Анализ работы школы по реализации задач национального образования

Милли мәгариф эшенең торышына анализ
2008/2009 уку елында татар теле һәм әдәбияты укытучылары «Татар теле һәм әдәбияты укытучысының һөнәри осталыгын үстерү ысулы буларак яңа технологияләрне өйрәнү» («Изучение современных технологий для повышения профессиональной деятельности учителя татарского языка и литературы» дигән методик тема өстендә эшләделәр.
Алар алдына түбәндәге максат һәм бурычлар куелган иде:
1. Белем сыйфатын күтәрүдә максатчан эш алып бару.
2. Укучыларның физик үсешен һәм сәламәтлеген саклау өстендә эшне системалы алып бару.
3. Гомумкешелек сыйфатлары аша шәхес тәрбияләү.
Бурычлар:
1. Укытучыларның профессиональ һәм методик осталыкларын үстерү өстендә эшне дәвам иттерерү;
2. Белем сыйфатын күтәрү өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча информацион технологияләр куллануны гамәлгә ашыру;
3. Сәләтле һәм йомшак өлгерүче балалар белән индивидуаль эшнең нәтиҗәлелеген арттырыру өстендә даими эш алып бару, укучыларны танып белү эшчәнлегенә өйрәтү;
4. Укучыларның сөйләм телен, белем һәм осталыкларын арттыру өстендәге эшнең нәтиҗәлелеген үстерерү һәм белемнәрен контрольгә алуны системалы оештыру;
5. Укучыларның физик үсешен һәм сәламәтлеген саклау өстендә эшне дәвам итү.
6. Укыту һәм тәрбия эшендә халык педагогикасы алымнарыннан файдаланып, укучыларда гамумкешелек сыйфатлары булдыру, һәр яктан мәгълүматлы, иҗади һәм толерант шәхес тәрбияләү.
РФ һәм ТРның «Белем бирү турындагы» Кануннарын, «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турындагы Татарстан Республикасы Законы»н тормышка ашыруга нигезләнеп, 2008/2009 уку елында мәктәптә татар теле һәм әдәбияты барлык сыйныфларда да (1 – 8, 10) укытылды:
— 1, 5-8 сыйныфларда – атнага 4 сәгать;
— 2 сыйныфта – атнага 6 сәгать;
— 3-4 сыйныфларда – атнага 5 сәгать;
— 10 сыйныфларда – атнага 3 сәгать исәбеннән.
Татар теле һәм әдәбиятын укыту 2 юнәлештә алып барылды:
1. Татар төркемнәрендә — рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен булган программага нигезләнеп (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Җамалетдинов, Г.Ф.Җамалетдинова, Ф.Г.Галимуллин. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары. 1-11 сыйныфлар. Казан, «Мәгариф», 2003);
2. Рус төркемнәрендә дәүләт теле буларак — рустелле балалар өчен булган программага нигезләнеп (Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1-11 сыйныфлар. Казан, «Мәгариф», 2003).
Алдагы бүленештән күренгәнчә, быелгы уку елында татар теле һәм әдәбияты 58 төркемгә бүлеп укытылды, шуннан: татар төркемнәре – 24, рус төркемнәре – 34.
Мәктәптә барлыгы 29 сыйныф бар, шуларның 9-ы татар телендә тәрбия бирү сыйныфы итеп ачылды. Болар – 1в, 2б, 3б, 4б, 5в, 5г, 6б, 7б, 7в сыйныфлары. Аларда сыйныф җитәкчеләре яки куратор итеп татар теле һәм әдәбияты укытучылары билгеләнде. Бу сыйныфлар барлыгы 240 укучы ике дәүләт телендә дә тәрбия ала. Тәрбия эшен планлаштырганда укытучылар аеруча халык педагогикасы алымнарыннан файдалануга, укучыларда гамумкешелек сыйфатлары булдыруга һәм һәр яктан мәгълүматлы, иҗади һәм толерант шәхес тәрбияләүгә игътибар юнәлттеләр. Ел дәвамында әлеге сыйныфларда тирән мәгънәгә ия булган һәм файдалы тематик тәрбия сәгатьләре, нәтиҗәле сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде. Тәрбия сәгатьләрендә укучылар милләтебезнең тарихын, мәдәниятен, әдәби мирасын өйрәнде, кыскасы, бөтен эшләр дә укучыларда милли үзаң формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Әлеге сыйныфларда укыту һәм тәрбия эшләре әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә алып барыла.
