Хәзерге татар әдәби теле

Югары уку йортлары студентлары өчен программа

1. Татар тел белеменең мөһим бер тармагы буларак лексикология. Лексикологиянең тел белеменең башка бүлекләре белән үзара системалы бәйләнеше. Татар теленең хәзерге лексик-семантик системасы турында төшенчә. Чынбарлык һәм системалылык. Лексик системаның үзенчәлекләре: катлаулы система тәшкил итүе; ачык система булуы; микросистемалылык сүзләрнең төрле һәм үзара кисешә торган структур-мәгънәви тыгыз мөнәсәбәтләре. Хәзерге татар теле сүзлекләренең системалы бәйләнеше. Моның сүзләрнең төрле функция башкару-кулланылыш үзенчәлекләренә нисбәтлелеге. Сүзлекләрнең, бигрәк тә аңлатмалы сүзлекләрнең, сүзләргә хас системалы бәйләнешне чагылдыра һәм характерлый торган мөһим чыганак-аргументларның берсе булуы, лексик системада парадигматик һәм синтагматик мөнәсәбәтләр. Татар теленең лексик системасында синхроник һәм диахроник элементларның үзара бәйләнеше мәсьәләсе.
Фән буларак татар теле лексикологиясенең тикшеренү предметы һәм төп бурычлары: 1) лексик семантиканы өйрәнү (сүз мәгънәләренең табигате, төре һәм типлары; лексик берәмлекләрнең структурасы; лексикада синтагматик һәм парадигматик мөнәсәбәтләр; лексик берәмлекләрнең категориаль мөнәсәбәтләре (күпмәгънәлелек, омонимия, синонимия, антонимия, парлы сүзләр, паронимия һ.б.); 2) татар теленең сүзлек составын төп оппозицияләр буенча төркемләү (татар теленең үз сүзләре һәм алынмалар; актив һәм пассив (архаик һәм яңа) сүзләр; гомумхалык һәм кулланылышы чикле лексика (терминологик, һөнәри, диалекталь, жаргон лексика); стилистик нейтраль һәм үзенчәлекле сүзләр (китап сүзләре, гади сөйләм сүзләре һ.б.); 3) апеллятив һәм ономастик берәмлекләрнең этимологиясен ачыклау; 4) фразеологик берәмлекләрне системага салу; 5) ономастик берәмлекләрне классификацияләү һәм комплекслы өйрәнү; 6) сүзлекләрнең гомуми типологиясен эшкәртү һәм татар теленең төрле тип сүзлекләрен тасвирлау һ.б. Татар теле лексикологиясен фән буларак формалаштыруда Х1Х һәм ХХ йөзләрдә саллы өлеш керткән галимнәрнең (И.Гиганов, С.Хәлфин, Н.Остроумов, Г.Ахунҗанов, Ә.Ахунҗанов, Р.Газизов, Ф.Ганиев, Ф.Гарипова, М.Зәкиев, Н.Исәнбәт, Р.Йосыпов, С.Поварисов, Ш.Рамазанов, Р.Рәхимова, Г.Саттаров, Ф.Сафиуллина, Ф.Фасеев, В.Хаков, Ш.Ханбикова, Т.Хәйретдинова, Р.Әхмәтьянов, Г.Әхәтов һ.б.) хезмәтләренә кыскача характеристика. Хәзерге татар әдәби теле лексикологиясенең соңгы чирек гасырда үсеш һәм фәнни тикшеренү юнәлешләре (лексик-семантик, лексик-стилистик, генетик, тарихи-этимологик, лексикографик, терминологик, фразеологик лингвопоэтик, ономастик, чагыштырма-типологик, сәнгатьле сөйләм, культурологик һ.б. яссылыкларда).
Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Лексикологиянең тармаклары: ономасиология, семасиология, этимология, фразеология, ономастика, лексикография.

