Әдип бәхете

Әмирхан Еники… Матур әдәбият сөючеләрнең күңел төпкелләренә бик тә тирән үтеп керә алу тылсымына ия булган олы талант иясе, нечкә психолог, зур философ, гаять тормышчан һәм шул ук вакытта югары сәнгать дәрәҗәсендәге үлемсез әсәрләр тудырган мәшһүр әдип! Ә. Еники турында замандашлары язган сүзләрне генә искә төшерик: «Сирәк талант» (Ф. Хөсни), «Күңел карурманнарының былбылы» (И. Юзеев), «Сихри дөнья» (Р. Мостафин), «Рухи матурлык җырчысы» (Ф. Сафиуллина), «Иллюстрациядән—проблемага» (И. Нуруллин), «Вөҗданына тугры әдип» (Р. Фәйзуллин), «Тынгысызлык» (Р. Мөхәммәдиев), «Халык күңеленә юл» (Манс. Вәлиев)…
Әдипкә 85 яшь тулу уңаеннан «Казан утлары» журналында (1994 ел, 3 сан) аның белән әңгәмә үткәрелгән. Әнә шул әңгәмәдә Ә. Еники үзе турында болай дип яза:
"—Мин гомерем буе рухи азатлыкка һәм фикри хөрлеккә сусап яшәгән кеше. Әмма яшәвем 8 яшьтән алып 80 яшькә кадәр тоталитар система шартларында узды… Аның кадерле дип әйтерлек чагы булырга мөмкинме?! Әлбәттә, юк!.. Тик кайчандыр күргән бик матур төшләр генә узган гомернең кадерле бер мизгеле булып искә төшкәли..."
Игътибар итегез: үтелгән 85 ел гомердән бары тик үзенең төшләрен генә әдип иң кадерлесе дип билгели! Бу хәл үзе үк кеше өчен бик тә тетрәндергеч күренеш түгелме!? Әйе, без хәзер сокланып укый торган әдәби әсәрләр алар, мөгаен, әнә шундый тетрәндергеч җан газапларының—рухи гарасатларның—кадерле җимешләре булып тугандыр. Әнә шуңа күрә аларның тәэсир көче бик тә зурдыр!
Ә бит ул гарасатлар озын гомер юлында бик тә күп булган… Озын-озак гомер юлында…
Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартыңда хәзерге Башкортстанга кергән Благовар районы Яңа Каргалы авылында дөньяга килә. Шунысы кызыклы: әдипнең шәҗәрәсе бик күптәнге морзалар нәселенә барып тоташа. 1980 елларда күренекле әдәбият тәнкыйтьчесе Фәрваз Миңнуллин әдип тудырган әдәби геройларны бер сүз, бер төшенчә белән билгеләгән иде—затлылык. Әмирхан Еникинең ерак тарих төпкелләреннән килгән нәселе, нәсел каны уйнавы иҗатта әнә шундый затлы геройларны тудыручы хәлиткеч орлыкларны салгандыр дип уйларга нигез бар биредә.
Аның әтисе Нигъмәтҗан—җитез хәрәкәтле, ачык күңелле, җор сүзле, уен-көлке яратучан кеше була. Ул матур гына җырлаган да, гармун да уйнаган, оста гына биегән дә. Әнисе Бибихәдичә исә—сабыр холыклы, акыллы хатын булган. Ул 22дә үзеннән яшьрәк Нигъмәтҗанга кияүгә чыга. Ләкин гаиләнең баладан бәхете булмый. Тугыз бала бер-бер артлы туып, күпмедер үскәч, йә кызамыктан, йә чәчәктән, йә эч авыруыннан үлеп баралар. Унынчы бала булып дөньяга Әмирхан килә. Аның исән-сау үсүен теләп, нәзерләр әйтеп, гаилә яшь ярымлык бала белән 1910 елда сәүдә үзәгенә әверелгән Дәүләкәнгә күчә. Әмирханга ике яшь вакытта энесе Илдархан туа. Шуңа күрә туганнары арасында аларны «ике бөртек» дип йөртәләр.
Дим буеңда урнашкан Дәүләкәнгә күчеп килгәч, булачак әдипнең әтисе сәүдә эшенә керешеп китә. Моңа бер этәргеч—Дәүләкәңдә шактый гына «купичләр» яши. Шушы төбәктә Әмирханның балачагы һәм яшүсмер еллары үтә. Кечкенәдән үк ул ямьле Димнең хозур табигатен, ягымлы кешеләрен күреп үсә. Белемне мәчет каршындагы мәдрәсәдә ала башлый. Анда парталар булмый билгеле, шуңа күрә тәбәнәк өстәл артына җәелгән киезгә тезләнеп, белем алалар. Хәлфәләре дә читтән килгән коръәнхафиз—бик усал һәм кансыз кеше була. (Әдипнең «Коръәнхафиз» дигән бик тә тирән социаль һәм этик эчтәлекле хикәясен искә төшерегез.) Икенче елны белем алганда дини гыйлем белән беррәттән тел, хисап, җәгьрәфия кебек дөньяви фәннәр дә кертелә башлый. 1922 елдан балалар укырга совет мәктәбенә йөри. Ләкин ата-ана теләге белән алар кичләрен мәчеткә барып, дин сабагы да укып кайта. Хәтта кайбер көннәрдә мендәрләрен кыстырып барып, шунда йоклап та калалар. Монда киезгә сузылып яткач малайларны җен, пәри, албасты, абзар иясе, мәчет өрәге, яшь кыз кыяфәтендәге юха елан, падишаһлар, шаһзадәләр, хан кызлары турында сөйләнгән вакыйгалар бик тә кызыксындыра.
Дәүләкәннең үзәгендә бай гына китапханә була. Әмирхан аңа еш йөри. Аннары кайбер сәүдәгәр, приказчикларның өйләрендә сакланган «Ялт-йолт», «Ак юл», «Сөембикә», «Аң», «Шура» журналларын сорап алып, укыштыргалый. Тагын әби-бабасы йортында сакланып калган, ләкин таушалып беткән «Тутыйнамә», «Бакырган», «Бәдавам», «Бүз егет», «Каһарман катыйль» китапларын кулга төшереп, аңлый алганнарын укый. Инкыйлабтан сон Уфада чыккан «Белем», Мәскәүдә нәшер ителгән «Кечкенә иптәшләр»не дә ярата ул.
