Түнтәр мәктәбендә төрле елларда укыган укучылар һәм укыткан укытучылар истәлекләре (1)

1953-1954 елларда укыткан Алкин Разит истәлекләре
Мин дә унынчы классны бетергәч, Түнтәр җидееллык мәктәбендә педагогик эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Бернинди педагогик белем булмаганлыктан, миңа дәреснең максатын куярга, план-конспект төзергә Мөхәммәдъярова Рашидә апа нык ярдәм итте.
Үзем бик яшь булсам да, миңа үземнән дә олырак 17-18 яшьлек кызларны-егетләрне укытырга туры килде. Ул вакытта радиолар булмаганлыктан, таш мәктәпнең һәр классына детекторлы наушник белән тыңлый торган приёмниклар керттем. Ул вакытта мин физика-математика фәнен укыттым. Штаттан тыш вожатый булып эшләдем.
Әти-әниләр арасында, бигрәк тә Көшкәтбашта, бик күп эшләргә, комсомол эшен дә оештырырга туры килде. Ул вакытта укучылар күп белергә тырышалар Һәм укуга җитди карыйлар иде.

1946-1953 елларда укыган Сафиуллина Әминә истәлекләре
Сафиуллина Әминә 1939 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр 7-еллык мәктәбен тәмамлый. Урта белемне Чепьяда ала. 1958 елда, аттестат алып, Казанда 5 ел тегүче булып эшли. 1963 елда Түнтәрдә башлангыч классларны укыта. Читтән торып Казан педагогия училищесын тәмамлый. 1965-77 елларда Түнтәрдә детсад мөдире була. 1979 елдан Түнтәр халкына көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты мөдире.
Сафиуллина Әминә апа башлангыч класста үзенә белем биргән Җәләева Миңлегөл апаны, татар теле һәм әдәбият укытучысы Мөхәммәдъярова Рашидә, биология укытучысы Белова Майя, география укытучысы Чумаров Владимир, тарихчы Зәкиев Фаил һ.б. зур рәхмәт сүзләре белән искә ала.
“Мәктәп тормышында берничә вакыйга аеруча нык хәтердә калган. Укытучы Чумаров Владимир безнең классны Малмыжга крайны өйрәнү музеена экскурсиягә алып барган иде. Бу сәяхәттән күп нәрсә күреп, белеп, туган ягыбызның тарихын белеп кайттык. Закиров Сабит абыйның безне, үзенең бер төркем укучыларын, Чепьяга комсомолга керергә алып баруы да истә калган. Мәктәпнең үз традицияләре дә бар иде. Мәсәлән, һәр язда сыерчык оялары ясый идек. Булдыра алганы һәрберсе берне, кечкенәрәкләр ике-өч укучы берләшеп яңа оя элеп куя. Шулай ук һәр укучыга мәктәп яны участогындагы яшелчә түтәлләре беркетелә иде. Мин үзем укыган чорда бер кишер түтәлен карап үстердем”.

1946-1953 елларда укыган Зарипова Рауза истәлекләре
Мин, Зарипова Рауза Шәкүр кызы 1939 елның 1 гыйнваренда Түнтәр авылында туганмын. 1946 елда Түнтәр мәктәбенең беренче классына укырга кердем. Бу — сугыштан соңгы бик авыр еллар иде. Безне өч баланы әниебез ялгыз тәрбияләде. Әтиебез Бөек Ватан сугышында һәлак булды. Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлагач, мин Чепья урта мәктәбенә укырга төштем. Ул вакытта 9 класста минем абыем да укый иде. Абыем хәтта кышкы салкын бураннарда да, чаңгы белән көн саен авылга кайтып йөрде. Чөнки мәктәпнең интернаты юк. Укырга кирәк. Бу сугыштан соңгы авыр еллар. Күпчелек балалар 7 классны тәмамлаганнан соң колхозда эшкә калалар, укуларын дәвам итә алмыйлар. Безнең әниебез үтә тырыш булды һәм ялгыз булуына карамастан, безне өч баланы урта мәктәптә укыта алды. Бу елларда өч баланы урта мәктәптә укыткан авылдан тагын бер генә гаилә булды. Бу гаилә әти-әниле гаилә иде. Интернат булмаганлыктан, мин Чепьяда бала карап укырга урнаштым. Бу гаилә бик тә ипле, дәрәҗәле гаилә иде. Нургали абый Сафин райком секретаре булып эшли. Наилә апа мәктәптә укыта. Аларның өч балалары бар. Олы кызлары Альмира башлангыч класста укый. Наил һәм Ринат әле кечкенәләр. Мәктәптә дәресләрне укып кайтканнан соң, миңа өй эшләрен башкарырга һәм балаларны карарга кирәк иде. Төрле чак булгандыр, мин бер эштән дә тартынмадым. Шуңадыр Нургали абый да, Наилә апа да, балалар да, озак еллар үткәч тә, үземне хөрмәт иттеләр. Алар эшкә Балтачка күченгәч тә, Алабугага киткәч тә, Әгерҗедә эшли башлагач та, гел аралашып тордык. Нургали абый пенсиягә чыгып торырга Казанга кайткач та элемтәне өзмәдек.
1956 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Югары Ослан районындагы Ключище авылында урнашкан беръеллык бухгалтерлар курсын тәмамладым. 1957 елның ноябрендә туган авылым Түнтәргә кайтып, колхозда баш бухгалтер булып эшли башладым. Бухгалтериядә миңа кадәр бухгалтер булып Чепья кешесе Владимиров эшләгән. Ул китте һәм еллык отчетны мин берүзем башкарып чыктым. Көне-төне эшләргә туры килде. Бухгалтериядә миннән башка кассир Асия Мостафина гына эшли иде.
Ул декрет ялына киткәч, аның урынына Әшрәпова Асияны алдык. Аның бухгалтерия эшчәнлегендә бернинди тәҗрибәсе юк. Мәктәпне генә тәмамлаган. Аны эшкә өйрәттем. Ул читкә киткәннән соң, бу эшкә иптәш кызым Муллахмәтова Венераны өйрәтергә туры килде. Ул киткәч, эшкә Исхакова Фәүзияне, аннары Шәфигуллина Әминәне өйрәтергә туры килде. Минем шәкертләрем барысы да тарыш булдылар, карусыз эшләделәр, бухгалтерия эшендә озак еллар намус белән эшләделәр. 1959 елда Түнтәр (Киров исемендәге) колхозга Урта Көшкәт, Көтәш, Сала Көшкәт авылларын да куштылар. Бухгалтериягә Мамыков Аркадий килде һәм минем ярдәмчем булып эшли башлады. Шулай итеп, колхоз зурайгач, бухгалтериядә өч кеше эшли башладык. Колхозлар берләшкәнче колхоз рәисе булып Рәхим абый Мөхәммәтҗанов эшләде. Аның кул астында эшләү бик җиңел булды. Ул кешеләргә карата бик ихтирамлы иде. 1959 елда рәислеккә Габделхәй абый Гозәеров килде. Ул чорларда колхозчыларның хезмәтенә түләү бик кечкенә булды. Башта бары тик хезмәт көне генә язылды. 1961 елдан бер хезмәт көненә 3 тиеннән хезмәт хакы түли башладык. Отчетлар белән Балтачка ат белән йөрдем. Район Арчага кушылган елларда Арчага йөрергә туры килде. Арчага да берүзем йөри идем. Ул вакытта юллар начар. Кыш көне ат юлы гына. Отчетлар белән Арчага Казан аркылы барган вакытлар да булды. Самолет белән Казанга, аннары поезд белән Арчага.
1964 елда колхозларда экономист штаты кертелде. Мин Казанда 6 айлык курсларда укып кайттым һәм колхозның экономисты булып эшли башладым. Яңа эштә таләпләр зур булды. Баш бухгалтер булып Чепьядан кайтып Гарәфи абый Шәрәфетдинов эшли башлады. Ул тәҗрибәле бухгалтер иде. Аның белән дә килешеп эшләдек. Эштә кыенлыклар туып торса да, барысын да җиңеп бардым. Ул вакытта кызлар көндез бухгалтериядә эшләсәк, кич белән амбарда, ындырда эшли идек. Бухгалтерия хезмәткәрләрен җәй буе төнге сменалардан калдырмадылар. Колхоз рәисе Габделхәй абый Гозәеров үзенчәлекле, нык таләпчән булды. Шулай булуга карамастан, аның белән дә үзара аңлашып эшләдек.
Яңгул авылы (“Яңа тормыш” колхозы) экономисты Әхмәтхан Гарипов белән танышып, 1967 елда аңа тормышка чыктым. Ике бала үстердек. Яңгул сельпосында (соңарак сәүдә берләшмәсе дип аталды) 1967-1971 елларда бухгалтер, аннары 1971-1974 елларда директор булып эшләдем. Күп вакыт юлда товар ташып үтә иде. Гаиләдә балалар үстергәндә хатын-кыз өчен бу шактый авыр хезмәт булды һәм мин кабат бухгалтерия эшенщ кайтып Яңгул сәүдә берләшмшсендә 1974-1988 елларда баш бухгалтер булып эшләдем. Эшкә намус белән карадым. Күп тапкырлар раон оешмаларының Мактау Кәгазьләре белән бүләкләндем. Бер үк вакытта читтән торып, 1977-1979 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. 1988-1993 елларда Яңгул урта мәктәбендә бухгалтер-эш башкаручы булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Нинди генә эшкә алынсам да, җиренә җиткереп үтәргә тырыштым. Хәзерге вакытта тормыш иптәшем Әхмәтхан белән лаеклы ялда. Яңгул авылында яшәп ятабыз.

