Формы анализа литературных произведений на уроках татарской литературы

Набиуллина З.Х. Урок-исследование в 11 классе. Учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории школы №84 Советского района.
Нәбиуллина З.Х. Казан шәһәре Совет районы чит телләрне тирәнтен өйрәнүче
84 нче гомуми урта белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе
Тема: “Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар.”
Максат:
1.Әдәби әсәрне образлар бирелеше аша анализлау күнекмәләрен ныгыту.
2. Автор фикерен һәм әдәби әсәрләрнең бүгенге көндәге кыйммәтен билгеләү.
3.Укучыларны тормышка әзерләү.
Җиһазлау: Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш әсәрләреннән китап күргәзмәсе,
схема, язучы портретлары, “ Син булсаң янымда” җыры, бәхет, мәхәббәт турында
шигырь юлллары.
Дәрес барышы:
I. Кереш
Укытучы: Укучылар, без сезнең белән ХХ гасыр башында язылган 3 әсәр белән таныштык. Бүгенге дәрестә образлар бирелеше аша бу әсәрләрне анализлап, автор фикерен табарга, бүгенге көн укучысы өчен кыйммәтен билгеләргә тырышырбыз. Без өч әсәрне бер тема эчендә карап, аларның төп темасын ачыкладык инде. Авторлар кеше бәхете проблемасын күтәреп, безне дә кеше бәхете турында сөйләшүгә чакыралар.Без төркемнәргә бүленеп эшләрбез. Төркемнәргә сүз бирик.
II. Төркемнәргә бүленеп образлар бирелеше аша анализлау күнекмәләрен ныгыту
1 төркем (Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә” трагедиясе буенча)
— Батыр Таһир һәм гүзәл Зөһрә мәхәббәте тарихы- төрки әдәбиятында иң билгеле сюжетларның берсе. Ул татар әдәбиятында да кат-кат сурәтләнә. Аның тулырак вариантын Алтын Урда дәүләте чоры язучысы Сайадиның “ Бабахан дастаны”нда. Ә Әхмәт Уразаев – Кормаши тарафыннан 19 гасыр ахырында поэма итеп язылган вариант исә аеруча популяр була. Фәтхи Бурнаш бу сюжетны нигез итеп алып 1917 елда трагедия яза. Аны беренче тапкыр Габдулла Кариев сәхнәләштерә, һәм “ Таһир-Зөһрә” дистә елдан артык сәхнәдән төшми. Спектакльгә музыканы С.Сәйдәшев яза.
— Бу әсәр безне бүгенге көндә дә дулкынландыра, мәхәббәткә мәдхия булып яңгырый. Татар халкында бер-берсен нык яраткан ике яшь турында “ Таһир белән Зөһрә инде” дигән гыйбарә бар. Әсәр геройлары бер-берсен шулкадәр нык яраталар: сөйгәннәре өчен корбан булырга да әзерләр. Зөһрәнең әтисе егеткә кызы исемен телгә алмаска кушкач, Таһир сөйгәненнән баш тартмый:....(Өзек укыла.” Мин тудым… ятлар күңел.” 55 бит)
— Миңа бигрәк тә Зөһрәнең кыю кыз булуы ошады. Мәхәббәтен дә ул беренче булып үзе белдерә. Таһирга хат язып, аны очрашуга, аңлашуга чакыра.(Өзек укыла.” Таң нурында… сөйләрмен.” 14-15 бит)
— Бу әсәр безне яраткан кешеңнән хисләреңне яшермәскә өйрәтә. Таһир үзен онытуны сорагач, Зөһрә йөрәк серләрен ача. (Өзек укыла. “Баскан эзләреңнән ....., чибәрем.” 15 бит).Миңа бигрәк тә әсәрдәге тел-сурәтләү чаралары ошады. Без күп вакытта хисләребезне сүзләр белән белдерүдә кыенлыклар тоябыз.
