Юлда йөрергә өйрәнәбез!

Юлда булсаң — бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!
Максат:1.Юл йөрү кагыйдәләре , транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.
2.Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.
3.Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну әрбияләү.Сәнгатьле сөйләм телен, артистлык сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: « Юлда булсаң — бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!» дигән плакат, транспорт төрләре рәсемнәре, юл билгеләре рәсемнәре, светофор макеты.
Магнитофон язмасындакошлар тавышы, «Светофор» җыры, Алмаз
Хәмзин шигыре, Фирзәр Мортазин көе.
 
1нче күренеш. Урман аланы.
Шүрәле. Туйдым шушы кара урманнан! Һаман бер үк күренеш: йөреп чыга алмаслык куе агачлар, эч пошыргыч хайваннар, канэчкеч бөҗәкләр. Искелек,
караңгылык!
Эх, күрәсе иде бер шәһәр дигәннәрен! Нинди була икән ул? Күптән инде хыялланам, мин шәһәрдә булырга.
Сөйләгән иде саескан,
Матур кала турында.
Тик әтием Шүрәле
Һаман мине кисәтә:
«Анда яши кешеләр,
Явыз Былтыр кебекләр».
Тик, барыбер хыялланам
Килә шәһәр күрәсе,
Дөнья белән танышасы,
Мин бит замана баласы.
 
2нче күренеш.Шәһәр урамы. Машиналар чаба.Шүрәле дә йөгерә. Шулвакыт чак кына машина бәрдерми кала.
Шүрәле: Йөгерә йөгерә бара идем
Алга да карамыйча
Килеп чыкты бер машина
Торам мин аңламыйча.
Мине бәреп китә язды
Көчкә читкә тайпылдым
Зур бәладән котылдым дип
Бик озак өнсез тордым.
Шофёр: Әллә яшәп туйдыңмы?
Шүрәле: ( елый)
Юл хәрәкәте хезмәткәре: Кем гаепле? Нигә мондый
Фаҗигаләр еш була?
Чөнки күп балалар
Юл кагыйдәләрен боза.
1 нче бала: Карап-карап торам да мин
Уйлап-уйлап торам да
Куркып куям: ай-һай кыен
Йөрүләре урамда.
2 нче бала: Урамның теге ягына
Мөмкин түгел үтүе:
Урам тулы троллейбуслар,
Машиналар көтүе.
3 нче бала: Әллә кайсы җирдән генә
Трамвай, йә машина чыга.
Йә булмаса, мотороллер
Килеп чыга каршыңа!
4 нче бала: Йә сызгырта сыбызгысын
Милиционер абый.
Йөри белмәсәң урамда,
Ул әллә каян таный.
5нче бала: Ялт чыгасың тротуарга-
Сизелми дә калына!
Бигрәк авыр шул шәһәрдә
Авыл балаларына!
Шүрәле: Нишләргә соң инде? Минем бик тә шәһәрне күрәсем килгән иде.
Юл хәрәкәте хезмәткәре:
Мин- ЮХИДИ хезмәткәре
Юлларда сакта торам.
Юлларда сез йөрегез,
Һәрвакыт имин-исән.
3нче күренеш: Тавык кызы Чиччи юлда уйнап йөри.
6 нчы бала: Тавык кызы Чиччи
Олы юлда уйнаган:
Чиччи: Миңа беркем дә тими!
6 нчы бала: Ул шулай дип уйлаган.
Чиччи туйганчы уйнап,
Күбәләкләр куган ди.
Шул арада кич җитеп,
Караңгы да булган ди.
Фара утын кабызып,
Уза ди машиналар...
Балалар бергә: « Пип-пип!-дип,-
Олы юлдан кит-кит!»-дип.
Тавык кызы Чиччи
Бер дә колак салмаган.
Уйламый йөри-йөри
Машинага тапталган.
«Ашыгыч ярдәм» машинасы Чиччине алып китә.
Шүрәле: Ай-яй-яй! Шәһәрдә бигрәк куркыныч икән. Мин урманда көне-төне уйныйм, бер куркыныч та сагаламый.
4 нче күренеш: 3 малай туп уйный.
7 нче бала: Алёша, Рифат һәм Рәсим
Яхшы уен тапканнар
Машина юлына чыгып
Туп тибеп уйнаганнар.
Әй, малайлар, малайлар;
Болай итеп йөрмәгез!
Гомер бер генә килә ул,
Аны шулай өзмәгез!
Малай: Юл кырыеннан бармаска,
Уйнамаска, чапмаска
Апа өйрәткән иде,
Бик нык кисәткән иде.
Шүрәле: Кеше балаларына шәһәрдә бик тә куркыныч икән. Ничек яшиләр соң
алар?
Юл хәрәкәте хезмәткәре: Әгәр юл кагыйдәләрен белсәң, бер дә куркыныч түгел ул.
5 нче күренеш. Шүрәле белән юл хәрәкәте хезмәткәре шәһәр урамыннан бара. Юлларында светофор очрый.
Шүрәле: Ә монысы нәрсә инде?
Басып тора багана,
Өлкәннәргә эндәшә
Эндәшә һәр балага
Менә сезгә багана ?!
8 нче бала: Багананың өч күзе.
Өч күзендә өч сүзе.
Берсе аның- кызыл күз,
Икенчесе- сары күз,
Өченчесе- яшел күз.
Светофор: Урамнарны күзәтәм,
Узганнарны кисәтәм.
Янып тора өч күзем,
Күреп торам ич үзем,
Әйтеп торам өч сүзем:
-Кузгалма!-ди кызыл күз.
-Сабыр!- дия сары күз.
-Ярый!- дия яшел күз.
Шүрәле: Моннан ары мин дә, светофорга гына карап йөрермен.
6 нчы күренеш. Балалар юл билгеләре тотып тезелеп басалар.
Шүрәле: Кара әле абый сездә агачлар да ниндидер сәер, үзләре ботаксыз.
Юл хәрәкәте хезмәткәре: И-и, Шүрәле, бу бит агачлар түгел, ә юл билгеләре.
Алар халыкны, шофёрларны хәвеф-хәтәрләрдән кисәтә.
1нче бала: Бу билгене күрсәләр,
Шофёрлар уйланалар.
Димәк, тиздән мәктәп бар,
Игътибарга алалар.
2нче бала: -Тукта!-дип әйтә билге,
Хәвеф-хәтәрләр юкмы?
Әгәр инде булмаса,
Газга бас та бар алга!
3нче бала: Әй, шофёр, уйла ачык:
Синең өчен юл ябык.
4нче бала: Яратсам да чабарга сәпиттә,
Туктата бу билге, әлбәттә.
Аңлата ул миңа: ярамый
Бу юлда чабарга сәпиттә.
5нче бала: Алга барсаң да ярый,
Уңга барсаң да ярый
Бу билге рөхсәт бирә
Алга, уңга барырга.
6нчы бала: Бу билге- шундый билге:
Сине саклый, җәяүле!
Чыгабыз бергә-бергә
Без юлны шушы җирдә.
7нче бала: Бу билгене күрүгә,
Барысы да шатлана.
Димәк, кирәк вакытта
Мөмкин тамак ялгарга.
Шүрәле: Юл билгеләрен белү чынлап та бик кирәк икән шул.
7 нче күренеш. Рәсем буенча табышмакларның җавапларын
күрсәтү.
1. «Тыр-р» дисәң, туктамый,
«На-а» дисәң, атламый,
Печән салсаң, ашамый. (трактор)
 
