Соңгы кита – тәрбия чыганагы

ТДГПУда Әмирхан Еникинең тууына 100 ел тулуга багышланган «XX гасырның икенче яртысы татар әдәбияты һәм Әмирхан Еники» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференциягә доклад

В докладе рассматривается произведение «Соңгы китап» ( «Страницы прошлого») Амирхана Еники как источник воспитания духовно-нравственных качеств человека. Воздействие окружающих на жизнь, чувства и мысли писателя обогатили его внутренний духовный мир. это отражается в его поведении и в творчестве.
Ах, татарның Урдалары,
Алтын гасырлары!
Морзаларның данлылары,
Затлы, асыллары!
Син үзең дә, иптәш морза,
Шулар нәселеннән.
Хәтереңә синең нинди
Серләр яшеренгән?
Роберт Миңнуллин, 1996
Гаҗәп, олпат әдибебез Әмирхан ага Еники бу китабын соңгысы дип атап, ни әйтергә теләгән укучысына? «Соңгы китап» та әдипнең күңел түрендә яшеренгән нинди серләр урын алган?
Китапны әнә шундыйрак сораулар белән кулга алган идем. Ә ул тәрбия китабына тиң икән. Балаларга әдәбият дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә әдәп-әхлак тәрбиясе бирү максатыннан теләсә кайсы сәхифәсен кулланырга мөмкин. «Әдипнең бөтен әсәрләре дә әхлак проблемасы турында». Чыннан да, «Күрегез дә гыйбрәт алыгыз, без менә шулай үстек,» – дип әйтергә тели сыман «Соңгы китап»та язучы. Бу әсәргә мөрәҗәгать итүнең актуальлеге дә шунда. Моңсу хатирәләр дулкынында үткәннәрне сагынып кына калмый, автор шул гүзәл мизгелләрне күңел түребездә беркетеп калырга, җаннарыбызга шифа бирергә ашыга. «Язучы һәрвакыт матурлыкка сусап, матурлыкны сагынып яшәргә тиеш… Гыйбрәт алыр, күңелне баетыр, теләкләрне үстерер өчен генә түгел, һәртөрле түбәнлек-ваклыклар белән килешмәс өчен, шуларга нәфрәт саклар өчен дә кирәк бу...» Әйе, әсәргыйбрәтле дә, гаделлек, ихласлык, матурлык белән дә өретелгән тормыш күренешләренә гаять бай. Безнең максат шулар аша балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
«Язучыны аңлыйсың килсә, аның туып үскән җиренә бар». »Соңгы китап»та Ә.Еники әсәрләренең төп чыганагы булган газиз Башкортстанына, туганнары, дуслары белән таныштырырга алып китә. «Чынлап та, әдипне яки шагыйрьне туып-үскән җиреннән аерып аңлау мөмкинме?! Уналты яшемә чаклы мин туган-үскән җиремдә, атам-анам канаты астында яшәдем. Бу минем саф чагым. Сүз дә әнә шул бик кадерле балачак турында барачак. Үзем турында да, мине чорнаган тормыш һәм кешеләр турында да мин бары чын дөресен генә язарга тырышачакмын», − дип искәртә ул олы сәяхәтенең башында.
Нәсел-нәсәбе, ата-бабалары хакындагы сүзне әдип зур горурлык белән атакае төзеп калдырган шәҗәрәне атаудан башлый. Әтисенең үз шәҗәрәсендә 47 түгәрәк ясап, бернинди язма чыганакка таянмыйча, бары хәтердән генә Бәшәр карттан таралган кешеләрнең исемнәрен язып чыгуы гаҗәпләнмәслекмени?! Әдип фикеренчә, «югыйсә бит хәзер дәү әтисен онытучылар да күп.»
