Исследовательская работа по татарскому языку «Татарские имена»

“Черемиш авылында татар исемнәре” темасына багышланган тикшеренү-эзләнү эше үткән едда–гы “Черемиш авылының тарихы, гореф-гадәтләре”темалы эшебезнең дәвамы. Бу эшебездә авылыбызда очрый торган исемнәрнең килеп чыгышы, мәгънәсе турында, татар исемнәренең матурлыгы турында сөйләнә. “Татар исемнәре” тикшеренү-эзләнү эшебезнең “Кереш” өлеше “Исемең матур, кемнәр кушкан?” дип атала. Анда Черемиш авылында балага исем сайлау йолалары турында сүз бара. Төп өлеше “Татар исемнәре дөньясы” ике бүлектән тора:
1. Ышануларга һәм йолаларга нигезләнеп барлыкка килгән кеше исемнәре;
2. Ислам дине һәм шәригать кануннары йогынтысында булган һәм традицияләр белән бәйләнешле исемнәр.
Беренче бүлектә татарларда ышануларга һәм йолаларга нигезләнеп барлыкка килгән кеше исемнәре турында, ә икенче бүлек ислам дине һәм шәригать кануннары йогынтысында булган һәм традицияләр белән бәйләнешле исемнәрнең килеп чыгышы, Черемиш авылында сакланып калганнары турында сүз бара.
“Татар исемнәре” тикшеренү-эзләнү эше татар халкының дистәләрдән артык гасырларны эченә алган тоташ буыннар чылбарыннан гыйбарәт милли исемнәр тезмичә алга таба дәвам итәрлек исем, халык рухын саклый торган милли исем кирәклеген төшендерү өчен, авылдашларыма шундый исем табарга ярдәм итәр.

Министерство образования Республики Мордовия Региональный учебный округ Лямбирский муниципальный район МОУ «Черемишевская основная общеобразовательная школа»

Выполнила: Солдатова Юлия Юнировна, ученица 9класса
Руководитель: Боярова Фазия Фяритовна, учитель родного языка и литературы

Черемишево
2009

Мордва Республикасы Мәгариф Министрлыгы Лямбирә муниципаль районы Черемиш төп мәктәбе

Тикшеренү-эзләнү эше:

«Татар исемнәре”
Башкарды: Солдатова Юлия Юнир кызы,
9 класс укучысы
Җитәкчесе: Боярова Фәүзия Фәрит кызы,
татар теле һәм әдәбият укытучысы

Черемиш авылы
2009

Эчтәлек

I. Кереш
1. Исемең матур кемнәр кушкан
II. Татар исемнәре дөньясы
1. Ышануларга һәм йолаларга нигезләнеп барлыкка килгән кеше исемнәре
2.Ислам дине һәм шәригать кануннары йогынтысында булган һәм традицияләр белән бәйләнешле исемнәр
III Йомгак
Әдәбият исемлеге

I. Кереш
ИСЕМЕҢ МАТУР, КЕМНӘР КУЙГАН?

Ә бит исемнәр халык образын тудыралар.
Олжас Сөләйманов
Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде. Өйгә, гаиләгә яна ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яна туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерде. Аларның иң беренчесе—балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәш-тумачаларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә ки, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.
Черемиш авылында татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Без моны авылыбызда яратып җырлана торган татар халкының борынгы җыры «Рәйхан»дагы:
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Ой, Рәйхан, исемен кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган? —
дигән шигъри юлларда бик ачык күрәбез.
Татарларда урта гасырларда һәм XVIII—XIX йөзләрдә Рәйхан — киң таралган хатын-кыз исемнәреннән берсе. Безгә гарәп теленнән кергән бу исем «зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл, рәйхан гөле (базилик)» һәм «рәхәтлек», «ләззәт» мәгънәләренә ия. Күрәбез, Рәйхан исеменең мәгънәсе ифрат матур, үзе гаять аһәңле, әйтелеше үтә җиңел һәм ачык. Рәйхан кебек матур исемнәр халкыбызның күңеленә хуш килгән, кешегә шундый һәйбот исем кушучылар җырларда макталган. Рәйхан, Зөбәйдә, Зифа, Зөһрә, Зөлфия, Мәрфуга, Гөлзадә, Сәрбиназ, Гөлҗамал, Айсылу, Миңсылу, Галиябану, Гөлниса, Алсу, Әлфия һ. б. кебек матур һәм аһәңле хатын-кыз исемнәребез әдәби һәм сәнгать әсәрләренең исемнәре булып киткәннәр.
Кеше исемнәре — күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул. Ш. Бабичның, бер шигырен «Исемнәр бакчасында» дип атап, байтак кына хатын-кыз исемнәренә карата күңел түрендә уелып калырдай шигъри юллар язуы билгеле:

