Дәрдемәнд – шагыйрь-философ

Татар мәктәбенең 7 нче сыйныфында (рус мәктәбенең 10 сыйныфында) Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнд) тормышын һәм иҗатын өйрәнү каралган. Үз чорының башка шагыйрьләреннән тормышы белән дә, иҗаты белән дә аерылып торган бу шагыйрь белән таныштырганда, мин күбрәк аның шәхесенә, гражданлык позициясенә игътибар итәм. Болай эшләгәндә, аның иҗатына анализ ясау, шагыйрьнең ни әйтергә теләгәнен аңлау күпкә җиңелрәк. Дәресемне мин шуларны исәпкә алып үткәрдем. Бу – беренче дәрес, вакытның күбрәк өлеше шагыйрьнең биографиясенә багышланганга күрә, берничә шигыре генә өйрәнелде. Икенче дәрестә дәреслектәге шигырьләре анализлана, беренче дәрестән соң бу укучыларга җиңелрәк бирелә.
ДӘРЕСНЕҢ ТЕМАСЫ. Дәрдемәнд – шагыйрь-философ.
МАКСАТЫ. 1. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; 2. Аерым шигырьләрен өйрәнү аша аның иҗатына хас үзенчәлекләрне аңларга ярдәм итү; 3. Дәрдемәнд иҗатына ихтирам тәрбияләү.
ДӘРЕСТӘ КУЛЛАНЫЛГАН МАТЕРИАЛЛАР. Портрет, Дәрдемәнднең “Исә җилләр” җыентыгы (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980), Г. Тукай әсәрләре җыентыгы (1 нче том, 249, 380 нче битләр), “Мирас” журналы, 1994, №1 һәм №3, дәреслек.
ДӘРЕС БАРЫШЫ. Дәресне оештыру һәм актуальләштерүдән соң, Дәрдемәнднең биографиясе белән таныштыру карала. Моны өстән-өстән генә эшләргә ярамый, чөнки, беренчедән, Дәрдемәнд – уникаль шәхес. Үз милләтен кайгыртып, аның өчен реаль матди ярдәм күрсәтеп яшәгән. Миллионер шәхесләр арасында мондый кешеләрне очрату мөмкин эш түгел диярлек. Икенчедән, аның иҗаты да үзенчәлекле: үз стиле, алымы булган лирик шагыйрь, шигыренең һәр сүзе зур мәгънәгә ия, фәлсәфи фикерне үтемле һәм кыска итеп әйтеп бирүе белән аерылып тора. Укучылар милләтебезнең мондый бөек шәхесләрен белергә, алар белән горурланырга тиешләр.
Укытучы бу эшне укучыларга тапшыра ала, (алар укытучы әзерләп биргән язмаларны сөйләргә әзерләнә алалар, материалның чыганагын күрсәтергә кушарга.)
Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (Дәрдемәнд) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының (хәзерге Башкортстанның) Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында туа. Әтисе башта сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, ә соңыннан алтын приискасын ачып җибәрә.
Закирның балалык һәм яшьлек еллары Юлык авылында уза, аларның гаиләсе бу авылга 1862 елда күчеп килгән була. Закир иң элек гаиләдә, аннары Моллакай авылы мәдрәсәсендә белем ала.
