Идел Болгары ханнары (VII – X гасырлар)

Тарихын белмәгән халык
Белгәннәрнең колы була.
Г. Афзал

Тарих ул – хәтер. Хәтер югалса, яшәешнең бөтен мәгънәсе югала. Үз халкыңның тарихын өйрәнмичә, аның үткәнен белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Тарихын белмәгән яки аны бөтенләй оныткан халык юкка чыгачак. Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган. Үз тарихын бөртекләп җыйган ул, чөнки борынгы тарихи кулъязмаларыбыз басып алучылар тарафыннан юк ителгән, исән калганнары дөнья буйлап таралган. Англия, Стамбул, Каһирә, Лейпциг китапханәләреннән табарга була әдәбиятыбызны, тарихыбызны чагылдырган материалларны. Әмма татар баласы аларны өйрәнүдән мәхрүм ителгән, чөнки дәреслекләрдә рус тарихы гына урын алган. Анда исә татар халкы турында күп нәрсәләр ялганга төрелеп, уйдырма хәлендә бирелгән. Татар тарихы укытыла торган дәреслекләр дә камил түгел. Аларда фәннилек саклана, әмма ул катлаулы, аңлаешсыз итеп язылган. Матур рәсемнәр белән бизәлеп, һәр баланың күңеленә үтеп керерлек мавыктыргыч телдә язылса, күпкә яхшырак булыр иде. Ә бит татар халкы — күпләргә үрнәк булып торырлык бөек тарихлы, мәдәниятле халык. Бүгенгесе көндә һәр татар баласының үз телен югалтмавын, милли үзаңының үсүен теләсәк, иң элек аңа борынгы бабаларының кем булуын аңлатырга, тарихын тиешенчә өйрәтергә кирәк дип саныйм. Шул чагында гына ул башын югары күтәреп, кимсенмичә, аягында нык басып торыр, горур булыр. Моңа иманым камил.
Тарихыбызны барлаганда, иң элек борынгы бабаларыбызның Идел- Чулман буйларында нигез салган беренче дәүләтләре — Идел Болгары турында белү зарур дип уйлыйм. Бу дәүләтнең үткәне бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле, әмма без ул турыда бик аз беләбез, чөнки болгарларның үзләреннән тарих китаплары калмаган. Нигездә, бүгенге тарихчыларыбыз гарәп, урыс елъязмаларына, сәяхәтнамәләренә таянып эш йөртәләр. Дөрес, Алмас хан идарә иткән чордан башлап, Болгар тарихы турында материаллар табып була әле, ә менә аңа кадәрге борынгы болгар халкы тормышы бик аз өйрәнелгән, шуңа күрә бу турыда өйрәнү бүген дә актуальлеген югалтмаган. Идел-Чулман буенда цивилизацияле дәүләт төзи алган борынгы бабаларыбызның яшәү рәвешләре, тормыш шартлары белән кызыксынабыз икән, бу — үзебезнең тарихи тамырларыбызны белү, милли үзаңыбызның уянуы дигән сүз. Болгар дәүләтчелегенең барлыкка килүе турында берникадәр фәнни хезмәтләр булса да, ак таплар да җитәрлек. Бу чорны өйрәнеп, күпмедер кызыклы фикерләр әйтә алу тарихыбызны өйрәнүгә аз булса да өлеш кертү булыр иде, минемчә. Тамчыдан күл җыела, диләр бит.
Шуңа күрә бу рефератымда мин Идел Болгарының башлангыч чорларында идарә иткән Болгар ханнары тормышы турында сөйләргә теләр идем. Бу тема белән кызыксына башлавым үзе бер вакыйга. “Мәгариф” журналында Кубрат хан хәзинәсе исеме белән бирелгән әйберләрнең төсле рәсемнәренә тап булдым. Бу ханның Бөек Болгар, ягъни борынгы бабаларыбызның Кара диңгез буенда төзелгән беренче дәүләтенең ханы булуын белдем, ә инде Кодрак исемле улының Идел Болгарына нигез салуы турында укыгач, кызыксынуым тагын да арта төште. Реферат язу мөмкинлеге тугач, мин бу турыда белгәннәремне башкаларга да җиткерергә тиешлегемне аңладым.