… Гөлнур туташ, гөлен бар бит, нурың бар бит,
Күзеңдә «сүр», күкрәгендә «нурың» бар бит,
Сигез оҗмах каршысында синең белән
Җир мактанган: «Минем дә бер хурым бар!»—дип.
Гөлгенәнең керфекләре гөл киенгән,
Ике күзе кичке тонык күл диелгән,
АЙ-кояшның ак нурларын оялтырлык
Күзләренә чем-карачкыл нур җыелган.
Айзирәк кыз, ай, зирәк кыз, үткер теле,
Изгеләрдән изгерәктер, юктыр кере,
Күзләр— тылсым, сүзләр— офсен, йөзе — офлисун,
Аның кебек оҗмахыңда юктыр хуры...—
дигән шигъри юлларны укыгач, кем генә эстетик ләззәт, канәгатьләнү кичермәс икән дә, кем генә Гөлнур, Гөлгенә, Айзирәк исемен үз итмәс, аларны аһәңле һәм матур дип санамас икән?
XIX йөз башы татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый да атаклы «Сәхипҗамал» поэмасында Сәхипҗамал исемен данлыклап: «Үзе—-гел наз, күзе — нәргиз, йөзе — гүзәллек шаһы, исеменә җисемнәрен тиң яраткан илаһи»,—дип язган иде.
Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр —исемнәр бар. Халык кеше исемнәре дөньясында мәгънәви матурлыкка омтылуның классик үрнәкләрен тудырган, үзенең идеалларын һәм тарихын чагылдыра торган исемнәр хәзинәсен (антропо-нимиконын, ягъни исемиятен) барлыкка китергән.
Авылдашларыбыз элек-электән балага исем кушуга бик җаваплы караган. Исеменең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән. Балага исем кушу — бик җаваплы зур һәм мөһим вакыйга. Менә шуңа кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу—коточкыч» диелә.
Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җыйнак, җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһәңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Күркәм исемнәребез күп булганга, һәрбер ата-ана шулар арасыннан үзенә ошаганын, зәвыгына туры, күңеленә хуш килгәнен, әлбәттә, заман таләпләренә җавап бирә торганын сайлый ала.
Бу эшемдә, исемнәребезнең барлыкка килүе һәм эволюциясен мөмкин кадәр эзлекле яктыртып, укучы күңеленә хуш килә торган яхшы исем табарга булышыр дип өметләнәм. Чөнки, Дагстан халык шагыйре Гамзат Цадаца әйткәнчә:
Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,
Аннан тугры дусны күрмисең;
Безнең хакта мәңге ядкарь саклап
Картаймыйча яши һәр исем.
Бөек үзбәк шагыйре Алишер Нәваи әйткәнчә: «Исеме онытылмаган кеше—иң бәхетле кеше». Чөнки киләчәктә: «Искә алырлар, исемеңне уртага салып» (Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари).

II ТАТАР ИСЕМНӘРЕ ДӨНЬЯСЫ
Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, бирелү-кушылу йола-мотивлары бар.
Татар исемнәре, татар халкының теле, тарихы, дине һәм мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше буларак, тарихи-лингвистик яссылыкта фәнни өйрәнү өчен гаять актуаль бер өлкә, ифрат мөһим һәм әһәмиятле объект булып тора. Исемнәр хәзинәбезгә (антропонимиконыбызга) хас булган тарихи-лингвистик үзенчәлекләрне, закончалыкларны, исемнәребезнең динамикасын, кулланылыш-үсеш эволюциясен эзлекле һәм системалы итеп тикшерү исә антропонимик чынбарлыгыбызның асылын тулырак чагылдырачак.
Татар ир-ат һәм хатын-кыз исемнәренең тулаем саны 25 меңнән артып китә. Аларның репертуары ифрат төрле һәм бай. Димәк, дөньяда татарлар кеше исемнәренең күплеге һәм төрлелеге ягыннан төрекләрне узып, беренче урынны тотучы халык, дип горурлык белән әйтә алабыз.
Кеше исемнәренең барлыкка килүе, үсеш-үзгәреше җәмгыятьнең иҗтимагый-тарихи һәм культура-идеология эволюциясе, иҗтимагый-икътисади күренешләр белән бик тыгыз бәйләнгән. Шушы җәһәттән, татар телендә кеше исемнәренең барлыкка килү һәм үсеш-зволюциясен ике чорга: 1. Ышанулар, йолалар тәэсирендә булган борынгы төрки чорга (I—X йөзләр); 2. Ислам дине һәм шәригать кануннары йогынтысында булган икенче чорга (X Йөз — XX йөз башы) бүлеп өйрәндем.

