“Татар мәктәбенең киләчәге бармы?”

Питрәч районы мәгариф бүлеге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Түгәрәк өстәл янында фикер алышу

Авторы: Шәле урта гомуми мәктәбенең I категорияле рус теле укытучысы
Низамова Гөлия Мәгъсүм кызы

(Талгын гына көй агыла. Тамашачылар янына Алып баручы чыга.)

А.б. – Хәерле көн, кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм укучылар!
Сезнең белән шушы якты, җылы залларда очрашуыма бик шатмын. Бүген исә мин сезне “Ә сез ничек уйлыйсыз?” кичәсендә “Татар мәктәбенең киләчәге бармы?” темасына түгәрәк өстәл артында фикер алышырга чакырам.
(талгын көй астында шигырь укыла)
Туган ягым минем, гүзәл Шәлем!
Татар телен һәрчак саклаган.
Явыз Иван килгәч, каршысына
Авыл ачкычын тотып чыкмаган.
Сандугачның моңын алган халкым,
Чишмәләрнең көен өйрәнгән.
Наратларның шавын тыңлый-тыңлый
Аң-белемгә халкым үрелгән.
Мәктәбемдә татар көе яңгырый.
Шаулап-гөрләп бәйрәм итәләр.
Һәркөн иртән авылым балаларын
Юллар мәктәпләргә илтәләр.
Үз телендә белем алалар шул
Авыл балалары Шәледә.
Мондый бәхет насыйп булсын иде
Татарстанда һәрбер кешегә.

А.б.: Туган ил, туган тел… бу сүзләрне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш. әлеге кадерле сүзләрдә кардәшлек, Ватанга мәхәббәт хисләре чагыла. Үзенең туган иленә, туган теленә, тарихына хөрмәт белән караган кеше генә башка телләрне, ата-анасын, Ватанын, халкын үз итә, ярата ала. Шуның өчен ана телен яхшы белергә, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә кирәк.
 — Ә нәрсә соң ул туган тел? Сез моны ничек аңлыйсыз?
(Сүз укучылар төркеменә бирелә.)
 — Ә нәрсәгә кирәк соң безгә туган телебез, татар теле? Бәлки, аннан башка да яшәп буладыр?
(Укучылар, һәм укытучыларның җаваплары тыңлана.)
(Җаваплар: фикерләргә, белем алырга, хыялланырга, хыялларны тормышка ашырырга, төрки милләтләр белән берләшергә, арала-шырга; җырлар җырларга, шигырь-спектакльләр өйрәнергә; татар телендә басылган китаплар укырга, күңелебезне һәм сөйләм теле-безне баетырга кирәк ул татар теле һ.б.)

А.б.: Әйе, рәхмәт. Менә төрле фикерләр дә ишеттек. Ләкин шуңа өстәп һәм бу фикерләрне куәтләп, туган телебез – татар теле — халкыбызның бай мирасын, аның тарихын, традицияләрен, гореф-гадәт-ләрен, эш-гамәлләрен саклап калырга да ярдәм итә.
Һәркемгә дә мәгълүм хакыйкать: “ Тел – кешенең гомерлек юлдашы. Тел яшәсә, халык үзе яши, теле бетсә, халык та яшәүдән туктый”.
Әле XIX гасырда яшәгән күренекле мәгърифәтчебез Каюм Насыйри төрле телләрнең кирәклеге турында:
“Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен”, — дигән.

