Түнтәр мәктәбенә — 200 ел

(1999 елда район газетасы “Хезмәт”тә мәктәп тарихы турында басылган мәкалә)
Районыбыз газетасы — төбәгебезнең елъязмасы. Район тарихын, авыллар, колхозлар һәм мәктәпләр тарихын яктыртуны игътибар үзәгендә тота газета. Тарих ул кешеләр язмышын, төрле буыннар белән тыгыз бәйләгән. Мондый язмалар өчен газета битендә урын биргән, бастырырга теләктәшлек белдергән өчен редактор Нурулла Галиевкә, газета журналистларына һәм редакциянең техник хезмәткәрләренә алдан ук олы рәхмәтемне белдерәм.
Без моңарчы да район газетасында элек басылган авыллар тарихына караган материалларны файдаланып килдек. Һичшиксез, ун яки егерме еллардан соң, бәлки илле һәм йөз еллардан соң да кемнәр дә булса бу материалларга кире әйләнеп кайтмыйча калмас.

Беренче язма: Тарихи чыганакларга күз салыйк
Октябрь революциясеннән соң мәктәпләр диннән аерыла. Мәдрәсәләр ябыла. Алар урынына авылларда башлангыч мәктәпләр ачыла. Бу мәктәпләрне беренче баскыч мәктәпләр дип атыйлар.
1924 елда Совет власте мәгариф һәм мәгърифәткә, балаларга йөз белән борыла. Татар телендә балалар өчен журнал (хәзерге “Ялкын”) һәм “Яшь ленинчы” газетасы чыга башлый. Шушы ук елда Татарстан Халык Мәгариф Комиссариаты карары нигезендә Арча кантоны территориясендә 2 урында Икенче баскыч мәктәпләр ачыла. Берсе Арчада. Икенчесе Түнтәрдә. Түнтәр мәктәбе Балтач, Арбор, Янил волостьларына хезмәт күрсәтә. Әгәр бу датаны Түнтәр мәктәбенең башлангычы дип санасак, 10 октябрьдә мәктәпнең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәргә кирәк.
Революциягә кадәр татарлар башка милләтләр белән чагыштырганда күпкә укымышлы булганнар. Мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә муллалар малайларны, ә абыстай кызларны дин нигезләренә, әхлак кагыйдәләренә һәм укырга-язарга өйрәткәннәр.
Түнтәр мәдрәсәсе гадәти авыл мәдрәсәсеннән күпкә өстен булган. Аны тәмамлаган шәкертләр Уфага Диния Назәрәтенә барып, имтихан тапшыргач, Указлы мулла булып билгеләнгәннәр. Кайберләре Югары Дини белем алу өчен Бохарага киткәннәр. Бу турыда Казан тарихы китабында (1 том, 1986 ел) искә алына.
Күренекле тарихчы галим Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабының икенче томында Янгыл иле, Кариле, Салавыч, Урбар һәм Түнтәр мәдрәсәләре турында мәгълүматлар бирелә. Соңгы вакытта басылган Рөстәм Мәһдиевнең “Мәдрәсәләрдә китап киштәсе”ндә дә безгә кирәкле материаллар бар. Ш.Мәрҗанинең “Мөстафадел...”енең беренче томында үз замандашларыннан чыгышлары белән Түнтәрдән булган унбер мулланың шәҗәрәсе һәм характеристикасы бирелә. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, Мәрҗанинең бер бабасы Сөбхан бине Габделкәрим Урбар мулласы Ибраһим бине Габдулла ән-Нократыйдан, икенче бабасы Габденнасыйр шулай ук Урбар мулласы Габдеррәшит бине Йосыфтан гыйлем алган. Габделхәмит бине Үтәгән әл-Түнтәри, Муса бине Габдеррәшид әт-Түнтәри, гомерендә күп китаплар язган Сәгыйть бине Хәмид әт-Түнтәри һәм башкалар турында Мәрҗани җентекләп яза.
Мәрҗани бик зур игътибар иткән шәхес Мелла Гали бине Сәйфулла бине Габдеррәшит бине Үтәгән бине Ярмөхәммәт бине Котлымөхәммәт бине Мөхсин әт-Түнтәри. Ул — Түнтәрдә яшәп, даны бик еракларга таралган Мөхәммәтгали ишан.
