Түнтәр мәктәбендә төрле елларда укыган укучылар һәм укыткан укытучылар истәлекләре (2)

1945-1953 елларда укыган Хәкимова Сания истәлекләре
Хәкимова Сания Хәкимовна 1945-53 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә белем ала. 1-4 классларында аны Түнтәрнең Исхакова Фаһирә исемле кыз укыткан, мәктәп директоры Мөхәммәтшина Сәйдә апа, 5 класста җитәкчеләре Мөхәммәдиева Рәшидә апа, 7 класста Зәкиев Фаил абыйлар була.
1-2 классларда укыган вакытта өскә кияргә пальтосы булмаса да, укырга барасы килгән. Әнисе эшкә киткәндә, өстән ишекне терәтеп я бикләп китә торган булган. Иптәшләре килеп, ачып чыгаргач, шәл ябынып мәктәпкә барган. Кайтканда Фаһирә апа (укытучысы) үзенең пальтосын киертеп, озын булгач итәкләрен кайтарып билгә бәйләп куя торган булган. Иптәшләре озата төшеп, пальтоны кире укытучыга кайтарып бирә торган булганнар. Берничә тапкыр укытучы Фаһирә апа итекләрен дә киертеп җибәргән.
Сания апа шушы истәлекләрендә укытучысын зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә ала. Шулай ул ярты кышка кадәр укып йөри һәм салкын тидереп укуы өзелә, аңа Казанда дәваланырга туры килә.
Пионер яшендә Хәкимова Сания бик актив укучы була: класста отряд советы председателе, аннары дружина советы председателе булган. Бәйрәм концертларында җырлар белән катнашкан. Матур җырлаганга күрә аны класс саен җырларга йөрткәннәр.
«Җыр укытучысы булмады микән әллә,» — ди Сания апа. 6-7 классларда укыганда җәй көне комбайнёрларга вагонда аш пешереп ашатуда эшләгәннәр. Бу елларда укытучылар: Михеева Серафима, Чумарева Мая, Михеев Василий, Йосыпов Рашад, Чумарев Владимир, Нәҗипова Факия, Галиев Мөбәрәк абыйлар балаларга төпле белем бирүдә зур тырышлыкларын куеп эшлиләр.
Сания Хакимова «Дружба» колхозында алдынгы сыер савучы булып эшләде. Тырыш хезмәт дәвамында ул түбәндәге бүләкләргә лаек булды. 1970 елда В.И.Ленинның 100 еллыгы хөрмәтенә «Хезмәттәге тырышлыгы өчен» юбилей медале, 1971 елда «Тырыш хезмәте өчен» медале, 1975—1977елларда Социалистик ярышта җиңүче дигән, 1976, 1980 елларда «10нчы бишъеллык ударнигы» дигән мактаулы исем һәм билге; 1958,1960 елларда» Татарстан өлкә комсомол комитеты Почет грамоталары; 1960, 1968, 1972, 1975, 1980, 1986, 1987 елларда Балтач райкомы Почет грамоталары; 1960 елда ТАССР БХХКнең Почет грамотасы; 1968 елда Татарстаның 33 өлкә партия конференциясендә делегат булып катнаша.

1938-1946 елларда укыган һәм 1963-1985 елларда укыткан Юсупова Бану истәлекләре
Юсупова Бану апа 1938 елда Түнтәр мәктәбенең беренче классына укырга керә. “Укыган еллары турында ул болай дип искә ала: Беренче класста укыганда Латин графикасы буенча укыдык та, икенче уку елында кириллицага күчерделәр. Сугыш елларында, бигрәк тә 1943-44 елларда тормыш аеруча авыр иде. Аякта чабата, өстә сырма. Мәктәп салкын, киемнәр белән утырабыз. Кара савытларында каралар каткач, өреп җылытабыз. Дәреслекләр, дәфтәрләр юк, иске китапның язу араларына язабыз. Бер дә хәтердән китми, язгы пычракларда чабатадан пычрак кермәсен өчен күтәрмә тагалар иде. Шулай да тырышып укыдык. Исле сабын, чынаяк, галстук белән бүләкләгәннәре хәтердә. Укытучыларның да тормышлары җиңел түгел, ашау яклары да, өс-башлары да начар. Укытудан тыш халыкка культура хезмәте күрсәтүдә зур көч куя иде алар. Бәйрәмнәр саен концертлар, спектакльләр куялар. Ир-ат рольләрен дә үзләре башкаралар. Өлкәнрәк классларда безне дә катнаш-тыралар иде. “Кара йөзләр” спектаклен куярга Субашка барганда бүреләр очрап кире кайтуыбыз хәтердә.
Мәктәптән кайтуга өйне җылыту өчен кечкенә чаналар белән Кесәл урманына чыршы ботагына төшәбез. Төп азык бәрәңге иде. Язга чыгуга, колхоз басуыннан черегән бәрәңге җыеп, аннан бәрәңге коймагы пешереп ашый идек. Акбаш, кузгалак, какы, балтырган күшәсе, безне үлемнән коткаргандыр. Кечкенәдән колхоз эшенә йөрттеләр. Чүп утадык, башак җыйдык, көлтә бәйләдек, суыру машиналарында эшләдек, ә хезмәт хакын бик аз түлиләр иде.”
Түнтәрдә 7 класс тәмамлагач, Бану апа 8нче классны Чепья мәктәбендә укыган. Аннан соң Түнтәр май заводында бер ел тирәсе өйрәнчек лаборант булып эшли. Ләкин укуын дәвам итәргә теләп, ул эштән китеп, Казан педагогия училищесына читтән торып укырга керә. Укыган елларында Түнтәр балалар яслесендә тәрбияче булып эшләгән, 1951-52 елларда Арбор, 1952-53 уку елында Шода авылында башлангыч классларда укыткан. 1953 елдан Бану апа Түнтәр балалар яслесендә мөдир булып эшли. 1963 елда Түнтәр балалар яслесен Балтачка күчерәләр. Бану апа да Балтач балалар яслесенә мөдир булып китә. 1963 елның августыннан Түнтәр мәктәбе интернатына тәрбияче булып кайта. 1965 елда Бану апа Казан педагогия институтының филология факультетына читтән торып укырга керә, аны 1971 елда тәмамлый һәм мәктәптә татар теле, әдәбияты укыта башлый. 1972-1974 елларда мәктәптә завуч, 1974-1980 елларда мәктәп директоры булып эшли. 1985 елда пенсиягә чыгып, хәзерге көндә Бану апа лаеклы ялда.