А.б.: Мәгълүм булганча, Татарстанда 2 дәүләт теле (билингвизм). Әмма рус теле өстенлек итә. Ул закон нигезендә яклана да, саклана да. Өстәвенә, халыкара тел, Россия Федерациясенең дә, Татарстан Республикасының да дәүләт теле. Рус телен белмәсәк, безгә бик кыен булыр иде. Без моны барчабыз да яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә, башка халыклар белән беррәттән рус телен тирәнтен өйрәнергә омтылабыз.
Татар теле дә — закон буенча дәүләт теле. Ул – хөкүмәтнең, идарә органнарының халык белән аралашу, үзенең гражданнары белән сөйләшү теле. Шул ук вакытта ул балалар бакчаларында, мәктәп һәм башка уку йортларында яшь буынны тәрбияләү һәм аларга белем бирү теле дә әле. Шуннан чыгып, минем сезгә соравым бар. Икетеллелек (билингвизм) булу белән мәктәпләрдә татар һәм рус теле дәресләренең санын тигезләштерделәр.
∆ — Сезнеңчә ничек, саф татар авылында урнашкан, барлык фәннәр дә татар телендә алып барыла торган мәктәптә рус теле дәресләрен татар теле дәресләре белән тигезләү дөрес эшме?
— Яисә, рус мәктәбендәге татар сыйныфларында татар теле дәресләрен рус телләре белән тигезләштерүгә ничек карыйсыз?
— Гомумән, бу очракта дәресләр саны тигез булырга тиешме?
& — Әйдәгез, тавыш биреп карыйк!
А.б.: Сезнең алдыгызда 3 төрле сигнал карточкалары. Әгәр сез бу сорау белән килешәсез икән (“әйе”) – яшел төсне,
килешмәсәгез (“юк”) – кызыл төсне,
икеләнсәгез (“белмим”) – сары төсне күтәрүегез сорала. Ә инде безнең ярдәмчеләр карточкаларны исәпләп, ак кәгазьгә җа-вапларны тамгалап куярлар.
Һәркайсыгызның тавыш бирүе сорала.

А.б.: Рәхмәт. Җавапларыгызны дәлилләп китсәгез иде…
(Фикер алышучыларны тыңлыйбыз: дәресләр саны тигез һәм тигез булмаска тиеш, дип фикер йөртүчеләргә сүз бирелә.)

А.б.: Барыгызга да әйткән фикерләрегез өчен рәхмәт. Хәзер исә, мин сезне педагогик театрга чакырам.Гәрәй Рәхим иҗат иткән “А-ля-Шер туны” исемле юморесканы сезнең игътибарга тәкъдим итәм.
(Укучылар чыгышы.)
Инсценировканың барышы.
(Матур һәм бай итеп бизәлгән фатир күренеше. Әти кеше диванда гәзит укып утыра, ә әни кеше нидер бәйли.)
Әти кеше: — И-и-и, әнисе, аллага шөкер, менә дигән малай белән кыз үстерәбез. Икесе дә урта белемле. “4”кә-“5”кә укымасалар да, “3”ле-ләргә ерып чыктылар мәктәпне. Мәктәптәге яңа программалар белән бала-чагаларның башын катыралар. Әле ярый башка ата-аналар кебек унбердән соң вузларга кертеп җәфаламадык үзләрен! Ял итсеннәр бер-ике ел, киләчәктә уку өчен көч тупласыннар.
Әни кеше: — Әйе, әтисе, рәхәтләнеп ял итеп калсыннар.Аллага шөкер, әлегә үзебезнең көчебез бар: син дә, мин дә эшләп торабыз. Икәү каерып акча алганда, әнә, яздырып ала торган ун-унбишләп мода журналын укысыннар. Яшьләр бит алар, модадан артта калмасыннар! Әле үзебез дә модадан артта калышмаска тырышабыз түгелме?! Әзрәк китаплар да укыштыргалыйбыз.
Әти кеше: — Шулай-шулай, әнисе. Теге атнада икебез дә өзелеп яраткан “Шүрәле” китабын укый башлаган идем, ике-өч бите генә калды инде, укып та бетерәм тиздән. Аннары син дә укырсың.
(Дөбердәгән тавышлар ишетелә.)
Әни кеше( куркып.): Абау, бу ни бу? Нинди тавыш ул? (Ягымлы елмаеп.) Ә-ә-ә! Сабыйларыбыз кайтып килә икән! Әйдүк,әйдүк, балалар!
Борһан белән Фәридә: — Привет, ма! Привет, па!
(Сәхнәгә йөгереп менәләр, сумкаларын өстәлгә ташлыйлар да “диван”га утыралар.)
Борһан (өстәл өстеннән “Шүрәле” китабын алып): Вот это да-а-а! Смотри, Фрэйда, вот это шуба!!!
Фәридә (кызыксынып): Ой, Браун, это же натуральный мех! Это макси-шуба, с головы до ног! Смотри, и без пуговиц! Вот это шуба!!!
Әти кеше (тамашачыларга карап): Ай, алла! Нинди тун күрделәр икән инде тагын? “Натуральный мех”, — ди бит! Илле меңнән дә ким бул-мас… Харап икән эшләр!
Борһан(рус акценты белән): Атькай, киль але! Атькай, бу дядя Тукай шундый шуба киеп юрганмэ? Дядя Тукай бик модный поэт булган, да? Уже ул заманда ук булган безнең мода, да? Аны оригинально киенгәнгэ яратмаганнар, да? Атькай, джаным, мин так хочу шундый шуба киярга!
Фәридә (куштанланып): Атием! Мин тоже хочу шундый шуба!.. Минга да купи, пожалуйста, а?!
Әтиләре: Һай, балакайларым, һай, сабыйларым! Нинди “шуба” булсын ди бу! Бу бит Шүрәле, Тукай абыегыз язган пәри, җен!
Борһан (шаккатып): Как это джин? Джин – это пьют. Мин белям. А бу – шуба, тун. Тун а-ля-Шер, да? То есть, Шер-а-ля…
Әтиләре: Шэр-а-ля түгел, улым, Шүрәле!
Фәридә: Ой, ати, а что это за пояс?
Әтиләре: Пояс түгел ул, кызым, койрык ул, кой-рык!
Фәридә(аптырап): Куриек? Ә нәрсә ул “куриек”?
Әтиләре: Сыерларда, сарыкларда була торган бер әгъза ул. “Хвост” урысча!
Фәридә: Папа! Я всё равно хочу такую шубу с поясом! Купи, ну купи уж?!..
Әтиләре: Әнисе, балалар бу кадәр сорагач, тектерергә туры килер инде, әйеме? Безнең авылдагы күрше Вәлиләрнең кәҗәләре бар бит. Кәҗә тиресеннән тектерик икесенә дә пар итеп…
Әниләре: Тектерик, әтисе, тектерик, газиз балакайлар еламасыннар, алар кемнән ким?!..
(Сәхнә тәмам.)

