Серләреңне ач, Казан, мең яшәгән башкалам (тәрбия сәгате)

Тема: Серләреңне ач, Казан, мең яшәгән башкалам.
Максат: Укучыларның туган як, Казан каласы тарихы белән кызыксынуын үстерү, алар күңелендә башкалабызны ихтирам итү, сөекле халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү, патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү.
Җиһазлау: М.Шәмсетдинованың “Тәравих” инструменталь музыкасы, Казанга багышланган җыр язмалары, Казанның 1000 еллыгы эмблемасы, Ф.Латыйфиның “Хыянәт” романы, компьютер, проектор, магнитофон, чүлмәк, Казанда яшәп иҗат иткән якташларыбызның портретлары, китапларыннан күргәзмә.

Барышы.
1. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.
(Казанга багышланган җыр яңгырый)
— Хәерле көн, укучылар, хәерле көн барыгызга да. Ходай биргән көнне без хәере белән килсен иде дип теләп башлыйбыз. Әйдәгез әле, бүген дә көнебезне бер-беребезгә карап, елмаеп, күңелдән генә хәерле эш сәгатьләре теләп, белгәннәребезне укып каршылыйк. (Балалар, куга-кул тотынып, бер-берсенә елмаялар)
2. Мәсьәләне кую, чишү.
Кереш сүз:
— Сез дә минем белән килешәсездер, укучылар, без бүген даими борчулар белән тулы, тиз үзгәрүчән тормышта яшибез. Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырларын, тарихын хөрмәт итә, кадерләп саклый, чөнки бары тик үткәненә хөрмәт белән караучыларның гына киләчәге бар. Шул ук вакытта “тарих тегәрмәче” туктаусыз әйләнүен дәвам итә: һәр халыкның, илнең, шәһәрнең тарихында дөньякүләм әһәмияткә вакыйгалар була. Андый вакыйга безнең башкалабыз Казан тормышында да булачак. 1999 нчы елда РФ нең һәм ТРның Президентлары кул куйган Указ нигезендә быелның 30 августында Казан 1000 еллык юбилеен каршыларга җыена.
1.Мәсьәлә кую, аны чишү.
Укытучы. Әйе, инде 1000 ел үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәеп һәм шөһрәтле тарихы булган шәһәр ул Казан. Әйдәгез әле, бүген без дә Казан серләренә төшенеп карыйк. Очрашуыбызны “Серләреңне ач, Казан- мең яшәгән башкалам” дип атыйк.
Беренче сер әлеге чүлмәккә яшерелгән. Андагы саннарның барысы да Казан белән белән бәйле. (Укучылар, һәрберсе бер сан алып, аны аңлаталар.)
X – XI гасырлар, 1005 нче ел – Казанга нигез салына.
1804 – Казанда Император университеты ачыла.
70 тән артык – 100 гә якын – Казанда шуның кадәр милләт вәкиле дус һәм бердәм булып яши.
7 – Казанда 7 театр бар, Сөембикә манарасы 7 катлы, Казан 7 районга бүленгән.
1 млн 200 мең – Казанда шул кадәр кеше яши.
1445 – Казан ханлык башкаласына әйләнә.
1979 – Казан халкы 1 млн кешегә җитә.
1552 – Казан шәһәре Иван Грозный тарафыннан алына.
Төньяк киңлекнең 55 градус 47 минут 18 секунды, көнчыгыш озынлыкның 49 градус 07 минут 10 секунды – географик картада Казан урнашкан урын.
60 метр 46 см – Казанның океан өсте тигезлегеннән биеклеге.
13 – Казанның 13 шәһәр капкасы була.
1750 метр – Казан Кремле стенасының озынлыгы.
— Саннарның серен чиштек. Күптән түгел мин шулай ук Казан белән бәйләнешле бик тә хикмәтле төш күрдем. Сөйлимме, укучылар?
(М.Шәмсетдинованың “Тәравих” исемле инструменталь музыкасы яңгырый. Ф. Латыйфиның “Хыянәт” романыннан файдаланып, төш сөйләнә.)
— Күз алдыгызга китерегез. 1552 нче ел. Кремль тирәсе. Тышкы дөньядан калын таш диварлар белән аерылган җир асты хөҗрәсе. Тып-тын. Анда Кол Шәриф борынгы бабаларыбызның рухлары белән сөйләшә, аларның күңеленә ачкыч эзли, киләчәкне бага. Кинәт аның күз алды яктырып китте. Ул ашыгып, каударланып урыныннан күтәрелде һәм авыр сандыкларның берсен ачып, кулына калын бер китап алды. Чәмчәләп чигелгән күн мендәре өстенә җайлабрак утырды да, ияге белән ымлап, мине каршындагы утыргычка дәште.
— Инде тыңла, — диде ул. — Әйткәннәремне хәтереңә чорна да калганнарын күңел дәфтәреңә теркә. Мәңгелеккә теркә! Варисларның һәммәсен дә белүе шарт.
Тарих – тәгәрмәч ул. Күпме генә әйләнмәсен, тәгәрмәч җиргә кат-кат бер үк төше белән баса. Мисал өчен, әйтик, тәгәрмәч тугымын түгәрәкләп бөгәләр. Телисеңме-теләмисеңме, тоташтырган җирдә җөй кала. Яма-ямама, никадәр шомартып тигезләмә, җөй – җөй инде ул. Тарихта да шулай. Аның тәгәрмәчендәге җөйнең еллар агымында кай җиргә басасын төшенгән адәм киләчәкне дә алдан күрә белер. Дөнья, галәм түгәрәге – охшашлыгы булса да, арба тәгәрмәче түгел. Күңел сизгерлеге, гакыл сафлыгы, гыйлем вә зирәклек, тирә-юнеңдәге вакыйгаларда тарихи эзлеклелекне танып белү зарур.
