Сәйфулина Ф.С. Татар әдәбияты (1945-1965; 1965-2000) (1)

Укыту–методик кулланма

Данное учебно–метоидическое пособие посвящена изучению татарской литературы послевоенного периода, современной татарской литературы и содержит методические рекомендации по организации самостоятельной работы студентов по курсам: «Татарская литература 1945-65гг.», «Современная татарская литература», дает возможность студентам заранее и тщательно подготовиться к практическим занятиям, также к контрольным работам, зачету и экзамену.

Кереш

Педагогика институтының татар теле, әдәбияты (рус теле, әдәбияты, чит телләр) бүлегендә хәзерге чор татар әдәбиятын өйрәнүгә ике семестр вакыт бирелә. Курс буенча белем бирү лекция һәм гамәли (практик) дәресләр рәвешендә оештырыла. Бу эш барышында студентлар әдәбият үсеше тарихы белән өзлекле танышырга, хәзерге чор әдәбиятының үзенчәлекләрен әдәбият тарихы процессы белән бәйләп өйрәнергә, күренекле язучыларның иҗатын үзләштерергә тиеш була. Әдәбият тарихын әдәбият теориясе һәм әдәби тәнкыйть белән бәйләп өйрәнү бик мөһим. Шуңа күрә курсны үзләштерү барышында әдәбият теориясенә таянып эш итү күздә тотыла. Хәзерге чор әдәбиятын өйрәтү барышында укытучы әдәби тәнкыйтькә нигезләнә, әдәби тәнкытьнең әдәби процесска тәэсире күзәтелә. Студентларга тәнкыйть мәкаләләре белән танышу, аларны конспектлау мөстәкыйль эшләү бурычы итеп билгеләнә. Бу эш курсны тирәнрәк үзләштерү, үзлектән эзләнү, өйрәнү максатларыннан чыгып оештырыла һәм башлыча гамәли дәресләргә, контроль эшләргә әзерләнү процессын үз эченә ала.
Курс буенча белемнәр булдыру җанлы әдәби процессны аңлап, бүгенге көн эстетикасы таләпләре күзлегеннән карап кабул итүне таләп итә. Әсәрләргә художество анализы ясарга өйрәнү, әсәр өстендә эш, сурәтләү үзенчәлекләрен сиземләргә өйрәнү булачак укытучыларга мәктәптә иҗади эшләргә тигез булып тора. Студент бу курс материалын үзләштергәндә мөстәкыйль фикер йөртергә, хәзерге чор язучыларының тулаем иҗаты, аерым әсәрләре, стиль үзенчәлекләре хакында, әдәбияттагы гомуми юнәлешләр турында шәхси карашын булдырырга тиеш. Шунлыктан, курсны үзләштерүдә студентларның мөстәкыйль эшенә аеруча зур игътибар бирелә. Әдәби текстларны үзлектән уку, аңа художество анализы ясарга өйрәнү гомуми татар әдәбияты тарихы курсларын үзләштерү барышында берничә ел буенча формалаштырыла. Бу юнәлештәге күнекмәләрне булдыру эше «Хәзерге чор татар әдәбияты»н үзләштерү барышында да дәвам иттерелә.
Студентларның мөстәкыйль эшен оештыру түбәндәге эшчәнлекне үз эченә ала һәм билгеле бер максатларга юнәлдерелә:

— Тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне уку, художество анализы ясарга әзерләнү;
— Язучыларның тормыш һәм иҗат юлларына багышланган монографияләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, аерым язучылар иҗатына карата бәяләмәләр белән даими танышып бару;
— Аерым темаларга язмалар, конспектлар белдыру;
— Гамәли (практик) дәрес темалары буенча әзерләнү;
— Контроль эшләргә әзерлек;
— Зачетка һәм имтиханга әзерлек.

Студентларның мөстәкыйль эшен оештыру аларның үзлектән, аңлап белем алу максатыннан чыгып башкарыла һәм студентларның әдәби процесска, аерым язучының иҗатына, аерым әсәргә карата үз фикерләрен формалаштыру, бу фикерләрне раслап, дәлилләп бирә алу күнекмәләрен булдыру бурычларын тормышка ашыру шарты булап тора.

Студентларның мөстәкыйль эше нәтиҗәләре практик дәрес барышында, конспектлар буенча эш рәвешендә, контроль эшләр аша һәм имтиханнар барышында тикшерелә һәм бәяләнә.

Хәзерге чор татар әдәбияты курсын өйрәнгәндә татар әдәбияты буенча мәктәп программалары эчтәлеген дә исәпкә алып эш ителә.

