Фатих Әмирхан – психологик анализ остасы

Татар әдәбиятының үсеш тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе Ф.Әмирхан үзенең күпкырлы иҗаты белән аерылып тора. Язучының үткен сатирик тел белән иҗат ителгән әдәби һәм сәяси-публицистик әсәрләрендә милләт язмышы өчен борчылып яшәү, аны югары мәдәниятле, прогрессив аңлы итеп күрергә теләү сизелеп тора.
Ф.Әмирхан, беренче чиратта, әдәбиятыбызның иң зыялы классик язучыларның берсе. Шул ук вакытта ул гаҗәеп оста журналист та, татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучы да. Әдип — яшьләр газетасы “Әльислах”ны оештыручы һәм “Кояш” газетасының җаваплы секретаре буларак, үзен таныткан шәхес. Моннан тыш Г.Камал, С.Рәмиев белән берлектә татар театрын оештыру эшендә янып йөрүче Ф.Әмирхан — үзенең “Яшьләр”, “Тигезсезләр” исемле пьесалары, төрле спектакльләргә язган рецензияләре белән театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән киң белемле, эрудицияле шәхес.
Ф.Әмирхан һәм аның иҗаты белән кызыксынуыбыз “Хәят” повестен укып чыкканнан соң башланды. Язучының иҗаты, тормышы турында язылган байтак истәлекләр, мәкаләләр белән танышырга туры килде. “Фатих Әмирхан турында истәлекләр” җыентыгы — шуларның берсе. Аның турында дуслары, туганнары һәм аны күреп белгән замандашларының истәлекләре тупланган әлеге китап әдипнең тууына 100 ел тулу уңае белән чыгарылган. Ф.Әмирханның бөтен тормышы чагылыш тапкан бу китапта без үзебезне кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптык.
“Төрки телләрдә, гарәпчә, фарсыча һәм, әлбәттә, русча иркен укучы, киң карашлы, мәгълүматлы, Көнчыгыш мәдәниятенең рухын аңлаган, шуның белән бергә, Көнбатыш цивилизациясенә йөз тоткан, аңа кызыккан әдип үзен дә Лондон, Париж дендилары кыяфәтендә күрергә теләгән. Аяксыз булганы хәлдә, европача эшләпә, гамашлы ботинкалар киеп алдырган фотосын карагыз. Тереклекне, гомерне никадәр ярату хисе чагыла бу кыяфәттә...”**
Б.Урманче истәлекләрендә әнә шундый зыялы, укымышлы, эчке һәм тышкы дөньясының матурлыгы турында даими кайгыртучы шәхес булып күзаллана әдип.
Ф.Әмирханның бай иҗаты турында язылган хезмәтләрдән Э.Нигъмәтуллинның “Әдип иҗатына бер караш”* һәм В.Хаковның “Ул яктылык көтеп яшәде”** мәкаләләре дә игътибардан читтә кала алмыйлар.
Аларның беренчесендә Ф.Әмирхан иҗатына төрле яссылыктан торып анализ ясалса, икенчесендә исә әдипнең татар прозасын баету, әдәби телне үстерү, камилләштерү өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләнә.

Башка галимнәребез дә аның иҗатын ныклап өйрәнгәннәр. И.Нуруллинның “Фатих Әмирхан” хезмәте*** – шундыйларның берсе.
1989 елда Ф.Әмирхан әсәрләренең дүрт томлыгы басылып чыккан булса, 2002 елда “Хәтер” нәшрияты әдипнең әсәрләрен “Мәктәп китапханәсе” сериясендә кабат бастырып чыгарды. Бу укучылыр өчен зур бүләк булды.
Гомумән, Ф.Әмирхан иҗаты белгечләр тарафыннын төрле яклап өйрәнелгән. Ләкин күпме генә хезмәтләр басылып чыкмасын, бу инде аның иҗаты турында бүтән язар нәрсә калмаган икән дигән сүз түгел әле. Бөек әдип иҗатын һәркем үзенчә күз алдына китерә, үзенчә аңлый һәм бәя бирә, шуңа күрә аның иҗаты турында мәктәп укучысының ни рәвешле фикер йөртүе күпләр өчен кызыклы булыр дип саныйбыз.
