2009-2010 нчы уку елына татар теле һәм әдәбиятыннан урта (тулы) мәктәп курсы имтиханы өчен сочинение комплектлары

№ 1
1. “С.Хәким – үзе бер тау, шигъриятнең зур тавы”.
2. Каюм Насыйри – үз халкының һәм үз чорының улы.
3. А.Гыйләҗев иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе сайлый.)
4. Гаилә — тормышның нигезе. (Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча.)
5. Татар әдәбиятында укытучы образы.
6. Г.Әпсәләмов әсәрләрендә батырлык темасы.
7. Алтын Урда чорында татар әдәбиятының яңарышы.

№ 2
1. Сафта барган Такташ җырларын
Бүген бар да сөеп тыңлыйлар!
(Ш.Галиев)
2. Муса Акъегетнең “Хисаметдин менла” романы – мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятының беренче үрнәге.
3. Ә.Еники – психологик анализ остасы.
4. Үз халкыңны үз итсәң,
Ят халыкка кол булмассың.
(Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романы буенча.)
5. ХХ йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасы.
6. Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
(М.Җәлил)
(Бөек Ватан сугышы чоры шигърияте буенча.)
7. Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан,
Танып була аны кылган эшеннән.
(Дәрдемәнд)

№ 3
1. Тик шунысы хак: фәкать туган телдә
Иман иңә кеше җанына.
(Р.Фәйзуллин)
2. М.Әгъләмов – минем яраткан язучым (шагыйрем).
3. Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак мәсьәләләре.
4. Г.Исхакыйның “Көз” повестенда мохитнең тәрбияви көче.
5. Сигез гасыр элек җырларыңны
Яраткан да халык ятлаган,
Күңелендә көйләп саклаган.
(Кол Гали иҗаты буенча)
6. Татар әдәбиятында хикәя җанры.
7. С.Хәким иҗатында туган як темасы.

№ 4
1. Г.Ибраһимов иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе сайлый.)
2. Ф.Кәрим шигъриятендә гражданлык мотивлары.
3. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре – халкыбызның рухи юлдашы.
4. Үкенмим: бар утым, бар көчем –
Һәммәсе халыкка бирелде.
(Ф.Яруллин)
5. Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Тукай образы.
6. Г.Исхакый драмаларында милли геройлар.
7. Мәхәббәт,
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта…
(Һади Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе”)
Татар шигъриятендә мәхәббәт лирикасы.

№ 5
1. Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә мәхәббәт һәм гаилә проблемасы.
2. Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Муса Җәлил образы.
3. Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер.
(Н.Нәҗми)
4. Һ. Такташ иҗатында яшьлек һәм мәхәббәт темасы.
5. Тукайның балалар өчен язган шигырьләрендә әхлак-тәрбия мәсьәләләре.
6. Онытсак үткәнне, оныклар
Санламас бүгенге кадерен.
(Ә.Маликов)
7. Утыз Имәни шигырьләрендә кешене олылау, фикер хөрлеген яклау.

№ 6
1. Татар әдәбиятында комедия жанры.
2. Китап укып елый алганнарның
Күңелендә булмый каралык.
(М.Әгъләмов)
3. Ф.Яруллин иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе сайлый.)
4. Хәзерге чор татар прозасында заман герое.
5. Барлык батырлыкның,
Матурлыкның
Иҗат итүчесе – халык бит!
(Һ.Такташ)
6. Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятында яраткан шагыйрем.
7. Н.Исәнбәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе сайлый.)