Әмирхан кече яшьтән үк тормышка игътибарлы, күзәтүчән малай була. Аны аеруча кызыксындырганы—кымыз эчәргә килүчеләр. Кымызчылар арасында бер җәйне Нәгыймә Таҗдарова (1957 елда әдип аның турында китап та яза) белән Нури Сакаев, Маһирә Мирвәлиева белән Шакир Шамильский да була. Икенче бер җәйне—Казаннан Галимҗан Нигьмәти һәм Гомәр Гали хатыннары белән. 1924 елда—Мәҗит Гафури, Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләр… Әмирханның әдәбият белән «җенләнә» башлаган елларында ук шундый күренекле сәнгать әһелләрен, галимнәрне, әдипләрне күрүе—бәхет эше, әлбәттә.
Яшүсмер чагында ук югарыда саналган әнә шул талант ияләрен якыннан күрү, хәтта алар белән аралашып алу Әмирханда иҗади ялкын кабызгандыр, талант иясенә һәм талант башкара алган бөек могҗизага соклану, әсәрләнү тудыргандыр. Һәм Әмирхан сәнгать мәктәбенә укырга керү теләге белән 1925 елда Казанга килә, башта китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Ул иҗатка килгән 1926-1927 еллар әдәби процесста аеруча катлаулы һәм каршылыклы чор. Әлеге елларда әдәбият мәйданында Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Җ. Вәлиди, Г. Рәхим, Г. Сәгъди, С. Җәләл, Ф. Сәйфи-Казанлы, Ф. Бурнаш, К. Тинчурин, Ш. Усманов, Һ. Такташ, К. Нәҗми, Г. Толымбай, Г. Гали, Г. Кутуй, X. Туфан кебек танылган әдипләр иҗат итә. Алар инде яңа әдәби юнәлешкә йөз тоталар. Белгәнебезчә, егерменче еллар ахырында әдәби процесс кискен борылыш кичерә. Ә. Еники дә, шул вакыйгаларның тере шаһите буларак, С. Җәләл һәм Ченәкәйне «чистарту», С. Габәши, Г. Кашшаф, Д. Фәтхине ТАППтан чыгару, Һ. Такташны кисәтү, Ф. Бурнашка гаеп тагу, Г. Кутуйны «әдәбияттан читләштерү» процессларын үз күзләре белән күрә. Үзе дә каләм тибрәтә башлый һәм «Озын көй тыңлаганда» (1926), «Дус кеше» (1928), «Яз башы» (1929) дигән хикәя һәм повестьларын иҗат итә. Әнә шул әсәрләре белән ул әдәбият мәйданына кереп китә.
Ә. Еники үзе әйтмешли, «иҗади ашкыну һәм эзләнүләренең җитлекмәгән үрнәкләре» янына иҗтимагый-сәяси тормыш каршылыклары, әдәбият-сәнгатьнең үзендә барган кискен борылышлар кушылу аны шактый вакыт иҗади эштән читләштерә. 1927 елда ул Донбасстагы наданлыкны бетерү курсларында укыта, 1928 елның көзендә Казанга кайтып, мех фабрикасында тирене сортларга аерып тора башлый. Аңда 1932 елга кадәр эшли. Ләкин күңелен белем алу теләге тырнап тора. Шул елларда Казанда хезмәтне фәнни оештыру институты оеша. Ә. Еники аны уңышлы гына тәмамлый. 1934-41 елларда ул кинофикация трестында инструктор, Үзбәкстанның Маргелан шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә укытучы булып эшли.
1941 елда башланып киткән сугыш… Бу елларда ул үзенең «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Мәк чәчәге» дигән хикәяләрен иҗат итә. Әлеге хикәяләре белән ул Язучылар берлегенә кабул ителә, әсәрләре аерым китап булып басылып чыга.
Әдип иҗатының беренче дәверендә барлыкка килгән хикәя һәм очерклар чынбарлыкны чагылдыру ягыннан уртак сыйфатларга ия иде. Бу елларда язучыларның күбесе үз әсәрләрендә фронттагы һәм тылдагы батырлыкларны сурәтләүгә—күбрәк вакыйгаларның тышкы ягына—йөз тотты. Ә. Еники әсәрләрендә исә дәһшәтле сугыш турыдан-туры үзе түгел, ә аның кеше күңелендә калдырган эзе, тудырган хисләре тасвирланды. Ә. Еники бу темага яңа төсмерләр алып килде, сугыш һәм тормыш, яшәү һәм үлем, дәһшәт һәм матурлык фәлсәфәсен сәнгать дәрәҗәсенә күтәрде.
Ә. Еники иҗатында солдат образын ачу төрле яссылыкта бара: башта, сугыш әле башланган гына вакытта, солдат Зариф («Бала»), аннары бердәнбер улын көтеп ятучы ананың соңгы өмете булган Хәсән («Ана һәм кыз»), туган йортына бер генә сәгатькә кайта алган Гомәр («Бер генә сәгатькә»), штраф ротасы повары Иван («Ялгыз каз»), әсәрдә бөтенләй исеме күрсәтелмәгән Солдат («Мәк чәчәге»), иң куркыныч бәрелештә коралсыз калган Василий, Талип, Хәким («Кунакчыл дошман»), сөйгәне Таһирәнең җырын ишетүдән шатлык кичереп, якты дөньядан китеп баручы солдат егет («Кем җырлады?») һ.б. Сугыш шартлары аларны бер омтылыш, теләк белән яшәргә мәҗбүр итә. Алар туган илләренең, якыннарының, туганнарының, кардәшләренең тынычлыгы, иминлеге өчен көрәшәләр. Гәрчә, кылган гамәлләре, үтисе бурычлары солдатларны фронт сызыгы белән бәйләп торса да, күңел түрләрендә аларны аңлаган, яраткан, үз иткән, сагынып көткән кешеләр яши.
Еники иҗатында сугыш темасының яктыртылуы уңаеннан шуны басым ясап әйтергә кирәк: соңга таба рус әдәбиятыңда Ю. Бондарев, В. Кондратьев, үзебездә X. Камалов һәм рус телле язучы Т. Гыйниятуллин көчәйтеп, үстереп җибәрәчәк яңа бер юнәлешнең тәүге үсентеләре бездә нәкъ менә аның—Әмирхан Еникинең—югарыда без сүз алып барган хикәяләрендә күренгән икән! Аларда сугыш Кеше күңеле, Кеше йөрәге аша—Кешегә хас булган барча хис-кичерешләр белән сурәтләнә.
Сугыштан соңгы чорда Ә. Еники иҗатының үзәгенә фаҗигаләр, югалтуларның кайтавазын чагылдыручы проблема буларак ялгызлык килеп керә. Шул исемдәге хикәядә әлеге проблема кеше язмышы, өмете, рухи дөньясы белән бәйләнештә, характер сыйфатларын ачу чарасы буларак тагын да калкурак чагылдыра.