Бөек Ватан сугышыннан соңгы татар әдәбияты 1945-1965 еллар

Әдәби хәрәкәт
Тыныч хезмәткә күчүнең беренче елларында әдәбият алдында торган яңа бурычлар. Татарстан язучыларының икенче (1950) һәм өченче (1954) съездларының әдәби хәрәкәттәге әһәмияте.
Таталитар җәмгыятьнең катгый сәяси катып калган таләпләре өстенлек иткән шартларда әдәбият үсешендәге кыенлыклар. 1946-48 елларда әдәбият һәм сәнгать турындагы карарларның иҗат мөмкинлекләренә киртә салуы. «Конфликтсызлык» теориясе, «уңай герой», «заман темасы» турындагы бәхәсләр.
Шәхес культы – шәхескә табынуның әдәбият үсешенә тискәре йогынтысы. Әсәрләрдә тема ярлылыгы. Күп яктан чикләнгән, кыен шартларда татар әдәбияты ирешкән кайбер уңышлар. Прозада Ә.Фәйзинең «Тукай», Г.Бәшировның «Намус», Ә.Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр» кебек уңышлы әсәрләрнең дөнья күрүе.
Поэзия, драматургия өлкәсендәге яңалыклар.
Илленче еллар урталарында шәхескә табыну күренешләрен фаш итү. Моның әдәбият үсешенә уңай йогынтысы. Әдәбиятның катгый, катып калган таләпләр чикләреннән котыла башлавы.
Сталинның шәхес культы корбаннары булган әдипләр исемнәренең: Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Ш.Усманов, Ф.Сәйфи, Г.Толымбайский, Л.Гыйльми һ.б., һәм аларның әсәрләренең яңадан халыкка кайта башлавының әһәмияте. М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тиңдәшсез батырлыгы, «Моабит дәфтәрләре»нең Ватанга әйләнеп кайтуы.
Илленче еллар урталарында барлыкка килгән иркенлек һәм беркадәр демократия шартларында әдәбиятта тема һәм иҗат мөмкинлекләренең киңәя башлавы. Яңа офыклар ачылу, әдәби процессның җанлана төшүе. Әдәби багланышларның көчәюе. 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеген үткәрүнең әһәмияте.
Поэзия
Сугыштан соң татар тоэзиясенең үсеш юнәлешләре, тормыш яңалыкларын күрсәтүче тасвирый шигъриятьнең көчәюе. Лирика үсешенә официаль әдәби тәнкыйтьнең тискәре йогынтысы, тормышны һәръяклап, лирик геройларның күңел кичерешләре, хис дөньялары аша чагылдыру мөмкинлегенең чикләнгән булуының поэзиядә хис–сурәт ярлылыгына китерүе.
Илленче еллар поэзиясендә шәхес язмышын ил һәм кешелек тарихы белән бәйле рәвештә чагылдыру. Поэзиягә мөнәсәбәттә катып калган карашларның шигъри эпос үсешенә тискәре йогынтысы. Эпик шигърияттә сугыш темасының чагылышы ягыннан С.Хәким, Ш.Мөдәррис, Ш.Маннур, Ә.Фәйзи поэмалары.
Шәйхи Маннур (1905-1980)
Күренекле шагыйрь һәм прозаик Ш.Маннурның тормыш юлы, беренче шигъри тәҗрибәләре. Башлангыч чор иҗатында үз чорындагы удар хезмәт процессын чагылдырырга омтылыш («Колчеданлы таулар итәгендә», «Чуен ташкыннар» һ.б.).
Ватан сугышы чоры лирикасында яшәү, тормыш, сөю турында уйланулар, «Казан кызы» поэмасында героизм, хатын–кызның рухи батырлыгы чагылышы. Нефть чыгару, хезмәт героикасына багышланган «Җир–әнкәнең сылу кызы» шигъри повестенең үзенчәлеге.
Әдипнең 60-70 елларда проза өлкәсендәге эшчәнлеге. «Муса» романында герой шагыйрь образының татар әдәбиятында беренчеләрдән булып чагылыш табуы.
Әхлак, мәхәббәт проблемаларын чагылдырган «Чын сөю бармы» повестенең сюжет–композицион төзелешендәге үзенчәлек. Язучының автобиографик характердагы «Агымсуларга карап» повесте, анда язучының үткән тормыш юлының үзенчәлекле чагылышы.
Ш.Маннурның балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә эшчәнлеге.
Әхмәт Фәйзи (1903-1958)
Ә.Фәйзи – татар әдәбиятында халыкчанлык һәм реализм принципларының ныгуына зур өлеш керткән әдип.
Язучы турында биографик мәгълуматлар.
Поэзиядә интеллектуаль шигырь традицияләрен үстерү һәм баету, тормыштагы үзгәрешләрнең, яңалыкларның эчке мәгънәсен, юнәлешен нечкә сиземләгән, заман сулышын тирән тойган, публицистик рухлы поэзия үрнәкләрен туплаган «Яңа җырлар», «Көрәш бара», «Чор турында җыр», «Эзләр» исемле җыентыклары. «Өермәләр», «Флейталар», «Дала һәм кеше» поэмаларында яңа кеше туу, аның рухи дөньясындагы каршылыклы эволюциянең бирелеше.
Ә.Фәйзи иҗатында юмор һәм сатира.
Бөек Ватан сугышы елларындагы иҗатында кешенең фидакарьлеген сурәтләгән «Давыл җыры», «Туу сулышы» әсәрләренең поэтик тәэсир көче.
Шагыйрьнең илленче еллар лирикасында хисләр төрлелеге, табигый кичерешләр чагылышы.
Әдиптең кино, опера, драма сәнгатьләрен үстерүгә керткән өлеше, «Качкын», «Җәлил»,«Акчарлаклар» һ.б. либреттолары.
Ә.Фәйзи иҗатында Г.Тукай образы. «Тукай» романының татар тарихи прозасы үсешендәге әһәмияте. Әсәрдә халкыбызның олы шагыйре Г.Тукайның балалык һәм Җаек чоры биографиясенең халык тормышы һәм язмышы белән тыгыз бәйләнештә ачылышы.
Ә.Фәйзинең балалар әдәбияты, әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәләрендә эшчәнлеге, бай мирасы.
Хәсән Туфан (1900-1981)
Татар поэзиясенең классик шагыйре Х.Туфанның катлаулы, фаҗигале тормыш юлы, иҗаты.
Егерменче елларда татар шигъриятенә эчтәлек һәм форма ягыннан яңа бер аһәң, яңа сулыш алып керүе, талантлы шагыйрь булып танылуы. Башлангыч чор иҗатында Урал эшчеләре тормышының чагылышы. «Урал эскизлары», «Ике чор арасында», «Башлана башлады», «Бибиевлар» поэмаларында яңа тормыш, яңа карашлар өчен көрәшнең җанлы картиналар һәм колоритлы образлар аша чагылышы.
