5-7 нче сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар

Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз. Ә зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен, гореф-гадәтләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала. Димәк, белем һәм тәрбия бирү процессында милли-төбәк компонентларыннан файдалану – ул әле заман таләбе дә. Түбәндәге дидиактик материаллар татар теле дәресләрендә яңа теманы үткәндә, шулай ук кабатлау этабында файдалану өчен төзелде. Текстлар, өзекләр Мөслим җирлегендә туып үскән һәм бүгенге көндә дә арабызда яшәп иҗат итүче язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән алынды. Аларның һәрберсеннән туган төбәгебезне чиксез ярату хисе бөркелә, аның гаме белән яшәү сизелә. Сүз сәнгатенең тәэсир көче, һичшиксез, балаларга да йогынты ясый, аларны игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Мондый дидиактик материалларны мин татар теле кабинетында аерым текстлар рәвешендә туплап барам. Алар, төрле биремнәр белән берничә сыйныфта кулланыла ала. Биремнәрне дифференцияләштерергә һәм индивидуальләштерергә дә мөмкинлек кала, күләмлерәк текстларны өй эше итеп бирергә, төркемнәрдә өйрәнү өчен тәкъдим итәргә була. Төрле биремнәр нигезендә текстлар сайлау кебек эзләнү эшенә көчлерәк укучыларны җәлеп итү дә үзен аклады: балалар мондый төрдәге өй эшләрен бик теләп башкаралар, кызыклы тел күренешләрен ачыклап, кечкенә генә ачышлар да ясыйлар. Көчле укучылар белән өстәмә шөгыльләнү өчен дә бик яхшы җирлек туа. Әлбәттә, әлеге җыентык кысаларында материалларны тулы күләмдә бирү мөмкин түгел, шуңа күрә алар үрнәк рәвешендә генә тәкъдим ителә.

5 нче сыйныф өчен

1. Шигырьләрдән омонимнарны табып, мәгънәсен җөмләләр белән аңлатып языгыз. Ничә омоним таптыгыз?

1) Әби яза белмәсә дә,
Йоннар язып тора ул.
Яза-яза, бәйли-бәйли,
Безгә булыштыра ул.
Яза белеп язгангамы,
Мае да тәмле була.
Аны куйсаң, табыннар да
Үзе бай, ямьле була.
Әбиемне беркайчан да
“Надан” диеп язмамдыр,
Безгә шундый әби белән
Бергә яшәү язгандыр.
(Мөҗәһит)

2) — Әйдә, — дидем Алсуга, — Барып карыйк басуга.
Йөзеп аргач без суда,
Ярга чыгып басуга,
Килеп чыктык басуга.
Карадык уңга, сулга.
Ә анда комбайннар,
Ярышып, ашлык суга.
Баралар суга-суга,
Кайталар суга-суга.
Ничек төшмиләр суга?
Шактый торгач басуда,
Түзалмады Алсу да:
— Рәхәт иде, — ди, — суда,
Тизрәк китик моннан, — ди, —
Алайса, кояш суга.
(Мөҗәһит)

2. ҡ, ғ авазлары кергән сүзләрне — беренче баганага, к, г авазлары кергәннәрен икенче баганага язып алыгыз. Шигырьнең эчтәлеге буенча сыйныфта әңгәмә корыгыз.

Чыршы-наратлар кышын
Киләләр чышын-пышын:
“Безне кисәрләр микән,
Башка җитәрләр микән?
Тышка атарлар микән,
Безнең газиз башкайлар
Кайда ятарлар икән?”
(Мөҗәһит)

3. Тел шомарткычны дөрес итеп укып күрсәтегез. Казый һәм кадый сүзләренең мәгънәләрен аңлатыгыз. Шул сүзләрне кертеп җөмләләр уйлагыз.

Күрәсеңме,
Гази абзый
Бакчасында
Түтәл казый.
Кәҗә-фәлән
Кермәсен дип,
Газапланып,
Казык кадый.
Казык тормас
Кадап кына.
Тотар аны
Кадак кына.
Әллә бакча
Уртасына
Куясыңмы
Тозак кына?
(Мөҗәһит)

4. Сүзләрне иҗекләргә таркатыгыз һәм басымнарын билгеләгез.

