Яңа Суыксу авылының кыскача тарихы

Татарстан республикасы Буа районы территориясендә археологик өйрәнүләр 1949 нчы елда гына башланган һәм 1957, 1960-61 нче елларда дәвам иткән. Бу өйрәнүләрнең нәтижәләре турында язылган шактый гына гыйльми хезмәтләр барлыгы билгеле:
-Н.Ф. Калинин “1945-1952 нче еллардагы археологик өйрәнүләрнең А.Х.Халиков нәтиҗәләре.
-Р.Г.Фахрутдинов “Идел-Кама Болгар дәүләте территориясе һәм аның археологик истәлекләре”

-Ә 1985 нче елда басылып чыккан “ ТАССР ның археологик картасы. Волга алды (Предволжье»)” дигән хезмәттә тагын да тулырак мәгълүмат бирелә.
/ Рөстәм Габяшев- итарих фәннәре кандидаты/
-2000 нче елда дөнья күргән “ Буа ягым- тау ягым” дигән архив материалларына таянып язылган китапта да шактый гына кызыклы дәлилләр бар. Б.Э.га кадәр 2 меңеллыклар уртасында- бронза гасыры чорында ук, райондагы күп кенә авыллардагы кебек, Иске Суыксу авылы территориясендә дә кешеләр яшәгәнлеге күрсүтелә. Ләкин алар биредә озак яшәмәгәннәр, башка урыннарга күченеп киткәннәр. (31-32 нче битләр)
Кайбер мәглүматларга караганда, Казан ханлыгы чорында да Иске Суыксу авылы териториясендә кешеләр яшәгәнлеге, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән булуы билгеле.
1952 нче елда Казан ханлыгы рус гаскәрләре тарафыннан басып алынгач, татар халкы азатлык көрәшенә күтәрелә. Алардан саклану өчен, рус хөкүмәте оборона ныгытмалары төзи башлый. 17 гасырның 30-40 нчы елларында Керенск-Саранск-Сембер линиясе, соңрак Буа- Карлы линиясе (“Карлы валы”) төзелә һәм сакчы отрядлары куела. Аларны “атлы казаклар” (рейтарлар) дип йөрткәннәр. Баштарак рус милләтеннән булган кешеләр, соңрак татар кешеләре хезмәт иткән. Бу кешеләрне “йомышлы крестьяннар”(“служилые люди”) дип атаганнар.Андыйларга җирләр дә бүлеп бүлеп бирелгән, бер авыл булып яшәргә мөмкинлек тудырылган. 1662 нче елда Байбулат Борисов дигән кеше җитәкчелегендә 40 лап кеше Карлы ныгытмасын сакларга җибәрелгән һәм алар шунда утрак тормыш алып бара башлаганнар. Авылның исеме Байбулатово дип аталган, 1859 нчы елдан Меәеряки дип үзгәртелгән.
1665 нче елның 14 нче июлендә барлыгы 15 кеше, шулар арасында Кайбычка Узеев, Уразайка Булаев, Мамачка Бикбулатовлар Байбулат авылына хезмәткә җибәреләләр. Ләкин аларга: “Хезмәт итүегез биредә булыр, ә җирләрне Суыксу дигән җирдән алырсыз “,-дигәннәр һәм алар шул җирдә тормыш корып җибәргәннәр. Шулай итеп, югарыда күрсәтелгән дата Яңа Суыксу авылына нигез салыну вакыты булып тора. (Шул ук китап, 44 бит). Бу турыда мин Буа район газетасы “Байрак” ка ике тапкыр язып чыккан идем. (“Үткәнебез онытылмасын, исемебез югалмасын” һәм “Яңа Суыксуның 340 еллык тарихы бар” 2005 нче ел). Авылыбыз тарихына карата озак еллар авыл советы председателе булып эшләгән, хәзер мәрхүм булган Насыйбуллин Сәлим абый да (1920 елгы) язып калдырган иде. “Авылның тарихы җуелмасын иде” (“Байрак” 6 май 1997). Югарыда язылганнарга өстәп, шуны әйтергә була: Яңа Суыксуда яшәүче олы кешеләр дә бу авылга иң беренче өч кеше килгән килгән һәм Иске Суыксу кешеләреннән үзләрен кабул итүләрен сораган, ләкин алар елганың теге ягына чыгып утырырга кушканнар дип сөйлиләр иде, димәк, югарыда сөйләгәннәр берберсенә туры килә. Авылның яшәеше шуннан башлана дигән сүз.