Кафедрада барлыгы 9 укытучы бар, барысы да югары белемле. Югары квалификацион категорияле укытучы – 1 (Мөхәммәтшина Л.Х.), I квалификацион категорияле укытучылар – 4 (Исхакова Л.Ш., Вафина М.Р., Гарипова А.Р., Очерцова Л.И.), II квалификацион категорияле укытучылар – 2 (Воробьёва Л.Н., Хәйруллина Э.М.) һәм 2 укытучының әлегә квалификацион категориясе юк иде. Аларның берсе – Шәмсетдинова А.И. 2009 елда аттестация үтте һәм II квалификацион категориягә ия булды, ә икенчесе – Гайнанов Р.Н. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Заманча мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа алымнар» дигән тема астында оештырылган курсларда белемен күтәрде һәм киләсе уку елында аттестация узарга теләк белдерде.
Барлык сыйныфлар да дәреслекләр белән тәэмин ителде. 5нче сыйныфларның рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытуда Р.Р.Нигъмәтуллинаның “Татарча да яхшы бел” дип исемләнгән укыту-методик комплексы файдаланылды. Ул концентрлап укыту технологиясенә нигезләнеп төзелгән. Ә калган сыйныфларда (татар һәм рус төркемнәрендә) укытуда традицион дәресләр кулланыла (Кушымта №1). Ел дәвамында барлык сыйныфларда да укыту стандартлары, уку программалары, практик өлеш һәм таләп ителгән минимумнар үтәлде (Кушымта № 2).
Укыту — тәрбия эшендә укытучылар заманча технологияләрдән, аеруча компьютер технологиясеннән оста файдаландылар Мәктәп китапханәсе һәм уку кабинетлары түбәндәге дисклар белән тәэмин ителде: 1) Обучающая программа «TATAR TELE – 2002». С азов до совершенства; 2) Электронный учебник из серии «Я изучаю татарский язык». «TATAR TELLE ZAMAN». 3) Фильмы Гарри Сайфутдинова. «Су анасы.» «Таң – Батыр», «Гасырларда калыр батырлык» (Герой шагыйрь М.Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап), 3 дисктан торган уку-укыту ярдәмлеге (фонетика, морфология, синтаксис буенча белешмәләр, тематик сүзлекчә, лексик-грамматик күнегүләр һ.б.), татар әдипләре тормышына һәм иҗатына багышланган интерактив дәреслек-дисклар һ.б. Моннан тыш укытучылар белем дәрәҗәсен тикшерүдә тестлардан һәм ЕРЭга әзерләнү өчен тәкъдим ителгән күнегүләрдән да файдаландылар. Укытучылар дәресләрен нәтиҗәле үткәрүдә лингафон һәм интерактив кабинетлар мөмкинлекләреннән дә файдаландылар. Бу юнәлештә аеруча Очерцова Л.И., Гайнанов Р.Н., Воробьёва Л.Н., Исхакова Л.Ш., Вафина М.Р., Шәмсетдинова А.И.лар нәтиҗәле эш алып баралар. Ел дәвамында һәр сыйныфта та әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары да әзерлекле, матур дәресләр һәм тәрбияви чаралар күрсәттеләр.
Татар төркемнәрендә ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә төп игътибар уку һәм язу күнекмәләре булдыруга, халкыбызның гасырлардан килгән тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелде. Әдәбият дәресләрендә укучыларда матур әдәбият укуга кызыксындыру хисләре тәрбияләү – иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Чөнки техника алга киткән заманда китапка карата хөрмәт, кызыксыну хисләре уятуны бары тик үз фәнен яхшы, төгәл белгән һәм аны укучыларга аңлаешлы, кызыклы итеп җиткерә белүче мөгаллим генә моңа ирешә алуына бернинди шик тә юк. Моны истә тотып, укытучылар төрле эш алымнарыннан файдаландылар: сыйныфтан тыш уку дәресләре үткәрү, төрле бәйге-ярышлар уздыру, кызыклы шәхесләр белән очрашу кичәләре оештыру һ.б.