1) Хыялларны канат итеп,
Их, бер очарга иде.
Туган җирем табигатен
Кысып кочарга иде.
(Мөҗәһит)
2) Көзге урманда чыпчык та
Сандугачка тиңләшә.
Бездән тәмле җимеш юк, дип,
Балан әйтә миләшкә.
(Мөҗәһит)
3) Җиргә салкын тимәсен, дип,
Кышын мамык кар каплый.
Ә җәен кояш сугудан
Хәтфә үләннәр каплый.
(Мөҗәһит)
4) Аллы-гөлле гөлбакча,
Уйлап-уйлап торган да,
Бөтен матурлыгы белән
Күчеп киткән урманга.
(Мөҗәһит)
5) Һәркемнең үз биеклеге,
Ә нигә ул бөеклек?
Булсаң ярый халкың өчен
Тукай кебек сөекле.
(Мөҗәһит)
6) Таудан чаңгы шуган идем,
Түзмәде, сынды шартлап.
Тауга шуып барган идем,
Кайттым чаңгыда атлап.
(Мөҗәһит)
7) Сандугачлар сайраганда,
Бакалар тик ятмыйлар.
Күл буйларын яңгыратып,
Өр-яңа җыр ятлыйлар.
(Мөҗәһит)

6 нчы сыйныф өчен

1. Укыгыз һәм ялгызлык исемнәрне язып алыгыз. Аларның кайсы төркемгә керүен ачыклагыз.

1) Минем өчен
Әкияттәге Шәмшәрифтән гүзәл
Утыз йортлы туган Бүләкнең.
Хәтер томаннары аръягында
Торып калган нәүмиз сурәте.
Көннәр якты монда.
Томаны да
Үтә күренмәле, сөт томан;
Күпереп тора ястык болытлары
Килиманджаро карлары сыман.
Таулар бик күп җирдә.
Тик аларны
Ничек кенә җан аямасын –
Газизрәк барыбер
Чана шуып үскән Шәех тавы –
Авылымның Фудзиямасы.
(Н.Гамбәр)

2) Йа хода! Менә бит ул галәмнең бөек һәм серле хәрәкәте вакытында яралган зөбәрҗәт җиребез! Синең гүзәл урыннарың күпмедер?! Әмма ләкин берсе дә Чәмчәле болыннарына, офыктан офыкка сузылган Үрмәш басуларына, зәңгәр Ык буйларына, Казлы өянкеләренә җитмәс! (Ф.Садриев)

2. Мөслим ягыннан чыккан атаклы язучы, шагыйрьләрнең, сәнгать әһелләренең исем-фамилияләрен языгыз. Кем күбрәк язар?

3. Кирәк, мөмкин, тиеш, бар, юк, ярый, ярамый сүзләрен кертеп, “Безнең төбәктә үсүче дару үләннәре” дигән темага хикәя языгыз.

4. “Авыл утлары” газетасыннан кыскартылма исемнәргә мисаллар туплагыз.

5. Безнең төбәктә үсүче дару үләннәренең исемнәрен түбәндәге тәртиптә язып алыгыз:
а) тамыр:
ә) ясалма:
б) тезмә:
в) кушма:
г) парлы:

6. Шигырьдән исемнәрне табып, килешләрен билгеләгез. Язгы урман белән бәйле күзәтүләрегезне сез дә кәгазьгә төшерегез.

И шул чөкердәшүләре! –
Язгы урман тулы коштыр;
Иске яфрак асларыннан
Үлән төртә кыштыр-кыштыр.
Иң беренче чәчәкләрдә
Зәңгәр һава төсмерләре,
Кырмыскалар тешләштергән
Була, рәхмәт төшкерләре!
Кытыклый пәрәвез җебе,
Кагыла да битләреңә.
Каен суы тама тып-тып,
Каеннарның төпләренә.
Иске ботак тишекләрен
Барлап йөри төклетура;
Бик эшлекле бер карт сыман,
Сукмакларга керпе чыга.
Сары күбәләк уйнаклый –
Якты көннең җаныдыр ул;
Чит-ят итми язгы урман,
Кем килсә дә таныйдыр ул.
(Х.Әюп)

7. Шигырьдән сыйфат фигыльләрне табып, аларга морфологик анализ ясагыз.