Түнтәрне ишан авылы дигәч, бик күпләр Гали ишан белән Ишми ишанны бутыйлар. Менә быел гына Түнтәргә килгән Татарстан мәдәният министрлыгы вәкиле иске мәчет-мәктәпкә урнашкан Түнтәр авыл музее бинасын электрлаштыру һәм җылыту турында сүз чыккач, “Бездән ярдәм көтмәгез, ишан тискәре образ ул”, — дип җавап биргән. Бу аның «Ишми ишан»га ишарәләве була. Ишмөхәммәт хәзрәт Тукай, Фатих Әмирхан чорында яшәгән. Дөрес, хәзрәт алардан күпкә олы, яшь аермасы 50 елга якын. Бер караганда, шундый яшь аермасы белән, алар үзара бәхәскә керергә тиеш түгелләр иде кебек. Кызганыч, Ишмөхәммәт хәзрәт Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Ш.Бабич тарафыннан ул заманда сатира утына тотылган. Мөхәммәтгали ишан исә Мәрҗаниләр, Утыз Имәниләр, Кандалыйлар чордашы. Аның зур галимлеге турында Гаяз Исхакый да яза. Тарихи чыганакларда бу олы шәхес турында тискәре фикерләр теркәлмәгән, киресенчә, бик күп мактау сүзләре генә язылган. Мәдәният министрлыгы вәкиленең (аларны «төп белгеч» дип атыйлар) бу турыда белмәве генә аяныч.
Мәрҗанинең язуынча “Гали ишан үз илендә мелла Мөхәммәтрәхим ахуннан, мелла Габдулла бине Яхьядән, мелла Таҗетдин бине Габдеррәшид әл-Иштирәкидән гыйлем ала. Аннан Бохарага барып, берничә ел шунда яшәп, “Чәпә Нәвис мәхдүм” дип танылган мелла Гатаулла бине Йосыф бине Һади бине Әмин әл-Бохари һәм башкалар хозурында укый. Танылган Сәхибзадә Миянфазыл Габделкадыйрларга якын мөнәсәбәттә булып, аларның хезмәтендә берничә тапкыр Кандаһар, Пәшавар, Кабул, Лаһор һәм Дәһли шәһәрләренә бара. 1245 (1829) елда, Бохарадан асыл ватаны Түнтәргә кайтып, имам, хатыйб һәм мөдәррис булып урнаша”. Бу вакытта аңа 35 яшь була. 40 елга якын ул Түнтәр мәдрәсәсен җитәкли.
Әгәр без Түнтәр мәктәбенең башлангычын Гали ишан идарә иткән чордан санасак, бүген мәктәпнең 170 еллык юбилее. Әгәр дә Галинең Түнтәрдә белем ала башлаган чорыннан санасак, ышанычлы рәвештә Түнтәр мәктәбенә 200 ел тулды дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Гали бала вакытта Түнтәрдә өч мөгаллимнән белем алып Бохарага киткән икән, димәк, бу чорда Түнтәр мәдрәсәсендә дини урта белем бирелгәнлеге турында чамаларга була. Билгеле, Түнтәр мәдрәсәсенең яше моның белән чикләнми. Киров шәһәре архивлары материалларына нигезләп, Бакый Зыятдинов “Себер юлы серләре” китабының “Мәктәпләрнең юл башы” бүлегендә: “Түнтәр мәдрәсәсенең ачылу вакыты төгәл билгеле түгел, документларда авыл урнашканнан бирле диелгән,” — дип язды. Бүген безгә өч датаны 75, 170 һәм 200 ел дигәннәрне искә алу җитеп торыр.

Икенче язма: Мәдрәсәнең чәчәк аткан чорлары
Гали ишан белән бәйле булган мәдрәсәнең 80 елга сузылган гомерен шулай тасвирлау дөресрәк булыр. Бу шәхес, бүгенге көн өчен дә соклангыч илаһи бер зат буларак, халык хәтерендә. Төрле китапларда аны төрлечә атаганнар: Мөхәммәтгали ишан дип тә, Галимөхәммәт ишан яки Гали ишан дип. Ишан дип аталу ул чорның гыйльми дәрәҗәсе ул.
Күренекле татар язучысы һәм милләт өчен көрәшче Гаяз Исхакый үзенең «Идел-Урал» дигән китабында түбәндәгеләрне яза:
“Бөтен мөселман дөньясында (Гарәбстанда, Төркиядә) киң таралган «Нәкышбәнди» (Мәрхәмәтлелек) орденына Идел-Уралда төрки-татарлар арасында Түнтәрдә яшәгән Гали ишан ия булган. Бу орденга ия булган тагын ике ишан билгеле. Алар Зәйнулла Ишмөхәммәт (Оренбур губернасы, Троицк шәһәре) һәм Закир Камали (Казан губернасы, Чистай шәһәре) Бу ишаннарның да унар мең мөридләре (яклаучылары) булган.
Әгәр Гарәбстанда һәм Төркиядә ишанлык ул рухи чистарыну ягыннан бары тик дини яктан гына әһәмиятле булса, Идел-Уралда исә аның политик элементы да булган. Ишаннар һәм аларның мөридләре мөселман халыклары арасында бер үк вакытта рус хакимиятенең бары тик вакытлыча гына булуына, алга таба мөселман халыкларының берләшүләренә ишарә ясаганнар. Мөселман халыкларын милли мөселман рухында, милли азатлык рухында тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәр.”
