Сәйфулина Ф.С. Татар әдәбияты (1945-1965; 1965-2000) (2)

1965-1985 елларда татар әдәбияты

Проза

Хәзерге чор прозасында заман белән бәйләнгән темалар һәм мәсьәләләр. Әдәбиятта кеше шәхесенә, язмышка игътибар арту. Соцреализм таләпләреннән азат әсәрләр тудырырга омтылыш, үзенчәлекле герой концепциясе тудырырга омтылыш.
Татар халыкының тарихи үткәннәренә игътибар, Н Фәттахның «Әтил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар», М.Хәбибуллинның «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Сөембикә ханбикә һәм явыз Иван» һ.б. романнарның әһәмияте.
Бүгенге прозада авыл тормышын күрсәтү, авыл кешеләренең образын тудыру үзенчәлеге. Ф.Хөснинең «Утызынчы ел», М.Хәсәновның «Язгы аҗаган» романнарында, А.Гыйләҗевның «Өч аршын җир» повестьларында утызынчы елларда илебездә барган үзгәрешләрнең драматик чагылышы. Р.Төхфәтуллинның «Авылдашым Нәби», Ә.Баяновның «Яшьлегемне эзлим» әсәрләрендә сугыштан соңгы авыл тормышының узенчәлекле чагылышы. Сугыш чоры авыл тормышының үзенчәлекле чагылышы буларак, М.Мәхдиевның «Без–кырык беренче ел балалары», В.Нуруллинның «Шенелсез солдатлар». А.Гыйләҗевның «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» әсәрләре.
Алтмышышчы еллардан соңгы татар авылы тормышының әдәбиятта чагылышы: Г.Бәшировның «Җидегән чишмә», М.Хәбибуллиның «Чоңгыллар» романнары.
Хәзерге чор әдәбиятында Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләрдә татар сугышчыларының яу кырындагы язмышларын киң планда ачу. Ә.Еникинең «Без дә солдатлар идек», Х.Камаловның «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» романтик трилогиясе, М.Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна». М.Мәһдиевнең «Кеше китә–җыры кала», Ш.Рәкыйповның «Кайдан син, Жан », «Кызлар–йолдызлар» повесть һәм романнарында сугыш пемасының үзенчәлекле чагылышы, геройларның күңел кичерешләрен, эчке дөньяларын ачуга омтылыш.
Г.Ахуновның «Хәзинә», «Хуҗалар», Әбаяновның «Ут һәм су», А.Гыйләҗевның «Зәй энҗеләре» әсәрләрендә эшчеләр, шәһәр кешеләре тормышы чагылышы.
Хәчерге татар әдәбиятында яшь кеше образына игътибар, яшь геройның тормышта үзенә лаеклы урын табырга омтылышын, кыенлыкларга каршы торуын, күңел дөньясының камилләшүен чагылдыру. Г.Ахуновның «Яшьлек яме», Ә.Баяновның «Яшьлегемне эзлим», Н.Фәттахның «Мөдир Саҗидә», «Бала күңеле далада», Р.Төхфәтуллиның «Тамчылар ни сөйли» әсәрләрендә яшь кеше образы, үзенчәлекле герой концепциясе чагылышы.
А.Расихның «Сынау», Х.Сарьянның «Бер ананың биш улы» әсәрләрендә замана проблемалары чагылышы, әхлак мәсьәләләренә игътибар. Әдәбиятта фән кешеләре, аерым профессия әһелләре тормышын сәнгатьчә чагылдыруга омтылыш: А.Расихның «Ике буйдак», Г.Әпсәламовның «Ак чәчәкләр», С.Сөләйманованың «Гөлбәдран», А.Гыйләҗевның «Урамнар артында яшел болын» әсәрләре.
Шәхес культы чорында хаксызга хөкем ителгәннәр язмышын чагылдырган әсәрләрдә намуслы, көчле рухлы кешеләр образлары чагылышы. И.Салаховның «Колыма хикәяләре» әсәренең автобиогафик характеры. А.Гыйләҗевның «Йәгез, бер дога» романында лагерь, төрмә тормышы сурәтләнеше, илдәге сәясәткә тәнкыйди караш чагылышы.
Г.Минскийның драма әсәрләре, хикәяләре һәм повестьларында («Бөдрә тал», «Лачыннар», «Яшенле яңгыр» һ.б.) әсәрләрендә замана проблемалары чагылышы.