1880-1881 елларда Төркиядә укый. Абыйсы Шакир Рәмиев белән бергәләп нәшрият ачып җибәрү өчен тырышалар. Әтиләре үлгәч, Закир һәм Шакир Рәмиевләр алтын приискаларының хуҗаларына әйләнәләр. Тора-бара бу эш белән шөгыльләнү Шакир карамагына күчә, ә Закир Рәмиев шигърият белән мавыгып, иҗат эшенә күбрәк өстенлек бирә. Абыйсы Шакир да аңа теләктәшлек итә.
Өйләнгәч, Закир Рәмиев гаиләсе белән Оренбургта яши башлый. Күп миллионнарга хуҗа булган Дәрдемәнд үз акчаларын милләтен, аның мәдәниятен үстерү, аң-белемле итү өчен тота. Хатыны Мәһүбә дә үзе шикелле милләт җанлы кеше булган. Приискалар урнашкан һәр авылда алар мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр ачканнар, сәләтле балаларны үз акчаларына Истанбулга җибәреп укытканнар, мәктәп укытучыларына хезмәт хакы түләгәннәр, үз акчаларына аларга белемнәрен күтәрү мөмкинлекләрен биргәннәр. Дәрдемәнд белән аралашкан И. Гаспралы, Р. Фәхреддин, С. Максудый, Г. Исхакый да аның матди ярдәмен тоеп яшиләр. Шулай итеп, милләтне мәгърифәтле итү бурычы һәрчак беренче урында торган.
Дәрдемәнд үзе дә искиткеч укымышлы булган. Аның ана теленнән тыш, төрек, рус, гарәп, фарсы телен, бераз французчаны белүе мәгълүм. Ф. Кәрими аның укымышлылыгы турында болай язып калдырган: “Ул Шәрык дөньясындагы Газали, Фәхеррази, Ибне Рөшд, Гомәр Хәйям, Сәгъди, Нәваи, Фозули, Габделхак Хәмид… белән таныш булган шикелле, Гареп дөньясындагы Гегель, Кант, Вольтер, Лютер, Шиллер, Гейне, Дарвин, Спенсер, Толстой, Горький, Пушкин вә башкалар белән дә төпле генә таныш иде. Шул дәрәҗәдә таныш ки, шундый кешеләрнең фикер вә мәсләкләре турында аның белән сөйләшеп утырганда, үзеңнең ялгышыңны күрсәтмәс өчен, байтак сакланып, исәпләп сөйләргә туры килә иде”.
Рәмиевләр милләткә хезмәт итүнең тагын бер ышанычлы юлы – газета-журналлар бастыру эшен дә уңышлы гына башлап җибәрәләр. 1906 елда Рәмиевләр “Вакыт” газетасын, ә бераздан “Шура” журналын чыгара башлыйлар. Аларның мөхәррирләре Ф. Кәрими белән Р. Фәхреддингә материаллар сайлауда тулы мөстәкыйльлек бирелә, ягъни алар үзләре теләгән бар нәрсәне дә бастыра алалар, бары тик бу язмалар милләт файдасына, аны гыйлемле итүгә генә хезмәт итсеннәр. Дәрдемәнд үзе “Вакыт” белән “Шура”ның нәшире булса да, беренче чиратта яшь шагыйрьләрнең әсәрләренә урын бирүне кулай күрә, ә үзенең шигырьләрен бастырырга бик ашыкмый. “Вакыт”та эшләү өчен, ул Казаннан яшь шагыйрьләрне чакырта. Г. Тукай бу турыда “Авыл җырлары” шигырендә (1 нче том, 249 бит) язып та чыга.