Тарихка күз салсак, 17 гасыр башы “болганчык еллар “ булып кереп калган. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, урыс патшалары тиз генә тынычлык урнаштыра алмагананар, чөнки ханлык территориясендә яшәүче, рус динен кабул итәргә теләмәүче халыклар, бигрәк тә татарлар, бертуктаусыз баш күтәреп торганнар. Гасыр азагына таба мишәр- татар халкының этник формалашуы да төгәлләнеп килгән һәм бик күп төркемнәр безнең якларга килеп урнашканнар. Югарыда сөйләгәнчә, патша хөкүмәте тарафыннан оборона корылмалары төзү башлау бу күченүләрне тагын да тизләткән. Көчләп чукындырудан качып киткән бабаларыбыз теләсә нинди урынга барып, төпләнергә риза булганнар шул инде. Шулай итеп, Иске һәм Яңа Суыксу авыллары күршеләр булып яши башлыйлар. Елганың ике ягына урнашкан булуына карап, бер- берсен “аръяк» (аргы як ) кешеләре дип атыйлар, әле бүгенге көндә дә бу гадәт онытылмый. Шунысы игътибарга лаек: ике як кешеләренең сөйләмендә шактый гына аермалык булган. Иске Суыксуда “яймә”, “йил”, “әбзи, ә Яңасында “җәймә”, “җил”, “әбзәй” һ.ш.
Социаль-психологик өлкәдә дә аерымлык нык сизелә.
Еллар артыннан еллар уза тора. Яңа Суыксу халкының үсеше түтәндәге таблицада күрсәтелә.

1795 ел 30 йорт 102 ир-ат 113 хатын-кыз
1 мәчет 1859 ел 36 йорт 156 ир-ат 173 хатын-кыз
1879 ел 60 йорт 206 ир-ат 230 хатын-кыз
1896 ел 77 йорт 255 ир-ат 237 хатын-кыз
1 мәчет
1 мәктәп 1913 ел 108 йорт 291 ир-ат 271 хатын-кыз
1920 ел 141йорт 338 ир-ат 311 хатын-кыз

Ә Иске Суыксу ягында йортлар да, халык саны да күп булган. Халыкның төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек булып, арыш, арпа, борчак, ясмык, солы кебек культуралар чәчкәннәр, нигәдер бодай кулҗтурасын соңрак кына игш башлаганнар. Ир-атларның төп хезмәте лашманчылык булган. Патша хөкүмәте һәр йорттан билгеле бер сандагы ир-егетләрне урман кисәргә җибәргән. Бу зур йөкләмәне мәҗбүри үтәргә тиеш булганнар. 20 гасыр башында аерым кешеләр һөнәрчелек белән генә шөгыльләнә башлаганнар.Пушкин урамының түбәндәге очында Мөхитов Фәйзерахман бабай яши иде. Аның әтисе Сәлах бабайның елга кырыенда тимерчелек алачыгы булган. Ул халыкка бик туләп тимерчелек әйберләре ясап бирә торган булган.Тимерче алачыгында күмерне яндыру өчен кул белән хәрәкәткә килә торган өрдергеч җайланмасы булган. Без бала чакта да алачык урыны билгеле иде әле. Аның күршесе Мифтах бабай киемнәр теккән. Ә минем бабай Җамалетдин чын мәгънәсендә балта остасы булган. Арба, чана һәм башка кирәк-яракларны ясау һәм ремонтлау өчен, Иске Суыксу ягыннан чыгып та аңа мөрәҗәгатҗ иткәннәр. Моннан тыш ул мәчәтне ягып, карап торган, намазга чакырып һәр көн биш тапкыр азан әйткән. Аның әтисе Шәрәфетддин бабайның да хезмәте шул булган.Гомумән, әтием сөйләве буенча, безнең бабайлар мөәзинлек вазыйфасын башкарганнар. Югарыда күрсәтелгәнчә, мәчет 1859 елдан эшли башлаган. Аның беренче указлы мулласы Әхмәтҗан исемле булган. Ә соңгысы- Фатыйх бабай утызынчы елларда авылны ташлап китәргә мәҗбүр булган.
