Уйныйбыз да, җырлыйбыз да (Башлангыч һәм урта сыйныфлар өчен класстан тыш чаралар)

Аңлатма язуы.
Татар халык авыз иҗатын, бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф – гадәтләрен өйрәнүдә, милли сыйфатлар тәрбияләүдә сыйныф һәм сыйныфтан тыш тәрбия процессында үзенә генә хас булган мөмкинлекләр бар.
Әйтик, татар халык авыз иҗаты әсәрләре бик күп булса да, дәрестә аларның бик аз өлеше генә өйрәнелә. Алар белән таныштыруда сыйныфтан тыш тәрбия формалары ярдәм итә ала. Болар рәтендә әдәби – музыкаль кичәләр, җыр бәйрәмнәре, бәйгеләр һәм башкалар тора.
Балалар зәвыгын үстерүдә, аларда халык авыз иҗатына мәхәббәт уятуда фольклор әсәрләрен өйрәнүгә багышлап уздырган кичәләрнең әһәмияте бик зур. Менә шуның өчен дә мин үземнең чараларга күбрәк әкиятләр, җырлар, табышмаклар керттем. Кичәне үткәргәндә халык авыз иҗаты белән танышу баланың сөйләмен баета, фикерләү сәләтен үстерә, әхлак тәрбиясе, күңел матурлыгы, милли үзаң тәрбияләүдә зур этәргеч булып тора.
Чал тарихлы башкала.

Максат:
1.Укучыларга Казан шәһәре, аның тарихы турында мәгьлүмат бирү.
2.Укучыларда Туган ягыбызның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә кызыксыну уяту, горурлык хисе тәрбияләү.
3.Аларның сәйләм телен үстерү.
Җиһазлау: Кичә үткәреләсе залга “Башкалабыз Казанга 1000 ел” дигән сүзләр язылган плакат, башкала күренешләре сурәтләнгән рәсемнәрдән стенд, күренекле шәхесләрнең Казан турында фикерләреннән өзекләр язып эленә. Магнитафон.
“Мәңге яшә, Казаным!” дигән китап күргәзмәсе оештырыла.
“М ин яратам сине, Татарстан!” дигән җыр белән башланып китә.

1 а.б. И, Казан! Дәртле Казан!
Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары,
Мондадыр дәртле күңелнең нурлары, оҗмахлары.

2 а.б. Яшел киңлекләр, кыр-урман һәм күлләр илендә Европаның зур Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә — инде 1000 елга якын үзенең серле исеме һәм тарихы булган Казан каласы урнашкан. Казан — Идел буеның иң төньягында яшәүче мөселман халкы башкаласы. Нурлы башкалабыз- Казаныбызның юбилее якынлаша.

1 а.б Чәчәкләр, гөлләр иле син,
Татлы җимешләр иле.
Җанга-тәнгә сихәт бирер
Елга-инешләр иле.

Кемнәр генә яратмыйдыр
Үзенең туган җирен
Кадерлеләрдән дә кадерле
Татарстаным минем!

2а.б. Ә хәзер “казан” турында сөйлибез. Казан ул- аш пешерү һәм су кайнату өчен кулланыла торган ярым түгәрәк төпле савыт.
Ләкин борынгы заманнарда чуен әле булмаган, шуңа күрә казаннарны бакырдан ясаганнар. Казан шәһәренең килеп чыгышын төрлечә аңлаталар:
а) Казан шәһәре казан сыман сөзәк урынга урнашкан, шуңа күрә халык аны казан дип атаган.

1 а.б. Күп тикшеренүләр, казу эшләре алып барылды. Һәм, ниһаять, «күпсанлы археологик табылдыклар, шул исәптән 10-11 нче йөзләр белән бәйле Хәзәр һәм Болгар керамикасы, тәңкәләре һәм бик борынгы кулъязма чыганаклары, шул ук урта гасыр карталары Казанның 2000 еллык шәһәр булуына дәлил булып торалар” дигән нәтиҗә ясала.

2 а.б. Тарих тора бик чал тамырлардан,
Күпме гасыр алар тамырланган.
Тамырлары аның шундый тирән,
Чын асылын бик күпләр юк күргән.

Тамырларда сеңгән ачы язмыш
Сугыш язган күпме каһәр-каргыш.
Чәчәк атып юкка чыккан илләр,
Күпме-күпме корбан булган телләр.

