).
4. Әниләр аның белән балаларын йоклата.
5. Аны әниләр ясый, әтиләр аңа еш таяна. Ялгыз кешеләр кочаклап ятарга ярата.
2 нче командага сораулар.
1. Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли.
2. Әниегезнең төпчек улы сезгә кем була?
3. 50 ел бергә гомер иткәннән соң нинди туйны билгеләп үтәләр?
4. Бергә яшәүче туганнар төркеме ничек атала?
5. Аны бигрәк тә әби-бабайлар ярата. Аның ике колагы, бер борыны бар. Аның белән чәй эчәргә күңелле.
3 нче командага сораулар.

1. Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше.
2. Әтиегезнең өлкән кызы сезгә кем була?
3. 25 ел бергә гомер иткәннән соң нинди туйны билгеләп үтәләр?
4.Бернигә дә карамый, нәрсәсез яшәү ярамый.
5. Аны малайлар ныграк ярата. Тотып йөртү өчен “мөгезе” дә бар. Малайлар аңа атланса, урамнан бик озак кайтып керми.

Соңгы ярышка да җиттек. Бу ярышның биреме, укучылар, табышмакны чишкәннән соң билгеле булачак.
Ул элек чит илләрдә генә бар иде. Хәзер безнең газета-журналларда да басылып чыга. Кайчак озын, кайчак кыска була. Гади халыкка аның әллә ни файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк.
( реклама)

Бик дөрес. Командаларга бирем: гаиләне мактап реклама ясарга. Әзерләнергә 5 минут вакыт бирелә.
Командалар әзерләнгәндә тамашашыларның ни дәрәҗәдә игътибарлы булуларын тикшереп алабыз.
Кичә барышында сез күп кенә мәкальләр белән таныштыгыз, укып баргансыздыр дип өметләнәбез. Ничегрәк истә калдырдыгыз икән? Әйдәгез сынап карыйбыз. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез урыннардан, кул күтәреп, ахырын дәвам итеп бетерәсез. Сезне призлар көтә.
Мәхәббәтсез гаилә -(тамырсыз агач).
Тату гаилә-(оҗмах түре)
Кошлар оясыз булмый, (кеше гаиләсез булмый).
Гаилә — (гомер чишмәсе) (бәхет ачкычы) (ил терәге)
Кош канаты белән, (гаилә татулыгы белән көчле)
Киләчәккә нигез (гаиләдән салына)
Нигезең нык булса, ( күңелең тыныч булыр).

Сүзне командаларга бирәбез. Алар гаиләне мактап реклама ясыйлар.
Реклама.

Молодцы, булдырдыгыз. Жюрига соңгы нәтиҗәләрне генә ясыйсы кала. Алар фикерләшкән арада җыр тыңлап китәбез.
Җыр.
Иң дулкынландыргыч мизгелгә җиттек. Жюри соңгы нәтиҗә чыгара. Рәхим итегез.

Укучылар, һәрберегезнең булачак гаиләләрегез тату, күркәм, тигез булсын дигән теләктә калабыз. Бәхетле булыгыз.
Бүгенге кичәбездә үзләренең фикерләре белән уртаклашкан, матур җаваплар биргән 11 нче сыйныф укучыларына, объектив бәя биргән жюрига, укытучыларга бик зур рәхмәт. Кичәбез шуның белән тәмам.
  • 0
  • 16 сентября 2010, 17:24
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.