Түнтәр мәктәбенә — 200 ел (2)

Бишенче язма: Икенче баскыч мәктәбе, ШКМ һәм ТБУМ чорлары
Икенче мәртәбә Түнтәр мәктәбе 1924 елның 10 октябрендә «туа». Татарстан халык мәгарифе комиссариаты карары нигезендә Түнтәрдә тугызъеллык уку срогы белән икенче баскыч мәктәбе ачыла. Аның директоры итеп чыгышы белән Арча районы Каратай авылыннан булган Баязитов Йосыф билгеләнә. Кышкар мәдрәсәсендә укып, Малмыждагы рус-татар мәктәбен тәмамлаган бу кеше физика-математика фәннәрен укыта, музыка һәм рәсемгә дә бик сәләтле була. 1967 елда “Хезмәт” газетасында басылган язмасында ул Мәчкәрәдән парталар һәм кайбер уку әсбаплары алып кайтып, мәдрәсә һәм мулла йортлары биналарын ремонтлап эш башлап җибәрүе турында яза. Укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшереп, октябрь ахырына 5 класска 50 бала туплана. Аларның күпчелеге хәзерге Балтач районы территориясенә кергән авыллардан була. Балалар ятакта тора, ашханәдә туклана. Озакламый мәктәпкә рус теле укытучысы Платонова Мария, аннары башка фән укытучылары Аитов Мөбарәкша, Зәбиров Габдрахман киләләр.
1975 елгы “Яшь ленинчы” газетасында комсомол ветераны Гомәр Баязитов 1924 елның 7 ноябрендә Түнтәр мәктәбендә бу якларда иң беренче пионерга кабул итүләр һәм беренче пионер оешмасы төзелү турында яза. Отряд вожатые итеп Н. Алмашев сайлана. Кызыл галстук таккан пионерлар урамнан марш атлыйлар. Арча кантонының комсомол комитеты отрядка барабан бүләк итә.
1924-30 елларда мәктәптә укытучылардан яңадан Аитова Мәрьям, Җәләев Сибгать, Гаделшина Мәрьям, Кәримова Нәкыя, Салавычтан Маһинур апа һәм башкалар булган. Түнтәр мәктәбендә бу елларда укыткан яки укыган һәм күренекле кешеләр булып халыкка хезмәт итүчеләрне районыбызның һәрбер авылыннан диярлек табарга була. Чөнки ул Балтач төбәгендә беренче була. Карадуганда (һөнәр) һәм Чепьяда (удмуртча) икенче баскыч мәктәпләрнең 1925 елда, Яңгулда 30 елда, Балтачта 32 елда ачылуын искә төшерсәк, бу аңлашыладыр. Бакый Зыятдинов “Себер юлы серләре” китабында Түнтәр икенче баскыч мәктәбенең мәгърифәтчелекне үстерүдә районда мөһим роль уйнавы турында яза. Мәсәлән, Таузар авылы кызлары Сәйдә һәм Мәчтүрә Хөсәеновалар Түнтәр мәктәбен тәмамлаганнан соң, рабфакта укып, Казан университетының химия-биология факультетына укырга керәләр. 1937 елда Мәчтүрә апа районда беренче хатын-кыз буларак университетны тәмамлый.
Ул елларда Түнтәр мәктәбендә белем алган авыл кешеләреннән Йосыпов Гәрәй Чепьяда райком секретаре, Гайнетдинов Габдрахман Шөгердә һәм Бөгелмәдә райком секретаре булып эшли. Закиров Гыйлаҗ — югары чиндагы совет офицеры (подполковник мундиры һәм шәхси әйберләре Чепья музеенда саклана). Шәрәфетдинов Сәлах шактый еллар Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе булып эшләде. Шәйдуллин Рамазан — районыбызның танылган шагыйре. Гозәеров Габделхәй колхоз рәисе, Гайнетдинов Кадыйр һәм Хәкимов Хәбибелхак район оешмаларында озак еллар җитәкчеләр булып нәтиҗәле эшләделәр. Каенсардан килеп укыган Галиев Гарифҗан — районда данлыклы энтузиаст, Чепья музее директоры. Мондый исемлекне шактый дәвам итәргә мөмкин.
Мәктәптә практик күнекмәләргә, хезмәт укытуга игътибар зур булган. “Безне хезмәттән Мәхәммәтшин Гариф (әнием ягыннан минем бабай Р.З.) һөнәр серләренә өйрәтте, — дип сөйли Хөсәенов Габделбәр, — ул үзе дә данлыклы агач һәм тимер остасы иде, мин дә агач остасы булдым”. Җир үлчәү, печән-салам кибәннәре күләмен исәпләү, агротехника серләренә төшенү, һава хәлен алдан белергә һәм аны практик файдаланырга өйрәтү, терлекчелек һәм умартачылык нигезләрен белү кебек шөгыльләр әһәмиятле була.
1927 ел мәгълүматлары буенча, Түнтәр икенче баскыч мәктәбендә (башлангыч класслар кермичә) 85 бала булып, шуның 38 е ярлы гаиләдән, 4 есе батрак, 2 се дингә ышанучы дип язылган. Укучыларның 45 е комсомол, 33 е пионер. Районыбыз җирлегендә комсомол оешмасының да Түнтәрдә беренчеләрдән булып төзелүен әйтергә кирәк. 1926-27 уку елында 15 укучы ятакта тора. 12 укучыга стипендия түләнә. Укыту расходлары 350 сум була.