Гаяз Исхакый үзенең “Сөннәтче бабай” повестенда да Сөннәтче бабайның имтихан тотып, рөхсәт язуы алу өчен ат белән берничә тәүлек Түнтәргә, Гали ишан янына килүен һәм очрашу вакытында Галине бик дәрәҗәләп тасвирлый.
Ш. Мәрҗани алда телгә алган “Мөстәфадел...”ендә Гали ишан хакында бик күп мактау сүзләре яза:
“Мәмләкәтебездә булган ишаннарның бөтенесеннән белемлерәге, танылганрагы, дөресрәге һәм үрнәк булырлык кеше иде. Дөньясы киң, йорты, киемнәре, атлары, өй җиһазлары бик кыйммәтле һәм матур иде, бик күп китаплары булып, бик бай кеше иде.”
Ул Түнтәр мәдрәсәсенә 40 елга якын җитәкчелек иткән чорда мәдрәсәнең даны бик еракларга тарала. Менә тагын бер тарихи чыганак.
1990 елда Германиядә рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән «Казан татарларының декоратив гамәли сәнгате» исемле фотоальбомда сәнгать дөньясының күренекле белгечләре Гүзәл Сөләйманова-Вәлиева һәм Розалина Шаһиева «Каллиграфия» дигән бүлектә болай дип язалар:
«Бохарадагы танылган Сарайбҗа китапханәсендә көнчыгыш китапларын күчереп язу буенча Казан артындагы Түнтәр авылы каллиграфларының тулы бер династиясе хезмәт иткән. Алар «куфи» почеркында гадәттән тыш оста иҗат иткәннәр.» Монда сүз Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр хезмәте турында бара.
Авылның олы кешеләренең сөйләвенә караганда, Гали ишан өҗем гыйлеменә ия булган. Тибет медицинасы серләренә ия булган ул. Бер үк вакытта көчле экстрасенс һәм гипнозчы булган. Аның янына дәваланырга бик ераклардан кешеләр килгән. Ул аларның берсеннән дә акча, яки әйбер таләп итмәгән. Һәркемнең үз ихтыярында булган. Бабайлар сөйләвенчә, «Түнтәр авылында янгын чыга калса, бер хуҗалыктан бервакытта да икенче хуҗалыкка күчмәсен,» — дип дога кылган. Чыннан да, Гали ишан мәрхүменнән 125 ел үтеп, авылда янгын чыккан очракта, ул шул хуҗалыктан беркемгә дә күчмәгән. Янгын машиналары булмаган чорларда, кайбер авылларда тулы бер урамнар янып бетүе билгеле.
1980 елда Түнтәр мәктәбе төзелә торган урында фундамент казыганда 5-6 метр тирәнлектә ләмле балчык чыкты. Хөсәенов Габделбәр бабай мондый фараз кылды: Бу — Гали ишан нигезе. Ул кешеләрне дару үләннәре белән дә дәвалаган. Калдыкларны тирән итеп казылган базга тутырып барган. Аның бу шөгылен оныгы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт тә дәвам иткән.
Гали ишан турында шактый легендалар яши. Бер күпергә ат белән килеп җиткәч, күперне су алып киткәнен күрәләр. Кучерга: “Йом күзеңне,” — ди. Күзне ачкач, елганың теге ягында булалар. Кыш көне авырга узган яшь килен: “Кура җиләге ашыйсым килә,” — дигәч, подвалга төшеп, яңа өлгергән кура җиләге ашый. Авылга халыкны чукындырырга (чукындыру сәясәте патшалар идарә итүнең бер чорында да туктамый) корал тотып килүчеләр Гали ишанны күрү белән катып калулары, кулларыннан коралның төшеп китүе хакында сөйлиләр. Ишан вафатыннан соң, мәетен күтәреп барганда авырлык юкка чыга һәм башкалар.
Кукмарадагы “Хезмәт даны” газетасы Казан галимнәре җитәкчелегендә ике ел дәвамында авыл зиратларындагы узган гасыр кабер ташларын өйрәнү нәтиҗәләре турында язып чыкты. Кайбер авылларда 2-3, кайберләрендә 4-5, район буенча барлыгы 30 лап борынгы кабер ташы табылган һәм өйрәнелгән. Мондый кабер ташлары Түнтәр зиратында егермедән артык. Ташка кабарынкы итеп язылганнары да бар. Күпчелеге тирән уелып бик пөхтә язылган. күпчелегендә язмалар яхшы сакланган. Дөрес, алтынланган айларын кемнәрдер алып киткәннәр. Ташка беркетелгән урыннары чокыр булып калган. Гали ишан каберенең ташы ике метрга якын биеклектә. Ташның алгы ягында язмалар 11 рам эченә алынган. Һәр рамкада аслы-өсле язмалар, догалар. Арт ягында 8 рамкада. Ян-якларда 6 шар рамка эчендә язылган. Кайбер башка ташларда да язмалар шактый күп. Аяныч, бу язмалар тиешенчә өйрәнелмәгән. Без аларны укып аңлаудан ерак. Кабер ташлары хуҗаларының күпчелеге мәдрәсә мөгаллимнәре булуы беркемдә дә шик тудырмый.