1946-1953 елларда укыган Мөхәммәтшин Әхмәт һәм
Мөхәммәтшина Рашидә истәлекләре
Без 1нче класска 1946 елны кердек. Беренче хәреф танырга өйрәтүче укытучыбыз Дәхәнә апа булды. Ул елны 1нче класс икәү булып, мин “а” классына, ә Әхмәт “б” классына кердек. Уку елы барышында Әхмәтне Сәйдә апасы безнең класска күчерде. Дәхәнә апаның балаларны бик яратуы, үзенә генә хас калынчарак аваз белән сөйләшүе, “Туган тел” җырын өйрәтүе хәтердә калган. Китап, дәфтәрләрне үзебез сатып ала идек, сугыштан соңгы береел гына булса да мин инде иске китап битләренә язганны хәтерләмим. Дәхәнә апалар семьясы күчеп китү сәбәпле, 2нче класста класс житәкчебез Юсупов Рашат абый булды. Ул бик йомшак тел белән, ”сеңлем”, ”энем” дип сөйләшә иде. Әмма егет кеше булгангамы, без аңа бераз куркып, уңайсызланып карый идек. Дәресләрне бик оста алып бара, үзенең аңлатуы белән һәр баланы үзенә бик тиз җәлеп итә иде. Бик матур җырлый, ул өйрәткән “Ак каен” җыры гомер буе Рашат абый истәлеге булып калды. 3-4нче классларда класс җитәкчебез Җәләева Миңлегөл апа булды. Ә Рашат абыйны югары классларга география һәм тарих укытучысы итеп күчерделәр. Без башлангыч классларда һәрвакыт икенче сменада укыдык, чөнки ул елларда укучылар күп, класслар җитми иде. Мәктәп итеп үзгәртелгән авыл мәчете бүлмәләрен кыш җылыта алмыйлар, чөнки мәктәпнең аларны җылытырлык утыны юк иде. Яз кояшы җылыта башлаганнан соң, апрель аенда мәчет бүлмәләре ачыла һәм укулар да бер сменага күчерелә иде. Ямаулы киемнәр киеп укысак та мәктәптә үткәрелгән һәр дәрес, һәр түгәрәккә бару, бәйрәмнәрне зурлап үткәрүләр күңелдә якты хәтирә булып калдылар. Безне 5нче класста Киров өлкәсеннән килгән кыз-Белова Мая кабул итеп алды. Ул бик яшь, чибәр иде. Әмма балаларны тыңлата, дәресләрне яхшы алып бара, класста тыңламаган укучы юк иде. Ул безне немец теленнән һәм химиядән укытты. Мая апаның ире-Чумаров Володя абый безнең параллель классның класс җитәкчесе иде. Алар класстан тыш эшләрне бергә, классларны берләштереп үткәрәләр иде. 7нче класста һәр ике параллель класс берләште, класс җитәкчебез Мая апа булды. Без 7нче классны 30 га якын бала тәмамладык. Укучыларның яртысы диярлек “4”-”5” билгеләренә генә бетерде, әмма тормыш шартларының бик авыр булуы, күпчелек балаларга югары белем түгел, хәтта урта белем алырга да мөмкинлек бирмәде.
Беренче класста яхшы уку, 7 классны тәмамлаганчы шул югарылыктан төшмичә уку, укытучыларның да зур хезмәте булган дип уйлыйм. Мәктәп елларында класс оештыручысы, дружина советы председателе, укучылар комитеты председателе, комсомол секретаре, мәктәп күләмендәге стена газетасы редакторы вазифаларын үтәргә туры килде.
Мөхәммәтшина Сәйдә апаның математика фәненнән, Мөхәммәдъярова Рашидә апаның татар теле, һәм әдәбиятыннан төпле белем бирүләре тормышта яшәү рәвешен формалаштыруда зур ярдәм иттеләр. Урта мәктәп тәмамлап, китапханә техникумында укып, бөтен эшчәнлегемне китапханә белән бәйләдем. Китапханәдә 30 ел эшләү дәверендә бик күп мактау язулары һәм дипломнар белән бүләкләндем. Җиденче чакырылышта авыл советы депутаты булдым, ә 1985 елда Татарстан хатын-кызларының икенче съездында катнаштым.
Беренче класстан бергә укыган Әхмәт белән гаилә корып, 3 бала үстердек. Әхмәт исә 7нче класстан соң колхозда эшли башлады, кичке урта мәктәпне тәмамлады. Ул соңгы 30 ел гомерен авылда газ слесаре булып эшләп пенсиягә чыкты. Безнең 60 ел гомеребездә, Түнтәр мәктәбендә 7 ел буе алган белем, тәрбия тормышта төп юнәлеш бирүче зур көч булды.