Тарих тамырлары бар да болар:
Батый урдалары, Болгар, хуннар.
Сөембикә -дастаннарга күчкән
Тамырларда яши безнең,
Тарихларын-милли тамырлары,
Шуңа күрә бик тирәндә бары
Тамырларда яшәү чыганагы.
Киссәләр дә, үлмәс чыдамнары.
(Әдхәт Синугыл “Тарих тамырлары”)
1 а.б. Идел болгарларын буйсындырганнан соң, монгол гаскәрләре рус җирләрен басып алалар. Бу дәүләтне Алтын Урда дип атыйлар. Ханнар еш алмашына. Хан тәхете өчен көрәшнең иң кискенләшкән вакытында “ Идегәй” дастаны туа. Дәүләт таркала.
Аның таркалуын халык нәкъ менә Идегәйнең һәлак булуы белән бәйли.
1 а.б.” Идегәй” дастаныннан өзек укый.
(викторина, КВН, диспут өчен сораулар)
2 а. б. Тамашачыларга бирем.
1Бирелгән хәрефләрдән Казан шәһәре белән бәйләнешле сүзләр төзегез.
Хәрефлә (ш, ы, а, н, б, а, л, б, а, л,, б, з, а, к)
Сүзләре (кала, башкала, башкалабыз, Казан)
2.Казанда күпме кеше яши ?(1млн200мең)
а) Казанда ничә район бар?(7)
б)Иделгә коючы елганың исеме?(Кама)
в)Казан уртасында ни бар?(3 хәрефе)
3.Казан университеты кайчан ачылган?(1804)
4.Татар дәүләт академия театры кем исемен йөртә?(Г.Камал)
5.Татарстанда иң озын һәм тиз агучы елга?(Ык)
6.Татарстан гимнының авторы?(Р.Яхин)
7.Ханбикәнең җиде катлы манарасы?(Сөембикә)
8.Беренче мөселман хатын-кыз сәхнә артисткасын атарга.(Сахибҗамал Гиззатуллина Волжская)
9.1999 нчы елда Бауман урамында нинди бөек җырчыга беренче һәйкәл куела?(Ф.И.Шаляпин)
10.Казан шәһәренең беренче мэры.(Иван Федрович Шамов)
11.Казан университетының беренче татар профессоры кем булган?(Ибраһим Хәлфин)
“Сөембикә бәете “көйләп укыла.
Балкыта җирнең мәңгелек язын
Дәртле көйләрне уйныйдыр сазың,
Ак-диварларын хәтерли барын.
Мең яшьлек Казан,
Мең яшәр Казан.
Иркәли җанны Идел һавасы,
Ишетәм синдә әнкәм авазын,
Мәхәббәтем син бәхетем каласы,
Мең яшьлек Казан,
Мең яшәр Казан.
Һәр ташың синең җанлы, хәтерле
Сиңа мәдхия Тукайлар язган…
Милләтемнең син алтын бишеге,
Мең яшьлек Казан
Мең яшәр Казан.
Кайталар сиңа Сөембикәләр,
Кол Шәрифләрең калка яңадан.
Бәйсезлек рухы яшәр мәңгегә,
Мең яшьлек Казан,
Мең яшәр Казан.
Роберт Әхмәтҗан “Казанга мәдхия”.
1а.б. Урыс кулына төшкәнче Казан Идел буеның иң гүзәл һәм зур шәһәрләреннән саналган. Зур су юлында урнашу сәбәпле, ул тиз үскән, ныгыган һәм баеган.Әмма бераздан көндәше Мәскәү аңа комсыз күзен кыздыра башлаган.Мәгърур татар башкаласы яшьМәскәү дәүләтен Көньчыгышка кадәр юлына да, Идел кебек зур су юлына да киртә булып баскан.
2.а.б.1552 нче елның 2нче октябрендә явыз Иван җитәкчелегендәге рус гаскәрләренең Казан ханлыгы башкаласын алу татар халкы тарихында аны озак вакытка сүнеп торуын дучар иткән.
1а. б.Казанны саклаучы 30 мең кеше 41 көн дәвамында русларның 150 мең кешелек гаскәренә каршы тора.Әмма сан ягыннан да, кораллану ягыннан да өстен булган дошман һөҗүмен кире кага алмады.
2.а.б.Шәһәрне алгач, барлык ир-ат юк ителә,ә исән калган татар хатын –кызлары һәм балалары коллыкка сатыла.Казан урамнарыннан кан елга булып ага.Халыкны көчләп чукындыру башлана, мәчетләрне юк итәләр, чиркәүләр салалар.
Бала.Дәште Кыпчак, Хаҗитархан
Кырым торган бер кырда,
Явыз Иван басып кереп,
Идел йортны корганда
Янып ауган Шәһри Казан,
Дөрләгән Кабан күле.
Янмаган берни калмаган,
Күзләрне кискән көле.
Кырым кырда, Кыпчак йортын
Ермак кергән аралап,
Ауган Казан, Хаҗитархан
Аны кем алсын йолып?
Янган Тубна, Җаек, Саян
Янмаган берни калмаган,
Калган эче каргышы…
Янган Урда… Күкләр шаһит
Һәрберсе торган кырда
Явыз дошман берәм-берәм
Туганнарны кырган да,
Дәүләтләрне яндырган да,
Җыеп нигез ташларын,
Бүленмәс дәүләт төзегән
Канатлы козгын башы.
-Аерылма иманыңнан!
Үткәнне булмый кайтарып,
Килерен саклап уттан
Аерылма туганнарыңнан,
Аерылма Идел-Йорттан!
2.а.б. Заманалар үзгәрә 70 елга сузылган тоталитар система какшый, КПСС таркала, СССР җимерелә.Милли азатлык хәрәкәтенең яңа чоры башлана.
Бала: Халкыбыз язмышы-тарихта,
Үткән юл әрнүле-газаплы
Телләрдә шуңа ул татлы сүз:
-Азатлык! Азатлык! Азатлык!
Көрәшкә чыктык без яшь көчләр
Сафларда бер булып төз атлыйк,
Чәчелсен һавага йолдызлар
Азатлык! Азатлык! Азатлык!
Бала: Татар халкы гасырлар буе югалткан дәүләтен кире кайтару турында хыялланган. 1990 нчы елның 30 нчы августында Деклорация кабул ителү кыю бер адым булды. 1991нчы елның 29 нчы ноябрь — Дәүләт флагы. 1992 нче 7 февраль Дәүләт гербы кабул ителде. 1996 нчы ноябре -Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде.
Без булырга тиеш азат халык,
Без булырга тиеш хөр милләт!
Тик хөр милләт булып яшәр өчен,
Кирәк безгә ирек, хөррият.

