Мөстәкыйль эш өчен күнегүләр

ИСЕМ

1. Укыгыз. Исемнәрнең башка сүз төркемнәреннән нинди лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре белән аерылып торуларын аңлатыгыз. Ялгызлык исемнәрен аерып күрсәтегез.
Литва татарлары
Узган җәйдә Зигмас Зинкявичюсның “Литва теле тарихы” дигән монографиясенең икенче томы басылып чыкты. Китапта литва теленең VII гасырда формалаша башлау үзенчәлекләреннән алып беренче литва китаплары чыга башлауга кадәрге чорга (1547) тирән фәнни күзәтү бирелә, күрше халыклар телләре белән булган үзара бәйләнешләр анализлана.
Китапта Татарстан Республикасы галимнәрен, язучыларын, тел белгечләрен кызыксындырырлык бүлекләр дә бар. Мәсәлән, “Литва дәүләте һәм литва теле” дигән бүлектә (140-144 битләр) татар һәм литва телләре арасындагы бәйләнешләргә зур урын бирелә. Галим XIV гасыр ахырларында Литва җиренә татарларның килеп чыгуын аерым алып тикшерә. Бөек князь Витаутас белән Тохтамыш хан арасында союз төзелгәннән соң, Литвага шактый гына татарлар күчеп килә. 1397 елда булган сугыш вакыйгаларыннан соң, тагын күпмедер дәрәҗәдә татарлар бирегә мәҗбүри рәвештә күчереп утыртыла. Аларның күбесе Вильнюс тирәсенә, Воке елгасы буена, шулай ук Тракай, Немежис, Бутримонис, Каунас кебек башка төбәкләргә күчеп утыра…
(Альбинас Высоцкис)

1. Өзекне күчереп алыгыз. Исемнәрне табып, аларга сорау куегыз, ялгызлык исемме, уртаклык исемме икәнен, грамматик категорияләрен, ясалышын һәм төзелешен, җөмләдәге функцияләрен билгеләгез.
Метрода
Без баскан басма бик тиз баскычка әйләнде дә түбәнгә шуа башлады. Түбәнгә төшеп җиткәч, баскычның басмалары тагын идәнгә өйләнделәр. Без, шул идәнгә баскан килеш бераз алга баргач, җир асты вокзалының чын идәненә атладык. Вокзал үзе зур, якты. Бераздан караңгы җир куышыннан поезд күренде. Ул платформага якын ук килеп туктады, һәм вагон ишекләре үзләреннән-үзләре ике якка ачылып киттеләр. Без эчкә кердек. Анда якты, электр янып тора. Ишекләр яңадан үзләре ябылдылар, һәм без кузгалып киттек.
(А.Алиш буенча)

2. Исемнәрне табып, бирелгән үрнәк нигезендә тулы морфологик анализ ясагыз.
Тел очына килгән сүз… Каләм очына килгән сүз! Каләмдәш шуны сиңа хәтле әйтеп өлгерә, ихласлыкның син ирешмәгән чиген үтә, тойгыларга син эзләп килеп җитә алмаган исемне куша… Син соңгардың, йөрәкне кызыгу-көнләшү чеметеп алды. Каләмдәшнең яңа әсәренә иң зур бәя шул. Мондый чакта үзенә әйтеп сөендерергә кирәк. Шуны әйтә алсаң, үзеңдә дә өмет бар, дигән сүз…
(Шәүкәт Галиев)
Үрнәк: Тел очына – күмәклек исем, берлек санда, юнәлеш килешендә, урын мәгънәсен белдерә, тартым белән төрләнмәгән, тезмә сүз, җөмләдә хәл булып килгән.

3. Исемнәрне таблицага языгыз.
Акыллылык, уй-фикер, хис-тойгы, тормыш, кимчелек, сәламәтлек, нефтьче, кыскыч, очы-кырые, хатын-кыз, җылылык, бәйләнеш, буфетчы, АКШ, төс-бит, БМО, алъяпкыч, КДУ, егет-җилән, эт шомырты, кәҗә сакалы, оя, җиләк-җимеш, бала-чага, җир җиләге, сусаклагыч, аяк киеме, суүсем.
Тамыр Ясалма Кушма Парлы Тезмә Кыскартылма
СЫЙФАТ

4. Күчереп алыгыз. Сыйфатларның астына сызыгыз. Лексик-семантик, морфологик, синтаксик үзенчәлекләрен билгеләгез.
Клара өчен биредә һәр нәрсә яңа, сәер, кызыклы иде. Менә өй эче. Ап-ак зур мич, кечкенә тәрәзәләр. Тәрәзә төпләрендә — эреле-ваклы савытларда, чыра кадап, сабакларын бәйләгән гөлләр… Тәрәзә яңакларында – кызыл башлы озын сөлгеләр, кашагаларда – ак челтәр… Түр почмакта – пыяла капкачлы карсак кына кара шкаф, шүрлекләрендә — төрле төстәге, төрле иштәге савыт-сабалар, түбәсендә — ниндидер катыргы кенәгәләр һәм тузган китаплар… Мич катыннан өйне икегә бүлеп сузылган бүлмә тактасы буенда – күпертеп, пөхтәләп җыештырылган иске генә тимер карават. Аннары менә кулдан гына эшләнгән текә артлы агач кәнәфи, шомарып-саргаеп беткән, калын аяклы таза урындыклар, киҗеле ашъяулык япкан шундый ук гади өстәл, өстәлдә патша башлары белән бизәлгән җиз самовар…
(Әмирхан Еники)