Сүз турында төшенчә
2. Телнең төп берәмлеге буларак сүз, аның асыл сыйфатлары. Сүзгә билгеләмә бирү мәсьәләсе. Моның логик, физик-физиологик, фәлсәфи, лингвистик, экзотик, риторик аспектлары. Сүздә яңгыраш белән мәгънә бердәмлеге. Сүзне өйрәнүнең фонетик, сүзьясалыш, морфологик, синтаксик һәм семантик аспектлары.
3. Сүзнең лексик мәгънәсе һәм аның типлары (мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүзләр, конкрет һәм абстракт мәгънәле сүзләр). Төшенчәнең атамасы буларак сүз. Сүзнең номинатив функциясе, сүзнең тышкы һәм эчке формасы, боларның аерылгысыз диалектик бердәмлеге. Милли спецификаны чагылдыручы буларак сүзнең эчке формасы. Сүз мәгънәсенең башка сүзләр мәгънәсе белән парадигматик һәм синтагматик яссылыкта алшартланган булуы. Сүзнең телдә һәм сөйләмдә яшәеше, аралашу-аңлашуда, әдәбият-сәнгатьтә, мәдәнияттә тоткан урыны.
Татар теленең эмоциональ-экспрессив лексикасы. Татар телендә сүзнең эмоциональ-экспрессив бизәкләрен белдерү чаралары. Сүздә эмоциональлекнең гәүдәләнеш төрләре. Сүзнең стилистик нисбәтлелеге һәм лексик мәгънәсе. Сүзнең лексик мәгънәсе белән грамматик структурасы арасындагы бәйләнеш. Мәгънәнең семиотик (гр. Sema – тамга, билге) структурасы турында төшенчә. Компонентлы анализ методы.

Лексик категорияләр

4. Татар телендә сүзнең күпмәгънәлелеге (полисемия күренеше).
Телдә полисемия турында төшенчә. Татар теле белемендә күпмәгънәлелекне өйрәнүнең торышы. Бермәгънәле һәм күпмәгънәле сүзләр. Лексик-семантик яктан үзара бәйләнгән вариантлар микросистемасы буларак сүзләрнең күпмәгънәлелеге, тел факты буларак аның сөйләмдә, контекстта «чишелеше». Сүзнең мәгънәсе һәм контекст. Сүзнең туры (төп) һәм күчерелмә мәгънәләре. Төп һәм күчерелмә мәгънәләрнең гомуми һәм дифференциаль билгеләре. Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре (метафра, метонимия, синекдоха, функция буенча күчеш). Сүз мәгънәсенең тараю һәм киңәю күренеше. Ирекле һәм бәйле мәгънәләр.
Татар теленең аңлатмалы сүзлекләрендә сүзләрнең лексик мәгънәләрен шәрехләү ысуллары. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләренә характеристика-бәяләмә.
5. Омонимнар (аваздаш сүзләр). Татар теле белемендә омонимнарны өйрәнүнең торышы. Татар телендә лексик омонимнарның барлыкка килү юллары: полисемия таркалу нәтиҗәсендә; исем фигыльләрнең исемләшүе; фонетик үзгәрешләр; башка телләрдән әзер лексик омонимнар алу; чит телдән кергән сүзләрнең татар теленең үз сүзләре белән тәңгәл килүе; әдәби телдәге сүзләр белән диалекталь сүзләрнең тап килүе; аффиксация юлы белән; сүзнең күчерелмә мәгънә алуы нәтиҗәсендә омонимнар ясалу. Татар телендә омонимнарның ясалышлары, лексик-семантик һәм грамматик мәгънәләре, әйтелеш һәм ясалыш үзенчәлекләре буенча төрләре: 1) төп һәм ясалма омонимнар; 2) лексик омонимнар, лексик-грамматик омонимнар, грамматик омонимнар (омоморфемалар, омомодельләр); 3) саф (тамыр) омонимнар, омофоннар, омографлар, омоформалар. Татар телендәге омонимнарның типлары. Омонимнарның полисемиядән аермасы. Семантик омонимнарны полисемиядән аеру ысуллары: 1) семантик ысул, ягъни сүзләр арасында мәгънә уртаклыгының ераклашып, тәмам өзелүен исбат итү, сүзнең аралашу чарасы буларак мөстәкыйль кулланылуы, предметларга, күренешләргә, көнкүреш фактларына, төшенчәләргә, эш яки хәрәкәткә, халәткә атама булуы. Телдә семантик омонимнарны күпмәгънәлектән аеруда семантик процессны, ягъни күпмәгънәле сүзнең тарихын белүнең әһәмияте; 2) лексик ысул – туры килүче аваздаш сүзлекләрнең һәркайсының синонимнарын табу; 3) морфологик ысул – күпмәгънәле сүзләр арасында мәгънә җебе өзелеп, аларның һәркайсының яңа семантик үзәк булып әверелүе.
Татар телендә паронимнар һәм аларның омонимнардан аермасы. Омонимнардан һәм паронимнардан сталистик максатларда файдалану. Омонимнар сүзлекләре.
6. Синонимнар (мәгънәдәш сүзләр). Татар теле белемендә синонимнар һәм синонимияне өйрәнүнең торышы. Синонимга билгеләмә. Синонимик рәтләр (оялар), аларда баш (доминанта) сүз. Микросистема буларак синонимик рәт. Синонимнарның гомуми һәм дифференциаль мәгънәви билгеләре. Хәзерге татар телендә синонимнарның типлары: мәгънә төсмерләре белән аерылып тора торган синонимнар (идеографик синонимнар); стилистик синонимнар; эмоциональ-экспрессив синонимнар; абсолют синонимнар. Синонимия һәм полисемия. Тел синонимнары һәм контекстуаль синонимнар. Синонимнарның барлыкка килү юллары. Синонимнардан стилистик максатларда файдалану. Татар теленең синонимик сүзлекләре.
7. Антонимнар (капма-каршы мәгънәдәге сүзләр). Татар теле белемендә антонимнарны өйрәнүнең торышы. Телдә антонимнар барлыкка килүнең табигый җирлеге. Микросистема буларак антонимик пар сүзләәр. Антонимия һәм полисемия. Антонимия һәм синонимия. Саф һәм стилистик антонимнар. Антонимнарны лексик мәгънәләре ягыннан төркемләү. Антонимнардан стилистик максталарда файдалану. Антитеза һәм оксюмороннар. Антонимнар сүзлеге.
8. Татар телендә парлы (куш) сүзләр. Татар теле белемендә парлы сүзләрне өйрәнүнең торышы. Төрки телләрдә (шул исәптән татар телендә) парлы сүзләр барлыкка килүнең табигый-лингвистик сәбәпләре. Парлы сүзләрнең кушма сүзләрдән аермасы. Парлы сүзләрнең структур-ясалыш һәм лексик-семантик үзенчәлекләре. Парлы сүзләрнең гомуми, җыйма мәгънә белдерүләре. Татар телендәге парлы сүзләрнең тематик төркемчәләре. Парлы сүзләрнең сүзлекләрдә бирелеше һәм стилистик кулланылышы.
9. Татар лексикасының стилистик дифференциациясе. Татар телендә стильләр системасы мәсьәләсе. Әдәби телнең сөйләмә һәм язма формаларының стилистик үзенчәлекләре. Хәзерге татар теле лексикасының экспрессив-стилистик катламнары. Стильара лексика, көнкүреш лексикасы, китапча сүзләр.