Максатыма ирешү өчен, иң элек тарихчыларыбыз Р. Фәхреддиннең “Болгар вә Казан төрекләре”, Ш.Мәрҗанинең “Мөстәфадел- әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (алга таба “Мөстәфадел — әхбар...” дип атарбыз) хезмәтләренә мөрәҗәгать иттем. Эшемдә “Мирас” журналы төп таянычым булды, чөнки аның “Бөек Болгар дәүләте тарихы” рубрикасында тарихчыларыбызның, төрле галимнәребезнең мәкаләләре еш урнаштырыла. Шунысы кызык: Идел Болгарына кагылышлы барлык материаллар да, нигездә, Р.Фәхреддин һәм Ш.Мәрҗани хезмәтләренә таянып язылган. Алар исә үз чиратында гарәп галимнәренең, сәяхәтчеләренең елъязмаларыннан, Византия, урыс тарихчыларының материалларыннан файдаланганнар. Ни генә булмасын, тарихи хезмәтләрне анализлап, чагыштырып, ниндидер нәтиҗәләр дә ясарга мөмкинлек туды. Еш кына ул хезмәтләрдә фикер каршылыкларын да очратырга туры килде, алар үз чиратында эзләнү эшенә стимул гына бирделәр. Бик күп тарихи романнар авторы М. Хәбибуллинның “Мирас”журналында тәкъдим ителгән “Ханнар тарихы” исемле язмалары да әһәмиятле чыганак булып торды. Ул үз чиратында Ш. Мәрҗани һәм Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Мөслими, Византия тарихчылары хезмәтләренә таянган булырга тиеш. Болгар ханнары турында сөйләгәндә, мин аларның рәссам Рушан Шәмсетдинов тарафыннан ясалган сурәтләрен дә, Кубрат хан хәзинәсен чагылдырган кайбер рәсемнәрне дә рефератымда урнаштырырга кирәк дип таптым.
Хезмәтемнең төп өлешенә күчкәнче, Кубрат хан дәүләте белән бәйле вакыйгаларга тукталасым килә, чөнки болгар тарихының башы ул төзегән Бөек Болгар дәүләтенә барып тоташа.
Бөек Болгар иле Азов буе, Донның түбәнге агымындагы һәм Таман ярымутравындагы җирләрне биләп торган. Белемле (Византия тарихчылары аның император Ираклий сараенда тәрбия алуы турында язганнар), оста сәясәтче һәм талантлы гаскәр башлыгы булган Кубрат хан 584-642 елларда яшәгән һәм идарә иткән. Халкы Тәңре диненә табынган. Әләмнәре ак төстә, аңа кояш сурәте чигелгән була. М. Хәбибуллин үз хезмәтендә аның биш улы һәм бер кызы булуы турында язган. Уллары: Батбай, Кодрак, Аспарух, Балкыр, Аслан, ә кызының исеме – Чәчкә. Бу бер болгар риваятендә язылганнарга да туры килә. Риваятьтә сөйләнгәнчә, Кубратның биш улы була. Ул аларга бер-берсеннән аерылмаска куша, ләкин уллары, аталары үлгәч, төрле якларга таралалар, ханлык җимерелә. Риваятьтә шушы биш улыннан өчесенең генә исемнәре аталган: Батбай, Котраг, Аспарух. Шиһабетдин Мәрҗани дә “Мөстәфадел-әхбар...” хезмәтендә болай дип искә ала: “… аның үзеннән соң өч углы кала. Беренчесе, ягъни олы углы Батбай үзенә буйсынучылар белән үз ватанында кала… Икенчесе – Котраг (Кодрак)… Өченчесе – Асбаруг (Аспарух), күпчелек халкы һәм терлек-туары белән бергә… Берҗан (Балкан) мәмләкәтендә нигезләнә”. Тарихчы Равил Фәхретдинов тикшеренүләренә күз салсак, без Кодрак һәм аның җитәкчелегендә бер төркем болгарларның Идел – Чулман буйларына күчеп килүләре турында моңа кадәр яшәп килгән фикерләрнең бөтенләй кире кагылуын күрербез. Галим үз фикерен болайрак раслый: “… Әмма хәзәрләр һәм протоболгарлар тарихын тикшерүче М.И.Артамонов һәм С.А.Плетнёва, тарихи чыганакларга нигезләнеп, Кубратның ике генә улы: Батбай белән Аспарух кына булуын раслыйлар. Котраг исемен алар болгар кабиләләреннән берсе котраглар белән бәйлиләр”. (“Мирас”, 1997, 12,105б.) Аның фикеренчә, Урта Идел буена котраглар кабиләсе генә килеп урнашкан, ә Кодрак исемле ханзадә бөтенләй булмаган.
Галим белән бәхәскә керү кыен, әлбәттә, шулай да аның белән килешәсе дә килми. Беренчедән, ул санап үткән галимнәр нинди чыганаклар белән эшләгәннәрдер бит, бу билгесез. Икенчедән, Кодрак хан турында бер генә елъязмада түгел, ә шактый күп хезмәтләрдә, шул исәптән, Ш. Мәрҗани һәм Византия тарихчылары хезмәтләрендә дә, төрле риваятьләрдә дә язылган. Бу исә ныграк ышандыра. Күргәнебезчә, галимнәр күбәйгән саен, фикерләр дә төрлегә әйләнә.