Сугыш елларында бердәнбер кызын, ирен югалтып, «Бөреле» совхозына үзенең җәнлекләре белән килеп эшкә урнашкан Тамара Сергеевнаның кичергән газапларыннан тиз генә котыла алмавы сурәтләнә. Автор аны «көзге чәчәк, тагын берничә ел—һәм ул сабагында шиңәчәк»?—ди.
Әсәрдә укучы күңелен тетрәткән бер вакыйга бәян ителә. Бәлки таяныч булыр дип Тамара Сергеевна үзеннән күпкә яшьрәк булган, чибәр егет Петя Котовны сайлый. Әмма үз учагын мәхәббәткә нигезләп корырга хыялланган Тамара Сергеевнаның изге хисләрен Петя Котов бәяләп бетерми. Хәтта хезмәттәшләренең тупас шаяртуына да кушылып, үз хатынын түбәнсетә. Тамара Сергеевна аны кеше итәргә тели. Җитәкчелек белән сөйләшеп, Ленинградка укырга җибәрә. Ләкин тәкәббер егет инде кире әйләнеп кайтмый, бары хат кына җибәрә. Әлбәттә, Тамара Сергеевнада бу хыянәтне аңларлык акыл һәм кичерерлек ихтыяр көче дә бар. Ләкин биредә автор аның хисләр дөньясын аерып күрсәтә, ягъни героинядагы рухи дөньяның матурлыгын ача.
Ә. Еникинең 1948 елда ук язылып, уналты ел дәвамында басылмый яткырылган «Тауларга карап» хикәясен алыйк. Әсәрдәге Локман карт ил өстенә килгән һәртөрле авырлыкларны халык белән бергәләп үз җилкәсендә күтәрә, чыныккан характер иясе булып күз алдына бастырыла. Хикәядә автор героеның киеренке драматик хисләрен, борчылуларын, тынгысыз уйларын сурәтли. Локман карт күңелендәге газаплы уйланулар оныгы Батырҗанның сугышта үлеп калуы турында хәбәр алынганнан соң тагын да көчәеп китә.
Локман карт өчен тауларга карау үткәнне барлау, киләчәкне фаразлауга тиң. Карт озын тормыш юлы кичкән. Ләкин ул күреп тора: аның гомере өзелү белән нәселе дә бетә икән! Ике Герман сугышы улын һәм оныгын алып киткән. Әмма хикәя беткәндә генә автор Локман картка сөенеч бүләк итә. Аның йортына оныгы Батырҗанның сугышта бергә кушылган хатыны Сания бала күтәреп кайтып керә. Бу бик тә көтелгән, тансык баланың исеме дә теләсә нинди түгел—Газизҗан. Ул—Батырҗанның улы, оныкның баласы, нәселне дәвам иттерергә тиешле газиз бала! Хикәянең «Әйе, күләгәләр шуып үтә, тормыш бетми, һаман, һаман дәвам итә», дип тәмамлануы бездә рухи күтәренкелек тудыра, халыкның, милләтнең киләчәгенә өмет уята.
Сугыштан кайткач, Ә.Еники башта «Совет әдәбияты» журналында әдәби хезмәткәр, аннары Татарстан радио комитетында әдәби тапшырулар редакторы булып эшли. 1950-52 елларда Казан авиация техникумында татар теле укытып алганнан соң ул 1953 елдан әдәби иҗат эшенә күчә.
Озак еллар дәвамында «Тауларга карап» хикәясенең басылмый торуы әдипне уйландыра. Җитмәсә, илленче елларда татар әдәбиятында повесть жанры активлашып китә. Күрәсең, шул да тәэсир иткәндер— 1952 елда Ә. Еникинең беренче күләмле әсәре булган«Рәхмәт, иптәшләр!» повесте дөнья күрә. Повестьта ферма мөдире Нургалинең эчке дөньясы, аның авыл Советы сессиясендә отчет бирүе һәм эштәге кайбер кимчелекләре тәнкыйть ителә. Нургали бергә эшләүче иптәшләренә шикләнеп карый, аларның үзенә яхшылык теләүләренә ышанмый.
Алга таба язылган повестьларында Ә. Еники сюжет коруның төрле мөмкинлекләреннән файдалана. Аның «Рәхмәт, иптәшләр!», «Вөҗдан», «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестьларында тармакланган сюжет белән очрашсак, «Саз чәчәге»,
«Йөрәк сере», «Рәшә» әсәрләрендә параллель сюжет корылышына тап булабыз.
Параллельлек принцибына корылган сюжет «Саз чәчәге», «Рәшә», «Йөрәк сере» повестьларында геройның фикерен контрастлыкта ачу мөмкинлеге тудыра. «Саз чәчәге» повестенда Шакир Мостафинның беренче һәм икенче хатыны Мәрьям белән Наҗия, Мәрьямнең әнисе белән Майпәрвәз капма-каршы куела. Шул ук үзенчәлеккә «Рәшә» повестенда да юлыгабыз. Әсәрнең төп герое Зөфәр бертуган абыйсы Зариф белән чагыштырылса, төп геройны ачу өчен Рәшидә һәм Гамбәр образлары капма-каршы куела. Сюжет корылышыңдагы параллельлек принцибы Ә. Еникинең «Йөрәк сере» повестенда аеруча ачык күренә.
«Йөрәк сере» һәм «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестьларының төп геройлары— нечкә күңелле, хис белән яшәүче кызлар. Әмма аларнын уйлары гаять төрле. Дөрес, кайбер очракта ике кыз өчен уртак сыйфатларны да табабыз: икесе дә сабыр, итагатьле, яшь һәм тәҗрибәсез. Аларны бер теләк берләштерә—бәхетле булырга, мәхәббәткә, саф хисләргә нигезләнгән гаилә төзергә. Ике герой да Ә. Еникинең эстетик идеалына туры килерлек, затлы хатын-кызлар. Һәрхәлдә, аларны шулай бәһаләүче тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин белән килешәсе килә.
Ә. Еникинең психологик сатирасы да җәмгыятьтәге тискәре күренешләргә җавап рәвешендә барлыкка килгән. Әдипнең «Саз чәчәге» повесте хакында беренчеләрдән булып фикер әйтеп чыккан И.Нуруллин да шул юнәлештә уйлана: «Ә.Еникинең «Саз чәчәге» повесте да, проблематик әсәр буларак, тормыштагы хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә прожектор утын юнәлтә, уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итә»,—ди ул. Димәк, һәр нәрсәдәге кебек, Ә.Еники иҗатындагы сатирик пафос та тормыш ихтыяҗы тарафыннан тудырыла. Автор, «Саз чәчәге» повестен язып, совет чынбарлыгындагы җитди кимчелекләрне күләмле жанр канвасында сатирик фаш итә.