5. Җөмләләрдән исемләшкән сыйфатларны табыгыз.
1. Һәрхәлдә монда искесе, яңасы бергә иде. (Әмирхан Еники)
2. Сөйләшкәндә, төрле сүзләр очрый:
Салкыны бар, була җылысы. (Йосыф Гәрәй)
3. Серләшкәндә, төрле сүзләр чыга.
Ялтырата йөзне кайнары. (Йосыф Гәрәй)
4. Яхшының сүзе татлы. (Мәкаль)
5. Бәхетсезне ат өстендә эт талар. (Мәкаль)
6. Кыюның бәхете алда. (Мәкаль)
6. Сыйфатларның дәрәҗәләрен һәм төзелешен әйтегез.
1. Кинәт аллы-гөлле нурлар хәрәкәткә килделәр. Сопка артындагы
гигант прожекторлар күк йөзен салмак кына айкый башладылар. Менә кып-кызыл нур хәтфә-яшел төскә буялды, яшел прожектор алсу нур сирпеде.
Шул вакыт баш очына, күк гөмбәзенең иң югары урынына, утлы түрләмәләр, авыр ефәк чуклар эленде…
Чү! Нәрсә булды?
Кинәт кенә шаян җил исеп куйдымы?.. (Габделхәй Сабитов)
2. Тышта кар ява иде.
Кичә генә кара-соры булган җир өсте ап-ак… Юк, ап-ак түгел, аз
гына күксел, зәңгәрсу, хәтта әнә тәрәзәләрдән яктылык төшкән урыннарда алтынсу, алсу. Ә һавада, бөтен җир-күк арасын тутырып, шундый ук ак, зәңгәр, күксел, алтынсу, алсу күбәләкләр очына.
Кар ява. Беренче кар. (Рафаил Төхвәтуллин)

7. Бирелгән җөмләләрдән сыйфатларны табып, түбәндәге тәртиптә анализ ясагыз.
Көн җылы, кояшлы. Мин, шактый бушаган, җиңеләеп калган бөрмәле капчыгымны иңемә асып, аксый-аксый, аларга таба киттем. Агайлар, очлы күзләре белән, мине башымнан алып аягыма чаклы сөзеп карап чыктылар. Аягымда обмоткалы ботинка. Яшермим, аягымдагы ботинка да яңалардан түгел, ләкин шулай да калын олтанлы, таза ботинка. (Афзал Шамов)
Тикшерү тәртибе: 1. Сыйфатның төркемчәсе.
2. Ясалыш ысулы.
3. Кайсы сүзне ачыклавы.
4. Асыл сыйфат булганда — дәрәҗәсе, исемләшсә — кайсы сүзне алыштырып килүе һәм исемнең кайсы күрсәткечләрен алуы.
5. Җөмләдәге функциясе.

САН

8. Саннарны табып, аларның төркемчәләрен билгеләгез. Төзелешен
тикшерегез.
1. Шунда өч-дүрт кеше – бөтен бер делегация – вагонга керергә
рөхсәт сорады. 2. Тагын ике көннән 2 нче номерлы приказ әзерләнде. 3. Бронепоезд 500 ләп снаряд тондырган булып чыкты. 4. Пулеметлар бер минутка да туктап тормады. 5. Сәгать унберләрдә, һич көтмәгәндә, дошман, сул флангтан бәреп кереп, 1 нче Петроград полкына ташланды. 6. Төнге өченче яртыга кадәр штаб оператив документлар әзерләде. 7. Әнә, язганнарын, икенче көнне таң атканда, Кобозев алдына китереп тә салды. 8. Дикъкате үзеннән-үзе кәгазьгә төртелде: “Казан группасы приказы. № 1. 8 август, 1918 ел”. (Илдар Низамов)

9. Р.Фәйзуллин бер сүзен нинди мәгънәләрдә һәм функцияләрдә куллана? Бер саны нинди сүз төркемнәре функциясендә бирелә?
1. Кыз сынын ясады бер оста.
2. Ә әбиләр, үзләренчә
бер әдәп саклап,
гәп саталар, иреннәрен
чак кына каплап.
3. Бер әти үзе беләдер
ни ат казанганнарын.
4. Ә син миңа
шуның барысын
көйлә дисең
бер көй белән.
5. Ничек язганымны бары
бер үзем генә беләм.
6. Сөйли бөтен тәне: бер яна,
бер куя күк өшеп.
7. Бер ягында әнкәсе,
бер ягында әттәсе,
бер ягында тәттәсе,
бер кулында мәммәсе.

10. Санга тулы морфологик анализ ясагыз. Анализ ясау тәртибе:
1. Санның төркемчәсен күрсәтегез.
2. Ясалыш ысулы һәм төзелеше.
3. Бәйле яки бәйсез кулланылышы.
4. Төрләнгән булса, нинди формалар алуын күрсәтергә.
5. Җөмләдә синтаксик функциясе.
1. Улым сорау бирде бер көн: үләннәр турында.
Санап чыктык җиде-сигез үлән исемен.
(безнең якта алар 300 ләп бугай.) (Равил Фәйзуллин)
2. Бу атнада республикабызда фән өлкәсендә ике зур тарихи вакыйга булды. Аларның берсе 20 гыйнварда Татарстан Фәннәр академиясенә хакыйкый әгъзалар сайлау белән аңлатылса (бу хакта без укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде), икенчесе әгъза-корреспондентлар сайлау төгәлләнү иде. Хакыйкый әгъзалыкка һәм әгъза-корреспондентлыкка икесенә бергә барлыгы 151 гариза кабул ителгән. (Көндәлек матбугат)