1927 елдан Түнтәр һәм Чепья мәктәпләре ШКМ (школа крестьянской молодежи) итеп үзгәртелә. 1934 елдан башлап ШКМ нар җидееллык белем бирүче ТБУМ нар (тулы булмаган урта мәктәп) итеп корыла. Бу чорда районда мондый мәктәпләр саны арта. Түнтәр ТБУМ ына Арбор, Субаш һәм Көшкәтбаш зоналары авылларыннан гына килеп укый башлыйлар. 1928-36 елларда мәктәп директорлары булып Вахитов, Касыймов, Ибраһимов Фатыйх, Алкин Рияз, Ханова Җәмилә, Сафин Мөбарәк һәм башкалар эшлиләр.
Колхозлашу елларында мәктәп һәм укытучылар коллективы зур агитация-пропаганда эше алып бара. Мөхәммәдъярова Рәшидә апаның пионер буларак колхозларны мактап, кызыл косынкалар бәйләп басуга чыкканнары, алдынгы колхозчыларга, кызыл флаг күтәреп рәхмәт әйтергә килүләре турында сөйләгәне бар. 1932 елда Түнтәр мәктәбенә Казаннан язучы Абдулла Әхмәт килә. Пионер Рәшидә пионер клубында яшьтәшләренә китаплар өләшә. Бу турыда шушы елгы “Яшь ленинчы” газетасында Абдулла Әхмәтнең “Бәләкәй колхозчылар янында” дигән зур мәкаләсе басылган. Рәшидә апа үзен пионерга алганда Гафиятуллина Хаҗәр һәм Гафиятуллин Гарифларның комсомол активистлары булуын сөйли иде. 1930 елда Арча кантоныннан аерылып Түнтәр районы төзелә. Үзәге Түнтәрдә була. 1931 елда район үзәге Балтачка күчерелә һәм 1932 елдан Балтач районы дип атала башлый. Бу фактлар ул чорлардагы Түнтәр мәктәбенең дәрәҗәсен билгели.

Алтынчы язма: Дәһшәтле еллар дулкынында
Ул еллардагы уку чорында, 36 елда ачлык булуы, юлда барганда атларның егылып үлүе, балаларның шешенүләре турында сөйләделәр. 37 репрессия елларында һәм аннан соң да мәктәпләрдә “халык дошманнары” аулана. Түнтәр мәктәбе директоры Фатих Ибраһимовны (Пархода авылыннан) клубта трибуна артында сөйләгәндә НКВД га алып китәләр. Шул моменттан суга төшкән күк югала һәм 10 ел төрмәдә утырып кайта. Ни өчен гаепләнгәнен беркем дә белми. Парходадан килеп эшләгән мәктәп директоры Фатыйх Ибраһимов та шундый усал язмышка дучар була. Әмма аның эзе бөтенләйгә исуына. 60 елларда улы эзләтә башлагач, аклау кәгазе килә. Каберен тапмыйлар. Бу турыда миңа 70 елларда Парходага кайтучы Фатыйх абыйның кызы сөйләгән иде.
Шул ук елларда мәктәпнең завучы Галиев Нәҗипне (Чутайда озак еллар фельдшер булып эшләгән Раяның әтисе) 10 елга төрмәгә утырталар. Үз сыеры белән үз бәрәңге бакчасын сукалаган өчен, дип (Монда Нәҗип абыйны нахакка гаепли торган кайбер башка сәбәпләр дә булган). Бөтен кеше дә шулай эшләсә, колхоз басуын нәрсә белән сөрмәк кирәк? 10 ел төрмәдән соң 10 ел сөрген. Срогын тутыргач, гаилә янына кайту шатлыгын Нәҗип абыйның йөрәге күтәрә алмый. Поезд билеты кесәсендә кала.
Сугыш елында хәрби җитәкче портретын стенадан алып куйган өчен Түнтәр мәктәбе укытучылары Хадиянова Латыйфа һәм Сабирҗанова Зәйтүнә суд каршына баса. Зәйтүнә 5 елга хөкем ителеп юкка чыга. Мондый шаукым сугыштан соң да үзен сиздереп тора. 1951 елда мин 2 класста укый идем. Икенче сменада. Соңгы дәресләрдә класста яктырту өчен бер керосин лампасы булу хәтердә. Бер көнне дәрес башланганчы югары класста рус теле укытучысы Василий Степанович мине ялгызымны класска чакырды һәм болай ди: “Беләсеңме нәрсә! Сине бит төрмәгә утырталар. Әниеңне дә!”. Мин телсез калдым. Төрмә турында ишеткән бар. Җәй көне 5 класс укучысы Гыйматдинов Миннехакны 5 елга төрмәгә алып киттеләр. Басудан саламы белән бер уч борчак алып кайткан. Авылдагы участковый Кузьминга хәбәр салганнар. Тегесе килеп мендәр астыннан саламын, аш казаныннан пешәргә салган борчагын тапкан. Мин борчак урламадым, әмма куркудан күзләр стенага төбәлде. Анда ике тәрәзә арасында Сталин портреты. Астында сүзләре: “Кадрлар барысын да хәл итәләр”. Укытучы миңа бөгәрләнеп беткән гәҗит сузды. Чепья районыныкы: “Коммунар”. Ул минем китап тышы булган. Гәҗиттә Сталин рече һәм портреты. Алар өстенә язып-сызып, бозып бетергәнмен. Фамилиям калган. Төшкә кадәр укучы уяу балалар парта астында калган гәҗитне табып, укытучыга тапшырганнар. Шул сөйләшү белән эш йомылды. Василий Степановичка мин гомерем буе рәхмәтле. Зурга җибәрмәде.
