Класстан тыш эшләр (Яшь укытучылар өчен ярдәмлек) (2)

Туксанынчы еллар башында Р. Нуриев Казанга классик балет фестиваленә кайта, әмма биюче булып түгел. Ул инде бу вакытта балет биючесе буларак карь ерасын төгәлләгән иде. Казанда ул тамашачы хозурында балет дирижеры сыйфатында балкыды. Ул фестивальдә П. И. Чайковскийның “ щелкунщик” балетына дирижерлык итә.”Рудольфның Казанга кайтуы юкка булмагандыр. Ләкин татар оркестын, балетын дөньяга алып чыгарга тиешле шәхесне Казан шаулатып каршы ала белмәде Аның нинди солтанатлы шәхес икәнен җитәкчелек тә, җәмәгатьчелек тә аңлау дәрәҗәсенә ирешмәгән иде әле”,- дип яза М. Галиев. “Нуриев үз мирасын, байлыгын калдыруны сөйләшердәй акыллы күзләр эзләп кайткан иде, ләкин андый акыллыны күрә алмыйча китте”,- ди Р. Батулла. Бәлки алар хаклыдыр да.
Укучы.Р. Нуриевның 20 ел буе туплаган матди байлыгы (1995 нче елга кадәр ул дөньяда бедәнбер миллиардер артист иде. Бары берәү генә- ул да булса Р.Нуриев, татар!) бүгенге көндә коточкыч суммаларга аукционнарда сатыла. Бу байлыкның бик азы гына аның туганнарына эләгә.( Нуриевның улы да, кызы да булмаган. Өйләнгән кешесе дә бер генә- Балет ) .” Димәк, күп нәрсә алдан уйланылган, хәл ителгән. Алкышлар белән күккә чөелгән Нуриев бөек, даһи, әмма, кемнәрдер кулында ул- кол”.(М. Галиев).
Укучы.Р. Нуриев 20 нче гасырның яман чире-СПИД вирусын тәнендә 13-14 ел буе йөртә. Шәхси табибы Мишель Канези аның көчле рухына, үз- үзен аямыйча яшәүгә омтылуына шакката. Авырый башлагач, Р.Нуриев Нью- Йоркта дирижерлык курсын бетерә, дәрәҗәле оркестрлар белән дирижерлык итә.
Укучы. Рудольф Хәмит улы Нуриев1993 нче елның 16 нчы гыйнварында Парижның Сена елгасы буенда, Лувр каршындагы зиннәтле фатирында дөнья куя.Бу вакытта аңа 54 яшь була.
Соңгы тапкыр ул үзе җитәкләгән “Гранд- опера” сәхнәсендә парижлылар белән 1992 елның 8 октябренда хушлаша. Нуриевны тәхеткә утыртып сәхнәгә алып чыгалар. Тамашачыларның күзләрендә-яшь. Сизенәләр: бу инде- бәхилләшү. Франциянең мәдәният министры жак Ланг аңа Почетлы легион командоры дигән бүләк тапшыра. Сулышын тыеп, тын клган залга Нуриев болай дип кычкыра:” Ve suis enkore vivat!”
(Мин яшим әле!).
Укытучы. Менә без легендар милләттәшебез турында сөйләштек, аның турында шактый гына мәгълүматлар тупладык. Сездә ниндидер фикерләр тугандыр. Әйдәгез бераз гына фикер алышыйк (укучыларның фикерләре тыңлана).Әгәр укучылар аптырабрак калсалар яки класс бик “чәчрәп” тора торган булмаса, укытучы әңгәмәне мондый юнәлештә алып барырга иөмкин.
Укытучы. Укучылар, сез Р. Нуриевның 1961 нче елда ясаган адымы белән килешәсезме?(фикерләр тыңлана: Сергеев белән килешмәве, бунтарьлыгы, азатлыкка, мөстәкыйльлеккә о мтылуы һ.б.)
Укытучы. Совет чорынд а язучы Рабит Батулла һәм халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакировка чит илгә китәргә мөмкинлек туа. Р. Батулланың яшь, башының кайнар чагы. –Китик, Илһам абый, кемгә кирәк без бу илдә ?- ди ул бөек җырчыга.
И.Шакир бераз уйланып тора да:-Юк, китмибез, дускай. Без ионда халыкка, милләткә кирәк,- ди. Шулай итеп, бу ике шәхес, Дәрдмәнд әйтмешли,
Туган- үскән илем өчен
Соң тамчы каным фида,- дип бүгенге көндә дә шушы илдә яшәп ята, милләтенә хезмәт итә, көрәшә. Р. Нуриевны милләт өчен, халкы өчен көрәшүчегә кертеп буламы? Татар халкы өчен ул ни эшләде?
Укытучы өчен .”Үзенең көчен, зурлыгын күрсәтү өчен халык йөз меңнәр, миллионнар арасыннан бер мәшһүр кешесен бирә. Нуриевның безнең өчен бөеклеге- “татар” дигән исемне йолдызларга чөюе булды. Үз исеме аша.”(Рафаэль Сибат ”Рудольф Нуриев, туган җире- Җир шары”, “ Ватаным Татарстан”, 28 июль,1995 ел).
Укытучы. Язучы Р, Сибатның “ Р. Нуриев, туган җире- Җир шары” дигән язмасыннан өзек китердем. Анда тагын мондый юллар бар:
— Сез кайсы милләттән? – диючеләргә:
— Минем милләтем- Балет, Бию,- дип җавап биргән. Нуриев үзен күпмедер дәрәҗәдә космополит, Җир шарының граҗданины итеп тә тойган. Халыкларны милләтләргә аеруны ул, күрәсең, кешеләрне сортлау дип караган. Эш синең кайсы милләттән булуыңда түгел, ә нинди кеше һәм кеше буларак талантыңда, интеллектуальлектә, эрудициядә, аралашу культурасында дип санаган. Һәр бөекнең үз капризы”. Һәм Нуриев турында бик аз белүчеләр аны космополитизмда гаеплиләр дә. Сез бу фикер белән килешәсезме?
Әгәр укучылар алда сөйләгән иптәшләрен игътибар белән тыңлаган булсалар, Нуриевның милләте белән горурлануын әйтерләр.
Укытучы өчен.” Без- Нуриевлар нәселе – татардан чыкканбыз. Минем әнием Казан дип аталган гаҗәеп матур, борынгы шәһәрдә туып үскән. Димәк, мин мөселман өммәтеннән булам. Мин үземнең татарлыгымны җаным- тәнем белән тоям”.(Рудольфныд Парижда чыккан китабыннан, “Сәхнә” №2 ,2004).”… аның кушаматы да Чыңгызхан булган. Үзенең татар- азиат икәнен Рудольф яшерел тә тормаган. Һәрхәлдә, хәзерге манкортлар кебек исем- фамилиясен, әтисенең исемен алыштырып, Ромэн Харитонович Нурков булып китмәгән. Исеме- Рудольф- интернациональ булса да, бабасы исемен үз фамилиясендә саклап калган: — Нуриев!
Французча итеп исемен Рудольф Нурье яисә Нурья итеп үзгәртмәгән”.( Р. Сибат, шунда ук).
Укытучы. Ничек уйлыйсыз, әгәр Р. Нуриев безнең илдә калган булса шундый югары дәрәҗәләргә, байлыкка ирешә алыр идеме? Әңгәмә.
Укытучы өчен.” Туган илендә калган булса, Р.Нуриев ,һәрхәлдә, СПИД тан үлмәс иде.Алай дисәң, гомер агачының соңгы яфрагы кайда һәм кайчан өзеләчәк?- бу хакта Хакның үзеннән башка беркем дә белми. Шуның өстенә, үзе үк аңлаганча, Россиядә аның бию йолдызы да шулай биек кабынмас иде. Бер сүз белән әйткәндә, моңа тулы ирек куймаслар иде, чөнки тәртипләр шундый: аерым шәхес һич кенә вакытта да ахырынача ачылачак түгел. Идеология дигән кара таш баскан иде иҗат әһелләрен, әнә шул селкенергә дә ирек бирмәде.Әле хәзерге “демократик” Россиядә дә моңа мөмкинлек юк, ник дигәндә, икътисад дигән кара таш баскан иҗат әһелләрен. Алар роман язу, шигырь чыгару, бию яисә спектакль куюдан бигрәк ашау- эчү, кием юнәтү, квартира алу, мебль булдыру кебек көнкүреш мәшәкатьләре белән мәшгуль”( Р. Сибат).