А.б.: Менә без тормыштан бер күренеш карап үттек. Сезнеңчә, бу кем гаебе? Балаларның теле гарипләнүендә кем гаепле?
— Әйдәгез, тавышка куйыйк.
“Мәктәп гаебе” дип санаучылар — кызыл төсне, “гаилә гаебе” диючеләр — яшел төсне, “икесендә дә гаеп бар” дигәннәр – сары төсне күтәрсен. Тавыш бирәбез.

А.б.: Рәхмәт. Ә хәзер җавапларыгызга аңлатма бирсәгез иде…
(Сүз өч төркемдәге әңгәмәдә катнашучыларга бирелә.)

А.б.: Бик зур рәхмәт. Вил Казыйханов бу мәсьәлә турында ни әйтә икән, тыңлап карыйк…
(Бер укучы сәнгатьле итеп “И родной тел” шигырен яттан сөйли.)
И родной тел…
И родной тел, и красивый, Говорят, син Мамай теле,
Мамам, папамның теле. Кирәк түгелсең нигде,
Мог я узнать күп нәрсәне Без тебя и хлеблар үсә,
Син родной тел аркылы. Нефть табыла везде.
Бу языкта коляскада Вузга поступать иткәндә
Мамам сказку көйләгән. Говорят, син кирәкми.
А затем төннәр буе Дальше-больше жить иткәндә
Бабулям рассказ сөйләгән. Нужен ли ты, вряд ли.

А потом ни сәбәптәндер И родной тел, и матур тел,
Өйрәткәннәр рус язык. Мамам, папамның теле.
Якобы тик шул телдә Только я их обвиняю
Алам духовный азык. Өйрәтмәгәнгә сине.
Почему же нас детсадта И родной тел, аңлаталар:
Сиңа өйрәтмәделәр? Можно жить и без синсез.
В школе, когда обучали, Мама, папа и бабуля
Синдә сөйләтмәделәр? Оставили меня телсез.
(В.Казыйханов.)

