Габдулла Тукай (2)

Чын шагыйрь булу бервакытта да җиңел булмаган. Чөнки ихлас шагыйрь кеше дөресен җырларга тиеш. «Дөрес сүз күзгә кылыч булып кадала»,— ди халык. Г. Тукай да шагыйрьлеккә югары бәя бирә, аны «Сәмави сүз» («Күк сүзе»н) сөйләүче итеп күз алдына китерә. Ләкин мондый кешегә яшәве авыр булыр. Чөнки:
Явар өстеңә бөһтаннар, хәсәдләр,
Корылыр юлыңа һәртөрле сәдләр.
( «Шагыйрьгә» )
Шулай да шагыйрьлек көченә ия булган кеше куркып калмаска тиеш. Шагыйрьне төрле яктан кыссалар да, ул «күкрәк биреп каршы тор»ырга тиеш.

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам.
(«Бер татар шагыйренең сүзләре»)
Тормыштагы ачы-төчене язса да, шагыйрьнең нияте яхшы. Халыкның бер өлеше, әлбәттә, аны өнәп бетерми, инде аны үзгәртеп булмас, «бөкерене кабер генә төзәтә», дип кул селки. Әмма шагыйрь үзе ышана:

Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим,
Тәңрем фәйзы3 минем күңелемгә эз салыр.
Г. Тукайча, шагыйрь тормыш ваклыкларыннан өстен булырга тиеш. Ник дигәндә, йортта асралган кош оча алмый. Ваксынып, алтын шылтыравы астына төшсәң, шагыйрьлек таҗы мәңге сиңа булмас.

Баш имә син — зур син — бу әдна җанлылар дөньясына;
Падишаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа.
(«… гэ» Ядкяр)
Тәне картайса да, шагыйрьнең күңеле япь-яшь, җаны көчле булып кала. Күкрәгендә шигырь уты сау булганда, ул тауларны күтәрерлек куәткә ия. Күңелендә исә һәрвакыт яз гына. Ник дигәндә, аның тәненә шигырьләреннән җылы килеп тора.
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә; «Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын, Җәсәдемне5 туфрак берлә күмгәндә дә.
Г. Тукай шагыйрьлекне, аның яшәү рәвешен, күңел дөньясын, җәмгыятьтәге урынын менә шулай аңлый. Бу буш сүзләр генә түгел. Асылда ул шушы үзе әйткәннәргә гомере буе тугрылыклы булып калды. Шигъриятне ул уен-көлке чарасы итеп түгел, бәлки кешеләрне тәрбияләү,
тормышны матурлау һәм җәмгыятькә тәэсир итүнең көчле коралы буларак карый.

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.

(«Сэр ләүхәсез» )
Шагыйрьнең иҗаты әнә шул «ачы хәсрәт көен» көйләве белән халык күңелен җәлеп итте дә. Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да Г. Тукай битараф калмый. Ул курыкмыйча өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы изүче сыйныфларны тәнкыйтьли, еш кына хакимиятләргә тел-теш тидерүдән дә курыкмыи. Мәсәлән, ул үзенә эндәшеп, болай ди:

Яза күрмә, җитәр, артык,
Тукаев, вастрок бар бит;

Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмай.
Язам, юк, туктамыйм мин һич, алардан бер дә кот чыкмай;
Нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмай.
( «Сорыкортларга» )
Ул милләтебезнең кол хәленә сызланды, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә теләде:

Качан соң, и,, фәкыйрь милләт, бәһарең!
Качан китәр кичең, килер нәһарең? —

дип халкы өчен яз, якты көннәр килүен теләде. Чөнки:

Җөмлә фикерем кичә-көндез сезгә гаид, милләтем;
Сыйххәтеңдер сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер гыйлләтем.

Ягъни:

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым.
( «Милләтә» )
Ул үз бәхете тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды. Бу аның халкы белән үзенаерылгысыз бербөтен итеп каравы иде. Ул татарның бетүгә хөкем ителүенә ихлас әрнеде. Г. Исхакыиның да шуңа хәсрәтләнеп язган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәрен Г. Тукайның югары бәяләвеннән без моны ачык күрәбез.