АЛМАШЛЫК
11. Алмашлыкларны табыгыз, нинди сүз төркеме белән мөнәсәбәттәш
булуларыннан чыгып, төркемнәргә (исем алмашлыклары, сыйфат
алмашлыклары, рәвеш алмашлыклары) аерып языгыз.
1. Кеш. Бу исем миңа башта бик сәер тоелган иде. Соболь –
безнеңчә чынлап та кеш микәнни? дип баш ваттым. Бездә бит гомумән җанварлар, җәнлекләр. кошлар исеме бергә җыелып, ачык аңлатма бирелеп, тиешле тәртипкә салынмаган. Сүзлекләргә карасаң, анда да шул: “Соболь – кеш” диюдән башканы тапмыйсың. Ни өчен кеш, кайдан алынган, халыкта бармы ул? – монда җавап юк. Ләкин сораша торгач, собольнең кеш булуына ышанырга туры килде. Мәсәлән, безнең халыкта: “Ас кебек ак, кеш кебек кара” дигән чибәр кешеләргә карата әйтү бар икән. Менә шуннан соң гына күңел тынычланды.
(Әмирхан Еники)
2. Сәйфинең теле романда сүз составы белән дә, сөйләү формасы
белән дә бүтәннәр теленнән кискен рәвештә аерылып торырга тиеш иде. Чөнки ул үзе дә бүтәннәр кебек түгел. Сәйфи кебекләргә сүз вак җанлылыкларын, эчке пычрак дөньяларын яшерергә, икейөзлелек битлеген саклап калырга хезмәт итә.
(Гомәр Бәширов)
13. Җөмләләрдә парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр булып
кулланылган алмашлыкларны табыгыз.
Кайда эләксә, шунда баш куеп йокыга киттеләр. (Ш.У.) Клара бер
нәрсәгә гаҗәпләнде: Каракоштан дөньяга сибелгән кешеләр гаять күп икән. (Ә.Е.) Хакыйкатьне күрсәт аңа, шуннан ул сиңа рәхмәт әйтер. (Г.Ә.) Кайда нинди кадерсез нәрсә кирәк булса, анда килен әйбере бирелде. (Г.И.) Ел саен шулай була бу: кар эри, бозлар китә. (Х.Т.) Шундый җитез, шундый да җиңел бии: залда аңа сокланмаган кеше калмый. (М.Ә.) Эш менә шунда: мин сезне менә шушы газета белән таныштырырга теләр идем. (А.Р.) Җирең нинди булса, икмәгең шундый була. (М.)
14. Алмашлыкларны таблицага урнаштырып языгыз.
Тамыр Ясалма Кушма Парлы Тезмә
Син, аныкы, ул, һәркем, барлык, бөтен, һичкем, әллә кем, әллә ни,
кайдадыр, беркайчан да, кем дә булса, беркем дә, кемдер, нидер, шулай, безнеке, нәрсә, кайчан да булса, ничәшәр, кайдан, теләсә кайсы, һичбер, әнә, ул-бу, бу, алай-болай, алар, теге-бу, шундый, һәрбер, һәр, үзем, һәркайсы.

15. Алмашлыкларны түбәндәге тәртип буенча тикшерегез:
1. Алмашлыкның лексик төркемчәсе.
2. Кайсы сүз төркемен алмаштыру буенча төркемчәсе.
3. Ясалыш ысулы һәм төзелеше.
4. Төрләнгән булса, нинди кушымчалар алуы.
5. Җөмләдәге синтаксик функциясе.
Җир йөзендәге бөтен малайларның да исемнәре бар. Сиңа исемең
туганчы ук, әллә кайчан табылган, табылган гына түгел – тагылып ук куелган була. Мине дә шулай иткәннәр. Миңа барыбер. Хет әллә кем дип атаган булсыннар иде. Бу әти-әниләр шулкадәр исемне кайдан гына уйлап бетерәләрдер, аптырарсың. (Газиз Мөхәммәтшин)

РӘВЕШ
16. Рәвешләрне табып, аларның семантик, морфологик, синтаксик
үзенчәлекләрен аңлатыгыз.
1. Умарталыкта бертуктаусыз бал кортлары оча. Алар бер югары, бер түбән төшәләр, әле умартага керәләр, әле кире чыгалар да безелдәп очып китәләр. (Гасыйм Лотфи)
2. Мин һаман йокламыйм, тирә-якны күзәтәм. Кинәт кайдандыр арба тавышлары ишетелгән кебек була. Вакыт-вакыт атка дәшкән тавышлар ишетелеп китә. (Гомәр Бәширов)
3. Арып-талып, янып-көеп, көне буе йөргәннән соң, каяндыр ташлар арасыннан бәреп чыккан чишмәдән терекөмештәй саф, боздай салкын суны учың белән алып чөмерә-чөмерә эчү үзе ни тора! (Аяз Гыйләҗев)

17. Рәвешләрнең төркемчәләрен билгеләгез һәм ясалыш-төзелешләрен
аңлатыгыз.
Яссы тау итәген биләп утырган каен, юкә катнаш усаклыкны күптән инде Поши урманы дип йөртәләр. Исеме җисеменә туры килә дигәндәй, монда пошилар чыннан да бик күп. Шушы усаклык аша буровойга йөргәндә, алар безгә дә көн саен диярлек очрап торалар. Тармакланып үскән зур мөгезле башларын агач арасыннан сузып, артыбыздан бик кызыксынып карап калалар алар. Монда, усаклыкта, рәхәттер үзләренә. Җәен урман эчендә билдән сусыл үлән була. Кышын исә тәмле юкә, каен, усак кайрылары күпме кирәк. (А.Хәсәнов)