Повесть партия райкомының икенче секретаре Шакир Мостафинны урыныннан «тәгәрәтүләре» белән башланып китә. Әсәр чишелештән башлана һәм чишелеш белән тәмамлана. Ләкин чишелешнең әле повесть ахырында да тәмамланмавы тормыш агымының бертуктаусыз хәрәкәттә икәнлегенә ишарә ясый. Вакыйгалар барышында автор әйтергә теләгән идея тәмам ачыкланырга, әсәрне сатирик пафос белән тәмам сугарырга өлгерә. Шакир Мостафин образына хас типик сыйфатларны ачу өчен автор параллельлек алымыннан файдалана, ягъни биредә төп геройның тормышы ике чорга, ике тормышка бәйләп ачыла. Беренчесе—Чирмешән чоры. Шакир Мостафин Чирмешәндә райком секретаре булып эшләгән вакытта хатыны Мәрьям һәм өч яшьлек кызы, авариягә очрап, һәлак була. Шуны исәпкә алып, Мостафинны Камышлыга райкомның икенче секретаре итеп күчерәләр. Шакир Мостафинның көннәрдән бер көнне саклык кассасында эшләүче Наҗиягә күзе төшә. Үзеннән күпкә яшь бу кыз аның күңел дөньясыннан кайгы-хәсрәтне куып чыгарыр кебек тоела.
Ә. Еники шулай итеп безне Байгузиннар гаиләсе белән (фамилиягә игътибар итегез: бай—гузин!) таныштыра башлый. Майпәрвәз ханымның карашлары, позициясе гаиләдә ныгып өлгергән. «Майпәрвәз ханым еш кына: ирне көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын,—дип әйтергә ярата торган иде». Дөнья көтә башлагач та Майпәрвәз ирен үзе теләгән якка бора: милиционерлык эшен ташлатып, аны дәүләткә тире, йон, йомырка җыючы конторага агент итеп урнаштыра.
Майпәрвәз кызы Наҗиягә дә Мостафин белән вәгъдәләшкән вакыттан башлап ук үз тәҗрибәсен тапшыра башлый: «Беренче кичтән үк ирне үзеңә ефәк җепләр белән бәйли белергә кирәк,—ди иде ул, пышылдап кына». Майпәрвәз ханымның тормыш принцибы ачык, төгәл һәм шул ук вакытта куркыныч, чирканыч та. Ләкин ул барысын алдан уйлаган, шуңа күрә Майпәрвәз ханым күрсәткән юл максатка ирешү өчен иң кыска һәм уңышлы булып чыга.
Шакирның эчке уйларын ачу өчен Ә. Еники аның үткәне белән бүгенгесен параллель куеп тасвирлый. Беренче хатыны Мәрьямнең тыйнаклыгы һәм яшь хатын Наҗиянең «ефәк җепләр» белән бәйләве арасында аерма гаять зур. Икенче чагыштыру Майпәрвәз белән беренче хатыны Мәрьямнең әнисе арасында үткәрелә. Мәрьямнең әнисе Мостафин күңелендә оялчан, әдәпле, тыйнак, эшчән карчык булып сакланып калган. «Ә менә бу акшарлы битенә елмаю каткан «әби»… Пылау белән сыйлар, җимеш суы белән сыйлар, ике сүзнең берендә «Шакир!» дип дәшер, әмма әрсез-хәйләкәр карашыннан: «Менә без сиңа нинди кызыбызны бирдек, кадеребезне бел!»—дигән горур кисәтү сизелеп торыр».
Үзе тап булган даирә Мостафинны кызыксындыра, акрынлап җәлеп итә, саз кебек үзенә суыра. Майпәрвәзләр йогынтысының үзенчәлеге, мәкерле ягы шунда, алар үзләренең һәр адымын яхшылык билгесе астында, кияүгә күрсәтергә тиешле табигый илтифат дип эшлиләр, ягъни аны үз якларына яхшылык, «кадер-хөрмәт белән аударырга тырышалар».
Мостафин исә кыен хәлдә… Бер яктан, ул—партия вәкиле, аңа хезмәт итә. Әмма гаилә эчендәге көч тә Мостафинны үз тәэсиренә буйсындыра бара. Агымга каршы тора алмаган Шакир җиңелергә мәҗбүр. Рухи тотрыксызлык, ихтыяр көченең җитенкерәмәве аның киләчәктәге язмышын хәл итә. Шулай итеп Шакир Мостафинның үзен дә сазлык суырып ала, аның яшәү рәвешенең бик нык үзгәрүенә китерә.
Рухи һәм әхлакый сыйфатлар бик тә көчсезләнеп, бары тик матди мәнфәгатьләр генә өстен чыккан бүгенге көн, безнең кыргый капитализм еллары өчен Ә. Еникинең бу повесте никадәр актуаль яңгырый! Ә бит әсәр моннан ярты гасыр элек язылган!
Салкын акылга һәм хәйләгә таянып яшәүче образ Ә. Еникинең «Рәшә» повестендә дә килеп керә.
Повестьның төп герое Зөфәр Сабитов—яшәү принципларын алдан билгеләп куйган, бай, коммерция эшләренә маһир, икейөзле, максатчан зат. Аның һәр ясаган адымы уйланган, тормыш, яшәү принцибы анык билгеләнгән: «… агым уңаена агарга… заманга аркылы килүдән сакланырга… һәрвакыт уяу, тыйнак, мыштым булырга кирәк».
Ә. Еники «икейөзлелек» дигән масканың асылын әлеге әсәрдә төп герой булган Зөфәр образы аша ача. «Ул—реалист, аныңча, баш исән булу гына чын бәхет түгел әле. Исән калган баш ничек яшәр—менә хикмәт нәрсәдә. Ә ул моның серен белә иде: бәхет—үзең теләгәнчә яшәү, бәхет—матди һәм рухи бәйсезлек ул!».
Зөфәрнең караклыгын, бармаклары үзенә таба кәкре икәнлеген күпләр белә, ләкин заводта аңа бер генә кеше—заводның кадрлар бүлеге мөдире булып эшли башлаган сыңар куллы майор Симаков кына каршы төшә. Ул һәрьяктан Зөфәргә капма-каршы сурәтләнә: Зөфәр хәтәр елларда тылда ОРС начальнигы булып тыныч кына яшәп ятканда, Симаков сугыш кырында бер кулын югалтып кайта. Шуңа күрә ул Зөфәрнең кем икәнлеген тиз танып алса да, бары тик «Тыл күсесе! Халуй!»—дип атаудан ерак китә алмый.
Әлбәттә, Зөфәр эшләгән кыек эшләрне фаш итү, ачып салу җиңел түгел. Сыңар куллы майор гына андыйларны җиңә алмый. Әсәрдә автор «сыңар кул» деталенә күп мәгънә салган, ул Зөфәргә каршы кешеләрнең көчсез, ялгыз булуларына ишарә ясый.