Өченче язма: Габдулла Тукай, Түнтәр мәдрәсәсе, Ишмөхәммәт хәзрәт һәм башкалар
1874 елда 80 яшендә мәдрәсә мөдәррисе Гали ишан вафат була. Аның нәселен дәвам итүче ир баласы булмый. Гафифә исемле бер кызы гына кала. Кияве Шәмсетдин хәзрәт Малмыж өязе Мазар асты авылыннан. Кечкенәдән Түнтәр мәдрәсәсенә килеп белем алган. Мәрҗани аңа да уңай характеристика бирә:
“...Әхлак ягы һәм бөтен хәрәкәте һәм яшәве белән ишанга охшавы сизелеп тора иде. Алдан күрүчән саф, һәм белемле иде. Яхшы китапларга ия булып, күп укый һәм дөрес фикер йөртә торган кеше иде.”
Шәмсетдиннең укымышлылыгын раслап, ул язып калдырган “Назурәтел-хак” бәяләмәсеннән өзек китерәбез: “… Без бу китапка карадык һәм укыдык. Язылган сүзләренең файдалы булуына, нечкә сүзләрне язучының тирән мәгълүматына шаһит булып, күп кенә яхшы сүз һәм мәгънәләргә дикъкать биреп бик нык дулкынландык. Гыйлемнәр сыйныфында мәгънә сакларга тырышу, тикшерү һәм тирәнлектән читкә тайпылмау, төрле фәннәрне тикшергәндә җитдилек кирәклеге биредә чагыла. Тырышлыклары өчен рәхмәт әйтеп, бөек һәм бар нәрсәдән көчле Алла үзе бүләкләр.”
Шәмсетдин Түнтәрдә Гали ишанның милкенә дә, эшләренә дә хуҗа булып кала. Әмма ике елдан, 1876 елда, Хаҗдан кайтканда Истамбулда вафат бул.
Гали ишан, ир баласы булмаганлыктан, Карадуганнан, күп балалы Мифтахетдин мулланың Закир исемле малаен уллыкка алган, укыткан, аерым зур йорт салып биргән, өйләндергән. Авылда аны Закир бай дип йөрткәннәр. Йосыпов Закир үз гомерендә 11 мәртәбә Гарәбстанга Хаҗга бара. Ул вакытта Хаҗга бару өчен күп вакыт һәм акча кирәк була. Аның юл чыгымнарын авыл байлары күтәргән, ә ул алар өчен дә Хаҗ кылып кайткан. Шул байлар биргән акча хисабына гаиләсен дә яшәткән. Ул чорларда Хаҗ кылу сәяхәте бик авыр хезмәт булып саналган. Атлар, ишәкләр, дөяләр белән хәрәкәт иткәннәр. Бу сәфәр берничә айларга сузылган. Авырып, ярты юлдан кире борылып кайтучылар, юлда вафат булучылар да күп булган.
Балачактан Мамадыш өязеннән килеп Түнтәр мәдрәсәсендә Гали ишаннан белем алган, аннары Бохарада укыган икенче күренекле шәхес Ишмөхәммәт хәзрәт 1876 елдан авылда имам хатыйб һәм Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе булып кала. Ул Гали ишан алдында ук дәрәҗәле булган. Аның йорт урыннары Гали ишан нигезенең янәшәсендә. Соңга таба ул Ишми ишан дип таныла. Әмма аның ишанлык гыйльми дәрәҗәсе алу турында бернинди тарихи чыганакта да мәгълүматлар укыганым юк. “Ишми ишан” аның кушаматы гынадыр дип уйлыйм. Ишмөхәммәт хәзрәтнең бик күп китаплары басыла, якын-тирәдә һәм авылда дәрәҗәсе бик зур була. Аның оныгы Фарук Нәкыйпов язганча: “Бүгенге үлчәмнәрдә аның хезмәтләре берничә диссертация язарлык.” Авылда аны зурлап, Дәмулла хәзрәт, якын-тирәдә Дан мулла дип тә йөртәләр. “Хезмәт” газетасындагы оныгы язмаларын мин хакыйкатькә туры килә дип саныйм. Автор анда бабасының кызулыгын, кырыслыгын да яшерми. Аларга тукталып тормыйм.
Ишмөхәммәт хәзрәт җитәкчелек иткәндә дә Түнтәр мәдрәсәсенең даны төшми. Орск, Ырынбур, Нократ, Казан калаларыннан да Түнтәр мәдрәсәсенә укырга киләләр. Моңа мисал: Казан бае Исмәгыйль Хаҗиның улы Габделнасыйр, Орск шәһәре миллионер Хөсәеновларның хезмәткәре Мостафа Фәйзуллинның улы Сәетгәрәй (Мирхәйдәр Фәйзинең бертуган абыйсы) — Түнтәр мәдрәсәсе шәкертләре.