18. Өзектә нинди рәвешләр кулланылган? Күрсәтелгән тәртип буенча
рәвешләрне тикшереп чыгыгыз:
1. Рәвешнең төркемчәсе.
2. Ясалыш ысулы һәм төзелеше.
3. Кайсы сүзне ачыклап килүе.
4. Әгәр исемләшкән булса, төрләнүе.
5. Җөмләдәге функциясе.
Иртәгесен әтисе белән әнисе көн буе алмаш-тилмәш авыруның башы
очында утырып уздырдылар. Авыру ара-тирә ыңгырашкалап, бер хәрәкәтсез тын гына ята бирде. Төнлә тагын саклап чыктылар. Өченче көнне иртә белән болар чәй эчеп утырганда, ул бик авырлык белән генә күзен ачып, иреннәрен ялап куйды. Фатыйма җиңги, тиз генә торып, аңа су бирде. Авыру бераз гына түшәмгә карап яткач, күз кабаклары авыраеп тагын йомылдылар. Берәр сәгатьтән авыру яңадан күзен ачты. Авыруның терелә башлавы Фатыйма җиңги өчен бәйрәм булды. (Гомәр Бәширов)
19. Рәвешләрне табып, аларның мәгънәви төркемчәләрен билгеләгез, морфологик анализ ясагыз.
1. Көн искиткеч матур! (М.Ә.) 2. Наратлар төбенә басып, шыксыз тулай торакка керәсе килмичә, без озак тордык. (М.М.) 3. Язучылык эшеннән тыш ул гомер буе кайда да булса хезмәт иткән, еш кына берьюлы ике-өч урында эшләгән. (Р.М.) 4. Ул кинәт китель җиңен терсәгенә чаклы сыдырып куйды. (С.Ш.) 5. Ярым уяу, ярым йокылы Газинурның күз алдыннан әле күптән түгел генә булып узган күренешләр уза. (Г.Ә.) 6. Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. (Ә.Е.) 7. Аның хәтта тәне, һавада йөзгәндәй, җиңеләеп калды, акылы, ничектер, бердән яктырып китте, сизгерлеге искиткеч үткенләште. Җырны инде ул хәзер моң итеп кенә ишетмичә, гаҗәеп ачык сурәтләр тезмәсе итеп тә күрә иде. (Ә.Е.)

ФИГЫЛЬ
20. Фигыльләрне табып, аларның лексик-семантик, морфологик,
синтаксик үзенчәлекләрен аңлатыгыз.
1. Икенче бер вакыйга хәтердә: кемгәдер килеп кунак булган яшь бер
ир урамда тавыш чыгарган, сугыша башлаган. Сүз белән тыя алмагач, ирләр, ат дилбегәсе алып чыгып, аның аягын-кулын бәйләделәр дә урам уртасындагы чирәмгә салдылар. Теге сүгенгән саен башына бер чиләк чишмә суы коеп тордылар. Кыйнашу, сугышу, алдашу, сүгенү – авылда бик хурлыклы эш исәпләнә иде.
— Фәлән кеше бик ямьсез сүз әйтте, шул авызлары белән ничек ризык кабар икән ул? – дип, карчыклар сөйләнә иде. (Мөхәммәт Мәһдиев)

21. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне аерып күрсәтегез.
О, бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул – сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Гадәттә, ашык-пошыграк язу аркасында без аның барлык төсмерләрен дә искә алып җиткермибез, урынындамы бу сүз яки урынына ук куелып җитмәгәнме? – ул турыда уйлап баш ватмыйбыз. Шунлыктан кайбер сүзләрне кирәгеннән артык җигеп өшәндерәбез, шомарган бакыр акчага әйләндерәбез. Шул ук вакытта океандай бай телебезнең энҗедәй җемелдәүче аерым сүзләре, синонимнары, куллануга кермичә, әкренләп төшеп кала, онытыла бара. Хәлбуки телгә, сүзләрнең үз урыннарында үз бизәкләре белән яңгырауларына игътибар, шул турыда кайгырту, шул игътибарлылыкны иң элек үзеңдә булдыру, аннары шуны каләмдәш иптәшләреңнән сорый белү – бу соң, барыннан да элек, без язучылар эше түгелме? (Фатих Хөсни)

22. Бар, уйла, кил, сөй, кал, тап, буя, чык, бие, яу, ки фигыльләрен
барлыкта-юклыкта зат-сан белән төрләндерегез. К – г, қ – ғ, п – б, й – ея, у – в чиратлашуларын истә тотыгыз.
23. Төрле наклонениедәге фигыльләрне таблицага языгыз, наклонение күрсәткече астына сызыгыз.
Шул чакта кияүләрнең башына бик шәп бер идея килде. Ул болай диде:
— Менә нәрсә, Гөлбикә, каенагай! Без бу әйберләне бүлешеп әрәм-
шәрәм итеп бетермик. Барыбер файдаланып булмаячак бит… Без лучше тотыйк та бөтенесен театр гардеробына тапшырыйк. Анда мондый нәрсәләрне саклый беләләр, борынгы тормышны уйнап күрсәткәндә киеп файдаланырлар, ә безнең тарафтан театрга бу бик әйбәт бер бүләк булыр. Чын, уйлагыз әле! (Әмирхан Еники)
Дүрт яктан дошман булса да, һәрбер адымны тик сугышып кына
атласак та, күңелем ышанадыр иде: кайдадыр яктылык бар, кайчан булса да без шуңа ирешербез, ди идек. (Галимҗан Ибраһимов)
Эшкә дисәң, изү чишеп, җиң сызганып, алар беренче тотындылар. Уенга дисәң, авылда берләр иде. Җиһанша уллары дигәндә, тирә-як кызларының дәртле йөрәкләре яна, башлары әйләнә иде. (Г.Ибраһимов)
Ул шунда ук җиңгәчәйгә карап әйтә куйды:
— Син! Шәкертне үзебездән калдырмыйк.
— Теләсә, — диде җиңгәчәй.
— Безнең белән барасыңмы, бәбкәм?
— Кая соң?
— Абзанга инде… Туйга барабыз. (Әмирхан Еники)
Хикәяләү Теләк Боерык Шарт