№ 7
1. Ф.Әмирханның “Хәят” повестенда чынбарлык һәм хыял.
2. Мәүла Колый әсәрләрендәге хикмәтләр.
3. Беркайда да оҗмах түгел,
Туган илеңнән китмә син,
Изге җиреңнән китмә.
(Г.Афзал)
4. Х.Туфан шигырьләрендәге лирик герой.
5. К.Тинчурин һәм татар театр сәнгате.
6. Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә кеше һәм җәмгыять мөнәсәбәтләрен тасвирлау үзенчәлекләре.
7. Их, яшисе иде озак, мәңге…
Табигатьтән башка үле без,
Кемдер, зарыгып, бер йотым су сорый, —
Чишмәләрнең кадерен белегез!
(И.Юзеев)

№ 8
1. З.Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” романында мәхәббәт һәм акча проблемасы.
2. Габдулла Тукай иҗатында гражданлык пафосы.
3. Икмәк кадерен белсәң, җирең таныр;
Ил кадерен белсәң, илең таныр!
(Ф.Гыйззәтуллина)
4. Борынгы ядкәрләрдә кеше идеалы.
5. Әмирхан Еники иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы.
6. Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе.
(М.Җәлил)
7. С.Хәким иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе сайлый.)

№ 9
1. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында Зөләйха образы.
2. Татар әдәбиятында детектив жанр.
3. Т.Миңнуллин – минем яраткан язучым.
4. Гүзәлләрдән гүзәл, изгеләрдән изге,
Газизләрдән газиз әнкәйләр.
(Г.Игебаев)
5. М.Маликова иҗаты буенча инша.
6. Утлы еллар поэзиясе.
7. Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш фаҗигасен ачу үзенчәлекләре.

№ 10
1. “Дөньяны коткарырга иде ул уттан”. (Р.Мөхәммәдиевның “Ак кыялар турында хыял” әсәре буенча.)
2. Дәрдемәнд шигырьләрендә сагыш һәм сызлануларны тудырган сәбәпләр.
3. Г.Тукай шигырьләрендә шагыйрь образы.
4. Минем яраткан шагыйрем.
5. Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе.
6. Аксакал һәм егет була белгән
Чын ир җитми бугай бу илгә.
(Зөлфәт)
7. Борынгы әдәбиятта әхлак һәм матурлык темасы.

№ 11
1. “Кайсыгызның кулы җылы...” (Х.Туфан иҗаты турында инша.)
2. Р.Фәйзуллин шигырьләрендә лирик герой.
3.… Бу ятимнәр соңгылары булсын,
Кеше каны бүтән акмасын.
Безнең әткәйләргә төшкән бомба
Музейларда гына саклансын.
(Ш.Галиев “Әткәйгә хат”)
(Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.)
4. Татар әдәбиятында поэма жанры.
5. Ул җырны кайда ишетсәң,
Туган ил шунда булыр.
(Рәшит Әхмәтҗанов)
6. Ф.Кәрими иҗатында мәгърифәтчелек идеяләренең чагылышы.
7. Татар әдәбиятында Сөембикә образы.

№ 12
1. Татар поэзиясенә Г.Кандалый алып килгән яңалык.
2. М.Фәйзинең “Галиябану” драмасында конфликт бирелеше.
3. Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем – бәгърем, син ул, син!
(Хәсән Туфан иҗатында туган тел язмышы.)
4. Галиәсгар Камал һәм татар театры.
5. Х.Сарьян иҗаты турында инша. (Теманы укытучы үзе тәкъдим итә.)
6. Узган айлар, узган еллар яфрактай төшә бара,
Кешеләрнең гомерләре эшенә күчә бара.
(Ф.Яруллин)
7. “Идегәй” дастанында Алтын Урда чорында яшәгән шәхесләр.

№ 13
1. М.Әгъләмов шигырьләрендә туган ил һәм милләт язмышы.
2. Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Тукай образы.
3. К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” драмасында Мәйсәрә образы.
4. Тукай иҗатында милләт язмышы.
5. Туган тел,
Синдә — шатлык җиңеллеге,
Кайгылар авырлыгы.
Ата-бабам батырлыгы,
Аналар сабырлыгы.
(З.Насыйбуллин)
6. Татар театр сәнгатен үстерүдә Мирхәйдәр Фәйзинең роле.
7. Ф.Әмирхан әсәрләрендә тәрбия, әхлак һәм дин мәсьәләләре.

