«Туган ягым - мәгърифәт учагы»

Кереш.

Борынгы бабаларыбыз бик белеп әйткәннәр: үзебезнең үткәнебезне, килеп чыгышыбызны, тарихыбызны яхшылап белми, өйрәнми торып, без тыныч кына киләчәгебезгә атлап керә алмыйбыз. Тарих бит ул олы диңгез кебек вак-вак тамчылардан җыела, шул “тамчылар” ярдәмендә безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез формалаша. Ләкин кызганыч барлык фактлар да теркәлеп бара алмый, кайбер вакыйгалар, язылып бармау сәбәпле, вакытлар узу белән онытыла, хәтердән җуела. Шуның нәтиҗәсендә тарихыбызга зыян килә, аның бер чите кителә.
Мине дә туган ягым, авылым, халкымның тарихы, килеп чыгышы кызыксындыра. Бигрәк тә авылымдагы мәгърифәт үсешен күптән инде өйрәнәсем килә иде. Ниһаять, әлеге эшкә алынырга булдым. Билгеле булганча, Арча ягы татар халкын аң-белемле, мәгърифәтле итү өчен күп көч куйган танылган шәхесләргә бик бай, алар турында язылган мәгълүматлар да байтак. Шулай да әле тиешенчә тикшерелмәгән, бәяләнмәгән шәхесләр дә бар. Шундый танылган кешеләрнең берсе – имам Фәйзулла Мортазин әл- Мөндеши. Туган авылым Мөндештән дә татарлар тарихында зур урын биләп торган шәхес булу минем өчен икеләтә горурлык.
Әлеге фәнни тикшерү эшенә алынуым да юкка түгел. Мин әлеге эшемдә Арча төбәгенең, туган авылым Мөндешнең танылган шәхесләре башкарган эшләрнең бер кечкенә өлешен генә ачып бирдем. Ләкин шунысы да бар: әле күпчелек халыкка билгеле булмаган шәхес турында язу зур җаваплылык сорый. Фактлар, фәнни чыганаклардан кала, өлкән буын вәкилләре сөйләгән хатирәләрне, хәзер инде берәү дә төгәл генә чынлыкта да бу вакыйгаларның булу- булмавын әйтә алмаган риваятьләрне дә кулландым үземнең хезмәтемдә.

