Мәҗит Гафуриның прозасында гади халык язмышының сурәтләнеше (2)

Йомгаклау
Безнең тарафтан ясалган анализлар нигезендә без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
– Мәҗит Гафури иҗатында психологик повестьлар аеруча зур урын алып торалар. Бу повестьларда бөтен вакыйгалар нинди дә булса төп герой – гади кеше – янында төзелә, һәм шул геройның хосусый проблемалары аша автор җәмгыятьтә һәм татар милләтендә булган мәсьәләрне ачыклый. «Кара йөзләр» һәм «Шагыйрьнең алтын приискасында» нәкъ шундый әсәрләрдән;
– «Кара йөзләр» һәм «Шагыйрьнең алтын приискасында» повестьларында Мәҗит Гафури төп тематика итеп гади кеше һәм аның эчке дөньясын тасвирлау итеп билгеләп була;
– «Кара йөзләр» әсәрендә төп герой үзенең рухи дөньясы белән аерылып тора: аның психологизмы аша без аны социаль тип итеп күрәбез, ә икенче яктан Галимә образында без романтизм да билгели алабыз;
– Галимә, Закир һәм Фәхри карт образлы тирән психологизм белән бирелгәннәр; бу образларда аерым романтизм үзенчәлекләре дә бар;
– гади кеше образларында М. Гафури һәрвакыт җәмгыяви, хәтта сәяси карашларын ачыклый;
– гади кеше образлары бу әсәрдә катлаулы (Гали, Фәхри карт); бу образлар аша М. Гафури үзенең искелекне кире каккан идеяләрне билгели.
– гади кеше образы «Шагыйрьнең алтын приискасында» аеруча көчле бирелә: чөнки бу автобиографик әсәр; гади кешеләр образы бу повестьта антитеза ысулы ярдәмендә сурәтләнә; бу образлар шулай ук авторның идеологик карашларын да билгелиләр.

Кулланылган әдәбият
Ахунов Г.А. Язучы һәì заман // Казан утлары, 1988, № 1. – Б. 119-126.
Галимуллин Ф.Г. Эстетика һәм социологизм: 20-30 нчы еллар татар әдәбияты эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәте. – Казан: Мәгариф, 1998. – 223 б.
Галиуллин Т. Социалистик реализм юлыннан. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977. – 262 б.
Гафури М. Сайланма әсәрләр. Дүрт томда. III том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980. – 466 б.
Галимуллин Ф.Г. Инешләр Иделгә кушыла: Әдәби мәкаләләр. – Татарстан китап нәшрияты, 1985. – 136 б.
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет татар язучылары: бибилиографик белешмә. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986. – 639 б.
Мәһдиев М.С. Мәҗит Гафури (1880-1934). Тормышы һәм иҗат юлы турында кыскача очерк. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980. – 31 б.
Нигъмәтуллин Ә. Мәҗит Гафури (иҗаты турында очерк). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1969. – 94 б.
Низамов И.М. Уем – тел очында. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 475 б.
Нуруллин И.З. ХХ йөз башы татар әдәбияты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1966. – 428 б.
Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001. – 399 б.
Салихов Р.Г. Концепция героя в татарском литературоведении / Автореферат на соикс. учен. ст. докт. филол. наук. – Казань, 1999. – 58 с.
Татар әдәбият тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2000. – 540 б.
Татар совет прозасында образлар һәм характерлар. – Казан: Казан дәүләт педагогия институты, 1981. – 157 б.
Халит Г. Тормыш һәм ирек җырчысы. Мәҗит Гафуриның тормышы һәм иҗаты турында очерк. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980. – 183 б.
Халит Г. Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1948. – 213 б.
Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000. – Б. 73-121.
Гаяз Исхакый «Зиндан» – Б. 148 – өстән өченче абзацтан – 14 юл.
Китерелгән җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

1. Галим абзый никадәр гакыл ягыннан мин сөйләгән кешеләрдән ким булмаса да, / уңганлык ягыннан сез белгән кызыл авылдардан артык булса да/, баласыны тәрбиясе бөтенләй башкача.
Җөмлә өч синтагмадан тора.
Катлаулы иярчен җөмлә.
Баш җөмлә: баласыны тәрбиясе бөтенләй башкача
Иярчен кире шарт җөмлә: Галим абзый никадәр гакыл ягыннан мин сөйләгән кешеләрдән ким булмаса да
Иярчен кире шарт җөмлә: уңганлык ягыннан сез белгән кызыл авылдардан артык булса да
Баш җөмлә:
Ия – тәрбиясе
Хәбәр: башкача – рәвеш белән билгеләнгән
Баласыны – туры тәмамлык
Бөтенләй – аергыч, рәвеш белән билгеләнгән

Иярчен кире шарт җөмлә:
Ия – Галим абзый
Хәбәр – булмаса да
Никадәр – күләм хәл, алмашлык белән белдерелгән
Гакыл ягыннан – кыек тәмамлык
Мин – тәмамлык
Сөйләгән – аергыч, сыйфат фигыль белән белдерелгән
Кешеләрдән – кыек тәмамлык
Ким – күләм хәл, рәвеш белән белдерелгән

Иярчен кире шарт җөмлә:
Ия – билгесез
Хәбәр – булса да
Уңганлык ягыннан – тәмамлык
Сез – тәмамлык
Белгән – аергыч, сыйфат фигыль белән белдерелгән
Кызыл – аергыч
Авызлардан – тәмамлык
Артык – күләм хәл, рәвеш белән белдерелгән

Җөмләләрнең төрен билгеләү
Баш җөмлә: җәенке, тулы, хикәя, раслау, сүзләр тәртибе уңай;
Иярчен кире шарт җөмлә: җәенке, тулы, ике составлы, хикәя, инкяр, аерымланган һәм тиңдәш кисәкләр юк, сүзләр тәртибе уңай, бәйләү чарасы – шарт фигыль формасы кушымчасы –са + кисәкчә да (иярчен аналитик җөмлә);
Иярчен кире шарт җөмлә: җәенке, ким, раслау, хикәя, аерымланган кисәкләр юк, сүзләр тәртибе уңай, бәйләү чарасы – шарт фигыль формасы кушымчасы –са + кисәкчә да (иярчен аналитик җөмлә).