24. Хикәя фигыльнең заманнарын әйтегез.
Биредән Карамалы уч төбендәге кебек күренә иде. Куе зәңгәр төскә
кереп, Рә тавы сузылып яткан. Тау түбәсеннән берәү ат чаптырып бара – ул, әкият батырыдай, дөрләп янган ут эченә ташланды, — кояш нуры очларында ялтыраган каеннар арасына кереп югалды. Тау артыннан дәү ут шары күтәрелеп килә. Ул, күтәрелә барган саен, агара, зәңгәрләнә, кечерәя бара кебек. (Мөсәгыйт Хәбибуллин)

25. Фигыль хәбәрләрне табып, аларның нинди заманда кулланылуларын әйтегез. Ни өчен бу заман формасы кулланылган?
Борын-борын заманда Саян һәм Алтай Таулары башланып китә торган киң далада Енисей батыр яшәгән, имеш. Аның батырлыгы турында җырлар җырланган, әкиятләр сөйләнгән. Шул әкиятләрнең берсе, телдән телләргә күчеп, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Көннәрдән беркөнне төньяктан усал диңгез патшасы килеп чыккан. Ул, Себер халыкларын җыйган да: “Бүгеннән соң миңа кояш яктысы өчен ясак түләрсез. Минем рөхсәтемнән башка беркем дә кояш яктысыннан файдаланмасын”, — дигән. И кайгырганнар, и кайгырганнар Себер халыклары. Ләкин боз йөрәкле диңгез патшасының күңелен кайнар күз яшьләре йомшарта алмаган.
Тора-бара бу кайгылы хәбәр Енисей батырга да ирешкән. Шуннан соң әй ярсыган, әй дулаган Енисей! Ярларыннан ташып чыккан, биек-биек тау башларына кадәр күтәрелгән… Зур-зур кыяларны куптарып, җиде кат күк аша җиде диңгез артына ыргыткан. (Габделхәй Сабитов)

26. Аналитик үткән заман формасындагы хикәя фигыльләрне табып, аларның ясалышларын, нинди заман төсмере белдерүләрен аңлатыгыз.
1. Мин чыкканда, малай китеп барган иде инде. (Г.С.) Күңеле тулуы тавышына ук чыккан иде. (М.Г-ев) 2. Көтүдән сыер кайтасы бар дигән уй көндезләрен дә ишегалдын тутырып, ихатаны бөтен итеп тора иде бит. Ә кичләрен, авыр тояклары белән җирне дер селкетеп кайтып кергәч, имин үткән көннең бәрәкәте, яңа сауган сөт исе булып, күңелләргә тарала торган иде. (М.Г-ев) 3. Вакытны бушка сарыф итүне ул берничек тә башына сыйдыра алмый иде. (М.Г-ев) 4. Камчысын уйнатып, ат тоягы астыннан очкыннар чәчрәтеп, урман арасыннан көтмәгәндә килеп чыга иде дә утындыр-печәндер урлаучыларның котларын ала торган иде. (Марсель Галиев)

27. Үткән заман формаларының ясалышын аңлатыгыз.
Клараның бабасы, мәрхүм, аңа еш кына: “Клара, бәбкәм, безнең Каракошны бер кайтып күрер идең, ата-бабаңның туган туфрагы бит ул!” – дип әйтә торган иде. Бабасының бу сүзләренә каршы Клара, ни әйтергә белмичә, уңайсызланып кала торган иде. Әллә кайдагы ул “туган туфрак” дигән нәрсә аңа билгесез, ят иде, шуңа күрә бабасының сүзләре аңарда бернинди теләк тә, кызыксыну да уятмый торган иде. Гомумән, Клара, чын шәһәр кызы булганлыктан, авыл җирен өнәп бетерми иде. (Әмирхан Еники)

28. Киләчәк заман хикәя фигыль формаларын (I һәм II төр) аерып күрсәтегез. Киләчәк заман төсмерләрен аңлатыгыз.
1. Ул сызымны тагын да ун мәртәбә киредән сызачаксың. 2. “Мин барыбер җиңелмәячәкмен!” – дип, Сабитов ишекне каты ябып чыгып китте. 3. Минем урында кем тыныч калыр икән? 4. “Бик масайма, теге малаең ике-өч елдан күрсәтер әле күрмәгәнеңне,” – дип көлә башлады. 5. Соңгы сүзне ул әйтер. 6. Малай үсеп җиткәч, әйләнеп кайтырбыз. 7. Тоз түгел, эремәбез. (Марсель Галиев) 8. Синең өчен, шушы балам өчен, / Нәселем өчен, туган ил өчен, / Мылтык тотып баскан җиремнән / Бер адым да артка чигенмәм. (Фатих Кәрим) 9. Гомрем минем моңлы бер җыр иде, / үлемем дә яңрар җыр булып. (Муса Җәлил)

29. Укыгыз, теләк фигыльләрнең санын һәм затын әйтегез.
1. Йөрәкләргә шатлык күчкән — / Бер шатлыкны бишкә, әй, бүләек. (Разил Вәлиев) 2. Адашсам язмышта әгәр / Давыллы көндә, / Кемне соң, кемне дәшим мин? / Эндәшим кемгә? (Хәсән Туфан) 3. Синнән аерым көннәремдә / Мин сүз кушыйм кемнәргә ?! (Х.Т.)