«Ант» поэмасының эчтәлеге, фикер тирәнлеге. Шагыйрьнең тоткынлыктагы иҗаты, поэзиясенең лирик һәм фәлсәфи тәэсир көче. «Озату», «Ак каен», «Агыла да болыт агыла», «Таллар инде яфрак яралар», «Сүз кушасы килә талларга» шигырьләрендә шагыйрьнең катлаулы күңел кичерешләре, өметләре чагылышы.
Тоткынлыктан соңгы иҗатында югары гражданлык рухы, фәлсәфи тирәнлек һәм көчле лиризм. («Упкыннар өстендә», «Могикан», «Тере материя», «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», «Кармәт истәлекләре» һ.б.)
Х.Туфанның татар шигырен яңа эчтәлек, лирик композициянең, строфа төзүнең классик үрнәкләре белән баетуы.
Проза
Сугыштан соңгы еллар прозасында төп тема юнәлешләре. Әдәбиятта сугыш еллары традицияләренең дәвам иттерелүе. Г.Әпсәламов, Н.Дәүли, Ш.Маннур иҗатларында хәрби патриотик теманың үстерелеше. («Ак төннәр», «Алдын йолдыз», «Газинур», «Мәңгелек кеше», «Муса», «Яшәү белән үлем арасында»). Г.Бәшировның «Намус» романында сугыш чоры авылы кешеләренең тормышы һәм фидакарь хезмәте сурәтләнеше. М.Әмирнең «Саф күңел» романында сугыш шартларында халыкка, ватанга чын күңелдән хезмәт итү идеясе чагылышы. Бу чор әсәрләрендә геройлар бирелешендәге беръяклылык, конфликт зәгыйфьлеге, кырыс хакыйкатьтән читкә тайпылу, идеал образлар тудыруга омтылыш.
Әдәбиятта тормыш хакыйкатен дөресрәк ачарга омтылыш җәһәтеннән караганда И.Газинең «Алмагачлар чәчәк ата», Ф.Хөснинең «Җәй башы». «Авыл өстендә йолдызлар», Ә.Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр», «Саз чәчәге», Р.Төхфәтуллинның «Авылдашым Нәби» әсәрләре, аларда проблеманың үзенчәлекле куелышы һәм чишелеше.
Әдәбиятта тыныч тормыш һәм хезмәт темасының актуальләшүе. И.Газиның «Гади кешеләр», Г.Әпсәламовның «Сүнмәс утлар» романнарында тырыш хезмәт, татарлар тормышына актив үтеп кергән нефть чыгаручылар һәм завод эшчеләре хезмәтенең үзенчәлекле образлар аша чагылышы.
Сугыштан соңгы татар прозасында тарихи темага игътибар арту. К.Нәҗминең «Язгы җилләр». И.Газинең «Онтылмас еллар». Ә.Фәйзинең «Тукай» романнырының идея–эстетик көче, пролематикасы һәм әдәби үзенчәлекләре.
Габдрахман Әпсәламов (1911-1979)
Г.Әпсәламов – татар романын үстерүгә зур өлеш керткән әдип. Язучы әсәрләрендә Ватан азатлыгы өчен көрәштә сугышчыларның бердәмлеген, илгә тугрылыгын, патриотизмын чагылдыруга зур игътибар. «Ак төннәр» повесте, «Алтын йолдыз», «Газинур». «Мәңгелек кеше» романнарының идея–эстетик көче, геройларның хәрби батырлыгын, төрле халыклар арасындагы дуслык идеясе белән тыгыз бәйләнештә бирү. Әсәрләрнең романтик–героик пафосы, сюжет–композиция үзенчәлекләре.
Язучы иҗатында замана проблемаларын чагылдыруга багышланган әсәрләр, «Сүнмәс утлар» романында татар эшче династияләренең формалашуын бер гаилә тарихы аша калку итеп сурәтләү.
Медицина хезмәткәрләренең җанлы образларын оста гәүдәләндерү ягыннан «Ак чәчәкләр» романы. Төп геройларның идеаллаштырылып бирелешендә авторның герой конципциясенә үзенчәлекле карашы чагылышы. Укытучылар тормышын һәм хезмәтен әхлак, мәхәббәт проблемалары белән бәйләнештә сурәтләгән «Яшел яр» романы.
Г.Әпсәламов иҗатында геройларны идеаллаштырып, гүзәл сыйфатларын калку итеп күрсәтү үзенчәлеге һәм язучының кабатланмас иҗат стиле.
Гомәр Бәширов (1901-1999)
Г.Бәшировның озын һәм катлаулы тормышы, иҗат юлы. Беренче иҗат тәҗрибәләре, журналист һәм язучы буларак формалашуы. Беренче хикәяләрендә («Канлы бармаклар», «Соңгы сугыш») авылдагы сыйнфый көрәш чагылышы. «Сиваш» повестендә гражданнар сугышы вакыйгаларын татар сугышчылары образлары аша ачарга омтылыш.
Язучы иҗатында сугыш темасының үзенчәлекле чагылышы. Бу еллардагы авыл тормышын, халыкның фидакарь хезмәтен чагылдырган «Намус» романы, әсәрдә сугыш елларныда хатын–кызларның авыр хезмәтенең, илгә тугрылыгының чагылышы. Әдәби тәнкыйтьнең әсәргә үз чорындагы һәм хәзерге бәясе.
Г.Бәширов иҗатында авыл темасының төрле яклы чагылышы. «Туган ягым – яшел бишек» әсәрендә туган җир, туган туфракка мәхәббәтнең автобиографик чагылышы, халык тормышының, гореф–гадәтләрнең, күркәм традицияләренең язучының үз кичерешләре аша гәүдәләнеше үзенчәлеге.
Табигатьне саклау проблемасын бөтен кискенлеге белән сурәтләгән «Җидегән чишмә» романы, табигать һәм кеше бәйләнешләренең замананың яшь кешеләре образлары аша оста чагылышы.
Г.Бәшировның халык авыз иҗатын өйрәнү, әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәләрендә күпкырлы хезмәте.
Фатих Хөсни (1908-1996)
Ф.Хөснинең тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълумат. Иҗатында геройларның эчке дөньясын тирәннән тасвирлауга, халык теленең сәнгатьчә чараларыннан киң файдалануга нигезләнгән романтик юнәлешнең көчәюе.
Язучының герой концепциясенә карашлары, милли характер иҗат итү юлындагы эзләнүләре, «Йөзек кашы» повестенең татар әдәбиятына алып кергән яңалыгы. «Җәй башы», «Авыл өстендә йолдызлар» повестьларында төп геройларның үзенчәлекле чагылышы.