Сүзтезмәләр һәм бәйләү чаралары:
Сөйләгән кешеләрдән – ияртүле бәйләнеш, төгәлләүле мөнәсәбәт, янәшә тору ысулы белән бәйләнгән
Гакыл ягыннан ким – ияртүле бәйләнеш, төгәлләүле мөнәсәбәт, ягыннан бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнгән
Уңганлык ягыннан артык – ияртүле бәйләнеш, төгәлләүле мөнәсәбәт, ягыннан бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнгән
Кызыл авызлардан – ияртүле бәйләнеш, төгәлләүле мөнәсәбәт, янәшә тору ысулы белән бәйләнгән
Баласыны тәрбиясе – ияртүле бәйләнеш, төгәлләүле мөнәсәбәт, иялек килешнең –ны(ң) кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән
Бөтенләй башкача – ияртүле бәйләнеш, төгәлләүле мөнәсәбәт, янәшә тору ысулы белән бәйләнгән

Схемасы

2. Аның баласы исереп йөреп мал бетермәячәк/; аның баласы әтисенең иске приказчикларына килеп /кул сузып/: «Рәхим итегез!» – дип,/ сөяк сындырмаячак.
Җөмлә 5 синтагмадан тора
Катлаулы җөмлә
Тиңдәш баш җөмләләр:
1. Аның баласы исереп йөреп мал бетермәячәк
2. аның баласы әтисенең иске приказчикларына килеп кул сузып… сөяк сындырмаячак
иярчен тәмамлык җөмлә – «Рәхим итегез!» – дип

1. Баш җөмлә:
Ия – баласы
Хәбәр – бетермәячәк
Аның – аергыч
Исереп йөреп – аерымланган рәвеш хәле
Мал – туры тәмамлык

2. Баш җөмлә
Ия – баласы
Хәбәр – сындырмаячак
Аның – аергыч
Әтисенең – кыек тәмамлык
Иске – аергыч
Приказчикларына – туры тәмамлык
Килеп кул сузып – аерымланган рәвеш хәле
Сөяк – туры тәмамлык

Иярчен тәмамлык җөмлә
Ия – билгесез
Хәбәр – рәхим итегез, тезмә фигыль

Җөмләләрнең төрен билгеләү
Баш җөмлә (1) – җәенке, тулы, хикәя, раслау, аерымланган рәвеш хәле бар, сүзләр тәртибе уңай;
Баш җөмлә (1) – җәенке, тулы, хикәя, раслау, аерымланган рәвеш хәле бар, сүзләр тәртибе уңай;
Иярчен тәмамлык җөмлә –җыйнак, ким, боерык, раслау, сүзләр тәртибе уңай

Сүзтезмәләр һәм бәйләү чаралары:
Аның баласы – ияртүле бәйләнеш, төгәлләүле мөнәсәбәт, янәшә тору ысулы һәм тартым кушымчасы белән бәйләнгән
Мал бетермәячәк – ияртүле бәйләнеш, төгәлләүле мөнәсәбәт, хикәя фигыльнең билгеле киләчәк форма кушымчасы –ячәк ярдәмендә бәйләнгән
Әтисенең приказчикларына – ияртүле бәйләнеш, төгәлләүле мөнәсәбәт, килеш кушымчасы – нең һәм тартым кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән
Иске приказчикларына – ияртүле бәйләнеш, төгәлләүле мөнәсәбәт, янәшә тору ысулы һәм тартым кушымчасы белән бәйләнгән
Сөяк сындырмаячак – ияртүле бәйләнеш, төгәлләүле мөнәсәбәт, хикәя фигыльнең билгеле киләчәк форма кушымчасы –ячәк ярдәмендә бәйләнгән
Гакыл ягыннан ким – ияртүле бәйләнеш, төгәлләүле мөнәсәбәт, ягыннан бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнгән

Схемасы
3. Сез ул гакыллы түгел шул / димәкче буласыз.
Җөмлә ике синтагмадан тора.
Кушма җөмлә.
Баш җөмлә – сез димәкче буласыз
Иярчен хәбәр җөмлә – ул гакыллы түгел шул

Баш җөмлә:
Ия – сез
Хәбәр – димәкче буласыз

Иярчен хәбәр җөмлә:
Ия – ул
Хәбәр – гакыллы түгел

Җөмләләрнең төрен билгеләү
Баш җөмлә – җыйнак, тулы, хикәя, раслау, сүзләр тәртибе уңай;
Иярчен хәбәр җөмлә – җыйнак, тулы, хикәя, инкяр, сүзләр тәртибе уңай.

Схемасы

4. Хәер/, хата итәсез.
Җөмлә ике синтагмадан тора.
Гади җөмлә.
Ия – юк
Хәбәр – хата итәсез.

Җөмләнең төрен билгеләү – җәенке, бер составлы тулы (ия язмача бирелмәгән – сез), хикәя, инкяр, сүзләр тәртибе уңай.
Хәер – кереш сүз.
  • 0
  • 06 февраля 2011, 13:26
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.