Сугыш алды һәм сугыш елларында Түнтәр мәктәбендә директорлар булып Ханова Җәмилә, Гарипов Зөфәр, Мөхәммәдъярова Рашидә эшлиләр. Ул чорда Галиев Мансур, Фәхретдинова Әминә, ике бертуган Шәйхетдиновлар, Андреева Сания, Абдуллина Сәрвәр, Исхаков Габделхак һәм Лида, Черняев, Юрьев, Гарипова Сәйдә, Маннурова Тәгъзимә, Закиров Сабит, Габделбәр, Каюм, Дәхәнә, Разия исемле укытучылар эшләвен искә алалар. Сугыш башлангач, ир-ат укытучылар фронтка китә. Соңрак ике яшь укытучы кыз Мөхәммәтшина Сәйдә һәм Хәсәнова Тәскирә дә военкоматка гариза язалар. Кызлар көнчыгыш фронтка озатыла. Хабаровск янында хәрби самолетларга хезмәт күрсәтәләр. Ике дус укытучы кыз бер котелоктан 3 ел солдат боткасы ашыйлар. Казармада койкалар янәшә. Сугыштан соң тормыш җилләре аларны ике якка ыргыта. Сәйдә апа гомерен туган Түнтәр авылы мәктәбенә багышлый.
1987 елда район мәгариф бүлеге мөдире Хәмит Хәсәнов инициативасы белән район культура йортында пенсиядәге ветеран укытучыларның бик зур очрашуы оештырылды. Комиссия составында безнең мәктәптән мин кертелдем. 40 елдан соң Сәйдә апа белән Тәскирә апаның сәхнәдә очрашуын планлаштырдык. Тәскирә апа Казанбашта гына яшәсә дә, аларның очрашулары булмаган. Тәскирә апаны алып кайткан шофер аны залга Сәйдә апа янына ук утырткан. Мин сәхнә арты ыгы-зыгысында калганмын. Сәхнәдә очрашу мизгеле ул чорларда телевизор экраннарында барган «Чын күңелдән очрашу» эффектны биреп җиткермәде. Аның каравы алар үзләре очрашудан бик канәгать калдылар.
Түнтәр мәктәбендә 40 елдан артык укыткан, бөтен сәләтләрен, бөтен тырышлыкларын мәктәпкә, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Сәйдә апа Мөхәммәтшина һәм Бану апа Галиевалар белән мин аеруча горурланам. Чөнки алар минем дә беренче укытучыларым. Төгәл, гадел, тырыш булып, аларның балаларга тирән белем нигезләре бирүләре турында бөтен авыл халкы әйтә ала. 1969 елда, мин мәктәп директоры булып эшләгәндә, педсовет карары белән без аларга югары оешмалардан “Татарстанның атказанган укытучысы” исемнәре сорап документлар да тутырган идек. Лаек булсалар да, кызганыч, без эшне ахыргы нәтиҗәгә җиткерә алмадык. Әмма шул документлар нигезендә Сәйдә апага В.И.Ленинның 100 еллыгы юбилей медале, Бану апага “Хезмәттәге батырлык өчен” медале тапшыруга ирештек.
Сугыш елларында мәктәп директоры, аннары башлангыч класслар укытучысы, соңрак интернат тәрбиячесе булып эшләгән Мөхәммәдъярова Рашидә апа шулай ук аерым мактап үтәргә лаеклы шәхес. Бөтен гомере буе ул башкаларга ярдәм кулы сузып яшәде. Кешеләр, балалар өчен йөрәген дә кисеп бирергә җәлләмәде. Интернатта торучы балалар өчен ул әти дә, әни дә булды. Түнтәрдә генә түгел, Көшкәтбашта да балалары укыган һәр гаилә аны тирән хөрмәт итте.
Сугыш алды һәм аннан соңгы елларда мәктәбебездә авылыбыз кешеләре: Хисамова Асия, Хәкимова Таифә, Шакирова Гасимә, Фәйзрахманова Гөлсем, Гафаров Габделбәр һ.б. укыткан.
Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы еллардагы авыл халкының авыр тормышы турында махсус китап итеп тә язарга мөмкин булыр иде.
“Китап-дәфтәpләpгә зуp кытлык. Элекке китаплаpның бушpак битләpен җыеп дәфтәp тегә идек, юл аpалаpына яза идек. Китап бөтен класска 2-3 булгандыp инде булса. Укытучылаp бик әйбәт укыттылаp, бик таләпчән иделәp. Һәp елны имтихан биpә идек. Мәктәптә үк пионеpга һәм комсомолга кеpдек. Галстук кибеттә юк, кызыл сатиннан үзебез тегә идек. Хәзеpге кебек кенә түгел иде алаpның дәpәҗәләpе! Чын күңелдән үзебез башлап төpле концеpтлаp куя идек, язгы һәм көзге эшләpдә колхозга булыштык. Сайлап кына алалаp иде пионеpга да, комсомолга да, баp кешене дә түгел”, — дип язалар үзләренең истәлекләрендә бу елларда укыган Рауза һәм Гайфетдин Шәрәфиевлар.
