А.Яхин дәреслеге буенча дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Хис дәрәҗәсе.Халык җырлары.
Максат: хиснең әсәр эчтәлеге булырлык әһәмиятле чынбарлык икәнен аңлату,җырларның төзелешен өйрәнү, халык җырларына мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: халык җырларын туплаган диск, компьютер.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше.
2.Узган дәрес материалын актуальләштерү:
а)өйдә язып килгән иҗади эшкә бәя бирү;
б)иҗади эштән мәгънә табу.
3.Яңа тема өстендә эш.
а)Укытучы сөйләме:
-Бүген без хис дәрәҗәсе булган халык җырлары турында сөйләшербез.
Татарлар-моңлы халык.Татар элек-электән җыр яраткан.Шатлыктан да җырлаган, кайгыдан да җырлаган. Кеше тормышында, кызганычка каршы, шатлыкка караганда кайгы күбрәк була.Шатлык килә дә китә, тиз онытыла. Ә менә хәсрәт тиз генә онытылмый. Шуның өчен татар халык җырларында хәсрәт күп, сагыш күп, Әдәбият күгендә якты йолдыз булып янучы бөек шагыйребез Габдулла Тукай халык җырлары турында бик матур сүзләр әйткән:»… халык җырлары-халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгеседер,»-дигән.Җырларның эчтәлеге кеше күңелен чагылдыра, чөнки халык җырларының эчтәлеге кешенең хисләреннән гыйбарәт.
Җырлар кеше хисенә бәя бирә, бу хиснең дәрәҗәсен тасвирлый. Дәрәҗә ягыннан караганда хис зур да, кечкенә дә, вакытлыча да, даими дә; хиснең башы да, ахыры да була.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: хис-ул чынбарлык. Ул үзе бер дөнья.Гади генә түгел, бик катлаулы дөнья. Хиснең өч сыйфаты бар: дәрәҗәсе, эчтәлеге, юануы.Ә хәзер компьютердан җырлар тыңлап китик.
б)Дискеттан «Тәрәзә төбем гөл генә» җырын тыңлау, биремнәрне үтәү.(Таблицада биремнәр язылган).
-Һәр дүртьюллык үзе ике өлештән тора. Сорау биреп, укучылардан бу ике өлешне тиз таптырабыз. Кайсы әһәмиятлерәк икәнлеген белү өчен, өлешләрне аерым-аерым әйтеп карыйбыз. «Тәрәзә төбем гөл генә, Исемлесе бер генә» не икенче яртысыннан аерабыз да сораулар бирәбез:
-Бу әлеш ни турында сөйли? Аның фикере тәмамланганмы? Шундый ук алым белән беренче ике юлга да бәя бирәбез. Алар үзләре генә, әлбәттә, берни дә белдермиләр, икенче өлешкә чагыштыру, метафора булып киләләр. Ә төп мәгънәне икенче өлеш бирә.
Башта укучылардан төп өлешләренең уртак ягын таптырыйк:
-Төп өлешләр кай яклары белән охшаганнар? Җавап: алар бар да хиснең дәрәҗәсен күрсәтәләр. Төрле дәрәҗәсен. Ләкин барыбер хиснең зурлыгы турында сөйлиләр. Аерымлыклары да хис дәрәҗәсенең төрле булуында. Укучыларга иң зур хәсрәтне, аннан соң азрак хәсрәтне, тагын да азрагын кимү тәртибендә тезеп чыгарга кушарга мөмкин. Шулай итсәләр: иң зур хәсрәт-соңгы дүртьюллык, диячәкләр. Чыннан да, күл булырлык дәрәҗәдә түгелгән күз яше хәсрәттән картаям дәрәҗәсеннән өстенрәк. Аннан соң «Сагынам сине, сагынам, Исләремдә син генә» дәрәҗәсе килә. Ә бит сагынган көннәр булу иң түбәнгә урнашачак, чөнки бу очракта хәсрәт күрүче көн дә алай нык кайгырмый булып чыга.
-Беренче ике юл (беренче өлеше) икенче өлешне баетып килә, чөнки күп очракта аңа чагыштырып бәя бирә. Мәсәлән, беренче строфадагы тәрәзә төбендәге гөл сагынган кеше белән чагыштырыла. Аңа гөл дип бәя бирелә. Җыен гөлләр арасында да ул иң кадерлесе икәне мәгълүм була. Икенче строфада: үлән яфраклары саргая, ди һәм аны үзенең картаюы белән чагыштыра. Лирик геройның хәсрәте дә яңгыр белән чагыштырыла. Көзге яңгыр шулай итеп лирик герой хәсрәтенә чагыштыру булып килә һәм үзенең эчтәлеген төп өлешкә өсти. Шул ук юл белән башка строфалар турында да сөйлибез.
Өстәмә мисал. Озын чыршы бүрәнә
Чаналардан сөйрәлә.
Атадан бала яшь калса,
Күп хәсрәтләр күрә лә.
Бирем. Бу җырның беренче ике юлы бер нәрсә турында, соңгы ике юлы башка нәрсә турында. Баштагы ике юлы соңгы юлдагы төп өлшкә үзендәге эчтәлекне өсти. Ләкин ул эчтәлекне әйтеп бетерми. Баштагы ике юлны, әйдәгез метафора дип атыйк, эчтәлеген сөйләп бетерик.
Җавап. Чанадан сөйрәлеп барган агачның ботаклары сынып бетә. Ул үзе төбеннән киселгән була. Өстәвенә, аны йә ягарга, йә такта итеп ярырга алып кайталар.
-Метафора үзендәге эчтәлекне төп өлеш эчтәлегенә куша һәм аны баета. Безнең беренче ике юл соңгы ике юлны ничек баета?
Җавап.Кем ничек әйтсә, үзенчә хаклы була. Өстәмә эчтәлек күбрәк табылган саен яхшырак.
-Бу дүртьюллык – җырның бер өлеше. Нинди өлеше? Дәрәҗәсеме, сәбәбеме, юанычымы?
Өстәмә мисал. Йөгереп ләй кердем өйләргә,
Киемне элдем чөйләргә;
Сез туганкайларым килеп кергәч,
Ямьләр керде безнең өйләргә;
Бирем. Бу дүртьюллык җырның кайсы өлеше?
Җавап. Хис, дәрәҗәсе, чөнки кеше шатлыгыннан өйгә ямь керә.
Өстәмә мисал. Иртән торып тышка чыксам,
Гөл сибә бизәкләрен;
Киткән якларыңа карап,
Өзелә үзәкләрем.
  1. Җырның метафорасы төп өлешкә ни өсти?
3)Йомгаклау өлеше.
4) Өй эше. Дүртьюллыклар төзелеше (метафора сыйфатларын), хис, җыр һәм аның өлешләре турында сөйләргә әзерләнеп килегез, дибез.

Менделеев районы Песәй урта мәктәбенең татар теле әдәбияты укытучысы Ясәвиева Г.М.
2005 нче уку елы.

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.