И газиз туган тел

Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
(Гаилә һәм туган тел)


Балаларыбызның, яшьләребезнең туган телгә салкын каравына, битарафлыгына, телебезнең бүгенге хәлгә төшүендә ата- аналарның, бигрәк тә аналарның гаебе зур. Алга таба сүз нәкъ менә тел, аны саклау, үстерүдә ата- ананың, гаиләнең роле турында барыр.
Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул нигездә бала-чакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. «Бала-чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас»,- дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Риза Фәхретдинов.
Ата-ананың бурычы-баланы ашатып-эчертеп, киендереп олы юлга чыгарып җибәрү генә түгел. Алар аңа тәрбия- яхшы тәрбия бирергә бурычлы. Ата- ана балаларында үзләренә, әби-бабасы, туганнарына, Туган иленә, халкына, туган җиренә, туган теленә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Безнең әби- бабаларыбыз бу өлкәдә безгә караганда тәҗрибәлерәк, акыллырак булган. Бала тугач, йомшак, тәмле телле булсын өчен, аның авызына бал һәм май сөрткәннәр. Баланы бишек җыры җырлап йоклатканнар. Бишек җыры аша бала ана теле белән таныша башлаган. Бишек җырларында ана баласына изге теләкләр теләгән, аңа өметләр баглаган.
Әлли- бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу.
Мәдрәсәләрдә укып,
Галим булып җитәр бу.

Әлли- бәлли, былбылым,
Йокла, бәбкәм, күз нурым,
Йокың тыныч, саф булсын,
Тормыш юлың ак булсын.
Хәзерге әниләр балаларына нинди бишек җырлары җырлыйлар икән?
Балалар язучысыы Җәвад Тәрҗеманов бервакыт газетада үзенең Грузиягә сәяхәте турында язып чыккан иде.Грузиннарның шигъри җанлы булулары гаҗәпләндерә аны. Грузиянең кайсы гына төбәгенә барып чыксаң да, грузиннар үзләренең бөек шагыйрьләре Шота Руставелилары белән горурланалар. Һәм аның «Юлбарыс тиресе ябынган батыр» поэма-
сын, аннан өзекләрне чатнатып яттан сөйлиләр икән. Карты да, яше дә, хәтта бала- чагасына кадәр. (Ә безнең балалар бөек Тукаебызның «Туган тел» шигырен дә ялгышмыйча сөйли алмыйлар). Шигъри җанлылык, хәтернең чыганагы, сәбәбе кайда, нәрсәдә, дип йөргәндә, җавабын да таба ул.«Мин,- ди ул,-Грузия буйлап йөргәндә, юлымда авырлы хатыннарга еш очрадым. Ә алар, кулларын эчләренә куеп, һәрвакыт авыз эченнән мыдыр-мыдыр нидер сөйләнеп йөриләр. Бер грузин танышымнан бу турыда сорагач, ул елмаеп: « Бездә авырлы хатыннар, корсакта чакта ук, балаларына шигырь укыйлар, изге теләкләр телиләр. Аларны да шигырь белән»,- дип җавап бирде ди. Бездә дә шулай булган ул. Ана буласы хатын эченнән белгән догаларын укып, күңеленнән туачак сабыена изге теләкләрен теләп, бәбәйләгән вакытта Ходайдан үзенә дә, сабыена да җиңеллек сораган. Авырлы хатынның теләкләре тизрәк барып ирешә икән.
Соңгы елларда авыл саен 1-2 сөйләшә белми торган бала очрый башлады. 6-7 яшь, мәктәпкә барыр вакыты җиткән,ә бала җөмлә төзеп сөйләшә белми. Нәрсә бу? Дебиллыкмы? Алкоголь тәэсиреме? Бала белән аралашуның(бала тугач та) аз булуыннанмы? Бала тугач, аны багар өчен җитәрлек ялы да бирелә, югыйсә. Әллә авыл хатыннары ның тормышны ныграк куып, бала белән аралашырга вакыты калмыймы? Барысы да бардыр инде.
Ә бит элек әби- бабалар( халык педагогикасы) бала белән гел сөйләш-
кән. Йокысыннан уянгач, баланы, такмаклап, «үс- үс» иттергән. Үчтеки иттергәндә дә такмак әйткән, имезгәннән соң да бала белән сөйләшеп утырган: «чәбәкәй» иттергән, качышлы уйнаган- һәммәсен дә такмак, шигырь белән. Коендырганда, тәпи йөрергә өйрәткәндә, биегәндә дә такмаксыз булмаган.
Үчтеки, учтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсә-үсә зур булыр,
Бигрәк матур кыз булыр.
Яле. кил әле, кил әле,
Киләласың микән әле?
Камыт аякларың белән
Басаласың микән әле?
Топы- топы топ баса
Киндер куныч, йон табан.
Казлар канат бирсен,
Торналар аяк бирсен,
Бүдәнәләр май бирсен,
Ябалаклар йон бирсен. Балам зур үссен! Үс, үс, ү- ү- с.
Әнисенә әбисе ярдәмгә килгән. Әбиләрнең репертуары тагын да баерак
булган.
Бала кешесе шигъри сөйләмне тизрәк кабул итә. Сөйләшергә өйрәткәндә дә аңа кызыклы такмаклар, шигырьләр өйрәтү максатка ярашлы. Менә шулай, әкренләп, бала күңеленә, аңына, йөрәгенә ана теле кереп урнаша. Без яңа туган яки имчәк баласы берни дә белми, ишетми, дип уйлап ялгышабыз. Ә бала ана карынында чагында ук бөтен нәрсәне сизә, тоя, үзенчә ишетә икән.
Бала үсә төшкәч, аңа әкиятләр сөйләү урынлы. Әкиятләр баланың фантазиясен баета, телнең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итә. Чөнки әкиятләрдә төрле сурәтләү, тел- бизәк чараларына( эпитет, метафора, чагыштыру, гипербола, литота, җанландыру һ. б.) урын күп бирелә. Элек
әкият, хикәят сөйләү миссиясен әбиләр бик оста башкарган. Тукаебыз үзенең мәшһүр «Туган тел»ендә юкка гына:
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннры төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән,- дип язып калдырмаган. Хәзерге
әбиләр, оныгына әкият сөйлисе урынга, телевизордан «Мәхәббәттә гөнаһ юк» сериалын карауны артыграк күрәләр ( барысы да димим,әмма күпчелеге).
Кечкенәдән әкиятен тыңлап, мәкаль-әйтемен ишетеп үскән, җыр җыр-
лап, такмак сөйләп, бәет, мөнәҗәт, дастан, легендалар тыңлап үскән бала телгә битараф була алмый,7-8 яшенә җиткәндә дә сөйләшә алмый йөрми инде.
Хәзерге әниләр( район, шәһәр җирендә аеруча) балаларының телен «папа», «мама» сүзе белән ачтыралар. Имеш, русчага өйрәнә торсын. Гыйбрәт бит бу. Папа, мама рус сүзе дә түгел әле ул. ( Мама- грекча күкрәк дигәнне аңлата). Бервакыт телевизордан (2000 нче ел 7.11) «Золотой грамофон» дигән шоу- концерт караган идем.Олег Газманов җырлап бетергәч, аны котларга улы Родион Газманов чыкты. «Ну, батя, держись. Я тебя всеравно догоню-,» дип әтисенә чәчәк бәйләме тапшырды. Урысның да үзен чын урыс дип санаганы «папа» дими, борынгыча «батя» ди, « отец» ди («тятя»- борынгырак вариант).
Теле «папа», «мама» сүзе белән ачылган баладан татар телендә сөйләшү-че, аны хөрмәт итүче, яратучы бала чыга димени?
Шагыйрь Зөлфәт әйтмешли:
Соң минутта әйтә алсаң «әни» диеп,
Соң минутта әйтә алсаң «әти» диеп.
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр.

