Татар әдәбиятында табигать һәм шәхес

Татарстан Республикасы Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сабирова Резеда Әгъзаметдин кызы, Закиров Харис Миңнегали улының авторлык программасы.(“Татар әдәбиятында табигать һәм шәхес” 10 сыйныф.)

Аңлатма язуы.

Экология-тере организмнар белән тирәлек арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне өйрәнә торган фән.
Промышленностьның үсүе Җирнең тереклек дөньясына зур йогынты ясый: табигать байлыклары кими бара,үсемлек һәм хайваннарның күп төре юкка чыга.
Экологик белемнең җитәрлек булмавы әйләнә-тирәлектә күрелмәгән үзгәрешләргә китерә.Россия Федерациясенең”Әйләнә-тирәне саклау турында”гы законы өзлексез экологик белем бирү системасын булдыруны күз алдында тота.Аның максаты-җәмгыятьтә һәр кешенең, халыкларның экологик культурасын үстерү.
Мәктәп һәм экологик культура –бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булган төшенчәләр.Педогоглар алдында укучыларга экологик белем бирү, аларда экологик фикерләүне үстерү, балаларны экологик культурага өйрәтү бурычлары тора. Аларны тормышка ашыру өчен, нәтиҗәле алымнар һәм ышандырырлык фактлар кулланып, эзлекле эш алып барырга кирәк.
Экология, фән буларак, мәктәпнең укыту программасына кертелмәгән.Шуңа күрә экологик проблемаларны табигать фәне дәресләрендә һәм түгәрәкләрдә генә түгел,ә факультатив дәресләрдә дә,әдәбият дәресләрендә дә өйрәнергә кирәк.
Шуны истә тотып, без 10нчы сыйныфлар өчен “Татар әдәбиятында табигать һәм шәхес”дигән факультатив дәрес программасы төзедек.Программа 34 сәгатькә исәпләнгән, ул аерым бүлекләрдән тора.1нче бүлек-“Табигать һәм шәхес бердәмлеге”;2нче бүлек-“Гигант төзелешләр,җир асты ятмаларын табу-экологик тема тууга этәргеч”;3нче бүлек-“Рухи ярлылык- табигатьне юкка чыгаручы көч”.
Программа бүгенге әдәбиятны киңрәк иңләү нияте белән мәктәп программасына кермәгән әсәрләрне өйрәнүне күздә тотып төзелде.Программаның нигезенә әдәби әсәрләргә анализ ясау салынды.Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген өйрәнү тема, идея, проблема, автор фикеренә һәм андагы вакыйгаларга, образларга мөстәкыйль рәвештә бәя бирү аша хәл ителә.
Программа шулай ук түбәндәге мөһим бурычларны да билгели:
-логик фикерләү сәләтләрен үстерү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү;
-иҗади мөмкинлекләрен ачу;
-танып-белү чикләрен киңәйтү;
-кеше һәм табигать бердәмлегендә җәмгыять үсешен тәэмин итәрдәй экологик культура тәрбияләү;
-табигатькә, кешегә,җәмгыятькә,үз-үзеңә карата гражданлык җитлегүе һәм җаваплылык формалаштыру.
Программа экологик темага язылган бөтен әдәбиятны колачлый алмый,әлбәттә.Ләкин ул шактый күләмдәге әсәрләр белән таныштыра, экологик темаларга мөрәҗәгать итү алшартларын, аларның үзенчәлекләрен билгели.Моннан тыш, хәзерге әдәбияттан шактый мәгълүмат бирә, китаплар укырга мәҗбүр итә.
Без мәдәниләшүнең югары биеклегенә күтәрелдек.Инде кеше табигатьтән файдаланып кына кала алмый, ул аның яклаучысы, яңадан тууда, күтәрелүдә булышчысы да булырга тиеш.Бүген кеше табигатькә бәйле дип әйтү генә дөрес булмас иде, чөнки табигатьнең язмышын кеше дә хәл итә, ул экологик тотрыклыкны саклап калырга бурычлы.