Авыл халкы чагыштырмача ярлы яшәгән. Югарыда күрсәтелгән шөгыльдән башка керем чыганагы булмаган, өстәвенә еш кына явымсыз, корылыклы еллар килгән. Авылда берничә кеше ат белән юл йөргән, бер урыннан икенче урынга йөк ташыган. Шундыйларның берсе Сабирҗан исемле бабай зур гәүдәле, куәтле кеше булган, шуңа күрә “ чүмәлә” кушаматы тагылган аңа. Аның турында шундый бер риваять калган. Сабирҗан бабай, авыр йөк төяп, Кыят тавы аша Тәтешкә бара икән. Таудан өскә күтәрелгәндә, авыр йөк арбаны ат белән бергә артка сөйрәп төшергән. (Дөрестән дә элек ул тау бик биек булган. Бәрәңгеләр алып бетергәч, колхоз Кыяттагы спирт ясый торган заводка бәрәңгеләрне илтеп тапшыра, арбага пар атлар җигәләр, таудан төшкәндә атлар дулап китмәсен өчен, тормозлау җайланмасы куела иде) Шуннан соң бабай атны туарып, арба артына бәйли дә арбаны үзе җигелеп тартып менә һәм тирен сөртеп:
— И, хайван, үзем дә көчкә генә тартып мендем, кая инде сиңа бу йөкне алып менергә,-дип әйтеп куя.
Ул вакытта юл йөрү бик хәвефле, куркыныч эш булганга, теләсә кем бу эшкә батырчылык итмәгән. Бабайның да гомере фаҗигале өзелә. Кызганып бер җәяүлене арбасына утырткач, теге кеше, сиздермичә сугып, бабайны үтергән, малын алып качкан, дип сөйлиләр.
20 гасыр башы булгандыр, Яңа Суыксуда яшәүче Фазлыев Хәкимҗан бабай( Хәзер аның нигезендә Латыйпов Назыйм йорты) бәхет эзләпюлга чыгып китә, юлның күп өлешен җәяү узып, Донбасс якларына барып чыга һәм, шахтада эшләп беркүпме акча туплагач, авылга кайтып, иптәшләрен алып яңадан бара. Шул вакыйгадан соң, Ике як Суыксудан бик күп кеше шахтага барып эшләп кайта башлый. Шахта эше ул вакытларда бигрәк тә авыр һәм куркыныч хезмәт, җир астында, чанага салып, күмерне күчерергә кирәк була. Еш кына аварияләр булып. Кешеләр күмер астында калалар яки газга буылып үләләр. 1934 елда безнең күрше Зәйдулла абый, соңрак Калимуллин Сәйфулла абзыйларның (ул шахтада зур начальник була) гомерләре шунда өзелә. Аның гаиләсе-хатыны һәм 3 улы авылга кайтып китә, монда яшәгәннәрен бик яхшы беләм. Барысы да төз гәүдәле, белемле быйлар иде. Кечесе- Бари абыйның үз библиотекасы була. Ул елларда китаплар бик кадерле иде. Сугыштан соңгы елларда минем апалар аннан китап алып укыйлариде һәм мин дә бик укырга ярата идем.
Авылыбыз кешеләре, 1904-1905 елгы Япон сугышында һәм 1914 елда башланган I Бөтендөнья сугышларында катнашып, зур батырлыклар күрсәткәннәр, яу кырларында үлеп калучылар да шактый булган. Хәзерге мәктәп чатында, елга кырыенда яшәүче Фәттах исемле бабай 1914 елдагы сугыштан каты яраланып кайткан була. Умарта сөяге зарарланганга. Ике култык таягына таянып кына йөри. 1960 елга кадәр яшәде. Бик оста куллы булганга, сәгать, велосипед кебек әйберләр төзәтеп бирү, скрипка ясауны бары тик ул гына булдыра иде.