Тарихта Кубрат хан белән Византия императорының дуслыгы турында да мәгълүматлар бар. Император аңа бүләкләр җибәрә торган булган. 1912 елда Украинаның Перещепино авылы янында табылган һәм бүгенгесе көндә Эрмитажның иң бай экспозициясеннән саналган Кубрат хан хәзинәсе әнә шуны раслый.
Хәзәрләр белән бер бәрелештә Кубрат хан үлә. Уллары дәүләтне исән- имин саклап кала алмыйлар: төрле якларга таралышалар. Кодрак исемлесе төньякка – Кама-Идел буйларына китеп бара. М. Хәбибуллин Кодрак ханның 642-644 елларда Идел буена күчеп килүе хакында тарихи мәгълүматлар саклануы турында әйтә. Бу җирләрдә элек- электән мари, мордва, удмурт кабиләләре яшәгән.Болгарлар бу халыклардан җир эшкәртү, урманчылык, балыкчылык эшләренә өйрәнәләр, ә үзләре шәһәрләр төзү тәҗрибәсенә ия булалар. Билгеле, ул әле дәүләт төземи, ә монда яшәүче кабиләләрне берләштереп, булачак дәүләткә нигез генә сала. Болгарлар алардан җир эшкәртү эшләрен, урманчылык, балыкчылык һөнәрләрен үзләштерәләр, ә үзләре шәһәрләр төзү тәҗрибәсен беләләр. Болгарларның оештыру сәләтләре зур булганга күрә, алар тиздән өстенлеккә ирешәләр. Башка кабиләләр югарырак үскән болгар телен, йола-гадәтләрен дә кабул итә башлыйлар. Тарихчы Гамирҗан Дәүләтшаһ Болгари үзенең “Болгарлар Идел һәм Кама буйларында” хезмәтендә баштагы чорларда болгарларда күчмәлелек билгеләренең көчле булуын, кышын салкыннан сакланырлык агач йортларда яшәсәләр дә, җәен сахраларга чыгып, юрталарда яшәүне артыграк күрүләрен яза. “Көтүләрен ашатып, бер җәйләүдән икенчесенә күчеп йөриләр. Шуңа күрә дә болгарларның Идел, Кама буйларында әле шәһәрләр салганчы яшәгән урыннарын табу авыр… Борынгы бабаларыбызның тормышы авыр булган әле. Алар үзләрен күзгә күренмәгән яхшы һәм явыз көчләр уратып алган дип ышанганнар. Алардан сакланырга, я корбан биреп, күңелләрен күтәрергә кирәк булган. Болгарлар кояшны хөрмәт иткәннәр. Иртән аның беренче нурларын күрергә ашыгып торып, аңа баш игәннәр”, — дигән юлларны очратып була ул хезмәттә.
Кодрак хан 673 елга кадәр яши. Аннан соң Идел Болгарында Ишкул хан (673-707) хакимлек итә. М. Хәбибуллин фикеренчә, бу хан зур гәүдәле, көчле һәм батыр кеше булган. Ул да Кодрак хан сәясәтен дәвам иткән булырга тиеш, ягъни тирә-яктагы кабиләләр белән аралашып, сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгыткан. Ул ханлык иткәндә, болгарлар төньякта яшәүче кабиләләр белән товар алмашып яшиләр. Бу шактый кызыклы. Болгарлар үз товарларын бер җиргә куеп китә торган булалар, ә төньяк кешеләре аларның әйберләрен алып, бәясен чамалап, үз товарларын калдыра торган булганнар.
Бу озак вакытлар, VIII-IX гасырларга кадәр, шулай дәвам иткән, һәм болгарлар мондый сәүдә алымын кулдан ычкындырырга теләмәгәннәр. Моны Ризаэддин Фәхреддиннең түбәндәге язмалары раслый: “ Болгарлар төньяк тарафлары, Урал вә Алтай халыклары белән булган сәүдәләрен үз кулларында гына тотарга вә башкаларны алар белән катыштырмаска тырышканнар. Шул сәбәпле читләргә әлеге тарафларны бик караңгы вә куркыныч итеп күрсәтеп торганнар… Хәлбуки болгариларның шулай сөйләүләренең максаты- читләрне Урал вә Алтай кавемнәренә катыштырмау булмыштыр”.** Әйе, халкыбызның сәүдә эшенә маһирлыгы, хәйләкәрлеге борынгы бабаларыбыздан килә торгандыр, мөгаен.
