Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

Интесив технологияләр кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Яшь буынны гүзәл, эчке һәм тышкы яктан матур, гармонияле, бай рухлы кеше итеп тәрбияләү — әдәбият укытучысының төп бурычы. Һәр укучы хис омтылышларын, үз фикерләрен логик эзлеклелектә әйтә белергә тиеш. Укучы җирдәге гап-гади матурлыкны да, ямьсезлекне дә, кешеләрдәге уңай һәм тискәре сыйфатларны да күңел күзе белән күрергә, аңа бәя бирә белергә тиеш.
Татар әдәбиятыннан бәйләнешле сөләй телен үстерү дәресләре әнә шул бурычларны хәл итүдә мөһим урын алып торалар.
Ана телен укыту программасында бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә билгеле күләмдә вакыт бирелә. Бу дәресләрне файдалы һәм нәтиҗәле итеп уздыру әдәбият укытучысыннан күп нәрсәләрне таләп итә. Беренчедән, ул әзерлекле, белемле булырга тиеш булса, икенчедән, үзе гүзәллек тудыра белергә, иҗат итәргә сәләтле булып, укучыларда шундый ук сыйфатлар тәрбияләргә тиеш.
Балаларның хис-кичерешләренә йогынты ясау җиңел түгел. Ул тирән уйланылып, эзлекле оештырылганда гына хәл ителә ала. Шуңа күрә мин укучыларның сөйләм телен үстерүгә зур әһәмият бирәм. Иң беренче бурычым – балаларны сөйләргә өйрәтү. Укучы гап-гади нәрсәләрне дә аһәңле, матур итеп сөйли белергә тиеш. Тыңлаучылар аның сөйләменнән ләззәт алырлык, язмаларын укып куанырлык булсын. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә төп максатым әнә шуларга юнәлтелгән.
Сочинение язу алдыннан, аңа әзерлек уздыру бик әһәмиятле. Гап – гади теманы алыйк. “Минем әни”. Әниләр бәйрәме алдыннан ел саен, һәр сыйныфта булуга карамастан, бер үк җөмләләр. “Минем әниемнең исеме Гөлназ. Ул сыер савучы булып эшли. Әнием бик матур, эшчән. Безгә ашлар пешерә”. Укучыларның әйтәсе килгән фикере дә шушы җөмләләргә сыеп бетә диярлек. Ләкин укучыга “Минем әнием” дигән темага сочинение язарга кушканчы, дәрес – сөйләшү уздырсаң, күп мәртәбә отышлы булачак. Мондый дәресләрне укытучы тәкъдим иткән һәм план нигезендә алып бару уңалы. Дәреснең башыннан алып ахырына кадәр укучылар бирелгән теманы ачу өчен, план буенча сөйләшү алып баралар. Сөйләшүләр барышында видеоязмалар куллану, музыка, җыр тыңлау, дәрескә җанлылык кертеп җибәрә. Мәсәлән, туган авыл турында сочинение язарга әзерлек дәресләрендә авыл табигате, урманнары, чишмәләре, болын-кырлары төшерелгән видеоязма күрсәтү – гади авыл гына түгел, ә искиткеч матур туган авыл турында җанлы сөйләшү тудыра. Бер үк вакытта туган авыл өчен горурлык хисләре дә уяна.
Бәйләнешле сөйләм теле дәресләрен гел бертөрле сөйләшүләр, фикер алышулар белән генә алып бару да укучыларны ялыктырырга мөмкин. Шуның өчен дәрес төрләрен әледән әле үзгәртеп тору, яңалыклар кертү бик әһәмиятле. Дәрескә авылның төрле буын, төрле тармак кешеләрен чакыру, аларны да шушы сөйләшүләргә катнаштырып, фикерләрен тыңлау укучыларның теге яки бу тема буенча белемнәрен тирәнәйтә.
Язучылар, шагыйрьләр иҗаты буенча сочинение язу укучылар өчен аеруча кыенлык тудыра. Укытучы нинди тема бирсә дә, укучылар үзләренең язмаларында язучының биографиясен яки әсәрнең эчтәлеген сөйләү белән чикләнәләр. Шуңы күрә мондый темаларга сочинение әзерләнү дәресләрен үткәрү әдәбият укытучысыннан зур иҗади осталык таләп итә. Кайбер дәресләрдә язучы итеп дәрескә берәр укучыны әзерләп, интервью үткәрү кызысыну уята, кайберләрендә теманы ачардай тестлар әзерләү отышлы.
Алдан әйтеп үткәнчә, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре өчен алдан план төзү дә бик уңышлы. Планның һәрбер пункты буенча эңгәмә алып барылганнан соң, нәтиҗә ясау мөһим. Нәтиҗәләр ясаганда, татар халкының мәкаль, әйтемнәреннән, халык җырларыннан файдаланырга була. Дөрес барышында ясалган һәрбер нәтиҗә, тикшерелгән һәрбер өзек, шигырь балаларның дәфтәрләренә язылып барыла. Ул сочинениене билгеле бер тәртиптә, эзлеклелектә язарга ярдәм итәчәк. Әнә шундый эшләр оештырылганда, укучыларга сочинение язу авыр йөк булмас. Алар аны коры, гомуми җөмләләр белән түгел, ә җанлы тел, кайнар хисләр белән иҗат шатлыгы кичереп язачаклар. Мондый эштән соң укучыларның язмаларында үзенең эш нәтиҗәсен күреп, укытучы үзе дә куаныр.

ТЕМА: Гомернең асылын аңлагыз.
МАКСАТ:
1. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, баету, уйларга өйрәтү.
2. “Гомер” төшенчәсенә аңлатма бирү, яшәү мәгънәсенең асылына төшендерү.
3.Һәр укучыда үзенә насыйп гомерен ихлас уздыру теләге һәм омтылышы уяту.
Җиһазлау: М. Җәлил, Ф. Кәрим портретлары, аларны шигырьләреннән алынган өзекләр, магнитофон, Зөлфәткә багышланган стенд.
Китап күргәзмәсе: Ф. Яруллин, Г. Сәгыйров, Н. Островский.
ДӘРЕС ПЛАНЫ.
1.Уңай психологик халәт тудыру.
Магнитофонда “Юкка түгел, юкка түгелдер “җыры яңгырый (курайда).
— Хәерле көн, кадерле балалар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга, бу җирдә яшәүгә омтылыш, теләк артты. Әти-әниләребезнең, туганнарыбызның исән-сау булуларына, сөекле туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек. Әнә шундый изге теләк-омтылышлар, сөенеч, шатлыклар белән яңа иҗат дәресебезне башлап җибәрик.
2.Уку мәсьәләсен кую.
— Укучылар, бүгенге дәресебез гадәти дәрес түгел. Бүген бу дәрестә, безнең белән бергәләп, газиз туган җиребезне саклап, ут-суны кичкән, үлем белән күзгә-күз очрашкан Бөек Ватан сугышы ветераннары Апанаев Евгений һәм Кондратьев Александр абыйлар да катнашачак.
— Ә ни өчен соң әле дәресне Рим Хәсәновның Н. Нәҗми сүзләренә язылган “Юкка түгел, юкка түгелдер “ җыры белән башлап җибәрдек? Чөнки дәресебезнең темасы “Гомернең асылын аңлагыз” дип атала.
Дәрескә эпиграф итеп, Р. Кутуйның “Яшим, минемтавышым да Кирәк, димәк, бу дөньяда “ -дигән сүзләрен алыйк
Әйе, кеше дөньяга яшәү өчен килә. Бу дөньяга килгән икән, димәк, ул яшәргә тиеш. Ә күпме яшәргә, ничек яшәргә? Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Гомернең асылы нәрсәдә?
Бүген без әнә шул сорауларга җавап бирербез.
3.Уку мәсьәләсен чишү.
--Укучылар, әйдәгез әле гап-гади сорауга җавап биреп карыйк. Нәрсә соң ул гомер?
--Гомер – кешенең туганнан алып үлгәнчегә кадәрге чоры. Гомер бала бишегеннән башлана.
--Ә гомер кешегә тигез бүленәме?
--Юк, берәүләр бик яшьли үлеп китә. Аларны бик кыска гомерле булды диләр. Ә кайберәүләр картайганчы яшиләр. Болары – озын гомерле кешеләр.
— Озын гомерле кешеләргә мисал итеп, кемнәрне китерә аласыз?
— Г.Бәширов, Ә.Еники, Н.Исәнбәт һ.б.
— Ә үзегезнең якыннарыгыз арасында шундый озын гомерле кешеләр бармы?
(Мисаллар китерү).
— Укучылар, нинди кешеләр хакында кыска гомерле булды диләр.
— Аз яшәгән кешеләр. Димәк, вакытсыз үлгән кешеләр.
— Нәрсә соң ул үлем?
— Үлем – кеше гомеренең бетүе.
— Мәгънәле яки мәгънәсез үлем, диләр. Сез моны ничек аңлыйсыз?