1928-1935 елларда укыган Гозәеров Габделхәй истәлекләре
Мин, Гозәеров Габделхәй Гозәер улы, 1920 елның 12 июлендә Түнтәр авылында туганмын.
1928 елның сентябрендә Түнтәр җидееллык мәктәбенә укырга кергәнмен. Ул елларда мәктәп кызыл кирпеч бинада урнашкан иде. Мәктәп директоры Әюпов Фатыйх иде. Минем беренче укытучым Светова Мәрьям апа булды. Беренче класста без гарәп алфавитын өйрәндек.Икенче класстан латин хәрефләренә күчтек. Җиденче класска кадәр латин графикасында укыдык. Исемдә калган укытучыларым: Драгина Лида-рус теленнән, Галиев Нәҗип-математикадан, Сафин Мөбәрәк-химиядән укыттылар. Без класста якынча 30 укучы идек. Классташларым: Зарипов Закир, Һадянов Мәгъсүм, Хөсәенов Габделбәр, Шиһапова Гайшә, Зарипова Әнвәр, Сабирҗанова Разия, Сабирҗанова Банулар иде.
Мин Түнтәр мәктәбен тәмәмлагач, 1935 елда Балтач РКШсында ветфельдшерлыкка укыдым һәм Смәел авылына эшкә килдем. 1940 елда армиягә алындым. Смәелдә эшләгәндә КПСС члены булдым. 1946 елда сугыштан кайтып, Чепья районында төзелеш оешмасын җитәкләдем. Берничә ел заготконтор директоры, шуннан соң промкомбинат директоры һәм Түнтәрдә сельпо председателе булып эшләдем. 1959 елдан авылда «Дружба» колхозын җитәкләдем.
Хөкүмәт бүләкләре: ике орден, медальләр һәм мактау грамоталары.

1945-1952 елларда укыган Исмәгыйлева Наилә истәлекләре
Мин 1945 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенә укырга кердем. Беренче класстан бишенче класска кадәр Галиева Гыйззәтбану Гафаровна укытты. Ул безгә төпле белем, дөрес тәрбия бирү өчен бөтен тырышлыгын бирде. Ул вакытта тормыш бик авыр иде. Кышкы киемнәрне (телогрейкаларны) ямап кидек. Аякка чабата үреп кия идек. Яз көне су кермәсен дип чабатага агачтан күтәрмә ясап тага идек. Бишенче класстан 7 классны укып бетергәнче класс җитәкчесе Михеев Василий булды. Ул рус теле укытучысы иде. 1952 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамладым. Шул ук елның ноябрь аеннан 1956 елга кадәр Түнтәр авылында газета-журналлар таратучы булып эшләдем. 1956 елдан Түнтәр почта бүлеге мөдире булып эшли башладым. 1958 елда Уфада курста укыдым. Мин эшләгән чорда Түнтәр элемтә бүлекчәсе гел алдынгылар рәтендә йөрде. Үзем дә бик күп мактау грамоталары белән бүләкләндем. 32 ел өзлексез эшләп, 1987 елда лаеклы ялга чыктым.

1940-1947 елларда укыган Мостафин Рәфкать истәлекләре
Мин, Мостафин Рәфкать, 1932 елның 13 октябрендә туганмын. 1940 елны укырга кердем. Минем мәктәп елларым Бөек Ватан сугышы чорында вакытына туры килде. Укулар безгә бик авыр булды, язарга дәфтәр, укырга китаплар юк иде. Караны сөткә корым кушып болгатып ясадык, класслар суык, каралар боз булып ката иде.
Безнең заманда мәктәп элеккеге мәчет бинасына урнашкан иде: аскы катта ике класс, өске катта дүрт класс.Шулай ук хәзерге колхоз ашханәсенең ике ягында ике класс бүлмәсе урнашкан иде, ашханә үзе кызыл кирпечтән салынган иде.
Безнең укытучылар күбесе Түнтәр авылыныкы иде, читтән килгән укытучылар да бар иде. Безне математикадан — Җәмилә апа, рус теленнән — Сәрвәр апа, немец теле һәм геометриядән — Сания апалар (фамилияләрен хәтерләмим) укытты. Ул елларда мәктәбебездә Шәйхи Маннур хатыны Тәгъзимә апа да эшләде, ана теле дәресләреннән керә иде. I-II-III классларны тәмамлаганчы Фәйзрахманова Гөлсем апа укытты, аннары алар гаиләләре белән күчеп киттеләр. IV класста Фәезова Разия апа укытты.(Хәзер Алмалык шәһәрендә яши.) Безгә бик кечкенәдән эшли башларга туры килде. III классны укып бетереп кайтканның икенче көнендә бригадир Кәримова Хәдичә апа ат җигеп капкага бәйләп куйды, иртәгә нинди эшкә барырга икәнен әйтеп китте. Шул көннән башлап, VII классны бетереп чыкканчы, язын уку беткәннән иртәгә 1- сентябрь дигән көннең киченә кадәр эшли идек. Эштән бер көн дә калып булмый иде. V классларга күчкәч Черкас урманыннан мәктәпкә ягу өчен кечкенә чаналар белән утынга җибәрәләр иде, аннан кайткач үзебезнең тау урманына ботакка менә идек. VI классны бетергән елны Фәйзрахманов Габделбәр белән сыер җигеп эшләдек, үгезләр өйрәттек. Ул елларда безгә үгезләр җигеп, атлар җигеп бик күп эшләр башкарырга туры килде.
1947 елда мәктәпне тәмамлагач армиягә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләдем. Армиягә 1951 елның декабрендә китеп, 1954 елның декабрендә кайттым. Армиядән соң колхозда төрле эшләрдә йөрдем. 1956-1958 һәм 1965-1977 елларда колхозда бригадир, 1959-1965 һәм 1977-1992 елларда комбайнер булып барысы 36 ел эшләдем. Колхозда эшләгән елларда бик күп мактау грамоталары белән бүләкләндем.