707-743 елларда хаким булып торган Иллек хан үзенең тыныч характерлы булуы, күрше-тирә халыклар эшенә тыкшынмыйча яшәве белән аерылып торган. Сәүдә итешеп яшәүче угры-фин халыкларын үзенә якынайтып, ул алар белән тыгыз элемтә урнаштырган. Бу халыкларны иген игәргә, тире иләргә һәм эшкәртергә өйрәтәләр. Болгарлар исә угры-финнәрдән күпер салырга өйрәнәләр. Мунча керүне дә алардан иң элек болгарлар, аннан соң болгарлардан урыслар өйрәнгәннәр. М.Хәбибуллин, моны раслау өчен, гарәп сәяхәтчесе Әл-Истаһри сүзләрен китерә: “ Аларның, ягъни болгарларның, базарлары була, мунчалары бар...”( “Мирас”, 1992, 6, 101 б.) Шулай итеп, VIII гасырда болгарлар Идел буенда тәмам үзләшеп, ныгып урнашып калалар. Тирә-як кабиләләрне берләштерү әле һаман дәвам итә.
М. Хәбибуллин хезмәтендә иң куәтле ханнарның берсе — Болгар хан (743-809) булуы турындагы фикерне дә очратырга мөмкин. Ул Идел буенда беренче феодаль дәүләт төзи. Дәүләтнең башкаласы Болгар хан исеме белән Болгар дип йөртелә башлый. Бу чорда калалар салуга игътибар арта, халыкның күп өлеше утрак тормышка күчеп бетә диярлек. Сәүдә шулкадәр көчәя, Болгарга Киев Русеннән, Кытайлар шәһәре Табгачтан, Ираннан, хәтта Мисырдан да сәүдәгәрләр агыла. Елъязмаларда Болгар шәһәрендә Византия империясенең аерым урам салдыруы турында да әйтелгән. Болгар хан башкаласында кәрван-сарайлар салдыра, чит илләрдән килгән сәүдәгәрләр өчен уңай шартлар тудыра.
Сәүдәгәрләр белән илгә күпләп имамнарның, табибләрнең, сәяхәтчеләрнең, галимнәрнең дә килүе билгеле. Халыкны агартуда, белемле итүдә моның да роле булмыйча калмагандыр, әлбәттә.
809-827 елларда Идел Болгарында идарә иткән Тукый хан турында (кайбер язмаларда ул Болгар ханның улы дип бирелә) мәгълүматлар күбрәк.
Иң әһәмиятлесе шул: ул үз халкының тулысынча утрак тормышка күчүен тели. Тукый хан үзенә буйсынган кабиләләргә җәйләгән биләмәләрендә ныгытма-шәһәрләр салырга куша. Игенчелек белән шөгыльләнгән, сәүдәдә зур уңышларга ирешкән Болгар башка халыкларны үзенә тартып тора. Дөньяның төрле илләреннән бу якларга сәяхәтчеләр, байлыкка омтылучы сәүдәгәрләр, эзәрлекләнүдән яклау табарга теләүчеләр агыла башлый. Бу, әлбәттә, гореф-гадәтләргә дә йогынты ясамыйча калмый. Халыкның күпчелеге утрак тормышлыга әйләнә. Бары тик башкорт кабиләләре генә буйсынмый, үзләренчә яши бирәләр. Тукый хан Болгар дәүләтенең нигезен ныгытуга шактый көч куя.
Айдар хан (827-839) – Тукый ханның улы. Тәхеткә килү һәм идарә итү еллары төрле чыганакта төрлечә бирелә. Тарихчы Г.Әхмәров һәм Ш.Мәрҗани үз хезмәтләрендә Хисаметдин әл-Мөслиминең “Тәварихы Болгария”сенә таянып, Тукый ханның идарә итү вакыты VIII гасырга туры килүе турында язалар. Бу мәгълүматларга караганда, М. Хәбибуллин язмалары дөреслеккә ныграк туры килә, чөнки Айдар хан идарә иткән чорда илдә гарәп сәяхәтчеләренең һәм табибларының еш булуы билгеле. Риваятьләрдә сурәтләнгән вакыйгалар да IX гасырга карый. Бу башка чыганакларда да шул рәвешле күрсәтелгән.
Ш. Мәрҗани хезмәтендә Айдар хан белән бәйле риваятьтә менә ниләр сөйләнә: “ Айдар хан кызы Туйбикә паралич белән авырып, табиблар аны дәвалаудан гаҗиз иделәр. Вәзир патшага: “Шәһәребездә гарәпләрдән өч табиб бар, дәвалауда тиңдәшсез осталар икән”, — дип хәбәр бирде. Патша аларны үз янына чакыртып алдырды. Алар, патшаның ислам динен кабул итүен шарт итеп, кызны дәвалап терелттеләр… Табиб Ханзал (Хәндҗәл) исә Болгарда калып, хан кызы Туйбикәгә өйләнеп, Болгарда вафат булды, төрки телгә бик оста иде”. Иң әһәмиятлесе шул: Айдар ханның моны күреп, иман китерүе турында да мәгълүмат бар риваятьтә.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: болгарлар барыбер ислам диненә якын торганнар, киләчәктә бу динне кабул итүгә әкрен генә җирлек әзерләнгән.