30. Боерык фигыль формаларының кулланыш үзенчәлекләрен әйтегез.
1. Ә мин хәзер унберне тутырып килә торган олы малай, шул көзге чебешләр арасында утыр имеш. (Ш.М.) 2. Берни булмагандай борыл да кит мин боларның урамына. (М.Р.) 3. Шатлыгы эчкә сыймас бер хис белән томыр мин моны күккә! (М.Р.) 4. Ашадым, эчтем дә, тиз генә егыл! (Г.Толымбай) 5. Күп тә үтмәде, минем тәләкә койрыгын “мелт-мелт” сикертеп йөрде дә, кинәт, кыйгачлап, яшькелт тирәнлеккә чум да кит! (М.Р.) 6. Тракторыбыз туп-туры күпергә карап китә барды, без, яшен тизлеге белән яр астына сикереп, өянкеләр артына поса-поса, карлы боз буйлап элдерт! (М.Р.) 7. Карчыкларның чәченә йоклата торган дару салдык та, алар изелгәч, без, өч кыз, төш тә кал төнлә поезддан! (Г.Б.) 8. Борыгыз муенын комсыз карчыганың, / Кояш чыксын Алман җиренә. (М.Җ.) 9. Җаныңның ваклыгын сылтама заманга. (Р.Ф.) 10. И җиләс җил, килсәнә, кил, / Безгә керә китсәнә, / Бармы җаны, ничек хәле, / Шуны хәбәр итсәнә?! (Х.Т.)

31. Фигыльләрдәге юнәлеш кушымчаларын табып, аларның мәгънәләрен билгеләгез.
1. Киселде башлар… тиделәр…
Тик телгә тидертмәдек;
Агабыз Тукай йөзенә
Каралык китертмәдек. (Х.Т.)
2. Уральcки кырларында
Күтәрелде юлда тузан… (Х.Т.)
3. Планеталар нидер ымлашалар
Күкләргәрәк, өскәрәк менеп. (Х.Т.)
4. Һәр табуда күпме югалтулар! (Р.Ф.)
5. Кулымны бәйләсәләр дә,
Телемне бәйләтмәдем. (Х.Т.)
6. Башлатмагыз, туганнарым,
Сугышларны тагын да. (Х.Т.)

32. Хәл фигыль формаларын табыгыз.
1. Сандугач, сандугач,
Китмә, китмә, саедугач!..
Канатларың талдырып,
Туган җирне калдырып. (Г.З.)
2. Картаймыйча һаман, искермичә
Яши бирә исме дөньяда. (Х.Т.)
3. Кил әле, кил, диңгез, мен ярга!
Серләшик бер
Тәмам туйганчы.
Һәм дуслашыйк… күпкә… дәфтәрне
Соңгы тапкыр ябып куйганчы. (Х.Т.)
4. “Алтынчәч”не карыйм бүген, Җәлил,
Сагына-сагына синең үзеңне. (Х.Т.)

33. Сыйфат фигыльләрнең заманын, җөмләдәге функцияләрен билгеләгез. Исемләшкән сыйфат фигыльләрне табыгыз.
1. Күпме хатирәләр! Китап битләре арасында кипкән чәчәктәй сакланган Хатирәләр! (Ә.Е.) 2. Кыз чагындагы самими нәфислегенә үзен бик карый белә торган хатыннарга гына хас нәзәкатле гүзәллек өстәлгән. (Ә.Е.) 3. Ә түбәндә пароход авызыннан әйберләрен күтәргән халык һаман әле агылып чыга иде. (Ә.Е.) 4. Күтәренеп чыгучы пассажирлар да бетеп килә иде инде. (Ә.Е.) 5. Ә төшәсе пассажирлар төшеп беттеләр. (Ә.Е.) 6. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар. (М.) 7. Ерактан, әллә кайдан ишетелә күк күкрәгән аваз! (Г.Т.) 8. Иртәрәк өлгереп урман туфрагына төшкәннәре генә алдагы елда шытып чыгар. (М.М.) 9. Күрәсең, каргалар миләш ашый торган атналарда йә көчле салкыннар, йә бураннар булган. (М.М.) 10. Яңа килгәннәр аерым төркем булып утыралар. (М.М.) 11. Чит мәктәптә имтихан бирүчеләр арасыннан барысы да уңай билге алдылар (М.М.)
34. Исем фигыльләрне табып, аларның җөмләдәге функцияләрен аңлатыгыз.
1. – Миңа бик азга гына ук-җәя биреп тормассызмы диебрәк керүем иде. (Ә.) 2. – Безнеке дә шул инде. Тыныч кына эшләп яту. (А.Г.) 3. Ул нәни йодрыкларын менә болай иттерә-иттерә авызына кабып ятулары! (Р.Т.) 4. – Ул бригаданың печән абзарларына кереп, кыек асларыннан күгәрчен тотулар дисеңме..., ул язын җир ачылгач, яланаяк калып, тезеп-тезеп ашык бәрүләр, сыер ябагасыннан әвәләнгән туплар сугып, чыр-чу килеп, йөгертмә туп уйнаулар дисеңме… Кая калды ул дөньяның гел шатлык кына, гел рәхәт кенә көннәре?.. (М.Р.)

35. Инфинитив формаларны табыгыз. Алар ничек кулланылганнар: аерыммы, башка сүзләргә бәйләнепме? Аларның синтаксик функцияләрен аңлатыгыз.
1. Сәләховның күз алдына кинәт какларга элгән казлар килеп басты. (М.Ю.) 2. Кесәсеннән хат чыгарып укырга кереште. (М.Ю.) 3. Сәйриннең туган авылында хатыннар, яз җитү белән, ит какларга, киндер агартырга керешәләр. (М.Ю.) 4. Кем белә, бәлки, киләчәктә аңардан рекомендация сорарга туры килер. (Ә.Е.) 5. Хәзер яулыкны үзендә калдырырга да ярамый иде. Йә, нишләтергә тиеш ул аны? Иделгә ташларгамы? 6. Берәү белән дә уйнамаска-көлмәскә тиешмени инде ул? (Ә.Е.) 7. Яңадан авылга кайтып озак торырга туры килмәде, армиягә алындык. (Р.Т.) 8. Чүмәлә тарттырырга атның иң яхшылары җигелә. (Р.Т.) 9. Концертта без физкультпирамида ясарга тиеш идек. (Р.Т.) 10. Узган җәйдә мин дә түзмәдем, Ташлыярга барып кайтырга булдым. (Р.Т.) 11. Костин взводка борылды: — Атлардан төшәргә! (Г. Г-й)