А.б.: Димәк, туган телебезгә уңай мөнәсәбәт гаиләдә башлана икән. Әлбәттә, әгәр әти-әни өйдә үзара һәм балалары белән туган телдә сөйләшмәсә, өйдә татар халкының моңлы көйләре яңгырамаса, әгәр ата-ана баласын рус группаларына, рус классларына укырга бирүне кулай күрсә, туган телгә тиешле мәхәббәт ничек тәрбияләнсен инде…
Моның турында күренекле шәхесебез Дәрдмәнд:
“Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү – яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вәләкин телгә телне,
Тел уйнатмак – наданлыктан әсәрдер...” – дигән.
∆ — Ләкин нәрсә этәрә икән соң ата-ананы баласына чит-ят телне туган теленә әверелдерергә? Сез моны ничек аңлатыр идегез?
(Сорауга һәр төркемнән җаваплар алына.)
(Җаваплар: уку йортларына кергәндә чит телдә, рус телендә имтихан тапшыру һәм вузларда уку авырлык тудыра; укуын татар телендә укып, чит төбәкләргә чыгып китсә, эшкә урнашу да авыр; татар теленең үзебезнең республикабызда да тормышның барлык өлкәләрендә дә актив кулланылмавы комачау итә; уку йортларында татарча белем системасын булдыру кирәк һ.б.)

∆ — Ә бәлки, мондый киеренкелек килеп чыкмасын өчен, кайбер төгәл фәннәрне балалар мәктәптә рус телендә үзләштерсәләр кулайрак булыр? Сез моңа ничек карыйсыз?
(Җаваплар: 1) Мәгариф системасында бик күп төрле программалар бар. Рус мәктәпләре үзләренә кулай, җайлы программа һәм дәреслекләр белән, сайлап алып, эш итә ала, ә менә татар мәктәпләрендә балалар, мәсәлән, биология, химия һәм физика фәннәрен үзләштерү өчен бары тик берәр авторның гына китабы белән укырга мәҗбүрләр – башка тәрҗемәләр юк. Әле ул тәрҗемәләрдә хаталар очрый. Бу дәреслекләргә ярдәмче әсбаплар да, татар телендә предмет буенча эш дәфтәрләре дә юк. Гомумән, сайлау юк татар баласына.Бер авторның китабы тәрҗемә ителә дә, татар милли мәктәбендә укытучы шул дәреслек белән эшләргә мәҗбүр була, хәтта ул мәктәп программасына туры килмәсә дә. Шуңа күрә, бәлки югары сыйныфларда бу фәннәрне рус телендә укытыргадыр?
2)Укырга теләге булган укучы өстәмә материаллар табып та өйрәнә ала. Үз телләрендә генә укысыннар.)

А.б.: Әйе, дистә еллап моннан элек нәшер ителгән дәреслекләр бүгенге заман таләпләренә җавап бирми, ә яңа дәреслекләрнең кирәкле күләмдә бастырылмавы, бастырылганнары да хаталы булуы, методик әдәбиятның фәкыйрьлеге татар милли мәктәбенең үсешенә аяк чала… Бу бик аяныч күренеш, әлбәттә…

А.б.: Тагын бер мәсьәләгә тукталып китик. Үзенең “Суверенитетны ныгыту юлыннан ун ел” исемле чыгышында президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев: “Тулыр-тулмас бер гасыр эчендә татар теле ике тапкыр имлясын (ягъни язу, графикасын) үзгәртте һәм икесендә дә зур югалтуларга дучар булды”, — ди. Сүз, әлбәттә, латин графикасына да кагыла. Алдагы соравым шушы темага:

∆ Сез латин графикасын татар мәктәпләренә кертүне кулай күрәсезме? Ата-аналар һәм бүгенге көн балалары арасында килә-чәктә бу күренеш аңлашылмаучанлык китереп чыгармасмы?

& Бу мәсьәләдә тавыш бирүегез сорала. Латин графикасын кертүне “кирәк” дип санаучылар – кызыл, “кирәкми” диючеләр – яшел, ә “икеләнүчеләр” – сары төсне күтәрсеннәр иде.
(Тавыш бирү.)
А.б.: Сезнең фикерләрегезне тыңлап китик…
(Һәр төркемгә сүз бирелә, капма-каршы фикерләр тыңланыла.)
А.б.: Менә кызыклы һәм төпле фикерләр ишеттек. Рәхмәт чыгыш ясаучыларга.