Төп өлеш. Туган ягым – мәгърифәт учагы.
А) Арча ягының танылган мәгърифәтчеләре

Казан арты — татар мәгърифәтенең һәм мәдәниятенең мәркәзе. Чыннан да, безнең төбәктән чыккан мәгърифәтче һәм язучылар бик күп. Татар халкының йөзек кашлары булган язучыларыбыз Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, мәгърифәтчеләребез Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗәни һәм башкалар Арча ягы данын еракларга тараттылар. Соңгы вакытларда гына да тагы 30 дан артык мәгърифәтче, 40 ка якын язучы, Арча җирлегендә туган йөзләгән сәнгать әһелләре, Арча белән нинди дә булса бәйләнеше булган 30 дан артык язучы ачыкланды.
Мәчетләр төзү һәм алар янында мәктәп-мәдрәсәләр ачу мөмкинлегеннән бик оста файдаланып, безнең бабаларыбыз рәсми халык мәгарифе сәясәтенә буйсынмаган аерым бер мәгариф системасы төзиләр. Якташыбыз Г. Курсави ислам динендә үзгәртеп коруларны башлап җибәрә, ә инде Ш. Мәрҗәни аның эшен дәвам итә. Г.Курсави да, Ш. Мәрҗәни дә үзләренең эшләрен дәвам итүче күпсанлы шәкертләр тәрбиялиләр.
Күренекле галим А. Беннигсен татар дини реформаторларын мөселман акыл ияләре арасындагы беренче татар галимнәре дип саный, чөнки алар халыкның гарәп, төрек һәм индусларга караганда да иртәрәк, Коръән һәм хәдисләренә дини, сәяси һәм иҗтимагый сорауларга җавап эзләргә хокуклары барлыгын игълан итәләр. Реформаторлык хәрәкәте үсешенә Г. Курсави белән Ш. Мәрҗәнинең тәэсирләре бөтен ислам дөньясына зур йогынты ясый.
Авыллардагы гади татар муллалары да ислам университетларында белем бирерлек дәрәҗәдәге гыйлемгә ия булганнар. Мәсәлән, якташларыбыз Шәмсетдин Кышкари, Мөхәммәдәмин Наласави һәм Кавалетдин Болгарилар Каһирадәге әл-Әзһар университетында фарсы теле укытканнар (XIX гасыр).
Шиһабетдин Мәрҗәни үзенең “Мөтәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” әсәрендә 130 дан артык мәдрәсәгә характеристика бирә. Әсәрдә нигездә Казан арты мәдрәсәләре турында сүз бара. Шулай ук, күренекле тарихчы, журналист, дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдинов үзенең “Эзләр” (“Асарь”) әсәрендә Казан арты мәктәп-мәдрәсәләренең татар халкын мәгърифәтле итү өлкәсендәге олы роле турында яза. Ул, Арча ягының Оры, Кәче, Наласа, Ашыт, Казанбаш, Түбән Аты, Кенәр, Кышкар, Түбән Сәрдә, Шекә, Курса һәм башка авыллары белемлелеге һәм мәгърифәтлелеге белән аерылып торалар, дип язган.
Арча ягының иң данлыклы мәдрәсәләре булып Кышкар, Ташкичү, Курса авыллары мәдрәсәләре санала.
!930 елдан Казан артында мәгариф эшен Арча педагогия училищесы дәвам итә.
Б) Танылган математик Юныс Оруви әл-Казани.
Ул 1636 елда Казан артындагы Оры (хәзерге Арча районы) авылында туган, XVII йөз ахырында үлгән. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, имам-мөдәррис булып эшләгән. Үз дәверенең укымышлы, гыйлем дөньясы белән кызыксынучы кешеләреннән берсе булган Ш.Мәрҗәнинең ышанычлы чыганакларга таянып әйтүенә караганда, ул “Русия тәэсллоты (хакимлеге) бәгъдендә ибтидаи Мәвәрәэннәһер (Урта Азия) тарафына сәфәргә тәхсыйле голум идән (гыйлем хасил иткән, эстәгән) зат” (“Мөстәфад”, II том, 187 б.).
Юныс Оруви шул заманның укымышлы кешеләреннән саналган, фарсы һәм гарәп телләрен яхшы белгән. Ул мөселман юриспруденциясе һәм башка мәсьәләләр белән кызыксынган, күп кенә фәнни хезмәтләр язып калдырган. Алар шул заманның укымышлы кешеләре өчен кулланма була.
Билгеле булганча, мал-мөлкәтне варислар арасында бүлүнең гомуми мәсьәләләре белән беренче булып Урта Азия галимнәре Әл-Хәрәзми (IX йөз), Абд-ар- Рәшит әс-Сиҗәвәнди (XII йөз) һәм башкалар шөгыльләнгәннәр. Архив материалларыннан күренгәнчә, Урта Идел шартларында әлеге мәсьәлә буенча Юныс Оруви кызыксынган, мирас бүлү турындагы теорияне тәртипкә китергән, үзеннән алда яшәгән башка галимнәрнең хезмәтләренә нигезләнеп, аңлатып биргән, популярлаштырган.
Болардан тыш Юныс Оруви мал-мөлкәтне бүлү хакындагы мәсьәләләрне чишүгә карата ярдәмлекләр төзегән. Аның ул хезмәтләре Идел буе татарларына математик белем бирү тарихында зур әһәмияткә ия булган.
Юныс Оруви әл-Казани гарәп һәм фарсы телләреннән бик яхшы белгеч булып, гарәпләрнең билгеле хокук галиме әс-Сиҗәвәндинең “Фәраизи Сираҗийя” исемле гарәпчә әсәренә фарсыча аңлатма язган. Галимнең игътибарга лаек хезмәтләренең берсе — “Шәрхи Фәраиз әс-Сиҗәвәнди”. Кулъязма XVII гасырның өченче чирегендә фарсы телендә язылган, күләме 96 бит. Ул Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә саклана. Китапның беренче бүлегендә позицион унарлы санау системасында исәпләү алымнары бәян ителә, арифметик гамәлләрне эшләгәндә әлеге системаның өстенлекләре күрсәтелә. Кулъязманың икенче өлеше төрле типтагы сызыкча һәм квадрат тигезләмәләрне чишү алымнарын, шулай ук ике билгесезле бер тигезләмәне яки өч билгесезле ике тигезләмәне эченә алган аныксыз тигезләмәләр системаларын чишү методларын аңлатуга багышланган. Өченче өлеш тулысы белән мәсьәләләрдән тора. Анда мал-мөлкәтне бүлүгә багышланган мәсьәләләрен алгебраик юл белән чишү ысуллары турында сөйләнә.
В) Шәмсетдин Күлтәси — галим, мәгърифәтче

