Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм (3)

3. “Шигырь ялкыныннан, кайнарланып, җан сафлана, җайга кушыла...”
Ф.Яхин үзен прозаик итеп кенә түгел, шагыйрь буларак та танытып өлгерде. Аның җаны ифрат пөхтә, җыйнак, эчкерсез буларак тоела шигъриятендә. Һәрбер шигыре уйларны халкыбызның тарихи елларына алып кереп китә. Шигырь турында Ф.Яхин болай ди:

Акрын гына җырлар суза башлыйм,
Шигырь укыйм, барлыйм хәтерне
Киңәшчемне дәшкән кебек булам,
Ул – тетмәмне тетеп бетерде.

Өзгәли дә, кискәли дә ташлый,
Өтәләнеп калам иң буйга,
Ә шулай да җаным сихәт таба,
Сөенәм, шигырь, синең булуга.

Дөньяларны ул тәртипкә сала,
Таркалганны җыя учына,

Шигырь ялкыныннан, кайнарланып,
Җан сафлана, җайга кушыла.

Ф.Яхинның шигьрияте турында уйланып торам. Аның “Хис керфегемдә күз яшең”, “Гүргә кадәр сакланган сөю” китапларына кергән шигырьләрен кабат-кабат күңелемнән кичерәм. Шигырьләрдә, гүя, үз җанымның чагылышын табам.
Мине борчыр өчен генә шулай
Ай яктырта, уйный йолдызлар,
Шаяралар җилләр күл буенда,
Имеш, алар миндәй ялгызлар.

Юри алдап хәлгә кергән була
Таң да, кич тә, хәтта көннәр дә,
Минем инде күптән җан борчулы,
Аңламыйлар мине кемнәр дә.

Ф.Яхин шигырьләренең теләсә кайсына тукталып, соклануларым, уйлануларым турында озын-озак итеп язарга мөмкин. Чөнки шигърият – кеше йөрәгенең тантанасы, җанның күкләргә ашкан мәлендәге җиңеллеге, күңел самимилеге бәйрәме. Бу бәйрәмдә кешелекнең иң матур, иң күркәм сыйфатлары гына урын ала. Игелек, изгелек, наз, батырлык, мәхәббәт кебек бөек хисләр, тирән төшенчәләр шигьрият тукымасын тәшкил итә. Ф.Яхин кешенең яшәеше, гамәле, шагыйрьлек турында уйлана. “Шагыйрьлектә” дигән шигырендә ул болай ди:

Шигьрият, алдадың син мине,
Адаштырдың, илдән аердың,
Гаҗиз булып калам, авылымны
Искә алып күпме авырдым.

Бала чакта рәхәт иде синең
Куеныңда җанны йөретү,
Егетлектә ташкын хисләр белән
Күңелләрен ярның тирбәтү.

Минем фикеремчә, Ф.Яхинның һәр шигыре – үзе бер оригиналь поэтик табыш, үзе бер иҗади ачыш, үзе бер әдәби җәүһәр. Аның мәхәббәт темасына багышланган шигырьләре дә бик күп.

Күктә йолдыз дөрләп кабынганда,
Күлгә төшкәч моңсу шәүләсе,
Уйларымны җәеп аңа сөйлим,
Тынып кала, тыңлый һәммәсе.

Кайтып йоклыйм, галәм киңлегеннән
Бар да төшеп дәшә серенә,
Берсе – Мәҗнүн, берсе – Таһир икән,
Күзләреннән яшьләр түгелә.

Таң белән мин уянам да карыйм:
Көн килүгә сүнә йолдызлар…
Мәхәббәт ул төннең сере, әллә
Балкып киткән чагы күңелләр?

Шулай ук “Мәхәббәт” әсәреннән дә өзек китерми мөмкин түгел.
Мәхәббәтне һични алыштырмый,
Һични аңа тиңдәш булалмый,
Хәтта туганнарым, әнкәм сүзе
Мәхәббәткә чикне куялмый.

Мәхәббәтсез яшәү иң зур газа,
Олы җәза адәм затына,
Сөя алган кадәр шашып ярат,
Бу тормышың, бәхет хакына.