2002 нче ел, 29 нчы июль.
Туган тел һәм аның милли үзаң тәрбияләүдәге роле.

Бервакыт Татарстан радиосыннан бер татар ханымы белән әңгәмә тап-шырганнар иде. Ул ханым Финляндиядә яши, шунда туып — үскән. Чиста итеп татарча сөйләшә. Сокланып тыңларлык. Ул илдә яшәүчеләр кимендә 4-5 тел беләләр икән: фин, швед, немец теле һәм халыкара телләрнең иң киң таралганы- инглиз телен һәм, әлбәттә, татар телен.
— Сез ничек шулай 4-5 тел беләсез? Без ике телне дә юньләп өйрәнә алмый-быз,- дигәнгә, ханым:
— Ә без иң әүвәл балаларга туган телебезне өйрәтәбез. Өйдә татарча сөйләшәбез, милләттәшләребез белән дә фәкать туган телебездә генә аралашырга тырышабыз,- диде.Чит илләрдәге милләттәшләребез Каюм баба-бызның ( Каюм Насыйри) алтындай кадерле киңәшләрен тоталар икән шул. «Башка телне өйрәнәсе булсаң, ул вакытта үз телеңнең кагыйдәләрен белү бик кирәк. Чөнки кеше үзенең телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, тик бик озак вакытлардан соң гына күнегә алыр»,- дигән бөек мәгърифәтчебез.
Австралия, Төркия, Кытай, АКШ, Германиядә яшәүче татарларның да, чит- ят мохиттә яшәүләренә карамастан, ана телләрен яхшы белүләре, гореф- гадәтләрне саклаулары, ислам динен, аның кануннарын җиренә җиткереп үтәүләре турында да әледән- әле ишетеп торабыз. Туган телләрен белү аларга шулай ук кимендә 3-4 чит тел өйрәнергә дә комачауламый икән. Туган телләрендә сөйләшүләре, татар булулары белән горурланалар, ди хәтта. Чөнки аларның милли үзаңнары югары. Ә бу халәт исә яшәү өчен бөек көч. Алар милли үзаң югары торган, патриотизм хисе көчле булган дәүләт-ләрдә яшиләр шул.
Бездә, Совет чорында, патриотизм тәрбияләүгә күп көч куелды,әмма милли патриотизм читкә этәрелде.Чөнки «милләтчелек» дигән сәяси «чир» чәчәк атудан курыкты элеккеге Совет иле җитәкчеләре. Аларның төп максаты- бер милләтле, бер телле дәүләт төзү иде.
Ә бит булган татарның да телем, милләтем, динем дип тарихны тетрәндергән вакытлары. Иван Грозный Казан ханлыгын тар-мар иткәч, ир затыннан булучыларның һәммәсен кылычтан үткәрергә боера. Исән калган аксөяк ирләр Мәскәүгә озатыла. Сугышта шәһит киткән һәм Мәскәүгә богаулап озатылган ирләрнең хатыннарына христиан диненә күчәргә, шул очракта балаларына тимәскә, ирләрен азат итәргә вәгъдә бирәләр.
— Мин динемне, иремне сатсам, бу бит сату Туган илемне,-дип хатыннар, йөгереп килеп, Кремльнең таш стеналарына бәрелеп, үзләрен һәлак итәләр. Чукындыру максатыннан, Иделгә куып кертелгән хатын-кызлар, балалар аннан кире чыкмыйлар, Диннәренә, телләренә, гореф- гадәтләренә, халкына хыянәт итүдән үлемне артыграк күрәләр алар.
Хәзерге заманның ата- улны, ана- кызны, олыны- олы, кечене- кече дип белмәскә әйләнеп баручы буынга әллә шушы изгеләрнең рәнҗеше төшә микән дип уйлап куясың кайчакта. Юкса, телен оныта, халкына хөрмәтен югалта барган, татар булуыннан хурланучы, көннән—көн җинаятьчелек, эчкечелек, наркомания, бозыклык сазлыгына ныграк бата барган буын каян килеп чыгар иде? Шулай ук 450 елдан артык милли- колониаль изү астында, 70 елдан артык пролетариат диктатурасы хакимлек иткән унитар дәүләттә яшәү татар халкын мескен хәлгә төшергәндер, милли патриотизм хисләреннән мәхрүм иткәндер, милли үзаң үсешен тоткарлагандыр, бәлки. «Яһүдләрнең ачы язмышы, бөтен дөньяга сибелү сәбәпләре тәгаен билгеле. Әмма милли үзаңнары югары булган бу халык тарих борылмаларында югалып калмады. Алай гына да түгел, ике мең елдан соң милли дәүләтен аякка бастырды, чәчәк аттырды. Инде бөтенләй онытылган дип исәпләнгән ивритны дәүләт теле итте»,- дип яза киң карашлы галимебез, шул ук вакытта көчле публицист Мәхмүт Әхмәтҗанов («Килер бер көн», Казан, 1998, 7нче бит). Бәлки безгә бу өлкәдә яһүдләрдән үрнәк алырга кирәктер.Аларда туган телен белмәүчене кешегә дә санамыйлар, хөрмәт итмиләр, ди. Чит милләт кешесенә кияүгә чыккан кыздан нәсел-нәсәп йөз чөерә икән. Алардагы бердәмлек, бер — берсенә туганнарча мөнәсәбәт, тугырылык, ярдәмчеллек легенда итеп сөйләнелә бит.