Файдаланган әдәбият:
1.”Көмеш кыңгырау”-2000 нче ел,3август.
2.”Сабантуй”-2000 нче ел,4 нче ноябрь.
3.Гарипоав Ф .”Борынгы Болгар шәһәрләре”Казан, 1990 нче ел.
4.”Татарстан”-2001 нче ел-№8
5. .”Татарстан”-2001 нче ел-№12

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме.
Чыгарылыш сыйныф укучылары тормышындагы бу тантаналы мөһим вакыйгага алдан ук әзерлек эшләре алып барыла. Сценарий төзелә ,”Күнелле дә мәктәп еллары”дип исемләнгән стенд, күргәзмәләр әзерләнә,”Сау бул, мәктәп, безне юл кәтә!”, Сиздермичә килеп җитте аерылыр чак”, ”Хуш инде, мәктәп!” дигән сүзләр язылган плакатлар эленә, башлангыч сыйныф укучыларына өндәү-чакырулар юллана, бәйрәм узасы урынга чәчәкләр, төсле шарлардан гирляндалар куела.
Максат:
1.Укучыларда туган якка, укыган мәктәбеңә мәхәббәт тәрбияләү.
2.Милләтара дуслык тәрбияләү.
3.Туган җирең белән горурлану хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Стенд, 3 плакат, җырлар, шигырьләр, шарлар, флажоклар, чәчәкләр, кыңгырау
Зал бәйрәмчә бизәлгән.Плакатлар эленгән.
Аерылыр чак җитә, дусларым,
Сизелмәде унбер ел үткәне,
Хуш, мәктәбем, үз күрдең,
Яшәргә көч бирдең,
Канат куеп безне үстердең…
Алып баручы: Бүген 11нче сыйныф укучылары өчен”Соңгы кыңгырау”бәйрәме.Моңсу да, шул ук вакытта алар өчен шатлыклы да көн бу. Моңсу дибез, чөнки алар бүген соңгы кыңгырау чыңлавы астында бу мәктәптә соңгы дәрескә керәләр. Шатлыклы да, чөнки алда үзенчәлекле яңа тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана.
Безнең 1нче сыйныф укучыларының чыгарылыш сыйныф укучыларына әйтер сүзләре бар.
1бала: Чәчәк эзләп йөрим кырларда,
Белмим сезне ничек зурларга,
Теләп Сезгә изге теләкләр
Йолдыз булып яна йөрәкләр.
2бала: Балкый алда еллар,
Сез барасы юллар
Ала якты нурлар
Сезнең күзләрдән!
3бала: Нигездә, безнең хисләр дә,
Эшләр дә уртак төсле.
Колхозда чәчү чәчтеләр,
Мәктәптә урак өсте.
4бала: Бу елда яңа ачыла
Басуда буразналар,
Унбер еллык көлтәсен бәйли
11 нче сыйныфлар.
5бала: Җир көтә сезнең кулларны,
Көтә урман, күл, болын.
Иске йортларны яңартыйк
Таралып бетмәс борын.
6 бала: Юк сезнең ата нигезен
Корытырга хакыгыз.
Авылга кунакка түгел,
Яшәргә дип кайтыгыз!
Җыр:”Укытучыма”(А.Кобагышев көе. М.Кәрим сүзләре.)
Алып баручы: Сүз чыгарылыш сыйныф укучыларына бирелә.Аларның мәктәп укытучыларына әйтер сүзләре күп бүген.
1.Сез бер гади укытучы булып,
Хезмәт итәсез бүген тормышта,
Һәр укучыгыз –язылмаган роман,
Һәр дәресегез- маяк тормышка.
2. Эш коралыгыз-гади акбур гына,
Бик катлаулы, ләкин тирәлек.
Утыз бала, димәк, утыз пар күз
Җавап көтә, сезгә төбәлеп.
3.Уйларыгыз изге, сабыйларның
Күңеленә барып ялгана.
Күпме хисләр кирәк алар өчен,
Ял-йокыгызны онытып янарга.
4.Ил карты да сезгә башын иеп,
Мөгаллим дип зурлап эндәшә.
Яшьләр синнән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә сезгә тиңләшә.
5.Игелекле татар мөгалиме,
Синнән күчә безгә мәрхәмәт.
Йөрәк утың балкып янса гына,
Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.
Җыр:”Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.(Ә.Хәертдинов көе, Ф.Яруллин сүзләре)
6.Укулар инде артта калды,
Һәркем тоя үзен әзер итеп,
Таулар, диңгезләрне кичәргә.
7.Онытмамын, укытучым,
“Бәхетле бул”диеп әйткәнең
Яшь аралаш кабатлыймын:
Бергә:”Хуш мәктәбем, Хуш мәктәбем!”
8.Ышаныгыз, сезнең исемегезгә
Бер тап төшмәс, менә күрерсез.
Ялгыш адым әгәр ясый калсак
Киңәш сорап сезгә килербез.
9.Яңгырады кыңгыраулар соңгы-
Мәктәбемнең моңлы яшьлек чыңы.
Артта хәзер, артта инде бары…
Мәктәп еллары арттан елап калды.
10. Артта калды дәрес калдырулар,
Шактый-шактый шуклы шаярулар,
Гашыйк булып, яшерен янулар,
Укып килми оятка калулар.
Артта калды инде бар да болар-
Курка -өркә язма эшкә барулар.
Тәнәфестә тузандай тузынулар,
Тактадагы акбурлы язулар.
Җыр:”Мәктәбем”
Алып баручы: Мәктәбебезнең һәрбер укытучысына багышлап, 11нче сыйныф укучылары шигырь юллары белән, рәхмәт хисләрен җиткерәләр.
1.Әлифбаның хәрефләре аша
Сукмак салдык яшәү серенә.
Әнкәемдип, иң кадерле кеше-
Укытучым- күңел түрендә дибез,
Беренче укытучыбыз…
2.Йөрәгемне балаларга бирәм,
Бар күңелем биреп укытам.
Гомер буе шушы изге эшне
Башкарам мин олы шатлыктан,
Ди мәктәп директорыбыз…

3.Олы бәхет таптым мин эшемнән
Зур булмаган авыл җирендә
Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә
Үкенмим мин әле бүген дә, ди
Физик культура укытучыбыз…