1917 елның февралендә патшаның бәреп төшерелү хәбәрен бер кеше (Яңа Суыксудан булса кирәк) Сембердән ишетеп кайта һәм халыкка тарата. Моны ишеткән халык киләчәктән яхшылык өмет итә. Октябрь инкыйлабы бик зур үзгәрешләр алып килә. Патша армиясе таркатыла, солдатлар өйләренәт качып кайта башлыйлар. Безнең каршы яктагы күрше Низамов Зыятдин бабай (Хөсәенова Нурзидә әтисе) болҗшевиклар партиясенә язылган була, батырларча сугышып, патшаның иң зур бүләге- ике данә “Георгиевский крест” ордены белән бүләкләнә (тагын бер булса, геройга тиңләшкән). Атлы кавалериядә хезмәт иткәнлектән, барлык хәрби коралларын белән атына атланып, авылга кайтып керә. Колхоз төзүдәиң активларның берсе була, Фрунзе колхозында ветврач булып эшли.
Патша вакытында кыз балаларга имана җире бирелмәгән, ә Совет хөкүмәте барлык кешегә дә түләүсез түләүсез җирләр бүлеп бирә, шуның белән ярлы халыкны үз ягына тарта. Халык иркенләп сулыш алырга өлгерми, 1918 елгы гражданнар сугышы башлана. 1895 елгы минем әтине дә аоып китәләр, әни белән өйләнешеп, бер атна гына яшәп кала алар. Ул пехота –җәяүле гаскәр составында сугыша,1920 елда, бомба шартлау нәтиҗәсендә көчле контузия алып аңын югалта һәм полякларга әсирлеккә төшә. Бер елдан соң аны азат итәләр. Бу 1921 ел- Идел буе районнарында көчле корылык булу сәбәпле ачлык башланган вакыт. Авылның бик күп кешесе Себер якларына эшләргә китә.(анда иген уңышы яхшы була) Үз әтисе, минем бабам белән, әни дә анда барырга юлга чыга. Пароходта барганда, икенче бер пароходта кайтучы әти белән очрашалар, ләкин күрешергә мөмкинлек булмый. Берничә ай әшләгәннән соң, әни белән бабай, беркүпме ашлык алып, авылга әйләнеп кайталар. Авыл халкының күбесе шунда барып, ачка үлүдән котылып кала, араларында яшь бала-чагаларның адашып, авырып китүчеләрнең үлеп калучылары да була.
Илдә яңа экономик политика-НЭП еллары башлана. Кешеләргә үзе теләгән эш, сату-алу, кибет яки тегермән кебек әйбер тоту белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирелә. Уңган кешеләргә үзе теләгән эш, сату-алу, кибет яки тегермән кебек әйбер тоту белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирелә. Уңган кешеләр тиз арада чагыштырмача баеп китәләр. Берәүләр кышын шахтага барып эшли (минем әтием кебекләр) һәм шул акчага ат сатып алып, җәй көне үз хуҗалыгында иген үстерә, терлек тота. Безнең каршы якта яшәүче Сафиулла бабайны “Сафи бай” дип атыйлар. Аның үзенең аерым сарык көтүе һәм башка терлекләре күп була, атлы чәчкече, башка җайланмалары күп була, хезмәтче малай да тота. Фәхретдинов Билал бабайның да хуҗалыгы зур була, аны да “бай” дип йөрткәннәр. Колхозлар төзелә башлагач, бу ике бичараны “кулак” ярлыгы тагып, авылдан сөргәннәр, барлык мөлкәтләрен колхоз милке итеп, таратып таратканнар.
Шафигуллин Нурулла бабай, читкә китеп эшләп, акча туплаган, яхшы йорт –җир корган булган, аның да йортын тартып алганнар.
Минем бабам Җамалтдин мөәзин, мәчеткә якынрак булыр дип, (ә мәчет хәзерге мәктәп урынындарак иде) аңа каршы шактый зур йорт өлгертеп кергән була, ә мин яши торган хәзерге нигездә минем әти үз семьясы белән яшәп кала. Бабай белән әбине куып чыгарып, йортларын тартып алалар һәм колхоз идарәсе бинасы итеп калдыралар. Бабай балта остасы булганлыктан, эш кораллары күп була, аларын да колхоз милке итеп талап алалар.