Укытучы. Р. Нуриев, гомере буе кысылып, тарлыкта яшәгән татар халкының бер вәкиле, балет- биюче дигән ифрат авыр һәм четерекле сәнгатьтә үз йолдызын кабыза алган. Бу Көнбатышта калу белән генә аңлатыла алмы? Бүтән сәбәпләре дә бармы әллә?
Укытучы өчен. 1. Р. Нуриев – татар улы. Аңа татар талантына хас күп нәрсәләр геннар буенча тумыштан ук бирелгән: тырышлык, җитезлек, үҗәтлек, чандыр, әммә таза бәдәнле нык гәүдә, үз икмәгеңне үз аягың белән йөреп табу( биюче аны биеп тапты), максатыңа ирешүдә теләк көче, эшчәнлек, үз- үзеңне аямау, жәлләмәү, соңгы тамчы тиреңә, каныңа кадәр сыгу.
2.Аның чит илләргә күчеп китүе дә татарга бабаларыннан сеңгән “күчмәлек”тән булса кирәк, татар бер урында гына утырып торырга яратмый. Моны гадәттә аның авыр тормышы, милли һәм дини кысылу белән аңлаталар,ә канны- геннарны, шунда калган “күчмәлек”не кая куясың?
3. Татар халкы сәнгатьнең төп ике жанрына мөкиббән. Болар- җыр белән бию. Җыр –бию татар канында. Ә Нуриев кем?
4. Бию- үзеңне кош белән тиңләү, очарга омтылыш ул. Бию- Иреккә омтылу ул. Кемнәргә хас ул очарга омтылыш һәм Иреккә омтылу? Әлбәттә, югары рухлы күк кешеләренә. Андыйлар ирекле булсалар да очарга телиләр.
5. Р. Нуриев Хакның үзе тарафыннан биюче итеп тудырылган. Биюче тумыштан биюче булмаса- биюче түгел, аяк тыпырдатучы гына.( Югарыда китерелгән дәлилләрнең авторы- Р. Сибат).
Укытучы. Р. Нуриевның соңгы сүзләре: “Мин яшим әле!” Бу сүзләр аның үлем белән килешмәвеме әллә аңа башка мәгьнә салынганмы?
Укытучы. М. Галиев “Мин яшим әле” язмасында( “Сәхнә”, №2 2004) мондый фикер әйтә:”Алкышлар белән күккә чөелгән Нуриев бөек, даһи, әммә, кемнәрдер кулында ул- кол”. Бу фикерне ничек аңлыйсыз?
Укытучы. Күренекле язучы Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир “ дигән бик гыйбрәтле повесте бар. Аның төп герое Мирвәли колхозлашу елларында, колхозга үч итеп ( миңа булмагач, башкага да булмасын) бөтен йорт- җирен, байлыгын яндырып, амбар тулы ашлыгына керосин сибеп, көлгә бутап, төнлә авылыннан чыгып кача. 30 елдан соң туган якларына кайта. -Миңа күп кирәкми инде хәзер. Миңа өч аршин җир җитә,- ди ул.
-Өч аршин җир сорыйсыңмы? – ди аңа бер авылдашы.- Кадерле ул туган җир! Ай, кадерле! Күпме авылдашлар аның өчен башларын чит җирләрдә салдылар. Өч аршин җир! Күп сорыйсың син, Мирвәли! Ә нигә качтың син авылдан?
-Кимсеттеләр мине, җәберләделәр, — дип мыгырдана Мирвәли.
— Ә безне? Еллар буе тир түгеп эшләп, берни алмаган чакларыбызда безне кимсетмәделәрме? Әрнемәдекме? Тик туган җиребезне каһәрләп, мөртәткә әйләнеп авылдан чыгып качмадык. Авылдашы Мирвәлине “ мөртәт” дип атый. Мөртәт — иленә, халкына, диненә, туган җиренә хыянәт иткән кеше. Р. Нуриевны “ мөртәт” дип буламы?
Укытучы. Халык шагыйре Г. Афзалның шундый шигырь юллары бар:
Бер җирдә дә оҗмах түгел,
Туган илеңнән китмә син,
Изге җиреңнән китмә!
Бу фикер белән килешәсезме?
Р. Нуриев- супермен, дөнья йолдызы, данлыклы, әмма фаҗигале шәхес- нәтиҗә шундый.
Дәрес Альберт Асадуллин башкаруында” Татарлар” җыры белән тәмамланса тагын да отышлырак чыгар иде.
Файдаланылган материал:
1.” Сәхнә “ журналы, №2, 2004, 4-5 битләр.
2.Р. Сибат “ Рудольф Нуриев, туган җире — Җир шары”,“Ватаным Татарстан “, “Әллүки” кушымтасы,28 июль,1995 ел, 8 бит.
3. Д. Рәүпова “ Изгедән изге- ни изге?”, “ Тәрбия”, №7, 1998, 12-13 бит.
4. “Кыю егет- Рудольф Нуриев”, Әллүки” кушымтасы, 16 май,1997,8бит.
Үзем турында бераз белешмә. Мин, Мөхәмәтгәрәева Гөлфия Вагыйз кызы, Мөслим районы Түбән Табын урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам( 33ел). Шулай ук уку- укыту эшләре буенча директор урынбасары (15 ел). Кичәләр, класстан тыш чараларга сценарийларны үзем язам. Аларның байтагы “Мәгариф” җурналында, “Тәрбия “ газетасында басылды.” Халык педагогикасы һәм аның алдынгы карашларын укыту- тәрбия эшендә куллану” юнәлешендәге эшчәнлегем өчен 2003 нче елда Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри премиясе белән бүләкләндем. 1991 нче елдан “Әйдәүче укытучы” категорисендә, шулай ук “Россиянең почетлы мәгариф хезмәткәре”(2001 ел).
“Таһир- Зөһрә” газетасын чыга башлаган елыннан алдырдым. Аның һәр санын җыеп бардым, дәресләрдә хәзер дә кулланам. Аның нигезендә чыга башлаган “Сәхнә” журналын быел ел башыннан алдырам. Икенче яртыеллыкка да язылдым. Дәресләрдә, класс сәгатьләрендә, класстан тыш чараларда кулланырлык әйберләр шактый икән (алдагы саннарын китапханәдән алдым ). журналны айга бер чыгару кулай булыр иде дә, мөмкинлек юктыр инде.Алга таба эшегездә зур уңышлар телим.
Класс сәгатьләре турында берничә сүз. Класс сәгате дә дәрес кебек. Ләкин монда алгы планга тәрбия максатлары куела. Класс сәгате шул класс балалары өчен, аларның яшь үзе нчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә. Класс сәгате үгет- нәсихәт бирү юнәлешендә генә булмасын иде. Бу дәресләрдән бала үзе, кешеләр, дөнья өчен файдалы гыйлемнәр дә алсын, тәрбия дә алсын. Үзенең дөньяга карашын киңәйтсен, белемен тулыландырсын, фикерли белергә, иптәшләре алдында үз фикерен кыю итеп әйтергә, чыгыш ясарга да, иптәшләрен тыңларга да өйрәнсен, сорау бирергә өйрәнсен. Безнең балалар сорау бирә белимләр. Кайбер бала, хәтта олы кешеләр дә сорау бирү -наданлыгыңны күрсәтү, дип уйлый да сорау бирергә кыенсынып утыра.Сорау бирү наданлык түгел ул ,ә күп белергә омтылу, кызыксыну билгесе. Киресенчә, надан кеше сорау бирми.
Класс сәгатьләрен төрле җирдә төрлечә үткәрәләр. Бар аны 20 минутта башкарып чыгучылар, бар 40-45 минут итеп үткәрүчеләр. Атнага бер ( аерым көн билгеләп) үткәргәндә яки берничә классны берләштереп үткәргәндә 40-45 минут кирәк. Класс сәгате аерым бер темага гына багышланса әйбәт. Класс сәгате класс җитәкчесенең класс белән “ свиданиесе”, анда өченче зат артык дисәләр дә, кайбер класс сәгатьләренә белгеч ләрне, төрле фән укытучыларын ( темага карап) да чакырырга мөмкин.
Класс сәгатьләре даими, ныклы әзерлек белән уткәрелсә, нәтиҗәсе дә яхшы була.