Бакый Зыятдинов Киров шәһәре архивыннан алынган мәгълүматларга таянып болай яза: “1869 елда Түнтәр мәдрәсәсендә 45 малай һәм 39 кыз, 1891-92 уку елында 100 малай һәм 40 кыз укыган. 1894 елда Түнтәрдә ике мәдрәсә булуы теркәлгән. Берсе Нәҗип Шәмсетдиновныкы, икенчесе Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовныкы. 1903 елгы мәгълүматларда Ишмөхәммәт хәзрәтнең дин белемен бик тирән белүе, акыллы кеше булуы турында язылган.”
Нәҗип Шәмсетдинов — Гали ишанның кызыннан туган бердәнбер оныгы. Бу чорда ул Бохарада укып кайтып, тирән дин гыйлеменә генә ия булып калмый, җәдитчелек хәрәкәтенә дә кушыла. Җәдитчеләр үзләренең кыйблалары итеп Мәккәне, Мисырны, Төркияне алалар. Уку-укытуны татар теленә нигезлиләр. Язуга игътибарны арттыралар. Мәдрәсәләрдә тарих, исәп-хисап һәм башка гамәли фәннәрне кертәләр.
1997 елда Татарстан милли китапханә хезмәткәрләре Түнтәр авылы китапханәсенә Мөхәммәтнәҗип Түнтәринең (Нәҗип Шәмсетдинов) ике китабы тышлыгының ксерокопиясен китерделәр. “Ходүсе галәмә игътикад җәһәтеннән бер нәзир” (Дөнья вакыйгаларына ислам дине тарафыннан бер караш), 1890 ел һәм “Исламда хатыннарның хокуклары, 1-китап”, 1917 ел. Түнтәр авыл музеенда 19 гасыр ахырында Мисырда басылган 600 биттән артык күләмдә Ибне Габидин дигән авторның “Рәддел Мохтар” дигән китабы саклана. Бу китапның тышлыгында ул 1906 елда Нәҗип Түнтәригә (аның мәдрәсәсенә) бүләк ителү турында кулъязма-автограф бар.
Ишмөхәммәт хәзрәт дин сагында нык тора. Җәдитчелектә диннең какшавын күрә. Искелеккә ябышып ятучыларны кадимчеләр дип атыйлар. Ишмөхәммәт белән Мөхәммәтнәҗип арасындагы каршылыклар һәм мәдрәсәнең бүленүе уку-укыту белән генә чикләнмичә, мәдрәсәнең һәм мәчетнең мираска калуы белән дә бәйле булуы мөмкин. Бу чорда зур төзелеш эшләре дә алып барыла. Ишмөхәммәт хәзрәт чишмә янындагы Түнтәрнең түбәнге мәчетен төзетә. Бу мәчетне төзүгә һәм Түнтәр мәдрәсәсенә кызыл кирпечтән бина төзетүдә Түнтәр сәүдәгәре Габделлатыйф Хәкимов һәм Балтач сәүдәгәре Габдрахман Ишморатов иганәчелек итәләр. Түнтәрнең икенче сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Хәкимов Мөхәммәтнәҗип мәдрәсәсенә известьташтан уку бинасы салдыра. Бу ике уку бинасы һәм бер ашханә бинасы(колхоз ашханәсе түгел) бүгенге көндә саклана. Болардаан башка уку биналары, китапханә, ятаклар, хәлфәләр өчен йортлар, башка хуҗалык биналары күп булган. Ике ашханә биналары эчендә насос белән су ала торган коелар эшләгән.
Күренекле язучы Айдар Хәлим “Гомеремнең ун көне” китабында миллионер Латыйф Хәкимовның мәдрәсәләргә матди ярдәме турында яза. Латыйф абзыйның Түнтәрнеке булуы (чыбык очлары Түнтәрдә яши) билгеле. Түнтәргә ел саен кайтып, мондагы кибетенең еллык табышын иганә итеп халыкка өләшкән. Уфада һәм Ырынбурда, Малмыжда кибетләр, гаскәр тоткан. Хәкимовның Петербургка дәрәҗәле кунак сыйфатында, Патша хәзрәтләре янына килүен күрүче, ул вакытта солдат хезмәтен үтүче Кәримов Камалның сөйләве хак. Революция булуга, Латыйф абзый бар мөлкәтен Совет хөкүмәтенә тапшыра. Алга таба үзе Башкортстанның җир эшләре буенча халык комиссары дәрәҗәсенә күтәрелә. 1936 елларда юкка чыга.
Язманы сөекле шагыйребез Габдулла Тукай исеме белән башлаган идек. Тукайның шигырьләрендә Ишмөхәммәт хәзрәтне “Ишми ишан” дип сүгүе, китап төзүчеләрнең аны доносчы, карагруһчы дип бары тискәре яктан гына характерлаулары, кайбер хәзерге шагыйрьләрнең дә шул фикерне куәтләп, үз шигырьләренә кертүләре авыл халкының күңелен борчый. “Хезмәт” газетасында Фарук Нәкыйпов аның доносчы булмавын, архив документларында аны гаепләрлек материаллар тапмавын дәлилләде.