— Төп образларның берсе- Гарәп тә Зөһһрәне яшерен ярату белән ярата. Аның максаты -Зөһрәне үзенеке итү. Максатына ирешү өчен Гарәп бернидән дә тартынмый: гайбәт сүз тарата, хәтта җинаятькә барырга да әзер.(Өзек укыла. “ Дөнья җәннәтендә… чапмадым” 18 бит) Гарәп ислам динен тотучы кеше булса да, Зөһрәне үзенеке итү өчен, дин кануннарын да боза.Ул җинаять эшләргә әзер, ахырда ислам дине буенча зур гөнаһ саналган эшкә- үз-үзен үтерүгә бара
— .Без аның үзе турында гына уйлавын күрәбез. Зөһрә аның белән бәхетле була алмавы турында уйламый да. Минем уйлавымча, бәхетеңә башка кешенең бәхетсезлеге аша омтылуның ахыры начар бетәчәк. Трагедия Гарәпнең үзен үтерүе белән төгәлләнә.
— Ләкин Таһир белән Зөһрәнең бәхетсезлегендә чор, урнашкан тәртипләр гаепле. Шулай итеп Фәтхи Бурнаш традицион мәхәббәт өчпочмагын җимерә. Автор фикеренчә, тигезсез җәмгыятьтә кеше бәхетле була алмый.
Укытучы: Тапкан фикерегезне автор, ул яшәгән чор, аның иҗат принцибы белән бәйләп карагыз әле.Нәтиҗәсен дәреснең 2нче этабында тыңларбыз. Хәзер 2 нче төркемгә сүз бирәбез. Алар Г. Ибраһимовның “Казакъ кызы” романында яктыртылган кеше бәхете мәсьәләләрен ачыклар.
II төркем
— Г.Ибраһимов “Казакъ кызы” романының үзәгенә кеше бәхете, мәхәббәт, дуслык, бердәмлек мәсьәләләрен куя. Әсәрнең I вариантын 1911 елда язып бетергәч, әдип аны Оренбургтагы
“ Вакыт” нәшриятына җибәрә. Әмма ул басылып чыгарга өлгерми, жандармерия тарафыннан конфискацияләнә. 1912-1913 елларда автор романны яңадан яза.Ләкин Г. Ибраһимов Киевта студентларның яшерен оешмасында катнашуы өчен кулга алына, әсәре тагын полиция кулында кала. 1923 елның көзендә кабат яза.1924 елда басылып чыга.
— Исеменнән үк күренгәнчә, романның төп герое булып Карлыгач-Сылу тора. Автор аның портретын берничә урында сурәтли.(Өзек укыла. “Карлыгач даланың… Карлыгач-Сылу дип атыйлар иде.”392-393 бит)
— Ул сылулыгы өстенә үткенлеге, кыюлыгы белән дә аерылып тора. Әтисе калым алган булуга карамастан, ул Калтайны кабул итми. Горур табигатьле кыз дала гадәтләренә каршы чыга, мәхәббәте өчен, үз бәхете өчен көрәшергә әзер булуын күрсәтә. Ул мәхәббәтенә хыянәт итмәс өчен иң зур гөнаһка да – үзен-үзе үтерүгә дә әзер.( Өзек укыла “ Карлыгач боларга… сүз киселде” 424 бит.)
— Мин Карлыгач-Сылуның кыюлыгына, җор телле булуына чын күңелдән сокландым. Ул ошаган егетне үзенә карата, аның игътибарын үзенә тарта белә.Мәсәлән, бер җәйләүдән икенчесенә күчкәндә Карлыгач- Сылуның күзе сызылып киткән кара мыеклы егеткә төшә. Аның белән танышу өчен кыз шунда ук хәйлә уйлап таба: егетне ат өстеннән тартып төшерергә маташа. ( Өзек укыла “Сылу кызның… рәт җитә” 428 бит) Тормышта бәхетле булу өчен таныша белү дә бик кирәкле сыйфат, минемчә.
— Карлыгач-Сылуны декабрист хатыннары белән чагыштырып булыр иде. Сайлаулар нәтиҗәсе юкка чыгарылгач, Арысланбайны һәм Сарсынбайны ак патшага каршы сүз әйтүдә гаепләп, сөргенгә кугач, Карлыгач-Сылу ире артыннан сөргенгә китә.