36. Фигыльләрне табып, морфологик анализ ясагыз.
1. Ярлы шәкерт бик яхшы укыса гына, үзенең матди хәлен беркадәр җиңеләйтә ала. 2. Чигенергә мөмкин иде, бик мөмкин иде. 3. Әйе, бернинди максатсыз, бары тик коры кызыксынудан гына, үзенә насыйп булмаган Ләйләсен бик тә күрәсе килә иде. 4. Юк, күрәсе иде үзен, ничек тә күрәсе иде. 5. Әгәр очратсам, валлаһи дип әйтәм, ул кызыйны җитәкләп, ярга кумакчы идем. 6 Сәфәргали шул тирәдә әрле-бирле йөренгәли, аннары койма буенда сызгырынып басып торган була.

АВАЗ ИЯРТЕМНӘРЕ
37. Тексттан аваз һәм образ ияртемнәрен табыгыз.
1. Без ике арба белән шыгыр-шыгыр чыгып киттек.
2. Кычкырдылар: “Торыйк-торыйк”,
Сезнең белән дуслар булыйк,
Тату яшик, бергә булыйк! (Г.А.)
3. Җилфер-җилфер итә җилләр,
Күренми күзебезгә (Р.Миң.)
4. Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел – көндезләре. (Г.Т.)
5. Менә беркөнне иртәнчәк бик югарыда, ерактан “Кыйгак!.. Кыйгак!..” дигән тавыш килде. (Г.И.) 6. Малайлар бар да тын, бар да шым, шылт иткән тавыш та юк. (Г.И.)
7. Җитеп килә инде аның җитмеш яше,
Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче (Г.Т.)
8. Түм-түгәрәк, кып-кызыл,
Әйләнәдер зыр да зыр.
Ямьнән ямьледер яме,
Балдай татлыдыр тәме. (Т.)

ХӘБӘРЛЕК СҮЗЛӘР
38. Хәбәрлек сүзләрне табып, мәгънәләрен аңлатыгыз.
1. Барда юк, юкта бар. (Т.)
2. Әкиятме бу?
Әйе,
Тик әйт миңа,
Йөрәгемнең назлы иркәсе!
Син түгелме сөю нурың белән
Кабызучы гомрем иртәсен? (М.Җ.)
3. Тик аның легендага керүенә гаҗәпләнер урын юк: шулчаклы гүзәл чәчәккә борынгылар да сокланмый булдыра алмаганнар.(Г.Х)

ТЕРКӘГЕЧ
39. Теркәгечләрне табыгыз, алар нинди җөмлә кисәкләрен һәм нинди җөмләләрне бәйлиләр, төркемчәләрен билгеләгез.
1. Бу хәл Зиннәтне тетрәтеп җибәрде, ләкин Айсылу моны сизмәде. 2. Егет, кулларын угалап, винтовкасын иңбашына җайлабрак элде дә тагын да кызурак атларга тотынды. 3. Шәмси әллә илле чакрым, әллә артык та куды. 4. Ул барды да барды, гүя үзенең ничек болай ялгыз калуына гаҗәпләнгәндәй, алдына-артына, як-ягына карады. 5. Ул чакта Стәрлегә поезд та, самолет та, автомашиналар да йөрми иде. 6. Эзләп тә караганнар, әмма белүчеләр юк икән. 7. Авылдан ераклашканнан-ераклаша барам, ә күңелем, җаным шул авылда, салкын өйдә, ятим балалар янында. 8. Тапкансың икән, югалтмаска, бәлки, ничек кенә булса да, аны ялкын итеп дөрләтергә кирәк. 9. Беришесе исә, ни эшләүләрен белеп бетермичә, гомуми хәрәкәткә буйсынып кына кулына корал алган. 10. Әллә гадел сүзләр тәэсир итте, әллә баштагы ярсу басыла төште, тик командирга кул күтәрүче булмады.

40. Теркәгечләрне тезүче һәм ияртүче теркәгечләргә аерып, алар белән җөмләләр төзеп языгыз.
Әгәр, чөнки, һәм, вә, ә, исә, әмма, да / дә, та / тә, тагы, ни… ни, әле...әле, әллә...әллә, гүя, гүяки, ягъни, ки, я, бәлки, тик, яисә, яки, бары.

БӘЙЛЕК
41. Бәйлекләрне табып, аларны бәйләүче сүзләре белән язып алыгыз, төркемчәләрен билгеләгез.
Тел өстендә уйнау – өзлексез дәвам итә торган акыл эше. Дөрес, бу әле һәр сүз, һәр җөмлә өстендә баш ватып утыру дигән сүз түгел. Әнә Туфан Миңнуллин әйтә, “телсез” язучы юк, булмый ул, ди. Әлбәттә, шулай. Мин дә үземне “телсез”ләрдән санамыйм, ләкин шуңа карамастан, минем өчен язуның иң авыр өлеше “телгә” кайтып кала. Хикмәт нәрсәдә? Хикмәт шунда ки, әйтәсе һәм күрсәтәсе килгән бөтен нәрсә — фикер һәм хистән алып, төскә һәм искә (мәсәлән, чәчәк исенә) хәтле – үзенең иң дөрес, иң төгәл сүзен табарга тиеш. Язган чакта нәкъ менә шуны, ягъни әйтергә теләгәнең белән кәгазьгә төшкән сүзнең бер-берсенә ничек тә туры килүен өзлексез күзәтеп барырга мәҗбүр буласың да инде. Ләкин эш моның белән генә бетми бит әле, телнең, һичшиксез яхшы телнең, үзенә генә хас табигый агышы, аһәңе һәм ритмы да булырга тиеш – язганда шуны гел генә истә тоеп, чамалап бару да язучыдан шулай ук бик нык таләп ителә. Кыскасы, әдәбият ул – тел сәнгате, беренче сүзеннән алып соңгы ноктасына чаклы. (Ә.Е.)