1. Ышануларга һәм йолаларга нигезләнеп барлыкка килгән кеше
исемнәре
Тикшеренү-эзләнү эшемне башкарганда, мин Ләмберәнең үзәк китапханәсенә бардым, эшемнең темасын әйткәч, Альфия апа миңа “Татары Среднего Поволжья и Приуралья” китабын тәкъдим итте. Бу китапта эшем өчен бик кирәкле материал таптым. Авторлар коллективы тарафыннан язылган «Татары Среднего Поволжья и Приуралья» (1967) дигән этнографик хезмәтнең уникенче бүлегендә татарларның борынгы ышанулары һәм аның калдыклары турында сөйләнә. Анда татарларның борынгы бабаларының мәҗүси ышануларга нигезләнгән төрле йолаларны башкарулары: хайваннарны, кошларны, балыкларны, агачларны, үсемлекләрне, минералларны илаһилаттырулары, аларга табынулары (тотемизм); җан мәңге яши, ул үлемсез дип караулары (анимизм); күккә, тәңрегә җир-суга, кояшка, айга табынулары; ата-баба культы һәм башка мәҗүси ышанулары, йолалары һәм аларнын калдыклары шактый җентекләп бәян ителгән.
Мәҗүсилек ышанулары борынгы дини төшенчәләрне китереп чыгарган. Шуларның иң тәүгесе булып тотемистик ышанулар санала, алар кешегә исем бирүдә зур роль уйнаганнар.
Тотемизм борынгы халыкларның этногенез мәсьәләләренә примитив һәм мистик карашларын чагылдыра. Борынгылар кеше заты хайваннардан яки кошлардан туган дип санаганнар. Кытай чыганакларына таянып, Л. Н. Гумилев төрки халыкларның һәм монголларның бабалары бүредән, ә Тибет халыкларының — маймылдан туган булуына ышанулары турында яза.
Казан татарларының элгәрләре булган болгарлар да бик борынгы чорда үзләренең килеп чыгышлары турында, башка борынгы халыклар кебек үк, примитив фикер йөрткәннәр. Алар уйлавынча, ыруг-кабилә башлангычында ниндидер хайван баба (тотем) торган булырга тиеш.
Борынгы заманнарда бүрене ата-баба итеп санау, бүре тотемы төрки-монгол кабиләләре исемендә һәм, шул нигездә, кеше исемнәрендә дә чагылыш тапкан.
V йөздә Төрки каганлыгына Ашин династиясе нигез сала. Борынгы монгол телендә ашин сүзе «бүре» төшенчәсен белдергән. Ашин, Ашан дигән кеше исемнәре болгар-татарларда да кулланылышта йөргән (бу исемнәр казан татарларында Ашинов, Ашанов фамилияләрендә сакланган).
Борынгы төркиләр, мәҗүси (тотемистик) ышану һәм йола белән бәйләнешле рәвештә, бүре сүзенең синонимы булып йөргән кашкар, качкар, корт, монгол теленнән кергән ашап һәм чаны сүзләрен ир балаларга исем итеп кушканнар. Шушы җирлектә борынгы антропонимиконыбызда Бүре, Кашкар, Кашкур (себер татарларында Качкур), Ашан, Чаны, Корт кебек мәгънәдәш кеше исемнәре барлыкка килгән
Болгар кабиләләре арасында үзләренең килеп чыгышын барс белән бәйләгән, барска табынган, аны төп баба-тотем итеп санаган кабилә дә булган. Хазар һәм болгар кабиләләре арасында барсил исемле кабиләләр булуы тарихта мәгълүм. Барсил этнонимы «барс иле», «барс кешеләре» дигән мәгънәгә ия. Барс исемен болгарлар үзләренең балаларына да кушканнар. Ибне Фадлан үзенең язмаларында Барае, Барс исемле болгарларны телгә ала. Болгар мөһерләрендә барс канатлы итеп сурәтләнә. Аңа табынучы кабилә кешеләре барсны җирдә генә түгел, күктә дә кодрәтле җан иясе итеп күрергә теләгәннәр. Барсның мөгезле булуы аның дәрәҗәле һәм башка хайваннардан өстен саналуы турында сөйли. Татар мифологиясендә мөгез тылсым көченә ия булуны белдерә. Әкиятләрдә бәхет китерүче еланнар патшасы мөгезле итеп сурәтләнә.
Болгар-татарларда изге барс тотемына нисбәтле рәвештә, ир бала барс (юлбарыс) кебек көчле, кодрәтле, гайрәтле булып үссен дигән теләктән чыгып та, борынгы төрки календарь буенча барс елында туган ир балаларга да Барс исемен кушу йоласы булган. Барс сүзе (антрополек-ссмасы) катнашып, Айбарс, Бибарс, Акбарс, Барсбай, Байбарс, Барсай, Бүребарс, Барсби, Барсбуга, Барсхан, Илбарс, Ирбарс, Ишбарс, Карабарс, Тайбарс, Тиңбарс, Туйбарс, Тукбарс, Чанбарс— Чанбарыс — Чанбарис, Ямьбарс, Янбарс ~ Җанбарс кебек кушма төзелешле кеше исемнәребез барлыкка килгән. Айбарыс, Акпарс, Анбарыс, Байбарыс, Тойбарыс, Тулбарыс (<Тулыбарыс), Тымбарыс, Элбарыс, Эшпарс, Ямбарс исемнәре мариларда, Барс, төрдәше Барыстан барлыкка килгән Борис исемнәре славян-русларда (шуннан руслардагы Барсов, Борисов фамилияләре ясалган; Борис исеме көньяк славяннарга дунай болгарларыннан кергән Барый исеменең борынгы рус теленә кабул ителгән Борис вариантыннан гыйбарәт. Дөрес, Борис исеме борынгы славян Борислав исеменнән кыскарып барлыкка килгән дигән фараз да бар (А. В. Суперанская).
Барый исеме. хәзер дә шактый актив кулланылышка ия,