“Тел һәм дин”, “Кодрәтең киң, Ходаем!”, “Ходай казасы”, Дин юлы”, “Аллаһ хакы өчен” һ.б. бик күп шигырьләре дин, Аллаһы тәгалә турында.
Язучыбызның әсәрләре гыйбрәт алырлык. “Кеше хакы – балаң өлеше” дип аталган шигыреннән алынган өзеккә игътибар итик:

Ризык хакы йөртә бәндәне, дип,
Үткәннәрдә белеп әйткәннәр,
Һәр кешенең үз хакы бар җирдә,
Ризык бетми һич юк киткәннәр.

Икмәкне хөрмәт итәргә кирәк. Аны “ипекәй” дип кадерләп кенә йөртергә кушалар иде безгә әби-бабайлар. Урамда, әгәр дә ипи кисәге күрсәң, аны берәр бүрәнә ярыгына кыстырып китәргә кирәк. Балалар да икмәк кадерен белеп, үзләре артыннан ипи валчыкларын җыештырып калдыралар. Коелган ипи валчыкларына бассаң, икмәк безгә рәнҗер, бездән китәр сыман тоела иде. Мондый шомланулар хәзер инде бетте, әмма икмәккә хөрмәт изге булып калырга тиеш. “Ризык нәрсә?” – дигән сорауга һәрбер кеше үзенчә җавап бирә. Бу хакта Ф.Яхинның шигырьләре кызыклы. Ул шигъри юлларга кушылып шуны әйтәсем килә: ризык ул – һәр кеше өчен иң кадерле, иң мөһим булган әйбер. Җир йөзендә аңардан башка тереклек булмас иде, чөнки ул кешене яшәтүче буларак характерлана.
Гыйбрәт дигәннән, китап турында язмыйча калдыру мөмкин түгел. “Китап уку сөенече” әсәреннән күренгәнчә:

Үзе татлы, үзе моңсу
Уйларымны кузгата,
Өметсездән мәрткә китәр
Күңелемне уята…

И китап, йөзең ак синең,
Әмма сүзләрең – “кара”,
Сине укып, бу халыклар
Яшәүгәме дәрт ала?

Ф.Яхинның шигырьләре, китап буларак, беренче тапкыр 1992 нче елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Бер тауда ун чишмә” күмәк җыентыгына урнаштырыла. Шагыйрә һәм тәнкыйтьче Нәҗибә Сафина, аның хакында күрәзәлек итеп, “… йә Гомәр Хәйәм, йә Нәкый Исәнбәт булыр” (2.4.) дип, ярым шаяртып язып чыга.
Озак та үтми, Ф.Яхинның балалар өчен язган “Могҗизалы ел фасыллары” исемле әкият-поэмасы аерым китап булып басылып чыга. 1995 нче елда “Гүргә кадәр сакланган сөю” дип аталган шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы дөнья күрә. “Бүгенге шигъриятне, бигрәк тә вакытлы матбугатны — гәҗитләр, телевидение һәм радионы чүпләгән шигырь, җыр сүзләре күңелне ялыктырып, аларны тыңлыйсы, укыйсы килмәгән бер заманда Яхинның шигъри мәйданга керүе куанычлы күренеш”,— дип язып чыкты аның китабы хакында өлкән буын шагыйрьләрдән Рөстәм Мингалим.
Ф.Яхинның бу җыентыгына “Хан кызы, яки Гашыйк шагыйрь” дип аталган шигъри драмасы да кертелгән. Бу әсәр халкыбызның борынгы тарихлары хакында сөйли һәм ул дәверләрдә кешеләрнең ил, ватан хакына хәтта иң изге саналган мәхәббәт хисләрен дә корбан итәргә әзер булуларын сурәтли. Автор үзе алар белән килешеп бетми, әмма тарихи дөреслекне һәм заманабыз һәркем алдында куйган бурычларны атлап үтми. Аның шушы фикерләре “Мөхәммәдьяр” шигъри драмасында да кабатлана кебек. Анда ил алдындагы бурыч, дуслык һәм тату тормышның бәхеткә китерүе мәсьәләләре ачык чагылган. Шуңа күрә дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры аны 1997 нче елда Татар конгрессы көннәренә махсус сәхнәләштерде, телевидениедән аны кат-кат күрсәттеләр. Болардан тыш Ф.Яхинның шигырь белән язылган “Колшәриф”, “Шәехгали хан”, “Зирәк белән Айсылу”, “Куш җан фәлсәфәсе” һәм башка драмалары да бар.