Мөбарәк абый Галимҗанов: «Класста математика дәресләренә линейка, транспортир, бетергеч кебек әйберләр берничә кешегә бер генә иде. Дәресләрдән соң урманга чана тартып утынга йөри идек. Көз һәм яз көннәрендә, мәктәптән кайткач, зурлар янына колхозга эшкә чыга идек. Колхоздагы эшкә ярый торган ир-атларның күбесе сугышта булганлыктан, без хатын-кызлар белән беррәттән амбарда ашлык чистартуда, салам, печән ташуда катнаша идек. Урып-җыю вакытында басуда калган башакларны җыя идек. Яз көне болынга кәҗә сакалы, какы, кузгалак, балтырган җыярга йөри идек», — дип искә ала.

Җиденче язма: Батабыз да, калкабыз
Тормыш сикәлтәләре безне әнә шулай бер күккә чөя, икенче караганда дулкыннар әллә кая алып ташлый. Мәктәп белән дә шулай. Сугыш еллары һәм сугыш артыннан соң барлык башка мәктәпләрдәге шикелле ягарга утын җитми. Таш стеналар эчтән бозланып утыра. Еш кына күмер газы белән балалар агулана. Дәфтәрләрне иске китап битләреннән, караны суда корым изеп ясыйлар. Дәресләрдән соң эшкә. Әмма мәктәпне ташламыйлар. Алга таба да укуны дәвам итәргә омтылалар. Бу чордагы Түнтәр укучылары, мәктәпне тәмамлагач үзебездә генә түгел, башка авыл мәктәпләренә дә укытучылар итеп җибәрелә. Укуларын читтән торып дәвам итеп, үз белемнәрен күтәреп эшлиләр. Түнтәрлеләрдән 30 ар ел Пукшинер авылында эшләгән Мифтахова Фәризә, Яңгулда эшләгән Кадыйрова Марзия, Шодада эшләгән Латыйпова Мәликә, Нөнәгәрдә эшләгән Гайнетдинова Зәйтүнә, Пыжмарада эшләгән Сәмигуллина Рәйсә, Чепья мәктәбендә эшләгән Шаһиев Галиәхмәт һәм Хәерова Мәдинәләр, озак еллар Кенә мәктәбен җитәкләгән Сәмигуллин Гали, Түнтәрдә эшләгән Хөсәенова Миңлегөл, Юсупов Рашад, Мәгъсүмҗанова Сәйдә, Гарифуллина Гайшә (30 елдан артык Шәмәрдән мәктәбендә укытты), Мостафин Тәлгатьләрне һәм башка күпләрне санарга була. Сәмигуллиннар династиясенең генә гомуми педагогик стажлары 400 елдан артып китә. Мостафин Тәлгать озак еллар КПССның Арча райкомында җитәкче постта һәм Арча район газетасы редакторы булып эшләде. Язучы Радик Фәизов аның турында: “Әгәр дә җитәкчеләрнең беразы гына Тәлгать шикелле булса да, без күптән коммунизмда яшәгән булыр идек. Ул үзенә умырырга омтылмады, кешеләр өчен кайгыртып эшләде”, — дип язды.
Сугыштан соңгы еллардагы безнең укучылардан Шакиров Камил (Яңгул), Сәмигуллина Тәскирә (Кукмара), Хәкимҗанов Гафурҗан (подполковник), Сафиуллин Үзбәк, Галимҗанова Сания (Омск шәһәрендә ТИҮ дә эшләде һәм «Азатлык» радиосының хәбәрчесе булып эшли), Тимеркәева Римма (Новосибирск Академшәһәрчегендә галимә), Мөбарәкзадин Рашит, Хәбибуллин Илдар, Фирая һәм башкалар тиешле белем алып үзләрен халыкка хезмәткә багышладылар.
Иллеелларда мәктәптә директорлар булып Вәлиев Гата, Галләмов, Мөхәммәтшина Сәйдә, Хәкимов Гайфиләр эшли. Ул чор укытучылары Закиров Сабит, Зәкиев Фаил, Галиев Мөбарәк, Алкин Разит, Вәлиева Дания, Степанова Клава, Зарипова Факия, Чумаров Владимир, Белова Мая, Лиза, Зөбәйдә, Кәүсәрия, Зәйнуллина Әкълимәләр була. 10 ел дәвамында рус теле укыткан, авыл халкының олы ихтирамын яулаган ирле-хатынлы Михеев Василий һәм Серафималарны аерым күрсәтеп үтәсе килә. Василий Степанович 50 елларда җил электр генераторы да корды, радиоалгычлар да ясады, Чепьяда аэрочана ясап авыл халкын шаккатырды.
1956 елда мәктәп директоры Хәкимов югары белем дипломы алып кайтты, балалар кимүне сәбәп итеп Түнтәр мәктәбен башлангычка калдырды, үзе Чепья РОНОсы мөдире булды. Түнтәр балалары 5 класстан башлап Көшкәтбаш һәм Чепья мәктәпләренә укырга киттеләр. Чит авылга йөреп укуның кыенлыгын балалар һәм аларның әти-әниләре генә белә.