2. Ислам дине һәм шәригать кануннары йогынтысында булган һәм традицияләр белән бәйләнешле исемнәр.
Зур төркем борынгы төрки чыгышлы кеше исемнәребезнең барлыкка килү мотив-чыганаклары болгар-татарларда балага исем кушу белән бәйләнешле борынгы ышануларга, йолаларга һәм традицияләргә нисбәтле. Мондый исемнәрне, бирелү йола-мотивларыннан чыгып, кырыкка якын төркемчәгә аерып була.
Щуларның берсенә — баланың матур-чибәр, якты-нурлы йөзле булуын теләү исемнәре төркемчәсенә киңрәк тукталыйк.
Җир йөзендәге барлык халыкта баланың матур, чибәр, якты-нурлы йөзле һәм якты күңелле булуын теләү — универсаль күренеш. Дөньяга яңа туган сабыйга исем сайлаганда һәм кушканда, шул теләкне мотив итеп алып, аны чибәрлек-матурлыкны, пакьлек-сафлыкны, яктылык-матурлыкны белдерүче сүзләргә (антрополексемаларга) нигезләнеп ясалган исемнәр аша чагылдырганнар. Болгар-татар антропонимиясендә бу функцияне төрки чыгышлы күрекле, күркәм, чибәр, матур, сылу, гүзәл антрополексемалары; гарәби генезислы зариф («чибәр»), щамал («матурлык»), нур, һало («нурлы таҗ», «балкыш»), нәфис («күркәм», «чибәр»); фарсы чыгышлы раушан («нурлы», «якты», «яктыртучы»), фруз ~ фруза («яктыртучы, нурландыручы, балкытучы»), зифа һ. б. исем компонентлары башкарганнар.
Болгар-татарларда күркәм, күрекле антрополексемаларына нигезләнеп ясалган Күркәм («бик асыл, үтә чибәр, гүзәл»), Күреклебәнат («кызларның күреклесе чибәре, матуры»), Күреклебикә («күрекле, күркәм, чибәр бикә») кебек хатын-кыз исемнәре кулланылышта йөргән. Күреклебикә исеме Татарстанның Әтнә районы Иске Мәңгәр авылы зиратында XVI гасырда куелган болгар-татар кабер ташында бар. Казан губернасы буенча 1834 елда уздырылган «Ревизские сказки» материалларында бу исем элекке Лаеш өязенә караган Шәле (хәзерге Питрәч районында) авылында теркәлгән.
Урта гасырларда татарларда Матур, Матуркай, Чибәр, Чибәркәй кебек ир-ат исемнәре булган. Болардан Матуров, (Татарстанның Саба районы Мәртен авылында һәм Казанда шушы фамилияне йөртүче гаиләләр бар), Матуркаев, Чибәров, Чибәркәев кебек фамилияләребез барлыкка килгән. Чибәр исеме, сирәк булса да, хәзер дә кыз балаларга кушыла.
Болгар-татарларда сылу («гүзәл, матур, зифа») сүзе элек-электән хатын-кыз исеме (Сылу) булып йөргән һәм кушма төзелешле ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре ясаучы исем компоненты булып кулланылган: Сылубай, Сылубәк, Сылухан ир-ат исемнәре; Айсылу, Сылугөл, Гөлсылу. Байсылу, Миңсылу, Таңсылу, Шәмсесылу ( Щәмсылу), Сылуназ, Сылуниса, Сылуҗиһан һ. б. хатын-кыз исемнәре.