— Мәгънәсез үлем –үз-үзенә кул салган, зарарлы гадәтләрдән (наркотик, тәмәке, исерткеч эчемлекләр) үлгән кешеләр. Мәгънәле үлем туган ил өчен яки озын гомер яшәп, үзеннән соң матур эшләр калдырган, балалар үстергән кешеләр хакында да әйтәләр.
--Укучылар, сезнең җавапларны, фикерләрне тыңладык. Ә менә тормышның ачысын — төчесен татыган, күпне күргән абыйлар бу хакта ничегрәк уйлыйлар икән?
Ветераннар фикерен тыңлау, нәтиҗә ясау.
--Укучылар, кыска гомер яшәп тә, үзеннән соң матур эшләр калдырган, исемен үлмәс җырга әйләндергән кешеләр була. Шундыйларга мисал итеп, кемнәрне китерергә була?
— Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш, Г.Кутуй, Ф.Кәрим һ. б.
— Муса Җәлилне алыйк. Бары 38 ел яшәгән, ләкин исеме җырларга кергән бөек шагыйрь. Үзенең ннди шигырьләрендә яшәү һәм үлем турында сөйли?
Бер укучы “Кичер, илем“ шигырен сөйли.
— Укучылар, шагыйрьнең түбәндәге шигырь юлларына игътибар итик әле.
Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.
Шигырь 1942 нче елда язылган. Шагыйрьнең йөрәге теткәләнә, күңеле телгәләнә. Үлемем мәгънәсез үлем була, ди. Ни өчен?
--Чөнки ул әсирлектә. Ватан өчен кулына корал тотып көрәшә алмый һ.б.
— Ә хәзер менә бу юлларны укып карыйк әле.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас,
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
Үлем диеп әйтеп буламы соң,
Җиңеп үлгән мондый үлемне?
“Ышанма”, 1943 нче ел.
— Ни өчен шагыйрь үз үлемен җырга әйләндерә? Ни өчен икенче төрле уйлый башлаган икән?
— Чөнки чәнечкеле тимерчыбык эчендә дә әле ул файдалы яшәргә, яшәүне мәгънәлерәк итәргә мөмкин икәнен аңлый һәм раслый. Яшерен оешма төзи. Язган җырлары фашистларның баш очында бомба булып ярыла.
1943 нче елда белорус партизаннарына каршы җибәрелгән татар әсирләренең бер батальоны баш күтәрә, фашист офицерларын кырып, партизаннарга барып кушыла һ.б.
— Укучылар, үлемгә буйсынмас җырлардан тагын ниндиләрне беләсез?
“Җырларым“ (М.Җәлил), “Ватаным өчен“(Ф.Кәрим), “Сөйләр сүзләр бик күп алар“ (Ф.Кәрим) шигырьләрен яттан сөйләү.
--Укучылар, менә без сезнең белән берничә шигырь тыңлап киттек. М.Җәлил: “Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып,“- ди. Ә Ф.Кәрим: “Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе.
Бөек җыр ул, бөек Ватан өчен,
Сугыш кырларында үлүе,“ -ди.
Ничек уйлыйсыз, аларның үләселәре килгәнме?
— М.Җәлилнең үзенең сүзләре белән җавап бирик. “Без үлемнән курыкмыйбыз дип әйтәбез икән, бу без яшәргә теләмибез дигән сүз түгел. Һич алай түгел. Без тормышны яратабыз, яшәргә телибез һәм шуңа күрә дә үлемгә җирәнеп карыйбыз. Әгәр дә синең үлемең кирәк икән (Ватан өчен сугышта), һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу данлы үлем… утыз-кырык еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән… мин иртә һәлак булдым дип кайгырырга сәбәп юк.“
— Ә Фатих Кәрим үлем һәм яшәү төшенчәләрен капма-каршы куя. Барыбыз да озак һәм бәхетле яшәргә тели. Ләкин үлем — аяусыз. Күпме яшәсә дә, аннан котылып калган кеше юк. Шагыйрь дөньяда якты кояш, барлык гүзәллекләр, чәчәкләр, балалар кала, ди, әмма Ватан өчен үлемне бөек җырга тиңли.
— Әлбәттә, һәркемнең яшисе килә, якты дөньяны калдырып китү һәркемгә авыр. М. Җәлил дә, мәсәлән, исән кала алыр иде. Ни хисабына? Әйе, намусын сату бәрабәренә. Ләкин Җәлил яшәү кебек иң гүзәл нәрсәнең дә бизгәк тоттырырлык ямьсез яклары булуына төшенә. Кеше исән калу өчен намусын сатарга тиеш булганда, яшәү үзенең гүзәл мәгънәсен югалта, андый очракта горур рәвештә үлү гүзәлрәк була.
— Хөрмәтле ветеран абыйлар, сез дә шул дәһшәт эчендә йөргәнсез.Үлем һәр адымда сезне сагалап торган. Шундый чакларда нинди хисләр кичердегез? Яшисе килү тойгысы көчле идеме?
Ветераннар җавабы.
— Укучылар, барлык сөйләгәннәрдән чыгып, бергәләп нәтиҗә ясыйк әле. Мәкальләр, шигырь юлларын файдаланырга мөмкин.
Нәтиҗә: “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда“. М. Җәлил.
Нәтиҗә дәфтәрләргә языла. (Укучылар язганда, магнитофоннан курайда “Юкка түгел, юкка түгелдер” көе яңгырый).
— Ә хәзер, укучылар, үзебезнең көннәргә кайтыйк та сүзебезне якташ шагыйребез Зөлфәт сүзләре белән дәвам итик.
Ихлас узсын безгә насыйп гомер,
Булса да ул мең-мең газаплы, — ди шагыйрь. Сез бу юлларны ничек аңлыйсыз?
— Һәркемнең тулы гомере – аңа насыйп гомер.
Ул ихлас узарга тиеш.
— Кеше үз гомерендә бик күп юл чатларына килеп чыга. Әкиятләрдәге шикелле берсендә — бәхетсезлек, үлем, икенчесендә — бәхет дип язылмаган. Ә шулай да кайсыннан китсә, кая барып чыгачагын һәр кеше аңларга тиеш.
— Кеше дигән бөек исемне йөртәсең икән, үзең сайлаган юлның авыр, чытырманлы булуын белсәң дә борылма. Ешкынлыклар битләреңне тырный, сазлыклар тәнеңне пычрата, үрләр хәлеңне бетерә, ә син аның саен үҗәтлән, ләкин җан гына саклама, яшә, дөрләп яшә.
— Бу сүзләрне дәвам итеп, Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала“ әсәреннән өзек китерәсе килә. “Язмыш синең тез астына китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә — асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә — яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса — чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә — орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек“.
Әйе, Ф.Яруллинның тормыш девизы әнә шундый. Гомернең ахырына кадәр урын өстендә кадакланган язучы,өметсезлеккә бирелмичә, үзенең яшәвен мәгънәле, кешеләргә файдалы итәргә көч таба. Тап-таза, сәламәт кешеләргә яшәү үрнәге бирә. Күпләрне көнләштерерлек итеп яши.
Укучылар, Ф.Яруллин кебек тормышның кырыс сынауларына сыгылмыйча, корыч ихтыярлы булып калган, тормышка, матурлыкка мәхәббәтен сүндермичә, чын мәгънәсендә яшәгән кешеләребез бар безнең. Шундыйлардан кемнәрне атый аласыз?
— Гакыйл Сәгыйров. Хәрәкәтсез ята (тумыштан). Каләмне тешләренә кыстырып иҗат итүче шагыйрь. Рәсемнәр дә ясый.
Тормыш агай алып күкрәгемнән
Бирсә бирде минем кирәкне,
Һаман саен һәрбер матурлыкка
Сизгеррәк итте йөрәкне.
Укытучы Г. Сәгыйровның “Тормыш җиле“ китабын һәм рәсемнәрен күрсәтә. Аның тормышка, матурлыкка гашыйк шагыйрь икәнлеге әйтелә.
В. Распутинның “Живи и помни“, “Үлемгә үч итеп“ (В.Титов) китаплары буенча фикер алышу.
4. Өй эш бирү. Сочинение язарга.
5. Рефлексив ймгаклау.

Тема: Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә.
Максат:
1.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү; хис–омтылышларын, үз фикерләрен логик эзлеклелектә дәлилләп әйтә белүләренә ирешү; сочинение язарга әзерләү.
2.“Мәхәббәт“ төшенчәсенә аңлатма бирү.
3.Укучыларда итәгатьлелек, сафлык, матурлыкны күрә белү сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: Китап күргәзмәсе: “Таһир-Зөһрә,” “Кыйссай Йосыф”,
Харәзми “Мәхәббәтнамә“, Ф. Латыйфи “Хыянәт” Ф.Садриев “Адәм әүлиясе”, Дәрдемәнд, Г.Кандалый шигырьләре.