Хәндҗәл хан 839-844 елларда Болгар тәхетендә утыра, чөнки Айдар ханның үз уллары бу вакытта әле сабый гына булалар. Бу гарәп табибының илдә күп кенә үзгәрешләр кертүе турында язган М. Хәбибуллин. Ул сарай-мәчет каршында мәдрәсәләр ачтырган, мөгаллимнәр китерткән, үзе дә белем бирү белән шөгыльләнгән. Һәр калада мәчет-мәдрәсәләр салынган, илдә ислам дине тарала башлаган. Ш. Мәрҗани фикеренчә, Болгар халкы исламга бик иртә тартылган, аларны әкренләп дингә тарту өчен, гарәп халкыннан табиб сурәтендә өндәүчеләр килгәнлегенә дәлил булырлык беркадәр риваятьләр дә бар.
Хәндҗәл хан вафат булганнан соң, тәхеткә Айдар ханның улы Зөбәер хан (844-864) утыра. Аның турында да, болгар сугышчылары турында да тарихчылар кызыклы мәгълүматлар язып калдырганнар. Алар үз чиратында Византия, гарәп елъязмаларына таянганнар булса кирәк. Без күбрәк Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтенең “Болгарларның сугышлары турында фасыл”ын нигез итеп алдык. Анда әйтелгәнчә, Болгар халкы батыр йөрәкле, баһадир, курку белмәс, сугышчан, диндар, изгелекле халык була. Алар сугыш коралын олылыйлар.
Зөбәер хан гайрәтле һәм тәкәббер булган. Ул куәтле, курку белмәс гаскәр җыя да Византия башкаласы Константинопольга таба кузгала. Юл өстендәге урысларны да ияртә. Белгәнебезчә, урыс халкы мондый табышлы сәяхәттән, бигрәк тә ул башкалар исәбеннән булганда баш тартмаган: теләп ияргән. Ш. Мәрҗани бу сәяхәт хакында болай язган: “Болгар патшаларыннан “Зөбәер хан” дигән кеше ( тарихчы аның хан булып торуына шик белдергән, шуңа күрә бу сүз куштырнаклар эченә алынган, башка чыганакларда Зөбәер хан дип бирелә, искәрмә минеке) Ител елгасыннан кузгалып, бик зур куәт белән йөреп, славяннарны һәм башка бик күп таифәләрне ( халыкларны) иятеп, атлы гаскәрләре белән Дунай суын боз өстеннән үтеп… Кастантиниядән (Константинопольдан) утыз чакрым ераклыктагы җиргә килеп туктый. Юстиниан кайсар бик каты куркып, калтырап, тетрәп, малларын һәм кыйммәтле нәрсәләрен крепосте астына яшерә, башкаласы да чак кына котылып кала”. Күргәнебезчә, болгарлар сәүдә дә генә түгел, сугышта да үзләрен баһадирларча тотканнар, димәк, дәүләт инде оешып килү стадиясендә дияргә була.
Мөхәммәтәмин хан (864-877) – Айдар ханның төпчек улы. Ул идарә иткән чорда хәзәрләр Болгарга бик еш яу белән йөргәннәр, кыз-улларын тоткын итеп алып киткәннәр, ясак түләткәннәр. Йомшак табигатьле хан ни сорасалар, шуны биреп җибәрә торган булган. Моның авыр башы халыкка төшкән. Мөхәммәтәмин хан бу хәлгә чик куярга теләгән: ясак җыючыларга түләүдән баш тартуын белдергән, шуны җиткерү өчен, каганга илчеләрен җибәргән. Ике арада бик аздан гына бәрелеш булмый кала. Мөселман имамнары ике кардәш халыкны татуландыралар. Хәзәрләргә бәйлелек шул хәлендә кала әле. Тарихта байтак еллар узгач кына, ягъни 965 елда урыс кенәзе Святослав тарафыннан җиңелгәч кенә, Хәзәр иле яшәүдән туктый, Болгар иле иркен сулыш алып куя. Ләкин аңа кадәр байтак сулар агасы бар. Мөхәммәтәминнең үз балалары булмаганга, ул сугышта үлеп калган чирмеш кабиләсе башлыгының баласын уллыкка ала. Тәхетен дә шушы Силки исемле улына калдыра.