“Татар әдәбиятында табигать һәм шәхес” дигән факультатив курс программасы(34 сәгать)

1.Кереш лекция.Әдәби әсәрләрдә табигать һәм шәхес бердәмлеге.
2.Нур Әхмәдиевның”Аксак төлке”,”Рафис”,”Күгәрченкәй көнбагыш ярата”хикәяләре.Хикәяләрдә кешенең әхлагын табигатькә, тереклеккә булган мөнәсәбәттә бәяләү.
3.Нур Әхмәдиевның “Атларым-колыннарым”повесте.Повестьта табигать һәм балалар, ягъни тереклек һәм балаларның аңа мөнәсәбәте.Авыл малае Таҗи, колхоз рәисе Йосыф образларының бирелеше.
4.Фәүзия Бәйрәмова”Болын” хикәясе.Шәһәр кызының табигатькә якынлыгы, авылга мәхәббәте, аңа бәйле хыяллары, хыялның җимерелүе.Авыл егете Азатның холкына хас сыйфатлар.
5.Илдар Юзеевның “Сандугачлар килгән безгә”пьесасы.Әсәрдә урманчы Хәмзинның табигатькә мәхәббәте.Табигать һәм кешенең бербөтен булып яшәвен исбатларга омтылышы.
6.Илдар Юзеевның “Сандугачлар килгән безгә” пьесасында “табигать матурлыгы”һәм “кеше күңеленең сафлыгы”төшенчәләренең янәшә куелуы.
7.Эдуард Касыймовның ” Күл малае” хикәясе.Кечкенә малай Хәкимнең табигать һәм кеше арасындагы изге мөнәсәбәтләрне саклап, елга-күлләрне, урманнарны саклау өчен көрәшүе.Табигатьне бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау.
8.Эдуард Касыймовның “Күл малае”хикәясендә образлар системасы.(“еврейтор”-чуртан,”матрос”-алабуга,”генерал”-зур балык.)
9.Равил Фәйзуллинның “Куян ату”, Мөдәрис Әгләмовның Сөйли ак каен”,”Учак урыннары”,”Тагын бер кош”, Роберт Миңнуллинның “Нигә елый каен?”шигырләрен уку һәм анализлау.Битарафлык һәм саксызлык –табигать дошманнары.
10.Роберт Миңнуллинның “Сөнне сагыну” публицистик мәкаләсе.Авторның Сөн турында хисси-публицистик фикерләре.бу фикерләүнең дөньякүләм глобаль мәсьәләгә барып тоташуы.
11.Рафаил Төхфәтуллинның “Шомырт нигә елый?”, Тиен белән сөйләшү” хикәяләре.Хикәяләрне уку һәм анализлау.Төп проблема һәм идеяне билгеләү.
12.Рәдиф Гаташның “Ничек уйланмыйсың?”шигырендә яшәү, тормыш турында лирик герой уйлары.Кыл өстендә-җир язмышы.
13.Сәйдә Зыялының “Булат һәм кызылканат” хикәясен анализлау.Табигатьтә яшәүче җан ияләренең җан авазы.Тормышны ямьләндерүчеләрне чагыштырып күрсәтү осталыгы.Җанландырылган балык образының кичерешләре.
14.Лекция.Гигант төзелешләр,җир асты ятмаларын табу-экологик тема тууга этәргеч.
15.Гомәр Бәшировның “Җидегән чишмә”романы.Әсәрдә табигать өчен көрәш.Кешенең бүгенгесен һәм киләчәген табигат белән мөнәсәбәткә бәйләп карау.
16.”Җидегән чишмә”романында авыл малаеның табигатькә мәхәббәте, хыяллары.
17.Әхсан Баяновның “Сәяхәтнамә”поэмасы.Поэмада лирик геройның йөрәк авазы.Туган туфракка, гореф-гадәтләргә, телгә адәм баласының мөнәсәбәте.Яңа шәһәр, ясалма диңгез төзүнең киләчәк өчен куркыныч алып килүе.Лирик геройның шул афәткә каршы көрәше.
18.Сәяхәтнамә”поэмасында кеше һәм табигать мөнәсәбәтен фәлсәфи тирәнлек белән сурәтләү, табигатьне саклау мәсьәләләрен үткен итеп кую.
19.Фәрит Бәширнең “Тургайсыз яшәп буламы? мәкаләсе.Мәкаләдә табигатьне пычрату хисабына корылган промышленность үзәкләренең кешелеккә коточкыч зарар салуын истә тотып чаң сугу.
20.Әсгат Сәлахның “Соңгы вальс”повесте.Повесьта атом һәлакәте фаҗигасе.
21.Соңгы вальс” повестеның үзенчәлекле образлары-Газиз Солтанов һәм Әнис Җамалиев.Чулман буенда АЭС төзүне булдырмау, туктату өчен һәм киләчәк буын язмышы өчен көрәш.
22.Фәүзия Бәйрәмованың “Караболак” повесте.Повестьта атом һәлакәте фаҗигасенең бөтен нечкәлекләре белән тасвирлануы.
23.”Караболак “повестенда яшәү өчен көрәш.Гөлҗиһанның рухи ныклыгы, яшәүгә булган мәхәббәте, кара тормыштан яктылык табарга тырышуы, бәхеткә ике куллап ябышуы.
24.Караболак” повестенда күтәрелгән проблемалар.