Зөфәрнең күргән төше аша үз героеның киләчәген дә автор символ ярдәмендә алдан билгеләп куйган. «Тип-тигез очсыз-кырыйсыз дала, ялтырап яткан күл күренә,… күпме генә барсаң да теге күлгә барып җитә алмыйсың. Чөнки ул юк, ул рәшә генә, коры далада алдап-котыртып уйнаклаган эссе шәүлә генә». Әлеге очсыз-кырыйсыз дала күренеше әсәрдәге төп образның күңел бушлыгын бик тәэсирле итеп күрсәтә.
Зөфәрнең чын уйларын, планнарын, мәкерле фикерләрен ачык күрсәтү өчен автор тарафыннан артистка Рәшидәнең саф, керсез күңеле алына. Кызның эчке дөньясын ачу—Зөфәрнең рухи түбәнлеген күрсәтү булып аңлашыла. Алар аерым-аерым кешеләр генә түгел, бәлки рухи яктан һич тә бербөтенне тәшкил итә алмастай затлар икән! Әсәр дәвамында шушы хакыйкатьне аңлау Рәшидәгә күңел җиңеллеге китерә. Зөфәр дә үзенчә нәтиҗә ясый—Рәшидә, никадәр матур, нәзакәтле булмасын, аңа тормыш юлдашы була алмый. Үтә рационалист Зөфәр белән романтик Рәшидә—бер-берсен инкарь итүчеләр! Зөфәрнең сайлаган кәләше—Гамбәр туташ. Анда Сабитов өчен кулай сыйфат бар. Ул—күндәмлек. Зөфәренә «хуҗам!» дигәндәй карап торган Гамбәргә өйләнешүләренен беренче көненнән үк ул шаяртып, «сиңа, орчыгым, башыңны түбән иеп кенә тору килешә!»—дип куя. Гомумиләштереп әйтсәк, Ә. Еники геройлары өчен күндәмлек, буйсыну, баш ию аларның тискәре сыйфатлары буларак бирелә.
Ә. Еники иҗатында өлкән буын вәкилләрен сурәтләү зур урын алып тора. Автор, әлбәттә, аларга зур идея-эстетик бурыч йөкли. Өлкән буын яшьләр өчен һәр яктан үрнәк булырга, үткән тормыштагы уңай тәҗрибәне, рухи байлыкны югалтмыйча, алга таба дәвам иттерелүен кайгыртып яшәргә тиешләр. Чыннан да, туган җирдән, аның рухи тәҗрибәсеннән, традицияләреннән аерылуны язучы хәзерге тормышның әхлаксызлыгын күрсәтә торган күренеш дип бәяли. Локман картның фәлсәфи уйланулары («Тауларга карап»), Акъәбинең гаилә бөтенлеге турындагы хыяллары, милли тәрбия бирү теләге («Әйтелмәгән васыять»), Клараның бабасы сагынып сөйләгән туган яклары («Туган туфрак»), Рамазан картның мәхәббәттәге тугрылыгы («Картлар») фонында һ.б. яшь һәм урта буыннарның кайбер вәкилләре шактый төссезләнеп кала.
«Әйтелмәгән васыять» хикәясендә Акъәби хәлсезләнеп түшәккә яткан сәгатеннән алып сурәтләнә. Сабыр холыклы, тыйнак бу карчык гомеренең соңгы көннәрен туып-үскән җиреннән аерылып, Уфадагы балалары карамагында яшәргә мәҗбүр.
Ул—гомере буе хәләл көче белән көн күргән киң күңелле кеше. Акъәби озын гомер юлы үтеп, зур тәҗрибә туплаган, халыкның акыл-зиһенен үзенә сеңдергән, илгә укымышлы балалар үстереп биргән. Алар ирешкән биеклектә үз өлешен аңлаган сурәттә дә, ул шәхси рәхәтлеккә дәгъва итмәстән, аларның илгә, халыкка хезмәтеннән канәгатьлек хисе кичереп яши. Анда ата-баба җиренә, тәрбияләп үстергән халкына, туган теленә, сакланып калган гореф-гадәтләренә, мәдәни байлыкка карата сакчыл, ихтирамлы караш тәрбияләү турында васыять әйтеп калдыру теләге көчле. Ләкин балалары Акъәбинең тавышсыз-тынсыз, аерым бүлмәдә ятуын артыграк күрәләр, берсе дә аны борчыган эч серләре белән кызыксынмый, хәтта хәл белүләре дә коры, формаль генә килеп чыга. Үзләренчә, алар карчыкка авыруын җиңелрәк кичерергә ярдәм итәләр сыман. Әмма иң мөһиме—аның җанын дәвалау ягын оныталар алар. Нәтиҗәдә Акъәбинең борынгыдан килгән, яшьләр өчен әһәмиятле, киләчәкнең нигез ныклыгы өчен җирлек булырлык кыйммәтле васыяте үзе белән бергә җир куенына китә.
Әсәргә берничә эпизодик персонаж кертелгән. Әмма алар әсәр тукымасында бик әһәмиятле урын тота. Әгәр хикәя үзәгендә торган Акьәби һәм аның балалары арасында аңлашылмаучылык тууын күзәткән булсак, характерлар бәрелешенә игътибар итсәк, әсәргә кертелгән ярдәмче образлар—Миңлебай карт, Гарифә, Сәетгали, шагыйрь— Акъәбинең теләктәшләре, аның уйларын хуплаучы, сайлаган юлының хаклыгына ышанучы, халыкчан традицияләрнең үсеш алачагына инанучы образлар буларак биреләләр. Балалар белән мөнәсәбәттәге контрастлык һәм ярдәмче образларның аңа карата теләктәшлеге Акьәби образының типик сыйфатлары ачылуын тәэмин итә, шуның ярдәмендә күтәрелгән мәсьәләнең әһәмиятен үткенәйтә.