1928 елда, күршедәге балаларның шаярулары аркасында янгын чыгып, йортыбыз бөтенләй янып киткән һәм яңа йорт өлгертеп кергән булалар. Колхоз төзелә башлагач, әтием колхозга керергә теләмәгән, җәен Кыят совхозында, ноябрь- март айларында, Донбас якларына китеп, шахтада эшләп йөргән. Безнең йортта тартып алынган, атыбызны да колхозга алганнар. Яңа йорт урынына әтием, кемнәрдәндер ат араны алып, кечкенә генә йорт төзегән һәм 1935 елда гына колхозга керергә мәҗбүр булган. Әти ясап кергән ул йорт салам түбәле, бик кечкенә иде.(1965 елда гына без хәзерге йортны төзи алдык. 1948-1949 елларда безнең гаиләдә сигез кеше, (тугызынчыга ирдән аерылып кайткан олы апамның бишектәге баласы да бар иде). Колхоз тәртипләре әтиемә ошамаган, 1936 елда, дүрт баласын ияртеп, (иң олысы –унике, иң кечесе алты яшьтә булган) Үзбәкстанның Бохарадан ерак булмаган бер шәһәрчегенә барып урнашканнар. 1937 елда миннән олы бер апа, 1940 елның 22 апрелендә мин дөньяга килгәнмен. Бу вакытта ii Бөтендөнья сугышы башланган була инде. Безнең илдә дә сугыш башланасын сизеп булса кирәк, әти белән әни, алты балаларын алып, 1940 елның августында авылга, шул сәләмә йортыбызга кайтып кергәннәр һәм колхозда эшли башлаганнар. Шул вакытка кадәр Яңа Суыксуның үзенең аерым авыл Советы булган, председателе булып Хөсәенов Абзал торган. Соңга таба аның председателе булып Фазлыев Хәмәтгали дигән кеше эшләгән һәм, сугыш башлангач үзе теләп, сугышка киткән, дип сөйлиләр. Ике авыл советы берләштерелгән.
Яңа Суыксу авылының чәчүлек җирләре 900 ләп га гына, ә болынлыгы бөтенләй булмаган. Элегрәк, патшадан калган рөхсәт буенча, авыл кешеләре, Карлы авылы болыннарына барып, печән чабып йөргән. Бу турыда мәрхүм Насыйбуллин Сәлим абый, үзенең бала вакытларында ук олыларга ияреп, анда барып йөргәннәре турында сөйләп калдырган иде.Яңа Суыксу халкы печәнне хәзерге җәйләү урынындагы болында чаба иде. Колхозлар төзелгәч, анда барып йөрүләр бетерелгән билгеле.
Колхозлашу елларында шактый рәнҗетелгән булуларына карамастан, халык бер җайга салынып яши башлаган була инде. Яңа Суыксуда бу вакытта 124 хуҗалык кына калган була. Кайбер кешеләр, колхоздан котылыйм дип, читкә киткән, кайберләре хәрби хезмәткә алынган. Донбас якларына китеп урнашучылар да булган.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башланып китә. Беренче көннәрдән үк сугышка ала башлыйлар. Колхоз яши башлап алты гына ел үтүгә карамастан, өч тапкыр исеме үзгәртелә. Башлап “Кызыл Суыксу”, аннан “Липа”, соңыннан “Фрунзе” исемен йөртә. Сугыш башланганда аның председателе булып Җәлалов Гиматдин(ҖәлаловФәннурның әтисе) тора.
Ул үзе теләп сугышка китә, аның урынына Нигъмәтуллин Заһертдинны куялар. Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, безнең авылдан 110 лап кеше сугышка алына, шуларның яртысы гына исән-сау әйләнеп кайта ала.
Халыкка тагы бер кат кабат авыр сынаулар аша үтәргә туры килә. Декабрь аенда 46 яшен тутырган минем әти- Җамалетдинов Борһанны да сугышка алалар. Шул яшьтә булуына карамастан, авылдан киткән 20-25 яшьлек егетләр белән бергә сугышып йөри ул. Немецлардан качып барганда, ат койрыгына тотынып чабарга да туры килә аңа. 1942 елда яраланып ачлыктан шешенеп авырганга күрә, выкытлыча өйгә җибәреп торалар үзен, хәле яхшыргач, яңадан фронтка озаталар.