1944-1952 елларда укыган Рауза һәм Гайфетдин Шәpәфиевләp истәлеге
Авыp сугыш еллаpы үзен һәpкайда сиздеpгән вакыт. Дөpес, фpонтлаpдан әйбәт хәбәpләp килә инде. Ләкин авылда хәлләp авыp, бик авыp әле. Шушы бик авыp чоpда алаp беpенче класска укыpга кеpәләp. Кияpгә кием, ашаpга pизык булмаган вакыт… “Киеме булмаганнаp укый алмады, безнең яшьтиләp бездән соң укыдылаp,» — дип искә алалаp хәзеp. Мәктәп хәзеpге агач интеpнат уpынында, ике катлы иде, буфет, библиотека, класс бүлмәләpе. Без беp елгылаp күп идек, ике класс (паpаллель) булып укыдык, һәpбеpсендә 30 лап укучы булгандыp. Мәктәп өчен утынны безнең әниләp хәзеpли. Уpманнан кисеп алып кайтып, яpып өяләp, класс бүлмәләpендә киптеpәләp. Чи утын ягып ис тигән чаклаp да күп булды инде. Мәктәпкә кызлаp үзләpе теккән букча белән, малайлаp фанеp чемодан белән йөpи иделәp.
Китап-дәфтәpләpгә зуp кытлык иде. Элекке китаплаpның бушpак битләpен җыеп дәфтәp тегә идек, юл аpалаpына яза идек. Китап бөтен класска 2-3 булгандыp инде булса. Укытучылаp бик әйбәт укыттылаp, бик таләпчән иделәp. Һәp елны имтихан биpә идек. Мәктәптә үк пионеpга һәм комсомолга кеpдек. Галстук кибеттә юк, кызыл сатиннан үзебез тегә идек. Хәзеpге кебек кенә түгел иде алаpның дәpәҗәләpе! Чын күңелдән үзебез башлап төpле концеpтлаp куя идек, язгы һәм көзге эшләpдә колхозга булыштык. Сайлап кына алалаp иде пионеpга да, комсомолга да, баp кешене дә түгел.
Җиде ел беpгә укыган классташлаp тоpа-баpа беpгә тоpмыш коpып җибәpгәннәp. Әни озак еллаp дуңгыз каpаган, таналаp үстеpгән, саpык феpмасында эшләгән. Әти — механизатоp, хәзеp запpавщик. Алаp эшен бүген җиде балалаpы дәвам итә.

1927-1932 елларда укыган Муллагалиев Галимулла истәлекләре
Муллагалиев Галимулла Муллагали улы 1920 елда Түнтәр авылында туган. 1927 слда мәктәпкә укырга кергән. Бу вакытта Колхозчы яшьләр мәктәбе булган. Мәктәп җитмәү сәбәпле 2 классны хуҗалык өендә укыйлар. 3 классны Нәҗип мулла өендә укыганнар. 4 классны мәктәптә, 5 классны мәчет бинасында укый. Бу мәктәптә түбәндәге авыллардан килеп укыганнар: Куныр, Шода, Арбор, Субаш, Көшкәтбаш, Каенсар, Салавыч. Укыткан укытучылары: Маһинур апа (Салавычтан). Гаделшина Мәрьям. Бу килгән укытучылар гомуми торакта торганнар. Исхак бай йорты (подстанция янында) интернат була.
Укыган чорлары: аекта чабата, өскә нәрсә таба ала шуны кияләр. Укытучылар килгәндә, киткәндә чабата, мәктәптә алмаш кием була. Язар өчен каз каурые алына. Караны үзләре ясап, химик карандашны кырып. суда изәләр. 5 классны көч — хәл белән бетергәч 6 класска укырга бармаган. Җәйге каникулда колхозга булышалар. Болар белән Юныс абый җитәкчелек итә. 12 яшьтән ат белән тырмада йөри. 7 яшьтән ятим кала, шуңа эшләү авыр була. Армиягә киткәнче ат белән эшли. 1936 елда бик көчле корылык була. Атлар йөргән җирдән егыла. Күп кешеләр ачлыктан үлә. 37 елда икмәк уңа. 40 елның 10 октябрендә армиягә алына. 42 елның 1 маенда яраланып Мәскәүгә кайтарыла. 42 елның августында Сталинград өчен сугышка керәләр. 42 нең октябрендә каты яраланып, Сталинградтан чыгаралар. Батырлыклары өчен “Сталинград оборонасы өчен медале белән бүләкләнә. 46 елда Армиядән кайта. 46 елдан 51 елга кадәр колхозда ат белән эшли. 60-80 елларда колхоз рәисе урынбасары булып эшли. “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 80 елдан пенсиядә.
“Почетлы колхозчы” исеме бирелә. “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.

Габделхәй Динмөхәммәтов
(Фатыйма Ибраһимова язмасы, “Мәгариф” җурналыннан)
Кызыклы хәл: яңалыкка каpшы теше — тыpнагы белән көpәшеп, халык аpасында иске фикеpле булуы белән яманаты чыккан Түнтәp ишаны Ишминең (Ишмөхәммәтнең) өч улы да, Октябpь pеволюциясе булу белән, Совет власте ягына чыга һәм совет активисты булып китә. Ләкин мәһабәт сынлы бу чибәp егетләpнең гомеpе кыска була: кызыл комиссаp, комсомолец Нуpлыгаян 1924 елда үпкә авыpуыннан дөнья куя, укытучы Нуpислам суга батып үлә. Уpтанчысы — Габделхәй генә 31 ел (1891-1922) яшәп, педагогика һәм әдәбиятыбыз таpихында сизелеpлек эз калдыpуга иpешә.
Г. Динмөхәммәдев туган авылы Түнтәp һәм Пеpмь мәдpәсәләpендә укый. Малмыж семинаpиясендә дөньяви белем ала. 1913 елда Слободскийда (хәзеpге Киpов өлкәсендәге pайон үзәге) учитель занятиясенә имтихан тота. Шулай итеп, pус һәм татаp телләpендә укыта алыpлык методик хәзеpлекле укытучы була.
Октябpьдән соң ул яңа тоpмышны төзүчеләp, совет мәктәбен оештыpучы педагоглаpның алгы сафына баса. Балалаpны мәктәпкә таpту, төpле яшьтәге эшчеләpне, хезмәткәpләpне, авыл кешеләpен гpамотага өйpәтү, бу юлдагы кыенлыклаp туpында күпсанлы мәкаләләp яза. Г. Динмөхәммәдев. Бөтенpоссия мөселман укытучылаpының Казанда үткәpелгән Беpенче съезды (1918 ел, май) делегаты була.
1919 елның янваpенда Казанда Гыйльми үзәк таpафыннан имля конфеpенциясе оештыpыла. Конфеpенция эшендә Г. Динмөхәммәдев та катнаша. 1921 елда ул Малмыж Мәгаpиф шөгъбәсенә инстpуктоp итеп билгеләнә.
Октябpьгә кадәp үк «Әльислах», “Кояш” газеталарында, “Шура” журналында үзенең мәкаләләре белән катнашып килгән Г.Динмөхәммәдев оештыру эшләре белән генә чикләнеп калмый. ”Укытучы”, ”Мәгариф”, ”Безнең юл” журналларында, “Татарстан хәбәрләре”, “Кызыл Армия” газеталарында күпсанлы мәкаләләр бастыра. Аларда ул социализм, сыйнфый көрәш һ.б.ш. мәсьәләләрне яктырта. Революциянең баштагы елларында совет мәктәпләре эш мәктәпләре дип йөртелә. Монда хезмәт тәрбиясенә киң урын бирелә. Г. Динмөхәммәдев әнә шундый мәктәпләр, андагы укыту — тәрбия методикасы белән даими шөгыльләнә, бу өлкәдә рус педагогикасы тәҗрибәсенә дә таяна. В. И. Богдановтан дип куелган “Эш мәктәбе —слары исемлеге” мәкаләсендә балаларны һөнәргә өйрәтү, аларны җисмани һәм рухани тәрбияләү юлларын яктырта. «Сызма сәвад» (Графическая грамота) исемле мәкаләсе рәсем дәресенең ролен күтәрү, балаларга сәнгать тәрбиясе бирү темасына багышланган. Ул укытучылар курсларына да рәсем дәресләре кертүне таләп итә.
Г. Динмөхәммәдев инспекторлык вазифасын башкарган елларда совет мәктәбендә балага карата нинди җәза куллану мәсьәләсе актуаль була, «мәктәпләрдә йөргәндә, иң күп бирелгән сөаль шушы җәза мәсьәләсендә даир була иде,»-ди ул. «Гаепсез мәгаибләр” (Җәза мәсьәләсе) дигән мәкаләсендә Г. Динмөхәммәдев балага тән җәзасы бирүгә каршы чыга, аны тәртип бозудан саклап калырга кирәк, дигән фикер әйтә. «Наданлыкны бетерү юлында» дигән брошюрасында, «Зурларны укыту юлы» дигән мәкаләсендә грамотага өйрәтү методикасын эшкәртә. «Балаларның саулыгын саклау», «Җәйге мәктәпнең кышкы мәктәптән артыклыклары» дигән мәкаләләрендә кечкенәләрне яңача тәрбияләү ысулларын яктырта.
Г. Динмөхәммәдев-тәрҗемәче дә. Ул К. Лепиловның «Мәктәптә рәсем һәм лепка (сылау) дәресләре», шулай ук эш мәктәпләрендә җирдән файдалану, хезмәт дәресләрен оештыру турында берничә брошюра тәрҗемә итә.
Г. Динмөхәммәдев — сәләтле хикәяче дә. Хикәяләре «Шәрыкъ кызы», «Якты юл» журналларында басыла. Балалар өчен дә шактый иҗат иткән. Ул 1917 елның мартыннан алып 1918 елның февраленә кадәр Казанда чыккан «Балалар дөньясы» журналының актив авторы булган. Шунда басылган «Заһитның дәфтәреннән», «Ат саклаганда» хикәяләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Бу хикәяләрнең геройлары — күңелне тетрәтерлек аянычлы язмыш кешеләре.
Аның 1919 елда аерым китап булып чыккан «Бәйрәм» исемле пьесасы совет чоры балалар драматургиясен үстерүгә башлангыч омтылыш буларак игътибарга лаек.