Видеокассета, аудиокассета.
ДӘРЕС ПЛАНЫ.
1.Уңай психологик халәт тудыру.
“Яратыгыз “җырын тыңлау.
2.Алган белемнәрне актуальләштерү.
— Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы – мәхәббәт. Шул тема буенча кемнәр нәрсә алып килде?
(Укучылар алып килгән китаплар, шигырьләр, мәкальләр буенча фикер алышу).
3.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
— Дәресебезгә эпиграф итеп, Харәзминең “Мәхәббәтнамә” әсәреннән түбәндәге юлларны алыйк.
Ике якты көһәр галәмгә биргән,
Мәхәббәт гәнҗени адәмгә биргән.
Дәреснең темасын ачу өчен план төзик.
1.Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә.
2.Һәрбер йөрәк аны яңарта.
Дәреснең темасы, эпиграф, план дәфтәрләргә язып куела. Укучылар язганда, магнитофон кушыла, курайда татар халык көе “Зәңгәр төймәм” башкарыла.
— Укучылар, әйдәгез әле бер генә мизгелгә хыял дөньясына чумыйк. Күзләрне йомдык. Сезнең каршыгызда ямь-яшел болын. Болын аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Чәчәкләр арасында күплеге белән дә, матурлыгы белән дә ап-ак ромашкалар аерылып тора. Болын ямь-яшел урман буена урнашкан, янында гына челтерәп саф сулы чишмә ага.
Менә ап-ак күлмәк кигән, озын чәчләрен тәкыя белән үргән кыз үзе кебек үк чибәр, асыл егет белән җитәкләшеп, болын буйлап килә. Икесе дә шат, бәхетле, йөзләрендә нур балкый. Мәхәббәтнең рәсемен ясарга дисәләр, мин әнә шулай ясар идем.
— Ә сез мәхәббәтне ничегрәк итеп ясар идегез?
Укучыларның фикерләрен тыңлау.
— Димәк, нәрсә ул мәхәббәт? — дигән сорауга беренче җавапны биреп, нәтиҗә ясыйк.
1 нче нәтиҗә. Мәхәббәт ул – аллы-гөлле чәчәкләргә һәм кошлар моңына күмелгән болыннарга тиң матурлык, гүзәллек.
2 нче нәтиҗә. Мәхәббәт ул – саф чишмәләргә тиң эчкерсез дуслык.
Ике нәтиҗә дә дәфтәрләргә язып куела.
— Укучылар, әлбәттә, нәтиҗәләребез бик гади, эчкерсез. Мәхәббәттә дә без күз алдына китергән кыз белән егет шулай бәхетле булып, гомер ахырына кадәр матур болын буйлап барсалар, яшәү бик җиңел булыр иде. Икенче яктан караганда, алай гына булганда, тормыш кызыксыз булыр иде кебек.
Әйдәгез ерак сәяхәткә китик. Болын буйлап барган кыз белән егетне легендаларга кергән, җырларда җырланган мәхәббәт парларына әйләндерик. Дөнья әдәбияты кайнар мәхәббәт юлында күп җәфалар чиккән, хәтта үзләрен корбан иткән каһарман образларын күп белә. Мондый мәхәббәт парларыннан кемнәрне беләсез?
— Урта гасыр немец әдәбиятыннан Изольда белән Тристон;
— Инглиз әдәбиятында Ромео белән Джульетта;
— Шәрык дөньясында Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүн, Сәйфелмөлек вә Бәдыйгылҗамал, Сөһәйл вә Гөлдерсен.
— Шуларның берничәсенә тукталып китик. Дәресебезнең беренче, икенче нәтиҗәләрен дөрес ясадыкмы? Шуны исбатлыйк.
Без китергән мәхәббәт парларында матурлык, гүзәллек, эчкерсез саф дуслык бармы?
(Укучылар китаплар буенча эшлиләр).
— Әйе, 40 ел буена үзенең мәхәббәтен көтеп яшәгән Зөләйха белән 40 ел буена кешеләргә авырлык китерүдән куркып, мәхәббәт хисләрен яшереп яши алган Йосыфның мәхәббәтен олы хәрефләр белән матурлыкка, гүзәллеккә тиңләү ,әлбәттә, хата булмас.
--Туганчы ук бер-берсенә ярәштерелгән, бергә уйнап, бергә укып үскән Таһир-Зөһрәнең бернинди көч тә, хәтта үлем дә сүндерә алмый торган көчле мәхәббәтен ничек матурлыкка тиңләмисең!
— Рәсеменә карап ,үлеп гашыйк булган һәм шул кызны табу өчен бөтен көчен куйган Сәйфелмөлек белән Бәдыйгылҗамал мәхәббәте дә сокландыргыч.
Укытучы. Димәк, укучылар, безнең нәтиҗәләребез дөрес. Бу бөек хисне уятучы да матурлык икән.Яраткан, ярата белгән кеше дә матур була. Матур гына түгел, ул гадәттән тыш матурлыкка ия .Әйдәгез әле шушы фикерне исбатлыйк.
(Укучылар китаплар буенча эшлиләр).
— Мисалга Йосыф, Зөләйха образларын алыйк. Автор сүрәтләвендә аларның йөзләре – якты кояш, тулган ай, буй-сыннары – талчыбык, иреннәре яки сүзләре – бал-шикәр, ә тешләре энҗе белән чагыштырыла. Мондый чагыштырулар алга таба Г.Кандалыйда, Дәрдемәндтә дә очрый
Укытучы. Шул юлларны табыйк әле.
— Менә Г.Кандалыйның “ Фәрхинур” шигыреннән өзек китерик.
Тулган ай дик йөзең матур икәндер,
Ике битең кояш дик нур икәндер.
— Минем Дәрдемәнднең “Рәсем” шигыреннән мисал китерәсем килә.
Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан,
Биткәеңнең иң очында миң яраткан.
Саклар өчен зифа буен яман күздән,
Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан.
— С.Сарайны да “Сөһәйл вә Гөлдерсен”дә гадәти матурлык кына канәгатьләндерми. Ул гадәттән тыш матурлыкка ия булсын. Сөһәйлне “гөлгә“ тиңли, ә Гөлдерсен сокландыргыч матурлыгы гөл йөзеннән дә артык. Пәри кызы белән чагыштырыла.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле өченче нәтиҗәне ясыйк.
3 нче нәтиҗә. Мәхәббәт ул – бер-береңне гадәттән тыш матур итеп күрү.Ул-кешеләрне дулкынландыра, дәртләндерә, күтәренке рух бирә торган ялкынлы хис. (Нәтиҗәләр дәфтәрләргә языла. Музыка куела.)
Укытучы. Бер-береңне шашып яратуны бәхет диләр. Сез ничек уйлыйсыз?
— Минемчә, ике яклы мәхәббәт чынлап та бәхетледер. Мәсәлән, күп газаплар аша үтсәләр дә, Йосыф белән Зөләйханы бәхетле парларга кертәм. Чөнки алар кавышып, бергәләп гомер кичерәләр. Мәхәббәтләренең дәвамы булып, балалары үсеп килә.
— Минемчә, һәрвакыт бәхетле булалар дип әйтү дөреслеккә туры килми.Таһир, Зөһрә, Сөһәйл-Гөлдерсен мәхәббәтләренең ахыры бик кызганыч һәм үкенечле. Бер-берләрен шашып яраткан бу парлар кавыша алмыйлар, гомерләре үлем белән тәмамлана.
— Бер кешегә дә бәхет үзеннән үзе генә килми. Мәхәббәттә дә бәхет өчен көрәшергә кирәк.
Укытучы. Иптәшегезнең фикеренә кушыласызмы?
— Әйе. Бәхет өчен, мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк. Тормыш бит ул чәчәкле болын гына түгел, гел тигезлекләрдән генә тормый. Аның киртәләре, каршылыклары бик күп.
— Таһир-Зөһрә мисалында карыйк. Олы мәхәббәт зур каршылыкка очрый.Ләкин мичкә эчендә суга агызу да, таш төрмә газаплары да, хәтта үлем дә мәхәббәтне җиңә алмый. Ул ахыргача көрәшә.
— Бу очракта минем Флүс Латыйфиның “Хыянәт” повесте буенча да мисал китерәсем килә. Сашка — Сәлим белән Гөлйөзем арасында да зур каршылык ята. Ул – милләтләрнең төрле булуы, дин аерымлыгы. Ләкин Сашка мәхәббәттә бәхетле булу өчен ахыргача көрәшергә була. Әти-әнисенә, диненә, милләтенә хыянәт итеп булса да, Гөлйөзем белән бәхетле гаилә төзи.
Укытучы.Әсез ничек уйлыйсыз, мәхәббәттә милләтләрнең төрлелеге киртә буламы?
— Юк. Чөнки егет белән кыз бер-берсен беренче күрүдә үк ошаталар. Ул хис күңелләренең иң түренә үк кереп урнаша.Бу вакытта берәү дә аның милләте турында баш ватмый. Ә киртәләрне тормыш үзе китереп чыгара.