Хикәянең эпилогыңда Акъәбинең авылда калган сандыгын алып килү күрсәтелә. Балалар өчен бу искергән, кирәкмәс әйбер кебек. Шулай да сандыктагы башка әйберләр арасында кызы Гөлбикәне хәситә кызыксындыра, Суфиян улы Геннадийның күзе исә камчыга төшә. Авторның биредә барлык истәлек-реликвияләр арасыннан камчыга аерым тукталуы да очраклы хәл түгел. Камчы, бер яктан, заман рухын чагылдырса, икенче яктан, кешеләрнең кайсы якка текәлебрәк каравын, аларның сайлаган кыйблаларын билгеләргә ярдәм итә. Хикәядә камчыга салынган төп мәгънә—явызлык, әшәкелек сыйфатларының күрсәткече ул. Бу детальгә салынган мәгънә соңыннан башка әсәрләргә дә күчә. «Коръәнхафиз» хикәясендә камчы тотып торучы Хафиз сурәтләнә. Хикәя, беренче карашка, уку-укыту мохите, мәдрәсә тормышы, аның эчке тәртипләре, хәлфә һәм шәкертләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуга багышлана. Ләкин бу—хикәянең бары тик өске катламы, ә төп фикер исә аскы катламда ята. Коръәнхафиз—изге сүзләрне яттан сөйләп йөргән адәм шул ук вакытта кансыз да, явыз да була ала икән! Һәм икейөзле сатлык та! Менә бу мәгънә дә актуаль түгел дип кем әйтә ала?! Югары дәрәҗә биләгән коммунистларның тиз арада икенче битлек киеп алуларын һәм яңа дәрт белән халыкның, җәмгыятьнең канын суыра башлауларын бик тә яхшы хәтерләтә бит бу күренешләр!
Моны, әлбәттә, шул чор хакимияте дә бик яхшы аңлый иде. Чөнки күп меңләгән җитәкчеләрнең, түрәләрнең бик күбесе нәкъ әнә шундый Коръәнхафиз кебек адәмнәр иде бит алар. Үзләренең ныклы иманнары булмаган, халыкка һәм илгә хезмәт итүне олы максат итеп куймаган, бары тик заманга җайлашып, заманча сөйләп үзләренә мөмкин кадәр күбрәк файда табарга тырышкан кешеләр иде алар. Ә. Еники үз әсәрләре белән әнә шундый типларны фаш итте. Әнә шуңа күрә ул коммунистларга һәм совет дәүләтенә карата күпмедер дәрәҗәдә оппозициядә булды. Шуңа күрә аны партия өлкә комитеты бер дә яратмады. Ә. Еники Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен дә бик соңлап алды.
Әйе, Ә. Еники хикәяләреңдә еш кына очракта повесть жанрына лаеклы, тирән һәм киң мәгънәле күренешләр яктыртыла. «Шаяру» хикәясендә, мәсәлән, әдип геройларын пароход палубасында сурәтли. Тук тормыштан, «иреккә чыккан» Диләрә ханымның эчке дөньясы, кешеләргә булган чын мөнәсәбәте гадәти бер яулык ярдәмендә ачып салына биредә. Яулык—бу очракта мәхәббәт, сөю-сөелү символы. Диләренең дә сөеләсе, мәхәббәт татыйсы килә. Ул кайчандыр әлеге мөмкинлектән баш тарткан, тормышын үзеннән күпкә өлкән кеше белән бәйләгән. Хәзер, башка кешеләр өлешенә кереп булса да, аның әлеге хисне татыйсы килә. Пароходта кайтучы студент егетнең сөйгәненә дигән бүләген—яулыгын—җәдәштә алдап үзенә ала ул. Әгәр булдырса, әлеге яшь егетнең мәхәббәтен дә үзенеке итәр иде. Ләкин бу мөмкин түгел… Диләрә ханым—карт ир белән яшь егет арасында калган бәхетсез хатын. Бу—хатын өчен фаҗига. Диләрә ханым тоя башлаган әлеге бәхетсезлек Ә. Еникидә сәнгать чаралары ярдәмендә тирәннән ачыла.
Ә. Еники иҗатының тагын бик әһәмиятле үзенчәлеге бар: ул—милли рухка, милли моңга бай образлар тудыру остасы. Әдип халык характерының һәм яшәешенең ерактан килүче әхлакый нигезләрен үзе үткән юл, анда очраган кешеләрнең типик сыйфатларын гомумиләштерү һәм индивидуальләштерү аша ачып сала. Татар һәм башкорт халыкларында яшәп килгән изге йолалар, гореф-гадәт, традицияләрнең мәңгеләштергән символы буларак Ә. Еники "Җиз кыңгырау" хикәясен иҗат итә. Хикәя авторның үткәнгә сәяхәтен хәтерләтә. Әсәрнең өске катламында татар туе ритуалы, этнографик картиналар, хозур табигать күренешләре, гаять кунакчыл кешеләр тасвирлана. Җиз кыңгырау моны лейтмотив булып затлы хисләр яңгырашын тәшкил итә Бу аһәң төп герой Әхтәм күңелеңдә ныграк сакланып калган. Вакыйганың башында ук ишетелгән әлеге сагышлы көйгә Нигъмәтулла үзенен җыры белән кушылып китә һәм аның сагышы бөтен сәяхәтнең симфониясе булып яңгырый.
Ә.Еники үзе музыка сәнгатеннән ерак торган кебек тоелса да, ул турыдан-туры җыр, музыка, уен кораллары, аларның кеше яшәешендә тоткан урыны, кеше күңеленә ясаган тәэсире турында еш яза.
Ә. Еники прозасында сәнгатьчә сурәтләү ысуллары да нигездә эчке дөньяны, рухи халәтне ачуга юнәлтелгән. Шул якны ачуда язучы сайлаган иң үтемле чараларның тагын берсе—табигать тасвирлары. Анын прозасында пейзажның роле көчле һәм автор аңа олы идея-эстетик бурыч йөкли. Әдип әсәрләрендә кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәт тирән, эчке бәйләнештә бирелә. Бер яктан, пейзажны сурәтләү, икенче яктан, типик халәтне тасвирлау кеше характерын ачуда кулланылган ике параллель алым гына түгел, ә бәлки бер алымның, синтезлашкан бербөтеннең ике ягы, ике юнәлеше булып тора. Бу үзенчәлекне язучының «Төнге тамчылар», «Тынычлану» хикәяләрендә ачык күреп була. «Апрель киче. Юеш, җылы, томанлы. Караңгы, тын урамнарда тып-тып тамчы тама». «Төнге тамчылар» хикәясе әнә шундый юллар белән башланып китә. Әлеге әсәрдә кеше характерын, гомумән, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуда пейзаж әһәмиятле урын тота.
Ә. Еникинең «Тынычлану» хикәясендә дә табигать—эмоциональ халәт тудыру чарасы. Хикәядә ул төп герой Гасыйм Сәләховичнын эчке дөньясы, кәефе, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә бирелә. «… Көне… Иртәнге сәгатьтән үк бөркү эсселек үзен шул чаклы сиздерә башлар икән? Гаҗәп! Хәтта төне дә җиңеллек китермәде, суынырга өлгермәгән таш йортлардан, таш урамнардан, тузан исен аңкытып, һаман бөркелеп торды бу китмәскә килгән эсселек… Менә өч атна инде яңгыр тамганы юк.