Тукай ни өчен Ишмөхәммәт хәзрәтне шулкадәр “очлы каләменә” алган соң? Тукай Сосна Пүчинкәсенә әнисе каберенә зыярәт кылырга килгәнме? Шунда Түнтәр мәдрәсәсенә кергәнме? Ара 5 кенә чакрым кала бит! Бу турыда мәгълүматлар бездә юк. Икенче төрле бәйләнешләр билгеле. Гали ишанның туганы Фәйзерахманда Ш.Мәрҗанинең сеңлесе Бибифатыйма (аналар башка) Түнтәрдә кияүдә була. Гали ишанның икенче мөриде Мөгыйндә Чистайдагы Закир ишан хатыны белән бертуган Хәйдәр кызы Рабига Түнтәрдә кияүдә. Рабиганың сеңлесе Зәйтүнә (Атилла Расихның әнисе) Троицкида Зәйнулла ишан улында кияүдә. Закир ишанның беренче хатыныннан туган кызы Камилә Фатыйх Әмирхан абзыйсының хатыны. Фатыйх Әмирхан Тукай белән бик дус була һәм башта Троицкига киткәнче, Зәйтүнәне үзе Тукайга димли. Габдулла да күз кыса. Тагын да бер зур әһәмияткә ия булган факт: Гали ишанның оныгы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Закир ишанның икенче хатыныннан туган кече кызы Әминәгә өйләнә. Әминә абыстайның да бик үткен булуы билгеле. Бу бәйләнешләр Ш.Мәрҗанинең “Мәстәфадел...”еннән һәм Атилла Расихның “Ишан оныгы” китапларындагы материалларны анализлап тупланды. Монда күрсәтелгән элемтәләрдән кайбер нәтиҗәләр ясау кыен түгел.
Мөхәммәтнәҗип белән Ишмөхәммәт арасында каршылык зур була. «Ике хуҗалык арасына 2 метр чамасы биеклектә таш койма бар иде» дип сөйлиләр. Ике мәдрәсә шәкертләре арасында да ызгышлар, сүз көрәштерүләр булып тора. Хәтта ерак мәдрәсәләрдән дә муллалар һәм шәкертләрнең Түнтәргә килеп җәдит-кадим темаларына официаль рәвештә сүз көрәштерүләре билгеле. Ул вакытларда шәкертләрне болай аралашуы «моназара» дип аталган.
Түнтәр мәдрәсәсенә бәйле булган, Түнтәр халкының хөрмәтенә лаек булган тагын бер нәсел бәйләнеше белән танышып үтү кызыклы булыр. Ишмөхәммәт хәзрәтнең олы кызы Фатыйманың ире Сәетгәрәй Фәйзуллин — Мирхәйдәр Фәйзинең абыйсы. Туганнары: Сәгыйть Фәйзуллин — Ленин томнарын татарчага тәрҗемә итү буенча редколлегия члены, Икрам Фәйзуллин — журналист буларак үз заманнарында танылганнар. Ишмөхәммәт хәзрәтнең олы улы Мөхәммәтнәкыйп, әтисе атып үтерелгәннән соң да, Түнтәрдә указлы мулла хезмәтен башкара. Улы Фарук озак еллар РТИ заводында баш инженер һәм директор урынбасары булып эшләде. Мәгълүм язмалар авторы, Түнтәр мәчетен төзүгә иң беренче булып матди ярдәм күрсәтте. Хәзрәтнең кече кызы Латыйфа Пермь мулласына кияүгә чыга. Шактый еллар Урта Азиядә яши. 70 елларда Түнтәргә еш кайтты. Бик тә зыялы һәм кешелекле иде. Аның уллары Җәүдәт һәм Тәлгать Казанда яшиләр. Җәүдәт Айдаров озак еллар Казанда музыкант һәм шул юнәлештә җитәкче, укытучы буларак танылды. Ул Ленинград блокадасында композитор Д.Шостаковичның атаклы җиденче симфониясенең контрабаста беренче башкаручысы булган. Аның хатыны Зәйнәп Хәйруллина шулай ук музыка белгече, Татарстан радиосының танылган дикторы иде.
Ишмөхәммәт хәзрәтнең тагын өч улы булган. Нурлыгаян, Габделхәй һәм Нурислам. Алар өчесе дә Совет власте юлыннан китәләр. Нурислам укытучы була. Нурлыгаян — комсомолец, кызыл комиссар, Габделхәй — үз чорында бик актив эшләгән журналист, язучы, мәгариф хезмәткәре. Аның турында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Фатыйма Ибраһимова язмаларыннан кайбер өзекләр:
“Октябpьдән соң ул совет мәктәбен оештыpучы педагоглаpның алгы сафына баса. Бөтенpоссия мөселман укытучылаpының Казанда үткәpелгән Беpенче съезды (1918 ел, май) делегаты була…
1919 елның янваpенда Казанда Гыйльми үзәк таpафыннан имля конфеpенциясендә катнаша. 1921 елда ул Малмыж Мәгаpиф шөгъбәсенә инстpуктоp итеп билгеләнә. Октябpьгә кадәp үк «Әльислах», “Кояш” газеталарында, “Шура” журналында үзенең мәкаләләре белән катнашып килгән.