Укытучы. Рус егетенең татар кызына өйләнеп, икенче кешегә әйләнүен сез ничек кабул иттегез? Катнаш никахка карашыгыз ничек?
— Минемчә чын мәхәббәт бар икән, катнаш никахтан куркырга кирәк түгел. Ләкин бу “Хыянәт” повестендагы Сашканың Сәлимгә әйләнеп, динен, милләтен сату бәрабәренә түгел.
4 нче нәтиҗә. Мәхәббәт – барлык киртәләрне акыл белән җиңеп чыгу, бер-береңне аңлау, бәхетле итү.
Нәтиҗә дәфтәрләрдә языла.
Укытучы Зөлфәтнең “Ярату өчен яралган” шигыреннән өзек укый.
Ярату өчен яралган
Мәңгелек тере гөлем,
Исбат ит җирдә сөюнең
Берлеген, гомерлеген!
(Шигырь юллары дәфтәрләрдә языла).
Укытучы. Әйдәгез, без дә исбатлыйк.
— Мәхәббәтнең берлеген әйттек инде. Әдәбиятта алга таба бу фикерне Мирхәйдәр Фәйзи “Галиябану” драмасында, Ф.Хөсни “Йөзек кашы” әсәрендә дәвам иттеләр. Гомере буена бер генә кешене яратып, аңа сафлыгын, тугрылыгын саклаган гүзәл татар кызларын гәүдәләндергән Галиябану Вәсилә образлары мине чын-чынлап сокландыра, горурлык хисләре уята.
Укытучы. Укучылар, сөйләмебезгә сафлык төшенчәсе килеп керде. Моны сез ничек аңлыйсыз?
— Минемчә, сафлык–кешенең мәхәббәттә тугрылыгы. Сафлык– чисталык, пакьлек билгесе.
— Сафлык бу очракта саф мәхәббәт билгесе.
— Сафлыкны саклау ул – намусыңны саклау дигән сүз. Юкка гына халкыбыз: Түгәрәк күл уртасында
Уйнаклый алтын балык.
Намусыңны яшьтән сакла,
Соклансын барлык халык, — дип җырламаган бит.
(Дәфтәрләрдә язып куела.)
Укытучы. Әйе, укучылар, халкыбызда элек — электән үк сафлык-пакьлек, самимилек язылмаган законнар булып саналган. Ләкин соңгы елларда саф мәхәббәтне “азат мәхәббәт”кә алыштыру, керсез мәхәббәтне җенси азгынлыкка илтә торган мәхәббәт бәрабәренә корбан итү ешайды. Сез моңа ничек карыйсыз?
— Ирекле мәхәббәтне мин хупламыйм, аны мода дип тә санамыйм.Мин үзем егет белән кыз мәхәббәтенең иң югары ноктасы- ап-ак туй күлмәкләре киеп, саф кыз яки егет булып өйләнешү дип уйлыйм.Ә инде сафлыгын югалткан парларның туй күлмәкләре киюен ялангач тәнгә каеш буу кебек итеп күз алдына китерәм.
Укытучы. ”Ирекле мәхәббәт“ турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?
— Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе”. Зөбәйдә белән Мәхмүт арасындагы мөнәсәбәтләр турында автор:
Яшьлек,
Гомерең кыска синең
Шундый кыска булып тоела.
Кичен чәчәк аткан була
Ә таңында инде коела,- дип яза.
Әгәр Зөбәйдә белән Мәхмүт үз хисләренә хуҗа булып кала алсалар, яшьлек чәчәге болай тиз генә коелмас иде.Киресенчә, ул тагын да яктырак балкыр иде, минемчә.
— Фоат Садриевның “Адәм әүлиясе” әсәрендә дә “ирекле мәхәббәт“ чагылыш тапкан. Үз хисләренә хуҗа була алмаган, җиңел юл эзләүче, кеше хисабына рәхәт яшәргә омтылучы Альфред белән Руфинә образлары да миндә тискәре хисләр уята.
Укытучы. Әйе, һәркем үз кадерен, җәмгыятьтә, кеше арасында үз урынын белергә тиеш. Бу халәт халкыбыз тарафыннан югары бәһаләнә.
Видеокассета куела. Экранда 55 елга якын бергә яшәп, матур балалар үстергән Мәдинә апа һәм Хафазетдин абый Фазлыевлар. (Алар янында укытучы алдан булып, әңгәмә үткәрә.) Әңгәмә барышында түбәндәге сорауларга җаваплар алына.
1.Хафазетдин абый, Мәдинә апа, сез 55 ел бергә яшәгәнсез. Иңгә-иң торып, авырлыкларны бергә җиңгәнсез, шатлыклар да бергә булган. Ничек уйлыйсыз, мәхәббәт нәрсә ул?
2.Мәхәббәт юлыгызда киртәләр, каршылыклар очрадымы?
3.Сез аларны ничек җиңдегез?
4.Әгәр яшьлеккә кире кайтып булса, нинди юл сайлар идегез?
5.Мәхәббәт — җыр, диләр. Сезнең андый җырыгыз бармы?
Хафазетдин абый. Халкыбызның “Мәдинә гөлкәем“ җырын гомерем буе җырладым. Әлбәттә, аның эчтәлеге безгә туры килми, ләкин миңа аның “Мәдинә гөлкәем” дигән сүзләре ошый. Җырлап күрсәтә.
6.Хафазетдин абый, бүгенге яшьләребезгә мәхәббәт мәсьәләсендә нинди киңәшләр бирер идегез?
--Мәхәббәт бар ул һәм ул бер генә була. Һәркем үзенә насыйп, бердәнбер ярын табарга, аның өчен көрәшергә тиеш. Кеше шул чакта гына гомере буена бәхетле булып яши. Мин яшьләргә саф мәхәббәт телим. Бу җиргә без яратырга һәм яратылырга килгәнбез. Шагыйрь әйткәнчә, яратырга кирәк Таһир кебек, яратырга кирәк Зөһрә кебек.
Укытучы. Бу сүзләргә без дә кушылыйк, укучылар.
Өй эше бирү. Мәхәббәт ул- үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта” темасына сочинение язарга.
5.Укучыларның хезмәтен бәяләү.
6.Рефлексив йомгаклау. “Гомерләр зая узмасын “ җырын тыңлау.

Тема: Минем яраткан шагыйрем.
Максат: 1.”Минем яраткан шагыйрем” дигән темага сочинение язарга
әзерләнү.
2. Мөслим районында туып — үскән шагыйрь Дөлфәт Маликов, аның хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып торган, заманча актив көрәш рухы белән сугарылган шигъри иҗатына күзәтү ясау;
3. Укучыларны шигырь укырга, аның матурлыгын, тәмен тоярга
өйрәтү;
Җиһазлау. ШагыйрьЗөлфәтнең портреты, китаплары, аудиокассета.
ДӘРЕС ПЛАНЫ.
1.Уңай психологик халәт тудыру. Зөлфәт сүзләренә Зиннур Гыйбадуллин язган “Сагынуга дәва юк икән” җырын тыңлау, аның буенча кыскача фикер алышу.
--Җыр сезгә ошадымы?
--Җырда кайсы яклар турында сүз бара?
2. Алган белемнәрне актуальләштерү.
--Укучылар, без дәрестә “Минем яраткан шагыйрем” темасына сочинениене тулаем итеп, нинди план нигезендә язачагыгызны күз алдына китерергә тиеш буласыз. Шуңа күрә дәрестә һәркемнән активлык, үз фикерен ачык итеп әйтү таләп ителә.
3. Уку мәсьәләсен кую.
Теманы ачу өчен, без сөйләшүебезне Мөслим районының Яңа Сәет авылында туып үскән шагыйребез Дөлфәт Маликовтан башлыйк. (Портреты эленә).
Дәрескә эпиграф итеп, Зөлфәтнең үз сүзләрен алыйк. “Күңел тарихыннан мәхрүм шагыйрь-географиядән, тарихтан мәхрүм дәүләт ул”. Фикер алышыр өчен дәресебезгә план төзик.
1.”Мин хан түгел,
Мин- бары тик Зөлфәт”.
2.Йөрәгемне былбыл чакты.
3. Алла чакта- кеше түгел мин,
Кеше чакта – бераз Алла мин.
4. Дөньядан имансыз китүдән курыккан кебек, шигырьсез китүдән куркыйк.
Дәреснең темасы, эпиграф, план дәфтәргә языла.Укучылар язганда талгын музыка куела.
4. Уку мәсьәләсен чишү.
“Мин хан түгел,
Мин — бары тик Зөлфәт”- дип язган иде Зөлфәт 1987нче елда. Нинди кеше соң ул, хан да түгел, ә “бары тик Зөлфәт” дигәненең асылы нәрсәдә икән?