25.Лекция. «Рухи фаҗига- экологик фаҗигагә китерүче көч”
26.Аяз Гыйләҗевның “Китмәгез, тургайлар” әсәре. Элекке укытучы Түрәй һәм клуб мөдире Наза образлары.
27.Фәүзия Бәйрәмованың “Алыплар илендә”повесте.Повестьта эчкечелек, наркомания, байлык артыннан куу, битарафлык кешеләрнең рухи дөньясын томалавы һәм экологик фаҗига-табигатьнең юкка чыгарылуы янәшә сурәтләнү.
28.”Алыплар илендә “повестенда милләтнең киләчәге-Камил образы.
29.Нәбирә Гыйматдинованың “Ачкыч” хикәясе.Әсәрдә ата-баба ядкяре-Әүлия тауга кул сузучы- Шакирҗан образы.
30.”Ачкыч” хикәясендә “комсызлык чире” белән “авыручы”ларга каршы көрәшүче- “балта министры” Йосыф.
31.Фәнис Яруллинның “Иске өй истәлеге”хикәясе.Кешенең ваемсызлыгы табигатьтә эзсез калмау.Әхлакый проблеманың экологик проблема белән бәйләнеше.
32.Аяз Гыйләҗевның “Урамнар артында яшел болын”повесте.Браконьерлыкка каршы көрәш.Бала күңеленең сафлыгы,өлкәннәрнең тереклеккә гамьсез карашы.
33.Радик Фәизовның “Тәңре хөкеме” хыялый повесте.Табигатькә саксыз карашның нәтиҗәсе-Җир планетасының яшәүдән туктавы.Кыргыйлык шартларына куелган адәм баласының язмышы.
34.”Тәңре хөкеме”повестенда рухи яктан бай Сәетҗан бабай, Искәндәр һәм Улинә образлары.Табигать –анага ихтирам.

Файдаланылган әдәбият исемлеге.
1.Хәзерге татар прозасы.Беренче җыентык.17нче том.”Тарих”нәшрияты.2003.
2.Роберт Миңнуллин.1нче том.”Мәгариф”нәшрияты.2004.
3.Илдар Юзеев.”Бөркетләр кыяга оялый”.Пьесалар.Татарстан китап нәшрияты.1975.
4.Фәнис Яруллин.”Тарих”нәшрияты.2002.
5.Гомәр Бәширов”Җидегән чишмә”.Татарстан китап нәшрияты.Казан,1977.
6.Рафаил Төхфәтуллин.”Зәңгәр җилкән” җыентыгы.Татарстан китап нәшрияты.Казан,1988.
7.Мөдәррис Әгъләмов.”Кош тамырын кистем”.Казан,2004.
8.Нәбирә Гыйматдинова”Бер тамчы ярату”.Казан,2006.
9.”Казан утлары”журналы.2001ел.№2
10.Нур Әхмәдиев.”Чакматаш”җыентыгы.Казан,2000.
11.Сәйдә Зыялы.”Ачылмаган бөре”.Казан,2006.
12.Эдуард Касыймов.”Гомер ике килми”.Казан,1990.
13.Әсгат Сәлах.”Кырык сырт”.Казан,2006.
14.Фәрит Бәшир.”Каеннар юлы”.Казан,2001.
15.Әхсан Баянов… Сайланма әсәрләр.Казан,2002.
16.Роберт Миңнуллин.”Шагыйрь генә булып кала алмадым”.Казан,1998.
17.Фәүзия Бәйрәмова.”Караболак”.Казан,2005.
18.Аяз Гыйләҗев.Сайланма әсәрләр.3том.Казан,2002.
19.Равил Фәйзуллин.
20.”Казан утлары”.1999ел.№4.
  • 0
  • 10 сентября 2010, 14:45
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.