Ф.Әмирхан әсәрләрен өйрәнә башлагач ук, төрле образларны иҗат итүдә кулланылган сәнгатьчелек алымнары, аларның үзенчәлекле булуы күзгә ташлана. Язучы геройларының эчке кичерешләрен ачуда, аларның рухи дөньясын сурәтләүдә зур уңышларга ирешә, психологик анализ остасы булуы һәрдаим күзгә ташланып тора.
Бу хезмәтебездә әдип иҗатының нәкъ шушы ягына мөрәҗәгать иттек. “Ф.Әмирхан – психологик анализ остасы” темасын сайлавыбыз да очраклы түгел. Дөрес, язучының психологик анализ алымын куллануы турында И.Нуруллинның “Фатих Әмирхан” исемле хезмәтендә күрергә була. Галим үзенең китабында, гомумән, әдипнең төрле әсәрләренә анализ ясап, аларның художество үзенчәлекләрен, идея-эстетик кыйммәтләрен ачып бирә. “Хәят” әсәрен анализлаганда, И.Нуруллин яшь кызның күңел кичерешләрен бирүдә, эчке хәлен аңлатуда Ф.Әмирхан тарафыннан пейзажның бик оста файдаланылуын күрсәтә, аның психологик анализ остасы булуын билгеләп үтә.
Безнең бу теманың сайлавыбызның төп максаты – психологик анализ ясау үзенчәлекләрен, аның төрледән-төрле алымнарын, галим хезмәтендә чагылыш тапмаганнарын, үзебез аңлаганча ачып бирү. Моның өчен Ф.Әмирханның берничә әсәрен сайлап алып, шулар аша психолгик анализ ясауда уңышлы саналырдай кайбер алымнарны мисаллар ярдәмендә аңлатып бирүне төп бурычыбыз итеп саныйбыз.
Язучының әсәрләре турында сүз башлаганчы, ул яшәгән чорның аның шәхес булып формалашуына ничек йогынты ясавы турында әйтеп китик…
Ул 1886 елның 1 нче гыйнварында Казанның Яңа бистәсендә Зариф мулла гаиләсендә туган. Ике гасыр аралыгында, ягъни зур үзгәрешләр чорында яшәгән Ф.Әмирхан. Аның мулла булып китмәвендә бу чорның роле зур булгандыр, мөгаен. Укырга һәвәс, үзе зирәк, гаять акыллы булу сәбәпле, ул 17-18 яшьләрендә үк “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең югары бүлеген тәмамлаган. Аннан соң социал-демократ С.Н. Гассардан русча дәресләр алу аның дөньяга булган карашларын тулысынча формалаштырырга ярдәм иткән булырга тиеш.
1904 – 1906 елларда мәдрәсә шәкертләре хәрәкәтен оештыручыларның берсе булагн Ф.Әмирхан әкренләп милләтен агарту һәм үстерү эшенең үзәгендә тора башлый. Ләкин укытучысы Гассар өйрәткәнчә көч кулланып көрәшү юлын сайламый. Ул әдәбиятны үстерү аша кешеләрнең белемен арттыру юлы белән милләтен саклап калырга, аны алдынгы итәргә теләгән.
Каләм көче – зур көч, бигрәк тә ул үткен акыллы кеше кулында булса. Ф.Әмирхан нәкъ әнә шундыйлардан була. XX гасыр башы – татар әдәбияты яңа нигездә канат җәеп, күтәрелеп, яшәреп килгән заман. Ә әдәбият өчен матур әдәби тел кирәк. Ул тел халык өчен аңлаешлы да, нәфис тә булырга тиеш. Мондый яңарышның башында Ф.Әмирхан торган. “Замандашлары һәм аннан соң килгән әдәбият әһеле аның язу ысулыннан үрнәк алды… Тел турысында ул дәвердә иң күп хафаланган, пошынган кеше Ф.Әмирхан булды дисәк, һич арттыру булмас”, – дип яза Б.Урманче.