Шулай диде дә кулындагы китабын миңа сузды. Ул китапның битләре хикмәтле сызыклар, бихисап күп рәсемнәр белән тулган иде. Шул урында төшем өзелде, ә серле рәсемнәр бүгенгедәй күз алдымда. Мин аларны сезгә дә ясап алып килдем. Хикмәтле рәсем-сурәтләрнең серен бергәләп чишик әле, укучылар.
(Алдан зур форматта Казанның 1000 еллыгы эмблемасы ясала. Ул 4 тигез өлешкә бүленә. Беренче өлешкә — Казанның тарихын, икечесенә — Кремль күренешләрен, өченче өлешкә — уку йортлары, концерт заллары һ.б., дүртенчесенә Казанның промышленносте, дәүләтчелеген чагылдыручы рәсемнәр беркетелә. Класс дүрт төркемгә бүленә. Һәр төркемгә эмблеманың бер өлеше бирелә).
— Ниләр күрәсез сез бу рәсем-сурәтләрдә? Нәрсә дип әйтергә теләде икән безгә каһарман бабабыз? Игътибар белән карагыз, фикер алышыгыз, һәрберегез фикерен әйтергә тырышсын. (Магнитофоннан Р.Вәлиев башкаруында “Күн авылы көе”нең язмасы яңгырый. Төркемнәрдә эшләү өчен 1 минут вакыт бирелә.)
I төркемне тыңлап карыйк. (Балаларның фикерләре тыңлана, кирәк урында укытучы тулыландыра.)
I төркем җаваплары.
— Бу сурәтләргә таянып, без менә нәрсәләр әйтә алабыз.
Үзен хөрмәт иткән халык үз халкының тарихын яхшы белергә тиеш. Казан барлыккка килү вакытын берәүләр шәһәргә нигез салучы болгар кабиләләре белән бәйләп карый, икенчеләре исә “Казан” дигән төрки сүздән килеп чыккан, ди, өченчеләре Казган хан нигез салган дип яза. Халкыбызда шәһәр барлыкка килү турында төрле риваятьләр яшәп килә.
Карт сихерче Гали ханга шәһәрне хәзерге Казан урынына – Казансу елгасының болын ягына салырга киңәш бирә. Ләкин сазлыкта еланнар күп була. Шуннан соң сихерче кышын, еланнар уяныр алдыннан, ут төртергә куша. Шулай эшләнә дә. Ләкин канатлы еланны (зилант) яндыру мөмкин булмый. Легендадан күренгәнчә, батыр сугышчы үзенең гомере бәрабәренә кешеләрне канатлы еланнан коткара. Бу легенда исә, канатлы еланны хәтерләтеп, Казан гербында үз урынын алган. (Казанның гербы күрсәтелә.)
Археологик истәлекләргә килгәндә, Казан тирәсендә кешеләр борынгы таш гасырда ук яшәгәннәр. Шәһәр буларак, Казан X-XI гасырларда төзелә. Монгол яуларыннан соң, болгарлар төньякка күченгән, Казанның әһәмияте тагын да арткан. XV гасырның беренче яртысында Казан, Алтын Урда таркалгач, Казан ханлыгының башкаласы була. Казан аша көнчыгышка сәүдә юлы үткән, ярминкәләр гөрләгән. XVI гасыр уртасында Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан яулап алына. Мәчетләр җимерелә, чиркәүләр төзелә. Татарлар Кабан күле тирәсенә күчерелә, нәтиҗәдә, Иске Татар бистәсе барлыкка килә. XVI-XVII гасырларда Казан Кремлендә саклану корылмалары төзелә, күзәтү манаралары салына.(Феринад Халиковның Казанга багышланган картиналар репродукцияләре күрсәтелә.) XVIII гасырда халык саны буенча Россиядә өченче урында була. 1708 елда Казан губернасы оешкач, шәһәребез губерна башкаласына әйләнә. Мануфактура, суднолар төзү верьфлары барлыкка килә, гимназия, театрлар ачыла. 1767 елда шәһәрдә булып киткән Екатерина II “Бу шәһәр, һичшиксез, Мәскәүдән кала беренче, зур патшалыкның башкаласы ул”, — дигән. Ул дин һәм сәүдә иреге бирә, шәһәрнең генераль планын раслый. Казан чын мәгънәсендә “Кызыл шәрык”ка әйләнә.
1920 елда ТАССР төзелгәч тә, Казан башкала булып кала.
Казан 2000 елда Бөтендөнья Мирасы шәһәрләре оешмасына кертелде. Казан – ЮНЕСКОның “Шәһәрләр тынычлык өчен” премиясе лауреаты. Казаныбызның үткәне, бүгенгесе бар, аның киләчәге дә зур.(Хәзерге Казан күренешләре күрсәтелә.)
Бергәләп нәтиҗә ясала:
Казанның, шул ук вакытта халкыңның, милләтең, илеңнең тарихын бел. (Рәсем-сурәт тактага эленә. Уң ягына “Тарихыңны бел” дип языла).
— Әйе, укучылар, үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Без дә үзебезнең башкалабыз тарихын, милләтебез, халкыбыз тарихын белергә тиешбез. Димәк, Казанның бер сере аның тарихында икән.