Әмирхан Еники (1909-2000)
Ә.Еникиның әдәбиятка килү юлы катлаулыгы, беренче иҗат тәҗрибәләре. Сугыш елларында язучыны талантлы прозаик, кешенең күңел дөньясын ачу талантын чагылдырган «Бала», «Бер генә сәгатькә», «Кем җырлады», «Ана һәм кыз», «Тауларга карап» хикәяләре.
Ә.Еники – психологизм остасы. Тормыш күренешләрен һәм кеше характерын ачуда психологик тирәнлеккә омтылу, кешенең күңел халәтен, андагы үзгәрешләрне, кичерешләрне сурәтләү аша аның характерын ачу осталыгы. Авторның «Саз чәчәге». «Рәшә», «Рәхмәт, иптәшләр» повестьларында замананың мораль–әхлак кимчелекләрен чагылдыру.
Язучының «Әйтелмәгән васыять» әсәрендә милли проблемалар, халыкның гореф–гадәтләренең югалуына, буыннар арасындагы бәйләнешләрнең югала баруына тирән борчылу чагылышы. Милләтне хәләкәткә алып барган үзгәрешләрне күрсәтеп, халыкны юкка чыгудан сакларга омтылышы.
«Төнге тамчылар», «Гөләндәм туташ хәтирәсе», «Йөрәк сере» әсәрләрендә геройларның йөрәк серләренә тирәнтен үтеп керү осталыгы, фәлсәфи фикер тирәнгеле, тел байлыгы.
Әдипнең тормышка мөнәсәбәтен ачкан, катлаулы иҗтимагый вакыйгаларны сурәтләгән «Соңгы китап» әсәре.
Язучының әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендә эшчәнлеге.

Атилла Расих (1915 елда туган)
Атилла Расихның катлаулы тормыш юлы, иҗатка беренче адымнары, фән һәм әдәбият өлкәсендәге үңышлы хезмәте. Сугыш елларында язылган хикәяләре («Ютазы егете», «Сагынылган мәхәббәт»).
А.Расихның маҗаралы һәм фәнни–фантастик жанр өлкәседә эшчәнлеге. «Бәхет орлыклары», «Урланган хәзинә», «Хәвефле сынау», «Сәхи бабай маҗаралары» әсәрләренең татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы.
Иҗат өлкәсендә әдипнең активлыгын һәмтематик колачын чагылдырган «Дустым мансур», «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау». «Ямашев» һ.б. романнарында үткен конфликт бирелеше, фән өлкәсендә эшләүчеләрнең һәм аерым профессия кешеләренең эш–гамәлләрен, рухи дөньяларын, мәхәббәт, әхлак, гаилә мөнәсәбәтләрен кешенең гражданлык сыйфатлары белән тыгыз бәйләнештә сурәтләү.
Язучының автобиографик характерда язылган «Ишан оныгы» романы, әсәрнең композицион төзелешендәге үзенчәлек.

Рафаил Төхфәтуллин (1924 елда туган)
Прозаик Р.Төхфәтуллинның тормыш һәм иҗат юлы, иҗатының татар лирик прозасын үстерүдәге роле, тормыш күренешләрен реалистик һәм романтик бизәкләр ярдәмендә сурәтләү омтылышы.
«Авылым хикәяләре». «Йолдызым», ««Авылдашым Нәби» һ.б. әсәрләрендә сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышының, кешеләрнең хезмәткә, туган җиргә мөнәсәбәтләренең үзенчәлекле чагылышы.
Язучы иҗатында төрле профессия, төрле буын кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне җанлы образлар аша чагылдыру осталыгы. «Бөтнек үләне исе», «Агымсу», «Акбүз ат» һ.б. әсәрләрендә замана проблемаларының үзенчәлекле образлар аша бирелеше.

