Рамазан шәриф мөбарәк булсын!

Максат:1.Балаларны дини бәйрәмнәр белән таныштыру;
2.Сәнгатьле һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
3. Укучыларда саф күңеллелек, чисталык, пөхтәлек, миһербанлык,
игелеклелек кебек күркәм һәм яхшы сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:1.Дини календарь-2006 ел.
2.Азан.(аудиотасма)
3.»Коръән» һәм дини китаплар.
4.Балалар милли киемнән.
5.Бәйрәм коймагы.

1. Азан әйтелә
«Коръән Кәрим» нең Фатиха сурәсе.
Хәере көн укучылар, кунаклар. Хәерле имин җомга белән сезне. Бар җиһан-ны илаһи нурга төреп туган бу көнебезнең изге сәгатендә иң күп изге теләкләремне җиткерәм.
2. Бисмиллахир-рахман-иррахим.
Башлыйк әле сүзне, туганнар.
Шул сүз белән эшкә тотынганнар,
Безгә кадәр җирдә булганнар.
Ананы бар һәм бер дип белгән
Бабалардан гыйбрәт аласы.
Кем булсаң да, халкың үткәненнән
Йөз чөермә, заман баласы.

Рамазан ае- мөселманнарның изге ае. Чөнки шушы айда Аллаһыдан коръән иңгән. Ш.к. Рамазан аен кеше Аллаһыга күңел белән якын килеп, ураза тотып уздырырга тиеш. Ураза тоткан кешенең күңеле сафланып, акылы ачылып китә.
Рамазан бәйрәме-безнең бу айның иң изге көне. Ул (.......) көннәргә туры килә. Ул өч көн үткәрелә. Бәйрәм көннәрендә бөтен җирдә туганлык хисе хөкем сөрә. Бу көннәрдә бер-берсенә үпкәләгән кешеләр килешәләр, дуслар очрашырга, туганнар бер-берсенә йөреп чыгарга, һәркем олысы да, кечесе дә әти-әнисенең хәлен белергә тиеш. Ятимнәр, фәкыйрьләр, бәхетсезлеккә очраган кешеләр дә игътибардан читтә калмасын. Бәйрәм көнне елаган күзләр көләргә, авырулар – күңелләренә юаныч алырга, нәниләр сөенергә тиеш. Бу бәйрәм кешеләрдә саф күңеллелек, чисталык, пөхтәлек, миһербанлык, игелеклелек кебек иң матур, иң кирәкле сыйфатларны тәрбияли.
Мөсеман дөньясы өчен иң изге Рамазан аеның (.....) көне. Ислам дине белән бәйле иң зур бәйрәм – изге Ураза бәйрәме. (Гаид-әлфитыр) дип тә йөртәләр.
— Ә менә Ураза бәйрәме турында сез ниләр беләсез?
1.Календарьда 12 ай бар, шуның 1 ае Рамазан ае.
2.Аллаһ Сөбхәнхү вә Тәгалә Рамазан аен күңелләребез һәм җиһаннарыбыз өчен дәва һәм шифа итеп яраткан.
3.Рамазан ае – рәхмәт, мәгърифәт, сабырлык ае, ризыкның кадерен, мескен, ятимнәрнең, мохтаҗларның хәлен белә торган ай.
4. Бу айда мөселманнар Ураза тоталар. Ягъни, ураза тотучы кеше билгеле ва-кытта ризыктан, судан, яман сүздән тыелып торырга тиеш.
5. Ураза аенда Аллаһыдан кешеләргә туры күрсәтүче коръән аятьләре иңде-релә башлады.
6. Аллаһы Тәгалә рамазан аен өчкә бүләдер: беренче 10 көне-рәхмәт көне, икенче 10 көне-мәгърифәт көне, өченче 10 көне-Аллаһының газабыннан котылу көне.
7. Рамазан аенда төннәрнең иң кадерлесе — кадер кичәсе бардыр.
8. 10 яштән узган балага ураза тоту фарыз ителде.
Мөселман дөньсы өчен иң изге Рамазан ае да үтеп бара. Укыган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз кабул булсын. Рамазан бәйрәме мөбарәк булсын.
Рәшит Бәшәр «Бүген» шигыре.
-Ураза тоту безгә ни бирә соң?
-Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләренең кадерен беләбез.
-Тәкъвалык арта.
— Горурлыгыбыз, тәккәберлегебез киселә.
-Фәкыйрь, мескеннәрне искә төшерәбез. Кешеләрдә шәфкатьлелек, мәрхәмәт-лелек арта.
Рәшит Бәшәр «Намаз» шигыре.
Безнең төрки бабаларыбыз безгә рухи байлык, рухи мирас калдырган. Ул-Иман. Без олы буын кешеләреннән ике сүзнең берендә: «Йә, Раббем, иман байлыгы бир, иман байлыгыннан аерма»дигән сүзләрне еш ишетәбез. Иман-гарәп сүзе. Ул ышанычны аңлата. Бер хәдистә болай дигән:»Холкы гүзәл булган мөселман иман ягыннан иң камил мөселмандыр».
Иманның 4 асылы, күңел җәүһәре, бар.

