Наркотикларга – юк!

Класс сәгате
Максат: наркотикларның сәламәтлек өчен зарарлы, наркоманнарның җәмгыятькә зарарлы икәнен аңлауларына ирешү; иҗади фикерләүне үстерү.
Җиһазлау: “Наркотикларга – юк!” дигән темага әзерләнгән плакат — рәсемнәр, кулланылган әдәбияттан күргәзмә, магнитофон,җыр язмалары.
Барышы: Магнитофоннан талгын гына көй агыла. Ул шомлы көй белән алышына. Сәхнәгә Алкоголь, Никотин, Наркотик чыгалар.
— Без кешеләр өчен бик кирәк. Безнең белән дус кешеләр ничек рәхәт яшиләр!
— Йөрәкләре тырышып, бар көченә эшли.
— Аларга үпкә, бавыр, бөер кушыла.
— Үсү, җенси җитлегү тоткарлана.
— Гарип, үле балалар туа.
— Организм акрынлап җимерелә.
— Үпкә рагы, бугазда яман шеш, бавыр церрозы…
Никотин: Минем белән дус булганнар бик энергияле – кызып китүчән, я бик сүлпән булалар.Йөзләре, тешләре, бармак башлары сары, тән тиреләре тупасланган була. Күп йөткерәләр, еш кына башлары әйләнә.Ләкин сер бирмиләр, минем белән дус калалар.
Алкоголь: Ә мин яшьләрне сыра белән кызыктырам. Әле организмнары ныгымаган, миңа бик тиз ияләшәләр. Эчке органнарын сиздермичә, акрын гына бозам. Алар рәхәтлек кичергән саен, мин дә үз эшемне эшлим.
Наркотик: Дөньяда кешеләр белән иң тиз дуслашучы без. Безнең дуслар дөньяда 50 миллионнан артык. Безне бер татып караганнарның тагын да күбрәк рәхәтлек кичерәселәре, бар дөньяны онытасылары килә. Аларның гомерләре бик кыска булса да, татлы ләззәттә үтә.
Укытучы: Туктагыз мактануларыгыздан, ялган орлыклар чәчүдән. Укучылар, бу өч дусның шапырынуларын тыңламагыз! Хәзер без аларның чын йөзләрен ачарбыз.
Хәзерге заман афәте булган наркотиклар турында сез нәрсәләр беләсез соң?
1нче укучы: Наркотик – грекча оеп калу, сиземләү бетү дигән сүз.
2нче укучы: Наркотик куллану кешенең организмын тулысынча үзгәртә. Ул әйләнә — тирәне дөрес танып – белми башлый. Куланган саен наркотик кына кулланасы килә, аның турында гына уйлый. Үзенең наркоманга әйләнгәнен сизми дә кала.
3 нче укучы: Наркоманны инде бернәрсә дә кызыксындырмый: эше дә, гаиләсе дә, яраткан иң якын кешесе дә, газиз баласы да, әти — әнисе дә… Ул киләчәген наркотиклардан башка күз алдына да китерә алмый.
4нче укучы: Наркоманга наркотик матдәләр сатып алу өчен көн саен 300 – 500 сум акча кирәк. Яшьләр андый акчаны каян таба алалар? Аларның күпчелеге беркайда да эшләмиләр. Алар акрынлап акчаны җинаятьчел юл белән таба башлыйлар: урлашалар, кешеләрне талыйлар, үз якыннарыннан урлыйлар.
Иҗади эш. Язарга: Ни өчен наркотикларны кулланырга ярамый? Һәр рәт 10 җавап яза. 10 минут вакыт бирелә. Аннан соң җаваплар тикшерелә.
Укытучы: Мин сезгә бер егет белән кызның мәхәббәт тарихын сөйләп үтмәкче булам.
Артур белән Алиянең мәхәббәте Ромео белән Джульеттаныкыннан ким түгел иде. Артурны Алия бер күрүдә үк ошатты. Шуннан соң аның көннәре ике төслегә бүленде- караңгы һәм ямьсез көннәр, Артур белән очрашмаганнары, якты һәм кояшлы, икесе бергә үткәргән көннәр.