Татар теле лексикасының генетик катламнары
10. Килеп чыгышы (генезисы) ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы. Татар теле сүзлек хәзинәсенең төп өлешен, үзәген тәшкил иткән гомумтөрки лексика. Борынгы төрки тел һәм хәзерге төрки телләр лексикасының фонетик-морфологик һәм лексик-семантик үзенчәлекләре (уртаклык һәм аермалар).
Татар теленең сүзлек составында алынмалар. Аларны кабул итүнең социаль-тарихи һәм лингвистик шартлары, төп факторлары.
Татар телендә борынгы алынмалар: а) кытай, һинд (санскрит) алынмалары; б) скиф алынмалары; в) татар телендә гомумалтай катламы; г) татар телендә монгол алынмалары; д) татар телендә фин-угор алынмалары.
Татар телендә гарәп алынмалары. Татар теленә гарәп сүзләренең керү юллары. Татар телендәге гарәп алынмаларының семантик тематик төркемнәре, фонетик, морфологик һәм лексик-семантик үзләштерелүе.
Татар телендә фарсы алынмалары. Аларның татар теленә керү юллары, семантик-тематик төркемнәре. Фарсы алынмаларының татар телендә фонетик, морфологик һәм лексик-семантик үзләштерелүе.
ХХ гасырның 80-90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасында гарәп-фарсы алынмаларының активлашуы, яңадан кулланылышка алыну сәбәпләре һәм алшартлары.
Татар телендә рус алынмалары. Татар теленә рус (славян) алынмаларының керү чорлары. Октябрь революциясенә чаклы һәм Октябрь революциясеннән соңгы дәвердә татар теленә кабул ителү юллары. Рус алынмаларының фонетик, морфологик һәм лексик-семантик үзләштерүе. Татар телендәге рус алынмаларының семантик-тематик төркемнәре.
Татар телендә интернациональ лексика. Татар телен интернациональ (халыкара) лексика белән баетуда рус теленең тарихи роле. Татар телендәге интернациональ лексиканың генезисы (кайсы тел сүзләре булуы) һәм лексик-семантик төркемнәре.
Татар телендә калькалар. Калькаларның төрләре. Калькалар белән алынмалар арасындагы уртаклык һәм аерма.
Телнең милли сафлыгы өчен көрәш. Татар телендә ХХ гасыр башында һәм азагында пуризм күренеше. Милли яңарыш һәм 80-90 елларда татар әдәби теленең сүзлек составындагы төп үзгәрешләр һәм тенденцияләр: а) иске төрки-татар сүзләренең кире кайтуы; ә) сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү; б) иске гарәп һәм фарсы алынмаларының кире кайтуы; в) рус сүзләренең тематик-терминологик үзенчәлекләре.