1946-1948 елларда укыткан Гайнетдинова Зәйтүнә истәлекләре.
Минем Түнтәp җидееллык мәктәбендә педагогик эшчәнлегем 1946 елда башланды. Ул вакытта әле мин яңа гына унынчы классны тәмамлаган идем. Үзем бик яхшы укыдым, шуның өчен укытучылаp җитмәү сәбәпле, миңа укытыpга тәкъдим иттеләp. Көннең беpенче яpтысында башлангычлаpны укыта идек, аннан соң 5-6 дәpесләpдә югаpы класслаpны татаp теле, математика, немец телләpен укыттым. Шул ук вакытта Казан педагогия училищесын читтән тоpып тәмамладым.
Мәктәптә укыган вакытта концеpтлаp бик күп куйдык. Концеpт куйганда, мәктәп нинди фондтан киендеpгәндеp, һәpбеp номеpга кием тектеpә идек. Әле дә хәтеpемдә, «Аккош» биюенә аккош булып киенгән идек. Беpенче уpынны алганнаpга озын чуклы конфет биpәләp иде.
Язгы каникул вакытында, һәp класс — башлангычтан алып, укытучылаpдан башка концеpт хәзерләп куя идек. 5нче класста «Үги кыз» әкиятен куйганда, таудан агач алып төшеп сәхнәне бизәдек, шунда беp укытучы апа минем чәчне теш поpошогы белән агаpтты. Без концеpтлаpны, театpлаpны канцеляpия өе янында эшли тоpган «Пионеpлаp клубында» әти-әниләp, укытучылаp каpшында куя идек. Беp тапкыp, ул вакытта колхоз клубы да баp иде, Pәкыйп абый «Тукай маpшы»н хоp белән өйpәтте, кашык, туз, таpаклаpдан шумовой оpкестp оештыpа иде. Ул заманнаpда пионеpлаp галстук кына тагалаp иде, соңыннан пионеp значоклаpы кайтты. Укыганда укулаp каты иде, геогpафия, татаp теле, pус теле, математикалаpдан экзаменнаp биpә идек. Һәpбеpебез тыpышып укыдык.

1938-1945 елларда укыган Вәлиева Дания истәлекләре
Вәлиева Дания 1930 елда Түнтәр авылында туган. 1938 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенең 1нче классына укырга керә. Ике параллель класска 40 ка якын укучы туплана. Башлангыч классларда Кәримова Нәкыя укыта. Мәктәп әле үзгәртеп корылмаган, иске ике катлы мәчет бинасы була.
Дания апа: ”Язарга дәфтәр юк иде. Китаптагы буш урыннарга, юл араларына, газеталарның ак җирләренә яза идек. Карандашларны укытучы бүлеп бирә, ә сумкалар агачтан ясалган иде. Соңрак каләмнәр белән яза башладык. Мәктәп салкын булу сәбәпле, каләм белән язарга каралар ката иде. Аны башта мичкә куеп җылытып, аннан соң гына яза идек. Мәктәпне җылытырга утынны үзебез ташыдык. Көн саен чана белән урманга утынга йөрдек. Тамаклар ач булса да, күңелләрне төшерми идек. Сугыштан, әтиләрдән хатлар килгән көн безнең өчен бәйрәмгә әйләнә иде. Класстан кайсы иптәшебезнең генә әтисеннән, яисә абыйсыннан хәбәр килсә, барыбыз бергә шатлана идек. Мәктәптә укыткан укытучылардан бигрәк тә Ханова Җәмилә апа истә калган. Ул мәктәпнең завучы һәм математика укытучысы булып торды. Җәмилә апа бик таләпчән, эшне ахырына кадәр алып барып җиткермичә туктамый иде. Башкалардан да шуны таләп итә иде. 5 класста класс җитәкчесе булып эшләгән Латыйпова Мәликә апа безне үзенең шигъри җанлы кеше булуы белән үзенә тартып тора иде. Ул бездә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара иде. Мәликә апа шигырь яисә хикәя укый башласа дөньябызны онытып аны тыңлый идек. Ул класста иң тәртипсез укучыларда да шигырьгә мәхәббәт уята алды”.
Дания апа 1945 елда Түнтәр мәктәбенең 7 классын тәмамлап, Чепья мәктәбенең 8 классына укырга төшә. Чепья мәктәбен 1949 елда бетергәннән соң, Арбор мәктәбендә бер ел башлангыч классларда укыта. 1950 елдан 1953 елга кадәр китапханәдә эшли. 1954-1955 елларда мәктәптә декрет ялына киткән укытучы урынына зоология, татар телләрен укыта. Аннан соңгы елларны авыл клубында эшли һәм читтән торып Алабуга культура — агарту училищесының китапханәчеләр бүлегендә укый. Клубта эшләгән елларында колхозда чыгып барган “Ялкын” газетасында редактор, колхозның комсомол оешмасы секретаре, пропагандист, агитатор вазыйфаларын да алып бара. 1961 елдан башлап мәктәптә эшли башлый. Башта җыештыручы, аннан соң повар, тәрбияче булып эшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