  1. Бу машина еш кына
Кинәт бәйдән ычкына:
Йөрәкләргә шом салып,
Елый-елый кычкыра. (янгын сүндерү машинасы)
3. Ә бу нинди машина-
Җир казырга ашыга?
Йөрми ул кирәксезгә:
Җир казый көрәксез дә. (экскаватор)

Шүрәле: Машиналар кешеләргә зур ярдәм күрсәтәләр икән.
Шәһәр нинди зур! Урмандагы кебек монда да адашырга мөмкин ич. Шәһәрдәге йортларның саны юк. Машиналарның иге-чиге юк. Әмма мин яхшы төшендем: «Сау-сәламәт булыр өчен», юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк!»
Укытучы: Әти белән әниеңне
Кайгылардан сакла син
«Юл фәне әлифбасы»ның
Һәр билгесен ятла син.
Светофорның һәр әмерен
Тиешенчә үтә син.
Йөзгә кадәр яшәрсең
Имгәнүләр күрмәссең
Юл йөрү кагыйдәләрен
Онытма син кич-иртә.
Әти-әниең синең
Сау кайтуыңны көтә.
 
Арча муниципаль районы мәгариф бүлеге
Иске-Йорт башлангыч мәктәбе
1-4 класс
Класс җитәкчесе: Ф.В.Шаяхметова
  • 0
  • 18 октября 2010, 11:34
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.