— Карлыгач-Сылуның сөйгәне, Танабуга ыруының башлыгы Арысланбай образы да романда тулы ачылган. Ул туры сүзле, курку белмәс. Ак патшаның политикасы даланы таркалуга, хәерчелеккә китерүен яхшы аңлый. Ак патшага каршы сөйләгәне өчен берничә ел сөргендә була. Сөргеннән кайткач та, партия талашларының үзәгендә була. Арысланбай дала кешеләренең бәхете өчен көрәшергә әзер. Шулай ук ул ил тынычлыгы хакына үз бәхетен кире кагуны кабул итми. Ул сөйгәнен урлап кача, аның бәхете өчен көрәшкә әзер булуын ачык күрсәтә.Чыннан да, тормышта идеягә генә түгел, ә үз-үзеңә тугры булып калу бик мөһим.
— Әсәрдә бер-берсен яратучы ике яшькә капма-каршы булып Калтай образы тора. Минемчә, ул мескен кеше, чөнки ул ярата белми. Карлыгач-Сылуны үзенә кире кайтарам дип йөрүе дә, үзенә тиешле малның читкә китүенә килешмәүдән генә. Югыйсә, аның бу өзектәге сүзләрен ничек аңларга була.( Өзек укыла. “… яхшы атадан… белер! 397 бит)
— Калтайга характеристиканы язучы Карлыгач-Сылуның үзеннән бирдерә.(Өзек укыла. “ Буе тәбәнәк,… сүзе дә юк”395 бит).
— Минем уйлавымча, Калтай — җирдә принципсыз яшәүнең бер үрнәге. Аның партия талашларында билгеле бер фикере юк, дала йоларын да үтәми, укырга барган җиреннән белемгә түгел, ә бозыклыкка гына өйрәнеп кайткан. Үлеме дә аның мәгънәсез, кем үтергәне, ни өчен үтерелгәне билгеле түгел. Мин шундый нәтиҗә ясыйм: тормышта ачык максат белән яшәргә кирәк.
— Минем Биремҗан әкә образына тукталасым килә, чөнки бу аксакал образы аша автор фикерен билгеләргә мөмкин дип уйлыйм. Биремҗан партия талашлары вакытында дала кешеләренең бәхетен алгы планга куеп эш йөртә. Ул акыллы, һәр сүзенең мәгънәсен белеп, үлчәп сөйли. Бик авыр хәлләрдән дә тыныч юл белән чыгу мөмкинлекләрен таба ала, чөнки аны даланың акыллы кешеләре хөрмәт итәләр. Биремҗан- гомумиләштерелгән образ. Ул- еракны күрүчән ил карты. Аксакал фикеренчә, бәхетнең нигезе- бердәмлектә, дуслыкта.Минем уйлавымча, автор халыклар арасында дуслык, бердәмлек булмаганда, ил таркала, бөлгенлеккә төшә, ә кеше бәхетсез була дип әйтергә тели.
Укытучы: Романның төп геройлары бергә калды, димәк алар бәхетле.Сез тапкан автор фикере белән каршылыкка кермиме бу? Уйлап карагыз әле. Мин сүзне 3нче төркемгә бирәм.Аларга К. Тинчуринның “ Сүнгән йолдызлар” драмасы геройлары юл күрсәтер.
III төркем
— Драманың үзәгендә кеше шәхесе, аның язмышы, бәхеткә хокукы мәсьәләсе тора. Төп образлар киң планда ачылган дип уйлыйм. Сәрвәр- горур табигатьле, ярдәмчел, кыю кыз.Ул үзенең бәхете өчен тормыш таләпләренә каршы да көрәшергә әзер.Сугыш башлангач, Сәрвәр Исмәгыйльне сугышка җибәрмәс өчен колагына дару салып калдырырга уйлый. Исмәгыйльдән аерылу аның акылын томалый. Югыйсә, авылда Фәхри әби даруыннан үлүчеләр инде булган.(Өзек Укыла. “ Фәхри.....Әнә Аттеш Сәлах малаеның үлүен дә миннән күрәләр… карамый шул.”273 бит)
— Минем уйлавымча, сөйгәненең колагына дару салганда Сәрвәр үзе турында гына уйлый. Бары Исмәгыйль генә сугышка китмәсен. Ул дару салдырып калган егетләрнең гарипләнүләрен белә. Болай да ихтыярсыз, юаш Исмәгыйль гариплеге белән ничек килешер, үзен чибәр Сәрвәргә тиң санар микән? Минем уйлавымча, бәхетле буласың килсә, Исмәгыйль кебек юаш, мескен булырга ярамый. Мин аны чыннан да мескен дип уйлыйм.Ул Сәрвәргә үз баеннан хат китерә.(Өзек укыла. “ Кушканны эшләргә… ялгыштым.” 260 бит). Ямьсез төш күргәч, Исмәгыйль төш тәэсирендә яши башлый.”Язмыштан узмыш юк” дип, үз бәхете, мәхәббәте өчен көрәшүдән баш тарта. Сугышка китәр алдыннан ул бөтенләй төшенкелеккә бирелеп бетә, барыбер үләрмен дип кенә уйлый башлый. Сәрвәр дару салырга уйлагач, күңеле тартмаса да каршы килми. Бу өзектә без аның никадәр ихтыярсыз булуын күрәбез.(Рольләргә бүлеп YI күренештән 295 биттәге өзек укыла)
— Драмада Исмәгыйль – тәрбияле, кешелекле, шул ук вакытта артык юаш, ихтыярсыз егет.Минем уйлавымча, сугыш башланмаса да капма-каршы характерлы бу ике яшь бәхетле бумаслар иде.