Ул 1856 елда Күлтәстә туган. Аның чын исеме – Шәмсемөхәммәт Нурмөхәммәт улы Таһиров. Авыл исемен үзенә тәхәллүс итеп алган һәм әсәрләрен Күлтәси псевдонимы белән чыгарган. 1933 елда Күлтәстә вафат. Шәмсемөхәммәтнең әтисе Нурмөхәммәт Күлтәскә Мамадыш районы Максим авылыннан күчеп килгән. Рус телен яхшы белгән. Солдатта вакытта полк писаре хезмәтен үтәгән. Әтисе үлгәннән соң Күлтәстә имам булып кала, балалар укыта, аларга дөньяви фәннәрдән сабак бирә. Авырса да 1920 елга кадәр мәктәптә укыта, яшь укытучыларга ярдәм итә. Язган әсәрләренә караганда, ул үз заманының фән дәрәҗәсе белән, рус һәм көнчыгыш әдәбияты белән шактый таныш булган, гарәп телен бик яхшы белгән. Аның алты баласы булган.
Ш. Күлтәсинең тугыз фәнни китабы Казан дәүләт университеты архивында саклана. Дини китаплары да бар. Элек Күлтәстә 49 йорт булган. Шушында Күлтәси мулла булып тора, мәдрәсәдә рус телен дә укыткан. Ул башта белемне Түнтәрдә Ишмөхәммәт ишан мәдрәсәсендә алган, шушында ук рус телен дә өйрәнгән. Аның хатыны да абыстай була, дин сабаклары, татар теле укыта.
Шәмсетдин Күлтәси зур әдәби мирас калдырган. Аның әсәрләре татарлар арасында мәгърифәт, фәлсәфи фикер үсеше тарихында кыйммәтле хәзинә. Үз халкын наданлыктан арындыру һәм кешелек цивилизациясе тудырган аң-белемнәргә якынайту – аның изге хыялы булган. Мәсәлән, “Һәйәте җәдидә” (“Яңа астрономия”) китабы, астрономиягә багышланган булса да, эчтәлеге бу фәнгә генә кайтып калмый. Автор анда танып-белү белән бәйләнешле “гомуми принципиаль методологик” мәсьәләләрне күтәрә һәм материалистик рухта кыйммәтле фикерләрне яклый. “Хикмәте җәдидә” (“Яңа гыйлем-фәлсәфә”) әсәрендә Күлтәси материя турында карашларын тагын да ачыклый, “матдә”, “бушлык”, “һава”, “хәрәкәт каршылыклары” турында конкрет сүз йөртә.
Күлтәси җәмәгатьчелек игътибарын мәгърифәт үсешенә тупларга теләгән. Насыйри кебек үк, ул дини китаплар урынына күбрәк фән нигезләрен аңлатучы китаплар бастырып чыгарырга, мәктәпләрдә табигать белемен өйрәтергә чакыра, кадимчә укыту тәртипләрен тәнкыйтьли. Бу уңайдан аның “Мәктәп баласы яхуд Сахилә әби” исемле 26 битлек кечкенә әсәре игътибарга лаеклы. Анда ул гыйлемнең кеше тормышында гаять зур ролен күрсәтә, надан кеше ничек кенә тәкәбберләнеп кыланса да, теләсә нинди асыл киемгә төренсә дә, камил кеше була алмый.
Шәмсетдин Күлтәсинең мирасы зур, аны җентекләп өйрәнү кирәк.

Г) Туган авылымның мәгърифәт нуры — Фәйзулла Мортазин әл-Мөндеши.