Яһүдләр кебек бер-берсе өчен үлеп тора торган тагын бер халык бар.
Ул — әрмән халкы. Мин моны үземнең күзәтүләремнән дә чыгып әйтә алам. Безнең күршедә генә менә 6 ел инде әрмән гаиләсе яши. Спитак әрмәннәре. Ике балалары ( берсе — малай, берсе — кыз) бар. Икесе дә безнең татар мәктә-бен тәмамлады. Кызлары Сәринә( Серинэ) татарның үзен сатып җибәрерлек дәрәҗәдә татарча сөйләшергә өйрәнде, мәктәпне «4—5» ле билгеләренә генә тәмамлады.
Бу гаиләгә безнең якка күчеп килгәч кенә дә күпме мәшәкать, кайгы- хәсрәт, бәла- каза күрергә туры килде. Балаларның әниләре берничә катлаулы операция кичерде. Әмма шундый вакытта тирә -яктагы әрмән гаиләләре ( алар безнең янәшә — тирәдә шактый) көтүләре белән килеп
җитәләр. Танышы да килә, таныш түгеле дә. Хәтта Самара әрмәннәренә кадәр килеп җитә. ( Самара әрмәннәрнең мондагы башкаласы хезмәтен үти).Барлык бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр. Туган көннәр, баланың мәктәпне бетереп аттестат алган көне аеруча зурлап билгеләп үтелә. Өйләренә керсәң, әрмән музыкасы, әрмәнчә сөйләшү. Әрмән булулары белән чиксез горурланалар. Ике әрмән очраша икән, алар янында ике татар, биш урыс басып торса да, алар әрмәнчә сөйләшүгә күчәләр. Ә өч татар янына бер урыс килеп басса, без урысны- олы туганыбызны үпкәләтмик дип, вата-җимерә рүсча сөйләшүгә күчәбез.
Их, безнең татарга да ничек итеп яһүд һәм әрмән халкындагы кебек берлә-шеп, ярдәмләшеп, гоурланып, бер — берең өчен үлә язып торырлык сыйфат-ларны кире кайтарырга икән.
Тел дибез, татар милләте дибез. Күп сөйлибез. Татар телен үстерү, функцияләрен киңәйтү турында Законнар, Программалар кабул итәбез.
Әмма… Такташ әйткәндәй, һаман «татарларга татар була торып, урысчалап доклад укыйлар». Кайда- кайда диген, үзе Законнар чыгарып, Программалар кабул итеп утырган Парламентта бит. Депутатлардан янып, бәргәләнеп Т. Миңнуллин, Р. Вәлиев сөйли дә татарча, спикер Ф. Мөхәммәтшиннан ишетелә татарча җөмләләр. Президентыбз М. Шәймиев сөйли җае туры килгәндә.«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында Татарстан Республикасы Законы»ның (1992нче ел 8 нче июль) I бүлеге 3 нче статьясында («Телләрнең хокукый халәте») болай дип язылган акка кара белән: «Тигез хокуклы татар һәм рус телләре Татарстан Республикасы дәүләт телләре булалар». Ярый урыс депутат үз хокукыннан файдаланып, русча сөйләсен ди. Татар депутаты татарча сөйләсә, дәрәҗәсе төшәр, укасы коелыр дип курка микән? Әле ярый чатнатып, йөрәгеңә, үзәгеңә уткәреп сөйләсә. Шушы фикердән соң бер вакыйга искә төшеп китте. 70 нче еллар башы. Татар мәктәпләрен бетереп, тәмам руслаштыруга тулы курс тотылган чак. Безнең Мөслим районының чеп-чи татар мәктәпләрендә дә эксперимент үткәреп карадылар, ахры, ул елларда. Безне, 9нчы класска килгән укучыларны, ( без өч класс идек) сайлап алып бер класска тупладылар һәм рус классы ясадылар. Русча бөтен дәреслекләрне сатып алып ( ул вакытта дәреслекләрне сатып алышлы иде) бетереп, берәр ай изалангач, безне тараттылар. Яңадан үзебезнең иптәшләр белән укып киттек. Таратуның сәбәпләре булгандыр.Иң төп сәбәп, бәлки, кадрлар җитешмәү булгандыр. Шул елларда бер мәктәп директорын белән булган вакыйганы еш сөйлиләр иде.