Гомумалтай, борынгы төрки һәм иске татар теле катламнарына караган кеше исемнәребезнең байтагы татарларда хәзерге вакытта кулланылышта йөрмиләр, башлыча борынгыдан килә торган фамилияләребезгә һәм антропотопонимнарга (күбесенчә авыл исемнәренә) әверелгәннәр һәм шул юл белән безнең көннәргәчә сакланып килеп җиткәннәр. Урта гасырларда (X—XVII йөзләрдә) тарихи антропонимиконыбызны тәшкил иткән байтак кына кеше исемнәрен (башлыча болгар-татар исемнәрен) күрше фин-угыр халыклары (удмуртлар, марилар, мордвалар), славяннар (руслар, украиннар, белоруслар һ. б.) кулланышка алганнар. Аларның күбесе безнең Черемиш авылыбызда да сакланган: Җәффар, Габдрахман, Габдулла, Ибраһим, Исхак, Хәбибулла, Габбас, Касыйм, Җәббар, Мансур, Фатих, Халит, Хәмзә, Шәмсетдин, Гайшә, Хәдичә, Фатыйма, Рокыя, Әсма, Зәйнәп, Рабига, Сафия, Зөлфия, Сания, Әлфия, Әнисә, Халисә.
Черемиш тарихының да татар исемнәре хәзинәсендә саф төрки-татар исем компонентлары белән гарәп һәм фарсы телләреннән кергән исем компонентлары үзара кушылу аркасында байтак кына катнаш (гибрид) төзелешле кушма исемнәр барлыкка килеп кергән. һәм алар үзләре берничә катнаш этнолингвистик катлам тудырган. Әйтик, Әсмабикә, Әмирхан, Әхмәтҗан, Айгөл, Айназ, Илназ, Булатбай, Миңлегөл, Гөлбикә, Маһинур, Галимҗан, Закирҗан, Фаягөл, Хәсәнша, Бибинур, Таҗетдин, Шәмсеҗиһан исемнәр әнә шул юл белән ясалганнар.
Биредә шунсын да әйтергә кирәк: татар телендәге ике компонентлы кушма төзелешле исемнәр модель-системасы кеше исемнәрен чиксез төрлеләндерергә мөмкинлек бирә һәм шәхесне хөрмәтләп, олылап, сурәтләп-тасвирлап әйтү-атау формаларын барлыкка китерә. Чагыштырыгыз: Сылу: Айсылу, Миңылу, Әхмәт: Вәлиәхмәт, Галиәхмәт, Миңлеәхмәт, Әхмәтсафа, Әхмәтша, Әхмәтҗан; Булат: Булатбай, Айбулат. Шунысы куаныч, хәзерге әти-әниләр дә яшь буынга мондый тасвирый сурәтле күркәм исемнәребезне яңадан куша башлыйлар.
Ислам диненә нигез салучы Мохәммәт//Мөхәммәд пәйгамбәр Коръәндә Әхмәт исеме астында гәүдәләнә. Телдән сөйләнгән хәдисләрдә Ислам пәйгамбәре үзен Мөхәммәд дип тә, Әхмәд дип тә, Мәхмүд дип тә, Хәмид дип тә атый. Бу исемнәрнең барсы да «дан, мактау» төшенчәсен белдерә торган бер үк хмд тамырына кайтып кала. Бу хәл исә гарәп теле грамматикасының үзенчәлеге һәм лексикасының синоним сүзләргә бай булуы белән аңлатыла.
Ислам тәэсирендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла («Аллаһ колы»), әнисе Әминә (1. ышанычлы, тугрылыклы; 2. куркусыз, тыныч), абыйлары Габбас («кырыс, катгый»), Хәмзә («үткен, өтеп ала торган». Хәмзә батыр һәм кыю кеше була, ул бер сугышта батырларча сугышып үлә; шуннан соң Мөхәммәт аны Әсәдулла — «Аллаһының арысланы» дип атый), хатыннары Хәдичә («җитлекмәүче, вакытыннан элек (җиде айдан) туучы»), Гайшә («яшәүчән, тере»), Сафия («саф, эчкерсез»), Мәймүнә («шат, бәхетле, рәхәткә тиенгән»), Өммехәбибә («сөекле, сөелгәннең анасы»), Хафаза («хәтерендә саклаучан, хәтерчән»), кызлары Фатыйма («имүдән аерылган»), Өммегөлсем («ал янаклының анасы»), Зәйнәп (1. кәккүк; 2. тулы, таза гәүдәле), Рокыя (I. тылсым; 2. күңелне үзенә тартып торучы, җәлеп итүче), кызы Фатыйма белән ике туган энесе Галидән туган оныклары Хәсән («чибәр, матур, яхшы»), Хөсәен («чибәр, гүзәл, яхшы; ике матурның берсе» (Хәсән һәм Хөсәен — игезәк ир балаларга, Хәдичә һәм Фатыйма (Фатыйманың әнисе — Хәдичә)-—игезәк кыз балаларга кушыла торган традицион исемнәр) һәм башка туган-тумачаларының исемнәре да киң таралышка һәм кулланылышка ия була.