1944-1951 елларда укыган һәм 1961-1986 елларда укыткан Зарипов Мөкатдәс истәлекләре
Мин, Зарипов Мөкатдәс Зариф улы, 1936 елның 27 октябрендә Түнтәр авылында колхозчы гаиләсендә тудым.
1944 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенең 1 классына укырга кердем. Без барлыгы 21 малай, 5 кыз идек. Беренче хәреф танырга өйрәткән укытучыбыз Дәхәнә апа булды. 2 класста Фәния апа, 3 класста Гарифуллина Гайшә һәм Сәмигуллина Зәйтүнә апалар укыттылар. 4 класска безне Лиза апа кабул итте. Югары классларда төрле фәннәрдән аерым укытучылар укыта башлады. Рус теленнән бик озак еллар Василий һәм Серафима Михеевлар, әдәбияттән Мөхәммәдьярова Рашидә апа, физкультурадан Галиев Мөбарәкҗан абый, Мая һәм Володя Чумаровлар, Зөбәйдә апа, Алкин Разит абыйлар безгә төпле белем бирделәр. Ул чорларда мәктәп директоры Гәлләмов булды, соңыннан Мөхәммәтшина Сәйдә апа эшләде.
1951 елда 7 классны тәмамлап, Чепья урта мәктәбендә укуны дәвам иттердем. 1954 елда 10 классны укып бетереп бер ел Свияжскида сөт промышленносте мастерына укыдым. 1955 елның көзендә Саба районыннан армиягә алындым. Аннан 3 ел хезмәт итеп кайткач, туган авылымда шофёр булып эшләдем. 1961 елдан башлап Түнтәр урта мәктәбендә укытучы булып эшли башладым. Мәктәптә бер ел тирәсе интернатта тәрбияче булып тордым, аннан соң математика, физика, сызым, хезмәт, химия, машиноведение, биология, физкультура фәннәре укытырга туры килде.
1970 елда КДПИ ның математика бүлеген читтән торып тәмамладым. 25 ел өзлексез эшләп, 1986 елда озак еллар эшләгән өчен лаеклы ялга киттем.

1938-1946 елларда укыган Кадыйров Фәрт истәлекләре
Мин, Кадыйров Фәрт Кадыйр улы, 1930 елның 18 мартында Түнтәр авылында дөньяга килгәнмен.
1938 елда Түнтәр мәктәбенә 1 класска укырга кердем. Башлангыч классларда безне Галләмова Разия апа, рус теленнән Сәрвәр апа, немец теленнән Сания апа, әдәбият, тарих фәннәреннән Миңлегөл апалар белем бирделәр. Ул вакытта мәктәп директоры Вәлиев Гата иде.
Фәрт абый сөйләгәннәрдән:
— Мәктәп елларым авыр сугыш һәм сугыш арты елларына туры килде. Без корымнан кара ясап каурый каләмнәр белән яздык. Аякта тишек чабата булыр иде. Иске китап, гәҗит кырыйларына язып укыдык. Миңа бер-ике класс латинча да укырга туры килде. Без башлангыч классларда, иске мәчетнең өске катында укыдык. Класста барлыгы 21 малай, 31 кыз иде. Безне тигезләп ике группага бүлделәр. Мәктәпләр салкын, өстән салып укулар юк инде ул. Мәктәптә Мәсери апа берүзе биш мичкә яга иде. Аның җылысы бетмәсен дип иртә томалап куялар да, аннан соң балаларга ис тия иде.
1947 елда укуны дәвам итәргә Чепьяга төштем. Чепьядан көн саен кайтып йөрдем. Шимбә, ял көннәрендә Тагашур урманыннан утын ташып куя идек. Юлда әниләр җибәргән бәрәнге күмәчләрен бүлгәләп ашый идек.
1950 елда, 10 класста ике ай укыганнан соң, ФЗУдан шахтага алып киттеләр. Ул вакытта ике ел мәҗбүри шахтага җибәрәләр иде. Аннан 1952 елда кайтып, алты айлык трактористлар курсында укыдым. Бер ел «Активист» колхозында тракторда эшләдем. Шул елның ноябрь аенда армиягә алдылар. Дүрт ел авиациядә хезмәт итеп кайтып, бер ел Үрнәктә комбайнчылар курсында укыдым. 1958 елның урагын комбайнда каршылап, 30 ел комбайнчы булып эшләдем. Районда алдынгы комбайнчылар рәтеннән төшмәдем, гел Мактау тактасына куйдылар. 42 ел эшләп, 1990 елда лаеклы ялга чыктым.
Хөкүмәт бүләкләре: 3 медаль, мактау грамоталары, тәбрикләү кәгазьләре.

1945-1952 елларда укыган Зәйнетдинов Тәлгать истәлекләре
Зәйнетдинов Тәлгать Зәйнетдин улы 1937 елны дөньяга килә. 1945 елның сентябрендә укырга керә.Ул вакытта Түнтәр мәктәбе хәзерге авыл музее булып торган бинада урнаша, бина ике катлы була. Көшкәтбаш һәм Түнтәр авыллары балаларына мәктәп җидееллык белем бирә.»Беренче укытучым Галиева Бану апа булды, -дип искә ала Тәлгать абый. — Ул елларда укучылар бик күп иде, һәр класста 30-32шәр бала укыдык, шулай ук параллель класслар да күп иде. Без укыганда мәктәптә Мөхәммәтшина Сәйдә апа директор булды. Гыйләҗев Рәкыйп абый, Рашидә апалар укытты, читтән килгән укытучылар да бик күп иделәр.»
Сугыштан соңгы иң авыр еллар… Ачлык. Ашыйсы килеп дәрестән качып кайтканы да була Тәлгать абыйның, 5-6 класстан, башка барлык балалар белән Тәлгать абый да колхозда ат җигеп эшли башлый. Ат белән урман чыгаралар, утын ташыйлар. Җәй көне җитен йолку, борчак чүбе утау була. Киндер йолку кебек авыр эшләрдә дә үсмер балалар җигелеп эшли.»Ат җигә башлагач норманы тутыра алган кешегә 300 грамм ипи эләгә иде»,- дип искә ала Тәлгать абый.
Тәлгать абый Зәйнетдинов мәктәпне 1952 елда тәмамлый һәм 1956 елга кадәр колхозда эшли. 1956 елның августында армиягә китә. 1959 елда армиядән кайтканнан соң Урал якларына барып урнаша һәм 1964 елга кадәр заводта эшли. 1964 елда яңадан туган авылы Түнтәргә кайтып, токарь булып эшли башлый. Шушы хезмәтендә, 1997 елга кадәр, 33 ел эшләп лаеклы ялга чыга. Тәлгать абый эшен яратып, намус белән башкара. Аның бик күп мактау грамоталары бар, ел саен диярлек алдынгылар слетында катнаша.
Зәйнетдин улы Тәлгать абый авылның бик хөрмәтле кешесе. Үзе дә кешеләргә һәрчак игътибарлы, ярдәмчел.