Русчасы әллә кем булмаган бер тарих укытучысына да рус классында укытырга туры килгән. Директор дәресләр тыңлап йөри икән.Бу тарих укытучысының дәресенә дә керә директор. Дәреснең темасы: «Бөек Ватан сугышы башлану. Мәскәү астында ( китапларда шулай язалар) жиңү». Укытучы сөйли:« Вәт, дити, ыф сурык первым гаду вайна началас. Нимес был силный. Танк, сәмәлүт, оружие зәвәлис. Ысначала мы бежали (чигендек мәгънәсендә). Ружья мало был. На пят человик одна винтовка. Ну, патум мы стриләли, нимес бижал. Пад Масквуй мы их пабидили ». Якынча укытучы-ның сөйләме шулайрак булган. Бу дәрестән чыккач, директор педсовет җыйган. «Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәндә, тыңлаучыны тетрән-дерерлек, аның күзеннән яшь чыгарырлык итеп сөйләмәгәч, ничу укытам дип йөрергә.Сөйләгез үзебезнең саф татар телендә. Укытыгыз рәхәтләнеп үз телебездә. Үз телеңдә алган тәрбиягә җитәме соң !»- дигән акыллы директор. Хәзер ул директор да, тарих укытучысы да мәрхүмнәр инде. Авыр туфрак-лары җиңел, урыннары оҗмахта булсын.
Кешенең йөрәгенә үткәзеп сөйләрлек ни татарчаң, ни урысчаң булмган көенчә депутат булып йөрүең корысын.
Без, татарлар, бөтен дөньяга даннары таралган атаклы биюче («оча торган татар») Рудольф Нуриев, композитор Софья Гобәйдуллина, физик, академик Роальд Сәгъдиевләр белән горурланырга яратабыз. Алар барысы да рус мәктәпләрен тәмамлаган. Берсе дә татарча белми. Ярый инде С. Гобәйдул-линаның әнисе рус милләтеннән ( андыйлар татар телен белми дә белми инде).Теге икесе татар балалары бит, югыйсә.
--Сез кайсы милләттән?- дигән сорауга С. Гобәйдуллина һәм Р. Нуриев:
— Минем милләтем- сәнгать,- дип җавап бирәләр. Ә Р. Сәгъдиев исә барыннан да уздыра:
— Мин- космополит,- ди. (Космополит- үз милләтенә,үз халкына карата патриотик хисе булмаган, үз Ватанына, милли культурасына түбәнсетеп караган илтифатсыз кеше). Менә сиңа татар халкының горурлыгы булган кешеләр.
Киләчәктә тагын да аянычрак хәлдә калмас өчен, халыкта милли үзаң, милли патриотизм тәрбияләүгә җиң сызганып тотыныргадыр? Бу эш безнең татар илендә бөтенләй бармый түгел. Эзлеклелек, бердәмлек юк. Әгәр дә без татар булуыбыз белән, үзебезнең чал һәм бай, шәүкәтле тарихыбыз белән,1000 еллык әдәбиятыбыз, телебез белән, татар халкының тарих мәйданында тоткан урыны, бөек шәхесләре, үзебез яшәгән, урнашкан туган җиребез- Татар иле белән горурлану хисләре тәрбияләүгә бармак аша карауны дәвам итсәк, татар булуыннан гарьләнеп, ул телне өйрәнергә дә теләмәүче буын үсүен дәвам итәчәк. Шулай булса, олуг әдибебез Г. Исхакый искәрткән «инкыйраз»га да(бетү, юкка чыгу) күп калмый. Монысыннан бер Ходай үзе сакласын.
Бүгенге көндә тел һәм милләт сагында торучы төп көчләрнең берсе-. татар авыллары һәм татар теле, әдәбияты укытучылары. Үз эшләренә фанатларча бирелгән, җаны — тәне белән үз халкына хезмәт итүче тел—әдәбият укытучылары кирәк бүген. Совет чорының кырыс шартларында да телебез, милләтебезне саклап калуда авыл һәм укытучы зур роль уйнады. Никадәр генә примитив яңгырамасын бу фикер, әмма дөресе шул. Шуңа күрә тел- әдәбият укытуга, татар теле һәм әдәбияты укытучысының дәрәҗәсен күтәрүгә (- Һи, татар теле укытучысы гына бит ул,- димәсеннәр, заманында анысвн да ишетергә туры килде. -Ул бит татар теле,әдәбият укытучысы- диярлек булсын) игътибар артсын иде.
2005 нче ел, гыйнвар.
Мөхәммәтгәрәева Гөлфия Вагыйз кызы.
Мөслим районы Түбән Табын урта мәктәбенең та-
тар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Мәктәптә “Туган тел” көне.