Ф.Хөснинең зур күләмле әсәрләренең («Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел») үзенчәлеге, аерым кеше язмышы аша тормыш катлаулылыгын сурәтләүгә омтылыш.
«Минем тәрәзәләрем», «Гыйльмениса» повестьларының әдәби эшләнеше, тел байлыгы, сюжет тыгызлыгы.
Ф.Хөсни – хикәяләр остасы. «Чыбыркы», «Председатель малае», «Малай белән солдат», «Малай, чиләк, әби» һ.б. хикәяләрендә балалар психологиясенең оста чагылышы, әсәрләренең укучылырда милли рух, милли хис тәрбияләү юнәлешендәге әһәмияте.
Публицистика һәм тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге.
Мирсәй Әмир (1907-1980)
Күренекле прозаик, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе М.Әмирнең татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше.
Язучының башлангыч чор иҗатында колхозлашу елларындагы авыл тормышының үзенчәлекле чагылышы. «Безнең авыл кешесе», «Агыйдел» повестьларында яшьлеккә хас якты, романтик рух чагылышы, әсәрләрнең лирик җылылык белән сугарылган булуы, эмоциональ тәэсир көче.
М.Әмирнең драматургия өлкәсендәге эшчәнлеге. Сугыш чоры авылы тормышын чагылдырган «Миңлекамал», «Тормыш җыры» драмаларында нык ихтыярлы, рухи яктан бай һәм киң күңелле татар хатын–кызларының реалистик образлары бирелеше. Сугыштан соңгы тормышка багышланган «Җыр дәвам итә», «Наилә», «Минем хатын» исемле драма һәм комедияләре.
«Саф күңел» романында чын кешеләрнең сугыш елларында күңел сафлыгын саклавын, тугрылыклы булуларын сурәтләү. Язучының «Җан көеге» повестендә үз мәнфәгатьләрен генә уйлап яшәүченең гыйбрәтле язмышы бирелеше.
М.Әмир иҗатында юмор бизәкләре («Мөстәкыйм карт йокысы», «Балыкчы ялганнары»).
Язучының әдәби тәнкыйть, тәрҗемә, публицистика өлкәсендә актив эшчәнлеге.
Ибраһим Гази (1907-1971)
И.Гази – татар әдәбиятының күренекле язучысы, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе.
Иҗатының беренче үрнәкләрендә («Кич алтыда», «Көмеш сулы Нурминкә», «Бригадир кыз») утызынчы еллар эшче яшьләренең романтик образларын намуслы хезмәт, искелеккә, мораль тотнаксызлыкка каршы көрәш процессында чагылдыру.
Сугыш елларында язылган «Без әле очрашырбыз», «Алар өчәү иде» әсәрләрендә сугыш вакыйгаларын геройларның күңел кичерешләре, үзенчәлекле характерлары аша чагылдырырга омтылыш.
«Гади кешеләр» романында нефтьчеләр образларының бирелеше.
Язучының тарихи роман жанрында иҗаты, «Онтылмас еллар» трилогиясендә татарлар тормышында булган тарихи вакыйгаларның катлаулы образлар аша сурәтләнеше.
«Тургай картаямы икән» әсәренең композицион үзенчәлеге, төп геройны сурәтләүдә авторның психологик анализ ягыннан якын килүе, тормышны реалистик рухта чагылдыру осталыгы.
Драматургия
Сугыштан соңгы драматургиянең төп сыйфатлары. «Конфликтсызлык» теориясенең татар драматургиясе үсешенә тискәре йогынтасы. Әсәрләр аша әхлак тәрбиясе, Ватанны сөю тойгысы тәрбияләргә омтылыш. Драматургиядә сугыш темасының чагылыш үзенчәлекләре: М.Әмирнең «тормыш җыры», Т.Гыйззәтнең «Изге амәнәт» драмаларында психологик һәм лирик башлангычларның көчәя башлавы. Р.Ишморатның «Үлмәс җыр», Н.Исәнбәтнең «Муса Җәлил» әсәрләрендә тарихи–героик тема чагылышы.
Драма әсәрләрендә әхлак, мораль сыйфатлары каршылыгына корылган конфликт активлашуы. Н.Исәнбәтнең «Рәйхан», «Зифа», «Гүзәл», Т.Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт», Ю.Әминевның «Язылмаган законнар», М.Әмирнең «Минем хатын», Р.Ишморатның «Якын дус», Ш.Хөсәеневнең «Профессор кияве» әсәрләрендә конфликт кору үзенчәлеге.
Нәкый Исәнбәт (1900-1992)
Н.Исәнбәт – татар драматургиясенендә тирән эз калдырган талантлы драматург, шагыйрь һәм фольклорчы галим.
Язучының катлаулы, олы иҗат юлы, 20-30 елларда шигърият өлкәсендә эшчәнлеге.
Н.Исәнбәт драматургиясенең жанр һәм тема ягыннан байлыгы. Драматургның татар халык авыз иҗатына нигезләнеп иҗат иткән: «Хуҗа Насретдин», «Җирән чичән белән карачәч сылу», «Түләк», «Җиде кыз әкияте», «Әбугалисина», «Багдад күгәрченнәре» әсәрләренең үзенчәлекләре.
Ил–халык язмышына бәйле вакыйгаларны, тирихи шәхесләрне чагылдырган «Идегәй», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Мәрьям», «Муса Җәлил» тарихи–биографик драма һәм трагедияләре.
Җәмгыятьтә шәхеснең урыны, кешеләр арасындагы катлаулы әхлакый мөнәсәбәтләрне чагылдыру ягыннан «Рәйхан», «Гүзәл», «Зифа» пьесалары.
Әдипнең татар халкының тел, әдәбият хәзинәләрен җыю, гыйльми өйрәнү, тәнкыйть, публицистика өлкәсендәге уңышлары.
Риза Ишморат (1903)
Татар драматургиянең күренекле вәкиле Р.Ишморатның тормыш һәм иҗат юлы, утызынчы еллар башында язучы–драматург буларак танылуы. Иҗатында геройларның югары әхлаклы булуларына игътибар, колхозчы яшьләр, эшчеләр, интеллигенция, студентлар тормышын чагылдыру ягыннан «Мәдинә», «Тургай», «Ил өчен», «Гөлзадә» драмалары, иҗатында тормышның беръяклырак чагылышы сәдәпләре.
Р.Ишморат иҗатында тарихи шәхесләр образлары чагылышы: М.Җәлилгә багышланган «Үлмәс җыр» героик драмасы, Г.Тукай һәм аның атаклы замандашлары образын сурәтләгән «И мөкатдәс мәңлы сазым» драмалары.
Әдипнең әдәби тәнкыйть, тәрҗемә, публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге.