1937-1979елларда укыткан
Галиева Гыйззәтбану истәлекләре
Мин, Галиева Гыйззәтбану Гаффар кызы, 1921елның 2нче маенда Түнтәр авылының урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. Әтием Гаффар бик яхшы балта остасы, әнием Җәмилә оста тукучы булганнар. Әнием Коръән сүрәләрен бик яхшы белгән һәм аларны матур итеп көйләп укый торган булган. Алар 7 бала үстергәннәр, аларны ачлыктан саклап калдырганнар. Соңрак, колхозларга тракторлар кайта башлагач, Зифа апам тракторда эшләгән. Габделхәй абыем укытучы булган.
1936елда 7нче сыйныфны бетергәч, җәй көне юл төзелешендә эшләдем. «Сосна тавын» кистек. 1937елны колхозда эшләдем, «Хәсәншәех урманы»нда утын кистек.
Шул ук елны абыем Габделхәй тәкъдиме белән РОНОга эш сорап бардым. Ул вакытта РОНО мөдире булып Галимуллин Каюм эшли иде. Ул миннән: «Җырлый беләсеңме, бии беләсеңме?» — дип сорады. «Җырлый да, бии дә беләм», — дип җавап бирдем. Шуннан соң ул декрет ялына китүче «Ленин» орденлы Кәримова Гыйлембану апа урынында эшләп торырга приказ язды һәм мин Иске Пукшинер авылында укыта башладым. Мәктәп бер байдан калган агач йортка урнашкан иде. Гыйлембану апаның өе мәктәптән ике өй аркылы гына иде. Ул көн саен дәресләремә кереп утыра, анализ ясый һәм күп нәрсәләргә өйрәтә иде.
Укыту белән тәрбия эшләре бергә алып барылды. Яңа ел бәйрәменә чыршыны бизәү өчен уенчыкларны балалар белән үзебез ясадык. Җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәндек. Гыйлембану апа бала тапканчы гел күзәтү астында булдым. Әти — әниләр җыелышларын үткәргәндә концертлар куя идек. Бик яраталар иде. Эшемне яратып, тырышып эшләдем. Гыйлембану апа минем эшемне ошатты. «Киләчәктә тагын да тырышып эшлә, синнән әйбәт укытучы чыгачак», — дип канатландырып эшләтә иде Гыйлембану апа.
Гыйлембану апа ялдан килгәч, пенсиягә киткән Зарипов Касыйм абый урынында, Чапшар авылына эшләргә җибәрделәр. Мәктәп мөдире булып Юнысов Зөбәер эшли иде.

1928-1935 елларда укыган Хөсәенов Габделбәр истәлекләре
Бу еллар безнең тарихыбызда бөек борылыш чоры буларак, илдә күмәк төстә колхозлар төзү чоры буларак билгеле. Ул еллар мәктәбендә дә заман рухы, чор сулышы сизелә, әлбәттә. Түнтәр мәктәбе тирә — якта зур, данлыклы мәктәпләрдән саналды. “Китап-дәфтәрләрне мәктәктәптән бирәләр иде, — дип башлый сүзен Габделбәр абый. Дәресләр бик күңелле үтә иде, укытучылар бар булган әсбаплары белән, әйбәтләп күрсәтеп, аңлатып, үзебезгә дә эшләргә биреп үткәрә иде дәресне. Агрономия дәресләрендә басуларга чыгып, туфракны карап, тикшереп йөрибез. Һава торышларын да алдан белергә өйрәтәләр иде. Хезмәткә өйрәтү дәресләрендә малайларны балта эшенә, кызларны тегүгә өйрәттеләр. Менә шуннан өйрәнә башлаган балта эшен әле дә ташлаган юк. Җиде класс бетергәч, мәктәп мастерскоенда эшләдем: өстәл— урындыклар, язу такталары ясадым. Бер-ике такта әле дә исән, мастерскойда тора. Без мәктәп бакчасын да бик матур тота идек, рәшәткә-коймаларын сырлап- бизәкләп эшлибез, җыештырабыз, төрле тәҗрибәләр ясыйбыз. Тәнәфесләрдә җырлы-биюле уеннар уйный идек. Советларны мактап, кулакларны сүгеп, колхозларны мактап җырлый идек. Авылда кулак, мулла балаларын укырга алмыйлар иде, соңрак кына ала башладылар. Бергә укыган классташлар да әз калды инде, күбесе сугышта калды. Бергә укыганнардан Гозәеров Габделхәй, Мөхәммәтшина Сәйдә, Зарипов Закирлар гына инде авылда. Картаябыз инде. Мәктәп еллары кеше тормышында зур урынны ала инде. Һәр чорның үз кызыгы. Без укыган вакыт та үзебезгә бик кызык, әйбәт кебек. Мәктәп безне эшкә өйрәтте”,— дип тәмамлый сүзен алтын куллы оста, Бөек Ватан сугышы ветераны Габделбәр абый Хөсәенов.

1940-1948елларда укыган Фәйзрахманов Габделбәр истәлекләре
Мин, Фәйзрахманов Габделбәр, 1932елның 13нче июлендә туганмын. 1940елны укырга кердем. Беренче укытучым Фәйзрахманова Гөлсем апа иде. Мәктәп елларым Бөек Ватан сугышы чорына туры килде. Укулар безгә бик авыр булды, язарга дәфтәр, укырга китаплар юк иде. Класслар суык, хәтта каралар ката иде. Дүртенче класста безне Фәезова Разия апа укытты. Шунысы хәтердә нык уелып калган, уку елы беткәч, ул безгә табын оештырды.
Безнең укытучылар күбесе Түнтәр авылыныкы иде, читтән килгән укытучылар да бар иде. Математикадан — Җәмилә апа, рус теленнән — Сәрвәр апа укытканнарын хәтерлим.
Безгә бик кечкенәдән эшли башларга туры килде. Кәримова Хәдичә апа бригадир иде. Ул мине атлы эштә эшләтте. Гомумән, укып бетергәнче, җәй көне колхозда эшләдек: ат та җиктек, сыер да җиктек, җигәргә үгезләр дә өйрәттек. Эштән бер көн дә калып булмый иде.
1948елны мәктәпне тәмамлагач армияга кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләдем. Армия хезмәтен Ленинград өлкәсенең Ломоносов шәһәрендә үттем. Яхшы хезмәт иттем. Мактау тактасында идем. Авылга кыска вакытлы ялга кайтып килергә дә насыйп булды. Мин армиядә электр эшенә өйрәндем. Киләчәктә авылга да электр килмичә калмас дип уйладым һәм дөрес булды. Армиядән кайткач, тимерчелектә озак та эшләмәдем, авылга электр кертә башладылар.
Авылда электр үткәрүне Сыровой Иван башлап җибәрде. Без Сафин Хәбибрахман абый белән подстанциядә СМД-7, ДТ-60 маркалы ике двигатель белән генераторлар урнаштырдык. Инде 1962елны кайбер хуҗалыкларга электр уты керде. Менә шул вакытлардан башлап, пенсиягә чыкканчы гел электр эшендә булдым. Хезмәтемне зурлап мактау кәгазьләре, «Ленинның тууына 100 ел» һәм «Җиңүнең 50 еллыгы» медальләре белән бүләкләделәр.