4.Авылымның гүзәл табигате
Әсир итте мине үзенә.
Сүнмәс сөю дәрте уятамын
Укучымда туган телендә,-ди,
татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз…

5.Миңа сорау бирсәләр:
-Шатлыгың ни? дисәләр.
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр,-ди,
география укытучысы…

6.Миңа сорау бирсәләр
-Бәхет ни ул? дисәләр,
Бәхет- шушы укучылар,
Кеше булып үссәләр,-ди,
биология-химия укытучысы…

7.Кызкайларны, шаян малайларны
Бүген тагын күпме күзләдем.
Шулар арасында көнем үтте,
Көн үткәнен үзем сизмәдем ,-ди,
тарих укытучысы…
.
8.Начар алганнары тагын калды:
Килә һәрчак” бишле” куясы
Зур булсам да үзем, ир булсам да,
Миңа ошый алар дөньясы!-ди,
хезмәт укытучысы…

8.Сәлимов ,-ди укытучы,
Мин ялт- торам да басам,
Андый-мондый дәрес түгел,
Бүген рус теле ләбаса!
Бүтән нәрсә генә әйтим
Бу фәнгә карата соң?
Яратканга –беләсеңдер,
Белгәнгә- яратасың,- дибез…

10.Математика шулай ук,
Мәсьәлә ди, мисал, ди,
Уйларга кем бик яратмый
Шуларга мин усал,-ди,
Математика укытучыбыз…

11.Кораблар йөртергә,
Һавада очарга,
Бик күп белергә кирәк,
Шуның өчен, укучылар, физика фәне
Сезгә бик кирәк,-ди,
физика укытучысы…

12.Тиешләрен әйтеп беттеме икән,
Эшләп беттем микән барысын?
Көнем үтте шулар өчен янып,
Уртаклашып шулар кайгысын,-ди…

(Башына ефәк чалма ураган,өстенә-озын җилән кигән, кулына-зур”Тәрбия вә белем”китабы тоткан Риза Фәхреддин керә)
Исәнмесез, кадерле укучылар! Чыгарылыш сыйныф укучылары мин сезгә уңышлар телим:”Бала чакта алынган тәрбия һәм белемне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас”...Үз юлыгызны тормышта табыгыз! “Олулыг, изгелек вә Гыйззәтлек гыйлем һәм күркәм әхлак нәтиҗәседер”.”Олы тормыш юлында”-, дигән китапны кабул итеп алыгыз!(Китап бирә.)
Алып баручы: Рәхмәт, Риза Фәхреддин, без син биргән китапны укырбыз.(Котлаулар.Истәлекләр тапшыру.Наказ хаты.

3.Сагынып кына сөйләргә калдылар,
Сыйныфташлар, сезне сагнулар,
Төштә генә булган бары болар.
Яңгырады соңгы кыңгыраулур.
Җыр:”Саубуллашу вальсы”(М.Имашев көе, С Сөләйманов сүзләре.)
1укучы”Соңгы кыңгырау”
Соңгы звонок яңгырый-сихри аваз.
Ул гаҗәп моңсу сагышлы,
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны.
Кайчан гына бу көн бик еракта,
Килеп җитмәс кебек тоелды,
Күңелемә мәктәп балачактан
Китмәс өчен кереп уелды.
Хуш мәктәбем, яшьлек, мәхәббәт,
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,
Бөтенесе өчен мең рәхмәт.
Кыңгырау чыңы астында чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы дәрескә озату.Бу вакытта бөтен мәктәп укучылары “Кыңгыраулы мәктәп еллары”җырын башкаралар.

Кулланылган әдәбият:
1.”Мәгариф”№12,1990 нчы ел.
2.Риза Фәхреддин”Әхлак тәрбиясе”

“ Әниләр бәйрәме”
Максат: 1.Әниләргә мәхәббәт, аларны хөрмәтләү, ихтирам итүне тәрбияләү. 2.Укучыларның тел байлыгын сөйләм культурасы үстерү.
Җиһазлау: плакатлар:” Әнкәм йорты-алтын бишек”, “ Өйнең яме ана белән”, “ Дөньяда ата-анаңнан башка бар да табыла”. Магнитафон.
Кичәнең барышы.
1. Алып баручы:
Ана!
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.
Хәерле көн, укучылар, укытучылар һәм безнең иң кадерле кунаклар- әниләребез!
Бүгенге кичәбез халыкара хатын-кызлар көне-Әниләр бәйрәменә багышлана. Баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше-Ана.
Татар халкында шундый мәкаль бар: “ Уч төбендә тәбә пешереп ашасаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың”. Ә хәзер укучылар әниләрен бәйрәм белән котлап, шигырьләр сөйлиләр:
1нче укучы:
Әни бит ул-өйнең яме,
Ә тормышта –олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
2 нче укучы:
Кояш кебек якты нурлар синнән,
Карашлары белән җылыткан.
Юктыр беркем, әнкәй, синнән башка,
Иркә сүзләр белән юаткан.
3 нче укучы:
Безнең күңел һәрчак сиңа
Тели иң изге теләк.
Җир йөзендә синнән башка
Беркем юк кадерлерәк
4 нче укучы:
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,
Хисләреңнең иң-иң яктысын,
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,
Уйларыңның иң-иң татлысын
Тик син безгә, безгә багышладың,
Һәм бүген дә моны аклыйсың.
Җыр :” Әни кирәк”