Гасыйм Сәләхович киң караватының читенә таянып, күзләрен дә ачарга иренеп, тик кенә утыра. Әллә ялкаулыктан, әллә хәлсезлектән? Икесе дә бардыр, ахрысы…
Күрүебезчә, басынкы авыр һава Гасыйм Сәләховичның эчке дөньясына күчә, «борчый, кәефен боза, куркытып та куя».
Ә. Еники кеше күңелендә туган газаплы кичерешләргә тәңгәл килерлек күренешләрне табигатьнең үзеннән эзләп таба, аның герой җанына ясаган тәэсирен сурәтли. Гасыйм Сәләхович күңелеңдә туган хафа, көчсезлек табигатьтә дә күзәтелә: әмма әлеге эсселек геройны һәрдаим озатып бара сыман. Гасыйм Сәләхович, бөркү һавадан котыла алмаган сыман һәр адымда борчыган йөрәгенә дә дәва таба алмый. Авыр, басынкы көннәр аны таушата, хәлсезләндерә.
Һәр туган көн Гасыйм Сәләховичка яңа авырлыклар гына алып килә. Аның өчен иң якын булган кешесе—хатыны Рәмзия—иренен хәленә битарафлык күрсәтеп, больницага кереп ята. «Әйе, сәер халык бу хатыннар җенесе, ике төпле, юк, өч төпле чемодан кебек, ниләр генә ятмыйдыр аның төпләреңдә. Кайчагында шундый көтелмәгән берәр әкәмәт китереп чыгара, шаккатудан тәмам телсез каласың». Һәрхәлдә, хатыны Рәмзияне шундыйлар рәтенә кертеп караса да, Гасыйм Сәләхович аңа ияләнгән, шуңа күрә аның капризлары белән дә килешергә мәҗбүр. Язучы үз героен гаиләнең тар кысаларында гына тасвирламый, башкарган эшләре, кылган гамәлләре аны киңрәк мәйданга чыгара. Әмма тормышында бердәнбер күңел юанычы булган фән өлкәсе дә аңа җан тынычлыгы алып килми. Чөнки кайчандыр яклаган диссертациясе яңа буын вәкилләре ирешкән уңышлар янында төссезләнгән. Бүгенге көн югарылыгында фикерләү—аның өчен хәл итә алмаслык бурыч.
Төп геройның антиподы булган Идеал Шәйхиев образы исә аның фән өлкәсендәге дәрәҗәсен билгеләүче бер үлчәү буларак та кабул ителә. Тормышта үз урынын тапкан Идеал, табигый, остазы Гасыйм Сәләховичка караганда фәндә зуррак уңышка ирешә. Идеал—исеменнән үк күренгәнчә, үзен югары бәяли, һавалы кеше. Ул әсәрдә мөһим роль үти, төп геройның чын хәлен ачыклаучы образ булып тора. Язучы чын фән кешесен, галимлек сыйфатларына ия билгеле бер тип тудыра.
Ләкин укучының симпатиясе, барыбер, карт галим ягында. Гасыйм Сәләховичның әсәр ахырындагы үлемен әдәбият галиме Ф. Ганиева «үлеме дә физик үлемнән бигрәк әнә шул рухи үлем булып, яшәү өчен көрәшмәү нәтиҗәсе булып кабул ителә»,—дип билгеләп үтте. Тәнкыйтьче, дөрестән дә, тагын бер кат рухи якның өстен чыгуына басым ясый. Төп герой теләк-омтылышларынын нәтиҗәсе буларак «гомер буе теләгән, омтылган тынычлыгы ана әнә шулай, ялгызлык, аңлаша алмау, битарафлык булып килгән».
Әмирхан Еники әсәрләрен укыганда аларның әдәби, сәнгати яктан үтә дә таләпчән рухта язылган булуына, аларның эстетик камиллегенә сокланасың! Аларда бит бер генә артык сүз дә, бер генә артык деталь дә юк. Әнә шуна күрә әсәрләрнең тәэсир көче бик зур да инде!
Әдип иҗаты уңаеннан тагын бер җитди фикер телгә килә. Русның зур хикәячесе А. П. Чеховның һәр хикәясе диярлек кинога төшерелгән. Безнең Ә. Еникиебез дә нәкъ аның дәрәҗәсендә (әйе, без моны һич курыкмыйча әйтәбез) торган әсәрләр авторы бит! Ни өчен соң аларга нигезләнеп нәфис фильм булмаса, инде һич югы, телефильм төшерелми?! Ни өчен без аның әсәрләренең кыйммәтен аңламыйбыз?! Безнеңчә, бу—тулаем милли мәдәният алдында хәл итүне сорап торган актуаль мәсьәлә.
Ә. Еникинең повесть һәм хикәя жанрында ювелирдай оста булуы безнең әдәбиятта инде бәхәссез хакыйкать дип санала. Әмма биредә шуны гына өстәп әйтәсе килә. Аның әдип буларак көче, иҗатчы буларак зурлыгы һич тә оригиналь чагыштырулар куллануда түгел, шаккатарлык телбизәкләр табуда да түгел, мавыктыргыч сюжет яисә вакыйгада да түгел аның көче. Әмирхан Еники үз әсәрләреңдә тормышның, кешеләр яшәешенең гаять тә тирән мәгънәле күренешләрен зур психологик нечкәлек белән тасвирлап бирә ала. Ул укучыга бик тә гыйбрәтле, бик тә тәэсирле фәлсәфи сабак бирә. Әгәр дә без Еники әсәрләрен аларның бар булган мәгънәви һәм хисси хасиятендә дөнья укучыларына җиткерә алсак, ул чагында Еники әсәрләре, һичшиксез, ин зур бәягә лаек булырлар иде! Татар әдәбиятының дөнья күләмендә бик матур бер чагылышы булыр иде ул!
Ә. Еники иҗади эзләнүләренең бер этабы 70-80 нче елларга туры килә. Бу чорда ул үзенең шәхси тормыш тәҗрибәсенә, үткәненә бәйле уйлануларын укучыларга җиткерү максатыннан мемуар-автобиографик жанрга мөрәҗәгать итә.
Ә. Еникинең «Соңгы китаб»ы үзәгенә әдип тормышының тарих белән, әйләнә-тирәдәге кешеләр, гомум хәрәкәт белән күп төрле алыш-бирешен, элемтәләрен мөмкин кадәр тулырак, бөтен катлаулыгында ачу бурычы куелган. Эссе жанрына якын торучы бу әсәрдә авторны чал тарих битләрен актарып, үз башыннан кичкән хәл-вакыйгаларны яңартып чыгу гына канәгатьләндерми, биредә үткән көннәргә, күренешләргә бүгенге көн югарылыгыннан торып карарга, бәяләргә тырышу да, кешеләрнең тормыштагы урынын, социаль кыйммәтен тарих бизмәнендә үлчәү дә сизелеп тора.