1959 елда райком секретаре Сафин Нургали фатыйхасы һәм колхоз рәисе Гозәеров Габделхәй ярдәме белән Гыйләҗев Рәкыйп җитәкчелегендә мәчет бинасы сүтелеп, беркатлы мәктәп бинасы итеп төзелә башлый. Авылыбызның балта осталары атналар буе өмә итеп, бушка эшлиләр. 1960 елда Түнтәрдә сигезьеллык мәктәп ачыла. 1967 елга кадәр чорда Рәкыйп абый директор булып эшли. Мәктәпне, мастерской һәм ашханәнең агач бинасын төзүгә зур тырышлык куя. Парталар, уку әсбаплары кайтара, мәктәпкә движок-электростанция ала. (Ул вакытта дәүләт электр челтәре булмый). Киноаппарат, радиоалгыч, авылда беренче магнитофон (“Чайка”), беренче телевизор (Рекорд-12”) ала. Рәкыйп абый район мәктәпләре арасында беренчеләрдән булып мәктәпне үзәктән ягып җылытуга күчерә. Хәзерге мәктәп яны тәҗрибә участогына нигез сала. Ул 1965-67 елларда шактый күләмдә музей экспонатлары туплый, авыл һәм мәктәп тарихына материаллар җыя, элек эшләгән күп кешеләр белән хатлар алыша. Кызганыч, бу материалларның шактые бүгенгә кадәр сакланмаган. Ул вакытта тупланган укытучылар: Юсупова Бану, Зарипов Мөкатдәс (алар 25 елдан артык мәктәбебезгә бөтен көчләрен куеп, лаеклы ялга чыктылар), Шакиров Һидият (аны әле дә “чын педагог иде” дип элеккеге укучылары искә ала) һәм Наилә, Фәйзрахманов Тәлгать, Мусина Әлфия, Закирова Равилә, Сафиуллина Әминә, Зарипова Разиялар бер гаилә булып эшлиләр. Һәр көнне кич белән мәктәпкә килеп укытучыларның алдагы көн дәресенә хәзерләнүе гадәткә керә.
1967-1974 елларда мәктәп директоры булып мин эшләдем. Директор вазыйфаларының асылына төшенергә миңа Рәкыйп абый бик зур ярдәм итте. Моңа кадәр Чепья урта мәктәбендә завуч булып эшләгәндә Яппаров Ягъфәр абый остаз булган иде. Бу елларда мәгариф министры Мәхмүтов инициативасы белән “проблемалы укыту” киң колач җәйде, дәресләрдә техник чараларны эффектив куллану, предметара бәйләнеш, Липецк методы кебек алымнар киң кулланыла башлады. Мәктәп кабинет системасында укытуга күчте. Күпчелек укытучылар читтән торып югары белем алуга ирештеләр. Ак таш һәм кызыл кирпеч биналарга капиталь ремонт ясалды.
1970 елларда авылларны берләштерү, “генпланнар” төзү башлана. Ни гаҗәп, колхоз үзәге Түнтәрдә булып, генпланда яңа мәктәп бинасы булса да, май аендагы директорлар киңәшмәсендә Түнтәр һәм Сәрдек сигезьеллык мәктәпләрен башлангычка калдыру турында министр приказы игълан ителде. Сәрдек мәктәбе директоры Зарипов Равил Малмыж районы Китәк мәктәбенә директор булып китте. РОНО мөдире Рамил абый мине Субаш мәктәбенә директор итеп димләде.
Җәй буе укытучылар коллективының, ата-аналарның бердәм тырышлыгы белән генә мәктәп сакланып калды. Район җитәкчеләренә ата-аналар делегациясе күп йөрде. Казанга төрле адреслар белән балалар һәм ата-аналар исеменнән хатлар очты. Көшкәтбаш ата-аналары белән Рашидә апа бик нык эшләде. Район җитәкчеләре ул авыл балаларына Субашка (колхоз үзәге шунда иде) әти-әниләре белән йөрү уңайлы дип исбатлады. Ул вакытта Түнтәрдән 100, Көшкәтбаштан 40 бала укый иде. Район җитәкчеләре Сираҗиев Ш.Ф. һәм Кариева Р.Ә беренче булып хәлне дөрес аңладылар. РОНО мөдире Рамил абый “5 класска килүче 7 балагыз бик әз. Аларны Урта Көшкәт мәктәбенә җибәрмичә булмый”, — диде. Алар 4 ел буе күрше мәктәптә укыдылар. Түнтәр мәктәбен бетерәбез дип башка борчымадылар.
60-70 елларда мәктәпне тәмамлаучылардан Юсупов Азат Мари республикасында “Марикоммунэнерго”ың баш энергетигы, Зарипов Шамил Ижевск шәһәренең баш архитекторы булып эшли. Камилов Фагыйль Мари республикасы Мари Төрек районында юл бүлеге мөдире. Түнтәрдә укыган Фатыйхов Солтан (Смәел), Юсупов Тәлгать (Түнтәр), Сафиуллин Солтан (ПМК), Шәрәфетдинов Әдһәм (Көшкәтбаш), Гозәеров Таһир (сельхозтехника), Фәйзрахманов Илдар (сөт-май комбинаты) авторитетлы җитәкчеләр һәм белгечләр. Шәрипова Нәкыя Кукмара мәгариф бүлегендә (ул Татарстанның атказанган укытучысы исеменә дә лаек булды), Сәләхетдинова Миләүшә Кукмара гимназиясендә, Хәкимова Гөлшат Чепья мәктәбендә, Мөхәммәтҗанова Әминә Шубан һәм Закирова Гөлсинә Түнтәр мәктәпләрендә танылган педагоглар булып эшлиләр.