Гариф Ахунов (1925 елда туган)
Тормыш һәм иҗат юлы, әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге, язучылар оешмасын әйдәп баручы талантлы җитәкче.
Г.Ахунов әсәрләренең тормышчанлыгы. «Яшьлек яме». «Хыялый Хәйрүш егетләре», «Артышлы тау буенда» повестьларында җанлы тормыш чагылышы.
Язучы иҗатында төрле хезмәт ияләренең тормышы чагылышы. Нефть чыгаручылар тормышын сурәтләгән «Хәзинә», «Хуҗалар» дилогиясендә татар халкы тормышына кергән яңалык–үзгәрешләрнең сурәтләнеше.
Г.Ахуновның заман һәм тарихи темаларга багышланган повестьлары. «Ардуан батыр», «Гомер юлы», «Идел кызы» романнарында иҗтимагый тормыш процессларының җанлы картиналар, кеше язмышлары аша чагылышы.
Язучының драматургия: «Чулпы җыры», «Утлар яна учакта» һәм тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге.

Аяз Гыйләҗев (1928-2002)
А.Гыйләҗ – татар әдәбиятына кырыс реализм стилен алып кергән язучы. Аның биографиясендәге катлаулы еллар, аларның иҗатына тәэсире.
Башлангыч чор иҗатында кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын чагылдыруга омтылыш. Язучының «Зәй энҗеләре», «Өч аршын җир». «Язгы кәрваннар». «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» повестьларында үзенчәлекле герой концепциясе чагылышы. Геройларның характерын җәмгыятебезнең актуаль мәсьәләләре, социаль–әхлак проблемалары аша ачу.
Язучының «Җомга көн кич белән». «Яра» повестьларында әхлак, тәрбия, намус, воҗдан каршында җаваплылык, яшәү мәгънәсе кебек мәсьәләләрнең чагылышы. Бибинур образының үзенчәлеге.
А.Гыйләҗев иҗатында шәхес культы чоры гаделсезлекләренә каршы кискен протестның «Балта кем кулында». «Йәгез, бер дога» әсәрләрендә чагылышы.
Авторның мораль–этик проблемаларны чагылдырган әсәрләре: «Урамнар артында яшел болын», «Әтәч менгән читәнгә».
А.Гыйләҗевның драматургия өлкәсендә эшчәнлеге. «Яланаяклы кыз», «Сары чәчәк ата көнбагыш», «Җиз кыңгырау» әсәрләрендә конфликт нигезе.
Язучының әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге.

Нурихан Фәттах (1928 елда туган)
Нурихан Фәттах – татар прозасы үсешенә зур өлеш керткән язучы, талантлы роман остасы.
Башлангыч чор иҗатында (илле–алтмышынчы еллар) замана геройларын чагылдару осталыгы. «Сезнеңчә ничек?», «Бала күңеле далада», «Мөдир Саҗидә» әсәрләрендә күтәрелгән темалар актуальлеге.
Язучының «Артта калган юллар» («1944 елның маенда») повестеның тәнкыйди нигезе, конфликтның кискенлеге.
Н.Фәттах иҗатында тарихи темага борылыш. «Ител суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» романнарында, «Кол Гали» трагедиясендә төрки–татар халыкларының бик ерактагы тормышын чагылдыруы. Әсәрләрдә халыкның гореф–гадәтләре, яшәү рәвеше, дөньяга күз карашларының, әһәмиятле тарихи вакыйгаларының үзенчәлекле сурәтләнеше. Татар халкының тарихи үткәннәре аша бүгенге тормышын аңларга омшылыш. Тарихи дөреслек һәм язучының уйланулары берлеге.
Үткәннәргә ихтирамлы булу, туган җирне, туган ояны хөрмәт итүнең чагылышы буларак «Шәҗәрә» әсәре.
Әдипнең әдәби тәрҗемә, әдәби тәнкыйть, публицистика, фән өлкәсендә эшчәнлеге.