Әти-әнисен иң самими хисләр белән искә төшерә Әмирхан Еники: «Атакай («к»ны йомшак итеп) ни дәрәҗәдә оста сәүдәгәр булгандыр (сәүдә итү аның өчен хөрлек, бәйсезлек, булдыклылык билгесе саналган) – ул кадәресе икенче мәсьәлә. Ул… хис кешесе иде, җыр, уен-көлке яратты. Һәм җан иясен дә бик ярата иде. Бервакытта да аның кулы җан иясенә күтәрелмәде – атка да ул сөеп, сыйпап кына дәшә иде.» Әнисе бик сабыр, акыллы хатын була, Нигъмәтҗан белән алар икәү бик килешеп, яратышып дөнья көтәләр, тугыз балаларының берсе-бер исән калмый үлеп бару бәхетсезлеген дә тигез иңнәрдә күтәрәләр. Никадәр көч, никадәр сабырлык кирәк булгандыр аларга бу сынауларны үтәргә?! Әмирхан белән Илдархан гаиләдә гадел, тигез мөнәсәбәтләр күреп, шактый уңай шартларда тәрбияләнәләр. Кан калтырап, саклап калырга тырышып үстерәләр аларны. Бәхет елмая Нигъмәтҗан абзый белән Бибихәдичә җиңгигә: ике бөртекләре йөзләренә кызыллык китермиләр – чын кеше булып җитәләр… Ерак тарих аша үтеп, морзалар нәселен дәвам итүче Әмирхан ага исем-дәрәҗәсенә тугры кала. Морзаларга хас зыялылык, затлылык аның һәр гамәлендә, һәр сүзендә чагыла. Яшәү рәвеше белән дә, иҗаты белән дә әхлакый сыйфатлар тәрбияли ул.
Әмирхан Еники «Соңгы китап»та мәңгелек мәсьәлә − өлкән буын белән яшьләр арасындагы мөнәсәбәт, рухи элемтәне яктыртуга да киң тукталып, үз заманында картларга буйсыну, аларны хөрмәт итү көчле булганлыкны ассызыклый. «Гаиләдә бабай үлсә, әби «баш» булып калган – аңа берсүзсез буйсынганнар. Хәтта сөйлиләр: түр башында туксаннан узган әби калтыранып утыра. Юньләп күзе дә күрми, колагы да ишетми, акылы да инде әйле-шәйле генә. Шулай да аның ап-ак сакаллы улы – күптән кызларын биргән, улларын өйләндергән йорт хуҗасы бабай – берәр җиргә кунакка яки туйга барырга кирәк булса, иң элек әнә түр башында калтыранып утырган шул карчыктан сәкегә таянып, үрелеп ипләп кенә рөхсәт сораган:
— Анакай, кәбәм, безне вет Ибәй кодаларга кунакка дәшкәннәр иде,
рөхсәт итәрсез микән?
Карчык җавап бирергә ашыкмый, башын селкеп утыра бирә, аннары йокысыннан айныгандай сорый:
— Нәстә әйтәсең?
— Кунакка дәшкәннәр иде, дим, рөхсәт итсәң…
— Кемгә?
— Ибәй… Ибәтулла кодаларга.
— Кем ул, нинди кода?
— Соң, үзебезнең Җәмилә киленнең аталарына инде… Түбән очка.
Карчык, тагын озак кына дәшми торып, кырыс кына әйтеп куя:
— Ярар, барырсыз… Тик дөньягызны онытып утырмагыз, якты күздә
кайтыгыз!»
Үз бабасын исә тиз кабынып китүчән, ләкин бик тиз сүрелә торган дип хәтерли. Андый чагында һәркемгә ачык чырай да тәмле сүз. Хатынына ул «якты көнем» дип кенә дәшкән. «Бабакайның үлән-чәчәкләр арасында тезләнеп намаз укуын һич оныта алмадым», — ди Ә.Еники. Димәк, бабасы диндар кеше булган, кайда булуына карамастан намазын калдырмаган. Әбекае холкы белән аның нәкъ киресе һәм тәмле телле була. Аның балаларына йорт бүлүдә биргән үтә гыйбрәтле киңәшеннән өзек китерми мөмкин түгел.