5 нче укучы:
Әнкәем!
Теләкләрнең телим изгеләрен,
Бәхетләрнең телим зурысын.
Шатлыкларның телим көтмәгәндә
Килә торган иң-иң нурлысын.
6 нчы укучы:
Әти-әни, сездән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле!
Кояш сыман әнием якын булса,
Әтием дә шулай кадерле!
7нче укучы
Котлы булсын,әни, бу бәйрәмең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер баланың.
Татар халык биюе.
8 нче укучы.
Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,
Рәхмәт, сиңа, безне яшәткәнең өчен.
Балам, диеп, күз нурларын жәлләмичә,
Кайткан саен назлап,
Сөеп йоклатканың өчен.
9 нчы укучы.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
10 нчы укучы.
Онытмамын сине беркайчан да,
Рәхмәтлемен барысы өчен дә!
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә әни, яшә йөзгәчә.
Җыр:”Әнием”
11 нче укучы
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
12нче укучы
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз.
Үпкәләмәсеннәр!
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз!
Җыр:”Мәрхәмәтле газиз әнкәем”
Алып баручы: Безнең укучыларыбыз әниләр турында “Минем яраткан әнием” дигән инша яздылар Шуларны әниләргә тапшырыйк.
Ә хәзер була КВН
Гаҗәп күңелле уен.
Кызларыбыз көч сынаша
Әниләр белән бүген.
Безнең 2 команда катнаша: кызлар һәм әниләр.
2.Программа белән таныштыру:
1)Танышу.
2)Мәкальләрне дәвам итү.
3)Уңганлыкка бәйге.
4)Тапкырлыкка бәйге.
5)Әниләр турында җыр.
6)”Кем тизрәк” уены.
7)Ашарга пешерү.
8)Рәсем ясау бәйгесе.

3.Ярыш барышы.
1.Танышу
Командалар үзләре белән таныштыралар, сәламлиләр.
2.а)Алтмышка җитсен бала,
Ана өчен....(һаман бала)
б)Ана балага авызыннан....(өзеп каптыра)
в)Ана кңеле балада...(бала күңеле далада)
г)Ата- анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс)
д)Ата-анасын хурлаган,
Үзен .....( хурлаган булыр)
е)Ачтан үлсәң дә,
Ата-аналарыңны ...(ташлама)
ж)Аю да баласын аппагым, ди
Керпе дә баласын...(йомшагым, ди)
з)Тән биргән дә ана,
Җан биргән дә ана,...(тел биргән дә ана)
Командаларга шул мәкальләр әйтелә.Алар кул күтәреп
җавап бирәләр.

3.Алып баручы:
“ Уңган кеше уяну белән сикереп тора”,-диелгән мәкальдә.Хәзер без командаларның уңганлыгын тикшерәбез Ике команда да төймә тага.Кем тиз, матур тагып бетерәчәк.
“Кызлар “командасыннан бер кыз җырлый.
4.Тапкырларга, зирәкләргә
Бездә урын түрдән
Кайда? Нәрсә? Кайчан була?
Әйтсен шуны белгән.
(Кызларга,әниләргә табышмаклар, сораулар бирелә)
Син туктасаң туктый,
Син барсаң бара.
Нәрсә ул? Уйлап кара?(күләгә)

Вак кынадыр үзләре,
Ялтырыйдыр күзләре,
Бу ни була, эзләче? (йолдызлар)

Урамда бар, кырда юк
Мунчада бар,өйдә юк(у һәм н авазлары)

Тугай кайчан сайрый?(р авазы өстәсәң)

Кара диңгезгә төшкән таш нишли?(юешләнә)

Бер имәндә 10 ботак.Ботак саен5 алма.Барлыгы ничә алма?(имәндә алма үсми)

5.Әниләргә багышлап нинди җырлар бар? Бер куплет җырларга.Кем беренче туктый, шул җиңелә.

6.”Кем тизрәк уены?”(Һәр командадан 1кеше курчак төрә)

7.Хәзер безнең командалар” аш пешерәләр”.
Кызлар командасы токмачлы аш.
Әниләр командасы ярмалы аш.
Һәр командага ашка салына торган әйберләр бирелә, һәм шулар арасында ашка салырга кирәкмәгән продуктлар исеме язылган карточкалар куела.Һәр команда, аш пешерергә кирәк булган карточканы алып, аны ашка салу тәртибендә тезеп куярга тиеш.
Мәсәлән
Ит-бәрәңге-суган –тоз,
Ит-кишер- дөге-суган-тоз,
Бирелә.
Кәбестә-апельсин-груша-чөгендер-лавр яфрагы — бәрәңге – кишер — сарымсак-токмач – алма – ярма – борыч – суган — тоз…

Һәр командадан 1 кеше такта янына чыга һәм күзен бәйләп, кыз рәсемен ясый.

9.Хөкемдарлар балларны әйтә,җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы:
Шулай итеп, безнең ярышыбыз тәмам.Ике команда да бик матур катнашты.
Барыгызга да рәхмәт!
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә!
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
Җыр:”Әниемнең җылы кочагы”.

Кулланылган әдәбият:
1.ҺадиТакташ”Сайланма әсәрләр.”
2.Татар халык мәкальләре.
3.Җыр китабы.
4.Табышмаклар китабы.
5.Риза Фәхреддин”Әхлак тәрбиясе"