Безнең Мансур
Тормыш иптәше Сафиуллина Әминә язмасы
Минем тормыш иптәшем Сафиуллин Мансур Габделхак улы 1939 елның 2 ноябрендә, Түнтәр авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Олы бала булганлыктан энеләрен, сеңлесен тәрбияләүдә әти-әнисенә булышып үсә. Әтисе Габделхак һәм әнисе Мәчтүрә икесе дә 2 төркем инвалиды булганлыктан, Мансурга йорт эшләрендә дә булышырга кирәк була. Мансур 1946 елда Түнтәр 7 еллык мәктәбенә укырга кереп, 1954 елда аны тәмамлап чыга. Бик яшь булса да, колхозда атлы эштә эшли башлый. 1958 елда Совет Армиясе сафларына чакырылып, Ташкент шәһәрендә 3 ел хезмәт итеп, 1961 елда туган авылына кайта. Үрнәк механизаторлар училищесында укып, механизатор таныклыгы ала һәм 1979 елга кадәр «Дружба» колхозында, «Беларусь» тракторында эшләде. Бу чорда күп кенә мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Сәламәтлеге начарлану сәбәпле колхозга хуҗалык мөдире итеп билгеләнде, 2 төркем инвалиды булып ялга китте.
Без Мансур белән 1963 елда Түнтәр авылында гаилә корып җибәрдек. Мин шушы авылда туып үссәм дә, әти-әнием вафат булгач, Казанга китеп фабрикада тегүче булып эшли идем. Мансур белән 5 бала тәрбияләп үстердек. Балалар үскәндә әти- әниләр белән бик тату яшәп, төп нигездән икенче урынга йорт җиткердек. Балалар барысы да үз гаиләләрен булдырып, тормышта үз урыннарын табып урнаштылар. Без уртанчы улыбыз Шамил тәрбиясендә яшәдек. Олы кызыбыз Гөлнур Казанда белем алганнан соң, Чаллы шәһәренә эшкә билгеләнде һәм шунда Ростов якларыннан комсомол путевкасы белән эшкә килгән Рәшит белән гаилә корып ике бала үстерәләр. Ике улыбыз Айдар һәм Шамил СПТУда укып шофер һәм тракторист таныклыклары алып хәзерге вакытта «Түнтәр» күмәк хуҗалыгында хезмәт куялар, матур гаиләләр корып балалар үстерәләр. Кече улыбыз Рамил газ операторы булып эшли, кызыбыз Гөлнара татар теле буенча белем алып, Түнтәр урта мәктәбендә педагог – оештыручы булып эшли. Алар да үз авылыбызда төпләнеп матур гаиләләр кордылар, балалары үсә. Әмма явыз үлем 65 яшендә Мансурны безнең арадан алып китте. Үз гомерендә ул бик кешелекле булды. Минем ялгыз калган авыру апам Ләмигане үзебезгә сыендырып, хөрмәтләп соңгы юлга озаттык, әти- әниебез дә безнең тәрбиядә яшәп вафат булдылар. Ул бу тормышта матур итеп яшәде, балаларыбыз да аның үрнәгендә яшиләр.

Тәлгать Нурзада улы Мостафин истәлекләре
Биографик белешмә
Мостафин Тәлгать Нурзада улы Түнтәр авылында 1929 елның 3 июлендә туган. 1944 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлый. Шул елны ук Арча педагогия училищесена укырга кереп, аны 1947 елда тәмамлый.
1947-1949 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли. Бер ел 4-класста укыта, икенче елда 5-7 классларда математика укыта.
1949-1954 елларда Чепья районы мәгариф бүлеге инспекторы.
1955-1957 елларда партиянең Чепья райкомында политик мәгариф кабинеты (парткабинет) мөдире һәм инструктор булып эшли.
1957-1961 елларда Казан өлкәара Югары партия мәктәбендә укый, шул вакытта Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлап, югары белем ала.
1961-1979 елларда Балтач, Арча районнарында партия райкомнарында инструктор, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли.
1979-1981 елларда халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. Анда социаль культура мәсьәләләре буенча җитәкчелек итә.
1981-1990 елларда Арча район газетасы “Коммунизмга” (хәзер “Арча хәбәрләре”) редакторы. 1990 елдан лаеклы ялда.
Иҗтимагый-политик, җәмәгать эшендә катнашу:
Төп хезмәте белән беррәттән, берүк вакытта җәмәгать башлангычында күп төрле өстәмә вазифалар башкара:
— 1949-1954 елларда мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Чепья район оешмасы комитеты (райкомсоюз) рәисе;
— 1949-1957 елларда ВЛКСМның Чепья райкомы һәм бюросы әгъзасы;
— 1965-1989 елларда халык депутатларының Арча район Советы депутаты һәм анда мәгариф, культура даими комиссияләре рәисе;
— 1965-1989 елларда партиянең Арча райкомы члены, 1984-1987 елларда бюро члены;
— 1984-1987 елларда Арча районында “Аеклык өчен көрәш” җәмәгать оешмасының район Советы рәисе;
— Татар милли иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) Арча район бүлекчәсен оештыручы һәм аның беренче рәисе (мөдире) 1988-1992 еллар;
— Совет Тынычлык Фонды комитетының Арча район бүлекчәсенең җаваплы секретаре (1975-1982 еллар);
— 1982-1989 елларда Татарстан журналистлар Союзы члены, ревкомиссиясе члены.
Тәлгать Нурзада улы Мостафин түбәндәге бүләкләүләргә һәм мактауга лаек була:
Укытучы һәм РОНО инспекторы булып эшләгәндә мактау һәм бүләкләр алмый. Ул елларда укытучыларны гына түгел. башка тармак хезмәткәрләрен дә бүләкләү, хөрмәтләүләр белән бик мавыкмыйлар.
Партия, совет һәм җәмәгать эшләрендә башкарган хезмәте аның түбәндәгечә бәяләнә:
— Татарстан АССРның атказанган культура хезмәткәре исеме бирелә;
“Хезмәттәге батырлык өчен” медале һәм 4 төрле истәлек медальләре, күп төрле Мактау язулары белән бүләкләнә; шул исәптән Татарстан хөкүмәтенең һәм партия өлкә комитетының Почет Грамотасына ике тапкыр лаек була.
Тәлгать Мостафинны Түнтәр авылы халкы үтә дә тыйнак, кешелекле, ипле, гаять дәрәҗәдә югары интеллектка ия булган зыялы шәхес буларак белә. Ул бөтен гомере буена кешеләр өчен эшли, үзенә бирелгән эшне җиренә җиткереп эшли, кешеләргә бервакытта да каты бәрелми, үзе өчен нинди дә булса өстенлек алырга омтылмый. Язучы Радик Фәизов бер әсәрендә аның турында “Әгәр дә җитәкчелектә эшләгән иптәшләрнең 30%ы гына Тәлгать Нурзадович кебек булса, безнең илдә әллә кайчан коммунизм төзелгән булыр иде” дип язды. Аның язмалары да кыска, төгәл, кешеләр хезмәтенә бәя бирү белән сугарылган. Ул бервакытта да кешегә зыян салмас, һәрвакыт объектив булыр, кешеләрне зурлар. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, 60 еллардан алып 90 елга кадәр район җитәкчеләренең төрле тантаналар өчен, отчетлар һәм төрле очрашулар өчен Арча районы турындагы барлык мәгълүматларны ул туплый һәм яза. Бу бик зур фидакарь хезмәт булып тора. Хәтта райком һәм район башкарма комитеты аппаратыннан газета редакторы булып эшли башлагач та, отчетлар һәм чыгышлар язуны аңа тапшыра торган булалар. Ул берсенә дә карышмый, эшли дә эшли. Үзенә бернәрсә дә таләп итми. Тыйнак кына, зур булмаган фатирында яшәп лаеклы ялга китә.