II төркемгә сүз бирелә.
— Казанда мең елдан артык тормыш гөрли: яңа районнар төзелә, искеләре яңартыла. Казанның тарихи әһәмиятен яңарту, йөзен саклау, аны шул ук вакытта дөнья югарылыгына күтәрү, төзекләндерү эшләре бара. Бигрәк тә Кремль территориясендә күп эшләр эшләнде.
Кремль – Казанның гади бер тарихи үзәге генә түгел, ул аның җаны, йөрәге, Татарстанның символ дәрәҗәсенә күтәрелгән урыны. “Кремльне кулга төшерү — шәһәрне буйсындыру ул,”- дип санаган Явыз Иван.
Емельян Пугачев, большевиклар, ак чехларның да фикере шундый булган. Казанның чишмә башы Кремльдән башланган, гасырлардан гасырларга күчкән саен Казан үскән, аның белән бергә Кремль дә үзгәрешләр кичергән: стеналар өстәп корылган, һәр чорның үз һәйкәлләре калган. Безнең көннәргә кадәр килеп ирешкән Казанның йөзе биш гасыр дәвамында формалашкан һәм комплекс хасил иткән.
Каһарман бабаларыбызның кайнар каны тамган, халкыбызның горурлыгы һәм изге җире ул — Кремль. Чал тарихыбызны искәртеп, үзендә мең төрле сер хәзинәләрен яшергән мөкатдәс җиребез. Аның изге туфрагында никадәр кыймәтле ядкәрләр саклана. Чехия дәүләтенең бәләкәй генә бакыр акчасы да Казан каласы, татар халкы өчен үтә кадерле булган күпме серне ачты.
Әлеге изге урын Болгар чорын да, Чынгыз хан сугышларын да, Алтын Урда ханнарын да хәтерли. Биредән Россиянең Петр I,
Павел I, Николай I кебек императорлары узган. Екатерина II Кремль биләмәсеннән каретада кызыл келәм җәелгән, чәчәкләр сибелгән һәм шәмнәр кабызылган юлдан үткән. А.С.Пушкин да Кремль буйлап җәяү үткән. Революционер-дворяннар А.Н.Радищев, И.А.Герцен да, “Өч мушкетер” романы авторы Александр Дюма да Казан Кремле хозурлыгына таң калган. Казан император университеты студентлары Сергей Аксаков белән Лев Толстой да биредә еш булган, Максим Горький һәм Федор Шаляпин да үз иҗатларына илһам алган. Атаклы галимнәр Н.И.Лобаческий, А.М.Бутлеров, Н.Н.Зинин да Кремль аша эшкә ашыккан.
Кремльнең архитектура истәлекләре Сөембикә манарасы, Благовещение соборы һ.б. турында бик күп кызыклы мәгълүматлар китерергә мөмкин булыр иде. Шулар арасында Кол Шәриф мәчетенең серләре үзенә аеруча җәлеп итә.
Казанны буйсындырган Явыз Иван да каланың искитмәле матурлыгын күреп гаҗәпкә кала. Биек манаралы биш мәчет калага үзгә, матур төс биреп торган. Колшәриф мәчетенең рәсемнәре сакланмаган. Тарихчы Михаил Худяков раславынча, Казанның яулап алынуы уңаеннан Мәскәүдә салынган Василий Блаженный чиркәве әлеге Колшәриф мәчетенең калыпларын кабатлап төзелгән.
Республикабызның суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәч, Колшәриф мәчетен яңадан торгызу эшләре башлана. Ул элекке урыннан бераз читтәрәк салына. (Элек ул Благовещение чиркәве урынында булган, проект авторы атаклы татар архитекторы Искәндәр Сәйфуллин). Ул, нигездә, халыктан кергән акчага торгызыла. 1000 еллык юбилейга файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Әмма ул – бүген үк республикабызның бәйсезлеге билгесе, татар халкының горурлык һәм хөрлек символы.
Укытучы:
— Әйе, укучылар, мәчетнең урыны ук изге булып чыкты: археологик казу эшләре вакытында анда мөселман зираты һәм манара калдыклары табылды. Мәчет комплексы музей буларак файдаланылачак: биредә Идел буеның Ислам мәдәнияте, Коръән, борынгы кулъязмалар музейлары, китапханә булырга тиеш.
Казан Кремле ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Аны реконструкцияләү буенча байтак чаралар күрелде. Әле алда да бу эшләр дәвам итәчәк.
Икенче битнең сере нәрсәдә булып чыкты инде, укучылар? (Тарихыңны саклауда)
— Әйе, бу сурәтләр гүя тарихыңны күз карасы кебек сакла дип әйтәләр. (Рәсем –сурәт тактага эленә, сул ягына “Тарихыңны сакла” дип языла). Инде өченче битнең серенә күчик.