Ел дәвамында нәтиҗәле эшләп, татар теле һәм әдәбияты укытучылары түбәндәге уңышларга иреште:
• «XX гасырның икенче яртысы татар әдәбияты һәм Әмирхан Еники» дигән темага фәнни – гамәли конференция татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Л.Ш.Исхакова «Ә.Еники иҗатының укыту — тәрбия эшендәге роле», М.Р.Вафина «Ә.Еники иҗатында сугыш темасы» дигән темага доклад укыдылар һәм Сертификат белән бүләкләнделәр. Чыгышлар җыентыкта басылып чыкты;
• 90 нчы гимназиядә уздырылган Казан шәһәре укытучыларының «Югары уку йортлары белән мәктәпләрнең үзара хезмәттәшлеге» дигән фәнни-гамәли конференциясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исхакова Л.Ш. чыгыш ясады. Чыгышның темасы: «Поэтик әсәрләрне өйрәнүнең үзенчәлеге һәм асылы». Чыгыш җыентыкта басылып чыкты;
• КСЮИда үткәрелгән «Яшьләр һәм Россиянең киләчәге» исемле Республика фәнни-гамәли конференциясендә 10а сыйныфы укучысы Николаева Лариса катнашты һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде. (Укытучысы: Исхакова Л.Ш.);
• «Бөек җиңү көннәре безнең хәтердә» иншалар бәйгесендә төрек телендәге эше белән 10б сыйныфы укучысы Шәрипова Алинә катнашты (Укытучысы Вафина М.Р.);
• 10а сыйныфы укучысы Николаева Лариса (Укытучысы Вафина М.Р.) «Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек» исемле район шигырь укучылар бәйгесендә 2 нче урын яулады һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде;
• 10б сыйныфы укучысы Гыйззәтуллина Ләйлә һәм 5а сыйныфы укучысы Ибраһимова Айгөл «Казан йолдызлары -2009» фестивалендә актив катнашканы өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде (Укытучылары Вафина М.Р. һәм Гарипова А.Р.);
• «Татар кызы – 2009» район бәйгесендә 10б сыйныфы укучысы Гыйззәтуллина Ләйлә катнашты һәм «Иң яхшы җырчы» номинациясендә җиңүче дип табылды (Укытучылары: Вафина М.Р., Гарипова А.Р.);
• Ф.Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби кичәгә шагыйрьнең кызы Ләйлә Фатыйховна Кәримова чакырылды. Әлеге «Исеме калды данга күмелеп» дип аталган кичәдә шагыйрьнең ут эчендә язылган ялкынлы шигырьләре мәктәп укучылары һәм студентлар башкаруында яңгырады. Бу очрашу кичәсе турында “Сабантуй” газетасы да язып чыкты (11 апрель, 2009 ел. № 15);
• Апрель ае – «Туган телләр айлыгы». Аның кысаларында укытучылар «Яңа гасыр» каналында бара торган балалар тапшыруы «Күчтәнәч»не кунакка чакырды. Башлангыч сыйныф укучылары Дәү әтиләренә мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр һәм шагыйрә Резедә апа Вәлиеваның балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр. Май аенда әлеге тапшыру ТНВ каналында күрсәтелде. Укытучылар тапшыру дирекциясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде (Укытучылар: Шәмсетдинова А.И., Гарипова А.Р.);
• Укытучы Воробьева Л.И. районда татар теле һәм әдәбияты кабинетлары бәйгесендә катнашты (каб. 210);
• 22 майда «Ялкын» журналы Балалар фонды җитәкчесе Салават Фәтхетдинов белән очру оештырды. Очрашуда безнең мәктәп укучылары да актив катнашты.
Татар төркемнәрендә укучылар арасында китап укучылар конференциясе үткәрү дә уңай нәтиҗәләргә бирде. Мәсәлән, йөгерек уку (уку техникасы) күрсәткечләре дә моның ачык дәлиле (Кушымта № 3).
Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татарча язма һәм сөйләм телен үстерү, татар теле грамматикасы нигезләре белән таныштыру, татар халкының туган теленә, мәдәниятенә хөрмәт һәм кызыксыну тудыру бурычлары куелды. Биредә бигрәк тә Очерцова Л.И., Шәмсетдинова А.И., Хәйруллина Э.М. нәтиҗәле эшлиләр. Очерцова Л.И. исә рус төркемнәре өчен И.Л.Литвинов методикасына нигезләнгән дәреслекләр авторы да. Бу уку елында әлеге методика белән эшләүче укытучылар булмаса да, ул рус төркемнәрендә эшләүче укытучылар белән ел дәвамында өйрәтү-әзерлек әшләре алып барды.
Рус төркемнәрендә татар теле грамматикасы һәрвакыт укучыларның туган телләре (рус теле) грамматикасы белән чагыштырып бирелә – бу исә нәтиҗәлелекне тагын да арттыра. Әлеге алым үзенең нәтиҗәле булуын инде күптән раслады.