Тәлгать Мостафинның үз язмалары
Педагогик эшчәнлек
Миңа педагогик хезмәт белән бик аз шөгыльләнергә туры килде.
1947-1948 уку елында миңа Түнтәр җидееллык мәктәбендә 4 классны укытырга тапшырдылар. Бу елларда, сугышка кадәр туган балалар укыганлыктан, мәктәптә балалар күп иде, һәр класс диярлек параллель иде. Мин укыткан IV б классында 30-32 укучы иде. Миңа кадәр бу класста (1-3 классларда) Смәел авыл кызы Зыятдинова эшләгән. Педагогик белеме булмаса да (ул 10 классны бетергән) сәләтле укытучы булган ул. Класс бик актив, тәртипле һәм бердәм коллектив булып формалашкан иде. Балалар йөгерек укый, укыганны сөйли беләләр, яза беләләр, каллиграфия канәгатьләнерлек иде.
Тик математикадан хәзерлекләре йомшак иде: мәсьәләләр чишкәндә логик фикерләү җитми, типовой мәсьәләләрне бик авырдан чишәләр, телдән исәпләү күнекмәләре начар, бармак белән саныйлар һ.б. Шунлыктан үзлекләреннән мәсьәлә һәм мисалларны авырдан чишәләр, өй эшләрен үти алмыйлар.
Бу хәл мине, яшь укытучыны бик борчыды. Мин балалар белән аерым-аерым (индивидуаль) эш алып бару юлын сайладым. Күп очракта йомшак укучыларны дәрестән соң өстәмә дәрескә калдыра башладым. Әмма бу ысул үзен акламады. Чөнки бу елларда авылда ачлык-ялангачлык, өйләрендә начар тукланалар, мәктәптә ашату юк, өстәмә дәрескә калдыруны бик авыр кичерәләр, елыйлар, кәефсезләнәләр, кайберләре качып кайтып китә.
Шунлыктан мин көн саен йомшак укучыларның өйләренә йөреп, аерым-аерым шөгыльләнәм, класста аерым заданиеләр бирәм, контроль һәм мөстәкыйль эшләрне дә карточкалар ярдәмендә индивидуаль итеп, баланың көченә, сәләтенә карап оештырам. Шулай эшли торгач, активлаша башладылар, арифметикага кызыксыну артты.
Бу юнәлештә эшнең нәтиҗәләре имтихан вакытында чагылды. Бу елларда гомуми-мәҗбүри башлангыч белем алу законы гамәлдә иде. Шуңа күрә 4 классларда имтиханнар чыгарылыш имтиханнары дип йөртелә иде.
1948 елда математикадан имтиханда язма контроль эш алу каралган иде. Югарыдан килгән контроль эш пакеты класста балалар алдында ачыла, тактага язып куела иде. Ә укытучыга парта арасында йөрү, аңлату тыела иде (инструкция шундый).
Бәхеткә каршы минем класска ул вакыттагы РОНО мөдире Зөбәер Юнысов кереп утырды. Ул колхозга язгы чәчүгә вәкил итеп җибәрелгән иде. Менә шул форсаттан файдаланып, ул мәктәпкә кереп, имтиханнар барышын тикшерергә дә өлгерде. Ике сәгать буе класста утырды.
Мин бу хәлгә бик шүрләдем, борчылдым. Әмма юкка гына булган борчылуларым. Мәсьәлә текстын тактага язганда ук укучыларым, әле берсе, әле икенчесе кул күтәреп: “Абый, минеке чыкты!”, “Абый, карагыз әле, минеке дөресме?” — дип кычкыра башладылар. Ә мин алай тикшереп йөри алмый идем бит. Нәтиҗәләр әйбәт булды, барлык укучылар да имтихан эшен уңышлы үтәделәр. Барысына да уңай билгеләр куелды, “4” һәм “5” билгеләре дә күп иде. Контроль эш нәтиҗәләре РОНО мөдиренә дә ошады, укытучыларның август конференциясендә докладында мактап телгә алды.
Шунысы характерлы: күп мәктәпләрдә 4-класс укучылары математикадан контроль эшне башкара алмаган, классы белән провал фактлары, хәтта кайбер укытучыларның үзләре дә мәсьәләне чишә алмаулары турында конференциядә ачынып сөйләделәр.
Бу елларда укытучыларның сыйфат составы бик түбән иде, башлангыч мәктәпләрдә сугыш елларында билгеләнгән 7-8 класс белемле укытучылар күп иде, ә педучилище белеме белән эшләүчеләр бармак белән генә санарлык.
1948-1949 елларда миңа 5-7 классларда математика укытуны ышанып тапшырдылар. Бу 4 класста математикадан язма имтихан нәтиҗәләрен исәпкә алып эшләнгәндер дип уйлыйм.
Әлбәттә мин бу “күтәрүне” шатланып һәм кәнагатьләнү хисе белән кабул итмәдем, киресенчә, бик шикләнеп, икеләнеп тотындым эшкә. Чөнки ул елларда педучилищеда V-VII классларда математика программасын укытырлык (аерата алгебра һәм геометриядән) хәзерлек бирелми иде. Шунлыктан бу классларда эшләве авыр булды. Ышанычлы остазым, мәктәпнең завучы Сәйдә апа Мөхәммәтшина булды.
Ә мәктәптә яшь укытучыларга методик-теоретик ярдәм итү эшенең билгеле бер системасы юк, методик кулланмалар һәм журналлар килми, табып та булмый иде. Районда да математика укытучыларының методик берләшмәсе елга ике тапкыр — январь һәм август конференцияләрендә генә эшләп ала иде. Анда да ашык-пошык килеп, программа һәм уку планын күчереп алабыз да таралабыз.
Гомумән, мәктәптә методик эшнең ныклы уйланган системасы юк иде. Бу эш әллә нидә бер ачык дәрес үткәрү яки доклад укудан гыйбарәт иде.
Математика укытучыларының аерым җыелып фикер уртаклашуы, тәҗрибә алмашуы, иҗади очрашулар, алдынгы укытучыларның дәресләрендә катнашулар хыялда гына кала иде.