Мөстәкыйль эшкә биремнәр
Тема 1.Ф.Хөсни иҗаты
1. 1945-60нчы елларда проза үсеше, сугыштан соң әдәбияттагы төп темалар.
2. Ф.Хөсни – татар әдәбиятында үзенчәлекле художник. Язучының биографиясе; иҗади эшчәнлеге.
3. Язучы иҗатының төп үзенчәлекләре: психологизм, кыскалыкка омтылыш, тел байлыгы.
4. «Йөзек кашы» повестенә художество анализы:
а) әсәрнең төзелеше, композиция үзенчәлеге;
б) сюжет линияләренең повесть жанрына туры килүе;
в) төп геройлары, аларга характеристика;
г) әсәрнең кульминацион ноктасы һәм чишелеше;
д) «Йөзек кашы» әсәренең төп идеясе.
5. Әсәрнең тел – стиль чаралары (чагыштыру, сынландыру, гипербола һ.б.), аларның әсәрдәге урыны.
6. «Йөзек кашы» әсәренең татар әдәбиятына алып кергән яңалыгы.
7. Ф.Хөснинең сугыштан соңгы эшчәнлеге. («Авыл өстендә йолдызлар». «Җәяүле кеше сукмагы», «Гыйльмениса» һ.б.)
8. Язучының балалар әдәбияты өлкәсендә эшчәнлеге. («Чыбыркы», «Председатель малае», «Малай, чиләк, әби» һ.б.)
Конспектларга:
1. К. Миңлебаев. Гүзәл мирас калдырган әдип // Казан утлары, 1998, №2.-б.173-176
Өстәмә әдәбият:
1. Әдәбиятыбызның йөзек кашы//Ф.Галимуллин. Офыкларны алдан күреп. Казан: Таткитнәшр., 1995.-б. 85-99.
2. Миңлебаев К. Ф.Хөсни иҗатында образлылык // Мәгариф, 1999.– №3.
3. Миңлебаев К. Гүзәл мирас калдырган әдип // Мәгариф, 1998.– №3.
4. Галимуллин Ф. Иҗат биеклеге // Казан утлары, 1988.–№2.
Тема 2. Ибраһим Гази иҗаты