42. Өзекләрдән бәйлек һәм бәйлек сүзләрне табыгыз. Алар арасында нинди аерма бар?
1. Язган чакта әсәрнең телен ниндидер бер кодрәт белән үзеннән үзе җиңел генә агып бара дип уйлау һич тә дөрес булмас иде. Тел ярдәмендә ни әйтергә, нәрсә күрсәтергә телисең – хикмәт шунда бит! Менә ни өчен тел турында өзлексез уйланырга туры килә. Хәтта әсәрне редактор өстәленә илтеп салганнан соң да баш ватудан туктамыйсың – күңелгә ошамаган берәр сүз сине, җаныңа кадалган шырпы шикелле, гел борчый да тора. Әсәр иҗат итүнең бөтен авырлыгы да, минемчә, нәрсә хакында язудан бигрәк, ничек итеп язуга кайтып кала. (Ә.Е.)
2. Латыйф ага без фәкыйрегезгә — “брат Әүхәдигә” – сүзнең әсәрдәге мәгънә йөкләмәсен ничек тикшерергә кушса, гел шул юл белән бардык. Бу мине системасызлыктан коткарып кына калмады, бу мине үзем язачак әсәрләргә карата да саграк булырга, тел-сурәтләү чараларына таләпчәнрәк килергә өйрәтте.
“Аксыл зәңгәр күктән мул булып яз кояшының саргылт нуры коелган иртәдә, керфекләренә кадәр тузан кунган юка гәүдәле бер кыз белән яшүсмер кыз бала җырлый-җырлый бодай тазарткан чакта, аларның бригадирлары, җыйнак кына киенгән яшь килен Нәфисә, кырдан кайтып төшә.
— Я, нишлибез соң, гөлкәйләрем? Болай булгач, безнең бодай орлыгыбыз җитми бит, — ди ул.”
Бу җөмләдәге “гөлкәйләрем” сүзе, “соң” ярдәмлеге, халык теленә кереп урнашкан “болай булгач” тәгъбире Нәфисәнең иптәшләренә эндәшүендәге ягымлылыкны, алар көченә ышану интонациясен бирәләр. (Г.А.)

МОДАЛЬ CҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ
КИСӘКЧӘ
43. Кисәкчәләрне табып, төркемнәргә бүлегез һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.
1. Киек казлар кыйгылдаша,
Җырлашалар микәнни?
Туган илләр кала бит дип
Елашалар микәнни? (Х.Т.)
2. Сибелә чәчәк җилләр лә искәндә,
Өзелә үзәк исләремә төшкәндә. (Җ.)
3. Бакчадагы гөлләремнең
Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем. (Җ.)
4. Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул. (Җ.)
5. Тәрәзә төбем исле гөл,
Сынмый да, бөгелми дә шул. (Җ.)
6. Бара гына торгач юл буйлап,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Юл гынаем китте су буйлап. (Җ.)
7. Бәлки син минем җырланмас
Иң гүзәл бер җырымдыр? (Р.Ф.)
8. Тизрәк килче син яныма!.. (Р.Ф.)
9. Тәрәзәмне ачып куйдым,
Килсәнә, җил, керсәнә. (Х.Т.)
10. Юк, ышанмыйм ромашкаларга,
Алдаша ич алар, алдаша:
Аның кабере өстендә инде
Резедалар үсә ләбаса. (Х.Т.)

ЫМЛЫК
44. Эмоциональ һәм императив ымлыкларны аерып языгыз.
1. – Зөфәр, мин сиңа бер яңа хәбәр әйтимме?
— Йә, әйт. (Ә.Е.) 2. Ах, хәерсез, качты бит! (Ә.Е.) 3. Аларны кечкенә буйлы бер әби каршы алды: “Әй, алла бәндәләре! Шәйхулла әйткән әртичләр сезмени инде ул?” (Ә.Е.) 4. – Һәй, Шәйхулла абзый, нигә инде юри аңламаган булып кыланасың? Ул хактамыни сүз? Акча, имеш!.. (Ә.Е.) 5. Һи-и, дошманны җиңгәч – иминлек кайткач – балда-майда йөзәрбез әле, Шәйхулла абзый! (Ә.Е.) 6. — Машалла, кайтып җитәбез түгелме соң? – диде. – Һи, көтү дә кайтып бара икән ләбаса! (Ә.Е.) 7 – Ай-һай, туры килерме икән, сез бит әнә бер дә күченүдән бушамыйсыз! (Ә.Е.) 8. Чү! Минем әти тавышы. 9. Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор. (Г.Т.) 10.”Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!” (Г.Т.)
МОДАЛЬЛЕКЛӘР
45. Модаль cүзләрне табып, мәгънәләрен аңлатыгыз.
1. Һичшиксез, аларның икесенә дә хәбәр җиткерергә кирәк.
2. “Бер заманда, шөбһәсез, бу күл кибәр”, — Дип, гакыллы зур хәкимнәр сөйлиләр. (Г.Т.)
3. Кызлар чеметә-чеметә,
Мине, ахры, киметә:
Кирелегем дә бетә,
Эрелегем дә бетә. (А.Н.)
4. Билгеле, мин моңа ышанмадым. 5. Сиңа, ахры, ат җене кагылгандыр, торсаң – шул, ятсаң – шул, бар белгәнең шул булды. (Г.И.) 6. Билгеле, бу кап-кара урманда һәртөрле ерткыч та бар. (Г.Т.)
  • 0
  • 23 сентября 2010, 18:44
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.