1956-1964 елларда укыган Шәйхетдинова Зөлфия истәлекләре
1964 елда сигезенче классны тәмамлады, кичке мәктәпне (11 классны) 1971 елда тәмамлады. Бу вакытта башлангыч класста Бану апа укыткан. Ул елларда укыткан укытучылар — Шакиров Һидият, Сәйдә Мөхәммәтшина. Мәктәп директоры булып Гыйләҗев Рәкыйп, аннары Зарипов Рәфкать абый эшләде. 1967 елда клубта эшләгән, 1967 елдан бүгенге көнгә кадәр фермада эшли. 1969 елда-колхозчыларның 3 Бөтенсоюз съездында (Мәскәүдә) катнашты. 1972 елда “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнде. Ленинның тууына 100 еллык медале белән бүләкләнде. “Укыган елларда, аеруча истә калган вакытлар: класслар арасында концерт куюлар оештырылды. Безнең класста (ансамбль оештырып) Һидият абый 1 урынны алган аеруча истә калды”, — дип сөйли Зөлфия апа. Ул 2 сайлауда авыл советы депутаты, районныкында 3 тапкыр сайланды. 1980 елның 3 сентябрендә Ленинның 100 еллыгы уңаеннан грамота бирелде.
Аның хәзер балалары бар. Балалары мәктәптә укый. Ул авылның хөрмәтле кешесе. Фермада тырышып эшли.

1937-1941 елларда укыткан Исхаков Габделхак истәлекләре
Родился в 1916 году в дер. Четыре двора Чистопольского района ТАССР. После окончания пед. училище в г. Чистополе, по направлению Татминпроса с 7го августа 1935 года по 16 июня. 1941 года работал учителем физики, математики, русского языка в Тюнтерской НСШ. В социальном и культурном отношении Тюнтерь была очень мало развитой деревней. В психологии народа преобладали религиозные пережитки.
Очень сильная была, хотя и малочисленная, парторганизация и комсомольская организация. Очень сильный был агитколлектив. Работали учителя очень целенаправленно, по коммунистическому воспитанию населения. Под руководством парторганизации трудовой народ деревни работали удивительно напряжённо и целеустремлённо по выполнению всех государственных поставок. В 1937 году было 253 мужчин тракториста. Без сельскохозяйственных машин к 1 маю весь весенний сев был закончен.
Учительский коллектив работал очень напряжённо. На все уроки нужно было написать конспекты. Вечерами занимались населением. Вели школу малограмотных, агроучёбу. Во время страды весь агитколлектив наравне с колхозниками работали в поле на уборке хлеба. В село возвращались только по списку, чтобы помыться в бане. Коллектив в районе занимал среднее положение. А в школу ходили дети из разных де-ревень: Кушкетбаш, Субаш, Каенсар, Поч. Сосна, Бакча, Чулпан, Арбор, Курамъял, Комзавод, Нусла, Смаиль, Ст. Ципья, Пижмара. Внедряли закон о всеобуче. Учителя ходили в деревни, чтобы собрать детей учиться. К вечеру они опять разбегались. Годами до 1937 года эта история повторялась.
В деревне не было ни клуба, ни библиотеки. Очень трудно было собирать молодежь на культурные мероприятия, этому припятствовали старые люди, которые, фактически, были преданы религии.
Но программа партии по преобразованию соц. жизни деревни свое дело сделала. Наверное сейчас в Тюнтерь нет неграмотных, т. е., людей без среднего образования
Я член КПСС с 1941 года, ветеpан войны и тpуда. Имею оpдена и 9 медалей, в том числе медаль за тpудовое отличие, за педагогическую pаботу. С 16 июня 1941г. по 31 декабpя 1945 года находился на службе в Советской Аpмии. Был командиpом взвода pазведки и командиpом стpелковой pоты. Участвовал в боевых действиях 2 го Пpибалтийского фpонта. Имел военное звание стаpший лейтенант.

1954-1955 елларда укыткан Карабаева (Степанова) Клавдия истәлекләре
Клавдия апа 1933 елда Дорга авылында туган. 1941 елда беренче класска укырга керә. Анда 4 классны тәмамлаганнан соң, 1946 елда Шода мәктәбенә 5 класска йөри башлый. 1948 елда Пыжмара мәктәбендә 7 классны, 1950 елда 8 классны Чепья мәктәбендә тәмамлый. 9-10 классларны 1952 елда Малмыжда укып бетерә. Унынчы классны тәмамлаганнан соң, бер ел Сәрдек мәктәбендә тәрбияче булып эшли. 1953 елда читтән торып Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетының татар теле бүлегенә укырга керә. Университетта укыган елларында Чутай мәктәбендә мәктәп мөдире булып эшли. 1960 елда укуын бетерә һәм Сәрдек җидеелык мәктәбенә эшкә күчә. 1970 елда Сәрдек мәктәбе өчеллык кына итеп калдырылгач, Куныр мәктәбенә күчә. 1970-1974 елларда башлангыч классларда укыта. 1974 елдан Дорга башлангыч мәктәбендә укыта.
Түнтәр мәктәбенә, 10 классны тәмамлап, Сәрдектә бер ел укыткач килә. Мәктәп директоры Гайфи дигән кеше була, төп чыгышы Чутайныкы. Клавдия апа физика, тарих, география, рәсем кебек фәннәрдән укыта һәм 5 класста класс җитәтчесе булып эшли. Мәктәптә физика түгәрәге алып бара. Мәктәп бинасы иске мәчет була. “Укучылар белән авыл халкы, әти-әниләр алдында еш кына концертлар куя идек. Укытучылар бик күңелле яши идек. Көндезләрен мәктәптә эшләп аруга карамастан, кичләрен авыл яшьләре арасында кайнаша идек. Алар белән берлектә концерт, театрлар куя идек. Авыл халкы укытучыларны авылның иң хөрмәтле кешесе итеп күрә иде. Авылда радио юк иде. Квартир хуҗасы Гөлсем апаларда батареялы радио бар иде. Аны яшьләр җыелып тыңлый идек. Мәктәп директоры Гәйфи бик яхшы баянист иде. Авыл яшьләренә бию, җырлар өйрәткәндә ул һәрвакыт үзәктә була иде,” — дип искә ала Клавдия апа.