… Динмөхәммәтов оештыру эшләре белән генә чикләнеп калмый, “Укытучы”, “Мәгариф”, “Безнең юл” журналларында, “Татарстан хәбәрләре”, “Кызыл Армия” газеталарында күпсанлы мәкаләләр бастыра.
… Революциянең баштагы елларында совет мәктәпләре “эш мәктәпләре“ дип йөртелә.Монда хезмәт тәрбиясенә киң урын бирелә. Динмөхәммәтов әнә шундый мәктәпләр, алардагы уку-укыту методикасы белән даими шөгыльләнә, бу өлкәдә рус педагогикасы тәҗрибәсенә дә таяна. «Сызма сәвад» (Графическая грамота) исемле мәкаләсе рәсем дәресенең ролен күтәрү, балаларга сәнгать тәрбиясе бирү темасына багышланган.
… Г.Динмөхәммәдев — сәләтле хикәяче, пьесалар авторы һәм тәрҗемәче дә...”
Әмма бу егетләрнең гомерләре кыска була. Шулай да Габделхәй тарихта сизелерлек эз калдыруга ирешә. Габделхәйнең кабере Түнтәр зиратында. Бүгенге Татарстан тарихы (IV кисәк) дәреслеге авторы профессор Булат Солтанбәков — Габделхәй хатынының (Габделхәй үлгәннән соң) икенче иреннән туган улы.
Мәдрәсә тарихына караган материаллар моның белән чикләнми. Газета кысаларында барлык мәгълүматны бирү мөмкин түгел.

Дүртенче язма: Болганчык еллар фаҗигаләре
1917 елгы Октябрь революциясеннән соң Түнтәр мәдрәсәләре икесе дә ябыла. Мәдрәсә биналары дәүләт карамагына күчә. Ике мәдрәсә базасында ике башлангыч совет мәктәбе эшли башлый. Совет мәктәпләрендә, мәдрәсәләрдән аермалы буларак, ир-ат мөгаллимнәр урынына күбрәк хатын-кыз укытучылар тартыла. Өстәл-парта системасы кертелә. 1921 елгы анкетада күрсәтелгәнчә, беренче мәктәптә укытучылар Закирова Асия, Исхакова Хәбибә булган. Икенче мәктәптә Шакирова Сәйдә һәм Сәгыйтова Сара укытканнар.
1918 елда мәдрәсә мөдәррисләре Ишмөхәммәт хәзрәт һәм 1930 елда Мөхәммәтнәҗип хәзрәт тә кулга алыналар. 1919 елның 8 маенда Ишмөхәммәт хәзрәтне Малмыжда, дөресрәге Малмыж белән Кәннә арасындагы ерганакка алып килеп, төнлә аталар. Бу хәбәрне ишеткән Түнтәр кешесе Хөсәен абзый (хәзрәтнең ышанычлы хезмәткәре булган) тагын бер кеше алып иртүк атылган урынга ат белән килә. Хәзрәтнең мәете анда булмый. Борнак авылы кешеләре алданрак өлгереп, үз зиратларына күмгәннәр икән дигән хәбәр йөри. Хәзрәтнең оныгы Фарук Нәкыйпов КГБ һәм ФСБ архивларыннан бабасы турында бернинди документ та табылмавы турында язды. Шул чорда ук Ишмөхәммәт хәзрәтнең бернинди судсыз атылуы турында хәбәрләр йөргән.
Кулга алынган Мөхәммәтнәҗип хәзрәтне Казан төрмәсенә ябалар. Хуҗалыгын тентегән вакытта шактый күләмдә байлык-мануфактура чыгу белән гаеплиләр булса кирәк аны. Мөхәммәтнәҗип Казан төрмәсендә үлә. Ул елларда хатыны Әминә абыстайның Казан урамнарында хәер өстәп йөрүен авылдашлар күргәннәр. Бу гаиләнең балалары булмаган.