Силки хан (877-886) Болгар ханнары арасында әһәмиятле урыннарның берсен алып тора. Ул идарә иткән чорда Болгар дәүләтчелеккә йөз тота, ягъни Силки хан Идел буе кабиләләрен берләштереп бетерү алдында тора. Археолог А. Халиков тикшеренүләре дә шуны раслый. Аның фикеренчә, дәүләтчелеккә йөз тоту биредә IX һәм X гасырның беренче яртысында ук тәмам төгәлләнә, ягъни Силки хан башлаган эшне аның улы Алмас хан төгәлли. Урыс дәүләте дә нәкъ шул чорда оешып бетә. Ике арада сәүдә мөнәсәбәтләре, бигрәк тә су юлы сәүдәсе җанлана. Сәүдә багланышларында Идел Болгары төп рольне уйнап кына калмый, ә урыс иле белән көнчыгыш илләре арасында арадашчы да була. Идел буе, Агабазар гөрләп тора, кәрвансарайларда төрле ил кешеләренең тавышларын ишетергә мөмкин була. Борынгы бабаларыбыз әнә шулай хезмәт куеп, күршеләре белән тыныч шартларда яшәүне кулайрак күргәннәр, сугышып йөрү алар өчен кәсеп булмаган, кеше үз җирендә дә бай тормышта яши ала икәнен раслаганнар. Бүген дә татар халкы шул сыйфатлары белән аерылып тормыймыни?! Язын ямь-яшел, көзен алтын сыман кырларны тагын кайсы өлкәдә күреп була микән?
Болгар халкын талап баерга теләгән күршеләренең берсе – Хәзәр иле – аны тынычлыкта калдырмый: ясак таләп итә, җай чыккан саен һөҗүм оештыра. Курку белмәс Болгар халкы моңа чик куярга тиеш булса да, көчләр тигезсезлеге мөмкинлек бирми. Силки хан Багдад хәлифәсен Болгарга терәк булырдай бердәнбер көч итеп саный. Хан аннан ярдәм сорарга уйлый, ләкин, белүебезчә, бу эшне ул үлгәннән соң, аның улы Алмас хан башкарып чыга. Дөрес, М. Хәбибуллин фикеренчә, Силки хан хәлифәгә, ярдәм сорап, илчеләр җибәргән була; хәлифә илчеләрне кабул итеп, ай чигелгән яшел байрак һәм башка бүләкләр биреп озата, ләкин Силки хан исән чакта ярдәм килеп җитә алмый. Тарихчы ни дәрәҗәдә хаклыдыр, әйтә алмыйм, чөнки бу турыда материаллар тапмадым, әмма Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин, Г. Әхмәров язмаларында һәм, ниһаять, Ибне Фазлан сәяхәтнамәсендә гарәп хәлифәсе Әл-Моктәдиргә илчеләр җибәрүченең Алмас хан булуы сөйләнә.
Алмас хан Болгар тәхетендә 886-929 елларда утыра. Бу хан идарә иткән чор турында язылган хезмәтләр бик күп. Шуларның иң әһәмиятлесе – Ибне Фазланның сәяхәтнамәсе. Калган барлык хезмәтләр дә шушы язмаларга нигезләнеп язылганнар. Багдад хәлифәсе Әл-Моктадир Болгарга илчеләрен җибәрә. Сәркатиблек вазифасы Ибне Фазланга тапшырыла. Алар белән бергә бик күп дин вәкилләре, галимнәр, сәяхәтчеләр килә. Гарәп илчелегенең килеп җитү вакыты 922 елның 8 маена туры килә. Алмас хан турында тулырак мәгълүмат бирү өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең “Җәгъфәр бине Габдулла” хезмәтеннән өзек китерәм. Аны тарихчы Р.Әмирхан тәрҗемә итеп эшкәрткән. Анда болай диелгән: “Болар безне икмәк, ит, тары белән каршы алдылар вә безнең белән бергә йөрделәр. ике фәрсах, ягъни 12-13 чакрым ара калгач, падишаһ үзе дә безгә каршы чыкты һәм безне күрү белән атыннан төшеп, шөкер сәҗдәсе кылды вә җиңендә булган көмеш тәңкәләрне өстебезгә чәчте… Пәнҗешәмбе көн җиткәч, төеннәребезне чиштек, хәлифә тарафыннан бүләк итеп җибәрелгән ияр белән атны иярләп, падишаһ башына чалма урадык, өстенә хәлифәләр дәстүре, ягъни законы буенча кара кием кидердек.” Тарих фәне белгечләре Р.Вәлиев һәм Җ. Мөхәммәтшин “ Идел буе болгарлары” исемле фәнни очеркларында дин белгече Ә.