Фәйзулла Мортазин әл-Мөндеши 1781 елда туа — 1850 елда вафат. Мөндеш авылы руханиларыннан тарихта тирән эз калдырган шәхес – имам Фәйзулла Мортазин әл-Мөндеши санала. Замандашлары тарафыннан “йолдызчы” дип исемләнгән Фәйзулла хәзрәт заманының камил белемле кешесе, зыялысы була. Ул математика фәннәре һәм астрономия өлкәсендә тирән белемнәр үзләштерә, кояш һәм айның тәүлеклек хәрәкәтен исәпләп календарьлар төзи, сәгатьләр һәм астрономик әсбаплар ясый. Бу әйберләр озак еллар дәвамында Ш. Мәрҗәнидә саклана. Фәйзулла абыйсы Бирәзәви Хәмзә Мөхәммәд улыннан математика, астрономиядән белем ала, аннан соң Курса мәдрәсәсендә укый һәм озак еллар шунда укыта. Аның турында Мәрҗәни болай яза: “Математика белеменә маһир (оста) иде. Ул формула һәм саннар (исчисление) белән эш итеп, хосуф вә көсуф (ай белән кояш) тотылышы, кояш чыгышы, баешы турында алдан хәбәр итә торганга, “Мөнәҗҗим Фәйзулла” дип атаклы иде. Хәзергесе көндә, — дип яза Мәрҗәни, — Фәйзулланың үзе эшләгән бер әстерлябе (астролябия), бер көррәсе (глобус) минем китапханәмдә саклана. Үзе төзегән сәгатьнамәсен күрдем. Тәкъвимате (табель-календаре) басылмыш иде”.

Д) XX гасырның беренче чирегенә кадәр туган авылымда мәгариф үсеше.
Тарих белән кызыксынган һәркемнең үз авылындагы, үз төбәгендәге беренче мәктәп, беренче укытучы, беренче укучыларны беләсе киләдер. Мине дә кызыксындырды бу сорау. Әмма тарих китапларында да, халык хәтерендә дә мәгълүматлар аз сакланган.
Элек-электән кечерәк авылларда белем алу, мәгариф эшен авыл мәчетләре, аның муллары башкарган. Озак еллар дәвамында татар милли мәгариф системасы үсеше дәүләт булышлыгыннан мәхрүм хәлдә, җәмәгатьчелек яклавына һәм химаячеләрнең матди ярдәменә нигезләнеп үсә. Туган авылым Мөндеш турында Д.А. Корсаков җыентыгында XVIII йөзләрдә барлыкка килгән дип искә алына. Ә А.Артемьев хезмәтендә 41 хуҗалыкта 237 ир-ат һәм 242 хатын-кыз яшәгәнлеге, авылда бер мәчет булуы әйтелә.
Мөндеш авылында туган, авылда муллалык вазифаларын башкарган мәгърифәтче Фәйзулла Мортазин әл-Мөндеши үзе үк авыл халкының күпчелеге мәгърифәтле булган дип әйтергә мөмкинлек бирә.
1860 елның 27 октябрендә имамлык вазифалары Вәлиәхмәт Габдрахман улы Мостаевка (туган вакыты — 16.08.1838) йөкләнә. 1894 елның 21 декабрендә мәхәллә халкы аңа ярдәмче итеп улы Лотфрахман Мостаевны (туган елы 1867) билгели. Л.В. Мостаев мәдрәсә белән җитәкчелек итүне дә үз өстенә ала. Мәдрәсәдә ул вакытта 70 ир бала һәм 65 кыз бала укыган.
Авылда имамлык иткән Фәйзулла Мортазин әл- Мөндеши, соңрак Лотфулла Мостаев та халыкны белемле итү өчен күп көч куйганнар. Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре китабына Л. Мостаевның XX гасыр башында төзелгән йорты тарихи истәлек буларак кертелгән. 1918 елдан авыл халкы өчен баштарак авыл советы, соңрак мәктәп ролен дә үтәп торган. 2004 нче елга кадәр Мостаев йорты авылда шундый танылган шәхесләр яшәгәнлеген искәртеп торды. Әлеге йорт авыл халкы өчен тарихның ачык мисалы, горурлыгы иде. Ләкин йорт бик иске булу сәбәпле сүтелде. Киләчәк буын әлеге шәхеснең эзләрен саклаган йортны инде күрә алмаячак. Димәк, тарихның бер чите кителгән була инде.
1926 нчы елда Мөндеш авылында беренче башлангыч мәктәп оештырылган. Аңарчы балалар элеккеге мулла өендә укыганнар. 1926 нчы елда мәктәп элеккеге мәчеткә күчерелгән. Мәктәптә Балтач ягыннан килгән Әминә исемле апа укыткан. Көндезләрен укыткан, ә кичләрен кызларны кул эшләренә өйрәткән.
Шул вакытта авылда беренче пионер оешмасы барлыкка килгән. Пионер оешмасына керергә теләүче укучылар күп булган. Кайбер укучыларның әти-әниләре каршы килә. Октябрь революциясенең 9 еллыгын билгеләп үтү кичәсендә укучыларның гаризалары тикшерелә, иң лаеклылар пионер оешмасына кабул ителә, аларга кызыл тукымадан кулдан тегелгән галстуклар бәйләнә. Тантаналы кичәдән соң, пионер оешмасы эшчәнлеге башлана. Беренче пионерлар колхоз төзелеше елларында авыл халкы арасында аңлату эшләре алып баралар. Алар лозунг язу эшләрендә актив катнашалар. Мөндеш авылы колхозлаша башлаган чорда пионерлар колхозга алуны сораган гаризалар язуда булышалар. Алар үзләре белән бергә укучы иптәшләренең ата-аналары арасында пионер оешмасының тәрбияви ролен аңлатуда зур көч куялар. Мөндеш авылының беренче пионеры Исхакова Разия Солтангәрәй кызы була. Ул 1917 елда Мөндеш авылында туа. Беренче класста аларны абыстай укыткан. “Чыра ялкыны яктысында, озын сәкеләргә сузылып ятып, лозунглар яза идек. Күзләребез авырта, ләкин без эшебезне ташламыйбыз. Без бу эштән тәм, ләззәт таба идек”, – дип искә ала Разия апа 1982 нче елда укучылар белән булган очрашуда.

