Әйләнә - тирәдәге дөнья дәресе. Тема: Кемнәр төнлә йокламый?

Дидактик максат:
1. Төнге йокының кеше сәламәтлеге өчен әһәмиятен аңлату;
2. Төнен йоклаучы җәнлекләр турында өйрәнү.
Психологик максат:
1. Танып — белү эшчәнлеген камилләштерү.
Тәрбияви максат:
2. Режим белән яшәү рәвеше белән кызыксыну хисләре тәрбияләү.
Җиһаз: слайдлар: бака, ябалак, тычкан, песи, керпе, ярканат, ай йолдызлар.
Дәрес барышы:
1. Дәрескә оештыру.
Уңай эмоциональ халәт булдыру.
Сезнең белән үткәрәсе дәресебез бик матур, уңышлы булыр, дип ышанам.
2. Белемнәрне тигезләү.
Балалар, сез кайчан йоклыйсыз?
• Әти — әниләрегез, әби — бабайларыгыз кайчан йоклый?
• Көндез кешеләр нишли?
3. Уку мәсьәләсен кую.
• Ни өчен кешеләр көндез эшли, ә төнен йоклыйлар?
• Ә сез, балалар, «Тыныч йокы нәниләр» тапшыруын карыйсызмы? Ул сәгать ничәдә була?
• Сәгать ничәдә йокларга ятасыз?
• Ә сәгать ничәдә йокларга ятарга кирәк?
• Ничәдә торасыз?
Димәк сезгә, йокыгыз туйсын өчен, 8-9 сәгать йокларга кирәк.
Балалар, тыныч итеп йоклар өчен.
Нәрсәләр үтәргә кирәк (Бүлмәләрне җилләтергә, юынырга, тыныч кына ятарга кирәк).
Дәреслек белән эш.
1. Рәсемнәрдән карагыз да, әйтегез әле, йоклар алдыннан нәрсәләр эшләргә ярамый?
2. Уйлап карагыз әле, кемнәр, нинди һөнәр ияләре төнлә йокламыйлар? (Врачлар, милиция… )
3. Алар төнлә йокламаган өчен кайчан йокларга тиеш?
4. Физкультминутка (Музыка)
Әйдәгез, ял итеп алабыз. Тәмле итеп йоклап алабаз (өстәлгә яталар). Әкрен генә күзне ачабыз. Бер — беребезгә карап елмаябыз. Торып басабыз да рәхәт итеп киереләбез. Аннары нишлибез? (Гимнастика ясыйбыз). Ничек итеп гимнастика ясыйбыз. (Бергәләп ясыйбыз) Кер юу формасында.
5. Ә менә көндез йоклап төнлә ауга чыга торган җан ияләре дә бар. Хәзер табышмаклар аша шуларны белеп үтәбез.
Су буенда туебыз,
Чебен — черки сыебыз.
(Бака)
Слайд күрсәтелә.
Аның нинди файдалы якларны беләсез?
Күзләре — мәченеке,
Колаклары — локатор.
Аны күрергә теләсәң,
Йокламыйча санап тор.
(Ябалак)
Слайд күрсәтелә
Идәндәге ярыктан
Керәмен дә чыгамын.
Идән асты — туган йортым,
Шунда гомер сөрәмен.
(Тычкан)
Слайд күрсәтелә.
Сыйпасалар — бик яратам,
Мырлап — мырлап мин ятам.
Тычкан, күсе күрсәм әгәр,
Хәзер буып ыргытам.
(Песи)
Слайд күрсәтелә.
Энәләрем күп булса да,
Бер кием дә тегалмыйм.
(Керпе)
Слайд күрсәтелә
Керпенең нинди файдалы якларын беләсез?
Төнлә очарга ярата,-
Көндез очмый, йокыга ята.
(Ярканат)
Слайд күрсәтелә.
Ярканат турында сез нәрсәләр беләсез? Бу кошмы, җәнлекме? Ярканатлар начар күрәләр, яхшы ишетәләр. Алар бары тик төнлә генә очалар. Ә көндезләрен исә агач куышларында, чардакларда, караңгы урыннарда, бөркәнчек ябынган сыман, канатларына төренеп, йөзтүбән асылынып торалар. Алар төнлә генә оча торган күбәләк, корткыч бөҗәкләрне, агач ботакларындагы кортларны аулыйлар. Ә кышын 7 -8 ай йоклыйлар. Аларның күзләре бик начар күрә. Кортларны алар ишетү буенча табалар. Очып йөргәндә дә алар яхшы ишетүләре аркасында бәрелмичә йөриләр.
Исемне иҗекләп әйттерү — 3 иҗек, 2 сүздән тора.
Бер укучы: Ай яктысы төшә иде, бер күгәрчен төнлә генә ауга чыга икән. Ул — төн күгәрчене. Зарарлы бөҗәкләрне юк итә.
Ярты икмәк, туп, урак —
Торган җире бик ерак.
(Ай)
Слайд күрсәтелә
Менә, укучылар, төнлә йокламаучылар кешеләр генә түгел, димәк.
• Без нинди җәнлекләр турында сөйләштек?
• Алар турында нәрсәләр белдегез?
6. Ныгыту.
Ә менә сезнең ниндидер сәбәпләр аркасында төнлә йокламаган вакытыгыз булдымы? Икенче көнне үзегезне ничек хис иттегез?
Балалар җавап бирә.
Димәк, без, кешеләр, төнлә йоклап ял итәргә тиешбез. Ә ни өчен без йокларга, ял итәргә тиеш? Яңадан көч алып эшләр өчен.
7. Йомгаклау.
Төнлә генә түгел, көндез дә бераз йоклап алсаң, тагын да яхшырак. Авырган вакытта йокыдан да яхшырак дәва юк.
Онытма, яхшы итеп җилләтелгән бүлмәдә тынычлап йокласаң гына яңа көч туплап уянырсың.
Режимны төгәл сакла. Көн дәвамында эшләргә дә өлгерерсез. Сәламәт булырсыз. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл. Ә сәламәт булгач, бар яктан да камил кешеләр булырсыз.
Татарстан Республикасы, Мөслим районы Мөслим № 3 нче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Мирзасалихова Гөлназ Шайдулла кызы.
 
Iкласс. IV чирек.
 
  • 0
  • 18 октября 2010, 11:38
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.