21 нче февраль- Халыкара Туган тел көне.Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады.
Быел безнең мәктәптә бу көн олы бәйрәм төсен алды.Бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Һәр класс туган телгә багышлап стена газеталары чыгарды. Укучылар телгә багышланган сочинениеләр, шигырьләр яздылар, викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар төзеделәр, тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар тупладылар.
14-21 февральдә мәктәптә “Туган тел” атналыгы үтте. 21 нче февральне зур бәйрәм итеп үткәрдек. Бу көнгә куст һәм күрше мәктәпләрдән дә кунаклар чакырдык. Бәйрәм кунакларны тантаналы каршылаудан башланып китте.Милли киемнәр кигән укучылар чәк- чәк белән кунаклар каршына чыгалар.
1 нче укучы. Әссәләмәгаләйкүм, хөрмәтле кунаклар. Сез- Түбән Табын урта мәктәбендә. Бүген бездә зур бәйрәм. Бәйрәмгә эләгү өчен”ишек бавы” түләргә кирәк. Без табышмаклар әйтәбез, җавабы сездән.Беренче табышмак.
Көйдергән дә ул,
Сөйдергән дә ул,
Иң ачы да ул,
Иң татлы да ул.
Ул нәрсә? Дөрес.
2 нче укучы. Ә хәзер икенче табышмагыбыз.
Ул- кирәк икән Римгә дә илтә.
1 нче укучы. Әйе, ике табышмагыбызның да җавабы- тел. Ә хәзер бөек шагыйребез Г.Тукайның “ Туган тел” шигырен сөйләп күрсәтегез.( Шигырьне берничә кеше сөйләргә мөмкин. Мәсәлән, берсе беренче куплетны, икенчесе икенче куплетны...)
2 нче укучы. Бүген бездә зур бәйрәм- Туган тел бәйрәме. Бәйрәмгә рәхим итегез, түрдән үтегез. Иң элек чәк- чәктән авыз итегез.
Музыка астында кунаклар алга үтә. Коридорда татар халыкының милли ризыклары куелган өстәлләр. Һәр класс аерым өстәл әзерли һәм аны яклый.
1 нче укучы. Татар халкы — бик кунакчыл халык. Кунакка якты чырай – такта чәй. Ләкин татар халкы берсеннән- берсе татлы, тәмле, туклыклы ризыклар пешерергә дә оста. Хәзер сүзне укучыларга бирәбез. ( Һәр класс үз өстәлен яклый. 2-3 минут вакыт бирелә). Килгән кунакларны сыйлыйлар.
Шуннан соң кунаклар һәм укучылар кичә үтәсе залга керә, урыннарга утыралар.Кичә башлана.