Мөселман бәйрәмнәренең атамаларына нигезләнеп тә гади һәм кушма төзелешле кеше исемнәре ясалган. Мөселман бәйрәмнәре күп түгел һәм алар барсы да беренче булып Ислам диненә өндәүче Мөхәммәт пәйгамбәр исеме белән бәйләнгән. Ислам дине барлыкка килгәч туган һәм барлык мөселманнар өчен мәҗбүри саналган бәйрәмнәр икәү—-Ураза һәм Корбан бәйрәме.
Милади белән һиҗри III йөздә боларга тагын өч бәйрәм өстәлә, «Ләйләте әл-кадер»—сер ачылу төне (татарлар «Кадер кичәсе» диләр), «Гарәфә» — искә төшерү бәйрәме һәм «Ләйләте эл-бәраәт» — үлгәннәр рухына дога кылу бәйрәме.
Хәзер безнең якларда таралган сөнни мәзһәбе мөселманнарындагы дини бәйрәмнәргә һәм аларның атамаларына нигезләнеп ясалган кеше исемнәренә тукталып үтик.
Ураза бәйрәме (Гайде фитыр). Бу бәйрәмдә ураза тоткан һәр кеше шәригать нигезендә мохтаҗларга фитыр садакасы бирергә тиеш. Бәйрәмнең исеме дә әнә шул фитырга бәйләнгән. Ураза тотучылар, үзләренең ай буена көндезен ач торып, төннәрен уяу булулары, тәравих намазы укыганнары өчен, Аллаһыдан «теге дөньяда» бүләк өмет итеп «бәйрәм» итәләр.
Ураза бәйрәменең беренче көнендә махсус намаз—гает укыла. Монысы инде борынгыларның уразадан сон аерым ашарга ярамый дигән карашларына һәм кабилә белән бергә җыелып, Аллаһыдан рөхсәт сорау йоласына кайтып кала.
Гает көнне туган ир балаларга гает сүзе кергән исем кушу гадәте йола-традиция булып киткән: Гает (диалекталь вариантлары --Ает, Аит. Болардан Гаетов, Аетов, Аитов фамилияләре ясалган). Черемиш авылында Аитов фамилиясе йөрткән семья бар.Соңгы елларда авылыбызда Рамазан исемле малайлар туды.
Ислам дине иң элек Гарәбстанда кин таралган. Андагы борынгы мәҗүсиләр йоласы, Тәураттагы Ибраһимның улы Исхакны (мөселманнарда Исмәгыйльне) корбан чалу турындагы әкияткә бәйләп, корбан чалу изге йола итеп канунлаштырылган.
Яңа туган балаларга Аллаһ исемнәренә габде («кол») сүзе кушылган исемнәрне (мәсәлән, Габдрахман, Габделкәрим, Габделрәхим, Габ-делкәбир, Габдерәшит һ. б.), пәйгамбәрләр исемнәрен (Мөхәммәт, Әхмәт, Идрис, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Якуб, Әюп, Муса һ. б.), Мөхәммәт пәйгамбәр сәхабәләренең (Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали), якын туган-тумачаларының исемнәрен (мәсәлән, ир балаларга: Габдулла, Габбас, Хәмзә, Хәсән, Хөсәен, Сәгыйть, Халит, Вәлит, Сабит, Җәббар; кыз балаларга: Хәдичә, Гайшә, Фатыйма, Рокыя, Мәрьям, Әсма, Зәйнәп, Сафия, Зөбәйдә, Хәлимә, Рабига, Әминә, Ләйлә, Сәгадәт һ. б.) бирергә киңәш ителә.