Балаларны тормыш серләренә
Өйрәтәбез, гүя үзебез
Ак-карасын белеп бетергәнбез,
Ачык күргән кебек күзебез,—

дип яза Ф.Яхин “Тормышым хакында фәлсәфә” дигән шигырендә. Бу әсәрендә ул үзенең дә, башкаларның да тормышлары турында уйланганын белдерә. Ә тормыш туктаусыз үзгәреп тора, кешеләрне һаман сукыр хәлгә куя бара, ди ул.
Аның тагын бер шигъри әсәрләре җыентыгы 1996 нчы елда басылып чыга. Ул “Таңга кайту” дип атала. Анда балалар өчен язган шигырьләренә дә аерым урын бирелгән.

“Кил, әкият!”— диеп чакырдылар
Күпме сабый көтеп-зарыгып,
Һәм мин килеп, юк-бар сөйләп киттем,
Киттем хакыйкатькә кагылып! —

ди шагыйрь. Аның бу шаяртуы балалар өчен язылган шигырь һәм поэмаларына карата бәясе кебек тә яңгырый. Балалар өчен шигъри әсәрләре, бүгенге көн башка әдипләренекеннән аермалы буларак, халкыбызның яшәеше, тормыш-көнкүреше белән бәйле һәм алар шуңа күрә дә ясалма түгелләр.

Ник “Ике”нең бөкрәйгән зур башы?
Гаҗәп түгел, бу — кирелек билгесе!
Ник “Берле”нең туры сыны һәм башы?
Гаҗәп түгел, бу — ахмаклык билгесе!

Саннарның да кешегә бар өлгесе,
“Дүртле” белән “Бишле” булса билгесе!—

дип яза ул “Билгеләр өлгесе” дигән шигырендә. Монда балаларча самимилек тә, шуклык та, халыкчанлык та бар. “Киртә өстендә малайлар”, “Әбәк”, “Тегермәнче Әмирхан” кебек уен һәм әкияти шигъри әсәрләре дә шактый кызыклы. Алар күңелле һәм гыйбрәтле итеп язылганнар.
Ф.Яхинның бу шигырь һәм поэмалар җыентыгы халкыбыз, аның тарихы һәм киләчәге турында уйланулары белән бәйле, ул тормыш һәм яшәеш кануннарын ачыклаучы фәлсәфи эчтәлеккә ия. Аның нәкъ шушындый җыентыкларыннан берсе — “Хис керфегемдә күз яшең” (1998) дип атала. Әлеге шигырьләр китабы да үз эченә күп темаларны алган. Шигырьләрдә күбесенчә мәхәббәт темасы, төрле дөньяви, фәлсәфи уйланулар чагыла. Укучы шигырьләрне укып җан җылысы, гыйбрәт ала, чөнки алардан ниндидер җылылык, яктылык бөркелеп тора. Аларны укыган саен укыйсы гына килә. Шигырьләрендә ниндидер көч бар сыман, һәр юлы үзенә тарта, аерыласы да килми. Белмим, башкаларга да шулай тәэсир иттеме икән, әмма миндә, бәлки үзем дә шигырьләр яраткангадыр, алар нык тәэсир калдырдылар. Мәсәлән, “Курчак уйный дөнья” шигырендә шундый юллар бар:

Дөнья белән кулдан килми уйнау,
Бездә түгел язмыш тоткасы…

Нинди хак сүзләр. Чыннан да дөнья безне үзенчә йөртә, үзенчә көйли. “Язмыштан узмыш юк”, диләр бит татар халкында. Ф.Яхин шигъриятендә әнә шундый уйландыра торган шигырьләр искиткеч күп. Аларны укып чыгасың да уйга каласың. Авторның ни әйтергә теләгәнен төшенергә телисең, эзләнәсең. Димәк, шигырьләрне “укып чыктым да – бетте” генә түгел, алар үзләре көтмәгәндә сине уйлар өермәсенә алып кереп китәләр. Һәм бу шулай булырга тиеш тә, минемчә. Ф.Яхин шигырьләренең көче дә әнә шунда түгелме икән? Әйе, шундадыр шул. Шулай булмаса, халык аны яратып укымас та иде.
  • 0
  • 23 сентября 2010, 12:52
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.