III төркем сөйли.
— Казан илнең рухи, мәдәни тормышының үзәгендә торган. Гади халык арасында укый-яза белү югары дәрәҗәдә булган. Австрия илчесе С. Гербертштейн ХIV гасыр башында Казанга килеп киткәч: “Бу татарлар крайның башка халыкларыннан укымышлырак,” – дип яза. Һөнәрчеләр арасында да укый-яза белү киң таралган. Мөхәммәд Әмин хан даирәсендәге бакырчы Насыйри остаханәсендә эшләгән комганга чокып язган бик матур шигъри юллар әнә шул турыда сөйли. Дини мәктәпләрдә шәкертләр, дини белем белән беррәттән, дөньяви белем дә алганнар, фән нигезләрен өйрәнгәннәр. Хан сарае каршында күп меңнәрчә китаптан торган китапханә булган.
Әдәбият, сәнгать, фән үсеше Казанда яшәп иҗат иткән, белем алган, эшләгән Мөхәммәдьяр, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, Ш.Мәрҗани, М.Җәлил, С.Сәйдәшев, Б.Урманче, Л.Толстой, Ф.Шаляпин, М. Горький, Н.Лобачевский, А. Бутлеров һ.б. бик күп язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйле. Республикабыздагы уку йортларының күбесе Казанда урнашкан, шуңа күрә башкалабызны студентлар шәһәре, фән, мәгариф үзәге дияргә тулы хокукыбыз бар. Казан дәүләт университетының үзен генә дә тулы бер фән үзәге дип атарга мөмкин.(Уку йортларының фоторепродукцияләре күрсәтелә.)
Сәнгатькә килгәндә, башкаланың төрле традицияләргә нигезләнгән бәйрәм календаре бар. 1982 нче елда Казанда Ф.И.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале уза. “Европа – Азия” заман музыкасының халыкара фестивале дә, “Пианистлар форумы” фестивале дә, “Татар җыры” бәйгесе дә Казанда үткәрелә. Р.Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивален Казан халкы көтеп ала.(Слайдлар күрсәтелә.)
Укытучы:
Казан шәһәренең данын еракларга таратуда, фәнен, мәгарифен, мәдәниятен алга җибәрүдә безнең якташларыбыз да үзләреннән зур өлеш кертә. Казанда эшләүче, иҗат итүче нинди якташларыбызны беләсез?
(Шагыйрьләрдән Ш.Җиһангирова, Зөлфәт, Х.Әюп, Л.Лерон, А.Минһаҗева, язучы Ф.Латыйфи, галимнәрдән М.Бакиров, Д.Заһиуллина, Ф.Мусин, данлыклы җырчы, артисткабыз Зифа Басыйрова, музыка өлкәсендә эшләүче Р. Сәрвәров, К.Хөснуллин, танылган спортчы В.А.Шадрин, Татарстан Конституция суды рәисе Флүр Баһаветдинов, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов һ.б. бик күпләр белән без бик горурланабыз.)
Укучыларның игътибары китап күргәзмәсенә юнәлтелә, якташларыбызның портретлары күрсәтелә.
Укытучы:
— Сез дә аларга лаеклы алмаш булып үсәрсез дип ышанам, укучылар. Заманыбыз тарихчылары, акыл ияләре, зыялыларыбыз һәм шагыйрьләребез киләчәк буыннар өчен Казаныбыз турында онытылмас юллар язып калдырырлар.
Өченче рәсем — сурәтнең сере нәрсәдә булып чыкты, укучылар? (Безнеңчә, Кол Шәриф халкыбызның мәдәниятен, фәнен, мәгарифен үстерергә куша.)
Укытучы: Бик дөрес (Рәсем-схема тактага эленә, сул ягына “Мәдәниятен, фәнен, мәгарифен үстер” дип языла.)