Безнең урам аркылы ага суның салкыны;
Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны.

Дәрдемәнд Г. Тукайны да үз газетасында эшләргә тартмакчы була. 1908 елның 27 мартында апасы Газизә Госмановага язган хатында Тукай бу турыда менә ниләр язган: “Әле Оренбурдан да мине чакырып хат килде.” (Г. Тукай, 1 нче том, 380 бит).
Дәрдемәнд Тукайны хөрмәт иткән, ләкин алар арасында бер аңлашылмаучылыкның килеп чыгуы да билгеле. Ул болай була. Тукайның “Мөтәшагыйрьгә” шигыре 1907 елда “Әлгасрел җәдит”тә басылып чыга. Андагы “Тырышма нафилә йиргә (вакты) гаҗзеңне икърарга” дигән юлдагы “вакыт” сүзенең җәяләр эченә алынуын күргәч, Дәрдемәнд моны үзенә каршы язылган дип уйлый. Ул, үзенең үпкәсен белдереп, “Шагыйрьгә” шигырен бастырып чыгара. Шуннан соң Г. Тукай “Вакыт”та үзенең “Аңлашу” хатын бастыра. Ул бу шигырьнең “Вакыт” газетасы һәм Дәрдемәндкә катнашы булмавын, ә, киресенчә, шагыйрьлеккә дәгъва кылып, газеталарда төрле эчпошыргыч шигырьләр бастырган “ялган” шагыйрьләргә тәнкыйть йөзеннән язганлыгын әйтә. Дәрдемәнд бу “Аңлашу” хатына каршы җавабын бастыра: барысын да аңлавын әйтә һәм Тукайга карата изге теләктә калуын белдерә. (Г. Тукай, 1 нче том, 357 бит).
Татар галиме Җамал Вәлидинең фәнни хезмәтләре, шул исәптән “Милләт вә миллият”е дә “Вакыт”та бастырылган. Бу әсәрдә “милләт” төшенчәсенә иң төгәл аңлатма бирелә, аның үсеше турында фәнни анализ ясала.
Дәрдемәнд революцияне йөрәге белән кабул итми, ләкин, каршылык күрсәтеп, чит илгә дә китми, гәрчә мөмкинлеге булса да. Ул алтын приискаларын Совет дәүләте карамагына тапшыра. Шул чорда, кызыллар һәм аклар арасындагы сугыш чорында, гайре табигый бер вакыйга була.
Дәрдемәнднең өендә Кызыл Армия солдатлары урнашып ала. Салкын вакыт була. Солдатлар ишегалдыннан, ике адым җирдән, утын алып керергә иренеп, шагыйрьнең китапханәсендәге гомер буе җыйган китапларын ягып җылыналар. Дәрдемәнднең зур китапханәсе әнә шулай юкка чыга.
Гражданнар сугышы беткәч, яңадан газета-журналлар чыгару эшен дәвам итмәкче була. Кызганычка каршы, аңа бу уйларын тормышка ашыру насыйп булмый. Ул, ачлар өчен икмәк мәсьәләсен кайгырту максатыннан, Оренбургка бара, кайтканда салкын тидерә һәм 1921 елда Орск шәһәрендә вафат була.
ИҖАТЫ турында иң элек укытучы берничә фикер әйтеп китә, аннан соң укучылар белән бергәләп аның шигырьләре анализлана.
Укытучы. Иҗаты бер кечкенә генә китапка сыеп беткән, ләкин ул зур-зур томнарга торырлык. Аның һәр шигыре үзе бер дөнья.
1881 елда кулына каләм ала, ләкин шигырьләрен бастырмый. Берничә шигырен 1902 нче елда “Тәрҗеман”да бастыра. “Үткән көннәр” шигырен Р.Фәхреддиннең “Әсма” әсәренә кертә.
1905-1907 елларда актив яза башлый. Гаделсезлекләргә җаны сыкраган шагыйрь “Каләмгә хитаб” шигырен яза, ләкин иҗади күтәрелеш чорында да ул шигырьләрен бик аз бастыра.
Дәрдемәнд үз шигырьләрен күбрәк мәдхия, газәл, робагый кебек жанрларда иҗат итә. Күңелендәге уй-кичерешләрне ул кыска, ләкин бик үтемле итеп әйтеп бирә алган. Юмористик, сатирик рухлы шигырьләре дә бар, ләкин иҗатына моңсулык, җитдилек хас. Дәрдемәнд исемен бик тә белеп сайлаган, чөнки ул аның рухын чагылдыра, язганнарының мәгънәсенә дә туры килеп тора. Дәрдемәд “кайгылы”, “моңсу” дигәнне аңлата. Шагыйрь милләте, Ватаны, кешенең яшәве, гомер итүе турында уйлана. Ул чын мәгънәсендә философ шагыйрь.
Без аның иҗаты белән якыннанрак танышыйк. Бүгенге дәрестә берничә шигырен өйрәнербез. (Укучыларга аларны аңлау катлаулырак булып тоелырга мөмкин, шуңа күрә аларга әледән-әле укытучы ярдәме кирәк булачак. Дәрестә җавап биргән һәр бала “Укучы” дип билгеләнде. )
Дәрдемәнд иҗатында төп тема – Ватан, милләт, “туган кауме”. Шушы темага багышланган шигырьләре тәкъдим ителә. Шигырьләрне иң элек – укытучы, аннан соң укучылар укый.