1939-1974 елларда укыткан Мөхәммәтшина Сәйдә истәлекләре
Мин 1929-30 елда Түнтәр мәктәбенең беренче классына укырга кердем. Безгә кадәр укучылар гарәп хәрефе белән укыганнар. Без укый башлагач, латин алфавитына күчелде. Башлангыч классны укып бетергәч, җидееллык мәктәптә укыдым. Укыганда яхшы укыдым, бик күп поручениеләр алып бардым (учком председателе, класс старостасы, мәктәп редколлегиясендә һ.б.). Түнтәр мәктәбендә укыганда математика укытучысы Галиев Мансур абыйның укытканы нык күңелгә кереп калган. Ул һәр дәресне кызык итеп оештыра иде, укучылар арасында ярышлар үткәреп, математикадан белемнәрне арттыруга нык өлеш кертте.
Ул заманда журналны кулдан ясыйлар иде. Безнең мәктәп иске мәчет булганлыктан, анда калын тышлы Коръәннәр күп иде. Шуның тышын алып, эченә бер-ике дәфтәр тегеп журнал ясый идек. Журналларны класс старостасы саклый иде. Иске материалдан китапларны йөртү өчен букча тегә идек. Аякта чабата, өс киеме начар иде. Шулай да укуга булган кызыксыну бетмәде, тырышып укыдык.
1936-1940 елларда Казан педтехникумында укыдым. Түнтәр мәктәбендә 1946 елның сентябрендә укыта башладым. 1958-1960 елларда Түнтәр башлангыч мәктәбендә директор булып эшләдем. 1950-1955 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә директор булдым. Педагогик стажым 35 ел. 1974 елда лаеклы ялга чыктым, шул вакытта “Хезмәт ветераны” медале бирелде. Эшләү дәверендә түбәндәге бүләкләргә лаек булдым: 1959 елда халык санын алуда яхшы эшләгәнем өчен Министрлар Советы карары белән благодарность бирелде; РОНО тарафыннан педагогик эшчәнлеккә 25 ел тулуга почет грамотасы (2.11.1964); В.И.Ленинның тууына 100 еллык юбилей медале; пропаганда эшендә яхшы эшләгән өчен райком тарафыннан “Почет грамотасы” белән, сугышта катнашкан өчен II дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы” ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләндем.

1941-1948 елларда укыган Галимҗанов Мөбарәк истәлекләре
Галимҗанов Мөбарәк 1933 елда Түнтәр авылында туа. 1941 елда Түнтәр җидееллык мәктәбенең беренче классына укырга керә. Беренче класстан 4 класска кадәр Галиева Бану апа укыта. Класста 13 укучы булалар. 5 класска Көшкәтбаш авылыннан да укучылар килеп укый башлый. Алгебра, немец теле фәннәреннән Сәмигуллина Рәйсә укыта. Класс җитәкчесе Михеева Сима, ул декрет ялына киткәч, Михеев Василий рус теле укытучысы була. Тарихтан Җәләева Миңлегөл, татар теленнән Мөхәммәтшина Сәйдә апа укыта. Мәктәп директоры Мөхәммәдъярова Рашидә була, завуч Җәмилә Ханова, математикадан укыта. Бергә тәмамлаган иптәшләреннән Хәкимҗанов Гафурҗан- хәрби авиация училищесын тәмамлый. Кадыйрова Марзия — Яңгул урта мәктәбендә укыта.
Мөбарәк абый: «Класста математика дәресләренә линейка, транспортир, бетергеч кебек әйберләр берничә кешегә бер генә иде. Дәресләрдән соң урманга чана тартып утынга йөри идек. Көз һәм яз көннәрендә, мәктәптән кайткач, зурлар янына колхозга эшкә чыга идек. Колхоздагы эшкә ярый торган ир-атларның күбесе сугышта булганлыктан, без хатын-кызлар белән беррәттән амбарда ашлык чистартуда, салам, печән ташуда катнаша идек. Урып-җыю вакытында басуда калган башакларны җыя идек. Яз көне болынга кәҗә сакалы, какы, кузгалак, балтырган җыярга йөри идек», — дип искә ала.
1948 елда 7 классны тәмамлаганнан соң, Галимҗанов Мөбәрәк Донбасс шахталарына эшкә китә. 1952 елда шуннан Совет Армиясе сафларына кабул ителә. Армия хезмәте 1952 елдан 1956 елга кадәр була, Белоруссиядә шофёр булып хезмәт итә. 1956 елдан Түнтәрдә 25 ел буе шофёр булып эшли, соңыннан колхозда атлар карый. Ә хәзерге вакытта лаеклы ялда.

1946-1986 елларда укыткан Михеев Василий Степанович һәм Михеева Серафима Михайловна истәлекләре.
Түнтәр җидееллык мәктәбендә без икебез бергәләп 1946-1956 елга кадәр эшләдек. Мин үзем НВП укытучысы булып билгеләнгән идем, ләкин ул фән 1946 елны бетерелде һәм без икебез дә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыттык. 1954 елны хезмәт фәне укытыла башлады. Укуга һәм укытуга таләпләр бик җитди иде, шуның өчен һәркем эшен намус белән башкарды. Сугыш арты еллары булганлыктан кара, дәфтәрләр юк иде. Шуңа күрә иске газета кырыйларына язалар иде. Язга чыккач, колхоз малларына иске, калган печәнне җыярга чыгаралар иде. Көз көне башак җыярга укучыларны алып чыга идек. Төшкә кадәр укытсак, төштән соң балалар белән эшләдек. Укытучыларның үзләренә урак белән урырга аерым җир бүлеп бирәләр иде. Урлауга каршы көрәш бик каты булды. 2 кг. ашлык урлаган өчен бер малайны судка бирделәр һәм ул балалар колониясендә утырып кайтты.
Василий Степанович 1962 елдан партия члены. Аңа бирелгән бүләкләр: Почет грамоталары: 1. КПСС райкомының район советы башкарма комитеты (1971ел), 2. ТАССР мәгариф министрлыгы, 3. Чепья урта мәктәбенең, 4.КПСС райкомының район советы башкарма комитеты, 5.Мәгариф эшчеләре профсоюзының Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан мәгариф министрлыгы. Василий Степановичның күкрәген 3 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 7 медаль бизи.
Серафима Михайловнаның күкрәгендә” Хезмәт ветераны”, “Намуслы хезмәт өчен“, “Җиңүнең 30 һәм 40 еллыгы” медальләре балкый.

1935-1940 елларда укыган Салихҗанов Нурислам истәлекләре
Мин үзем Түнтәр җидееллык мәктәбенә 1935 елда укырга кердем. Башлангыч классларда безне Разия апа Галләмова укытты. Югары классларда инде төрле фәннән төрле укытучы керде. Безнең заманда алгебра, физика, әдәбият, география укытылды инде.Ярлы заман булса да дәфтәр, каләм, кара бар иде. Мәктәптә барлык тырышлыкны укуга бирдек. Җәй көннәрендә колхозга булыштык, бәрәңге һәм башак җыярга йөрдек. Кыш көннәрендә класслар салкын, ягылмаган булса, иң беренче эш итеп урманнан утын алып кайта идек, аннан обедтан соң укый идек. Шулай да мәктәптән төпле белем алып чыктык. Мәктәптә укыганда пионер сафларына кабул ителдем. Бу минем күңелдә уелып калган иң зур вакыйга булды. 1941 елның маенда тормыш шартлары бик начарланып киткәч, колхозга тырмага малай булып эшкә кердем. Сугыш башланып киткәч бөтенләй укып булмады. Шулай итеп 6 класс белем белән мин колхозда эшли башладым. 1949-50 елларда тракторда эшли башладым. 1941 елда тырышып эшләгән өчен “За доблестный труд” медале белән, Бөек Җиңүнең 40 еллыгына юбилей медале белән, шулай ук В. И. Ленинның тууына 110 еллык юбилей медале белән, “Хезмәт ветераны“ медале белән бүләкләндем. Шулай ук тырыш хезмәтем өчен “Бишьеллык батыры”значогына лаек булдым. 1974 елда дәүләтебез мине “Почет билгесе” орденына лаек дип тапты. 1987 елда лаеклы ялга чыктым. 1988 елдан “Почетлы колхозчы” исеменә лаек булдым.