Гашыйкларга серле шатлык биргән
Шомырт чәчәкләре таҗы бу.
Сайрар кошлар канатында кайткан
Җан эретер Мөслим язы бу.
(Л.Садриева)

8. Алмашлыкларны табып, төркемчәсен билгеләгез, ясалышын, дөрес язылышын аңлатыгыз.

Барыбыз да – ата балалары,
Һәркайсыбыз – бала атасы.
Никадәрле тармаклансак та без,
Тамырыңа кире кайтасы.
Кемдер кайта йөз яктысы булып,
Йөз карасы булып — кемнәрдер.
Утлар-сулар кичкән нәсел-ыру
Ак-карасын байтак күргәндер…
(Х.Әюп)

9. Күпнокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп, шигырьне күчереп языгыз.

...(Кем) ничектер, ә… (мин) үзем
Һич яратмыйм ялганны.
Була икән шул… (аның) да
Яхшысы һәм яманы.
Яхшы ялган — әкият ул,
… (Аны)… (кем) яратмыйдыр.
Күп балалар әкиятсез
Йокларга да ятмыйдыр.
Мультиләр дә ялган гына,
… (Барыбыз) да беләбез,
Ә барыбер көләбез.
Әтиләр дә кайвакытта
… (Миңа) ялган сөйлиләр.
— Яхшы булсаң, велосипед
Алып бирәбез, — диләр.
Югыйсә… (миннән) дә яхшы
Малай юк бер җирдә дә.
Ялган сөйләү… (һич) килешми
Әти кебек ирләргә.
(Мөҗәһит)

10. Мөслимдәге урам исемнәрен барлагыз, татарча дөрес язылышларын истә тотып, исемлеген төзегез.

7 нче сыйныф өчен

1. Якташ шагыйребез Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Очты, очты...” китабыннан алынган шигырьне укыгыз, бирелгән сүзләрне шуның үрнәгендә сурәтле җөмлә белән белдерегез. Җөмләнең нинди төрләрен кулландыгыз?

Көз –
Явымнарга түз.

Кыш –
Ак әкият тыш.

Яз –
Табигатьтә наз.

Җәй –
Гүзәл дә соң, әй!

Тәкъдим ителгән сүзләр: кар, җил, ай, болын, урам, урман, чишмә, тургай, сандугач (былбыл), кояш.
2. Тыныш билгеләрен куеп күчереп языгыз, эндәш сүзләрнең астына сызыгыз.
1)…
Ык буенда шаян таллар уйный (.)
Бөдрәләрен тарый агымсу(.)
Ямьле Ыгым (,) шаян таллар белән
Йөрәгемдә мәңге калырсың (.)
Ык буенда серле таллар җырлый (,)
Моң агыла туган ягымда (.)
Бәхет эзләп ерак киткәннәр дә
Сине (,) Мөслим (,) сине сагына (.)
(Л.Садриева)

2) Туган ягым (,) изге җирем минем (,)
Нинди сүзләр табыйм зурларга (.)
Кушып җырлыйк әле исемеңне
Гасырлардан күчкән җырларга (.)

Һәркем зурлый үзенең туган ягын (,)
Мактап җырлый аның исемен (.)
Тик нигәдер иң-иң мактаулысы
Синдер төсле (,) газиз Мөслимем (.)
(Л.Садриева)

3. Тыныш билгеләрен куеп күчереп языгыз, аерымланган хәлләрнең астына сызыгыз, төрен билгеләгез.

Күңеләрне назлап (,) җилкендереп (,)
Чиккән сөлге элеп иңенә (,)
Хөрмәтләргә батыр оланнарын (,)
Сабан туе килә илемә (.)
Табыннарда икмәк мулдан булса (,)
Ел да килер (,) гөрләр Сабантуй (.)
Ык буйларын (,) Мөслимемне ямьләр
Түбәтәйле (,) атлы (,) затлы туй (.)
(Л.Садриева)

4. Тыныш билгеләрен куеп күчереп языгыз, нинди кисәкләрнең тиңдәшләнеп килгәнен әйтегез.