— Надир- тышкы кыяфәте белән Сәрвәргә тиң булмаса да, горур табигатьле, үткен, акыллы булуы белән ихтирамга лаек. Ул- К.Тинчурин иҗатындагы иң уңышлы образларның берсе.Гарип, кыяфәтсез булса да, ул кешеләрнең аны кызгануларын теләми. Ул хәтта авылның чибәр кызы Сәрвәргә үзенең мәхәббәтен дә белдерә.( Өзек укыла. “ Мине Алла кызганмаган бит… мине сөйми торган йөрәгегезне сөям.” 268-269 бит)
— Надир образында автор мәхәббәтнең көчен, үлемсезлеген күрсәтә алган дип уйлыйм. Сәрвәргә мәхәббәте Надирны үзгәртә: ул кешеләр белән аралаша башлый, яшьләр җыелган урыннарга йөри, тормыштан ямь таба башлый, ялгызлык газабыннан котыла. ( Өзек укыла. “Хыялымдагы… нурын күрсәттегез.” 270 бит). Чыннан да, мәхәббәт кешене яхшы якка үзгәртсә генә, бөек хис була ала.
Укытучы: Чыннан да, Надир образына К.Тинчурин тирән фикер, фәлсәфә салган. Бу образны сәхнәдә ул үзе уйнаган. Татарстанның халык артисткасы, Сәрвәр ролен башкаручы Галия Кайбицкая бу турыда болай дип яза: “Аның йомшак, моңлы тавышы, искиткеч самими хәрәкәтләре дөньяга гарип булып туган, кимсетелгән Надирның характерын бөтен барлыгы белән ачып бирә торган иде. Бөкре Надирның авылдагы иң чибәр кызны сөюе, бер караганда, гаҗәп, башка сыймаслык нәрсә кебек тоела. Ләкин Тинчурин уйнавында тамашачы аның чыннан да шушы чибәр кыз Сәрвәргә тиң булуына, олы җанлы, тирән кичерә белә торган, бай хисле кеше булуына чын күңелдән ышана. Хәтта аны Сәрвәрдән өстенрәк итеп кабул итә”.( 13-14 бит).
— Безнең уйлавыбызча, К. Тинчурин бу әсәре белән сугышка нәфрәтен белдерә. Дөнья тыныч булмаса, кеше бәхетле була алмый дип кисәтә кебек.
Укытучы: Укучылар, рус әдәбиятында без сөйләшкән тема белән аваздаш булган, ХХ гасыр
башында язылган әсәрләрне искә төшерегез әле һәм чагыштырып карагыз.
III. Рус әдәбияты белән чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен
камилләштерү
Укытучы: Анализ барышында мин төркемнәргә аерым бурычлар куйган идем. Фикерләрне барлыйк әле.