Кулланылыш мохите (сферасы) ягыннан татар әдәби теленең сүзлек составы.
11. Гомумхалык теле лексикасы, аның әдәби телдә тоткан урыны. Диалекталь лексика һәм аның төрләре, әдәби телгә керү-алыну сәбәпләре. Һөнәри лексика. Һөнәри лексика белән диалекталь лексика арасындагы аерма. Терминологик лексика. Моносемантик сүзләр буларак терминнар һәм терминология. Терминнарга куелган таләпләр. Телнең сүзлек составында терминнарның урыны һәм кулланылышы. Терминарның чыганаклары һәм ясалу юллары. Татар терминологиясенең үсеше. Татар теленең терминологик сүзлекләре (география, биология, педагогика, математика, физика, тел гыйлеме, әдәбият гыйлеме, авыл хуҗалыгы, медицина, икътисад, төзелеш, юридик һ.б.) Жарган һәм арго сүзләре. Аларның җанлы сөйләм телендә һәм матур әдәбият стилендә чагылышы.
Әдәби тел лексикасының төп чыганаклары.

Кулланылыш дәрәҗәсе (ешлыгы) ягыннан татар теленең сүзлек составы.
12. Хәзерге татар теленең актив һәм пассив лексикасы. Сүзләрнең актив кулланылуы һәм кулланылышта пассивлашуының тарихи-лингвистик сәбәпләре. Тарихи сүзләр һәм архаизмнар. Аларның төрләре һәм стилистик функцияләре. Яңа сүзләр (неологизмнар), аларның барлыкка килү юллары һәм төрләре. Яңа сүзләр һәм мәгънәләр сүзлекләре.
Гади сөйләм лексикасы. Гади сөйләм сүзләре турында төшенчә. Гади сөйләм сүзләре белән диалект сүзләре арасындагы аерма. Гади сөйләм сүзләренең төрләре һәм стилистик үзенчәлекләре.

Хәзерге татар әдәби теле лексик системасының үсеш юллары
Хәзерге татар әдәби теле сүзлек составының 4 төрле юл-ысул белән байый, тулылана, үсә баруы: 1) иң башта татар теленең үз сүз ясаучы чаралары нигезендә яңа сүзләр ясалу; 2) сүзләрнең мәгънәсе киңәю; 3) башка телләрдән сүзләр алу; 4) диалектлардан һәм сөйләшләрдән сүзләр алу. Хәзерге татар әдәби теле лексик системасы үсешен өйрәнүнең татар тел гыйлеменең бер тармагын тәшкил иткән сүзьясалыш бүлеге белән тыгыз мөнәсәбәттә торуы, сүзьясалыш ысулларының (ягъни татар теле лексик системасының баю-үсеш юлларын) сүзьясалыш бүлегендә системалы һәм җентекле итеп өйрәнелүе. Татар теле лексик составының туктаусыз үсеп, баеп торуында сүзьясалуның мөһим роле, аның лексик системаны үстерү-баетуда төп юл-ысул булып торуы.

13. Сүзнең иң борынгы беренчел мәгънәсен, килеп чыгышын өйрәнү – этимологиянең фәнни тикшеренү объектын тәшкил итүе, аның төп проблемасы буларак сүзнең мотивировкасы (сүзнең «эчке формасы»), аның типлары. Фәнни этимологиянең бурычлары һәм принциплары (тарихилык принцибы һәм өч лингвистик принцип: тәкъдим ителә торган этимологик аңлатманың фонетик, сүзьясалыш һәм семантик үзгәреш закончалыкларына туры килү зарурлыгы). Этимологик анализ предметлары: 1) синхроник планда таркалмый торган нигезләр; 2) фразеологик әйтелмәләр; 3) ономастик берәмлекләр; 4) башка телләрдән кергән сүзләр; 5) язма истәлекләрдәге сүзләр. «Халык этимологиясе» (реэтимологизация): бер сүзнең башка сүзләргә очраклы рәвештә туры килүе нәтиҗәсендә мотивировканың үзгәрүе һәм деэтимологизация.
Татар лексикасы өлкәсендә этимологик күзәтүләр һәм тикшеренүләр тарихы һәм аның хәзерге торышы. Сүз тарихы белән халык тарихының тыгыз бәйләнгән булуы. Этимолгик эзләнүләрнең халык тарихы һәм этногенезы мәсьәләләрен хәл итүдәге әһәмияте. Татар һәм башка төрки телләренең тарихи-этимологик сүзлекләре.Төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи сүзлекләре. Аларның төзелеш принциплары.