Иҗат- хыял, иҗат могҗиза. Дәресебез- иҗат дәресе. Әйдәгез, без дә могҗиза тудырыйк. Шагыйрь Зөлфәтне бер мизгелгә дәресебезгә кунак итеп кертик. (Укытучы моның өчен бер укучыны алдан әзерли) Укучы- Зөлфәт дәрескә керә. Укучылар белән исәнләшә.
Укытучы. Зөлфәт абый, сезнең ”Мин хан түгел, мин — бары тик Зөлфәт“ дигән шигырь юлларыгыз укучыларда кызыксыну уятты. Шуңа күрә аларның сезгә сораулары да бик күп.
Сорау. -Зөлфәт абый, үзегез турында берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.
Укучы Зөлфәт. — Мин 1947нче елның 3нче гыйнваренда Мөслим районының Яңа Сәет авылында туганмын. Балачагым барлык балалар кебек ат көтүе көтеп, кычытканга чагылып, су коенып үтте, су буендагы иртәнге тал төбендә кошлар моңы тыңладым. Бәләкәй чакларымда коеп яңгыр яуганда зур әрекмән яфрагы астына кереп, тыгыз, яшел яфракка шаң-шоң килеп, тамчы шоңгырдаганын тыңларга хыялландым.
Ишле гаиләдә үстем.
Бүгенге көндә Казанда яшим, иҗат белән шөгыльләнәм. Гаиләле. Өч улым, бер кызым бар.
Сорау. Зөлфәт абый, иҗат белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?
Укучы Зөлфәт: — Казанга 1965нче елда килдем. Иҗат үзәге, илһам чыганагы булган башкалабыз һавасы килешкәндер. Студент елларында ук шигырьләрем басыла башлады. Минем иҗатка кереп китүем турында дустым, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов болай дип язды: “Зөлфәт Казанга килү белән җиң сызганып шигырьгә керешее. Нәкъ балта остасы кебек. Ипләп, җайлап, гамен белеп. Иңнәрен кагып куеп, кулларына төкереп, кулына балтасын… түгел, каләмен алып...” Бәлки шулай да булгандыр.
Сорау. — Шигырь яза башлаган кеше яңадан аннан башка тора алмый. Ул аның ашар ризыгы да, эчкән суы да, сулар һавасы да. Мондый кешеләргә шигырь зәхмәте кагылган, диләр. Шундый зур көчкә ия тылсыммы ул.
Укучы Зөлфәт. — Бу сорауга әле беркемнең дә төгәл җавап биргәне юк. Һәр шагыйрь моны үзенчә аңлата. Ә мин асыл шигырьне хасил иткән һәр хәрефнең табынуга лаек икәннен беләм. Үземчә шигырь төшенчәсенә түбәндәге аңлатманы биреп карыйм.
Шигырь ул – ургылып болганган җиһан өермәсеннән капшап табып алынып, камил тәртипкә салынган, һични какшатмас ритмга салынган, бердәнбер аһәңгә буйсындырылган мәҗүм, кайнар сүзләр яңгырашы. Һәр шигырьнең асылы- ихласлык. Дөрес аваз. Дөрес моң. ( Аңлатма дәфтәрләргә языла).
Сорау. — Зөлфәт абый, шигырь язучы кеше ул нинди була?
Укучы Зөлфәт. — Соравыгызга сорау белән җавап бирәсем килә.
Учакның, утның күзенә кереп караганың бармы?
Үзең казып тапкан чишмә төбендәге тибрәнеп торган якты, салкын керфекләргә ирен тидереп карадыңмы?
Йолдызларның тын хәрәкәтеннән башың әйләнеп киткән чакларың бармы?
Иртәнге чык бөртегеннән сиңа сөйгән ярың томырылып карамадымы?
Әгәр мин әйткәннәр синең холкыңда бар икән, димәк, син – шагыйрь. Ә шагыйрь ул күңеленә кунган былбыл авазларын кешеләргә ирештерер өчен яралган.
Сорау. — Зөлфәт абый, җир кешеләренә нинди мөрәҗәгать белән чыгар идегез?
Укучы Зөлфәт. — Аллаһ каршына иман китергән кебек шигырь китерик. Иман шартын гына түгел, шигырь шартын да белик. Дөньядан имансыз китүдән курыккан кебек, шигырьсез китүдән дә куркыйк. Яман кеше хакында: ”Имансыз!” дип түгел, “Шигырьсез!” дип хөкем чыгарырга кирәк.
Укытучы. — Җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә, Зөлфәт абый. Ә без дәресебезне дәвам итик, укучылар. Бер мисал китерәсем килә. Моннан шактый еллар элек Мәскәүдән килгән тәнкыйтьче Сибгат ага. Хәкимнән: ”Сездә нинди талантлы яшь шагыйрьләр бар?”- дип сораган. ”Зөлфәт!”- дип җавап кайтарган аксакал. “Ә тагын?”- дип дәвам иткән тәнкыйтьче. “Зөлфәт!”- дип кабатлаган өлкән шагыйребез. Ни өчен шулай дип әйтте икән Сибгат ага? Зөлфәт шигырьләренең көче нидә икән соң? Әйдәгез, сорауга җавапны шигырьләрнең үзеннән табыйк.
(Укучылар мөстәкыйль рәвештә Зөлфәтнең “Йөрәгемне былбыл чакты”, “Ике урман арасы”, “Адашкан болыт” китапларыннан шигырьләр укыйлар. Моның өчен аларга 10 минут вакыт бирелә)
Җаваплар.
--Зөлфәт абыйның шигырьләреннән ниндидер көч, дәрт, энергия ташып тора. Ул кайнарлык укучыга да күчә.
--Шагыйрь яшәешкә, әйләнә-тирә мохиткә, кешеләргә битараф түгел. Ул халкыбызның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген җаны аша уздыра.
--Шигырьләрендә халыкчанлык ярылып ята. Аның бөтен шигърияте халык күңеленә көйләнгән. Тел стихиясе, вакыйгалар, деталь – образлар — барысы да халыкнын үзеннән…
--Иҗаты заманча актив көрәш рухы белән сугарылган.
Укытучы. — Зөлфәт шигърияте әдәбиятта татар кешесен күтәреп чыкты. Нинди ул татар кешесе?
(Укучыларга Зөлфәтнең “Мәхәббәт”, “Тимерче Каюм”, ”Чык төшкән Парнас тавына”, “Соңгы йолдыз” шигырьләрен укырга тәкъдим ителә).
Җаваплар.
-Ул — авыл тимерчесе.
Язмышын да чүкеп ясаган ул,
Сандалына салган ачуын.
Менә тагын:
Дене дә шул тимер иде аның,
Чүкеч тавышы булды догасы.
Әнә шулай әйбәт кенә яшәгән агайны “ сугыш- сугыш” уйнаучы хуҗалар утка илтеп тыгалар.
Кызган тимер кебек яшәде ул,
Кызган килеш керде сугышка,
Кызган тимер сукты йөрәгенә,
Кызган килеш ауды камышка.
--Менә “Мәхәббәт” шигыре Аюга пычак белән бара алырлык гайрәтле татар агаеның сөю хисләреннән изелеп төшүе.
… Мин аюга пычак белән барам,
Көч куәтем- шөкер ходайга…
Тик – мәхәббәт… Көчкә бирелми шул!
Кош күк төшми җимгә- бодайга…
--“Каюм” шигырендә халыкны белемле, күзле итәргә хыялланган Сукыр Каюм.
Уйлап куям, нигә кирәк язу,
Ипи кирәк чакта заманга?
Ләкин халкым… Ул барырга тиеш
Җылы язга, якты язларга!
--Шәриф Камалның туган төбәгенә — Рузаевка станциясенә барып чыккан элекке “зек” шагыйрь Хәсән Туфан.
-Ишетәсезме, канлы моабиттан
Нәкъ сезгә бит Муса эндәшә:
Эттән талатмагыз туган илне,
Эттән талатмагыз туган телне!
Мин китәмен, Илем, син- яшә!
Сынап карый безгә ил агасы,
Карашында- зәңгәр томаннар:
“Җ ыр хакына
Гомер багышларга
Кайсыгыз соң әзер, туганнар?”
--Берлинга чакрылмаган кунак булып кергән татар.
--“Димәк” шигырен алыйк.
Көянтәгә әнкәй чиләк элде.
Суга китте. Димәк таң ата. Ә әнкәйләрнең дә бит яшьчагы булгандыр. Аңа җавап “Соңгы йолдыз” шигырендә.
Бу якта
Вакыт җитеп атмый таңнар-
Аны
Төн кызлары көлеп уята…
Берсендә көлеп уянган төн кызы, икенчесендә хезмәте белән, хәстәрлеге белән уяткан татар хатын- кызы- әниең.
Укытучы. — Менә без Зөлфәт шигырьләрен укыдык, алар хакында матур- матур фикерләр дә әйттек. Ә Зөлфәт алар хакында үзе ниләр уйлый икән?