Хезмәттәшләрем турында
Мин Түнтәр җидееллык мәктәбендә эшләгәндә мәктәптә бердәм, тырыш, зур җаваплылык хисе белән эшләүче укытучылар коллективы иде.
Әмма укытучыларның интеллектуаль дәрәҗәсе, теоретик һәм методик хәзерлеге һич тә җитәрлек түгел иде. 12-15 укытучы арасында югары белемле бер генә укытучы да юк, учительский институт тәмамлап эшләүчеләр — 2, педучилище белеме белән — 8 кеше иде. Читтән торып укучылар да 1-2 кеше генә. Директор һәм завуч та урта педагогик белем белән иде.
Ләкин, шуңа карамастан, һәркем гаять зур тырышлык, иҗади омтылыш, активлык белән эшли иде.
Башлангыч классларда эшләүче Бану апа Галиева (Гафарова), завуч, математика укытучысы Сәйдә апа Мөхәммәтшина, рус теле укытучысы В.С.Михеев, татар теле укытучысы Рашидә апа Мөхәммәдъярова, тарих-география укытучысы Рашад Йосыповның иҗади-тырыш хезмәте мактауга лаек дип саныйм.
Бу елларда укытучыларны мактау, бүләкләү, хөрмәтләүгә һич тә игътибар җитми иде. Хәтта ул вакытта “Укытучылар көне”н дә бәйрәм итү юк. Бер генә укытучыны да Мактау кәгазе, котлау, орден-медальләр белән бүләкләүне күрмәдем. Безнең мәктәптә атказанган исеменә лаек булган укытучылар да юк түгел иде. Мондый хәл — шул чорның хатасыдыр дип исәплим.
Түнтәр мәктәбендә төрле чорда бик көчле педагогик коллективлар эшләгән. Аерата сугышка кадәрге чорда зур хәзерлекле, бай тәҗрибә туплаган, чын мәгънәсендә шул чор өчен интеллектлар, профессиональ осталар турында авыл халкы әле дә сагынып сөйли.
Мин үзем сугыш елларында укыган кеше буларак, шул чорда эшләгән укытучыларның фидакарь хезмәтен аерата билгеләп үтәсем килә.
Мәктәп директоры, математика укытучысы Җәмилә апа Ханова, биология һәм немец теле укытучысы Сания апа Андреева, тарих укытучысы Тәгъзимә апа Маннурова (язучы Шәйхи Маннурның тормыш иптәше), география укытучысы Сәйдә апа Гайнетдинова, рус теле укытучысы Сәрвәр апа Абдуллиналарның фидакарь хезмәтен авыл халкы, аерата шул чорда укыган кешеләр, беркайчан да онытмаслар. Тормыш-көнкүреш шартлары никадәр генә авыр булмасын, бу укытучылар һәрвакыт укытучы булып калдылар, укучыларга таләпчәнлекне киметмәделәр, таләпчән булдылар, аларның һәр дәресләре онытылмас сәхифә булып, күңелләрдә сакланачак. Алар мәктәптә генә түгел, шәхси тормышларында, җәмәгать эшләрендә дә үрнәк күрсәтәләр иде.

Безнең шәкертләр
Мин мәктәптә эшләгән еллар үзенең кырыслыгы белән аерылып тора иде. Сугыштан соңгы ачлык-ялангачлык, яшәү рәвешенең гаять авыр булуы безнең укучыларның психологиясенә, аларның дөньяга карашына йогынты ясамый калмагандыр. Мәктәптә укуны тәмамлагач, кем булырга дигән сорау аларның күбесен кызыксындырмагандыр. Бу сорауга аларның күбесе: ничек итеп авылдан качарга, ничек итеп тамак туйдырырга, ачлыктан-ялангачлыктан ничек котылырга, дип җавап бирер иде. Ул елларда мәктәпне тәмамлаучылар арасында укуларын дәвам итүчеләр бармак белән генә санарлык иде, укырга керүчеләр дә — Чепья урта мәктәбенә керә иде (районда бердәнбер урта мәктәп!). Анда уку да түләүле иде.
Шунлыктан минем укучыларым арасында урта һәм югары белемле белгечләр турында мәгълүматым юк диярлек. Мин укыткан Мөкатдәс Зарипов пединститутның математика факультетын, Марзия Кадыйрова татар теле факультетын тәмамлап укытучы булып эшләделәр.
Шәкертләремнең күпчелеге бәхет эзләп шәһәрләргә, шахталарга, промышленность үзәкләренә китте, хәзер минем шәкертләрем арасыннан авылда калып яшәүчеләр дә бармак белән генә санарлык. Ә сәләтле укучылар бар иде.