60-70 елларда колхозларны ныгыту, урта мәктәпне тәмамлаучыларны авылда калдыру хакында тагын бер партия карары булды. Чыгарылыш класслар комсомол путевкалары белән фермага җибәрелә. Югары уку йортларына кабул иткәндә 2 еллык хезмәт стажы сорала. Авылдан укырга китүчеләрнең гаиләләре каһәрләнә. Укып кайтканнар кысрыклап чыгарыла. Мондый “әттәһият” безнең авыл җирлегендә 200% ка үтәлде. Нәтиҗә озак көттермәде. Биш-алты елдан колхоз рәисе, агрономнар, зоотехниклар, ветврачлар, 80 еллар башында хәтта укытучылар читтән китерелде. Аның каравы 70 елларда колхозыбыз республика күгендә сөт саву буенча якты йолдыз булып кабынды. Сыер савучы Ильясова Роза Бөтенсоюз комсомол съездында, Шәрипова Зөлфия Бөтенсоюз колхозчылар съездында катнашты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Шундый ук орденга Кәримова Дания, Вәлиуллин Тәлгать, Рәхмәтуллин Габдулла лаек булды. Шәфигуллин Наилгә 1 һәм 2 дәрәҗә Хезмәт даны ордены бирелде. Почет билгесе орденына 4, Ленинның 100 еллык юбилей медаленә 5, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә 4 кеше ия булды. Авыл советы председателебез Кашапова Рузилә СССР Верховный Советы депутаты булып 8 ел эшләде, Брежнев Конституциясен кабул итүдә, Бөтенсоюз укытучылар съездында катнашты. Санап үтелгән дәрәҗәле кешеләр барысы да элекке мәктәп укучылары, безнең горурлыгыбыз.
Соңыннан хәл төзәтелде. Колхоз стипендиатлары барлыкка килде. Хәзер үзебезнең авыл егетләре һәм кызларыннан торган авыл хуҗалыгы белгечләренең торган тулы бер командасы барлыкка килде. Үзебездә укып чыккан укытучыларны әйткән дә юк.

Сигезенче язма: Берләшәбез һәм аерылышабыз
Элеккеге укытучыларның ярты тормышы җәмәгать эшләре белән бәйле. 30 елларда ук алар авыл халкына концерт-театрлар куйганнар. Колхозга керергә өндәгәннәр. Сайлауларда унөйлекләрдә, фермаларда, кырларда агитаторлар булганнар. Заемга имза, кибеткә күкәй, җон җыйганнар. Колхозда төнге сменада (фермада силос турату, амбарда ашлык чистартуда) керосин фонаре яктысында иртәнге 4 кә кадәр эщләгәннәр. “Сугыш елында чабата белән язгы суда Чепьяга төшеп театр куйдык. Декорация тәрәзәсе биек иде. Хәлил буларак (егетләр сугышта) тәрәзәдән төшкәндә мәтәлдем”, — дип искә ала Галиева Бану апа. “Субаштан театр куеп кайтканда юлда бүреләр очрады”,— ди Юсупова Бану апа. 70-80 елларда да укытучылар коллективы авыл халкына культура хезмәте күрсәтү буенча актив эш алып барды. Ел саен кимендә 2 мәртәбә зур хәзерлекле концерт-спектакльләр куела иде.
1974-80 елларда мәктәп директоры буларак Юсупова Бану зур көч куеп эшләде. Коллективка Гарәфиева Асия, Гиниятова Венера, Хәлимов Мөдәрис, Гайнетдинова Венера, Хәкимҗанова Рәйсә, Юсупова Гөлшат, Галиев Марат һ.б. килде. Завуч, аннары мәктәптән тыш тәрбия эшләрен һәм мәктәп яны тәҗрибә участогында эшне оештыру буенча Гиниятова Венера зур көч куйды. 1980 елдан директор булып Хаҗиев Габделфәрт эшли башлады. Бу вакытта авылда яңа мәктәп бинасы төзү бурычы куелган иде. Бина төзүдә, аны югарыдан юллап алуда авыл советы рәисе Кашапова Рузилә, колхоз рәисе Гарәфиев Равил зур көч куйдылар. Мәктәп коллективының, укучыларның хезмәте күп керде. Хаҗиев Г.Г. еш Казан юлында булды. Бик күп җиһазлар, кабинетлар өчен уку әсбаплары, техник чаралар алып кайтты. Төзү эшләре өчен Татгражданстройның Сабадагы 159 ПМКсы каршында Балтач бүлеге оешты. Аңа Фәсхетдинов Зөфәр җитәкчелек итте.
1982 елның сентябренә мәктәпнең 2 катлы мәһабәт бинасы әзер булды. 28 август көнне район башкарма комитеты карары белән Урта Көшкәт урта мәктәбе Түнтәр мәктәбенә кушылды. Күрше мәктәп укучылары һәм укытучылары Түнтәргә килеп укырга һәм эшләргә мәҗбүр ителделәр.
1979 елның кышында районнан җитәкчеләр һәм белгечләр килеп мәктәп өчен урын сайлаганнар иде. Яңа мәктәп хәзерге Түнтәр һәм Субаш юллары кушылган урында төзелергә тиеш булган. Ходайның рәхмәте беләнме, ул көнне күз ачмаслык буран булды. Машинадан төшүгә кайсыдыр “Сез нәрсә, егетләр, басу уртасына салынган мәктәп турында киләчәктә халык безгә ни әйтер?” — дип куйды. Аннары мәктәп бинасы Гали ишан нигезендә төзелде. Ул вакытта ук район җитәкчелегенең 4 авыл өчен бер мәктәп булдыру уе булган икән.