“Сәхнә” белән танышабыз.
(класс сәгате )
Максат: “Сәхнә” журналын рекламалау, укучыларны журнал белән таныштыру, кызыксыну уяту; журналның шәхесләр, артист язмышы, премьералар, татар эстрадасы, татар җыры турында кызыклы, файдалы язмалар тупланмасы икәнлеген дәлилләү; журнал укучылар сафын тулыландыру, журналны пропагандалау.
Җиһаз. “Салават күпере” журналы, “Таһир- Зөһрә”газетасы, “Сәхнә” журналы тупланмалары, магнитофон язмалары стенд, плакатлар һ.б. Мәсәлән,
“ Сәхнә- вәгъдә, сәхнә- иман,
Аннан башка яшәү яман.”
“Әйләнә сәхнә, әйләнә,
Корылган сәхнә хәйләгә”.
“Сәхнә”журналы – индексы –16852.
Адресы:420012, Казан, Х. Мөштәри урамы, 14 йорт.
Бәясе-

Быел бер укучым ( егет кеше) Казан театр училищесына укырга кереп кайтты ( безнең мәктәптән Татарстанның атказанган, К. Тинчурин театрының әйдәп баручы артистларының берсе Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре җырчы Фатыйма Имашева, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Зөлфия Газизова, М. Җәлил исемендәге опера- балет театры музыканты Рамазан Вадигуллиннар чыкты). Бу аның балачактан килгән хыялы иде. Аллага шөкер, хыялы тормышка ашты. Инде яхшы гына укысын да һөнәре белән башкаларны да куандырсын, үзе дә һөнәренең файдасын, куанычларын күрсен. Әмма имтиханнардан кайткач ул: — Мин эстрада җырчыларыннан башка бер генә артистны да юньләп белмәгәнмен .”Сәхнә “ дигән журнал бар икән. Шуны алдырырга кирәк булган миңа,- диде. Миңа да бераз уңайсыз булып китте. Үзең шул журналны алдырып та балаларга бу журнал турында әйтми кал, имеш. Югыйсә, дәрескә әзерләнгәндә байтак файдаландым журналдан. Пропаганда җитмәгән.
Соңгы бер ун ел эчендә газета- журналларга язылучылар саны нык кына кимеде. Төп сәбәпләрнең берсе- акча җитмәү (алай дисәң, эчәргә табып торалар). Шунлыктан, хәзер мәктәпләрдә дә, элекке кебек, балаларны мәҗбүриләп яздырып булмый.Почта хезмәткәрләре дә халыкка басым ясый алмый. Өстән дә басым юк. Газета- журналга язылу һәркемнең шәхси эше булып калды. Тиражны саклау газета- журнал хезмәткәрләренең үз өстенә төшә күбрәк. Ләкин мәктәпләр бу өлкәдә азмы — күпме файдалы эш башкара ала бит.Мәктәп китапханәчеләре, әдәбият укытучылары, класс җитәкчеләре балалар һәм ата- аналарны яңа, файдалы басмалар белән таныштыра алалар. Һәм моның нәтиҗәсе дә булмый калмас. 100 кешенең 30-40 ы язылганда да һәр гаиләгә күпме яңалык, аң- белем килә! Бәлки икенче елга, берсеннән- берсе күреп, аларның сафы тагын да артыр Бары тик :- Бу минем эшем түгел,- дип карамаска гына кирәк. Нишлисең, укытучы мәгърифәт таратучыларның иң алгы сафында барган, барырга тиеш!
Бу класс сәгатенең тексты югары класс укучыларының дөньяга карашын киңәйтүдә, белемен арттыруда, киләчәктә һөнәр сайлау юлында, барыннан да бигрәк, милли аңнарын үстерү, ныгытуга бер этәргеч булыр, бәлки. Шулай ук бу класс сәгатен дә югары класс укучыларын ( 9- 11 класс) бергә җыеп үткәрергә мөмкин.
Тактада мондый юллар язылган плакат:
Ары барма, кайт бире,
Кил, таяныйк киртәгә,
Дәртең булса, гәҗит чыгар,
Бай булырсың иртәгә!
( Сәгыйть Рәмиев)
Укытучы.Бездә балалар өчен бердәнбер журнал –“Ялкын” чыгып килде (1924 ел).
Аның абый — апалары революциягә кадәр чыккан “ Тәрбиятел -әтфаль”( “Тәрбия җимешләре”,1907, Ф. Әмирхан ),”Ак юл” (Фәхрелислам Агеев,1913 ). Әмма сабыйлар өчен журнал юк иде. 1990 елның мартында сабыйлар журналы “Салават күпере”нең беренче саны дөнья күрде. Аны чыгару эше 1989 елның октябрь аеннан башлана.
Редакторы- 28 яшьлек яшь журналист-Зиннур Хөснияр. Ул вакытта Татарстан Язучылар берлеге идарәсе җитәкчесе язучы Ринат Мөхәммәдиев журналны чыгаруда зур ярдәм күрсәтә, исемне дә ул тәкъдим итә. “Салават купере” яхшы сыйфатлы фин кәгазендә басыла, төсле, рәсемле, затлы журнал. “Салават күпере “- балаларга милли тәрбия бирүче журнал.
1997 нче елны “ Салават күпере” журналының махсус кушымтасы- “ Таһир- Зөһрә” газетасы чыга башлый. Ул яшьләргә һәм өлкәннәргә адреслана. Максаты: яшь буынны гореф- гадәтләребез ярдәмендә чиста, саф итеп тәрбияләү. 2002 ел башында ук “ Таһир- Зөһрә” газетасына кушымта рәвешендә “ Сәхнә “ газетасының беренче саны чыга (газетаны күрсәтергә мөмкин ). “ Хәзер милләтне “телле” итеп саклап калуның бер генә юлы, ул да булса, татар сәхнәсе генә калып бара бугай. Икенче өметле ысулы- балалар матбугаты.