1. Ирек, изгелек (шигырь, дога)
Дөньяда эзлә син тик яхшылык,
Бисмиллалы булсын һәр эшең.
Кыл яхшылык, чәч син иман нуры,
Бүген чәч, иртәгә соң булыр.

2.Мәхәббәт, мәрхәмәт (шигырь, дога)
Мин яратам бар җиһанны-
Җиреңне дә, күгеңне дә.
Мәхәббәтнең орлыкларын
Мул сипкәнсең күңелемә.
Әй, Илаһым, рәхмәт сиңа!
-Матурдан матур кем?
-Газиз әнкәем матур.
-Батырдан батыр кем батыр?
-Газиз әткәем батыр.
-Затлыдан затлы ни затлы?
-Динем, йолам затлы.
-Татлыдан татлы ни татлы?
-Туган телем татлы.
-Моңлыдан моңлы ни моңлы?
-Тальян тавышы моңлы.
-Моңлыдан моңлы тагын ни моңлы?
-Халкым җыры моңлы.
-Якыннан якын ни якын?
-Газиз туфрак якын.

3.Акыл (шигырь, дога)
Кешенең өченче асылы-гакыл, дигән.
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.
Гакылсызда намус та юк, иман да юк.
Ялганга ант итеп, барын сатар, дигән.

4.Намус (шигырь, дога)
Кеше өчен иң кирәкле асыл-намус, дигән.
Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә явыз, дигән.

Халкыбыз гомер-гомергә бәйрәмнәр уздырган, гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәп килгән. Бу бәйрәмнәр арасында дини бәйрәмнәр аерым урын тота. Рамазан, корбан бәйрәмнәре милли хисләребезне тәрбияли.Аларда халыкның олысы да, ке-чесе дә теләп катнаша. Һәр кеше яман гадәтләрдән, начар уйлардан, ниятләрдән чистарына, холык-фигылен камилләштерә.
Бәйрәм белән туганнар!
Рамазан бәйрәме мөбарәк булсын!
Бәйрәм күчтәнәче итеп, гарәпчә җыр кабул итегез.
Борынгы риваятьтә чәй бөртеге иң беренче пәйгамбәрнең күз кашы керфеген-нән тишелеп чыккан, имеш, диелә. Безнең халкыбыз борын-борыннан чәй эчәргә, чәй мәҗлесләре уздырырга яраткан. Бәйрәмнәрдә Коръән укыткан, Коръән ашлары уздырган. Чәй өстәле янында, мәҗлес артында шатлык-сөенечләрен уртаклашкан. Авыз ачу өчен бәйрәм коймакларыбыздан рәхим итеп авыз итегез.
Бисмилләһир-рахманир-рахим.
Рамазан шәриф мөбаәк булсын!

Акыллы, әхлаклы һәм дөрес яшәмичә рәхәт яшәп булмый.
(Хәдис)
Ураза тоту ни бирә?
1.Нигъмәтләрнең кадере-ризык, ашамлык.
2.Тәкъвалык арта-Аллага якынаю, диндар.
3.Тәккәберлек кими-эреләнү, масаю.
4.Фәкыйрьләрне искә төшерү-ярлы, бәхетсез.
5.Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек арта-киң күңеллелек, ярдәмчел.

Мәгърифәт –белем, культура.
Кадер кичәсе-
Садака-хәер
Гыйбрәт-сабак алу.

Холкы гүзәл булган мөселман иман ягыннан иң камил
мөселмандыр.(Хәдис)
Күңел җәүһәрләре: Газиз әнкәй
1.Изгелек. Газиз әткәй
2.Мәхәббәт. Дин, йола
3.Акыл. Туган тел
4.Намус. Тальян тавышы
Халык җыры
Газиз туфрак

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
Шөгер авылы В.П.Чкалов исемендәге урта мәктәп

Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы
Хәйрова Рәмзия Насыйх кызы
2006 ел

Тема: Бисмилләһир – рахманир- рахим

Рамазан шәриф мөбарәк булсын!
  • 0
  • 18 октября 2010, 11:29
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.