Ф.Әмирханга кадәр яшәгән әдипләр дидактик әдәбият вәкилләре булган. Алар үгет-нәсыйхәткә корылган әсәрләр иҗат иткәннәр. Кешенең эчке дөньясы, күңел каршылыклары, рухи халәте бу әсәрләрдә чагылыш тапмаган. Дөрес, рус әдәбиятында бу чорда И.С. Тургенев, Л.Н. Толстой, Ф.И. Достоевский кебек күңел кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән ачып сала алган сүз осталары яшәгән. Татар әдәбиятына психологик кичерешләрне, кешенең хис-тойгыларын сәнгатьчә нәфис итеп тасвирлау стилен Ф.Әмирхан алып килә.
Психологик анализ остасы булу җиңел түгел. Беренчедән, кешенең эчке дөньясын ачып бирү, күңел кичерешләрен сурәтләү аша чынбарлыкны аңларга ярдәм итү өчен язучының зирәк акыллы, үткен зиһенле булуы кирәк. Икенчедән, ул үз героеның рухи дөньясы белән яши алырлык дәрәҗәдә нечкә хисле, сиземләү тойгысы көчле шәхес булырга тиеш. Әмирханда боларның барысы да бар. Моннан тыш ул кешеләрне, тормышны нык яратуы белән аерылып торган. “Чыннан да, аның булдыклы, уңган… үткен зиһенле, бик зирәк, дикъкатьле һәм сүзгә оста булуы беренче күрүдә үк сизелер тора… Фатихта нечкә күңеллелек, кешенең хәлен аңлый белүчәнлек күренешләре дә нык сизелә иде...” – дип искә ала аның турында Ф.Әмирхан II. Башка замандашлары да аның “бик ягымлы, шат табигатьле, искиткеч ихтыярлы, бик сизгер, алдан күрә белүчән һәм зур оптимист кеше” булуы турында язып калдырганнар. Әнә шундый бай рухи дөньясы, әлбәттә, аның әсәрләрендә дә чагылмыйча калмагандыр.
Әдәби әсәрләрдәге геройларның психологик дөньясын сурәтләгәндә билгеле бер закончалыкларга таяналар. Боларны Ф.Әмирханның берничә әсәре үрнәгендә карап китик.
“Ул үксез бала шул!” (1913) хикәясе җыйнак кына, әмма киеренке сюжетка корылган булуы белән аерылып тора. Гает көнне матур киемнәрен киеп ишегалдына чыккан малайларның күңелендәге шатлык хисе әллә кайдан ук сизелеп тора. Төп геройның бу хисләрен күрсәтү өчен, автор укучының игътибарын аерым детальләргә юнәлтә. “Күлмәк, кәләпүш һәм читекләрем генә түгел, минем казакием дә өр-яңа. Шушы гаеткә генә тектерелгән казаки иде”, — дигән җөмләләрдә “казаки” сүзенә аерым басым ясала. Бәйрәм киеме булудан бигрәк, ул әле малайның хәлле гаиләдән булуын да күрсәтә. Бәйрәм хисен, күңелдәге шатлыкны алар төсле киенмәгән, “үзенең һәрвакыттагы иске киемендә” булган, “былтыр ата-анасы үлгәнлектән, бу ел берәүдә хезмәт итеп торган асрау малай Нури” дә бозмый. Автор әнә шулай итеп, бер-берсенә капма-каршы куелган психологик детальләрне (казаки һәм иске киемнәр) кертеп, алда сөйләнәчәк вакыйганың психологик җирлеген әзерли. Геройның күңел хисләрен көтелмәгәнчә үзгәртеп, хисләр борылышында аның характерын тулысынча ачып салучы тагын бер деталь – уен килеп керә. Уенның да ниндие бит әле! Малайлар “сабан туе атлары булып” чабыша башлыйлар. Автор башта тыныч уеннар уйнаган малайларны бер-берсе белән ярышырга мәҗбүр итә. Нәкъ менә ярыш вакытында кеше күңелендәге капма-каршы сыйфатларның ачылып куюы мөмкин. Нәрсә җиңәр: киң күңеллелекме, әллә хөсетлекме; гаделлекме, әллә гаделсезлекме? Тышкы кыяфәттәге капма-каршылык та малайларны бер-берсеннән аермаган иде. Ә менә ярышу төп геройның рухи дөньсын ачып салырга ярдәм итә: анда көнчелек хисе, мин-минлек калкып чыга. Шунда автор зур осталык белән хикәясен тагын бер психологик деталь белән бизи. Бу – читек. Үкчәле читек — өстенлек билгесе. Шул читек белән бәйле дүрт җөмләдә “мин” сүзе җиде тапкыр кабатлана. Геройның хисләре кайный, эчке дөньясы ачыла бара. Читекле малайларның аны яклавы һәм Нурины мыскыллау көчәя барган саен, рухи дөньяның зәгыйфьлеге тагын да калкурак булып күренә. Нури белән төп герой арасындагы психологик диалог моны тагын бер кат раслый.