1. Ибраһим Газиның тормыш һәм иҗат юлы:
а) башлангыч чор иҗатында замана тәэсире, геройларның берьяклы сурәтләнеше;
б) Бөек Ватан сугышы елларындагы иҗаты, әдәби һәм хәрби эшчәнлеге.
2. Сугыштан соңгы иҗатында яңа темалар:
а) авыл тормышын чагылдырган әсәрләре;
б) иҗатында производство темасы.
3. «Алар өчәү иде» әсәренә художество анализы.
а) әсәрнең темасы, геройларга характеристика;
б) әсәрнең төп идеясе;
в) геройларның эчке дөньясын чагылдырырга омтылыш.
4. «Тургай картаямы икән?» әсәренендә геройларга психологик анализ. Әсәрнең сюжет үзенчәлеге, аңа салынган төп идея.
5. Тарихи трилогия — «Онытылмас еллар» әсәрендә халкыбыз тарихы чагылышы.
6. И.Гази иҗатының тел–стиль үзенчәлеге.

Конспектларга:
1. Миңнуллин Ф. Заманның үз улы // Балта явызлар кулында. Казан: Таткитнәшр., 1997.

Өстәмә әдәбият:
2. Ахунов Г. Таләпчән художник // Сайланма әсәрләр. 4 т.
3. Гайнетдинова Л. И.Гази иҗатын өйрәнгәндә // Мәгариф,1994.–№12.–28б.
4. Миңнуллин Ф Заманның үз улы // Затлылык.Казан: Таткитнәшр., 1989.

Тема 3. Мирсәй Әмир иҗаты

1. М.Әмирнең тормыш һәм әдәбиятка килү юлы.
2. «Агыйдел», «Безнең авыл кешесе» повестьларында күтәрелгән замана проблемалары, әсәрләрнең уңай яклары.
3. Әдипнең драматургия өлкәсендә эшчәнлеге. «Миңлекамал», «Тормыш җыры» драмаларында сугыш елларындагы авыл тормышы чагылышы, намуслы хезмәт, тылдагы хезмәт, илгә тугрылык идеяләре чагылышы.
4. Кечкенә күләмле хикәяләрендә төп геройлар («Якташ»).
5. «Без бәләкәй чакларда» автобиографик әсәрендә авторның тормыш юлы, язмышы, кичерешләренең әдәби гәүдәләнешләре.
6. «Ялантау кешеләре», «Саф күңел» дилогиясендә күтәрелгән проблемалар.
7. М.Әмир иҗатында төп иҗат методы.

Өстәмә әдәбият:

1. Ахунҗанов И. Чор белән бер адымнан. // Художник һәм аның сүзе. Казан, 1978, 82 б.
2. Миңнуллин Ф. Талантлар юлы // Балта явызлар кулында. Казан: Таткитнәшр., 1997.

Тема 4. Хәсән Туфан иҗаты
1. Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлы: «Ак чәчәк атар иде» (Төзүчесе: Харрас Әюпов. Казан: Тат.кит нәшр., 1989) китабына күзәтү:
а.) Х.Туфан. Бәлки, шагыйрь булмас та идем...3-17 б.
б). С.Кудаш. Ярты гасырдан соң. 18-29 б.
в). Г.Кудашев. Хәсән Туфан – студент. 30-34 б.
г). Р.Мостафин. Иң авыр елларда. 62-85 б.
д) И.Сәләхов. Сагыну. 117-124 б.
е). Г.Әпсәләмов. Киек каз юлы кебек… 155-157 б.
ж). К.Нәҗми. Без Туфанлы идек… 189-199 б.
з).Сибгатуллин. Туфннар булмас инде… 313-321 б.
и). С.Хәким. Аккош күлендә сагыш моң… 338-358 б.
2. Х.Туфан поэзиясенең тематик киңлеге, әсәрләренең идея–эстетик көче.
3. Х.Туфан поэзиясенең үзенчәлеге, шигырьләренә художество анализы.

Бирем: Х.Туфанның бер шигырен яттан сәнгатьле укырга.
Өстәмә әдәбият:
1. Ахунҗанова Р.Туфан иҗатында фикер һәм хис берлеге//Мәгариф, 1999.–№7.
2. Галимуллин Ф. Гүзәл гамь гәүдәләнеше // Офыкларны алдан күреп. Казан: Таткитнәшр., 1995.– б.75-85.
3. Галиуллин Ф. Х.Туфанның «Ант» поэмасына бер караш//Мәгариф,1998, №9.
4. Миңнуллин Ф. Җыр йөрәктә туа // Балта явызлар кулында. Казан: Таткитнәшр., 1997.
5. Нәҗми К. Гомернең дәвамы //Казан утлары, 1992.– №1.
6. Х.Туфанның үлем сорап язган хаты // Казан утлары, 1988.–№2.
7. Х.Туфаның мәхәббәт лирикасы белән танышу // Мәгариф, 1992.– №2.
8. Язмыш һәм иҗат: И.Салахов, Х.Туфан һ.б. //Казан утлары, 1995.–№4.–175 б.
9. Кадерлисе иде...(Х.Туфанның 95 еллыгына)//Сөембикә, 1995, №12.– 12 б.

Тема 5. Г. Бәширов иҗаты

1. Бәшировның әдәбиятта беренче эзләре. «Сиваш» повестенең проблемасы; идеясы; төп вакыйга, геройларга характеристика.
2.Авторның сугыш елларында һәм сугыштан соңгы эшчәнлеге:
1) «Намус» романында тылдагы тормышның чагылышы; әсәрнең төп идеясе;
2) Әсәрдә геройларның хезмәткә мөнәсәбәте, характеры бирелешендә соцреализм методы чагылышы.
3. Г.Бәширов иҗатында татар авылы тормышы гәүдәләнеше:
а) «Җидегән чишмә» дилогиясендә күтәрелгән табигатьне саклау проблемаларының актуальлеге;
б) «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик әсәрендә ХХ гасыр башы татар авылы тормышы чагылышы: гореф–гадәтләр, табигатькә мөнәсәбәт аша милли тәрбия бирү;
в) «И язмыш, язмыш» романындагы геройлар язмышы. Әсәрдә лиризм, психологизм.

Конспектларга:
Г.Бәширов. Әдипнең мирасы Г.Бәшировның тууына 100 ел //Казан утлары, 2001.– №2.