Йомгаклау.

Туган төбәгемнең, туган авылымның танылган укымышлы шәхесләре, алар алып барган эшләр турында язып, мин шул чорда барлык татарлар арасында барган агарту, аң-белемле, мәгърифәтле итү эшләренең бер өлешен генә яктырттым. Әлбәттә, әле язылмый калган факт- вакыйгалар бик күп. Киләчәктә, бәлки, югарыда язылган шәхесләр турында тагын да тирәнтенрәк өйрәнергә мөмкин булыр. Минемчә, тарих, һичшиксез, тиешенчә өйрәнелергә, язылырга һәм киләчәк буыннарга кителмәгән, бөтен килеш тапшырылырга тиеш.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

1. Фирдәүс Гарипова. Авыллар һәм калалар тарихыннан.—Казан,1997 ел.
2. Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре.Казан, 1995 ел, “Фест”.
3. Бөек Тукай ватаны син, Арча. Казан, 2007.
4. Арча төбәге тарихы. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1996.
5. Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе музее материаллары

IV республиканский конкурс среди обучающихся по предмету «История татарского народа и Татарстана»

Номинация: «Развитие татарского просвещения в родном крае (до I четверти XX века)».

Исследовательская работа
Мустафина Фанзиля Рамилевна 10 класс,
МОУ «Нижнеметескинская общеобразовательная школа»
Арского муниципального района Республики Татарстан

Эчтәлек.

1. Кереш 3 нче бит
2. Төп өлеш. Туган ягым — мәгърифәт учагы.
А) Арча ягының танылган мәгърифәтчеләре 4 нче бит
Б) Танылган математик Оруви 5 нче бит
В) Шәмсетдин Күлтәси — галим, мәгърифәтче 6 нчы бит
Г) Туган авылымның мәгърифәт нуры — Фәйзулла
Мортазин әл-Мөндеши. 7 нче бит
Д) XX гасырның беренче чирегенә кадәр туган
авылымда мәгариф үсеше. 8 нче бит
3. Йомгаклау. 10 нчы бит
4. Кулланылган әдәбият исемлеге. 11 нче бит
  • 0
  • 28 сентября 2010, 10:10
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.