— Миңа читекләрем генә уңайсызладылар, булмаса, мин Нурины уздырмыйдыр идем, — дип сөйләнергә тотындым…
— Узгач, узган инде. Читекләрең уңайсызларлык булгач, аларны салып чабыш идең соң!..
— Үзеңнең яңа читегең булмагач, шулай дигән буласың инде. Минеке шикелле яңа читекләрең булса, син дә яланаяк чабышмас идең…
Игътибар итегез! Герой үзенең өстенлеген күрсәтү өчен, Нуриның да яланаяк түгел, читек киеп чабышуын тели. Ә бит малай-шалайның яланаяк чабышуы гадәти хәл булса да, аның Нуридан өстен булып күренәсе килгәнгә күрә генә шулай диюе сизелеп тора. Ф.Әмирхан героеның холык-фигылен үзеннән ачтыру алымын куллана. Кыска гына вакыт аралыгында хисләрнең борылышлар ясый-ясый үсә баруын тоясың, хәтта геройларның сөйләм интонацияләрен ишеткәндәй буласың. Шул рәвешле автор кешенең тышкы кыяфәте белән эчке дөньясы тәңгәл килмәскә дә мөмкин икәнлеген күрсәтә. Бу да психологик сурәтләүнең бер үзенчәлеге булып тора. Үзенең хаклы булуын расларга теләгән героебыз моңарчы кычкырып әйтмәгән, әмма күңелендә булган иң яман “бетләш” сүзен әйтә, һәм болай да “күзләрен мөлдерәтеп торган” Нури кычкырып елап җибәрә. Аның кичерешләренең ни дәрәҗәдә тирән булуын түбәндәге җөмләләр раслый:
— Мин үксез бала шул! Әти-әнием булса, минем дә читек-кәвешем булыр иде.
Теләсә кемне, хәтта иң явыз кешене дә тетрәндерерлек сүзләр малайларны сискәндереп җибәрә. Алар үзләренең нинди зур хата ясауларын аңлыйлар. Ф.Әмирхан малайларның бу чактагы эчке кичерешләрен, уйларын тулырак күрсәтү өчен, кабатлау алымын кулланган. “Мин үксез бала шул!” җөмләсе төп геройның колак төбендә озак яңгырап тора.
Бу җөмләне үз героеннан кат-кат кабатлату аша автор укучыны да уйга калдыра, героена мөнәсәбәтен дә сиздереп куя: аның әле бөтенләй үк өметсез кеше түгел икәнен күрсәтә, төп хакыйкатьне аңлавына ышана. Әйе, әсәр героеннан да бигрәк, укучының иң кирәкле нәрсәне аңлавына шикләнми: иске киемле, яланаяклы Нуриның бөтен рәхәте дә, шатлыгы да үзеннән өстен малайларны йөгерештә җиңүдә; аларны җиңеп, ул да үзен әти-әниле малайлар белән тигез күрәчәк.
Гомере буе кешеләрне рәнҗетүдән сакланган Ф.Әмирхан әнә шулай тәрбияли, кыска гына хикәясе белән дә олы хакыйкатьне ача: бу дөньяда кеше рәнҗетүдән дә яманрак эш юклыгын искәртә.
“Корбан” (1913) хикәясе дә — кичерешләргә бик бай әсәр. Хикәянең герое кечкенә сарык бәтиен (ул аңа “Хөсәен” дип исем куша) тәрбияләп үстерә. Үсеп сарык булгач, малайның каршы булуына карамастан, “Хөсәенне” корбан итеп чалалар. Әнә шундый гади генә сюжетлы бу әсәрне лирик хикәя дип атау дөреслеккә күбрәк туры килер иде сыман.