Өстәмә әдәбият:
1. Ахунов Г. Җир һәм күңел җылысы // Сайланма әсәрләр. 4 т.
2. Әхмәтҗанов М. Олы бер дөнья // Мәгариф, 1999.– №8, №9.
3. Г.Бәшировның «Намус» романы //Мәгариф, 1994.–№8.
4. И.Бәширова «Җидегән чишмә моңы… Казан: Таткитнәшр., 1995, 143 б.
5. Каюмова М. Халкымның күңел байлыгы // Мәгариф, 1995.–№12.
6. Мортазина Р… Туган ягым – яшел бишек (дәрес-конф.)//Мәгариф, 1997.– №6.
7. Сверигин Р. Күңел гүзәллеген күрә белгән әдип // Мәгариф, 2001.– №1.
Тема 6. Нәкый Исәнбәт иҗаты

1. Авторның тормыш юлы, поэзия, драматургия, халык иҗатын өйрәнү өлкәсендә эшчәнлеге.
2. Беренче пьесаларында гуманизм, акыл белән яшәү идеяләре чагылышы. («Һиҗрәт», «Сират», «Портфель» һ.б.).
3. Н.Исәнбәт иҗатында халык авыз иҗатының тәэсире чагылышы: «Түләк», «Хуҗа Насретдин», «Җиде кыз әкияте»,«Җирән чичән белән карачәч сылу», «Әбугалисина», «Багдад күгәрченнәре».
4. Драматик әсәрләрендә татар халкының тарихи чагылышы: «Миркәй белән Айсылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил».
5. «Зифа», «Рәйхан» әсәрләрендә геройларның психологик кичерешләре аша мораль–этик проблемалар чагылышы.

Әдәбият:

1. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 5 том. Казан: таткитнәшр., 1989.
2. Сандыгы тирән, хәзинәсе бай //Мәгариф, 1994, №4.
3. А.Әхмәдуллин. Гасырларны үзенә сыйдырган иҗат //Мәгариф, 1999.–№12.

Тема 7. Габдрахман Әпсәләмов иҗаты

1. Язучының тормыш һәм иҗат юлы.
2. Г.Әпсәләмовның иҗатында сугыш темасының үзенчәлекле чагылышы:
а).«Газинур» романының язылу тарихы, әсәрнең реаль вакыйгаларга нигезләнүе;
б). «Алтын йолдыз», «Мәңгелек кеше» романнарында романтик характердагы геройлар бирелеше;
в) Язучы иҗатына соцреализм методы тәэсире.
3. «Ак чәчәкләр» романына художество анализы:
а). Әсәрнең тематикасы;
б). Төп геройлар бирелешендә «уңай» һәм «тискәре» типларга бүленеш чагылышы;
в) Геройларның мораль–этик яктан сурәтләнеше;
в). Романга салынган төп идея.
4. Язучының «Сүнмәс утлар» романында производство темасы чагылышы. Сөләйман карт образына салынган идея.

Өстәмә әдәбият:
1. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда .5 том. Казан: Таткитнәшр., 1989.
2. Ахунов Г. Ватан солдаты // Сайланма әсәрләр. 4 т.
3. Кашапов Г. Әпсәләмов хатлары // Казан утлары, 1988.–№9.

«Татар әдәбияты. 1945-65 еллар» курсы буенча зачет сораулары 4 курс, 7 семестр.

1. 1945-65нче елларда татар әдәбияты үсеше, төп темалар, әдәби тәнкыйтьнең жанрлар үсешенә тәэсире. (Тәнкытьнең лирикага мөнәсәбәте, «конфликтсызлык теориясе»нең драматургия үсешенә тискәре йогынтысы).
2. Әдәбиятта метод мәсьәләсе, үзәк герой хакында бәхәсләрнең асылы.
3. Ф.Хөсни – хикәяләр остасы, язучының әдәбиятка алып кергән яңалыгы.
4. Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәренең композицион төзелеше, үзенчәлекле герой чагылышы.
5. Г.Әпсәламов иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы.
6. Г.Әпсәламовның “Ак чәчәкләр” романында язучының «идеаль герой» концепциясе чагылышы. Гөлшаһидә, Әбүзәр Гәрәевич образларында авторның төп идеясе бирелеше.
7. Г.Бәширов иҗатында авыл темасы: «Җидегән чишмә».
8. Г.Бәшировның «Туган ягым –яшел бишек» повестеның идея–эстетик кыйммәте.
9. Прозаик М.Әмирнең татар әдәбиятына керткән өлеше. «Саф күңел» дилогиясендә күтәрелгән проблемалар, төп герой бирелеше.
10. М.Әмирнең драма әсәрләрендә («Миңлекамал», «Тормыш җыры») сугыш темасының үзенчәлекле чагылышы.
11. И.Гази иҗатында тематика төрлелеге. Аның тарихи роман жанрында эшчәнлеге («Онтылмас еллар»трилогиясе).
12. Язучы И.Гази әсәрләрендә психологизм, геройларынң эчке дөньясын сүрәтләргә омтылыш («Алар өчәү иде», «Тургай картаямы икән?»).
13. Сугыштан соңгы драматургия үсешендә үзенчәлекләр.
14. Н.Исәнбәтнең фольклористика өлкәсендәге эшчәнлеге, драматургның әдәби эшчәнлегенә халык иҗатының уңай йогынтысы. («Хуҗа Насретдин», «Түләк» һ.б.).
15. Н.Исәнбәтнең тарихи-биографик драмаларында татар халкының үткәннәре чагылышы. («Идегәй», «Гөлҗамал», «Мәрьям», «Муса Җәлил» һ.б.)
16. Поэзия үсешендә үзгәрешләр, әдәби тәнкыйтьнең лирикага мөнәсәбәте.
17. Ш.Маннур иҗатында поэзия һәм проза өлкәсендә эшчәнлеге. “Агымсуларга карап” романының үзенчәлеге. Романда себер якларының чагылышы.
18. Ә.Фәйзи иҗатына Г.Тукай поэзиясенең тәэсире. Әдипнең күпкырлы иҗат эшчәнлеге. Иҗатында Тукай образының чагылышы («Тукай» романы).
19. Шагыйрь Х.Туфанның катлаулы тормыш һәм иҗат юлы. Поэзиясендә көчле лиризм, психологизм чагылышы.
20. С.Хәким шигъриятендә тематика киңлеге, лирик герой бирелеше.