№ 14
1. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы — әдәбиятыбызның кыйммәтле хәзинәсе.
2. Р.Фәйзуллин иҗатында лирик герой.
3. И.Юзеев иҗатында кеше һәм табигать мөнәсәбәтләренең чагылышы.
4. М.Җәлил – минем яраткан шагыйрем.
5. Яулар узды.
Илгә исәннәр дә,
Үлгәннәр дә җырлап кайттылар.
(Рәшит Әхмәтҗанов)
6. Алтын Урда чоры татар әдәбиятында мәхәббәт темасы.
7. Г.Бәширов иҗаты турында инша. (Теманы укучы үзе сайлый.)

№ 15
1. М.Мәһдиев – образлар тудыру остасы.
2. Һ.Такташ иҗатында хатын-кыз матурлыгы.
3. Мәҗит Гафури иҗатында бәхет темасы.
4. М.Хәбибуллин иҗаты буенча инша. (Теманы укытучы тәкъдим итә.)
5. “Идегәй” дастаны — әдәби ядкәребез.
6. Х.Туфан лирикасында фаҗига һәм өмет.
7. Р.Миңнуллин – балаларга күңел җылысын өләшүче шагыйрь.

№ 16
1. “Мәгърифәтле кешеләрне кояш дияр идем мин.” (Клара Булатова)
2. Ризаэддин Фәхреддин иҗатында гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
3. Г.Кутуй иҗаты буенча инша. (Теманы укытучы үзе тәкъдим итә.)
4. Иле белән кеше мәртәбәле,
Иле белән кеше канатлы.
(М.Әгъләмов)
5. С.Рәмиев иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе сайлый.)
6. “Идегәй” дастанында көрәшче образы.
7. Г.Ибраһимов һәм Г.Исхакый әсәрләрендә пейзаж.

№ 17
1. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормышны үзгәртү юллары.
2. Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
(Ф.Кәрим)
3. Ш.Камал иҗатында хезмәт темасы.
4. Флүс Латыйфиның “Хыянәт” романында тарихи үткәнебез чагылышы.
5. Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләрендә мәгърифәт темасы.
6. М.Мәһдиев – татар авылына дан җырлаучы әдип.
7. Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә яшәү фәлсәфәсе.

№ 18
1. Кешелексезлек чиреннән
Безне соң кем дәвалар?
(Ф.Яруллин)
2. Бүгенге поэзиядә заман сулышы.
3. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повестенда гореф-гадәтләрнең чагылышы.
4. Нурихан Фәттах – тарихи романнар остасы.
5. Ф.Кәрим иҗатында яшәү һәм үлем фәлсәфәсе.
6. Ә Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә яктыртылган милли фаҗига.
7. Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә,
Тугры дуслык путасын бәйлә билгә.
(Г.Утыз Имәни)

№ 19
1. Г.Исхакый иҗаты турында инша. (Теманы укытучы үзе тәкъдим итә.)
2. Ф.Әмирхан – татар әдәбиятында хикәя жанрына нигез салучы.
3. Үрләр менми, җырлар тумас иде
Җирнең матурлыгы турында.
(С.Сөләйманова)
4. Дәрдемәнд шигырьләрендә фәлсәфи уйланулар.
5. Фәнис Яруллин – минем яраткан шагыйрем.
6. Каюм Насыйри иҗатында халыкчанлык.
7. Ш.Хөсәеновның “Әни килде” драмасында күтәрелгән фәлсәфи-әхлакый проблемалар.

№ 20
1. И Казаным – алтын бишегем.
2. Г.Исхакыйның мәгърифәтчелек рухы белән сугарылган әсәрләре.
3. Үзебез сайлаган язмыш. (Туфан Миңнуллин иҗаты буенча.)
4. Р.Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак мәсьәләләре.
5. Туфан – үзе бер чор. (С.Хәким)
6. “Колыма хикәяләре” – Ибраһим Сәлаховның җан авазы.
7. Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясендә ана һәм бала мәхәббәтенең бөеклеге.

“Мәгариф” журналының 2010 нчы ел, 4 нче саныннан алынды. 21-23 битләр.


Чыганак: https://edutatar.ru/blog/uchitel/109.html
  • 0
  • 22 сентября 2010, 16:46
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.