Тормыш тулысы белән хәрби җайга үзгәртеп корыла, авылда калганнарга да бик җиңел булмый. Төп эш көчләре булып карт-коры, бала-чага һәм хатын-кызлар гына кала. Колхоз рәисе Заһертдин бабай бик тынгысыз, эшчән һәм таләпчән була. Ялан аягына резина галошларын киеп, җәяүләп, бөтен кырны тикшереп кайта иде, дип сөйлиләр аның турында. Ул елларда җыелган икмәкне, фронтка кирәк дип, дәүләткә тапшырырга мәҗбүр иткәннәр, ә халык ачлы-туклы яшәгән, ипигә туймаган. Шулай булуга карамастан, безнең авыл кешеләре тирә-як авылларына караганда чагыштырмача тук яшәгәннәр, ә башка авыл кешеләре безнең авылга килеп, хәер сорашып йөргәннәр. Күрәсең, колхоз җитәкчесенең зирәк җитәкли белүе безнекеләргә ярдәм иткәндер.
1941 елның көзендә, оборона өчен кирәк дип, окоплар казыта башлаганнар һәм шуның өчен Арча якларыннан безнең авылга кешеләр җибәргәннәр, аларны йортларга таратканнар. Йортыбыз бик кысан булуга карамастан, бездә дә өч кеше торып яшәгән. Ә безнең авыл кешеләрен (Сәйфиева Әминә апа сүзе) Апас якларына җибәргәннәр. Нигә шулай эшләгәннәрен аңлап булмый.
1942 елда авыл аша тимер юл линиясе сузу эшләре башланып киткән. Анда эшләү өчен әсир итеп алынган немец, румын, венгр халыкларын куып китергәннәр. Аларның лагерьлары тимер юлның теге ягында чәнечкеле тимер чыбыклар белән әйләндереп алынган булган һәм аларны этләр белән саклаганнар. Тимер юл төзелешендә ике авыл кешеләрен дә эшләргә мәҗбүр иткәннәр.
1943 елның ноябрендә 1926 елда туган, кайберләренә унҗиде дә тулмаган малайларны да сугышка алганнар. Алар 22 әү киткәннәр. Шулар арасында Яңа Суыксудан Хәйбуллов Зиннәт, Латыпов Фарук, Җәлалов Миңнулла, Калимуллин Миңнуллалар да булган. Күбесе Монголия далаларында хезмәт итеп, японнарга каршы сугышта катнашкан, барлыгы җиде ел хезмәт итеп, 1950 елда гына әйләнеп кайткан. Алар яшьлекләренең иң матур елларын солдат формасы белән үткәргәннәр. Бүгенге көндә аларның дүртесе генә исән яши.
1945 елның маенда сугыш беткән, солдатлар кайта башлаганнар, дип сөйләүләрен, үз әтием илле яшен тутырган солдатның өйгә кайтып керүен, мине итәгенә алып утыруын бик яхшы хәтерлим. Сугышка киткәннәрнең яртысы гына әйләнеп кайта алды, 22-23 яшьлек апалар тол калды, яра алмыйча калганнары бик сирәк иде. Кайберләре я аягын, я кулын калдырып, я күзсезләр булып кайтты. Авылдашларыбыз Ватанны саклап батырларча сугышканнар, кайберләре югары бүләкләргә дә лаек булганнар.
Алимов Тимергали абый (Ахметшин Илдусның бабасы) 2 Дан ордены, Кызыл йолдыз ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.
Насыйбуллин Сәмигулла, Җамалов Гибадуллаларның Дан ордены, Кызыл Йолдыз ордены, күп медальләре, Сталинның рәхмәт хатлары була.