Читтән торып укучылар өчен «Татар әдәбияты. 1945-65 еллар» курсы буенча имтихан сораулары.
5 курс, 9 семестр.
1. 1945-65нче елларда татар әдәбиятында проза жанры үсеше, күренекле прозаиклар иҗаты.
2. 1945-65нче елларда поэзия үсеше, үзгәрешләр. Әдәби тәнкыйтьнең лирикага мөнәсәбәте, аның нәтиҗәләре. Поэзия үсешенә зур өлеш керткән шагыйрьләр.
3. Сугыштан соңгы драматургия үсешенә өлеш керткән авторлар. «Конфликтсызлык» теориясенең драматургия үсешенә тискәре йогынтысы.
4. Сугыштан соңгы татар әдәбиятында үсеш, тематика киңлеге.
5. Ф.Хөсни – хикәяләр остасы. Авторның иҗат үзенчәлеге, әсәрләрендә тематика киңлеге, тел байлыгы.
6. Ф.Хөснинең «Йөзек кашы» повестендә төп герой бирелеше. Аның үзенчәлеге, әдәбиятка алып кергән яңалыгы. Әдәби тәнкыйтьнең әсәргә бәясе.
7. «Йөзек кашы» (Ф.Хөсни) повестендә төп конфликт, аның чишелеше. Айдар, Вәсилә образлары сүрәтләнеше.
8. Г.Әпсәләмов иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы чагылышы.
9. Г.Әпсәләмовның «Газинур» романының төп үзенчәлеге, язылу сәбәпләре. Газинур Гафиятуллин образының идеаллаштырып бирелеше.
10. Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романының тематикасы. Язучының геройларны сүрәтләүдәге үзенчәлеге. Әсәрнең романтик–реалистик характерда булу сәбәпләре.
11. «Ак чәчәкләр» (Г.Әпсәләмов) романында Гөлшаһидә һәм Әбүзәр Гәрәевич образларында «идеал герой» концепциясе чагылышы.
12. Г.Бәширов иҗатында төп тема – авыл тормышны сүрәтләүгә багышланган әсәрләренә күзәтү.
13. «Намус» (Г.Бәширов) әсәрендә чагылдырган тема. Әсәрнең төп идеясе, бу идеяне бирү ысуллары.
14. Г.Бәшировның «Җидегән чишмә» дилогиясендә табигатьне саклау проблемасы чагылышы. Гайнан образының бирелеше.
15. Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» романының автобиографик характеры. Әсәрдә халык тормышы, гореф-гадәтләренең үзенчәлекле чагылышы.
16. Прозаик, драматург М.Әмирнең татар әдәбиятка керткән өлеше. «Саф күңел» дилогиясенең эшләнеше.
17. М.Әмирнең драма әсәрләрендә («Миңлекамал» һ.б.) сугыш темасының чагылышы.
18. И.Гази иҗатында тематика төрлелеге. Аның проза жанрында эшчәнлеге («Онтылмас еллар»)
19. Язучы И.Гази әсәрләрендә психологизм, геройларынң эчке дөньясын сүрәтләргә омтылыш («Алар өчәү иде», «Тургай картаямы икән?»).
20. Н.Исәнбәтнең халык иҗатын өйрәнү өлкәсендәге һәм драматургия жанрындагы эшчәнлеге.
21. Драматург Н.Исәнбәтнең әсәрләренә халык иҗатының уңай йогынтысы, әсәрләренең үзенчәлеге («Түләк» һ.б.).
22. Ш.Маннурның поэзия һәм проза өлкәсендәге эшчәнлеге, язучының иҗатында әдәби тәнкыйтьнең бәясе, йогынтысы.
23. Ш.Маннурның «Агымсуларга карап» романының үзенчәлеге. Романда себер якларының чагылышы.
24. Ә.Фәйзи иҗатына Г.Тукай поэзиясенең тәэсире. Язучы иҗатында Тукай образының чагылышы («Тукай» романы).
25. Шагыйрь Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. Поэзиясендә көчле лиризм, психологизм чагылышы.
26. С.Хәким шигъриятендә тематика киңлеге, лирик герой бирелеше.

Тубыл 2003

Ф.С.Сайфулина. Татарская литература (1945-1965; 1965 2000гг.).Учебно–методическое пособие.
Тобольск: ТГПИ имени Д.И.Менделеева, 2003, 48 с.

Составитель: Сайфулина Ф.С., кандидат филологических наук, доцент

Рецензент: Яхин Ф.З., доктор филологических наук, профессор.

© Тобольский государственный педагогический институт имени Д.И.Менделеева, 2003
© Сайфулина Флера Сагитовна, 2003
  • 0
  • 23 сентября 2010, 19:00
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.