Табигатьтә һәр җан иясе дә бик матур. Бигрәк тә хайваннар кечкенә вакытларында бик сөйкемле булалар. Хикәя нәни сарык бәтиен тасвирлау белән башланып китә. Геройның бу җан иясенә карата булган хис-тойгылары шундый көчле, ул аны “тел белән генә сөйләп бетерә алмыйм” дигән сүзләре белән үзе үк раслый.
Психологик анализ остасы буларак, Ф.Әмирхан табигать күренешләренең бер кисәген – кечкенә бәтине тасвирлау аша яңа хис-кичерешләргә юл ача. Бу гүзәл күренеш хикәянең герое күңелендә нәни җан иясенә карата тартылу, аны чын күңеленнән ярату һәм якларга теләү тойгысын уята. Гүзәл җан иясе дә хуҗасын ярата, һәр чакыруында аның янына килә. Шулай итеп, бер хис икенчесе белән тулыландырыла: тойгы катламнары барлыкка килә. Авторның иҗатына хас тагын бер үзенчәлекне күрсәтәсе килә. Аның героеның эчке дөньясы башка тавышларны да барлыкка китерергә сәләтле. Корбан итеп чалынырга тиешле сарыкның тавышында ул ялвару, ярдәм сорауны ишеткән сыман була. ““Хөсәен”, мескен, минем тавышка… елаган, ыңгырашкан сымак итеп, һәм моңлы, һәм ачы, һәм җан көйдергеч тавыш белән кычкырып, миңа җавап бирде… Хәзер инде аның тавышында зарлану, каргау, кансыз суючыларга ләгънәт уку ишетелә иде”.
“Корбан” хикәясендә героеның хис-тойгыларын үстерә барып, автор аны сызланырга, кычкырып еларга мәҗбүр итә. Югалту ачысын кичергән герой үзе дә шәфкатьсез күренешнең корбаны түгелме соң? “Мин озак вакытлар “Хөсәен”не оныта алмадым… Аның моңлы һәм яшьле күзләре белән карашы минем күз алдыма килеп йөдәттеләр”, – ди ул. Бу сүзләр ярдәмендә автор героена теләктәшлек итә сыман: ул аны аңлый.
Дөрес, юмор кыстырып җибәрү аша (“Хөсәен” бабайны түгел, мине дә күтәрә алмыйдыр иде) ул хис-кичерешләрнең драматизмын киметергә теләгән булса кирәк.
Автор әсәр ахырында үзенең мөнәсәбәтен дә сиздереп куйган: ул һәрвакыт хаксызга рәнҗетелгәннәрне яклаган.
Психологик анализның бу үзенчәлеген авторның башка әсәрләрен анализлаганда да күрергә була. Мәсәлән, “Хәят” повестенда баш геройның эчке дөньясы шулкадәр тоемлауга бай һәм хәрәкәтчән, ул үз уйларында Михаилны да, Салихны да “сөйләштерә”, алар белән “бәхәсләшә”.
Ф.Әмирханның “Хәят” повесте (1911) – психологик кичерешләргә иң бай әсәрләрнең берсе. Чынбарлыкның романтик сурәтләүләр белән оста итеп үрелеп баруы, ягъни реаль тормыш белән хыялый дөньяның янәшә яшәве һәм бәрелешүе – болар бар да сюжетны мавыктыргыч итеп төзергә ярдәм иткән. Әсәрне анализлаганда, галимнәр герой хисләренең тышкы тирәлек белән каршылыкка керүе, аның үз эчендәге хисләр китереп чыгарган халәте, күңел монологы, хыяллары тудырган рухи дөньясы, ягъни психологик анализның бу үзенчәлекләре турында күп фикерләр әйттеләр.
Геройларның эчке дөньясын ачуда пейзажның да роле зур. Мәсьәләнең бу ягына тукталып китик. Пейзажны сурәтләгәндә Ф.Әмирхан берничә максатны күздә тоткан.