Фразеология
14. Фразеологиянең төп өйрәнү объекты. Мәкаль һәм әйтемнәрне фразеология составына кертеп карау-карамау мәсьәләсе. Фразеологик әйтелмәләрнең сүздән һәм ирекле сүзтезмәләрдән аермасы. Фразеологик әйтелмәләрнең төп билгеләре: 1) бербөтен фразеологик мәгънәгә ия булуы; 2) шул ук компонентларның даими кабатлануы; 3) грамматик категорияләрнең тотрыклыгы; 4) мәгънәләрендә экспрессивлык, метафориклык һәм образлык; 5) аерым сүзләргә таркалган булу; 6) ике яки күбрәк басымга ия булу; 7) контекстка бәйле кулланылу һ.б. Фразеологик әйтелмәләрне төркемләү принциплары. Татар телендәге фразеологик әйтелмәләрнең төрләре: фразеологик ныгытмалар (идиомалар), фразеологик бердәмлекләр, фразеологик тезмәләр. Идиомаларның семантик, грамматик һәм структур үзенчәлекләре.
Фразеологик әйтелмәләрнең халыкның җанлы сөйләм телендә, матур әдәбиятта һәм публицистикада стилистик кулланылышы.
Татар фразеологиясен өйрәнү тарихы һәм хәзерге торышы. Татар теленең фразеологик сүзлекләре. Фразеологик берәмлекләрнең татар теленең аңлатмалы сүзлекләрендә бирелеше.

Ономастика
15. Лексикологиянең барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнүче мөһим бер бүлеге буларак ономастика. Ономастиканың иҗтимагый һәм табигать фәннәре аралыгындагы урыны, алар белән (лингвистика, тарих, этнология, география, геология, ботаника, зоология, экология һ.б.) тыгыз мөнәсәбәттә торып формалашуы һәм үсеше. Татар ономастикасы үсешенең төп этаплары һәм алдында тора торган чираттагы бурычлары. Апеллятив лексика (күмәклек сүзләр белән ономастик лексика арасындагы үзара мөнәсәбәт. Ономастик лексиканың нигезендә апеллятив лексиканың ятуы. Ономастиканың фәнни тикшеренү объектлары һәм төп тармаклары: топонимика (гидронимика, оронимика, ойконимика һәм микротопонимиканы да кертеп), антропонимика, антропотопонимика, этнонимика, этнотопонимика, зоонимика, космонимика, прагматонимика, поэтик ономастика. Хәзерге ономастик фәнни тикшеренүләрнең 4 юнәлештә: 1) теоретик ономастика; 2) гамәли ономастика; 3) тарихи ономастика; 4) поэтик ономастика алып барылуы.
Тарихи-лингвистик яссылыкта ономастик тикшеренүләрнең тел һәм халык тарихын, этногенезы проблемаларын ачыклау-чишүдәге мөһим роле. Татар теленең ономастик сүзлекләре.
Милли яңгарыш һәм татар ономастикасы үсешендә тарихи, фәнни-гамәли дөреслекне торгызу.

Лексикография
16. Лексикография турында мәгълүмат, аның формалашуы һәм үсеше. Энциклопедик һәм фразеологик сүзлекләр, аларның фәнни-гамәли әһәмияте. Татар телендә филологик сүзлекләр төзелә башлауның тарихы. Кулъязма сүзлекләр (С.Хәлфин сүзлеге һәм башка кулъязма сүзлекләр).
Татар лексикографиясендә филологик сүзлекләрнең төрләре. Тәрҗемәи сүзлекләр. Октябрь революциясенә чаклы һәм аннан соң төзелгән тәрҗемәи сүзлекләр. Тәрҗемәи сүзлекләрнең төзелеш принциплары.
Белешмә-лингвистик сүзлекләр (орфоэпик, орфографик, чит тел сүзләре сүзлеге, ешлык, кире сүзлекләр).
Телнең лексик байлыгын ачык һәм тулы күрсәтүче лексикографик хезмәт буларак аңлатмалы сүзлекләр. Аларның төзелеш принциплары. Сүзлек маддәсенә характеристика.
Татар энциклопедик сүзлеге.
Татар лексикографиясенең үсеш этаплары, ХХ гасырдагы (бигрәк тә 80-90 нчы еллардагы) казанышлары һәм чираттагы бурычлары.
  • 0
  • 01 октября 2010, 16:07
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.