Артур Литература институты студенты иде, шигырьләр яза, һәм ул шигырьләр Алиягә бик ошыйлар иде. Кыз үзе 10 нчы класста укый һәм Артур кебек, Литература институтына керергә хыяллана иде.
Барысы да, Артурның сәер әдәбият белән кызыксынуыннан башланды. Алиягә ул китапларда язылганнар аз аңлашыла иде. Аларда наркотиклар турында күп язылуы Алиягә бик ошап җитмәде. Артур исә һәр алдынгы карашлы кеше, мондый китаплар белән таныш булырга тиеш, дип саный иде.Ул китаплар бит әле теләсә кемгә эләкми.
— Ярар инде, Алия, миңа лекция укыма. Сиңа әле ул китапларны аңлавы авыррак.Мин инде зур кеше, үзем аңлыйм, нәрсә куркыныч, нәрсә юк икәнен! – дип җавап бирә иде Артур кызның аңлатуларына.
Беркөнне кич белән Артур кызны студент дуслары кырына кунакка чакырды. Кыз, бүлмә тупсасын атлап керүгә үк, аһ итте. Бүлмә эче ярымкараңгы, стеналарда агач маскалар “ыржая” һәм тимердән ясалган бизәү әйберләре ялтырый. Бүлмәнең почмакларында янып торучы шәмнәр белән матур шәмдәлләр, янган шәмнәрдән бүлмәгә авырсы ис таралган. Бу истән Алиянең башы әйләнә башлады. Идәндә йомшак ккеләм җәелгән һәм кунаклар шунда тезелешеп утырганнар иде.
Утыручылар, ниндидер бер журналдагы мәкалә буенча фикер алышалар иде.Алиягә монда бер дә кызык булмады.Кемдер тартырга тәкъдим итте. Барысы да җанланып киттеләр. “Син дә ниһаять татып карарсың, Артур? – дип йорт хуҗасы Артурга сәер сигарета сузды. – Бәлки синең иптәш кызың да ?”
“Юк, Алиягә кирәкми, ә мин татып карыйм,” – дип Артур сигаретаны алды.
Алия, Артурның йөзенең сәер үзгәрүен гаҗәпләнеп карап торды. Башкаларның йөзләре белән дә шул ук хәл иде. Аларның күзләрендә сәер ялтырау барлыкка килде, сөйләм аңлаешсыз акрынайды, гүя аларның телләре “абына” иде. Алиягә куркыныч булып китте. Ул Артурны тарткалады: “Әйдә киттек моннан тизрәк”. Артур, көчкә күзләрен ачып “Ә, Алия… син бәлки бүген үзең генә кайтырсың?”Кыз тиз генә сикереп торды һәм чыгып йөгерде. Өенә кайткач, ул бик озак елап йоклый алмый ятты.
Артур, икенче көнне килгәч, йоклап китәрмен дип уйламаган идем дип, гафу үтенеп маташты.
— Артур, сезнең бит анда наркотик бар иде! – дип кыз куркуын белдерде.
— Юк, син нәрсә сөйлисең Алия. Бер тапкыр тартып караганнан гына бернәрсә дә булмый. Егетләр күптән тарталар инде. Юкка борчылма.
— Артур, мин анда башка бармыйм, син дә барма.
— Менә нәрсә кызыкай, мин үзем беләм. Кемнәр белән дус булырга, кемнәр белән юк.
Берничә ай үтте. Алия бу вакыйга турында бик уйламаска тырышты. Артур бит зур кеше инде. Үзе белә торгандыр, дип үз-үзен юатты. Ләкин барыбер тынычлана алмады. Артур көннән-көн үзгәдре. Сәбәпсезгә кызып китүчән булды, вакыт-вакыт югалып торды, тиз ябыкты, күз төпләре каралды. Кыз түзмәде.
— Артур, син нәрсә эшлисең соң? Мин сине яратам һәм сиңа ярдәм итә алмавыма борчылам, — диде Алия елап җибәмәскә тырышып.