Мәдрәсәләр таркатылганда китапханәләрнең таркалуы бик зур фаҗига. Мәдрәсәнең китапханәсе гасырдан артык вакыт эчендә туплануы хак. 1897 елда ул дәүләт тарафыннан исәпкә дә алынган булган. 1997 елда Татарстан милли китапханәсе хезмәткәрләре Түнтәргә шушы китапханәнең 100 еллык юбилее уңаеннан килгәннәр иде дә. 1918 елда китапханә тулысы белән тузгытыла. Ата улны, ана кызны белмәгән вакыт була бит ул чорлар. Китапларның бер өлешен Казанга алып китәләр. Бүгенге көндә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә, Лобачевский исемендәге КДУның фәнни китапханәсендә аларның бер өлеше саклануы билгеле. Китапларның икенче өлеше Уфага Диния назәрәтенә китә. Бер өлешен ул чордагы кызыксынучылар да алып калган булырга мөмкин. Халык авыз иҗатын туплаган Нәкый ага Исәнбәттә дә Түнтәр китаплары бар иде дип сөйләделәр. Авыл кешеләре дә алып калган булырга мөмкин. Мәдрәсә китапханәсе урнашкан бина 30 елларда мәктәпнең пионер клубы булып тора. Сугыштан соң 1965 елга кадәр ул авыл клубы хезмәтен үтәде. Соңрак колхозның склады булды. Бинаның зурлыгына карап китапханәнең зурлыгын гына чамаларга мөмкин.
Мәдрәсә китапханәсеннән тыш Ишмөхәммәт хәзрәтнең шәхси китапханәсе аерым була. 1930 елда Түнтәр районы оештырылгач, Ишмөхәммәт хәзрәт хуҗалыгының бөтен биналарына (алар шактый була) район май заводы урнаша. Хәзрәтнең китапханәсенә хезмәт иткән кирпеч бина 70 елларда гына сүтелде. Габделбәр бабай бу китапханәдә үзе күргән китапларның гаҗәеп булуы турында сөйли.
Хәрефләрдән «чәчәк букетлары», «җиләк-җимеш тәлгәшләре» үрелгән. Китапларның тышлыклары нәфис күннән, алтыннан, башка төрле металллардан «чигелә» торган булган. Мондый китапларның үлчәмнәре дә бер метрга кадәр җитә. Бу китапханә турында Фарук Нәкыйпов тә язды. Бу китапханә дә таркатыла. Дөрес, аның бер өлеше улы Мөхәммәтнәкыйптә кала. Бер өлешен Хөсәен бабайда сакларга калдыралар. Милке конфисковать ителгәндә яшереп калган китаплар турында гына сүз бара, билгеле. Колхозның сугыштан соңгы еллардагы рәисе Габделхәй ага ул чордагы колхоз шоферы Нәбиулла абыйның полуторка машинасында ящикларга төяп шактый китапларны Казанга илтүе турында сөйләгәне бар. Хөсәен бабай үзендәге амәнәтне хәзрәтнең кызы Латыйфа апага (ул бу чорда Дәрвишләр бистәсендә улы Тәлгатьтә яши) тапшырып калырга ашыккан булса кирәк.
1999 елның 8 маенда Казанда Апанай мәчетендә Ишмөхәммәт хәзрәтнең (Ишми ишанның) тууына 150 ел, атып үтерелүенә 80 ел тулуга багышлап искә алу кичәсе үткәрелде. Оныклары, җәмәгатьчелек вәкилләре, хөрмәт итеп килүчеләр шактый иде. Без Түнтәрдән дә Җирле үзидарә рәисе Рәйсә Мөхәммәдиева җитәкчелегендә делегация булып бардык. Шактый мәгълүмат тупладык. Бу датага багышлап, алдарак “Ватаным Татарстан” газетасы Ишмөхәммәт хәзрәт турында “Дин юлында шәһит киткән каһарман” дип исемләнгән бер полоса тулы зур мәкалә дә биргән иде. Шушы кичәдә борынгы китаплар җыю белән мавыккан Марат Вәлишин дигән кеше Ишмөхәммәт хәзрәтнең автографы белән Казанның бер мулласына бүләк иткән китапны күрсәтте. 400 бит чамасы бу китапка 3 китап бергә төпләнгән. Китапларны автор үзе язган булса кирәк.
СССР Верховный Советы депутаты булып эшләгән чорда Кашапова Рузилә Ишмөхәммәт китапханәсенең бер өлеше Мәскәүдә саклануы турында күренекле бер галим авызыннан ишетүе турында сөйләде.
Бу 2 китапханәдән тыш өченче китапханәнең дә таркалуы мәгълүм. Бу Гали ишаннан калган, оныгы Мөхәммәтнәҗипнең шәхси китапханәсе. Ул китапханәләрнең иң өлкәне булырга тиеш. Чөнки аның турында Мәрҗани үзе язып калдырган. Бу китапханәнең язмышы турында бернинди мәгълүмат та юк. Ул чордагы авыл кешеләренең китапханәләрдән алып калган бик күп сандагы китапларның авыл зиратына илтеп күмү турында сөйлиләр. Укый белмәгәннәр өчен кулъязма һәм әдәби китаплар да барысы да дини китап саналган. Дин китапларын исраф итү, аунатып йөртү гөнаһ булган.
Совет системасының татар алфавитын 2 тапкыр алмаштыруы әнә шундый фаҗигаларга китергән.
  • 0
  • 27 сентября 2010, 15:22
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.