1945-1947 елларда укыткан Хәкимова Тайфә истәлекләре
Хәкимова Тайфә 1926 елда Смәел авылында туа.1945 елда 8 классны тәмамлап Казанда 8 айлык тарихчылар курсларында укып кайта. 1945-1947 елларда Түнтәр мәктәбендә башлангыч класслар укыта.Аннан соңгы вакытта колхозда эшли 10 бала анасы 1976 елдан лаеклы ялда.
Түнтәр мәктәбендә эшләгән еллардагы хезмәттәшләр-математика укытучысы Җәмилә Ханова, биология укытучысы Сания Андреева, тарихчы Зөфәр Гариповларны зур хөрмәт, олылау сүзләре белән искә ала. Тайфә апа: “Ил өчен никадәрле генә авыр еллар булмасын, барыбер укучыларның төп эше уку иде,- ди ул- ләкин сугыш уку белән беррәттән балаларга зур эшләр дә йөкләде. Эшләрнең авырлыгы түгел, матур ягы истә кала бит. Җәйге чорда малайларның кул арасына керә башлаулары белән горурланып атта эшләүләре, кызларның уйнап-көлеп, җырлап көлтә бәйләве истә калган. Көз көне мәктәп белән башак җыярга чыга идек. Кыш көне дә эш күп була иде, укучыларга читәннәр белән кар тоту эшләре дисезме, көл җыю дисезме…
Кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнеп, эшләгәннең нәтиҗәсен күреп үсте сугыш чоры балалары,” — ди Тайфә апа.

1955-1963 елларда укыган Кашапова Рузилә истәлекләре
Кашапова Рузилә Кашаповна 1955-1963елларда Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Ә бишенче класста ул Көшкәтбашында укый. Анда директор булып ул вакытта Бикбаев Марат эшли. 6-7-8нче классларда укыганда Кашапова Рузилә дружина советы председателе булып эшли, бик актив пионер була, җәмәгать эшләрендә башлап йөри. Пионер эшенә аны пионервожатый Сибгатуллина Мәгъмүрә өйрәтә. Аның бу вакытта иң якын дуслары — Заһертдинова Тәскирә, Якупова Кафия, Мәгъсүмов Рәкыйп, Шәйхетдинов Тәбрис. Түнтәр мәктәбендә бу елларда директор булып Гыйләҗев Рәкыйп эшли. Укытучылар Һидият Шакиров, Надежда Степановна, Сафина Лира балаларга төпле белем бирүдә зур тырышлыкларын куеп эшлиләр.
Кашапова Рүзилә 1966елда Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Ә 1966-1968 елларда Түнтәр клубы мөдире булып эшли. Шул ук вакытта колхоз комсомол оешмасы секретаре булып эшли. Ә 1968-1969елларда Түнтәр фермасында сыер савучы булып эшли. 1969елда аңа зур һәм җаваплы эш йөклиләр: ул Урта Көшкәт авыл советы председателе булып эшли башлый. 1974елга кадәр комсомол оешмасы секретаре вазифасын да үти.
1974елда Кашапова Рузиләнең тормышында зур вакыйга була. Аның 9нчы чакырылыш СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтәләр һәм сайлыйлар. 1977елда ул СССР Конституциясен кабул итүдә катнаша. 1975,1977,1978 елларда аңа “Социалистик ярышта җиңүче“ дигән мактаулы исем бирелә.
1980 елда Кашапова Рузилә Татарстан делегациясе составында, Татарстанның 60 еллыгына багышланган, Мәскәүдә үткән атналыкта катнаша. Анда аңа СССР Белем җәмгыяте идарәсе председателе, академик Басов хезмәт ияләре тәрбияләүдә уңышларга ирешкән өчен Почет грамотасы тапшыра.
1978 елда ул СССР укытучылар съездында катнаша. Съездга аның белән бергә Яңгул урта мәктәбе укытучысы Мәсхүдә Хәлилова бара. Шушы вакыт эчендә Кашапова Рүзилә 5 тапкыр КПСС райкомы члены булып сайлана, үз эшен намус белән башкара. 1977 елда ул Бөек Октябрьнең 60 еллыгына багышланган тантаналы утырышта катнаша.
Урта Көшкәт авыл советында, Кашапова Рузилә эшләгән чорда күп кенә уңай үзгәрешләр булды. Түнтәр урта мәктәбе, типовой кибет, Урта Көшкәттә культура йорты төзелде. Авыл советы күп төр планнарны вакытында үтәп килде. 1988елда авыл советы, 1987елгы культура-спорт эш нәтиҗәләре буенча өлкәсендә Күчмә Вымпел белән бүләкләнде.

1930-1936 елларда укыган Хәкимов Салих истәлекләре
Хәкимов Салих Түнтәр авылында 1921елда туган, 1930елда Түнтәр 7-еллык мәктәбенә укырга керә. 1936елда 5нче классны тәмамлагач, 6 класста укыганда, әтисе янына ат белән эшләргә керә. 1941ел башында ул Кызыл Армиягә алына һәм 1942елның язында сугышка керә. Өченче Белорус фронтында сугыша. Ржёв, Витебск, Харьков шәһәрләрен алуда катнаша. 1945елны Кенесберг крепостен алганда каты яралана. Шулай итеп, пулемет расчеты командиры сержант Хәкимов башта Каунас, аннан Казан госпиталендә дәвалана. 5-8 ай дәваланганнан соң, туган авылына әйләнеп кайта. Фронттагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, Батырлык өчен, Германияне җиңгән өчен медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул колхозда председатель ярдәмчесе булып эшли башлый. 25 ел колхозда эшләп, 1969елда пенсиягә чыга.
Укыган еллары турында: “Һәр класста 20ләп бала укыды,- дип искә ала Салих абый. — Бер класста төрле яшьтәге балалар укый иде. Укытучыларыбыз Исхаков Габделхак, Чернов, мәктәп директоры Сафин һәм башкалар безгә төпле белем, тәрбия бирергә тырыштылар. Мине укыткан күп кенә укытучылар Бөек Ватан сугышы башлануга яу кырына китте һәм аларның бик азы гына әйләнеп кайта алды.”