Таш яуса да татар театрга барыбер киләчәк, концерт карарга барачак. Үз баласының киләчәге өчен борчылган акыллы ата- ана барыбер сабый кулына татарча китап, газета- журнал тоаттырачак. Үзе ул милли моң ишетү өчен театрга, концертка йөриячәк. “Сәхнә” сәнгатьнең әйдәп баручы шушы төрләрен яктыртып, уңышлар өчен сөенеп, кимчелекләр өчен көенеп яшиячәк. Бергә булыйк! “- ди үзенең сүз башында баш мөхәррир Зиннур Хөснияр. (Бу урында минем бераз гына бәхәскә керәсем килә. Дөрес, милләтне, аны “телле” итеп саклауда татар сәхнәсе шактый зур роль уйный. Ләкин татар сәхнәсе яшәсен өчен татар авылларының, андагы татар мәктәпләренең, шулай ук татар телен армый- талмый пропагандалаучы фидакарь, фанат татар теле укытучылары, татар укытучыларының булуы кирәк. Авыл һәм авыл мәктәпләре әзерләде моңа кадәр әдәбият- сәнгать әһелләрен, шәһәр шомартты гына аларны. Әлегә авылда тел саклана, халыкчан, бай, саф тел. Авыл кешесендә гадилек, беркатлылык, җанында моң бар әле. Ә әдәбият- сәнгать әһелләренә болар бик кирәк. Айның туганын һәм тулганын, сихри күк йөзендә йолдызлар серләшкәнен, тургай җырын, өздереп сандугач сайраганын, күке һәм бака тавышларын ишетеп хозурланмаган, сызылып таң атуын, кояш чыгуын үз күзе белән күрмәгән, әтәчләр “хорын” үз колагы белән ишетмәгән, ап- ак чәчәчккә кумелгән бәрәңге бакчасына карап сокланмаган ( гәрчә колорадо коңгызы теңкәгә тисә дә ), аллы- гөлле болынга, андагы күбәләкләргә карап бихуш булмаган кеше ничек артист булсын да язучы, шагыйрь булсын! Аның җанына моң каян килсен! (Боларны һәммәгез дә белә инде, чөнки “ Сәхнә”челәрнең барысы да диярлек авыл балалары). Таһир Якупов кебек шәһәрдә туып- үскән моңсарлар бармак белән генә санарлык. Әле алары да шәһәрнең “ авылында” үскән кешеләр. Шулай булгач, татар милләтен, аның телен саклый: татар авылы, татар мәктәпләре, татар укытучылары плюс татар сәхнәсе һәм татар матбугаты дияргә кирәктер). -Сәхнә ул безнең бай тарихыбыз. Сәхнә- бүгенге тормышыбыз. Сәхнә- милләтнең иртәгәсе көне. Төкле аягың белән “ Сәхнә” газетасы. ( М. Сәлимҗанов — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры иде).
— “ Сәхнә “ газетасы –беренче карлыгач. Театр залларыбыз тулы булган кебек, кулыбыздагы яңа басманың укучылары да бихисап булсын иде.( Шаимл Закиров – ТДАТ директоры ).
— Безнең республикада 12 театр, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы, республиканың җыр — бию ансамбле, Казан дәүләт циркы, республиканың Милли китапханәсе, Милли музее, моннан тыш тагын 90 музей, 2000 якын клуб эшләп тора.
Ел саен бездә республика, ил һәм халыкара күләмдә фестивальләр, конкурслар үтә. Мин “Сәхнә “ битләрендә республика мәдәни тормышында булган барлык мөһим вакыйгалар урын табар, дип уйлыйм. Газетаның республикада яшәүче һәр кеше тарафыннан кызыксынып укыла торган газета булуына ышанам.( Илдус Тарханов, Татарстан Мәдәният министры).
— Сәхнә — безнең тормышыбызның, заманыбызның чагылышы да. Шулай булмаса, халык театрга йөрмәс тә иде. “ Сәхнә” газетасында шул заман сулышын тоеп булсын иде.( Рәшит Заһидуллин, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры).
— Милли сәнгатебезнең үсешен, аның проблемаларын яктыртып торучы махсус басма юк иде әле. Ә ул бик кирәк. Яңа газета яңа гасырда ныклы адымнар белән атлап китсен.( Әмир Камалиев -Аманулла, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры ның баш режиссеры иде ул вакытта, хәзергесе- Ринат Әюпов). Бу фикерләрне аерым укучылардан әйттерергә була.
Менә шундый изге теләкләр белән, күренкле шәхесләрнең фатихасы белән чыга башлады “ Сәхнә”. 2003 нче елның өченче саны журнал булып, төсле булып чыкты. “Синең кулыңда журналның тарихи саннары, чәнки ул — театр һәи эстраданың тәүге басмасы. Дөрес, узган гасыр башында “Тамаша” дип аталган театр журналы берничә ел нәшер ителгән булган. Ләкин моңарчы мондый төсле, театрны да, эстраданы да берләштергән басмабыз юк иде “ ,- ди баш мөхәррир. Шулай итеп безнең кулда “Сәхнә” журналы ( журналның бу санына күзәтү ясарга мөмкин. Бер укучы алдан әзерләнеп килә ала. журналларның тулы җыелмасын район китапханәләреннән табарга була).
Икенче укучы “Сәхнә” журналының сәхифәләре белән таныштыра: “Шәхесләр”, “Премьера”, “Артист язмышы”, “Рецензияләр”, “Татар җыры”,”Милли моң”,” Хатирәләр”, “Талант”, кәмитләр – “ Әл-лә-лә- Лә-би-би”,” Шоу – бизнес”,” Кадерле кадр.” Берничәсенә тукталып китәргә мөмкин. Мәсәлән, хәзерге яшьләр чит илдә яшәүче милләттәшебез( Финляндия) Җәмилә иҗатына битараф түгел. №3, 2003, 5 биттә аның турында кызыклы гына материал бар, берәр язмасын да тыңлап китәргә була. №4,2004, 11биттә “ Әл-лә-лә-Лә-би-би- “ сәхифәсендәге төрттерүләр, пародияләр, бәйләнүләр дә балаларны ял иттереп алырга ярый. Шулай ук үзләре кызыксынган берәр артист турындагы яки кызыклы берәр язма белән дә танышырга була.
Класс сәгатен берәр укучының сәнгатьле итеп “Мин- сәхнә” нәсерен сөйләве белән тәмамларгы мөмкин ( Наилә Нуретдинова – Яр- Чаллы, №61 гимназия,8 нче класс укучысы. “Мәйдан “журналы, №3, 2004,205 бит).