21 нче февраль- Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә.
Туган телләр була бер генә-
Туган телнең кадрен бел генә.

1 нче алып баручы. Бүген- 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

2 нче алып баручы ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштыра.
“ Ана теле бер булыр”.
“Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш- көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен- нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып- белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел- сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.
Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.
Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәо тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.”

Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.

1 нче алып баручы. Без сезне ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырдык.
(Сәхнә артында “Туган тел” җыры яңгырый. И.Шакиров башкаруында, магнитофон язмасында яки грамъязмада).
2нче алып баручы.
Ишеттем мин читтә “Туган телне”
Халкым, нинди моңлы көең бар.
Тукаемны йотылып тыңлаганда
Тамагымда кайнар төер бар.
Кем ничектер, әмма мин бу җырны
Тыңлыйм гына тыңлыйм туялмыйм.
Әсәрләнәм сабый бала кебек,
Ир булсам да яшем тыялмыйм.
Ш. Галиев.
1 нче алып баручы. Тукайның “Туган тел”е җыр булып, халыкның рухи гимны булып киткән. Иң яраткан, җаны ачылган җыр- туган тел турында. Очраклы хәл түгел бу, яшәве шунда, гомере, үлемсезлеге шунда, дигән сүз! (Ш. Галиев).
2 нче алып баручы. Туган тел- Тукай теле, татар теле, татар әдәбиятының теле. “Тел ул буыннан- буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул.”( Х. Сәрьян).
Шигырь- “Туган тел ул” (З. Насыйбуллин).
Җыр – “ туган тел” (Э.Мөэминова, Мөхтәр Минһаҗев көе).
1 нче алып баручы. Кичә башланганда “ Ана теле бер бер булыр “ дигән мөрәҗәгатьне укып киттек. Әйе,0 ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша “изге нан” булып керә. Бәбигә, сабыйга иң якын кеше- аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетш. Баланың беренче сүзе дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.
Шигырь – “Ана теле” ( М.Гафури).
2 нче алып баручы. Безне татар телебез- күп сынаулар кичкән тел. Бу турыда шагыйрь Наҗар Нәҗми:
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең
Әй мөкатдәс, татар теле,
Әй син батыр татар теле!- ди.
Н.Нәҗми сүзләренә язылган “Татар теле” ( Сәяр Хәбибуллин көе) җырын башкарып китәргә мөмкин.
1 нче алып баручы. ( 2нче алып баручыга исеме белән эндәшә)........., хәзерге вакытта бик күпләр татар теле нигә кирәк соң ул?.. Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була, диләр. Ә син үзең ничек уйлыйсың?
2 нче алып баручы. ..................., мин андыйларга болай дип җавап бирер идем. Иң элек милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән:” Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”.
Икенчедән, татар теле бер дә ким тел түгел. Ул дөньядагы дәрәҗәле 14 телне берсе. Ә дөньяда 6 меңнән артык тел бар, дидек.
Өченчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.
1 нче алып баручы. Дүртенчедән, дип мин дәвам итим әле.Әйе, дүртенчедән, татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге һ, ң, вау, къ, гъ авазлары безне телебезнең дә байлыгы булып тора.
....................., син тагын шуны беләсеңме, үз татарыбыз арасында татар теле нигә кирәк ул. Диючеләр булса да телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә шактый икән бит. Казан дәүләт университетында “Татар телен өйрәнү” кафедрасы бар. (кафедра мөдире профессор Ф.С. Сафиуллина). Ачылуына ун елга якын, анда 40 тан артык чит ил кешесе татар телен өйрәнеп киткән. Алар АКШ, Кытай, Вьетнам, Германия кебек илләрдән килгәннәр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу, тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.
2 нче алып баручы. Менә бит ничек. Димәк, татар теле нигә кирәк диючеләргә:
Телгә тимә- аңга тимә,
Телгә тимә- канга тимә,
Телгә тимә- намга тимә,
Тимә, тимә, җанга тимә!- дип өздереп әйтәсе килә.
Шигырь- “Туган тел”( И. Гыйләҗев).
Җыр- “Туган тел” (А. Хәмзин, Ф. Мортазин).
1 нче алып баручы. Язучы М. Гафури моннан күп еллар элек “Чуар тел “ мәкаләсендә телне бозып сөйләүчеләрне тәнкыйтьләп яза. “Урысча укыган татарларның телне бозып сөйләшкәнен тыңлап торсаң ис китә. Алар яртысын русча, яртысын гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, 20- 30 елдан соң саф татар теле белән язылган китапларны аңлаучылар да булмас”,- дип бик борчылып язган.
2 нче алып баручы. Андый тел бозып сөйләүчеләр хәзердә җитәрлек. Аларга Дәрдемәнд шигыре белән ңавап бирәбез:
Кил, өйрән, и туган бер башка телне
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
1 нче алып баручы. Заманында андыйларга Һ. Такташ та бик үткәзеп әйтә белгән бит.
Шигырь “ Авызлары борыннары җимерелгән сүзләрне яклап”.
2нче алып баручы. И минем җандай кадерлем
И җылы, тере телем.
Кайгылар теле түгел син
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән.
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
Х. Туфан.