(Укучылар китаплар буенча эшлиләр).
Җаваплар.
— Шагыйрь бу хакта үзенең “Шигырем- гомерем” дигән шигырендә әйтә. (Укучы шигырьне кычкырып укый)
Дошманга тик калкан булма,
Шигырем минем,
Шигырем генә түгел син-
Гомерем минем!
Укытучы. Дәресебезне Зөлфәтнең “Күңел тарихыннан мәхрүм шагыйрь — географиядән, тарихтан мәхрүм дәүләт ул,”- дигән сүзләре белән башлаган идек. Менә инде якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Зөлфәтнең бай күңел тарихына ия шагыйрь икәнлеген исбатладык.
Күңел тарихы… Аны шагыйрь генә үз канында, үз телендә, үз булмышында тойган шагыйрь үзе генә әйтә аладыр. Моны әйтер өчен, Башкортстанның һәм Татарстанның кадерле шагыйре Наҗар ага Нәҗми язганча, югары акыл, тирән хисле йөрәк кирәк. Ә безнең Зөлфәт абый нәкъ әнә шундый.
5. Өй эше бирү.
“Минем яраткан шагыйрем” темасына сочинение язарга.
6. Укучыларның хезмәтен бәяләү.
7. Рефлексив йомгаклау.
Рәхмәт, дөнья,
Язмышның син миңа
Тоташ шигырьлесен сайладың,-
Йөрәгемне былбыл чакты минем,
Һәм өздереп елан сайрады!..
Упкын төпләрендә гөлләр үскән
Кыяларны белеп сайладым…
Мин былбылдан сезне чактырырмын,
Тыңлатырмын елан сайравын!

Тема: Туган йортым – бәллүр бишегем.
Максат: 1) Шул темага сочинение язарга әзерләү.
2) Укучыларга туган йортның ата – бабай нигезе, өзелмәс нәсел
җебе булуын аңлату. Туган йортка ихтирам, хөрмәт
тәрбияләү.
3) Укучыларда миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.
4) Уйларга, сөйләргә өйрәтү.
Җиһазлау: иллюстрацияләр, мәкальләр, Р.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин
шигырьләре.
Тип: коллектив рәвештә эшләү.
ДӘРЕС ПЛАНЫ:
1.Уңай психологик халәт тудыру.
Укучылар күзләрен йомып, укытучы артыннан кабатлыйлар: “Мин тыныч. Мин бу дәрескә ныклап әзерләнеп килдем. Мин бик актив булачакмын. Хезмәтем өчен “5” ле билгесе алачакмын. Аның өчен әтием дә, әнием дә, әбием белән бабам да сөенәчәк. Мин бик бәхетле”.
Укытучы: Әйе, без бик бәхетле. Сөенеп туган мәктәбебезгә киләбез, ашкынып, туган йортыбызга кайтабыз. Без – газиз җиребезнең кадерле балалары. Шундый сөенечле хисләр белән яңа иҗат дәресебезне башлап җибәрик.
2.Уку мәсьәләсен кую.
--Бүген безнең бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе “Туган йортым – бәллүр бишегем” дип атала.
--Укучылар, хәзер күзләрне йомыйк та туган йортыбызның үзебез бик яраткан, безгә бик газиз булган бер почмагын телдән генә рәсемгә төшерик.
Музыка куела, укчылар эшли. (2 минут)
— Я кемнәр нәрсә ясады? Ни өчен? (Укучылар сөйли)
— Димәк, һәрберебезнең туган йортта үзебез бик яраткан почмак, бик кадерле урын бар икән. Бу бик әйбәт.
3.Уку мәсьәләсен чишү.
— Шигырь юлларына игътибар итик.
Гомеремнең изге урыны ул.
Зиннәтләр юк аның эчендә.
Ул таш пулат түгел, гади бер өй,
Әмма изге һәрбер төше дә.
Әйе, әти йорты нинди генә булмасын, кайда гына урнашмасын, ул безгә һәрчак якын, газиз. Ә ни өчен туган йортны атам – бабам нигезе диләр икән?
Чөнки аны безнең әтиләр, бабайлар, бабайларның әтиләре салган. Шул җирдә балалар үстергәннәр, нәсел җебен дәвам иткәннәр.
Димәк, 1 нче нәтиҗәне ясыйбыз. Аның өчен бирелгән мәкальләрнең кайсын сайлар идегез?
1 нче нәтиҗә: Туган йортым – атам, бабам нигезе, нәселемнең җебе.
Шигырь юлларын дәвам итик.
Аруларым бетә аны күргәч,
Талчыгуым шундук онытыла.
Киткәнемә еллар үткән сыман
Ашыгып кайтам туган йортыма.
— Сез дә өегезгә талпынып кайтасызмы?
— Анда җылы, рәхәт. Анда сиңа һәрнәрсә якын, үз. Анда синең үз караватың, урындыгың, уенчыгың, китап – дәфтәрләрең, буяу карандашларың. Анда синең газиз әнкәең, әткәең, әбиең, бабаң, туганнарың сине көтәләр. Песиең дә йөгереп килә, сырпалана. Усал этең дә сиңа өрми, шатлана.
2 нче нәтиҗә: Туган йортым – бәллүр бишегем.
Морҗасына карыйм: төтен чыга.
Йөрәгемә җылы йөгерә.
Әнкәемнең, димәк, казанында
Безнең өчен ашы өлгерә.
--Шигырь юлларында нәрсә турында сөйләнелә?
--Морҗадан төтен чыгуы, әнкәйнең, аш пешереп, безне көтүе.
--Әйе, әниләр – туган йортыбыз бизәкләре.
(Р.Миңнуллинның “Әни кирәк” шигырен кычкырып уку, аның буенча фикер алышу).
3 нче нәтиҗә: Ана җылысы – кояш җылысы.
Гаиләбезне җылытучы икенче учак — әтиләр. Татар поэзиясенең алгы сафында атлаучы, бик күп шигырьләр язган Равил Фәйзуллинның “Минем әти” шигырен укучылар кычкырып укый.
Син алла да түгел, әти,
Фәрештә дә түгел, әти.
Син миңа әти, әти!
Шундый әтиең булу шатлык, бәхет ул, ди шагыйрь. Ә Ф. Яруллин безгә әти булган кешенең гади генә әти түгел, ә ир кеше булуын да искәртә. Аларның җилкәсенә ил язмышы булуы хакында яза.
Ил язмышы – ир язмышы,
Ил йөге – ир иңендә.
Ирләр имән булып үсә
Бары туган илендә, — ди шагыйрь.
Ә хәзер әтиләр хакында үзебезнең фикерләрне әйтик.
(Укучыларның җаваплары).
4 нче нәтиҗә: Әтием – гаиләмнең терәге, яклаучысы, саклаучысы. Димәк, туган йортыбызны яктыртучы ике кояш — әни һәм әти. Аларны һәрвакыт кадерләргә, хөрмәтләргә кирәк икән.
--Туган йортыбыз турында сөйләгәндә, без тагын кемнәрне күз алдында тотабыз?
--Әбиләрне һәм бабайларны.
--Укучылар, әгәр дә минем әбием исән булса, мин аны иңнәреннән кочып: “Әбекәй… Күпме җылылык, олылык синдә! Һәрвакыт яхшылык телисең, ялгыш адымнардан кисәтәсең безне. Әбекәй… Синдәгедәй олуглык, синдәгедәй сабырлык кирәк бүген. Бу хәвефле, тынгысыз дөньяда бик кадерле, бик кирәк кешебез син,” – дияр идем.
Ә сез әбиләрегез, бабайларыгыз турында нәрсәләр сөйләр идегез?
Укучыларны тыңлау.
--Халкыбызның бик гыйбрәтле бер мәкале бар. Җиде бабасын белгән бәхетле булыр. Сез моны ничек аңлыйсыз?
--Бабайларны, аларның бабаларын белергә кирәк.
--Аларның каберләрен белергә, кадерләргә кирәк.
Укытучы. — Без һәрвакыт үткәнебез, кайсы тамырдан булуыбыз белән кызыксынып торырга тиеш. Кем без, нәсел — нәсәбебез кая барып тоташа? Халкыбыз нәселне ата ягыннан барлый. Һәркем җиде буын туганын белергә тиеш. Нәсел – нәсәпне ана ягыннан белү дә мөһим. Ата ягыннан – 3, ана ягыннан 4 буынннан соң ерак туган, ягъни “чыбык очы” дип атый, ә 7 буыннан соң кардәшлек җепләре өзелә. Шуңа күрә 7 буынга кадәр ата – бабаңны белү бик мөһим.
5 нче нәтиҗә: Җиде бабасын белгән бәхетле булыр.
6 нчы нәтиҗә: Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел.
Тормышыбыз бәйрәмнәре белән ямьле. ә сез гаиләгездә нинди бәйрәмнәр үткәрәсез?
--Әниемнең энекәш яки сеңелкәш алып кайткан көне.