Атам-анам йорты өчен
Булса мең җаным фида,
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида.

Укытучы. Бу шигырьдә лирик герой ни әйтергә теләгән?
Укучы. Шигырь бик яхшы аңлашыла. Ата-ана нигезен, гореф-гадәтләрен бик нык хөрмәт итә лирик герой, әмма аның өчен туган җире тагын да якынрак, хәтта ул гомерен бирергә дә әзер. Монда бер артык сүз дә юк, ләкин бар да ышандыра.
Укучы. Мин дә шулай уйлыйм. Кайберәүләр туган илне ярату турында әллә нинди купшы сүзләр сөйлиләр, ләкин укыйсың да онытасың, күңелдә хис уятмый. Мондый шигырьне каядыр укыган идем дип уйлыйсың. Кайвакытта бер үк төрле шигырьләр дә очрап куя. Ә Дәрдемәнд “яратам”, “сөям” дип тә әйтми, барыбер туган җирен яратуы шушы дүртьюллык шигырьдә дә нык сизелә.
Укытучы. Ә шулай да бу нинди сүзләр ярдәмендә әйтелгән соң? Игътибар беләнрәк карыйк әле.
Укучы. Монда шагыйрь “фида” сүзен уңышлы кулланган. Ул ата-анасы йортын да нык ярата: “мең җаным фида”, ди. Бу сүз шагыйрьнең мәңге бетмәс яратуы турында сөйли. Туган илен ул тагын да ныграк ярата, хәтта аның өчен үләргә дә әзер: “ соң тамчы каным фида”, ди. Шушы кыска гына ике җөмлә белән ул иленә үзенең олы мәхәббәтен белдерә алган.
Укытучы. Әйе, Ватан, Туган җир аның өчен иң газиз нәрсәләр булган. Ә менә бу шигыре турында ни уйлыйсыз? ( Шигырьне укыр алдыннан “гарь итәрме” сүзен гарьләнерме, хурланырмы дип аңларга кирәклеге әйтелә.)

Татарлыктан татар һич гарь итәрме?!
Кеше үз исмене инкяр итәрме.
Татарлыкта татар угълы татармын,
Татар түгел димә — башың ватармын!

Укучы. Татар булуы белән горурланган чын татар гына шулай дип әйтә ала. Искиткеч көчле әйтелгән.
Укучы. Татар булуына хурланган кешеләргә бу шигырьне генә укытасы, һичшиксез уйланачаклар.
Укучы. Дәрдемәнд шулкадәр милләтен яраткан, ул хәтта аңа тел тидерүләрен дә күтәрә алмаган. Бу аның шигыреннән күренә.
Укучы. Дәрдемәнд искиткеч кыю итеп әйткән фикерен. Ул читләтеп кенә яисә йомшак кына әйтүне кирәк санамаган, ә “Татар түгел димә — башың ватармын!” дигән. Моның белән ул кемне дә булса куркытырга уйламый, әлбәттә, татар булуыннан хурланган кешеләр белән алыш-биреше булмавын, аларны беркайчан да хөрмәт итмәячәклеге турында әйтергә тели.
Укучы. “… башың ватармын!” бераз тупасрак яңгыраса да, хәтта бик үк Дәрдемәндчә булмаса да, шагыйрь үзенең милләтенә булган көчле хисен башкача белдерүне кирәк тә санамаган кебек, бәлки ул бу турыда уйланып та тормагандыр. Милләтен санламаган нинди дә булса бер мәнсез кешегә минуты-секунды белән җавап бирергә кирәк булгандыр да шулай әйткәндер.
Укытучы. Мин сезнең белән килешәм, укучылар. Дәрдемәнд “татар угълы татар” булуын күп тапкырлар раслаган. Дәрес башында сез аның татар милләте өчен ниләр эшләве турында ишеттегез инде.
Шагыйрь милләтебезнең телен, аның чисталыгын саклауга да зур игътибар биргән. Әйдәгез, тагын берничә шигырен укып чыгыйк.
Укучыларга Дәрдемәнднең ике дүртьюллыгы һәм “Абдул Абдуличкә” шигыре тәкьдим ителә.