Укучы күз алдында әдип чордашларыннан тулы бер галерея пәйда була. Аларның һәммәсендә үзгә холык-сыйфат, кабатланмас язмыш.
Менә аның Фатих Әмирхан белән очрашуы.
«Китап магазинына барганда-кайтканда еш кына Ленин бакчасы аша үтеп йөри идем. Көннәрдән бер көнне менә шул бакча аша үтеп барам. Көз ахыры, агачлар инде шәрә, бакча юлларына сары яфраклар түшәлгән. Тын-буш юлларның берсеннән ак сакаллы кечерәк бер бабай тәгәрмәчле креслоны артыннан әкрен генә этәреп килә. Креслода пенсне кигән бер кеше утыра… Каршыма килеп җитмәс борын ук мин ниндидер бер күңел сизенүе белән креслодагы кешенең Фатих Әмирхан икәнен танып алдым: „Йа Хода!“—дидем ирексездән эчемнән генә һәм шунда ук адымнарымны әкренәйттем...»
Күрәсезме, бу өзек үзе бер аерым хикәя сыман мавыгып, бирелеп укыла. Чөнки әдип үзе дә аны җаны-тәне белән рухланып, шул күренеш алып килгән хис-кичерешләрдән тәмам тәэсирләнеп яза. Әнә шулар барысы да төгәл булып укучы йөрәгенә күчә. Оста әдип каләме үз йөрәген безнеке белән нечкә тоташтыра.
Менә ул мәшһүр Галимҗан Ибраһимов янәшәсендә Ялтада… Ә бераздан мондый юллар: "Әгәр мин 1955 елда партия Үзәк Комитетына Галимҗан Ибраһимовның эшен яңадан карауны үтенеп хат язганмын икән, әнә шул 1937 елда әдипне үз күзем белән күрү миңа ул хатны тәвәккәлләп язарга, һичшиксез, ярдәм иткәндер дип уйлыйм".
Халыкка хезмәт итүнең Фатих Әмирханнар, Галимҗан Ибраһимовлар күрсәткән үрнәген Әмирхан Еники да яхшы үзләштергән. Ул тормыш көрәшләрендә кешелек һәм язучылык иманын ныгыткан. Китапның бер битендәге менә мондый юллар ул процессның нинди каршылыклар аша узуына мисал бирә. «Иҗат эше минем өчен башта ук шәхси эш, өзлексез уйлану белән бәйле күңел һәм намус эше иде. Мин бары үзем белгәнне, үзем ышанганны гына язарга тиеш дип уйлый идем. Ләкин бер бәхәс чыкканда миңа әйттеләр: син үзең белгәнне, үзең уйлаганны эчеңдә калдыр, ә безгә без таләп иткәнне яз!—диделәр. Әмма үз күңелендә тумаганны заказ буенча гына язу?—Юк, мин моны аңлый да, кабул да итә алмый идем...»
Кешене икегә аеруга—аны икейөзле итүгә этәрүче көчнең анатомиясе биредә ничек ачык һәм типик чагыла! Әйе, мондый омтылышның безнең җәмгыятьтә шактый көчәеп киткән чорлары булды. Без эчтән берне уйлап, тыштан икенче төрле сөйләргә дә өйрәнеп бетә яздык. Ләкин ул чагында да халыкның, кешелекнең иман ныклыгын саклаучылар булды. Саф күңелле, нык-таза иманлы, көчле рухлы кешеләр булды. Рухи тормышыбыз көрәшчеләре булды! «Соңгы китап» әнә шундый көрәшчеләрнең күңел көндәлеге дә ул.
1980 нче еллардан башлап Ә. Еникинең публицистик мәкаләләре тупланган җыентыклары да дөнья күрә башлый. «Хәтердәге төеннәр» (1983) дигән мәкаләләр, очерклар һәм истәлекләр җыентыгы әдипнең әдәбият, сәнгать, тормыш мәсьәләләре хакында уйлануларын туплаган чыганак.
1990 нчы елларда һәм үз гомеренең соңгы елларына кадәр әдип газета-журнал битләрендә тормыш, яшәеш, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез турындагы, заманның актуаль мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләрен бастырып торды. Шуларның нәтиҗәсе буларак 1996 елда аның тарихи-хронологик нигездә язылган соңгы җыентыгы «Кояш баер алдыннан» дигән китабы дөнья күрде. Биредә Ә. Еники бик итагатьле генә итеп үзе үткән елларга борылып карый, төрле җитәкчеләрнең ил белән идарә итү чорына объектив бәя бирергә омтыла. Рәсәй күләмендәге вакыйгалардан соң, Татарстан, аның бәйсезлеге мәсьәләләре күтәрелә. Язучы ил тормышындагы вакыйгалар турында җитәкчеләрнең, халыкның аңа мөнәсәбәте турында да тәфсилләп яза. Гомумән алганда, «Кояш баер алдыннан»—безнең өчен гаять кыйммәтле чыганак.
Ә. Еники безнең арабыздан 2000 елның февраль аенда китеп барды… Үзе әйтмешли, әдәбиятны «күңел һәм намус эше» дип санап ул газиз милләте өчен гаять кыйммәтле рухи, әхлакый, фәлсәфи һәм эстетик хәзинә булган үлемсез әсәрләр иҗат итеп калдырды. Халыкның, бигрәк тә милләтнең яшәве, алга таба үсеше кыен булган елларда да, «томанлы» елларда да милләткә һәм аерым-аерым кешеләргә яшәүдә ышанычлы юлны югалтмаска булышырдай, җирдәге Намус һәм Гаделлек маякларын күрсәткән, әнә шуларны раслаган гүзәл әсәрләр язды ул. Шул ук вакытта алар, ул әсәрләр, үтә милли һәм халыкчан әсәрләр иде. Татар укучысының күңеленә бик тә ятышлы, халык җырлары кебек бик тә кадерле әсәрләр иде алар.
Әнә шуңа күрә үткән гасыр ахырында Әмирхан Еникигә «Халык язучысы» дигән исем бирелү Гаделлекнең һәм Әмирхан Еникины яклаучы, яратучы меңләгән кешеләрнең җиңүе, тантанасы булып кабул ителде.
Дөресендә дә, чын-чыннан халык язучысы иде бит ул безнең Әмирхан агабыз!

Чыганак: Казан утлары.- 2009.- № 3.

Әлфия Мотыйгуллина,
Татарстан дәүләт гуманитар педагогика университеты доценты
  • 0
  • 07 февраля 2011, 11:46
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.