Артур башын салындырып кына: “Беләсеңме Алия, мин эләктем бит – “энәгә утырдым”. Хәзер көн саен кирәк.”.
— Артур, син чынлап әйтәсеңме? – диде Алия куркуыннан кычкырып җибәрмәскә тырышып.
— Үзем дә аңламый калдым. Башта барысы да тәртиптә кебек иде, сирәк-мирәк тарткаладым. Кем тартмый инде хәзер дип уйладым. Аннан соң бер генә тапкыр кадап карыйм дидем… Ләкин, бер белән генә туктый алмадым. Алия, кадерлем, син мине ташлый күрмә. Мин бу тозактан ычкыначакмын. Син генә миңа ярдәм ит!
Иҗади эш.
Синеңчә бу тарих ничек тәмамланыр иде?
Әгәр Алия киңәш сорап үзенең әнисенә, Артурның әтисенә һәм иптәш кызына мөрәҗәгать итсә, аларның һәр берсе нинди киңәш бирер иде?..
Алиянең әнисенең киңәшләре: _________________________________
____________________________________________________________
____________________________________________________________
Артурның әтисенең киңәшләре: ________________________________
____________________________________________________________
____________________________________________________________
Иптәш кызының киңәшләре: ___________________________________
____________________________________________________________
____________________________________________________________
Синең киңәшләрең: ___________________________________________
____________________________________________________________
____________________________________________________________
Француз актрисасы Ани Жирардо: “Гомер – гомергә мәхәббәт өчен бик күп мәгънәле һәм мәгънәсез корбаннар китергәннәр. Чынбарлыкта исә чын мәәббәт өчен корбаннар кирәкми”,- дигән. Сез бу фикер белән килешәсезме?
Иҗади эшкә 10 минут вакыт бирелә. Соңыннан җаваплар буенча фикер алышу үткәрелә.
4 нче укучы. Врач-наркологлар әйтүе буенча, теләсә нинди наркотик матдә, наркотикларга бәйлелек тудыра. “Зарарлы” яки “зарарсыз” наркотиклар юк. Наркотик матдәләрне канга өзлексез кертеп тору нәтиҗәсендә организмда авыртуны киметүче матдәләр эшләү туктала. Кеше үз тәненә киемнәр кагылудан һәм хәтта тамырларның тибешеннән, хәрәкәт иткәндә буыннарның ышкылуыннан да авырту тоя башлый. Аның гәүдәсе туктаусыз сызлап торган тоташ ярага әйләнә.Наркотиклар булмаганда һәр наркоман бик нык газап чигә. Наркоманнар аны сызлану(ломка) дип атыйлар.Ул организмда наркотик 10-12 сәгатҗ булмаганда барлыкка килә.Бер тапкыр гына булса да сызлану газабы кичергән кеше теләсә нинди җинаятькә барырга әзер. 2-3 елдан соң наркомания кешенетулысынча психофизик яктан зәгыйфьләнүгә китерә. Кешенең тиресе саргая, сөякләре сынучан була, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, элекке тойгылары һәм кызыксынулары югала, ул тиз картая.Аның тормышында бер генә максат кала-теләсә нинди юл белән наркотик табу.
Укытучы. Алия белән Артурның мәхәббәт тарихының азагы.