--Сыер бозаулаган көн.
--Каз бәбкәләре чыккан көн һ.б.
Укытучы. Димәк, бәйрәмнәр дә бик матур үтә икән. Шөкер, гаиләгез имин, тормышыгыз бөтен, ил – көннәрегез тыныч икән. Иншалла, һәрвакыт шулай булсын! Ә һәрвакыт шулай булуы сезнең кулда. Бүгенге шаулап — гөрләп торган йортны, нәселегезнең җебен өзмичә шулай дәвам итү киләчәктә сезгә тапшырыла.
Әйдәгез, укучылар, бүгенге дәрестә һәрберебез сүз бирик. Аны шигъри юллар белән әйтик.
7 нче нәтиҗә: Ышан, әнкәй, мәңге кызартмабыз
Синең йөзне, туган ил йөзен.
Таркатмабыз туып – үскән йортны –
Ата – бабаларның нигезен.
4. Өй эше. Сочинение язарга. (Язма эш өчен план итеп, 7 нәтиҗәне файдаланырга).
5. Укучыларның белемнәрен бәяләү.
6. Рефлексив йомгаклау.

Тема: Тел чаралары белән бәян ителгән тарих.
Максат: 1.Укучыларга туган авылыбыз тарихын, аның килеп чыгышын
өйрәнүнең мөһим бурыч булуын аңлату.
2.Туган авыл тарихына, аның ядкәрьләренә, үткәне, бүгенгесенә
хөрмәт, ихтирам тәрбияләү; киләчәге өчен җаваплылык
хисләре уяту.
3.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, язма эшкә
әзерләү.
Җиһазлау: Видеоязма, иллюстрацияләр, китап күргәзмәсе, магнитафон.
ДӘРЕС ПЛАНЫ:
1.Уңай психологик халәт тудыру.
Укучыларга хәерле көн, дәрестә уңышлар теләү.
2. Алган белемнәрне актуальләштерү.
Нәрсә ул топонимика?
Аның нинди төрләре бар?
Топонимика
Ойконимия Оронимия Гидронимия Космонимия

3. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы. Бүген безнең иҗат дәресебезнең төп темасы туган авыл, аның топонимикасы.
Туган авыл турында без күп сөйлибез. Шагыйрьләр шигырь, язучылар зур әсәрләр яза, композиторлар аның хакында җырлар иҗат итәләр. Аның матурлыгын күрү, табигате белән хозурлану гына җитми әле.Аның үткәнен белергә, бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык хисләре дә тоярга кирәк. Менә без шулар хакында сөйләшербез.
Дәресебезнең темасын “Тел чаралары белән бәян ителгән тарих” дип атыйк. Шушы теманы ачу өчен мин сезгә түбәндәге планны тәкъдим итәм.
1. И гүзәл туган ягым!
2. Туган авылын белмәгән,
Туган илен белерме?
3. Ерак бабам авазы.
4. Ага чишмә челтер – челтер.
5. Нур – ядкәрь калдыр син дөньяга.
Дәресебезгә эпиграф итеп, түбәндәге шигырь юлларын алыйк.
Җир йөзендә шундый авыл бар –
Тургайлары матур сайрыйлар.
Инеш, чишмәләре агарга
Җырлап торган көйләр сайлыйлар.
Укучылар, тәкъдим ителгән тема, эпиграф һәм план белән килешәсезме? Әгәр килешсәгез, дәфтәрегезгә күчереп язарбыз. (Укучылар язганда музыка куела).
Димәк, дәресебезнең максаты – шушы план нигезендә, дәреснең темасын ачу, сочинение язарга әзерләнү.
4. Уку мәсьәләсен чишү.
Укытучы. Укучылар, бер генә мизгелгә балачакка кайтыйк әле. (Укытучы түбәндәге шигырь юлларын укыганда, видеоязмада Усы авылы күренешләре күрсәтелә. Укучылар аны шигырь юллары белән чагыштырып баралар).
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай, диләр,
Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр.
Ул авылны һич онытмыйм һәр ягы урман иде.
Ул болын. Яшел үләннәре хәтфәдән юрган иде.
Зурмы дисәң, зур түгелдер, ул авыл җик кечкенә
Халкының эчкән суы бик кечкенә, инеш кенә.
Бик хозур рәт – рәт тора гаскәр кеби чыршы – нарат,
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
--Безнең авылыбыз белән Кырлай табигате арасында нинди охшашлыклар бар? (Җаваплар).
--Әйе, Г.Тукай нәкъ безнең авылны сурәтләгән диярсең. Безнең авылыбыз да урманнарга терәлеп тора. Урманнарда гаскәр кебек чыршы – наратлары да бар. Җәй көннәрендә алан – болыннары да ямь – яшел хәтфә үлән белән каплана. Урманнры җир җиләге һәм кура җиләгенә бай.
Халкыбызның җырчы сандугачы, Мөслимебез горурлыгы Зифа Басыйрова авылыбызга багышлап “Усы буйлары” җырын юкка гына җырламаган бит. (Магнитофонда “Усы буйлары” җырын тыңлау).
Укытучы. Шигырь юлларында, җырда сөйләнгән инеш – чишмәләр, кое, күпер, урам, тыкрыклар – һәрберсе авылыбыз бизәкләре бит. Аларның исемнәре, җисемнәре хакында безнең уйлаганыбыз бармы? Халкыбызның бер мәкален искә төшерик.
Туган өен белмәгән,
Туган авылын белерме?
Туган авылын белмәгән
Туган илен белерме? (Мәкаль дәфтәрләргә языла)
Укытучы. Бу мәкальнең эчтәлеген ничек аңлатыр идегез?
--Һәрбер кеше үзенең туган җиренә, туган авылына игътибарлы булырга тиеш.
--Кеше өчен бу дөньяда туган йорт, әти- әни, туганнар, милләтән дә олырак төшенчәләр юк. Һәркемнең шушы дөньяви беоәмлекләрне ихласи хөрмәтләве кемнең кем булуын бик ачык күрсәтә.
Укытучы. Тагын бер шигырь укып үтик.
Кем соң син?
Туган җир, авылың тарихын,
Нәселең агачы – шәҗәрәң,
Бабаңнар кемлеген белмәсәң,
Исемеңнең мәгънәсен төпченми,
Җисемеңнең асылына төшенми
Хак биргән гомереңне үткәрсәң.
(Шигырь дәфтәргә языла)
Укытучы. Шигырь турында кемнәр нәрсә әйтә ала?
--Үзен хөрмәт иткән һәр кеше ата – бабасын, шәҗәрәсен, исеменең мәгънәсен белергә тиеш.
--Һәр кеше туган авылын, аның тарихын, атамаларның килеп чыгышын, нинди мәгънә аңлатуын белергә тиеш.
Укытучы. Әйе, укучылар, авыллар тарихын өйрәнү – бүгенге бурычларыбызның берсе. Чөнки җирле географик объектларның атамалары – топонимия, ул – татар тел галиме Гомәр Саттаров әйткәнчә, тел чаралары белән бәян ителгән тарих. Тормыш бездән әнә шул тарихны эзлекле һәм җентекләп өйрәнүне таләп итә. Бу эштә безгә авылыбыз аксакаллары ярдәм итә. Әйдәгез туган авылыбыз, аның килеп чыгышы турында тыңлап китик. (Видеоязмада Александр Кузьмич сөйли).
Укытучы. Менә без сезнең белән авылыбыз тарихын тыңлап үттек. Ә хәзер авылыбыз атамаларына тукталып үтик.
Рус халкының бөек язучысы Константин Паустовский: “Төбәк исемнәре – халыкның үз илен шагыйранә бизәве ул. Аларда халыкның холкы, тарихы, һәвәскәрлеге,” – дигән. Әйдәгез, аның сүзләрен исбаитлыйк әле. (Укучыларның фикерләрен тыңлау). Төбәк семнәренә аңлатма бирү.
--Партизан урамы, Тәмәке урамы, Карамалы урамы, Урыс очы һ.б.
--Тыкрыклар: Сирап, Гарган, Пилкә, Тургай.
--Урманнар: Федоровка урманы.
--Чокыр: Җапай чокыры.
--Күпер: Микулай күпере һ.б. (Алар хакында сөйләшү)
Укытучы. Ә хәзер, әйдәгез җирлегебездәге чишмә — коелар хакында да сөйләшеп үтик. Су – кеше өчен яшәү чыганагы. Чишмәләр хакында нинди генә җырлар язылмаган да, нинди генә шигырьләр иҗат ителмәгән. Мәсәлән, И.Юзеев чишмә челтерәвен кызлар көлүе белән чагыштыра.
Сибгат Хәким чишмә юлын “мәхәббәт юлы” дип атый.
Гомәр Бәширов: Җидегән чишмәләрдә җиде улак
Челтер – челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк ямансу.
Харрас Әюпов чор үзгәрешләрен у айкалуы бклән чагыштыра.