1 төркем: Ф.Бурнаш мәхәббәт өчпочмагын җимереп, кешенең бәхетсезлегендә җәмгыятьне гаепли. Ул әсәрен болганчык һәм катлаулы чорда яза.Бер яктан, сәнгатьнең төп терәге- дөреслек, икенче яктан, совет сәясәте аны күрсәтүгә каршы. Шуңа күрә ул күбоәк романтизм методы белән иҗат итә. Язучы бу чорда үзенең талантын чын мәгънәсендә ача алмый. Бу иҗат кешесе өчен зур бәхетсезлек. Шуңа күрә Ф. Бурнаш кеше бәхетсезлегендә җәмгыятьне гаепли. Хәтта аның кыюсыз гына ясаган адымнары да гаепләнә, аны “Сарайлар, мәчетләр былбылы” дип атыйлар.Ф.Бурнаш 1942 елның 1 августында лагерьда атып үтерелә.
II төркем: “Казак кызы” романының бер-берсен яратучы геройлары бергә калсалар да, без
аларны бәхетле дип әйтә алмас идек. Чөнки алар дала балалары, хөрлектә, иркенлектә генә
үзләрен бәхетле тоярлар. Казак даласында бердәмлек булмау, алдынгы фикерле кешеләрнең
даладан куылуы кешеләрне бәхетсезлеккә китерә. Г.Ибраһимовның проблеманы бу
юнәлештә ачуы ул яшәгән чор проблемалары белән тыгыз бәйләнгән. Шулай итеп автор
казакъ даласының ерак тарихын сурәтләсә дә, илдә барган процессларның кешене бәхетсез
итүенә ишарә ясый дип уйлыйбыз.
III төркем: Рус әдәбиятында да бу чорда язылган әсәрләрдә без традицион мәхәббәт өчпочмагын күрәбез. Кыскача күзәтү ясап карыйк әле. Купринның “Гранатовый браслет” әсәре Железновның ир хатыны Верага булган мәхәббәте турында. “ Гранатовый браслет” һәм
К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлары” белән беркадәр паралель китереп була. Вераның ире Железновның хисләреннән көлмәгән кебек, Исмәгыйль белән Надир да бер-берсенең хисләрен хөрмәт итәләр. Железнов Вераның мәхәббәтенә өметен югалтып үзен үтерә. Автор үлемнең сәбәбен күрсәтми. Минемчә, Железнов көчсез кеше. Ул мәхәббәтнең мәңгелеген исбатлап үзен үтергән Надирга түгел, ә ихтыяр көче булмаган, үзен гариплек, үлем кочагына биргән Исмәгыйльгә ошаган.
— Минем Купринның “Соламифь” әсәре турында берничә сүз әйтәсем килә. Монда да традицион өчпочмак. Соломон патша чибәр яшь кыз Соламифька гашыйк була. Соломонның бер хатыныАфтис Соламифьны үз юлыннан алып ташлар өчен, бер хезмәтчесен җибәрә һәм кызны үтертә.Ләкин Афтис Соламифьны юлыннан алып ташласа да Соломон патшаны үзенә кире кайтара алмый. Мин Афтисны “Таһир-Зөһрә”дәге Гарәп белән тиңләр идем. Рус әдәбиятында без карап киткән әсәрләрдә традицион өчпочмак өстенлек итә, бәхеткә икенче бер кеше аяк чала. Рус язучылары күбрәк шәхес проблемаларын алга куялар дип әйтәсе килә.
Укытучы: Без укыган һәр әсәрнең үзәгендә мәхәббәт. Һәр автор традицион мәхәббәт
өчпочмагын китерә. Без анализлаганда аның проформа гына булуын күрдек, чөнки өч
әсәрдә дә ул җимерелде. Схематик рәвештә без аны түбәндәгечә күрсәтә алыр идек:
Калтай Гарәп Надир бердәмлек булмау тигезсезлек сугыш

Карлыгач-Сылу Арысланбай Зөһрә Таһир Сәрвәр Исмәгыйль
Без әсәрләрен анализлаган өч язучыда да кеше бәхетен, мәхәббәтен җимерүче булып өченче кеше тормый. Классик язучыларыбыз шул чорны характерлаган сәбәпләрне кеше бәхетенең киртәсе итеп күрсәтәләр. Төп фикерне ачыктын-ачык әйтмичә, традицион өчпочмак артына яшерергә тырышалар.Чыннан да, алар яшәгән чор гаҗәп катлаулы булган. Ә талантлы язучы проблеманы күргән, ул турыда әйтмичә булдыра алмаган. Шуңа күрә алар шәхес культы корбаннары булганнар да.