РОНО нинди проблемалар өстендә эшләде?
РОНОда мәктәпләр инспекторы булып 5 ел эшләдем. Бу минем хезмәт юлымда иң кызыклы, иң нәтиҗәле, иң актив чор булды. Чөнки монда иҗади эшләү мөмкинлеге зур иде, чөнки бу елларда халык мәгарифе системасы, шул исәптән РОНО яңа, гаять тормышчан бурычларны тормышка ашыруга кереште.
РОНОның бөтен эше ике юнәлештә алып барылды:
1). Укыту-тәрбия эшенең сыйфатын күтәрү.
2). 1950 елда авыл җирләрендә 7 еллык гомуми-мәҗбүри укуга күчү турында закон чыкты, шушы законны тормышка ашыру.
Беренче бурыч — укыту-тәрбия эшенең сыйфатын күтәрү кадрларга бәйле. Шунлыктан, РОНО мәктәпләрне хәзерлекле укытучы кадрлар белән тәэмин итү һәм һәр укытучының эшенә контрольлек итүне көчәйтү юнәлешендә конкрет эш җәелдерде. Алда язылганча, сугыш елларында укытучы кадрлар составы бик нык какшаган, укытучылар җитмәгәнлектән 7-8 класс белемле кешеләр укытучы итеп билгеләнгән, укытучыларның күпчелеге урта мәктәп тәмамлаучылар гына булган. Югары белемле укытучылар нигездә Чепья урта мәктәбендә генә тупланган иде, ә авыл мәктәпләрендә алар бармак белән генә санарлык иде. Җидееллык мәктәпләрдә укытучылар институты (2 еллык) тәмамлаучылар район буенча 30-40 кешедән артмый. РОНО, мәктәп җитәкчеләре белән бергәләп, тиешле белеме булмаган укытучыларны читтән торып укуга тарту буенча таләпчән эш җәелдерде. Каникул вакытларында 100гә якын укытучы ВУЗларга, педучилищеларга уку сессиясенә китә иде. Укытучылар өчен җәйге квалификация күтәрү курслары оештырыла иде. Җәй саен йөзләгән укытучы шушы курслар аша уза иде. Укытучыларның үз өстендә үзлекләреннән эшләвенә зур игътибар бирелә иде: газета-журналлар, яңа әдәбият укыйлармы — тикшерелә иде, махсус тикшерү һәм әңгәмәләр үткәрелә иде.
Мәктәпләр һәм укытучыларның эшчәнлеген тикшерү көчәйтелде: һәр мәктәпне ел саен ике мәртәбә тикшерү (берсе фронталь, икенче тематик) бурычы куелды. Бу тикшерүләр нигездә РОНО инспекторлары тарафыннан башкарыла. Минем һәр эш көнем мәктәпләрдә уза. Ә миңа 28 татар мәктәбе беркетелгән иде. Тикшерүләрнең йомгаклары буенча РОНО приказлары чыгарылып, педсоветларда тикшерелә.
Моннан тыш мәктәпләр эшен квалификацияле тикшерү өчен комплекслы комиссияләр төзеп тикшерү киң кулланыла башлады. Бу комиссияләр составына төрле фәннәр буенча тәҗрибәле укытучылар, мәктәп директоры, завучлар кертелә.
РОНО эшендә икенче юнәлеш — гомуми-мәҗбүри җидееллык укытуны тормышка ашыру булды. Бу бурычны тормышка ашыру өчен иң элек уку яшендәге балаларның (7-15 яшь) төгәл исәбен алу оештырылды.
Партия, совет, комсомол органнары катнашында бу эш бик төгәл үткәрелде. Әмма исәпкә алынган балаларның шактые мәктәпкә йөрмәү очраклары шактый. Чөнки бу авыр елларда кием-салым җитми, киемсез балалар күп иде. Икенчедән, кайбер ата-аналар аңлы рәвештә балаларын мәктәпкә җибәрми, алар өйдә чыпта суга, чабата ясый, гаилә бюджетына акча эшли. Өченчедән, шактый балалар яшьләре олы булу аркасында 1-2 класска йөрүдән баш тарта иделәр, алар сугыш елларында укуларын туктатканнар, хәзер аларның кордашлары 6-7 классларда укый, ә ул 1-2 классны да тәмамламаган.
Менә шул балаларның барысын да мәктәпкә тарту сугышчан бурыч иде һәм ул үтәлде. Нинди авыр еллар булуга карамастан, районда “Всеобуч фонды” булдырылды. Анда бюджеттан зур суммада акча бирелә иде. Шул акчага җылы киемнәр, аяк киемнәре сатып алып, мохтаҗ балаларны киендерә идек. 1950-1951 елларда 600 балага пальто (телогрейка), бүрек, киез һәм кирзовый итекләр җибәрелде.
Яшьләре өлкән булганнар өчен кичке эшче яшьләр мәктәпләре (класслары) оештырылды. Балаларын мәктәпкә җибәрергә каршы килгән ата-аналар административ җавапка тартыла. Партия, комсомол, совет органнары катнашында һәр авылда массовый төстә тикшерелүләр үткәрелеп, өй саен кереп, мәктәптән читтә калган балаларны эзләү оештырыла иде. Бу тикшерүләр вакытында чормалар, печәнлекләр, идән асларына кадәр тикшерелә иде. Кыскасы, бер баланы да мәктәптән читтә калдырмау өчен чын мәгънәсендә сугышчан көрәш оештырыла.
Ә менә хәзерге вакытта, мәктәпкә тарту эшенә контроль йомшарды. Шәһәрдә, поселокларда урамда эшсез йөргән, мәктәпкә йөрмәүче балаларны күреп йөрәк әрни. Ә андый балалар хәзер шактый күп.
Гомуми-мәҗбүри җидееллык уку турындагы закон төрле сәбәпләр белән укый-яза белмәүче өлкән гражданнарны укыту бурычын да куйды. Безнең Чепья районында гына да, андый кешеләр саны 1950 елда 800дән артык иде. Андый кешеләрне укыту өчен авылның грамоталы кешеләреннән махсус укытучылар группасы оештырылып, аларга наданнар беркетелә һәм укырга-язарга өйрәтелә иде. Уңышлы эшләгән укытучыларга хезмәт хакы да түләнде.
Гомуми-мәҗбүри 7 еллык укуга күчүдә иң зур чараларның берсе — мәктәпләр челтәрен үзгәртү, яңа җидеелык мәктәпләр ачу булды.
Әгәр 1949 елда районда 9 җидееллык, бер урта мәктәп булса, 1951-1952 елларда башлангыч мәктәпләр базасында яңа 4 җидееллык мәктәп ачылды һәм аларның саны 13кә җитте: Нөнәгәр, Сәрдек, Шеңшеңәр, Урта Көшкәт башлангыч мәктәпләре базасында яңа җидееллык мәктәпләр ачылды. Ә Пыжмара җидееллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелде. Шулай итеп, республиканың иң төньяк почмагында урта мәктәп булдырылды. Бу үзгәрешләр зур оештыру эшләре һәм өстәмә чыгымнар таләп итте. Укытучы кадрлар табарга кирәк булды. Районга ел саен югары педагогик уку йортларыннан 15-20шәр яшь укытучы җибәрелде, Чепья һәм Пыжмара урта мәктәпләрендә укытучылар составы тамырдан үзгәрде.
Яңа мәктәпләрнең укыту-материаль базасын ныгыту буенча зур эш башкарылды: Чепья урта мәктәбе өчен 800 урынлы ике катлы агач бина төзелеп сафка бастырылды. Күргәзмә әсбаплар ул елларда үзәкләштерелгән тәртиптә РОНОга җибәрелә иде, ай саен, квартал саен күп санда посылка-ящиклар килә иде, ул вакытта РОНО бинасы складны хәтерләтте. Бу күргәзмә әсбапларның күп өлеше яңа ачылган мәктәпләргә җибәрелде. Инспектор буларак, бу чараларны үткәрү буенча миңа тәүлек буе диярлек эшләргә туры килә иде. Айлар буена авылга әнинең хәлен белергә дә кайта алмый идем. Чөнки РОНО аппаратында нибары ике инспектор, бер методист һәм РОНО мөдире — дүрт кеше генә эшләдек.
  • 0
  • 22 сентября 2010, 15:18
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.