Мәктәп 392 балага дип исәпләнгән булса да, чынлыкта анда 10 класс бүлмәсе генә бар. Ике мәктәп берләшкәч, ике телдә укучы классларны берләштереп булмады. Тиз генә 40 балага исәпләнгән класс бүлмәләрен бүлү мөмкин түгел. Китапханә, укытучылар бүлмәсе, актлар залы, рекреация класс өчен файдаланылды. Башлангычлар иске мәктәптә калды. Иң авыры — юл мәшәкатьләре иде. Дәрестән тыш чараларның күпчелеге озын тәнәфесләрдә үткәрелде. Көтәш, Карлыган, Кесәл авылы балалары һәм укытучылары өчен махсус автобус бирелде. Иске Көшкәтлеләр нинди генә буран-салкын булса да, җәяүләп кайтып йөрделәр. Иске Торҗа һәм Карык Серма балалары интернатта торды. Кыш көннәрендә автофургон белән аларны Яңгул-Балтач-Урта Көшкәт маршруты (40 км!) белән йөрттеләр.
Бу елларда мәктәп яңа укытучылар белән тулыланды. Коллектив фән кабинетларын җиһазлау буенча зур көч куйды. Прокопьева А.С. химия-биология, Зарипов Р.Ш. физика, Попова Е.Г. география, Юсупова Б.Ш. татар теле, Тихонов А. тарих, Карабаева В.Ф. удмурт теле кабинетларын җиһазлауга күп көч куйдылар. Мастерскойны Зарипов М.З., спортзалны һәм спорт мәйданчыгын Галиев И. тәртипкә салдылар. Яңа мәктәптә директор булып береелда Ермаков И. В., икеелны Ибраһимов Ә.Г., аннары 1989 елга кадәр Галиев М.М. эшләделәр. Бу чорда укытучылардан Галиева Нурия, Сабирҗанова Маргарита, Юсупова Миләүшә, Самсонова, Нәкыйпов Габделфәрт, Нәкыйпова Раидә, Шаһиев Марс һәм башкалар эшләде.
Бер түбә астында ике милләттән булган ике коллектив бик бердәм һәм дус булып эшләдек. Укучы балалар арасында да, укытучылар арасында да бернинди милләтара кыенлыклар да, каршылыклар да булмады. Коллектив зур булганлыктан, хәтта ул чорларда эшләү күпкә кызыклырак та иде. Әмма көн саен тулысы белән җиһазландырылган, җылытылган һәм буш торган үз мәктәпләрен үтеп китеп, күрше авылга укырга һәм укытырга бару укучыларның һәм укытучыларның күңелләрен тырнап торды. Алар үзләрен бер гаепсезгә репрессиягә дучар булучылар дип санадылар. Алар бу язмыш өчен безне, Түнтәр укытучыларын һәм укучыларын һич гаепләмәделәр. Без дә аларны аңлый идек. Өч елдан соң алар үз мәктәпләрен кире кайтара алдылар. Аннан соң тагы 3 ел дәвамында удмурт авылларыннан килгән укучылар югары классларда безнең мәктәптә укыдылар. Субаш урта мәктәбе ачылганчы, ул зонага кергән авыл балалары да югары классларда Түнтәрдә белем алдылар. Бүгенге көндә без күрше Урта Көшкәт мәктәбе коллективының яңа мәктәп бинасына тиешүләрен теләп калабыз.
Алга таба да мәктәп коллективы яшь укытучылар белән тулыланды. Безнең мәктәптә чыныгу алган Заһидуллин Илдус һәм Данияләр бүгенге көндә фән кандидатлары һәм докторлары буларак Казанда эшлиләр. 1989 елдан мәктәптә директор булып Шакиров Әнәс эшли башлады. Инициативалы яшь укытучы Сибгатуллин Мәлик килде. 1992 елдан мәктәпкә директор булып Хаҗиев Габделфәрт кайтты.

Йомгаклау язмасы: Мәктәп киләчәккә атлый
Мәктәп язмышы ул — авыл язмышы, кешеләр язмышы. Түнтәр мәктәбенең юбилеена караган язмаларның бу соңгысы. Язмалар кайберәүләр өчен бәлки кызык та булмагандыр. Әмма Түнтәр мәктәбендә укыган яки эшләгән кешеләр өчен хатирәләрне яңарткандыр дип уйлыйм. Дөрес, язмаларда күп кешеләрнең фамилияләрен атап бетерергә мөмкин булмады. Мәктәпнең төп горурлыгы — анда укып чыккан кешеләр. Авылда турыдан-туры продукция җитештерүчеләр һәм төрле профессия белгечләре. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән кешеләр дә аталмады. Язмаларның мәктәп тарихы буларак мәктәптә калган нөсхәсендә мәгълүматлар һәм фамилияләр шактый киңрәк яктыртылган. 3 декабрь көнне мәктәптә юбилей тантаналары үткәрәбез. Түнтәр мәктәбе тормышы белән бәйле кешеләрне бәйрәмгә чакырабыз! Бер күрешү — бер гомер!