IV. Лирик чигенеш.
Укытучы: Әйе, кеше бәхетен мәхәббәттән башка карау мөмкин түгел. Ә мәхәббәт чикләрне белми, һәр чор аны үзенчә яңарта. Ф.Бурнаш сүзләре белән әйткәндә,
Мәхәббәт! Син нинди көчле.Кайчан
Безне янган утка саласың,
Кайвакытта шатлык дәрьясында
Йөздертәсең ата баласын.
Укучылар, сез мәхәббәтне ничек аңлыйсыз?
— Мәхәббәт – иң зур һәм көчле хис. Бигрәк тә ананың балага мәхәббәте бернинди чикләрне дә белми. Ләкин кеше икенче бер кешенең мәхәббәтен очратса гына чын мәгънәсендә бәхетле була.
— Мәхәббәтне һәрбер кеше үзенчә аңлый. Минем уйлавымча, ул- кемнедер якын күрү, хөрмәт итү, ярату, кайнар хискә бирелү. Фикеремне И.Юзеевның “ Мәхәббәт китабы” шигыреннән өзек белән төгәллисем килә.
Һай мәхәббәт,
Колны-патша.
Патшаны кол иткән мәхәббәт.
Олыны – кече,
Кечене олы иткән мәхәббәт.
V. Әсәрләрнең бүгенге көн укучысы өчен кыйммәтен билгеләү (Социальләштерү)
Укытучы: Укыган әсәрләрнең бүгенге көндә кыйммәте нидә соң? Сез 11 нче сыйныфта, алдыгызда тормыш дигән зур кораб. Шул корабта бәхетле булу өчен нинди булырга кирәк? Авторларыбыз әсәрләре белән, геройларының эш-гамәлләре белән нәрсә әйтергә теләгәннәр. Сөйләшеп фикерләрегезне бер фраза белән языгыз, аннан соң дәлилләрсез. Бу эшебезгә фон булып пар сандугачлар Зәйнәп Фәхретдинова һәм Зөфәр Билалов башкаруында “Син булсаң янымда” җыры хезмәт итәр.
Укучылар үзләре өчен мөһим дип тапкан фикерләр:
— Мәхәббәт кешене яхшы якка үзгәртә ала.(Надир мисалында дәлилләнә)
— Мәхәббәт – ул бәхет, аның өчен көрәшергә кирәк.(Арысланбай, Карлыгач-Сылу, Таһир
мисалында)
— Һәр кешенең үз яртысы бар.( Яарткан кешең үлде дип кешенең үзен үтерергә хакы
юк. Тормышта үз яртыңны табарга өметләнергә кирәк.)
— Һәр кешенең, тышкы кыяфәте матур булмаса да, бәхетле булырга хакы бар.
— Уйлап эшлә! Ахырдан үкенерлек булмасын!( Сәрвәр мисалында)
Укытучы: Бик яхшы һәм кирәкле фикерләр тапкансыз. Мин шатмын.Дәресне без киләсе
дәрестә укыячак әсәр — Һади Такташның “ Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасыннан юллар белән
төгәллисем килә
Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомерен бирә
Аның хисе белән янарга.

Өй эше: Тема буенча иҗади язма эш.
1.ХХ йөз башы татар әдәбиятында кеше бәхете темасы.
2.Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар.
3.Мәхәббәтнең бөеклеге нәрсәдә?

Методик һәм матур әдәбият
1.1 А.Әхмәдуллин Офыклар киңәйгәндә.- Казан,2002.
1.2 Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминова Әдәби әсәргә анализ.- Казан,2005.
1.3 Д.Ф.Заһидуллина Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан,2004.
2.1Ф.Бурнаш Сайланма әсәрләр, II том — Казан,1959
2.2.Г.Ибраһимов Сайланма әсәрләр,IIIтом — ТаРИХ,2002 ( Мәктәп китапханәсе сериясе)
2.3.К.Тинчурин Сайланма әсәрләр, XVI том – ТаРИХ,2003( Мәктәп китапханәсе сериясе)
  • 0
  • 10 сентября 2010, 15:39
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.