«Нигъмәтулламның бу өйдә хакы күп икәнен мин белмичә, кем белсен. Дөрес әйтә ул, иңнәрендә күтәрде… Ходай – шаһит, улларым икесе дә миңа газизләр… Ләкин мин аларның чамаларын беләм бит. Нигъмәтуллам, иншалла, өйсез калмас, яңасын салырга да хәленнән килер. Ә Мөхәммәдъярга авыр булачак, төп нигездән аерырга ярамый аны… Юк, Нигъмәтуллам рәнҗи күрмәсен, өйнең зур ягын Мөхәммәдъярга калдырыйк, шуңа сезнең фатиха бирүегезне сорыйм, кардәшләр!» Менә шулай бүгенге шартларда туганны туганга капма-каршы куйган бик тә четерекле мәсьәләне әбекай хәл итеп куя. Берәү дә аңа каршы килми. Менә кемнән өйрәнергә безгә сабырлыкка, олы уйлы-хисле булырга.
Туганнан туганнары да язучының киң күңелендә бердәм, чыдам, тырыш булып уелганнар. Ипекәйнең тәмен белеп ашарга да энекәшләрен эшсез тора алмаган әнә шул тәвәккәл, кыю, җитез, сүзгә тапкыр Нигъмәтулла дәдәкайлары өйрәтә. «Эш аның өчен мәҗбүрият кенә түгел. Җан таләбе иде шикелле, ничектер дәртләнеп, ләззәт табып эшли иде ул. Аныңча, эшсезлектән дә оят нәрсә юк». Казан ягыннан башкортка бәхет эзләп килгән татарларның хезмәт, тырышлык нәтиҗәсендә ялчы малайдан сәүдәгәргә, купецка әйләнгәнен күрсәтеп хезмәтнең гомер буена югары бәяләнүен раслый язучы. (Ә.Еники мактаган «татарлардан иң зур байлар – тегермән хуҗасы Үтәмишевләр»не ничек әйтми китәсең. «Үтәмишевләрнең сәүдә эше бик киң җәелгән була. Ашлык та җыеп озаталар, чәй-шикәр сәүдәсе дә алар кулында, керосин, тоз, ташкүмер белән дә сату итәләр, шуның өстенә Уралның төрле завод-рудникларында һәм Әлшәй, Ыслак, Дәүләкән кебек базарлы авылларда кибетләр дә тоталар. Бөтен җирдә махсус куелган кешеләр эшли, Үтәмеш бай үзе шуларны карап, тикшереп кенә йөри». Ә.Еникичә әйткәнчә «җәеннең бик эреләреннән» саналган бу Үтәмишевләр хезмәт күрсәткечләре, эшчән кешеләре белән дан тоткан безнең Кукмара җирлегеннән бит.) Нигъмәтулла кызу-кайнар канлы, аны сабыр холыклы хатыны, ярсу атны тыеп кына торгандай, гел тынычландырып тора. Әле генә бөтенесен пыр туздырган дәдәкайлары берни булмагандай ачык чырай белән һәркемгә ягымлы дәшеп, дөнья бетереп йөри дә башлаган. Әзме безнең арада бер-берсенә юл куя белми изаланучылар? Ә Нигъмәтулла сыман балаларга да – үзенекеме, күршенекеме – һич аермыйча, гел «бәбкәм» генә дип, хәтта йорт хайваннарына да сөеп дәшү ир затын тагын да ихтирамга лаеклырак итә бит. Бу нәселнең ярдәмчел туганнары, ачлык елны да «алабутаның үзен дә, аңа кушарлык тары онын да китереп», сугыштан соңгы авыр елларны да бергәләп кичәләр. Авыл агаеның икмәктән дә олы байлык булмаганлыкны, ул булса, калганы табылганын чын күңелдән әйтүен бүгенге яшьләр дөрес аңлый белерме? Бүгенге байлар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр акчага, барча нәрсә сатып алуга корылган чорда, егерменче елның коточкыч ачлыгында тәмам үлем чигенә килеп җиткән тол хатын Лотфия җиңгине ике малае белән үзенең йортына кертеп җылы урын, ризык биргән «купич» Гатаулла кебек адымга барырлармы? Еникиевләр сыман «базарга йөрешкәндә бер-берсендә атналар буе кунак булып яту» галәмәтләре онытылып бармыймы? Күңелле, кызыклы яшәгән алар. Ә без күрше хәлен белергә дә вакыт тапмыйбыз түгелме?..