“Мин – сәхнә”.
Мин – сәхнә!.. Әйе, сихри һәм серлемен. Мин балалар бакчасында да, мәктәптә дә, театрда да бар. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Россия Дәүләт концертлар залында да сәхнә мин.Нәкъ шулай булганга, кешеләр дөньяга танылалар һәм бөтенесе дә мине язмышы итәргә хыялланалар, һәм мин моның белән бик тә горурланам. Бөтен танылган сәхнә йолдызлары үзләренең тамашачылары белән минем аша аралашалар. Беркемдә дә булмаган сихри көчем бар. Идәннәремә аяк баскан иҗат кешесе миннән аерыла алмый һәм гомеренең соңгы сулышына хәтле тугры булып кала. Шулай ук барлык кичәләр, танатаналар, сәяси очрашулар миндә — сәхнәдә уза. Һәрбер бәйрәмгә киендерәләр, бизиләр, һәм мин тагын да матурая барам.
Еллар үтә, ә мин картаям, һәм менә идәннәр сына бвшлый, пәрдә үзенең матур төсен югалта, кыскасы, минем кыяфәтемнең яме бетә. Ләкин әле бу гомер ахыры түгел. Беркөнне дизайнерлар белән осталар килә, яңа киемнәр тегәләр, яңа яктырткычлар көйлиләр, һәм минем өчен яңа тормыш башлана, һәм пәрдәмне яңа йолдызлар өчен ачам.
Алдагы класс сәгатьләрендә К. Тинчурин исемендәге театр ( №5 ,2003- тулысы белән шушы театрга багышлана), Казан Татар Дәүләт яшь тамашачылар театры (№1 ,2004 ) турындагы материаллар белән таныштырырга мөмкин. Бу класс җитәкчесенең профориентацион бер эше дә булып торыр иде.
Сибгат Хәкимгә багышланган әдәби кичә.
“Яшә, борчулы җаным”.
(С.Хәкимнең 90 еллык юбилеена багышлап үткәрелде ,2001, декабрь; тулыландырылды).
Эпиграф өчен:
Халыктагы тере фикерләрнең
Хакиме син- тугры хәкиме.
Х.Туфан.