1931-35 елларда укыган Зарипов Гариф һәм 1953-55 елларда укыткан Зарипова Факия истәлекләре
Факия апа 1922 елда Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек авылында туган. 1938 елда 7нче классны тәмамлаганнан coң Мари АССР Бәрәңге районына педучилищега укырга барып керә. 1941 елда 7нче классны тәмамлап Малмыж районының Татар Күнбашы авылында балалар укыта башлый. 1944 елда туган авылына кайта һәм анда 1946 елның ноябренә кадәр эшли. 1946 елда Пыжмарага килә һәм 1950 елга кадәр мәктәптә укыта. 1950 елда ире Гарифны Субашка авыл советы председателе итеп кую сәбәпле, шунда күченәләр. 1953 елда Гариф абыйны Түнтәргә колхоз председателе итеп билгелиләр һәм алар гаиләләре белән шунда күченәләр. Мәктәп җидееллык була. Факия апа татар теленнән укыта. Мәктәп директоры булып Мөхәммәтшина Сәйдә апа эшли. Зәкиев Фаил, Йосыпов Рашат, Михеев Василий һәм Серафима, Галиева Бану, Хөсәенова Миңнегөлләр укыта. “Укытучылар авыл халкы алдында еш чыгыш ясый идек. Бәйрәмнәрдә авыл яшьләрен концерт-театрлар куярга оештырып йөрүдә дә һәрвакыт укытучылар була иде. Укучылар да концерт куюларда бик теләп катнаша иделәр. Пионер, комсомол оешмасы бик көчле иде”, — дип искә ала Факия апа.
Гариф абый 1931 елда Түнтәр мәктәбенә 5нче сыйныфка укырга килә. “Торуыбыз Дәмулланың аскы өендә иде. Мәктәптән кайткач, дежурный мичкә ягып, бүлмәне җыештыра. Мичне томалаганнан соң, һәрберебез кечкенә генә чуенга салып аш пешерергә куя идек. Аннары төрле түгәрәкләргә йөри идек. Мәктәптә Алласызлар түгәрәге, тегү-чигү, физкультура түгәрәкләре эшли иде. Комсомол оешмасы бик көчле иде, җитәкчесе — Йосыпов Гәрәй. Шул елны колхозга беренче трактор кайтты. Авылның яше-карты аны карарга җыелган иде. Без, малайлар, трактор артыннан ашауларны да онытып чабып йөрдек. Бик күңелле чаклар иде”, — дип искә ала Гариф абый Түнтәрдә укыган елларын.

1932-1937 елларда укыган Хисамова Асия истәлекләре
Хисамова Асия 1932-37 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә укый. 8-9-10 классларда укуын Яңгул һәм Балтач урта мәктәпләрендә дәвам иттерә. Мәктәп елларында аның иң якын дуслары Вәлиева Фагыйлә, Гозәерова Фирдәвесләр була. Бу чорда мәктәптә директор булып Сафин дигән кеше, ә аннан соң Вәлиев Гата эшли. Иң истә калган укычылары Черняева, Юрьев, ирле-хатынлы Исхаковлар, Гариповлар, ике бертуган Шәйхетдиновлар. Хисамова Асия мәктәптә бик актив укучы була, җәмәгать эшләрендә башлап йөри.
Класста староста, мәктәп күләмендә учком члены булып эшли. Концертлар куюда актив катнаша. Укытучы Юрьев аларны биергә өйрәтә. 10 классны тәмамлагач Хисамова Асияны укытучылык эшенә җибәрәләр. Ул 1943-44 елларда Дорга башлангыч мәктәбендә, 1944-1945 елларда Субаш башлангыч мәктәбендә укыта. Ә Чулпан дигән авылда башлангыч классларда 2 ел эшли. Эшен яратып башкара. 1947 елны ул Түнтәргә кайта һәм 7 ел клуб мөдире булып эшли. Шушы ук вакытта колхозның комсомол оешмасының секретаре вазифасын башкара. Комсомоллар белән һәр атнада субботниклар оештыра, бергәләп театр-концертлар белән еш чыгыш ясыйлар. Хисамова Асия агитатор булып та эшли, колхозчылар, трактористлар янына еш йөри.
1961 елдан башлап ул колхозның күп төрле тармакларында эшли. 1958 елда аны партия сафларына кабул итәләр. Пенсиягә чыккач та, ул колхозны ташламый, әле күп еллар агитатор булып эшли. 1981 елны Хисамова Асияны хөкүмәтебез зур бүләк белән «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкли.

1933-1940 елларда укыган Мифтахова Фәридә истәлекләре
Фәридә апа 31 ел башлангыч мәктәп укытучысы булып Балтач районынының төрле мәктәпләрендә эшләгән: Шодада, Көектә, Доргада, Субашта… Комсомол секретаре, уку йорты мөдире (китапханәче) һөнәрләре дә яхшы таныш аңа. 1950 елда читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлаган.
«10 яшемдә укырга кердем. Класста миннән кечерәкләр дә, зурраклар да бар иде. 4 классны бетергәч имтихан бирдек. Гомумән, ул чакта 4-7 классларда имтиханнар бирү бар иде.
Мәктәптә укыганда әдәбият түгәрәгенә йөрдем. Берничә шигырь дә язган идем.Хәзер инде алар сакланмаган. Шул түгәрәкне оештыручы, татар теле укытучысы Әминә Фәхретдинованы гел рәхмәт сүзләре белән искә алам,» — дип сөйли ул.
Фәридә апа укыган елларында класстан тыш эшләрдә катнашуы, класста староста булып эшләве, түбән классларның вожатые булганлыгы турында да сагынып, яратып сөйли. «7 класста укыганда мәктәпнең комсомол секретаре, тарих, география укытучысы Шәйхетдинов Шәйхелислам абый безне Чепьяга комсомолга керергә алып барды. Шуннан соң инде без комсомол тормышына актив катнаша башладык. Комсомол оешмасы укытучылар белән укучыларныкы уртак, комсомол җыелышлары да бергә үтә иде. Бер вакыт Хәбиб исемле укытучының тәртибен, үзенең укучысы белән дуслашып йөргән өчен, җыелышка куеп тикшерделәр. Ә кыз мәктәпне тәмамлагач, алар өйләнештеләр. Хәбиб абый инде мәрхүм,ә хатыны исән әле. Мәктәптә укыганда безне, 3 укучыны ройон комсомол конференциясенә делегат итеп сайладылар,» — дип искә ала Фәридә апа.

1945-1952 елларда укыган Вәлиуллин Тәлгать истәлекләpе
Вәлиуллин Тәлгать 1937елны Түнтәp авылында туган. 1945ел. Сугыш беткән авыp еллаp. Шул елны Вәлиуллин Тәлгать абый беренче класска укыpга кеpә. 1952елда җиде класс бетеpгән. Беpенче укытучысы Галиева Бану апа була. Вәлиуллин Тәлгать абый укыган еллаpда мәктәптә Гыйләҗев Рәкыйп, Юсупов Pашат абыйлаp, Мөхәммәдьяpова Рашидә апалар укыткан. 1952елны, җиде классны бетергәч, колхоз көтүендә көтү көтә. 1957-1959 еллаpда Кызыл Аpмия сафлаpында хезмәт итә. Аpмиядән кайткач, беpничә ай Чепьяда тpактоpчылаp әзеpләү куpслаpында укый. 1960 елның апpель айлаpында тpактоpда эшли башлый һәм хәзеpге көндә лаеклы ялда. 28 ел эшләү дәверендә ул бары тик бер генә тапкыp тpактоp алмаштыpа. Яхшы эшләгәне өчен Тәлгать абыйны хөкүмәтебез югаpы бәяли. 1970 елда В.И.Ленинның 100еллыгы юбилей медале белән бүләкләнә. 1976елда Хезмәт Кызыл Байpагы оpдены белән бүләклиләp. 1986 елда аңа «ТАССPның атказанган механизатоpы» исеме биpелә.
  • 0
  • 22 сентября 2010, 15:18
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.