Уйланабыз суга карап,
Үткәнне сагынабыз
Туры килдек лә суларның
Айкалган чагына без – ди.
Мөселманнар китабы “Коръән”дә чишмәләр изгеләштерелеп, җәннәт ләззәтләренең берсе итеп бирелә.
Безнең авылда да чишмәләр бик күп бит. Аларның һәрберсенең үз исеме, үз тарихы бар: Захар чишмәсе, Шифалы чишмә, Бәчүк чишмәсе, Лесхоз чишмәсе, Җәгүр коесы һ.б. (Алар хакында сөйләшү)
Укытучы. Чишмә, коелар – кешенең чисталык билгесе бит. Аларны һәрвакыт карап торырга кирәк. Табигатьне шулай чистартып торсак, үзебезгә дә күңелле бит. Шигырьдәгечә:
Бар кеше изгелек кылса,
Яктырыр иде дөнья.
Менә без бүген авылыбыз тарихы, аның атамалары хакында сөйләштек. Аларны түкми – чәчми киләчәк буынга җиткерү – безнең бурычыбыз. Үзегез әйткәнчә, табигатьебезнең бу бизәкләренә игътибарлы, миһербанлы булырга кирәк. Без саклап торганда гына алар исемнәрен, җисемнәрен җуймаслар. Ә бу эштә һәр кешенең дә халкыбызның асыл сыйфатларыннан – кешегә яхшылык кылу, изгелек эшләү, кешелекллелек сыйфатларына ия булганда гына ирешергә мөмкин. Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр “Егетләр бүләге” поэмасында әйткәнчә,
Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,
Кем яманлык кылса, ул таба җәза…
Гомер су – елдай тиз ага.
Кыл гамәл, исемеңнән – җисемеңнән
Нур – ядкарь калдыр син дөньяга.
5.Өй эше бирү. Түбәндәге темаларның берсенә сочинение язарга.
1. Тел чаралары белән бәян ителгән тарих.
2. Туган авылын белмәгән,
Туган җирен белерме?
3. Ерак бабам авазы.
4. Ерак чишмә челтер – челтер.
5. Кыл гамәл, исемеңнән – җисемеңнән.
6. Укучыларның белемен бәяләү.
Тема: Минем әнием.
Максат: -Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү; сочинение язарга.
-Әзерләнү, уйларга өйрәтү.
-Әниләрнең иң кадерле, иң кирәкле, иң хөрмәтле кешеләр
булуына төшендерү.
-Киң күңеллелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитафон, төсле кәгазьләр, әниләрнең карточкалары,
Ә.Еники, Р. Миңнуллин, С.Сөләйманова әсәрләре.
ДӘРЕС ПЛАНЫ:
1.Уңай психологик халәт тудыру.
Г.Зәйнәшева “Җырлыйм әнием турында” җырын тыңлау.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Нәкъ җырдагыча, сезнең барыгызга да: әниләрегезгә, әтиләрегезгә, туганнарыгызга, җир йөзендәге барча кешеләргә кояш гомере теләп, иҗат дәресебезне башлап җибәрик.
2.Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез бергәләп шигырь укыйк әле. Мин башлыйм, сез кушылыгыз ( С.Сөләйманова “Әни бәйрәме”).
Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган үзе торган
Бүген әни бәйрәме. (Укучылар кушыла)
Тәрәзәне ачып куйды
Көн кояшлы, әй ямьле!
Ямьле булсын, балкып торсын
Бүген әни бәйрәме.
Өстәл өстен кат – кат сөртте,
Җәйде ап – ак җәймәне
Чиста булсын, балкып торсын
Бүген әни бәйрәме.
--Ничек уйлыйсыз, укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
--Әниләр турында, әниләр бәйрәме турында.
--Әйе, бүгенге иҗат дәресебезнең темасы — әниләр.
3.Уку мәсьәләсен чишү.
1) — Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, әниләр бәйрәме ни өчен март аена куелды икән?
Җаваплар. Чөнки яз табигатьнең иң матур, иң күңелле чоры. Салкын, караңгы кыштан соң яз үзенең җылысы, йомшаклыгы белән бөтен күңелләрне эретә. Елның бу гүзәл чорын без әниләр белән чагыштыра алабыз.
2) 1 нче бирем. Укытучы укучыларга 4 төстәге (кызыл, ак, яшел, зәңгәр) кәгазь кисәкләре өләшә һәм шуларның берсенә “әни” дип язарга куша. (Укучылар яза).
— Укучылар, “әни” сүзен язар өчен нинди төс сайладыгыз? Укучыларның һәрберсе җавап бирә.
--Мин ак төсне сайладым. Чөнки мин әниемә ак бәхетләр телим.
--Ак төс – сафлык, чисталык символы.
--Минем әнием ак күңелле.
--Минем әнием кызыл төсне ярата, ул төс аңа килешә.
--Яшел төс – иң матур төс, яшьлек төсе.
--Ә хәзер бөтенебез бергә шигырь юллары белән җавап бирик.
Әни диеп язып куйдым,
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
Әни сүзен таптарга. (З.Туфайлова)
1 нче нәтиҗә.
Әнинең үзенә генә түгел, сүзенә дә хөрмәт зур. Бу сүзгә тап төшерергә ярамый. (Нәтиҗә дәфтәргә языла).
2 нче бирем. Укучылар алдына әниләрнең карточкалары куела һәм шул карточкаларга карап, икенче кәгазьгә әниләр турында язарга кушыла. Ул нинди?
--Матур, ягымлы, эшчән, акыллы, тыйнак, саф күңелле һ.б. (Җаваплар һәрбер баладан укытыла).
2 нче нәтиҗә.
Иң матур, иң әйбәт әни ул – минем әни! (Дәфтәргә языла).
Укытучы. Укучылар, менә без “матур” төшенчәсен кулландык. Ул нәрсәне аңлата? (Укучыларның җаваплары тыңланыла).
--Матурлык турында сезнең нәрсәләр укыганыгыз бар?
--Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе.
--Бу хикәядә нәрсә матур?
--Табигать матур, яз матур.
--Бәдретдиннең әнисе матур дип уйлыйсызмы? Язучы бит аны бик ямьсез дип бирә. (Әсәрдән өзек уку).
--Ул ямьсез булса да матур. Чөнки ул Ана! Ул булмаса, шундый акыллы Бәдретдин дә булмас иде. Гаиләдә шундый җылылыкны, татулыкны да шушы ана тудырган.
3 нче нәтиҗә.
Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. (Дәфтәрләргә язу)
3 нче бирем. Өченче кәгазь кисәгенә әниләренә генә әйтергә теләгән ягымлы сүзләрне язарга кушыла.
--Кадерлем, газизем, әнием, кояшым, җылытучым һ.б. (Укучыларның һәрберсе укый).
4 нче нәтиҗә.
Әниләр – иң кирәкле, иң кадерле, иң газиз кешеләр.
Укытучы. Укучылар, язганнарыгыз белән мин дә килешәм. Чынлап та тормышыбызның бөтен яме, матурлыгы — әниләрдә. Сез дә алар белән бергә бик бәхетле. Шуңа күрә әниләргә һәрвакыт сәламәтлек, исәнлек теләп яшик. Ә бит җир йөзендәге барлык балалар д сезнең кебек бәхетле түгел. Бүген әнисез ятимнәр дә җитәрлек. Әни җылысы, әни назы күрмичә, балалар йортларында тилмерүчелр дә бихисап. Бу зур фаҗига бит.
Сабир Габделманның “Бер сукыр баланың моң – зары” шигырен уку һәм фикер алышу.
5 нче нәтиҗә.
Әниләрнең кадерен, яшәүнең ямен белик.
Укытучы. Укучылар, ныклап уйласак, әле без әниләрнең кадерен белеп бетермибез, кайчакларда тыңлыйбыз да. Әниләрне тыңламаган балаларның киләчәге нинди булыр икән? Ул хакта нинди әсәрләр беләсез?
--“Сак – Сок” бәете. Әниләрен тыңламаган ике туган кошка гомер кичерәләр.
--Әниләрне тыңламаган балалар, чынлап та, бу дөньяда рәхәт күрмиләр.
6 нчы нәтиҗә.
Әнисен тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган. Ананы рәнҗетү – дөньядагы иң юньсез эш.
4.Өй эше.
“Минем әнием” темасына сочинение язарга. Сочинение язганда, бүген дәрестә ясаган нәтиҗәләрне план файдаланырга мөмкин.
5.Укучыларның хезмәтен бәяләү.
6.Рефлексив йомгаклау.
Хор белән Р.Миңнуллинның “Әни кирәк” шигырен сөйләтү.

Татарста Республикасы Мөслим районы мәгариф бүлеге Методик кабинет

Мөслим, 2003

Төзеде:
Шәңгәрәева Зөлфирә Насыйх кызы – Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татарс теле һәм әдәбяиты укытучысы.

  • 0
  • 21 сентября 2010, 16:25
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.