Сәхнә яки кичә үткәреләсе зал тиешенчә җиһазлана.
Сәхнә артында “Арча “ көе яңгырый.
1 нче алып баручы.Көй фонында С.Хәкимнең “Арчалылар бит без” шигырен укый.
2 нче алып баручы.Шундый төбәкләр була:җире дә уңдырышлы, урман- болыннары да җитәрлек, халкы да тырыш, һөнәрле, укымышлы, сәләтле. Күпме язучы, шагыйрь, галим,җырчы, биюче, артист чыга бер төбәктән. Шундый төбәкләрнең берсе, безнең Татарстан җирендә, Арча ягы. 20 дән артык язучы, шагыйрь,25 тән артык галим, дистәдән артык (күбрәк тә булмаса) җырчы биргән, артист биргән як бу. Революциягә кадәр үк мәктәп- мәдрәсәләре, аеруча, Кышкар, Ташкичү мәдрәсәләре белән дан тоткан.
Үзеннән- үзе биеп китә торган читекләре, чигүле чүәкләре генә ни тора Арчаның! Заманында күпме хезмәт геройлары, хезмәт алдынгылары бирән як бу! Татар дөньясына бөек Тукайны, зур галимнәр Курсави, Күлтәси, Мәрҗәниләрне, искиткеч талантлы каләм ияләре М.Галәүне, Г.Бәшировны, М.Мәһдиевне, Г.Ахуновны, Р.Төхфәтуллинны, зур шагыйрь Сибгат Хәкимне биргән бу як!
( Бу урында Г.Сафиуллина башкаруында ,әлбәттә, магнитофон язмасында, Арча турындагы яңа җырны тыңлатырга мөмкин).
1нче алып баручы. С.Хәким – Казан артыннан, Әтнә районы Күлле-Киме авылыннан (берара Әтнә Арчага кушылып яшәде, үзгәртеп кору елларында кабат район статусы алды). Монда аның бала чагы, үсмер чагы, егет чагы узган.
Булачак шагыйрь крестьян Хәким һәм Газзә апа гаиләсендә туа.Атасы Хәким абый озын буйлы, сары мыеклы, матур, пөхтә кеше була. Сүзгә дә бик оста, эшкә дә бик оста була ул. Әнисе Газзәбикә апа исә эчкерсез, кешелекле, сабыр, уен- көлке ярата торган, олы җанлы, туры сүзле-“туры Газзә” булган.
Туры Газзә диләр иде аны,
Кем үз зарын аңа түкмәде.
Әмма бер дә җене сөйми иде
Гайбәтне һәм юк- бар үпкәне,-ди шагыйрь әнисе турында.

2нче алып баручы. Күлле- Киме мари иле белән чиктәш.”Мари ягы- урманлы як.1921 нче елгы ачлыкта без шул мари авылларына сыендык. Шактый бәрәңге ташыдык без ул яктан.Ә бәрәңге булса, ничек тә булса җан асрап була”,- дип яза соңыннан әдип.
Хәким абый – балта остасы. Күпме йортлар салган ул! 1921 нче елгы ачлыкта гаиләсен саклап калу өчен мари ягына йөри, үзе белән кечкенә Сибгатне дә ала.
1 нче алып баручы.”Алар эшли, мин йомычкалар арасында уйнап утырам. Алар көндез чәйгә керә, мин ишек алдында калам. Әмма әти малае барын онытмаган.Онытса, ул миңа тәбикмәк алып чыгып бирмәс иде. Их, ул кайнар арыш тәбикмәге, ансат кына килеп кермәгән икән минем кулга”.