Черемишебездә XX гасырның 80 нче елларыннан башлап, кыз балаларга: Айсылу, Айгөл, Айназ, Алия, Галия, Гөлназ, Гөлшат, Гөлнара, Гөлчәчәк, Гүзәл, Иркә, Лилия, Нурия, Зөлфия, Әлфия, Гөлфия, Гөлсинә, Фәния, Ләйлә, Фәридә, Гөлүсә; ир балаларга: Айнур, Айбулат, Айдар, Айрат, Булат, Нурбулат, Ирбулат, Алмаз, Ирек, Азат, Илгизәр, Илдар, Илшат, Илнур, Илфат, Рөстәм, Фәрит, Равил һ. б. кебек исемнәр кушу аерата ешайды, активлашты. Боларның күбесе — зәвыклы, җыйнак-җиңел әйтелешкә, матур мәгънәгә ия, заманча милли исемнәр. Әмма шәһәр һәм авылларыбызда бертөрле исемнәребезнең артык күбәеп-ишәеп китүе коллективта (балалар бакчаларында, мәктәп сыйныфларында, махсус урта һәм югары уку йортлары төркемнәрендә, предприятие, учреждениеләрдә һ. б.) аралашу, шәхесләрне атау, аларга эндәшү процессында кыенлыклар китереп чыгара. Исем үзенең төп функциясен- -шәхесне аерып, аныклап, индивидуальләштерсп-конкретлаштырып атау-номинацияләү функциясен тиешенчә башкара алмый. Бер коллективта (сыйныфта, группада һ. б.) бер үк исемле Гөлназ, Гөлнара, Гөлшат, Лилия; Айдар, Айрат, Алмаз, Илдар һ. б. берничә адаш (атташ-исемдәш) булуы, мәсәлән, укытучыга исеме белән Гөлназ яки Алмаз һ. б. дип эндәшеп, аңа сөйләргә яки такта янына чыгарга мөмкинлек бирми.
Мәсәлән хәзер Черемиш мәктәбенең 8 класста өч укучы һәм өчесе дә Рамил. Мондый очракларда укытучы укучыга исеме һәм фамилиясе яисә фамилиясе белән генә эндәшергә мәҗбүр була: Рамил Ариков, Рамил Максутов, Рамил Сафьянов.
Татар теле — бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе дигән идек. XX гасырның 50 нче елларына кадәр шактый актив кулланылышта йөргән: Гөлбәдәр «гөл һәм ай», Гөлҗамал «гөл кебек чибәр», Галиябану «бөек, югары дәрәҗәдәге бикә, ханым», Маһикамал «камил ай», Шәмсекамәр «кояш һәм ай», Сәрвиназ «кипаристай төз, зифа буйлы наз иясе», Сәрбикамал «кипаристай төз, зифа буйлы камиллек иясе», Сәрвиҗамал «кипаристай төз, зифа буйлы чибәр», Фаягөл «бәһале, кыйммәтле гөл», Фәйрүзә «фирүзә (бирюза)», нур чәчеп торучы асылташ»; Галимҗан «галим, белемле җан (кеше)», Сәйфулла «Аллаһ кылычы», Сәйфетдин «дин кылычы», Фәйзерахман «Рәхимленең (Аллаһының) юмартлыгы», Фәйзулла «Аллаһ юмартлыгы», Искәндәр «ирләрне яклаучы», Нуретдин «дин нуры, яктылыгы», Фазыл «өстенлек, намуслылык, галимлек» традицион милли исемнәребезнең бүгенге көннәрдә дә кыз һәм ир балаларыбызга исем итеп кушылырга тулы хаклары һәм хохуклары бар әлбәттә.
Зур ихтыяҗга һәм әһәмияткә ия булган әлеге мөһим фикеребезне шигъри юлларга салып әйтсәк:
Татарларны татар иткән – исемнәр,
Исемнәр бит милләт йөзе – җисемнәр:
Миңсылу, Айсылу, Сәрвиназ, Айназ,
Миңлебай, Минтимер, Габдулла, Фәрваз,
Гомәр, Госман, Ибраһим, Зәкария,
Голсем, Зәйнәп, Әлфия, Камария,
Гөлсинә, Гөлназ, Гөлгенә, Гөлнәфис…
Барчасының асылы гүзәл вә нәфис.
Галиәхмәт, Шаһиәхмәт, Минәхмәт,
Караәхмәтле халкыма мең рәхмәт.
Татарларда чук-чук күркәм исем бар.
Әхмәт, Мәхмүт, Хамит, Фәрит, Әдһам бар.
Әхтәмгали, Әхмәтвәли вә һәм бар.
Нәк Исламча, мөселманча гамәл бу;
Нәкъ болгарча вә татарча әмәл бу;
Болгарлыкка, булганлыкка кайту бу,
Ата-бабалар рухын яңарту бу,
Зәвыклы асыл исемнәр ярату бу.
III. Йомгаклау.