Беренчесе – табигать тасвирларының геройлар күңелендә билгеле бер кәефне тудыру өчен файдаланылуы. Әсәр табигать күренешләрен сурәтләү белән башланып китә. “Бер сәгать кенә моннан әүвәл явып киткән җиңел яңгыр шәһәр урамнарының тузанын баскан һәм, һавадагы кызулыкны җиңелчә язгы җылылык белән алмаштырып, көнне ямьлелекнең чигенә ирештергән иде. Әле һаман һавадан җуялып бетмәгән яз җиле, кояш батышы ягыннан аерым бер акрынлык вә тынычлык белән исә дә, дөньяга яңару вә яшәрү исләре чәчә һәм бөтен җанлы вә җансыз нәрсәләрне үзләренә бертөрле тереклектә коендыра иде”.
Табигатьнең гүзәллеге, яшәрү һәм яңару, чисталык һәм сафлык кебек күренешләре иң матур хисләр генә тудыра ала, гүзәл хыяллар дөньясына алып керә. Бернинди борчуларсыз, мәшәкатьсез генә яшәүче яшь кызларның күңел күтәренкелеген, бәхетен, алдагы тормышларының болытсыз көн кебек булырга тиешлеген укучы табигать аша сиземли. Язгы табигать күренешләре күңелене кузгата. Бу Хәят белән Лизаның йөрәгендә бары тик шат хисләр генә уятырга сәләтле.
Икенче очракта автор табигать күренешләрен Хәятның эчке кичерешләренә янәшә куеп сурәтли. “Хәят… бакчага караган тәрәзәне ачып җибәрде. Күрше бакчада, бөтен һаваны яңгыратып, сандугач сайрый иде. Таңның нурлылыгы, сөеклесе гөл чәчәгенең матурлыгы сандугачны шулкадәр җанландырган иде ки, ул үзе белгән көйләрнең иң матурларын сайрый, вә шул кечкенә гәүдәсенең әллә кай җирләреннән меңәр төрле ноталар чыгара һәм вакыт-вакыт үз-үзен һәм гөл чәчәгеннән башка, үзен чолгаган бөтен дөньяны оныткан шикелле, үз тавышында үзе җуяла иде”.
Мәхәббәт утында янган кыз баланың күңел хисләрен сурәтләү өчен моннан да матур күренешне ничек табасың? Сандугач – сөйгән парларның юлдашы, иң нечкә хисләрне генә уятучы мәхәббәт символы. Яшьлек таңнары сандугачтан башка була аламыни? Хәятның бөтен йөрәге ниндидер бер тойгыдан ашкынып тибә башлады. Бу билгесез, ләкин күңелгә рәхәтлек бирә торган хис аның бар дөньясын ямьләндереп җибәрде. Ул кабат дачада булган сөйләшүне күз алдына китерде. Михаилның аның матурлыгын мактавы күңеленә килеп, Хәят үзен бик тә бәхетле итеп тойды. Дачада почта уйнаганда алган бер хатта “мөселман кызы булуыгызны онытмагыз” дигән сүзләрне укыгач, күңеле кителгән сыман булган иде. Сандугачның өздереп сайравы аны да оныттырды. Михаил әйткәнчә, ул Хәят өчен сайрый, Хәятка күңелле киләчәк вәгъдә итә кебек. Менә шушы барлык билгесез хисләр кушылып, ул “ниндидер бер рәхәт онытылуга” чума, “аллы-гөлле нурга чолганган бәхет, яшь канга аралашып, иң вак тамырларга кадәр” үтеп керә. Әле Хәят хисләр чолганышында, тик иртәме-соңмы ул ике төрле яшәешне бер-берсенә кушып булмаганны аңлаячак. Михаилга карата уянган беренче тойгы күңеленең бер читендә яшеренеп яткан икенче бер каршылыклы хисне – “Михаил белән үзе арасында үтеп булмый торган чокыр барлыгын” сиздереп тора. Әнә шулай итеп, беренче тойгы икенчесен уятып, үзе юкка чыга. Каршылыклы тойгылар тезмәсен бер процесс итеп тасвирлау аша Ф.Әмирхан тышкы тирәлекнең, кеше аңын, аның холык фигылен ничек үзгәртүен күрсәтә алган.