“Тәбикмәк”шигыре укыла.

2 нче алып баручы.Хәким абый үзенең олы улы белән, ачлык елны, Украина якларына бәхет эзләргә чыгып китә. Алар икесе дә тиф авыруыннан вафат булалар. Кечкенә Сибгат бабасы белән кечкенә сеңлесенең ачтан шешенеп үлүләрен үз күзләре белән күрә. Күптән сыналган бер нәрсә бар: язучы булу нияте, күпчелек очракта, фаҗигадән, кешеләргә ни дә булса әйтергә теләүдән туа. Малай чагында кичергән фаҗигасе үсмер Сибгатне тетрәтеп, аның ерак бабаларыннан үк килгән күңел байлыгын кузгатып җибәргәндер.
Көтүчеләр тапкан чишмә кебек,
Җырым минем, син дә улаксыз.
Шул чишмә күк син дә тыныч актың,
Шул чишмә күк син дә гөнаһсыз,- дип язды ул шигырьләре хакында.
1 нче алып баручы. Үз авылларында 7 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул пионервожатый булып эшли, комсомолга керә.БеразданКазанга китә, рабфакта укый (1931-32 еллар). Алга таба укуын Казан дәүләт педагогия институтында дәвам итә. Югары белем алгач, С.Хәким Татарстан китап нәшриятында редактор, “Совет әдәбияты” журналында әдәби хезмәткәр була.
Рабфакта укыганда ук әдәби түгәрәккә бик теләп йөргән Сибгат, 1938 нче елда “Беренче җырлар “ исемле беренче шигырь китабын чыгара.Бөек Ватан сугышына кадәр С.Хәким шактый шигырьләр, “Шагыйрьнең балачагы”, “Пар ат” поэмаларының ( шагыйрь Г.Тукайга багышланган) авторы иде.

“Учак” шигыре.

Яр буенда ялгыз бер ут яна,
Кем ял иткән анда? Кем яккан?
Туктап мин дә җыеп чыбык салдым,
Аерылуы кыен учактан.
Ташлап китәр идем- бик кызганам,
Сүнәр көйрәп тоган күмере.
Яңадан соң аны кем тергезә,
Дәвам итсен өчен гомере.
Шигырь итеп яздым сине, учак-
Син күпмегә кадәр яшәрсең7
Тиз сүнәрлек булсаң, мин яныңда,
Кабызырмын, миңа дәшәрсең!
1939 ел.
2 нче алып баручы. Сугышка кадәр С.Хәким М.Җәлил, Г.Кутуй, Ш.Маннур,Ә.Исхак, Г.Кашшаф кебек каләм ияләре белән таныша, дуслаша, ә Х.Туфан белән дуслыклары гомер буе дәвам итә.
1938 нче елда С.Хәкимнең яшьләр газетасында “Юксыну” шигыре басыла.Шагыйрьнең улы Рафаэль Хәким болай дип искә ала: “Шигырьнең язылу тарихы кызыклы гына. Ул әнием белән бәйле. Әтием белән алар бер- берсен ошатып, яратып йөрсәләр дә, әнинең бераз ялындыра тоган гадәте булган. Араларында аңлашылмаучылык килеп чыга. Алар бер ай чамасы очрашмый торалар. Шуннан соң әни яшьләр газетасында әтинең шушы шигырен укый һәм бик шатлана”. Шагыйрьнең сөйгәне Мөршидә Вильданова- профессиясе буенча –фельдшер- акушер, шигырьләр дә язган. Сугышка кадәр “Чиккән яулык” исемле шигырь китабы да чыгара.”Минем шушы шигырь яратуым шагыйрьләр арасына кертте дә. Шулай итеп, гомерлек ярымны да шагыйрьләр арасыннан сайладым”,- дип яза ул.

“Юксыну” шигыре укыла.

1 нче алып баручы. Бөек Ватан сугышы елларында бу шигырьне композитор Шакир Мәҗитов көйгә сала. Шигырь сугышка сөйгәннәрен озаткан кызлар, хатыннар рухын чагылдыра, шунлыктан ул бик популярлашып китә. Җырның беренче башкаручысы — Зифа апа Басыйрова. Ул аны һәр концертында җырлый. С.Хәким сугыштан Казанга кайткач, аны урамда Зифа апа күреп ала да:” Әле син үз сүзләреңә җыр язылганын белмисеңдер!.Әйдә әле, җырлап күрсәтим”,- дип радиокомитетка алып керә, җырлап күрсәтә.” Юксыну”белән шагыйрь иҗатында җыр жанры башланып китә.
З.Басыйрова язмасында “Юксыну” җыры тыңлана.

Сәхнәгә егет кеше чыга.” 1939 нчы елның декабре. Тукай урамы, мехчылар клубы каршындагы йортларның берсендә минем туй, яшьлекнең туе. Буранлы көн.Капка төбендә торам, кунакларны каршылыйм. Беренче кеше- Гадел Кутуй.Буран эченнән елмаеп, балкып, бусагадан ук ямь алып керүче Кутуй. Аннары Ш. Маннур, М.Җәлил…
Язучыларга бай иде бу мәҗлес. Гази Кашшаф, Әхмәт Исхак. Бер читтә һәрвакыт язып утыручы Х.Туфан. Берничә айдан Туфаннан аерылдык. Каләменең очы белән генә латинча бик вак итеп, яшел кара белән язган шигыре калды”.
“Минем сугыштан соңгы туйда” шигыре укыла.