Дөньяга яңа туган сабый вә сабыйларыбызның исем-намы күңелне тибрәтерлек, иркәләрлек. Назларлык нәк татарча милли матур көй һәм җыр кебек милли һәм нәфис булса иде! Чөнки милләтебезне тергезу. Аның милли аңын уяту һәм үстерүдә, телебезне һәм рухыбызны сафландыруда, яңа туган сабыйларыбызга халкыбызның гореф-гадәтләренә, ышану-йолаларына нигезләнеп барлыкка килгән милли исемнәребезне кушу традициягә керсә иде!
Милли матур эчтәлекле, әйбәт исемгә ия булсагыз, татар халык җырларында әйтелгәнчә:
Исемегез гөлгә дәшә
Ай белән кояш кебек.
Бәхетлеләр арасында
Безгә тиң булмас кебек.
Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде. Аңа кушу өчен исем кирәк. Матур исем, мәгънәле исем, зәвыклы исем – кыскасы әйбәт исем. Татар халкының дистәләрдән артык гасырларны эченә алган тоташ буыннар чылбарыннан гыйбарәт милли исемнәр тезмичә алга таба дәвам итәрлек исем, халык рухын саклый торган милли исем кирәк. Бу тикшеренү-эзләнү эшем авылдашларыма шундый исем табарга ярдәм итәр дип ышанам.

Әдәбият исемлеге
1. Гомәр Саттар- Мулилле “Татар исемнәре ни сөйли?”
2. «Татары Среднего Поволжья и Приуралья» (1967).
3. “СӨЕМБИКӘ” журналы. №8 2008 ЕЛ
4. Черемиш авылында яшәүче өлкән кешеләр белән беседалар.
  • 0
  • 10 сентября 2010, 15:16
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.