Ә. Еники үз халкының бала җанлы, бусагасын атлап кергән юеш борыннарны да төче тел белән сөеп каршы алучан, янәшә утыртып сыйлый, сораша, мактый, ә озатканда үгет-нәсихәтен дә әйтеп калучан булуы белән горурлана ала. Бүген әти-әниләр дә бит җан парәсе белән арлашырга вакыт тапмый, күпләрнең сабые язмыш кочагында.
Яшьләрнең үзара мөнәсәбәтендәге эчкерсезлек – «кызларның бик горур, бик «строгий», ә егетләрнең бик тыйнак, әдәпле булуы» да бүген күпләргә аңлашылмас. Ә.Еники үзенең җизнәсен – саф кешелек сыйфатларына ия Шәриф Сүнчәләйне искиткеч җылы итеп искә ала: «Ул чын мәгънәсендә интеллигент иде – бөтен яктан да!» Әмирхан ага үзе дә шундый интеллигент вәкиле булган. Юкса, үз юбилеенда шунда утырган балалык, яшьлек дуслары турында сөйләп, аларга хәтта бүләк тә өләшүен ничек бәяләргә?
Әдип әдәби геройларын биргән шикелле, «Соңгы китап»та да һәммәсен «бар күңел җылысы белән сурәтли, аларның рухи матурлыгын, сабыр-чыдам, мәрхәмәтле, ягымлы булуын күрсәтә». Чыннан да, истәлекләрне уку дәвамында без дөрес яшәеш, сәламәт рух өлгеләре белән очраштык. Ә.Еники бу китабында «гадинең бөеклеген, мәгънәсен чагылдырган.» «Автобиографик әсәрнең сюжеты үзәк герой тирәсендә тупланган, шул ук вакытта башка персонажларны ачу мөмкинлеге дә бирә.… автор тирә-юнендәге кешеләрнең холык-фигыльләрен ачып, үз характеры формалашу процессын күз алдына бастыра». Нинди гүзәл холыклы Кешеләр мохитендә тәрбияләнгән икән безнең морза әдибебез! Озын гомер кичергән, матур гомер кичергән! Чөнки аның янәшәсендә яхшы Кешеләр күбрәк булган.

… Ябып куйдың «Соңгы китап»ны.
Шул китапның җаны –
Хаклык сүзе –
Һәр йөрәккә якын юл тапты…
… битен ачсаң, меңгә тапкырланыр
«Соңгы китап» –
аның юк соңы.
Җәсәд китә — кала олуг Мирас…
гасырларда яшәр Юксыну!..
Роберт Әхмәтҗан, 2000

Кулланылган әдәбият:
1.Әмирхан Еники: Әсәрләр: 5 томда. – V том: Публицистик язмалар, мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 479 б., рәсемнәр белән.
2.Әлфия Мотыйгуллина: Психологик проза остасы. //Әмирхан Еники. II том: Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – 416 бит.
3.Фәрит Хатипов. Әмирхан Еники. Тормыш юлы һәм иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2007. – 167 б.; рәс. белән.
4. Ф.Хатипов, Р. Сверигин. Яшәү мәгънәсе. //Мәгариф. – 2009. — № 3. – 6 б.

Әлфия Мотыйгуллина

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Кукмара поселогы муниципаль белем бирү учреждениесе 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
  • 0
  • 07 февраля 2011, 11:44
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.