Хәсән Сарьян (1930-1978)
Х.Сарьян – алтмыш–җитмешенче еллартатар прозасыныңкүренекле язучысы, талантлы сүз остасы. Язучының хикәя һәм повестьларында яшәү мәгънәсе, гаделлек өчен көрәш, кешелекле идеалларның сәнгатьчә яңгырашы.
«Әткәм һөнәре». «Егет язмышы» повестьларында яшь геройларның тормышта үз урыннарын бабарга омтылышының үзенчәлекле образлар аша чагылышы.
Х.Сарьянның «Нокталы өтер» повестеның үзенчәлекле темасы, төп герой чагылышында яңалык. Фән кешеләренең тормышы, фәнгә хезмәт итүе өлкәсендәге тискәре күренешләрнең сатирик чагылышы.
«Бер ананың биш улы» повестенда замананың тискәре күрешенләрен бер гаилә балалары язмышы аша чагылдыру алымы. Әсәрдә ана образына салынган идея–эстетик вазыйфа.
Х.Сарьянның әдәби тәнкыйть, тел белеме, тәрҗемә өлкәсендә эшчәнлеге.

Мәхмүт Хәсәнов (1927-1990)
М.Хәсәнов –иҗатының тематик колачы һәм актуаль яңгырашы белән илленче–җитмешенче еллар әдәбиятының күренекле бер вәкиле.
Әсәрләрендә тематика киңлеге, замана проблемалары һәм замандаш герой образының бирелеше. «Юллар, юллар», «Шөгеровлар» «Кама таңнары» романнарында юл төзүчеләр, төзелештә эшләүчеләр тормышының әдәби чагылышы.
Язучының «Язгы аҗаган» романының татар әдәбиятына алып кергән яңалыгы. Романда ил тарихы һәм кеше тормышы бәйләнешләренең чагылышы. Әсәрдәге үзенчәлекле конфликт, катлаулы сюжет бәйләнешләре. Кеше язмышының катлаулыгын сурәтләү ягыннан әсәрнең геройлары бирелеше. Романда себер якларында яшәүче татар халкы тормышының үзенчәлекле геройлар, катлаулы образлар аша чагылышы.
Әдәби тәнкыйтьнең романга карата фикерләре.

Поэзия
60 еллерда шигърият өлкәсендәге үзгәрешләр: поэзиядә кеше шәхесенә, күңел кичерешләренә игътибар арту, лирик агымның көчәюе. Өлкән буын шагыйрьләр: Х.Туфан, С.Хәким, Ш.Маннур, Н.Арслановлар иҗатының 60 елларда мәгънәви тирәнәюе, тематик яктан киңәюе. Ш.Галиев, Г.Афзал иҗатының җанлануы.
Бу елларда шигърияткә килгән яшь буын шагыйрьләр: Р.Фәйзуллин, Р.Мингалим, Р.Харис, Р.Гаташ, И.Юзиевларның татар поэзиясенә алып килгән яңалыгы. Шигырьләрнең форма үзенчәоеге һәм эчтәлек тирәнлеге. Тыгыз һәм мәгънәле язарга омтылышның көчәюе. С.Хәким, Н.Арсланов, М.Ногман иҗатларында җыр һәм романслар ның киң раталуы, моңлылык, лиризм. Поэзиядә сатира һәм юмор көчәюе: Ш.Галиев, Г.Афзал иҗатлары. Поэтик жанрлар, бу өлкәдә үсеш–үзгәрешләр. Ш.Маннапов, Рәшит Әхмәтҗанов, Г.Зәйнашева, иҗатларында фәлсәфи лирика, поэзиядә кеше язмышы, тормыш турында фәлсәфи уйланулар. М.Әгьләмов, Зөлфәт шигъриятендә хис байлыгы һәм фикер тирәнлеге, әдәби кыюлык һәм фәлсәфи тирәнлек. Ш.Галиев һәм Р.Миңнуллинның балаларга багышланган шигырьләре
Поэтик традицияләр һәм яңалыклар мәсьәләләре. Шигърияттә поэтика мәсьәләсе.