Туган тел һәм әдәбият укытучыларының эш нәтиҗәләрен фән буенча китерелгән белем сыйфаты күрсәткечләренә нигезләнеп тә бәялик (Кушымта № 4). Күрүебезчә, нәтиҗәләр канәгатьләнерлек.
Укучыларның олимпиадада яулаган күрсәткечләре куанырлык түгел. Бәлки, әлегә укытучыларның сәләтле балалар белән бу юнәлештә эшен бәяләргә иртәрәктер дә. Моның сәбәпләрен әлегә мәктәпнең яңа булуы һәм район олимпиадаларына әзерләнергә бары тик 3 ай гына вакыт булу белән аңлату кирәктер. Киләчәктә мәктәп олимпиадалары уздыру, сәләтле балалар белән планлы рәвештә ел дәвамында эшләүгә тиешле игътибар бирергә кирәк.
Уку елы барышында МБнең план буенча каралган барлык утырышлары да, теоритик семинарлар да нәтиҗәле үтте. Анда оештыру эшләре, укыту-тәрбия мәсьәләләре, контроль эшләр һәм олимпиада нәтиҗәләре, йомгаклау контроль эш биремнәре һ.б. каралды, укытучыларның төрле проблемаларны яктырткан чыгышлары тыңланды. Моннан тыш квалификацион категорияләре булмаган яшь укытучылар белән (Гайнанов Р.Н., Шәмсетдинова А.И.) методик һәм остазлык эше системалы алып барылды.
Үзара тәҗрибә уртаклашу йөзеннән февраль аенда «Татар теле һәм әдәбияты айлыгы» (Кушымта №5), ә апрельдә «Туган телләр айлыгы» (Кушымта № 6) үткәрелде. Аның кысаларында укытучылар ачык дәресләр һәм тәрбияви чаралар үткәрделәр. Кичәләрдә укучылар да, әти-әниләр дә бик теләп һәм актив катнашты.
Балаларга эстетик тәрбия бирү максатыннан, уку елы барышында музейларга, театрларга сәяхәт оештырылды, мәктәптә төрле бәйрәмнәр билгеләп үтелде һәм сыйныф сәгатьләрендә тәрбия мәсьәләләре яктыртылды.
Уку елы башында тантаналы рәвештә укучыларның фәнни оешмасы (НОУ «Академия наук») ачылды. Аның кысаларында татар теле һәм әдәбияты секциясе дә нәтиҗәле генә эшләп килә (җитәкчесе – Вафина М.Р.) Ел дәвамында укучылар фәнни-тикшеренү эшләре алып бардылар. Үзләренең эшләре белән укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан уздырылган фәнни-гамәли конференциядә рефератлар яклап, югары бәя алдылар:
I урын – Якупова Камилә -5в
II урын – Ибраһимова айгөл – 5а
III урын – Гафаров искәндәр – 5в, Гыйсмәтуллина Нәзилә — 5б
Ә 10б сыйныфы укучысы Николаева Лариса исә КСЮИда үткәрелгән «Яшьләр һәм Россиянең киләчәге» исемле Республика фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы гына чыгыш ясады.
Укытучылар район семинарларында, методик совет утырышларында, МБдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, чыгышлар ясадылар. Гайнанов Р.Н. һәм Исхакова Л.Ш. район укытучыларының педагогик укуларында үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Укучыларның уку осталыкларын баету, дөньяны танып белү сәләтләрен үстерү максатыннан татар матбугатына язылу да оешкан төстә барды (Кушымта № 7). Газета-журналлар дәресләрдә дә аерылгысыз чыганак, өстәмә эш материалы булды.
МБдә, завуч яны киңәшмәләрендә эшне планлаштыру һәм һәрдаим нәтиҗәләр ясап бару эшебезне күпкә җиңеләйтте, кимчелекләребезне күрергә һәм алар өстендә эшләргә ярдәм итте. Әлегә безгә турыдан-туры кагылмаса да, БДИ (БРИ), аның асылын өйрәнүгә дә игътибар ителде. Инде 4 ел бу эштә тәҗрибә туплаган Исхакова Л.Ш. хезмәттәшләрен дә БДИ (БРИ) яңалыклары белән таныштыра килде, алар белән әзерләнү күнегүләре үткәрде. Мәктәптә укучылар өчен белешмә стенд ясалды.
Укучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан белем сыйфатын һәм тәрбия даирәсен өйрәнү йөзеннән, мәктәпнең эчке контроль (ВШК) планында каралган барлык тикшерүләр дә үткәрелде, нәтиҗәләре буенча белешмәләр язылды һәм алар МБ утырышында укытучыларга җиткерелде, киләчәккә эш планнары билгеләнде. Октябрь аенда 4-5 сыйныфларда район мәгариф идарәсе тарафыннан җибәрелгән контроль эш үткәрелде, нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
4нче сыйныфларда:
Татар төркемнәрендә өлгереш – 93,3% сыйфат – 73,3%
Рус төркемнәрендә өлгереш – 95,7% сыйфат – 72,3%
5нче сыйныфларда:
Татар төркемнәрендә өлгереш – 98,1% сыйфат – 80,1%
Рус төркемнәрендә өлгереш – 96,2% сыйфат – 63,5%
Май аенда 5 сыйныфта йомгаклау (күчерелеш) язма эше үткәрелде, нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
Татар төркемнәрендә өлгереш – 90,2% сыйфат – 58,8%
Рус төркемнәрендә өлгереш – 94,6% сыйфат – 57,1%
22нче апрельдә «Зирәк тиен – тел гыйлеме һәркем өчен дә дә!» республика бәйгесе үтте. Бәйгедә 81 укучы катнашты: татар төркемнәреннән – 29, рус төркемнәреннән – 52 укучы катнашты. Нәтиҗәләр куанырлык булмаса да, район мәктәпләре арасында безнең мәктәп укучыларының гына катнашуы һәм тәҗрибә туплавы да безнең өчен кулай. Беренче кат катнашып та, регионда 50нче урынга кадәр урын яулаган укучылар бар: рус төркемнәреннән — Леонтьева Арина (4в) – 24 балл, Юсупова Диана – (4а) – 31 балл, Буров Кирилл (5б) – 47 балл. Киләсе уку елында нәтиҗәлелекне үстерү һәм катнашырга теләүче укучылар санын арттыру өчен укытучыларга бәйге биремнәрен укучылар белән дәресләрдә эшләп карага тәкъдим ителде.
Уңышлар белән беррәттән җитешсез яклар да күзәтелә: сәләтле һәм авыр өлгерүче балалар белән индивидуаль эшне системалы планлаштыру кирәк, укуыту һәм тәрбия бирүдә заманча технологияләр һәм техник чаралар канәгатьләнерлек дәрәҗәдә кулланылмый.
Югарыда әйтелгәннәрне истә тотып, татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына 2009/2010 уку елында түбәндәге максат һәм бурычлар куела:
1. Татар теле һәм әдәбиятыннан белем сыйфаты динамикасын саклап калу буенча нәтиҗәле эш алып барырга;
2. Һәр укытучыга һөнәри осталыгын, дәрәҗәсен күтәрү өстендә даими эшләргә;
3. Укучыларның интеллектуаль үсеше дәрәҗәсен күтәрү өстендә максатчан һәм планлы эш алып барырга;
4. Укучыларның физик һәм рухи сәламәтлеген саклауны тәэмин итәргә.
Бурычлар:
1. Белем сыйфаты динамикасын саклау максатыннан, укытучыларга төрле эш төрләре һәм яңа технологиярдән файдалануны, укучыларда фәнгә карата кызыксыну хисләре уятуны мөһим бурыч итеп алырга;
2. Укучыларны БДИ (БРИ)га әзерләүне ел дәвамында алып барырга;
3. МБ утырышларында, теоретик семинарларда бәхәсле һәм катлаулы мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм практик күнекмә алуны, һәр укытучының һөнәри осталыгын, дәрәҗәсен һәм методик осталыгын күтәрү өстендә эшне системалы оештырырга;
4. Укучыларның фәнни оешмасы эшен планлаштырганда сәләтле укучыларны барлау һәм укытучыларның дәрестә, дәрестән тыш алар белән эшен югары дәрәҗәдә һәм нәтиҗәле оештыруына игътибар итәргә;
5. Район, шәһәр һәм республика күләмендә оештырылачак бәйгеләрдә, интеллектуаль, тәрбияви һәм төрле чараларда актив катнашырга, нәтиҗәлелеген үстерү өстендә максатчан эш алып барырга;
6. Укыту һәм тәрбия эшендә халык педагогикасы алымнарыннан файдалануны дәвам итәргә. Дәресләрдә динамик паузалар, физкульминутлар үткәрүне һәрдаим оештырырга.
  • 0
  • 27 сентября 2010, 15:14
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.