“Беренче кыңгырау тамашасы”
Катнашалар: Алып баручы,, Дию пәрие, Шүрәле, былтыр, Сихерче, Борынгы Болгар патшасы, Коръән сүрәсе укучы, Алтын Урда дәүләтеннән сәүдәгәр, Сөембикә ханбикә
Кыңгырау (Ул мәһабәт “пар ат”ларның дугасына урнаштырыла. Игътибарны җәлеп итәрлек итеп бизәлә. “Пар ат”ны укучылар сурәтли, йөгәнне 1 нче сыйныфка килүчеләр тота).
Шигырь сөйләүче укучылар,
Җырчы һәм биючеләр.
Алып баручы: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Бәйрәмнәр кирәк безгә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Бүген бездә бәйрәм-беренче сентябрь! Ул-белем бәйрәме, ул-тынычлык бәйрәме, ул-беренче кыңгырау бәйрәме! Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар һәм мөхтәрәм кунаклар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз.
Алып баручы. Бу нинди тавыш? Кем безнең бәйрәмебезне боза?
(Дию пәрие булып киенгән укучы керә)
Дию. Бу-мин, Дию пәрие. Минем рөхсәттән башка гына мәктәпкә кермәкче буласызмы! Юк, бу эшегез барып чыкмас.
(Еракта балта белән утын чапкан тавыш ишетелә.) Нинди тавыш анда? (Кычкырып) Кем килә монда?
Былтыр. Әллә танымыйсыңмы, Дию пәрие? Былтыр бит мин, батыр татар егете.
Дию. Син… батыр?! Шушы бәләкәй малай батырмы? Ха-ха-ха. Батыр булсаң, башта минем Шүрәле дустым белән кети-кети уйнап ал әле. Күрсәтер ул сиңа кемнең батырлыгын.
(Шүрәлене чакыра) Шүрәле, Шүрәле! Кил әле монда. Менә бу малайга күрсәт әле!
(Озын бармакларын селкетеп, Шүрәле килеп керә).
Шүрәле (көлеп). Шушының белән көч сынашыргамы?
(Г.Тукай әкиятенә нигезләнеп, Шүрәленең кулын кыстыру күрсәтелә).
Дию. Ярар, Былтыр, Шүрәлене җиңдең дә син. Минем икенче шартымны үтәми торып, берегезне дә мәктәпкә кертмәячәкмен, син миңа хәзер җырлап-биеп күрсәт. Ха-ха-ха! Булдыра аласыңмы шуларны?
Былтыр. Була ул. Берне түгел бишне! Ягез әле, дуслар, явыз Диюнең борынына чиртегез, һөнәрләрегезне күрсәтегез. (Укучыларның җыр-биюләре башлана.)
Алып баручы.Хәзер сүзне нәни дусларыбызга – 1 нче сфйныф укучыларына бирәбез.
1 нче укучы.
Без җирдә чыныгып
Кояшта янганбыз,
Дәү булып үскәнне
Сизми дә калганбыз
2 нче укучы
Исәнме, мәктәп!
Сагынып беттеңме?
Укырга килгәнне
Зарыгып көттеңме?

3 нче укучы
Җәй кәне үзеңә
Күңелсез булгндыр,
Ялгызың калганга
Күңелең тулгандыр.

4 нче укучы
Без килгәч, бүгеннән
Күңелле булачак.
Класслар моннан соң,
Гел гөрләп торачак.