Хәйбуллов Минзариф (1924 елда туган), яшь булуына карамастан, бик күп орден-медальләр белән кайта. Алар, бәлки, тагы да югарырак бүләклек батырлыклар күрсәткәннәрдер, тик татар кешесенә бүләкне бик кысан биргәннәр. Хәзер инде күп еллар үткән, барысын да эзләп табып язып булмый. Исән-сау әйләнеп кайткан булсалар, көтеп алучыларга чиксез зур шатлык буласы билгеле. Ләкин бер генә түгел, берничә баласын яки йорт башлыгын югалтучыларга әйтеп бетергесез зур кайгы була. Фрунзе урамында яшәүче Җәлалов Минаҗ бабай, Сәгъдиев Шакир бабайның (дүртенче улы Сәлимҗан абый яшьтән үк зәгыйфь иде), безнең урамдагы Кәлимуллин Зариф бабайларның (аларның нигезендә хәзер Хәсәнҗанов Рафаэль) өч егете, безнең каршы як күрше Хәйбуллов Әсәдулла бабайның ике гренадердай егете сугышта һәлак була, ә Зәйдулла исемлесен сугышка кадәр шахта басып үтерә (минем әти дә анда була, җеназа укып, күмүдә катнаша).
Авылның сугыштан соңгы елларын яхшы хәтерлим. Шөкер, хәзер тыныч тормышта яшәрбез дип, зур өметләр белән кайткан солдатларга бик күп авырлыклар аша үтәргә туры килде. Халык колхоз тормышына җайлашып беткән иде инде. Барлык байлык кагылгысыз колхоз милке –социалистик милек булып саналды. Урлашу турында уйларга да мөмкин түгел иде.Ничәдер килограмм бодай урлаган бер апаны тотып, төрмәгә яптырганнар дип сөйләгәннәре хәтеремдә калган. Колхозның җил тегермәне хәзерге су башнясы янында, пар белән эшли торганы(“паровое”) Таҗетдинов Рәфилләр бакчасы башында иде, анда тары ярмасы ясаталар иде. Элек ул урында мәдрәсә булган. Хөсәенов Рәис яши торган йортның көнчыгыш ягы бушлык, анда тимерчелек булып, бөтен хуҗалык өчен кирәк булган әйберләр ясала иде. Сабиров Әхмәт абзый иң оста тимерчеләрнең берсе иде. Без, җиде-сигез яшьлек яланаяклы бала-чага, анда эшләгәннәрен карап торырга килгәч, кызган тимер кисәген юри безнең алга ташлап, “кызык”күрәләр иде. Урып-җыюны атлар ярдәмендә генә башкаралар. Атларны алмаштырып йөрү өчен(пар атлар икесе дә яхшы тәрбияләнгән) бер малай билгелиләр, ул ургычның(жатка) урагын да алып кайтып кайратып алып китә иде. Билгеле булганча, элегрәк урак белән уру, чалгы белән чабу иде.
Хәзерге мәктәп бакчасының елга кырыенда агач мастерское, анда колхозлар кушылганчы, минем әти эшләде. Мәктәп урыны һәм бакчасы урынында арбалар, чаналар, чәчкечләр, тырма, культиватор һәм хуҗалык өчен кирәк булган нәрсәләр һәркайсы төзек килеш тәртибе белән урнаштырылган иде. Аннан көнбатыштарак ат конюшнялары, каравылчы һәм конюхлар (алар өйләренә дә кайтып тормаганнардыр, бәлки) ял итә торган йорт-“двор ызбасы” дип атала, ир-ат заты барысы да шунда җыела, яңа хәбәрләр сөйләшә. Без, малайлар да, шундагы мич арасына кереп утырабыз, шаярыша башласак, шунда ук арткы якка тибеп куалап чыгаралар. Үсә төшкәч, бригадир берәр эш кушмасмы дип, аның янда чуаласың. Мәктәпне тәмамлагач, 14-15 яшьләрдә тулысынча колхозчы булып китәсең. Башлап язгы чәчү вакытында пар ат белән җир тормалыйсың, дым каплатасың, синең арттан культиватор таккан өч ат белән олырак малай бара, аның артыннан өч ат җигелгән чәчкеч тагып егет кеше бара. Ат җигеп колхозның төрле эшләрендә катнашу зур горурлык иде.
Авылның көнбатыш очында колхозның алмагач бакчасы. Ул урында бакча кырыендагы өч куак кына калган хәзер. Бакча эчендә умарталык бар иде. Колхозлар кушылганчы, хезмәт көненә аз булса да бал биргәннәре хәтердә. Шәйдулла Заһит бабай бик уңган оста умартачы, шактый күләмдә бал җыеп ала.
  • -1
  • 10 сентября 2010, 14:40
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.