Шигырь- “Туган тел” ( И.Юзиев).
1 нче алып баручы.
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң”әни”дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “әти” дип.
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдз әйтә алсаң “Әни” дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң”Әти” дип.
Күзләреңә яшьләр тыгылыр-
Туган телең әнә шул булыр.
Зөлфәт.
Җыр -” Мин яратам сине, Татарстан”.
Шигырьләр “ Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел” китабыннан алынды.(Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов, Казан,1998).

“Лексика” бүлеген йомгаклауга карата тест- биремнәр.

-1-

1.Лексикология нәрсәне өйрәнә?
1) сүзләрнең мәгънәсен;
2) билгеле бер телдәге сүзләр әйтелмәләр җыелмасын;
3) телнең лексикасын өйрәнә.
2. ”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән затлы, исраф, бәбкә сүзләренең мәгънәләрен язып ал.
3. Сүзләр нинди мәгънәле була?
1) бер мәгънәле;
2) күп мәгънәле;
3) бер, күп, туры, күчерелмә мәгънәле.

-2-
1.Полисемия дип нәрсә атала?
1) өстәмә мәгънәле сүз;
2) күп мәгънәле сүз;
3) бер мәгънәле сүз.
2.Күчерелмә мәгънәле сүз дип нәрсә атала?
1) бер предметны аңа охшаган икенче предметтан аеручы сүз;
2) бер предмет яки күренешкә аңа охшаган икенче предмет яки күренеш билгеләрен күчереп кую;
3) икенче урынга күчереп к уелган сүзләр.
3.Бу сүзтезмәләрнең туры мәгънәләрен яз: диңгез үкерә, буран котыра, салкын чеметә,
үткен тел, алтын кул, көмеш чәч.

3-
1.Омоним дип нәрсә атала?
1) күп мәгънәле сүзләр;
2) аваздаш сүзләр;
3) күчерелмә мәгънәле сүзләр.
2.Түбәндәге сүзләр белән туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзтезмәләр төзе: кайнар, агулы,
тәмле, туры, энҗе.
3.“Куеныңда таш саклау” тезмәсе нинди лексик күренеш?
1)гади сүзтезмә;
2) фразеологик әйтелмә;
3)күчерелмә мәгънәле сүзләр.
Бу сүзтезмәнең мәгънәсен яз.

_4_

1.Омоним һәм полисемия арасында нинди аерма бар?
1) аерма юк;
2) полисемия нигезендә охшашлык ята, омонимнар мәгънәсендә охшашлык юк;
3) полисемия нигезендә охшашлык юк, омонимнарда охшашлык бар.
2.Синоним дип нәрсә атала?
1) капма – каршы мәгънәле сүзләр;
2) аваздаш сүзләр;
3) мәгънәдәш сүзләр.
3. Бу сүзләрнең антонимнарын тап: яхшы- ..., шатлык-..., аз-..., татлы-..., озын-..., матур-…
-5-
1.Антоним дип нәрсә атала?
1) мәгънәдәш сүзләр;
2) аваздаш сүзләр;
3) капма- каршы мәгънәле сүзләр.
2.Герой, фантазия, талант сүзләренең синонимнарын тап( сүзлекләрдән файдаланырга мөмкин).
3.Алынма сүзләр дип нәрсә атала?
1) башка телләрдән кергән сүзләр;
2) бик күп телләргә кабул ителгән сүзләр.
3) рус теленнән кергән сүзләр.
Алынма сүзләргә берничә мисал китер.

-6-
1.Фразеологик әйтелмә дип нәрсә атала?
1) күчерелмә мәгънәдәге төзелмәләр;
2) сүзтезмәләр;
3) үзара тыгыз бәйләнгән берничә сүздән төзелгән күчерелмә мәгънәгә ия төзелмә.
2.Халыкара сүзләр дип нинди сүзләр атала?
1) чит телдән кергән сүзләр;
2) күп телләргә кабул ителгән сүзләр;
3) гомумхалык сүзләре.
3.Борын күтәрү, борчак чәчү, чәч үрә тору, баш вату — болар нинди лексик күренешләр? Мәгънәләрен аңлат.