5 нче укучы
Без сине үзебез
Сагындык өзелеп,
Менә бит кошлар күк
Киләбез тезелеп.
Алып баручы.Дию пәрие! Кайда әле син? Безнең балаларның җыр –биюгә осталыкларына ышандыңмы инде?Җиңелүеңне таныйсыңмы?
Дию пәрие.Нишләмәк кирәк,җиңелүне танымый булмас.Мәктәпкә кертергә туры килә инде сезне.Зирәклегез өчен бер бүләк калдырам.
Бу шкафны мин чыгып китмичә ачып карамагыз.Ха-ха-ха!(Чыгып китә)
Алып баручы.Дию пәрие нинди хикмәтле бүләк калдырды икән? Нәрсә көтәргә була инде бу гади күлмәк шкафыннан?(Шкафтан күз буучы килеп чыга)
Алып баручы (куркып).Тәүбә, син кем? Кемне калдырган безгә ул Дию?
Сихерче. Мин күз буучы, сихерче, сезнең телдә фокусчы диләр мине.
Алып баручы. Алай икән. Ярар, бик оста булсаң, безнең әйткәннәрне эшләп күрсәт син.
Сихерче.Баш өсте.Ни боерасыз?
Алып баручы. 19 нчы гасырда борынгы Болгар дәүләте булганын беләсеңме син? Ул бит безнең борынгы бабаларыбыз иле булган. Минем шул болгар бабайлары белән очрашасым килә.
Сихерче.Булдырып була моны. Тик нигә кирәк ул сезгә?
Алып баручы: Бабаларыбыз тарихын бик беләсебез килә. Юкса, мең елдан артык инде ул хәлләргә. Әбит бик данлы тарих булган ул. Әйдә сихерче, башла, вакытны әрәм итмә!
Сихерче: Әфсен, төфсен,
Шайтан үпсен,
Җилләр иссен,
Төтен чыксын.
Болгар ханы пәйда булсын!
Болгар патшасы: Әссәламөгаләйкем, мөхтәрәм милләттәшләрем! Белем бәйрәмегез мөбарәк булсын! Безнең борынгы Болгарда да гыйлемлек бик өстен санала иде.
Алып баручы: Мөхтәрәм аксакал! Рәхмәт яхшы сүзегезгә. Әйдә, түрдән узыгыз, безнең бәйрәмнең уртасында булыгыз. Ипи-тозны авыз итегез.(Кунак ипи-тозны кабып карагач, аны сөлгесе белән өстәлгә җайлап куя.)
Болгар патшасы: Күптән мондый тәмле күмәч ашаганым юк иде, оланнар. Икмәк- иң зур байлык. Аның урыны түрдән. хәер-фатиха кылыйк, туганнар. Минем оныгым сезгә хәзер Коръән сүрәсе укып бирер. Әйдә, улым, рәхим итеп башла. (1бала укый.)
Алып баручы: (Сихерчегә). Шаккаттырдың син халыкны, сихерче дус! Хәзер инде син безгә XIII гасырдагы Алтын Урда дәүләтеннән берәр сәүдәгәрне китер. Булдыра аласыңмы шуны?
Сихерче: Баш өсте. Күзләрегезне йомыгыз барыгыз да. (Әфсен укый. Сәүдәгәр килеп чыга.)
Сәүдәгәр: Җәмәгать, мин борынгы сәүдәгәр. Мин энҗе-мәрҗән, алтын-көмеш сатам. Сафьян читекләр дә бар. Болары чигүле калфаклар. Әйдәгез, бәрхет түбәтәйләр алыгыз. Барыгызга да җитәрлек миндә. (Күрсәтә, укучыларга һәм кунакларга өләшә.)
Алып баручы: Сихерче, мин сиңа ышана башладым бит әле. Син безгә Сөембикә ханбикәне дә күрсәт инде. Яшьләребез аның нурлы йөзен күрсеннәр, татлы сүзен ишетсеннәр.
Сихерче: Бусы өченче йомышың. Шулай да күпме халык көткәч, эшләмичә булмас.(Әфсен укый, Сөембикә чыга.)
Сөембикә: Мин-Сөембикә, Казан ханлыгының соңгы патшасы. Бер мең дә биш йөз илле икенче санәдә явыз Иван патша Казаныбызны яулап алды, ә мине, әсир итеп, Мәскәү каласына озаттырды (зар елап):
Кайда минем хан дәүләтем,
Сылу чагым, нурлы йөзем,
Хан бикәсе булган чагым?
Алып баручы: Борчылма, ханбикә. Каршыгызда суверен Татарстан дәүләте вәкилләре басып тора. Балалар бүген, ашкынып, туган телләрендә-татар телендә укырга дип килгәннәр. Әйдәгез, балалар, башлагыз.
(“Әссәламөгаләйкем” җыры башкарыла.)
Алып баручы: Ярар, сихерче, син бу юлы да җиңдең. Ә менә хәзер тагын бер сорауга җавап биреп кара. Сөембикәдән соң булган ханны күрсәт безгә.
(Сихерче шкаф янында әфсен укый, берәү дә чыкмый. Тиз-тиз кычкырып тагын укый. Халыкка карап әйтә):
Ни хәл бу? Әллә үземә пенсиягә китәргә вакыт җиткәнме?
Алып баручы: Юк, хөрмәтле сихерче, хикмәт сездә түгел! 1552 нче елдан бирле татарларның аерым дәүләте булмаган. 1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның суверен дәүләт булуы турында Декларация кабул ителде.
Сихерче: Бик хуп! Бу олуг эшегездә уңышлар телим. Бәхетле, бай булыгыз.
Алып баручы:
Азатлык сүзен ишетеп
Шатлана безнең йөрәк,
Ләкин аны бергә-бергә
Саклый белергә кирәк.
Безнең нәни дусларыбыз-бүгеннән укучылар булалар. Хәзер аларга 11 сыйныф укучылары истәлек бүләкләре тапшырыр. Рәхим итегез, егетләр, кызлар! (Өлкән сыйныф укучылары бүләкләр тапшыралар).
Ә хәзер мәйданга күптән көткән дустыбыз-Кыңгырау керәчәк. Аны кул чабып каршы алыгыз. (Пар аттагы Кыңгырау мәйдан урый.)
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән-белем көненнән
Уку елын башларга.
Алып баручы: Менә хәзер мәктәпкә керергә дә вакыт җитте. 1 нче класс укучылары, сезне кыңгырау чакыра! Әйдәгез, мәктәпкә рәхим итегез!
Татар халык көе”Тәфтиләү”
Кулланылган әдәбият:
1.Тукай”Шүрәле”әкияте.
2.Р.Батулла”Сөембикә”әсәре.
3.Г.Тукай”Пар ат”.
4.”Мәгариф”җурналы 2000.
5.Шигырьләр китабы.

“Уңыш бәйрәме”
(башлангыч сыйныфлар өчен)
Максатлар:
— уеннар, җырлар, биюләр, шигырьләр аша балаларны яшелчәләр, җиләк-җимешләр, бөртекле культуралар белән таныштыру;
— укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;
— табигатькә, кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
(Җыр “Кояшлы ил”)
Җиңел музыка астында:
Җырларда бу-алтын көз ае.
Шагыйрь дуслар, әйе, сез хаклы!
Куаклардан булмый күз алып:
Бөтен төшне алтын көз басты.
Ераклардан карап торганда,
Алтын сыман хәтта күк хәзер,
Кояшның да биек кранга
Тияр-тимәс чагы күп хәзер.
Бәйрәм итеп көтеп алдык без,
Җимеш ае, муллык ае бу,
Келәтләргә тула саргылт төс-
Безнең шатлык, безнең баю бу.
Укытучы: Балалар! Карагыз әле көзге болынны. Яфраклар саргайган, кошлар да сирәк кенә күренгәли. Әллә булмаса, бабайларга кунакка барыйкмы?
Балалар: Барабыз! Барабыз!
Укытучы: Кузгалып киткәнче, әйдәгез көзге болыныбызга бер җыр бүләк итик, язын килгән кошлар белән саубуллашыйк.
(Балалар йорт ягына карыйлар, бабай капка ача; алар аның янына киләләр).
Бала: Хәерле көн, Бабакай!
Менә килеп тә җиттек.
Кичә үк килә идек-
Көн аязганын көттек.
Бабай: Көттем. Сезнең киләсен сиздем.
Сез килүгә эш бетте,
Әнә, теге зу-у-р шалкан
Сезнең килүне көтте.
Шундый зур булып үсте,
Ә тартып чыгарырга
Безнең көч тәмам бетте.
Бала:Әйдәгез, әле бергәләп,
Тартып чыгарып карыйк.
(Тарталар, тарталар, шалкан чыкмый.)
Бабай:Әллә соң әбине чакырып карыйкмы.
Бергә: Әби!Әби! Кил әле!
Безгә ярдәм ит әле!
(Әби чыга).
Әби: Нәрсә булды? Әллә инде миннән башка шул шалканны да тартып чыгара алмыйсың?(Балаларны күреп ала).
Ай! Килеп тә җиткәннәр
Минем якын дусларым
Әйдәгез әле, тартыйк
Һәм авыз итеп карыйк.
(Тарталар, тарталар, шалкан тагын чыкмый).
Бала: Бабай! Бабай! Бабакай!
Кайда соң безнең Акбай?
Бергә: Акбай! Акбай! Кил әле.
(Өрә-өрә Акбай килеп чыга).
Акбай: Нәрсә булды? Нишләдегез?
Ник элек килмәдегез?
Шалкан зур түгел иде,
Сез шуны белмәдегез,
Тиз генә тартып чыгарып,
Ашап та булыр иде.
Әйдәгез, тартыйк, тартыйк!
Болай тик карап тормыйк.
(Тарталар, тарталар, тик шалкан һаман чыкмый. Шул вакыт, кычкырып, песи килеп чыга).
Песи: Мияу-мияу! Ничек күп шулай дуслар?
Булышмый булмас, бабай.
Бабай: Әйдәгез, тартыйк бергә.
(1-2-3 дип санап тарталар. Чыкмый.)
Әби: Инде хәзер нишләргә?
( Тычкан килеп чыга).
Тычкан: Ничек инде нишләргә?
Ә-ә! Миннән башка булмыймы?
Үзем кечкенә булсам да,
Көчем күп минем.
Әйдәгез тартыйк булмаса,
1;2;3!
Миндә бик күп көч.