Урысча күп сүзең, азы татарча,
Белалмыйм, кем син – урысмы, татармы?
Ничектер белмәдек исме шәрифең:
Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?..
***
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма валәкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

***
Абдул Абдуличкә
“Угълым, сиңа әйтәм,
Киленем, син тыңла!”

Татармы, армы син – белмим үзеңне,
Гаҗәп, тел боткасын тансык итеп син,
Кайчаннан бирледер ык-мык итеп син,
Көчәндең – көчкә аңлаттың сүзеңне!

(Сүзлек эше. “Ар” сүзе удмурт (милләт) дигәнне аңлата. Валәкин – ләкин.)
Укытучы. Бу шигырьләреннән сез ни аңладыгыз?
Укучы. Үз ана телен белмәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Дәрдемәнднең бу шигырендә авторның үз фикере чагылыш тапкан. Ул гомер буе милләте һәм аның теле сагында торган. Теле матур кеше генә башкаларга аңлаешлы була, шуңа күрә дөрес итеп сөйләшергә кирәк.
Укучы. Тел бит әле аралашу чарасы гына түгел, ә фикерне белдерү өчен дә кирәк. Өченче шигырьнең, бәлки, берәр тарихы да бардыр, ягъни конкрет кеше турында сүз барадыр. Фикерен кистереп һәм дөрес итеп әйтә алмаган кеше шундый кызганыч итеп сурәтләнгән, хәтта лирик геройның иронияле елмаюын да күргән сыман буласың. “Тел боткасы”, “ык-мык итеп”, “көчәндең” кебек сүзләр белән лирик герой юк-бар сүз сөйләп, чын фикерен белдерә алмаучылардан көлә.
Укытучы. Хәзер тел белгечләре телне чүпләүче сүзләргә каршы көрәшәләр. Бигрәк тә туган телебез бу өлкәдә аерылып тора, чөнки кирәксә дә, кирәкмәсә дә рус сүзләрен катнаштырып сөйлибез. Бу турыда сезнең фикерегез ничек?
Укучы. Бу шундый ямьсез күренеш. Кайчакта хөрмәтле генә шәхесләребез дә “русча әйтмешли” дигән булып, берәр фикерне русчалатып әйткән булалар. Югыйсә үзебезнең телебездә шул фикерне үтемле итеп әйтерлек сүзләр дә, мәкальләр дә, фразеологизмнар да җитәрлек бит. Болай эшләү телләрне күп белүне күрсәтми, ә, киресенчә, туган телеңне аз белүдән килеп чыга. Шагыйрь, минемчә, ни русча, ни татарча сөйли алмаган кешеләрдән көлә.
Укучы. Дәрдемәнд – көчле сатирик. Ул телләрне “катыштырып” сөйләүгә каршы, чөнки тәрбияле кеше болай эшләми. Дөрес, ул күп телләр белүгә бер дә каршы түгел. Үзе дә берничә тел белгән. Рус телен дә, башкасын да бел, ләкин рус белән чиста итеп русча, ә татар белән татарча сөйләш. Минемчә, Дәрдемәнд шуны әйтергә теләгән.
Укытучы. Укучылар, сез Дәрдемәнднең бу шигырьләрен бик яхшы аңладыгыз. Алдагы дәрестә без әле аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез. Шагыйрьнең фәлсәфи-символик эчтәлекле шигырьләрен өйрәнербез, балалар өчен язган кечкенә хикәяләрен укырбыз. (Укытучы бу дәрес өчен билгеләр куя һәм өй эше бирә.)
Өй эше. “Видагъ”, “Кораб” шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга һәм биографиясен сөйләргә өйрәнергә.


Чыганак: Гүзәлия Тарханова сайты
  • 0
  • 22 сентября 2010, 20:52
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.