А.б.: Мәгълүм: дөнья көтү заман өчен,
Файдалырак телләр бары да.
Тик шунысы хак: фәкать туган телдә
Иман иңә кеше җанына.
Киләчәкнең башы бүгенгедә,
Нинди шатлык картлык көнеңдә —
Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
Матур итеп туган телеңдә. (Р.Фәйзуллин.)
Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар… Моны һәркем кечкенәдән үк күңеленә сеңдерсен иде…
А.б.: “Татарстан халыклары телләре турындагы закон”да: “Тел башка телдән сүзләр, аваз-хәрефләр алып юкка чыкмый, ул кулланучылары кимү һәм бетү нәтиҗәсендә генә үлә”, — диелгән. Тел хезмәт өлкәсендә кулланылса, башка өлкәләрдә аны бернинди үгетләүсез кулланалар; әгәр кулланылмаса, халыкны күпме үгетләсәң дә, тел әкренләп юкка чыга һәм иртәме-соңмы “үле” телгә әверелә.
Авыл укучысы кече яшьтән үк хезмәттә катнаша башлый. Аның тик торырга вакыты юк. Бу – авылның төп үзенчәлеге. Ә авылның киләчәге, аның язмышы – турыдан-туры мәктәпкә бәйле.

& Әйдәгез, мондый сорауга тавыш биреп карыйк:
∆ Татар мәктәбенең киләчәге бармы? Сезнеңчә ничек?
А.б.: Татар мәктәбенең киләчәге “бар” диючеләр – яшел, “юк” диючеләр – кызыл, ә “икеләнүчеләр” – сары төсне күтәрә.

А.б.: Рәхмәт. Хәзер исә фикерләрегезне әйтеп китсәгез иде…
(Фикер алышулар.)
А.б.: Рәхмәт. Әйе, авыл мәктәбе – мәгариф учреждениесе генә түгел, ул – илнең, өлкә, республиканың яшәү рәвеше, дәүләтнең стратегик резервы, авыл тормышы үсешенең этәргеч көче дә әле. Республиканың язмышы турыдан-туры татар теленә һәм телне саклап кала алган татар милли мәктәбенә бәйләнгән. Без, авыл мәктәбен үстереп, дәүләтебезне ныгытуга ирешә алабыз.
Авыл мәктәбендә эшләүче педагогка исә укытучы да, тәрбияче дә, оста психолог та, врач та, шәфкать туташы да, талантлы артист та, хәтта кайчагында адвокат та булырга туры килә.Кыскасы, авылда иртәгәге көн М Ә К Т Ә П Т ӘН башлана.

Халкыбызның киләчәге — әхлаклылыкка, мәгърифәтлелеккә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын ни дәрәҗәдә саклый алуыбызга бәйле.
Тарихсыз – халык, нигезсез – кеше юк, ди халык мәкале. Татарның тарихы аеруча бай, һәм аның үз йорты, үз нигезе бар. Безгә шушы нигезне җимермичә саклап калырга һәм аны кулыбыздан килгәнчә үстерергә, ныгытырга кирәк.
Конституциябез тарафыннан татар һәм рус телләренең икесен дә “дәүләт теле” дип игълан итү – милләтебезнең гомерен озайтуга, милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуга зур өлеш кертте.
Татар теле һәм мәдәниятебезнең үсүе хакында күп нәрсә сөйләргә мөмкин булыр иде. Ләкин миңа бер нәрсә ачык: республика яшьләре югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә бик теләп татарча укыйлар икән, димәк бу тел, чыннан да, замана теле. Ул кешеләргә көнкүрештә, гаиләдә генә түгел, ә социальтормышта, һөнәри аралашуда, иҗтимагый коммуникацияләр системасында да актив кулланыла. Ә бу, билгеле, татар теленең, татар милли мәктәбенең киләчәге бар, дигән сүз.
Яшь буын бала чактан ук икетеллелек мохитендә үсә, һәм бу хәл киләчәктә милләтара тотрыклылыкның саклануын тәэмин итәчәк.
Якты аһәң, яңа сәнгать тусын,
Хөрмәт итик Ватан йоласын.
Бар халыклар тигез, тату булсын,
Бер халык та мескен булмасын.
А.б.: Димәк, сезнең соңгы җавапларыгыз буенча, мондый нәтиҗә ясап була: татар милли мәктәбенең киләчәге Б А Р!
Шуның белән безнең түгәрәк өстәл янында фикер алышу тәмам. Катнашучыларга һәм тамашачыларга зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр!
  • 0
  • 28 сентября 2010, 10:27
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.