IV төркем сөйли:
— Казан – бүген 7 районны- Вахитов, Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш, Идел буе, Совет, Яңа Савин районнарын берләштергән промышленность үзәге. Анда 200 гә якын эре һәм урта промышленность предприятиеләрендә гади кадактан алып катлаулы электроника җиһазларына кадәр, балалар уенчыгыннан алып самолётларга кадәр җитештерелә. Шәһәр көннән көн матурлана, нурлана. Казанда метрополитен төзелә башлады. Юбилей көннәренә беренче линиясе сафка басачак. Урамнары, биналар төзекләндерелә, яңалары сафка баса. Казанның мең еллыгы халкыбыз өчен гаҗәеп бер зур вакыйга, истәлекле дата булачак.
Казаныбыз алдагы көннәренә зур ышаныч белән карый, үзенең халкына олы өметләр баглый. Бүген ул зур дөнья татарларының мәркәзе булып тора. (Тактага дүртенче рәсем эленә, “Рухи мәркәз булсын” дип языла).
Укытучы:
— Инде рәсемнәрне берләштереп карыйк. Нәрсә килеп чыгар икән? ( Казанның 1000 еллык юбилей эмблемасы килеп чыкты.)
— Нәтиҗә ясап карыйк. Казан каласының төп сере нәрсәдә?
(Тарихында, культурасы, әдәбияты, фәне, сәнгатендә, кешеләре, халкында.)
Шулар барысы бергә булганда гына Казан үзенең 1000 еллыгына лаеклы килеп керер, мәңге яшәр! Бәйсезлегебезне югалтмыйча, тыныч-имин елларда, төрле милләт кешеләре бер булып яшәгәндә, без Ватаныбызны, аның данлы Казанын яшәтә алырбыз.
(Казан турында җыр яңгырый.)

Очрашуны шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Кичкәнсең күп гасырларны,
И борынгы яшь калам!
Һәр урамың, ташыңнан мин
Җылы табам, ямь табам.

Күп гасырлар кичкәнсең син,
Мәңге япь-яшь башкалам.
Безне шулай матурлыкка,
Батырлыкка дәш һаман.

Саубуллашканчы кечкенә генә бер эш эшләп алыйк. Алдыгызда кәгазь ята. Бүгенге очрашуыбыз турында фикерегезне сезнең җавапка туры килүче билге белән күрсәтегез:
!- кызыклы, мавыктыргыч, файдалы
?- сорауларым калды
— — бер дә ошамады.
Карточкалар җыеп алына.

Әдәбият.
1. “Мәгариф” журналы материаллары (2004, 2005 елгы саннар)
2. Мостафин Р. И Казан, серле Казан. К.:”Мәгариф”, 2004.
3. Сказания о Казани. Легенды и предания. К., 1992
4. Әхмәтҗанов М. Якташ әдипләребез. Мөслим, 2002.

Мөслим районы Мөслим 2 нче урта
мәктәбе укытучысы Җәлилова Г.И. эше

2005 ел.


Чыганак: https://edutatar.ru/blog/uchitel/109.html
  • 0
  • 22 сентября 2010, 16:44
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.