Артур Алиягә, башка бертапкыр да наркотик кадамыйм, дип вәгъдә бирә. Ләкин ул вәгъдәсен икенче көнне үк боза. Кыз өчен газаплы көннәр башлана. Көн саен ул иртән: бүген Артур “энәгә утырырмы” икән дигән уй белән уяна. Берничә ай ул Артурны, мәктәпкә кадәр, институтка озата, ә кич каршы алып өенә озатып куеп йөрде. Тиздән бу рыда Артурның һәм Алиянең әти-әниләре дә белде. Аяз көнне яшен суккандай булды. Артурны әти-әниләре больницага урнаштырдылар. Кыз, түземсезлек белән, дәвалану курслары бетүен көтте. Ул дәваланганнан соң барысы да яхшы булыр, дип уйлады. Ләкин егет, больницадан чыккач, бер генә ай түзә алды. Кызның әтисе һәм әнисе моны белгәч, кызга Артур белән очрашмаска куштылар.Кыз, аларның фикере белән килешмәде. Яраткан кешесен бәлада калдыра алмыйм, дип өйдән китте. Яшьләр Артурның иптәш егетендә, бер буш бүлмәдә тора башладылар. Кыз укуын ташлады, бер кафега эшкә урнашты – ашарлык булса да акча эшләргә кирәк иде. Кайбер чакта Артур наркотиксыз атна буе тора иде һәм кыз, сөйгәне терелә дигән өмет белән яши башлый иде. Ләкин Артур тагын “ычкынып китә” һәм яңадан мәшхәр көннәр башлана иде. Бер елдан соң Алия әти-әнисе кырына кайтты. Бер моментта ул аңлады, ул яраткан Артур каядыр китте, юкка чыкты.
5нче укучы. Наркотикларның зыяны билгеле булса да, аларны таратучылар бик оста рәвештә яшүсмерләр аңына төрле уйдырмалар сеңдерә.
1.Син дә авыз ит – барысы да татып карый.
2.Авыз итеп кара – бернинди дә зыян булмаячак.
3.Авыз итеп кара – ошамаса ташларсың.
4.Авыз итеп кара – бу “зарарсыз” наркотик.
Бу уйдырмалар барысы да ялган. Наркотикларны барлык кеше дә татып карамый, наркотикны бер тапкыр татып карап та наркоманга әйләнергә мөмкин, наркотикка ияләшкәч, аны ташлап булмый – табиблар тылсым ияләре түгел, наркотикларның барысы да зарарлы.
Иҗади эш. Наркотик тәкъдим итүчеләргә каршы 5 тискәре җавап язарга. 5 минут вакыт бирелә. Җаваплар буенча фикер алышу.
Алкоголь, Никотин, Наркотик башларын аска гына иеп сөйлиләр: “Монда безгә иярергә теләүчеләр калмагандыр инде. Бик яхшылап безнең эчке дөньяны ачып салдылар бит. Китик моннан тизрәк.” Боегып кына чыгып китәләр.
Укытучы. Балалар, без бүген барыбызны да борчыган проблемалар турында сөйләштек. Наркомания – куркыныч чир ул.Ул җәмгыятебезнең төрле тармакларын җимерергә мөмкин. Җәмгыятебез, илебезтотрыклы, көчле булсын өчен ныклы гаиләләр, сәламәт белгечләр, ышанычлы хөкүмәт, акчага сатылмаучы хокук саклау органнары, кануннарны үтәүче гражданнар кирәк.
Россиядә наркоманнар уртача 13-15 яшьтә. Берничә йөз мең рәсми теркәлгән(чынлыкта берничә тапкыр күбрәк) наркоман бар. Балалар арасында наркотиклардан үлүчеләр саны соңгы 8 елда 42 тапкыр артты.
Без зур тизлекләр чорында яшибез. Шуңа күрә бар кеше дә тормышка яраклаша алмый.Кешеләр стресслардан төрлечә качалар: берәүләр кызыклы шөгыльләр таба – һәр минутның кадерен белә, икенчеләре аракы эчә, наркотиклар кабул итә — гомерен бушка, зыянга үткәрә. Балалар, аек булыгыз! Сез – гүзәл җиребезнең киләчәге. Сез генофондны сакларга бурычлы. Милләтнең байлыгы – аның сәламәтлегендә.
Магнитофон язмасыннан Салават Фәтхетдиновның “Гүзәллекне күр әле ” җыры яңгырый.

Татарстан Республикасы Актаныш районы Пучы урта гомүми белем бирү мәктәбе

Актаныш районы Пучы урта гомүми белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле укытучысы, класс җитәкчесе:
Хайруллина Рушания Самигулла кызы
Пучы, 2005 нче ел
  • 0
  • 28 сентября 2010, 10:23
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.