Мәктәпнең бүгенге эшчәнлеге турында берникадәр язып үтмәсәм, язмаларым тулы булмас дип саныйм. Бүгенге көндә 392 урынга исәпләнгән типовой бинада бары тик Түнтәр авылы балалары гына белем алалар. 107 бала укый. Берничә ел элек район хакимияте һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре ярдәме белән мәктәп бинасына капиталь ремонт үткәрелде. Мәктәп газ белән ягып җылытыла. Мәктәп ашханәсе типовой. Барлык балалар да озын тәнәфестә кайнар аш белән тукланалар. Күмәк хуҗалык җитәкчеләре мәктәп эшчәнлегенә даими булышлык күрсәтәләр. Ашханә ел дәвамында ит, сөт һәм ярмалар белән тәэмин ителә. Мәктәптә 1-2 класс балалары өчен озайтылган көн группасы эшли. Алар өчен уен һәм йокы бүлмәләре җиһазландырылган. Мәктәпнең бай китапханәсе, спортзалы һәм спорт мәйданчыгы заман таләпләренә туры килә. Мәктәпнең яшәеше өчен кирәкле шартларны тудыруда һәм бердәм, эшчән педагогик коллектив туплау һәм мәктәпнең күпкырлы эшчәнлеген оештыруда мәктәп директоры Хаҗиев Габделфәртнең хезмәте бик зур.
Мәктәптә 27 укытучы исәпләнә. Шуның дүртесе яшь балалар белән ялда. Укытучылар гаиләләрендәге 18 яшькә кадәрге балалар саны 44. Бу да горурлык. Авылда, гомумән, балалар контингенты саклана. Мондый күрсәткеч район мәктәпләрендә сирәк күренеш.
Укытучылар барысы да үзебезнең авылныкылар. Аларның 11 е методист укытучы, 10 ысы өлкән укытучы исемен йөртә. Фән кабинетлары тиешле югарылыкта җиһазланган. Физика, информатика, тарих, химия-биология, татар теле кабинетлары (мөдирләре Хаҗиева Н.А., Зарипов Р.Ш., Сөләйманов Р.Г., Рамазанова Г.Г., Закирова Г.Г.) район мәктәпләре арасындагы конкурсларда призлы урыннар алдылар. Башлангыч класс укытучылары Ибраһимова Д.М., Исмәгыйлова Р.З., Хәкимова М.Р., Габдрахманова И.Б., Газыймова Л.Р. балаларга төпле белем нигезләре һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшлиләр. Менә берничә ел инде районда башлангыч класс укучылары арасында үткәрелгән фән олимпиадаларында безнең укучылар призлы урыннар яуладылар. Химия-биология, физика, информатика олимпиадаларында күркәм уңышларга ирештек. Математика укытучыларыбыз Сөләйманова А.И., Мөхәммәтшина Г.Г., Галиев М.М., рус теле укытучылары Бәйрәмова Т. З., Басыйрова Г.Т. зур тәҗрибәгә ия. Быел мәктәпкә музыка белгече Әхмәтова А.В. килде. Хезмәт һәм һөнәргә өйрәтү укытучыларыбыз Басыйров И.И., Газыймов Г.Х., Хаҗиева Н.А. тиешле югарылыкта кабинетлар җиһазлап, балаларга һөнәр бирүдә нәтиҗәле эшлиләр. Татар теле укытучыларыбыз Закирова Г.Г. һәм Ибраһимова Х.Г. балаларда туган телгә мәхәббәт һәм милли аң тәрбияләү буенча күп эшлиләр. Нәтиҗәсе шул: журналистларыбыз һәм татар теле укытучыларыбыз бик күп. Физкультура укытучыбыз Зәйнетдинов Р.Т. физкультура-спорт эшен югары баскычка күтәрде. Инде берничә ел мәктәпнең хоккей командасы район һәм зона ярышларында җиңүче булды, республика ярышларында танылды. Кул көрәше һәм милли көрәш буенча да призерларыбыз бар. Галиев М.М. җитәкчелегендә яшь шахматчылар командасы ел саен район бәйгесендә беренчелекне бирми. Аның яшь рәссамнәре эшләре дә районда танылды, призлар яулады. Район күләмендәге мәктәп китапханәләре конкурсында Зарипова Г.Т. призлы урыннар алып килә, балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү буенча күпкырлы эш алып бара. 5 класстан башлап укучылар хәзерге заман компьютерларында эшләргә өйрәнәләр. Укучыларның дәрестән тыш эшләрен оештыру буенча да (Шәрәфиева Г.М.) күрсәтерлек эшләребез күп. Экологик тәрбия бирү һәм мәктәп яны тәҗрибә участогы эшен оештыруда Рамазанова Г.Г. танылып өлгерде.
Мәктәптәге укучыларның 50% ы уку отличниклары һәм ударниклары. Соңгы 10 елда 9 һәм 11 классны 13 укучы 5 кә генә тәмамлады һәм 5 есе медальгә лаек булды. Ел саен чыгарылыш класс укучыларының 50-60% ы югары һәм махсус урта уку йортларына укырга кереп баралар. Мәктәптә укытучылар үзара җылы мөнәсәбәттә, бер-беренә ярдәмләшеп, үз белемнәрен даими күтәреп, заман проблемалары белән көрәшеп эшлиләр.
  • 0
  • 27 сентября 2010, 15:23
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.