(Тарталар, ниһаять шалкан килеп чыга; барысы да егылалар, Бабай торып баса һәм башын кашый)
Бабай: Шалкан чыкты чыгуын,
Ә хәзер нишләтәбез?
Балалар: Шул шатлыктан җырлыйбыз.
(Шалканны уртага куялар һәм җырлыйлар.)
Бабайның бакчасында
Шалкан зур булып үскән.
Менә шундый киңлектә,
Менә шундый тарлыкта.
Шалкан, шалкан, кил әле!
Бер биеп күрсәт әле!
(Кул чабалар, балалар бии).
Бала: Шалканыгыз тәмле икән,
Тагы ниләр бар икән?
Бабай: Менә нинди кишер салдык
Базыбызга сакларга.
Безгә кунакка килерсез
Тәмле кишер ашарга.
Кишер: Минем исемем – кишер.
Теләсәң болай пешер,
Теләсәң ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.
Әби: Ә суганыбыз кайда?
Ул бар әле алайда.
Суган: Минем исемем – суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Шифалы дип атыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Кабак: Карагыз әле бер генә
Менә миңа – кабакка.
Турап куйсагыз, мин сыймыйм,
Хәтта 9 табакка.
(Җиңел музыка уйный, ишектән көз кызы килеп керә (сөмбелә), яфраклар сибә, ә кәрзинендә алмалар.)
“Көз һәм балалар” җыры.
Сөмбелә: Агачтагы бар яфракны,
Чәчәкләр һәм үләннәрне,
Басудагы игеннәрне,
Сап-сары төсләргә керттеләр.
Укытучы: Алтын-сары яфраклар,
Кулларыбызга алыйк.
Безнең бакчага көз килде
Җиңел вальс көенә
Булмаса бер биеп алыйк.
Бала: Сары, кызыл төсләр белән,
Карлы яңгыры белән,
Безнең бакчага көз килде,
Мул уңышлары белән.
Әби: Киң кырларда иген булса,
Табыныгыз уң булыр,
Ә табында икмәк булса,
Күңелебез көр булыр.
Арыш: Ә арыш соң арыш.
Һәр башагы бер арыш.
Егәрлегең булса гына,
Син арыш белән ярыш.
Бодай: Ә менә мин бодай,
Тик бодай булса, ил бай.
Карабодай: Менә мин-карабодай,
Ничек үстем соң болай?
Миңа игътибар итте.
Һәрбер кыз, һәрбер малай.
Мин бик тәмле ботка да
Һәм бик татлы, шәп балда.
Солы: Солы соң, солы-басу сылуы
Һәм күрсәң солысын.
Исең китеп торырсың.
Тары:Ә тары соң. Тары?
Мул булдым быел тагы!
Карап-кара син миңа,
Үрмәлим югарыга.
Бала: Көз көнендә урман, кырлар алтын була,
Яфраклар да сары, кызыл ялкын була.
Игенченең хезмәтенә бүләк өчен,
Амбарларга өем-өем ашлык тула.
Бала: Бер карасаң, күктә болыт була,
Бер карасаң тагы яктыра.
Көндезләрен бераз җылы була,
Ә кичләрен, кинәт туңдыра.
Сөмбелә: Көзем бик моңсу булса да,
Сезнең белән күңелле.
Башка балалар да көтә,
Китми булмый, билгеле.
Менә сезгә күчтәнәчем-
Сыйланыгыз утырып.
Алмаларны алып килдем
Кәрзинемне тутырып.
(Табышмаклар).
Сөмбелә:Ә хәзергә, хушыгыз.
Киләсе елга килүгә
Сау-сәламәт булыгыз.
(Сөмбелә китә).
Бабай: Ничек күңелле булды
Сезнең белән, балалар.
Әби: Ә бүген килгән кунаклар
Әкият геройлары.
“Әйлән-бәйлән” җыры белән кичә бетә.

Файдаланган әдәбият:

1.Табышмаклар.
2.Җырлар китабы
3.”Мәгариф”җурналы.
4.”Шалкан”әкияте.

Мөслим, 2005

Мөслим районы Баланны урта гомуми белем бирү мәктәбенең
2 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Якупова Гөлшат ШәҺадәтъ кызының эш тәҗрибәсеннән.

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.