Драматургия

60 еллар драматургиясендә кешеләр арасындагы яңа мөнәсәбәтләрнең психологик планда ачыла башлавы. Р.Ишмораның «Яңа бистәдә». Г.Насрыйның «Кадерле минутлар», Н.Исәннең «Гүзәл» әсәрләрендә геройларның психологик планда ачылуы. Драма әсәрләрендә әхлак проблемаларының чагылышы: Ю.Әминовның «Язылмаган законнар». Р.Ишморатның «Якын дус». Ф.Хөснинең драматургия өлкәсендә эшчәнлеге, «Еллар һәм юллар», «Бертуган Таһировлар» психологик драмалары.
Драматургиядә әхлакый башлангычның көчәюе, сюжет ачыклыгы, төгәллеге һәм гадилеккә омтылыш. Конфликтның әхлакый нигезгә корылуы, фикер тыгызлыгы һәм үткенлеге. Образлар сурәтләнешендә үзенчәлекләр, зыялылык сыйфатларының өстенлек алуы. Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт», «Соңгы хат», «Туй алдыннан» әсәрләрендә яшьлек һәм мәхәббәт темалырының ачылуы. Ш.Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы», «Әни килде» әсәрләрендә замана проблемаларының чагылышы, конфликт кискенлеге.
И.Юзиев, Р.Мингалим, А.Гыйләҗев, Ф.Яруллин. Р.Батуллаларның драматургия өлкәсендә эшчәнлеге.
Т.Миңнуллинның татар драматургиясен баету юнәлешендәге күпъеллык хезмәте. Әсәрләрендә милли образлар чагылышы, геройларның үзенчәлегенә ирешү ысуллары, замана проблемалары һәм замана геройлары бирелеше.

Туфан Миңнуллин (1935 елда туган)
Туфан Миңнүллин – бүгенге драматургиядә әйдәп баручы көч. 60-70 елларда аның драматург буларак иҗади йөзе формалашуы, талантының үзенчәлекле рәвештә ачылып китүе һәм үзенчәлекле сыйфатларның көчәя баруы.
«Нигез ташлары», «Ир–егетләр», «Дуслар җыелган җирдә», «Миләүшәнең туган көне», «Хушлашу» пьесаларында вакыйгаларның тормышчанлыгы, замана үзгәрешләрен нечкә тоемы.
Яшәү мәгънәсе, тормыш катлаулыгы, җәмгыять һәм кеше бәйләнешләре, әхлакый сафлык, милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен чагылдыру ягыннан «Әлдермештән Әлмәндәр», «Әниләр һәм бәбиләр», «Илгизәр + Вера» әсәрләре.
Т.Миңнуллинның татар халкы тарихында зур урын алып торган тарихи шәхесләргә багышланган драма һәм трагедияләре: «канкай улы Бәхтияр», «Без китәбез, сез каласыз», «Моңлы бер җыр».
Драматургның комедияләре үзенчәлеге, аларда замана геройлары чагылышы: «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Гөргери кияүләре», «Адәм баласына ял кирәк».

Тубыл 2003

Ф.С.Сайфулина. Татарская литература (1945-1965; 1965 2000гг.).Учебно–методическое пособие.
Тобольск: ТГПИ имени Д.И.Менделеева, 2003, 48 с.

Составитель: Сайфулина Ф.С., кандидат филологических наук, доцент

Рецензент: Яхин Ф.З., доктор филологических наук, профессор.

© Тобольский государственный педагогический институт имени Д.И.Менделеева, 2003
© Сайфулина Флера Сагитовна, 2003
  • 0
  • 23 сентября 2010, 19:01
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.