Хәйринең Болгарда ислам динен кабул итү тантанасы турындагы язмасын китергәннәр. Ә.Хәйри болай дип яза: “Соңыннан җәмәгать намазы укылып, Алмас хан һәм аның барлык якыннары рәсми рәвештә Ислам динен кабул итәләр һәм Ислам дине болгар дәүләтенең рәсми дине итеп кабул ителә. Шул көннең истәлеге итеп, Алмас хан үзенең исемен Җәгъфәр, ә атасының исемен Габдулла дип алыштыра. Менә шушы изге көн, ягъни 922 елның 15 май көне Болгар дәүләтендә иң истәлекле көн була...”**
Багдад хәлифе Болгар иленең башкаласын ныгыту өчен, акчалата ярдәм итә һәм тәҗрибәле архитекторлар, төзүчеләр, һөнәрчеләр дә җибәрә. Шулай итеп, Җәгъфәр бине Габдулла (Алмас хан ) үзенең дәүләтен ныгытып, аның көчен арттыруга ирешә һәм ул чордагы иң көчле дәүләтләр рәтенә бастыра. Гарәп сәяхәтчеләре язмаларында Болгар халкының иң оста игенчеләр, һөнәрчеләр булуы белән беррәттән, монда белемгә омтылышның көчле булуы, һәр авылда, һәр калада мәктәп-мәдрәсәләрнең күп булуы хакында да язылган. Терлекчелекнең алга китеше һөнәрчеләр өчен дә файдалы булган, чөнки алар сөяктән сәдәфләр, йөзекләр, шашка-шахмат фигуралары, тырнап язу өчен каләмнәр дә эшләгәннр. Сәүдә көчле үсеш алган. Ерак көньяк илләреннән кәрваннар агылган. Урта Азиядә, Гарәбстанда, Иранда ауда атылган кеш, кондыз, тиен, төлке тиреләрен яратып алганнар.
Ш.Мәрҗани хезмәтендә Җәгъфәр бине Габдулланың да, Зөбәер хан сыман, Константинопольга 50 меңлек атлы гаскәр белән баруы турында язылган. М.Хәбибуллин ханның ул якларга барып чыгуының сәбәбен дә ачыклап китә: ул Дунай буе Болгариясе ханына ярдәмгә, ягъни Византия империясенә каршы көрәшергә барган икән. Шуннан үзенә яшь хатын алып кайта, ә улы тугач, анасы аңа Михаил исеме куша. Тарихка ул Микаил булып кереп калган. Ш.Мәрҗани ни сәбәпледер Микаил ханның исемен телгә дә алмый, ә Җәгъфәр ханның Әхмәд исемле улы булуын гына искәртә. Ул моны гарәп сәяхәтнамәсенә нигезләнеп яза. Минем уйлавымча, бу турыда язып калдырган гарәп елъязмачысы Әбел-Хәсән әл-Мәсгуди ялгышлык җибәргәндер, шуңа күрә М.Хәбибуллин фикеренә өстенлек бирергә булдым.
Болгарның бөек ханы дөньядан киткәч, ил башлыгы булып Микаил хан (929-935) кала. Ул идарә иткәндә аның исеме белән акча суктырыла. Димәк, Болгар дәүләтенең көчле һәм мөстәкыйль булуына ишарә бу. Акча теләсә кем исеме белән сугылмый, Микаил ханның идарә иткән булуына бу тагын бер дәлил булып тора.
Болгар дәүләте хәзәрләр белән араны тәмам өзеп, бәйсез тормыш алып бара. Хәзәр каганы инде көчсезләнә: болгарларга каршы элеккечә сугышлар алып бара алмый.
Микаил ханның улы Әхмәд хан (935-943) идарә иткәндә Багдад хәлифәлеге белән бәйләнешләрнең тагын да ныгуы билгеле. Ул, мөселман ханнарыннан беренче булып, хаҗга да бара. Хәлифә аңа яшел төстәге әләм, киемнәр, байраклар, музыка кораллары, мал-туарлар биреп җибәргән.
Бу чорда күп кенә калалар салынуы, сәүдәнең көчле үсеше билгеле. Болгар дәүләтенең чикләре дә киңәя: Иделнең түбән агымында яңа калалар үсеп чыга. Гомумән, Болгар дәүләте алдынгы илләрнең берсе булып санала.
Урыс иле кенәзләре тимер коралларны чит дәүләтләрдән сатып алган бер чорда Болгарның үзендә тимер рудасыннан төрле кораллар, тимер әйберләр ясау алга киткән була. Бакыр һәм аның катнашмаларыннан савыт-сабалар, җиз тазлар, комганнар ясаганнар.