1) Мин кышларның карын, чәчәкләрнең агын,
Күңелләрнең паген яратам.
Аклык хисен аңлый белгәннәргә
Шигъри хисләремне таратам.
(Л.Садриева)
2) Күктә, җирдә дә
язгы матурлык,
Кошлар җырына хәйран калырлык.
Барча җирләргә, урман-кырларга
Оялып кына
яшеллек иңә, яшеллек килә…
(Л.Садриева)

5. Кереш сүзләр астына – бер, эндәш сүзләргә ике сызык сызып, шигырьне күчереп языгыз.

1) Каен урманында умырзая,
Иделләрдә тулып боз китә.
Татарстан, синең һәр фасылың
Минем йөрәгемне җилкетә.
Гүзәллекләр эзләп читтә йөрмим,
Бар илләрдән, илем, гүзәл син.
Аермасын язмыш мине синнән, — Сагынуларга ничек түзәрсең.
Насыйп булсын яшәү мәңге сөеп
Сине, газиз Татарстаным,
Үз ишләрем монда, үз дусларым,
Үз милләтем – газиз татарым.
Мәңге яшә, Татарстаным!
(Ш.Җиһангирова)
3) Мең яшә, туган авылым,
Күпләрне гашыйк итеп.
Күңелнең бер читен китеп,
Рәнҗеттек бугай китеп.
(Л.Садриева)
4) Авыл, авыл, синең чал тарихың
Күңелләргә безнең уелган.
Һәммәбезнең хәтер почмагында
Синең өчен һәйкәл куелган.
(Л.Садриева)
5) Үткәнем һәм киләчәгем,
Бәхетем синдә, Мөслим.
Туган якны данлап сайрар
Бер моңлы кошың бит мин.
Күңелемне назлап туймый
Синең изге исемең.
Гүзәллегең аңлатырдай
Сүзләр эзлим, Мөслимем.
Якты, назлы моңга төреп,
Яңгыратыйк исемең.
Игелекле әнкәм минем,
И сөекле Мөслимем.
(Л.Садриева)

6. Укыгыз, сүзләрнең урнашу тәртибен аңлатып бирегез. Логик басым төшкән сүзләрне һәм синтагмаларны күрсәтеп, шигырьне күчереп языгыз.

Сезнең туган авылыгызда
Салкын чишмәләр бармы?
Чишмә буегызны ямьләп,
Каен үсәме, талмы?
Туган авылыгызда сезнең
Алма бакчасы бармы?
Алмаларыгыз тәмлеме,
Җете кызылмы, алмы?
Туган авылыгызда сезнең
Калын урманнар бармы?
Горур имәннәр үсәме,
Җиләк-җимешкә баймы?
Бездәгедәй киң күңелле,
Юмартмы сездә халык?
Килегез безгә кунакка –
Китәрсез сез таң калып.
Менә шундый минем авылым,
Аңлаталдыммы барын?
Тик шуны беләм мин үзем:
Башка юк мондый авыл!
(Л.Садриева)
7. Укыгыз һәм и, эх, әй сүзләре янындагы тыныш билгеләренең куелышына аңлатма бирегез.

1) И табигать, бер рәссам да
Сиңа тиңләшә алмас.
Синең илаһи көчеңә
Беркем сокланмый калмас.
(Л.Садриева)
2) Гомерләр язлардан башлана.
И язмыш, читләргә ташлама.
Мин калам Мөслимем язында
Төренеп иң татлы назына.
(Л.Садриева)
3) Офыклардан офыкларга күчә
Күкләрең дә — җаннар аклыгы!
… Гомереңә, әй, җитәрлек итеп,
Сибеп китте казлар яктыны!..
(Х.Әюп)
4) Әй, күңелле яшәүләре,
Сез дусларым булганда,
Күңелемнең түрләренә
Сайрар кошлар кунганда.
(Л.Садриева)

8. Өзекләрне дөрес интонация белән укыгыз, күчереп языгыз, җөмлә кисәкләрен билгеләгез һәм тыныш билгеләрен куегыз.