-7-
1.Неологизм нәрсә ул?
1) искергән сүзләр;
2) яңа сүзләр;
3) алынма сүзләр.
2.Суверен, президент, китап, табип, спонсор – нинди сүзләр? Мәгънәләрен сүзлектән карап яз.
3.Бу сүзләрнне кулланып, туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмәләр төзе: каты, җылы, агулы, очлы.
-8-
1.Лексикография дип нәрсә атала?
1) сүзлекләр төзү турындагы фән;
2) сүзлекләр җыю турындагы фән;
3) сүзләрне җыю, тәртипкә салу.
2. Бу сүзләрнең татар телендәге вариантын тап: правление, председатель, развед-
чик, художник, семья.
3. Омофон дип нәрсә атала?
1)бер төрле языла, ләкин әйтелештә аерма булган сүзләр;
2)бер төрле яңгырый, ләкин аерым языла;
3)мәгънәдәш сүзләр.

-9-
1.Ономастика нәрсәне өйрәнә?
1) кеше исемнәрен;
2)географик атамаларны;
3)ялгызлык исемнәрне.
2.Кибет, мәдрәсә, ахак сүзләренең мәгънәсен сүзлектән карап яз.

3.Көймә комга терәлү, агач атка атландыру, борын күтәрү- нинди лексик күренеш?
1)фразеологик әйтелмә;
2)гади сүзтезмзләр;
3)тезмә сүзләр.

-10-
1.Сүзлекләр ничә типка, төп төргә бүленә?
1)”Орфографик”;
2)”Ике телле”;
3)”Аңлатмалы” һәм “Телара” сүзлекләр.
2.”Әдәбият белеме сүзлеге”ннән әкият, мәкаль, пейзаж сүзләренең мәгънәсен язып ал.
3.Микротопонимика нәрсәне өйрәнә?
1) ялгызлык исемнәрне;
2) географик атамаларны;
3)аерым төбәк кешеләре өчен генә билгеле географик атамаларны.

-11-
1. “Әдәбият белеме сүзлеге” нинди төргә карый?
1) телара;
2) аңлатмалы.
2.Антропонимика нәрсәне өйрәнә?
1) географик атамаларны;
2) җирле географик атамаларны;
3)кеше исемнәрен.
3.Балерина, диктор, диета сүзләренең мәгънәләрен сүзлектән карап яз.

-12-
1.Архаизм дип нәрсә атала?
1) яңа сүзләр;
2)хәзерге көндә булган предмет, күренешләрнең искергән атамалары;
3)алынма сүзләр.
2.”Фразеологик сүзлек”тән карап, баш ору, вак җанлы, кабак баш, чебен җан әйтелмәләренең мәгънәләрен яз.
3.Сүзнең дөрес язылышын кайсы сүзлектән карап белеп була?
1)”Аңлатмалы сүзлек”;
2)”Орфографик сүзлек;
3) “Телара сүзлек”

-13-
1.Топонимика нәрсәне өйрәнә?
1)кеше исемнәрен;
2)географик атамаларны;
3) ялгызлык исемнәрне.
2.Дәреслектән ( “Татар теле”, 5 нче класс, Казан,2000 ел) 235 нче күнегүне эшлә.
3.Ял, йөз, тел, теш сүзләренең кайсы омоним, кайсы полисемия?

-14-
1.Диалекталь сүзләр дип нинди сүзләр атала?
1)үзенчәлекле сүзләр;
2)билгеле бер профессия кешеләре куллана тоган сүзләр;
3) җирле сөйләм сүзләре.
2.Бу сүзләрне “Орфографик сүзлектән” карап, дөресләп яз: дирижер, опиратор, драмматурк, иглан.
3.Җил куып йөрү, артсабагын укыту, баш тарту фразеологик әйтелмәләрен кулланып җөмләләр төзе.

-15-
1. Профессиональ сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?
1) фән, техника һәм башка өлкәләргә караган сүзләр;
2)билгеле бер профессия кешеләре тарафыннан кулланыла тоган сүзләр;
3)профессияне белдерүче сүзләр.
2.Патриот, актив, автор, педагог, мөхәррир, пәһлеван сүзләре телнең чыгышы ягыннан кайсы төркемгә керә?
3.Бу сүзләр арасында кайсысы омофон, кайсысы омограф? Айтуган- ай туган, ярма- ярма, кыз арган- кызарган, атлас- атлас. Шуларны кулланып ,2-3 җөмлә төзе.

-16-
1.Тарихи сүзләр нинди сүзләр алар?
1) искергән сүзләр;
2) кулланылыштан төшеп калган сүзләр;
3)хәзерге сүзләрнең искергән атамасы.
2.Болар нинди сүзләр?
Компьютер, транспьютер, супертранспьютер (Ф.Латыйфи), президент, суверен, мәзәкият (Л.Лерон). Жавап: неологизмнар һәм индивидуаль неологизмнар.
3.Дәреслектән 239 нчы күнегүне эшлә.

Мөслим районы мәгариф бүлеге
Методик кабинет

Мөслим, 2005

Төзүче: Түбән Табын гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтгәрәева Гөлфия Вагыйз кызы
  • 0
  • 27 сентября 2010, 15:26
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.