Өченче тапкырында Ф.Әмирхан табигать күренешен кеше хисләренә каршы куеп сурәтли. Яз башларында Хәят бераз тынычлана төште. Тормыш үз агымына җай гына бара. Хәятка Рәхимовлар гаиләсе белән аралашу зур йогынты ясый. Ул рус имласы, арифметика, француз телен өйрәнә башлый. Әминә һәм Рөкыя кебек үзен иркенрәк тота башлый. Әмма Хәятның күңелендә һаман да бушлык. Михаилны ул күңел түренә кертеп утырта алмады, Гали Арсланов белән аралашудан баш тартты. Аны эч пошу, яшьлегенең күңелсез узуы өчен борчылу, сагышлану кебек хисләр чолгап ала.
Ф.Әмирхан, кызның бу хәлен сурәтләү өчен, тагын табигать күренешләренә мөрәҗәгать итә. Бер кичтә буран котыра башлый. Хәятның тыныч күңеле кинәт ниндидер тынычсызлык белән алмашына. “Җил бик ачы тавыш белән сызгыра, бик калын тавыш белән үкерә, әле ыжгырынып, бүре улаган тавышлар чыгара, әле җен алмаштырган бала шикелле елый да тагы үкерә, тагы сызгыра, тагы ыжгыра башлый иде… Яфраксыз агачлар, тагы әллә нәрсәләр шатырдыйлар, ыңгырашалар, өметсез күтәрелеп бәреләләр. Ишекләр, яман хәбәр китерүчеләр тарткан шикелле шылтырыйлар иде...” Мондый күренеш Хәятка бик көчле тәэсир итте: аның күңелен актарып ташлады. Ниндидер эч пошу, билгесезлектән интегү бөтен барлыгын чолгап алды, “тереклек аның алдында ямен җуйды”. Әнә шундый ямьсез күренешләр, шыксызлык Хәятның ялгызлыгын, күңел төшенкелеген тагын да тирәнәйтә.
Ф.Әмирхан зур осталык белән табигатьнең кеше кичерешләренә тәэсир итеп кенә калмыйча, аның күңелендә каршылыклы хисләр уятырга да сәләтле икәнен күрсәтә алган.
Һәр очракта да табигать геройларның эчке дөньясын тирәнрәк ачарга ярдәм иткәнен күрдек. Тормышның бөтен каршылыклы якларын да, кеше күңелендәге хисләрне дә табигать тасвирлаулары аша бирү укучы күңеленә тәэсир итү көчен арттыра. Нечкә һәм сизгер күңелле Ф.Әмирхан моны бик яхшы аңлаган.
Көчле психлогик күренешләр ярдәмендә сурәтләнгән әсәрләреннән күренгәнчә, Ф.Әмирхан – һәр герое хис иткәнне үз йөрәге аша кичерә белгән, аларның күңел дөньясын аңлый алган язучы. Икенче төрле әйткәндә, ул психологик анализ ясауның бөтен нечкәлекләрен белгән талант иясе. Аның бу башлангычын XX гасырның 20–30 нчы елларында Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, ә 60–70 нче елларда Ә.Еники, Ф.Хөсни кебек каләм ияләре дәвам иттерәләр. Кешеләр тормышындагы психологик якны сурәтләү бүген дә әдәби стильнең иң уңышлы якларыннан санала.

Кулланылган әдәбият:

1. Әмирхан Ф. Сайанман әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002. – 399 б.
2. Фатих Әмирхан турында истәлекләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. – 192 б.
3. Бәширова И. Әдипнең дүрт томлыгы. – “Мирас”, 1996 (1-2). – 304 б.
4. Нигъмәтуллин Э. Әдип иҗатына бер караш. – “Мирас”, 1996 (1-2). – 304 б.
5. Нуруллин И. Фатих Әмирхан. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – 279 б.
6. Хаков В. Ул яктылык көтеп яшәде. – “Мәдәни җомга”, 1996, 12 гыйнвар.

РЕФЕРАТ

Яр Чаллы шәһәре 22 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Мөхәммәдьярова Альбина Фәнил кызы эше
Җитәкчесе: Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы, Яр Чаллы шәһәре 22 нче урта мәктәбенең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
“Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары” конкурсында (2007) җиңүче, “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” билгесе (2004)белән бүләкләнде

2008 ел



Чыганак: Гүзәлия Тарханова сайты
  • 0
  • 22 сентября 2010, 19:41
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.