2 нче алып баручы (сәхнә артында “ Изге сугыш” җыры яңгырый). 1941 нче ел. 22 нче июнь. Бөек Ватан сугышы башлана.Запастагы взвод командиры С.Хәкимгә, сугыш башланып ике көн үтүгә, повестка тоттыралар. Шуннан башлап, сугыш беткәнчегә кадәр ул фронтта. Калинин фронты… Ржев, Белгород өлкәсе, атаклы Курск дугасы. “ Мин еш кына 1943 нче елның июль аен искә алам.Юк, шагыйрь булып түгел, ә взвод командиры сыйфатында. Миңа атаклы Курск дугасында барган сугышларда башыннан ахрына кадәр катнашырга туры килде. Бу сугышларда мин үз гомеремдә беренче тапкыр дисәм дә ялгыш булмас- кешеләрне таныдым, совет кешеләренең көчле, бөек рухына сокландым”,- дип искә ала.
1 нче алып баручы.Сугыштан соң, 1948 нче елда, шагыйрь “Курск дугасы”, 1968 нче елда “Дуга” поэмаларын язып сугыш хатирәләрен яңарта. (Курск сугышын чагылдырган кинофрагментлар күрсәтеп алырга мөмкин.Элегрәк, торгынлык елларында, Бөек Ватан сугышына багышланган 5 кисәктән торган “учебный фильмнар” кайткан иде, тарихчылар өчен)
“Дуга “ поэмасыннан өзек.

1 нче алып баручы. С.Хәким сугыштан исән, ләкин бик йончып, авырып кайта. Авырлыгы 47 кг була. Врачлар да өметләнерлек сүзләр әйтмиләр. Хатыны Мөршидә апа,әнисе Газзә апа (ул үләннәр белән дәвалау үзлекләрен белгән) тырышлыгы аркасында исән кала.

“Әнкәй “ шигыре укыла.

2нче алып баручы. Сугыштан соңгы еллардан башлап С.Хәким татар шигъриятенең иң абруйлы, иң актив, иң тәэсирле шагыйрьләреннән берсе булды. Үзе дә шигырь остасы иде, башкалардан да шуны таләп итте. Аның матбугатта дөнья күргән һәрбер шигырь бәйләме, һәрбер шигырь циклы ,һәр поэмасы олы әдәби вакыйгага әйләнде. Халыкчан, тормышчан иде аның лирик шигырьләре.Ул, чыннан да, шигырь остасы иде… Шуңадыр, бәлки, аның күпме шигырьләре җырга әйләнеп, халык күңелендә урын алды.

Берничә җыр башкарылса, бик матур килеп чыга.Мәсәлән, “Фазыл чишмәсе”, “Таң атканда”( халык көйләре),”Ага чишмә”(Ф.Мортазин көе), “Әй, язмыш, язмыш”, “Сусау” ( С.Садыйкова көе).
1 нче алып баручы.С.Хәким иҗатында кызыл җеп булып сузылган темалар: туган як, туган җир, Татарстан, Ленин ( ул юлбашчы турында ике поэма, берничә шигырь иҗат итә), Тукай.

“Республикам минем- Татарстан”, Күңелем Ленин белән сөйләшә”, “Тукайга” шигырьләре укыла.

Җырчы В. Гыззәтуллина язмасында “Таныш өянкеләр” җыры.

2нче алып баручы. С.Хәким безнең искиткеч зур шагыйребез иде, чын мәгънәсендә халык шагыйре. Ул бервакытта да, бернигә дә битараф булмады. Ул гомере буе татар, дип җан атты, әдәби- милли тормышыбызның уртасында кайнап яшәде. Иҗатында да, тормышында да газиз халкы, газиз республикасы өчен ут йотып яшәде.Үзе исән чагында ук 60 тан артык китабы чыга… Ул Россия Федерациясенең М. Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970ел, Ленин турындагы поэмалары һәм соңгы еллардагы иҗаты өчен- 70 нче елларга кадәрге иҗаты дип аңларга кирәк), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәгеДәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, Ленин ордены кавалеры.
1 алып баручы. “Васыять”шигырен укый.
Миннән дә бер җырчы чыкмасмы дип,
Җырлап карар өчен килдем дә,
Кире китәм, кайтарыгыз мине
Киме зиратына, Кимегә,- дип язган иде шагыйрь. Аның гомере 1986 нчы елның җәендә өзелде. “Кимегә кайтарыгыз”,- дисә дә, аны Казандагы татар зиратына куялар.
Мин киткәч тә дөнья матур булыр,
Моңсуланыр Аккош күле генә…
Аккош булып бер кайтырмын әле,
Ышанмагыз минем үлемемә.
Разил Вәлиев.
2 нче алып баручы. Бөек Тукаебызның “Мөбәрәк тәсбих өзелде” дигән мәкаләсе бар. С.Хәким турында да шулай әйтә алабыз. Әмма аның шәкертләре, эшен дәвам итүчеләр калды. Шагыйрь өчен моннан да зур бәхет буламы?
Файдаланылган материал: С. Хәкимнң төрле елларда чыккан шигырь җыентыклары, Г.Ахунов “Без бит Арча яклары”( Казан, 1979).”Сибгат Хәким”- истәлекләр китабы, коллектив җыентык (Казан,2001), “Казан утлары”,№12, 2001, “Таныш өянкеләр” (Казан,1997).
2005 ел, 29 март.

Файдаланылган материал.

1. ” Сәхнә “ журналы, №2, 2004, 4-5 битләр.
2. Р. Сибат “ Рудольф Нуриев, туган җире — Җир шары”,“Ватаным Татарстан “, “Әллүки” кушымтасы,28 июль,1995 ел, 8 бит.
3. Д. Рәүпова “ Изгедән изге- ни изге?”, “ Тәрбия”, №7, 1998, 12-13 бит.
4. “Кыю егет” — Рудольф Нуриев”, Әллүки” кушымтасы, 16 май,1997,8бит.
Мөслим районы мәгариф бүлеге
Методик кабинет
Мөслим, 2005
Төзүче: Түбән Табын гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтгәрәева Гөлфия Вагыйз кызы
  • 0
  • 23 сентября 2010, 14:04
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.