Алтын-көмеш осталары ясаган бизәнү әйберләрен ерак илләрдән килгән сәүдәгәрләр бик теләп сатып алганнар. Болгар кызларының бизәнү әйберләре көнчыгыш кызларыныкыннан бер дә калышмаган.
Болгар төзүчеләре эшләгән мунчалар юыну урыны гына булып калмыйча, бер үк вакытта ял итү урыны да, китапханә дә булган. Мунчаларның кайнар һәм салкын су килә торган торбалары кызыл үзле балчыктан яндырып эшләнә торган булган.
Иң әһәмиятлесе: болгар күненең даны бөтен Европа һәм Азия илләренә таралган. Әнә шулай итеп, халкының тырышлыгы, хезмәтнең тәмен белеп яшәве аркасында, Болгар тиз арада бай илләрнең берсенә әйләнә. Моңа, әлбәттә, юлбасарлык сыйфатларына ия булган халыкларның күзе төшмичә калмаган. Башкаларны талап, рәхәт көн итәргә теләгән урыс халкы Болгарга еш кына яу белән килгән. Сугышлар ил үсешенә зур зыян китерә торган булган, ләкин Болгар үзенең үсешен дәвам иткән.
Болгар дәүләтенең борынгы чорларыннан алып, ныклы дәүләт төзегәнгә кадәрле вакыты әнә шундый катлаулы да, кызыклы да булган, бик күп бәхәсләр дә кузгаткан. Хезмәтебезнең башында әйтелгәнчә, максатыбыз шушы чорны сурәтләү иде. Күп кенә галимнәребезнең хезмәтләрен өйрәнеп, аларны чагыштырып карап, билгеле бер нәтиҗәләр чыгардык һәм болгар халкының тормышы белән бәйле вакыйгаларны сурәтләдек. Гомумән, тарихыбызның борынгы чорлары әле тагын да тирәнрәк өйрәнелүгә мохтаҗ икәнлеген күрдек. Атаклы тарихчыбыз Һади Атласи: “Инсанны(кешене) чын мәгънәсе илә инсан иткән гыйлемнәрнең иң беренчесе, һич шөбһәсез, тарих гыйлемедер,”* – дип язган. Фикерен дәвам итеп, ул татар халкының үз тарихын өйрәнүгә тиешле игътибар бирмәвенә бик борчыла. Ул чорда бу шулай булгандыр да, әмма бүген хәл бөтенләй башкача. Тарихыбызны барлап, халкыбызның үткәнен сурәтләгән хезмәтләр арта тора. Без дә, шул исәптән, бу хезмәтебез белән халкыбызның үткәнен яктыртуга бераз булса да өлешебез кергәндер дип уйлыйбыз.

*Атласи Һади. Себер ханлыгы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. / Татарстан китап нәшрияты, 1992, 16 б.
Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Әхмәров Г. Болгар тарихы. “ Мирас”, 1995, (1-2), 146 б.; 1995, (3), 74 б. 1995, (4), 92 б.
2. Вәлиев Р., Мөхәммәтшин Җ. Идел буе болгарлары.“Мирас”, 2003, (6), 71 б.
3. Дәүләтшаһ Болгари Г. Сәүдә һәм Болгар дәүләтенең башка илләр бәйләнеше. “Сабантуй”, 1992, 1 август, (94).
4. Болгарлар Идел һәм Кама буйларында. “Сабантуй”, 1992, 1 август, (61).
5. Дәүләтшин Г. Болгарда ислам. “ Мирас”, 1994, 1994, (5-6), 168 б.
6. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.
7. Халиков А. X-XIII гасырларда Идел Болгары һәм Русь. “Мирас”, 1996, (3), 89 б.
8. Хәбибуллин М. Ханнар тарихы. “Мирас”, 1992, (6), 97 б.
9. Фәхретдинов Ризаэддин. Болгар вә Казан төрекләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1993.
10. Фәхреддинов Ризаэддин. Ибне Фазланның Болгарга килүе. “Мирас”, 1994, (5-6), 75 б.
11. Фәхреддинов Ризаэддин. Шимали Болгар дәүләте. “Мирас”, 1995, (11-12), 121 б.
12. Фәхретдинов Равил. Бөек Болгар иле. “Мирас”, 1997, (12), 105 б.

Муниципаль белем бирү учреждениесе “22 нче гомуми белем бирү мәктәбе”
РЕФЕРАТ

Рефератның авторы:
22 нче урта мәктәбенең
11 нче сыйныф укучысы
Мөхәмәдьярова Альбина
Фәнни җитәкчесе:
югары категорияле
татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы

Яр Чаллы
2008


Чыганак: Гүзәлия Тарханова сайты
  • +1
  • 22 сентября 2010, 17:20
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.