1) Йөрәкнең һәр тибеше(,) һәр сулыш(,) һәр күз карашы(,) һәр сүз(,) һәр хәрәкәт(,) ишетелгән һәр тавыш (-) үзе бәхет. Әгәр кешеләр шушыны аңласалар (,) гомер буе елмаеп-көлеп (,) куанышып кына яшәрләр иде. (Ф.Садриев)

2) Безнең гомер (-) чишмә чылтыравы (,)
Таң атуы (,) кызлар көлүе (,)
Чәчәкләрнең чыкка манчылуы (,)
Ел дә җиргә язлар килүе (.)
(Х.Әюп)

3) Илемнең моңы! Табынам сиңа!
Якты догамны кабул кыл, Вакыт.
Илкәем моңы (-) иң олы кайгы,
Илкәем моңы (-) иң олы шатлык.
Килер дәверне сагынган сыман,
Илкәем моңы, табынам сиңа…
(Зөлфәт)
4) Адәм балаларының парламентларсыз гына кабул иткән конституциясе (-) шигърият.
(Зөлфәт)

5)… Шигырь (-) болытның, Кояшның, туфракның кушылмасы (-) гап-гади чирәм. Шул чирәмгә куе чык төшкәндә (,) тәпиләрең ап-ак булып агарганчы (,) саф (,) салкын (,) балкып торган чыкларны чәчрәтә-чәчрәтә йөгер дә йөгер! Һәм шуның рәхәтен сүзләр белән генә бүтәннәргә сөйләп бир. Ул салкын чык бүтәннәрнең дә табанын кыздырсын. (Зөлфәт)

9. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнегез. Тулы һәм ким, бер составлы һәм ике составлы җөмләләргә мисаллар туплагыз.

Урман. Тын. Шомлы уфылдый
Бары ябалак кына,
Югыйсә таң аткан иде бит
Әле яңарак кына.
Төн туган иде яктырып,
Бар җиһан нурда иде;
Офыклар көләч… Кояш та
Иң биек турыда иде.
Кай ара иңде эңгерләр,
Кай ара җитте киче?
Төн куып җитте юлчыны
Урманга кергәч… Читен.
Сәфәргә чыккан иде ул
Моннан мең еллар элек, — Сихри атаулар артында
Гүзәл балкышлар күреп.
Барды да барды, — дәштеләр, — Борылып карамады;
(Төн. Урман. Байгыш уфылдый
Очында караманың.)
Алда – үр… Анда – яктылык.
Үзәндә — күләгәләр.
(Күлмәге – ертык. Юләрлек
Гел шулай түләнә лә.)
Таң белән – юлга. Юллары
Чытырман урман аша.
… Уйлый ул. Уен биштәрләп,
Йокыга урынлаша.
Урман. Тын. Авыр уфылдый
Бары ябалак кына.
Таңнарга ерак… Сүнде көн
Әле яңарак кына.
(Н.Гамбәр)

10. Өзекләрдән ияләрне табыгыз, нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклагыз.

1) Авылда көз. Көзге урман
Күңелне тартып тора.
Аллы-гөлле төсләр белән
Күзләрне кызыктыра.
Оча яфрак, соңгы яфрак,
Дымлана көз күзләре…
… Киләчәге матур көзнең,
Дәвамы бар көзләрнең.
(Л.Садриева)

2) Җимешләр ут яна, тамырларга суык үрмәли. Көз, көз… Табигатьтә көз хакимлек итә. Кыраулы суыкта күшеккән миләшләр табигатьнең рәхимсезлегенә зарланалар сыман… (Ф.Әмәк)

3) Җир өстенә сипкән барчасын да –
Туган яктан муллык бөркелә.
Көзләр генә шулай мул булала,
Көзләр генә юмарт һәркемгә.
(Л.Садриева)

4) Коела яфраклар, кай ара көз килде.
Мин янам, мин дөрлим яфраклар шикелле.
Яфраклар, яфраклар биешә, күр әле.
Минем дә гомеремнең алтындай бер мәле.
(Ш.Җиһангирова)

5) Сандугачлардан күрмәкче
Яфраклар сары кигән.
Сандугачлардан соң без дә
Өзелеп очарбыз дигән.
(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)

6) Көзге урман, серле урман
Иң якты бер моң сыман.
Нинди шатлык өләшим дип,
Матур уй уйлый сыман.
(Л.Садриева)


Чыганак: Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, Мөслим 2 нче урта мәктәбе укытучысы
  • 0
  • 22 сентября 2010, 16:50
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.