Дөрест гыйбрәт вирде безгә «Инкыйраз» нам бер әсәр,
Аһ, буны язган кеше инсан икәндер белмәдем.

(«Мөритләр каберстаныннан бер аваз»)

Инкыйразны булдырмау аның тоткан юлларының берсенә әверелде.

Күңел белән сөям бәхетен татарның,
Күрергә шаһлыгын, тәхетен татарның.

Татар бәхете өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
( «Үз-үземә» )
Шагыйрь халыкларның тарихи язмышлары турында уйлана, шул исәптән татарның ханнарына кайгы килүенең, Сөембикә кебекләрнең елый-елый җан бирүләренең сәбәпләрен эзли һәм таба да:

Юк шул безләрдә берләшмәк;
Юк бергә-бергә гөрләшмәк,

Бер җан, бер тән булып,
Нечкә серне бергә серләшмәк.

(«Кичке азан»)

Г. Тукай бик дөрес күрсәткәнчә, халык үзенең бәхетен тату, дус булганда, бер максатка бердәм барганда гына таба ала. Егерме яшьлек шагыйрь, шулай итеп, гасырыбызның беренче унъеллыгында ук хакыйкатьне ачып сала, татарның таркаулыгын зур кимчелек итеп күрсәтә. Язмышына битараф булучылардан усал итеп көлә.

Дәүләт, бәхет биргән йокы,
Милек, тәхет биргән йокы,
Безгә кирәк илла йокы,—
Йокы, йокы, йокы.

(«Йокы» )
Әлеге шигырьне баскан «Яшен» газетасы (1908, 3/30, сентябрь) язганча, «әгәр дә йокы шулкадәр яхшы эш булса иде, безнең татарлар күптән алга киткән булыр иде». Шуңа күрә Г. Тукай марш рәвешендә язылган шигырендә милләтне уянырга чакыра:
Тора татар! Тора татар!
Уйкудан тиз тора татар.
Тора! Тора, тора татар,
Баш күтәргән бар татар!
(«Тартар кошы сайрый»)

Бу, әлбәттә, шагыйрьнең күрергә теләгәне. Әле татарны уятырга, урыннан кузгатырга байтак нәрсә кирәк булачагын ул аңлый. Ләкин шигърият шушы эшнең башында торырга тиешлегенә аның иманы камил.
Г. Тукай Сәгыйть Рәмиевкә язган хатында (Казаннан Әстерханга, 1911, 4 март) болай дигән иде: «Мин поэт (шагыйрь — Ф. Г.) кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә...» Бу сүзләр аны шәхес буларак шактый ачык күзалларга ярдәм итә. Үзе әйткәнчә, «Чү, аз гына» «шылт! иттеме», инде аның турында ул я шигырь, я мәкалә белән җавап биреп бара. Мәсәлән, «Китмибез!» шигыренең язылу сәбәбе бик гыйбрәтле. Милли төбәкләрдән килгән мөселман депутатлары Дәүләт думасы утырышларында үз халыкларының авыр тормыш хәле, мәктәпләрнең мөшкеллеген әйтеп чыгышлар ясыйлар. Ләкин уң депутатлар һәм реакцион матбугат мөселманнарның бу хәлен аңларга теләмиләр, киресенчә, «әгәр сезгә Россиядәге тәртипләр ошамаса, Төркиягә китегез» дип кычкырыналар. Г. Тукай моңа каршы «Китмибез!» шигыре белән җавап бирә. Безнең хәлне солтан җиренә, ягъни Төркиягә китү голы белән яхшырту мөмкин түгел. Чөнки һәркем үз туган җирендә бәхетле тормыш төзергә тиеш. Ә безнең ата-бабаларыбыз күп гасырлардан бирле шушы җирләрдә яшәгән. Безне бу җиргә кодрәтле тәңребез үзе бәйләгән, монда туганбыз, димәк, әҗәлебез дә биредә булырга тиеш. Безнең бөек максатыбыз — ирекле мәмләкәт (дәүләт) булдыру. Шагыйрь сүзен Думада безне Төркиягә куарга теләгән депутатларга аларның үз телләрендә мөрәҗәгать итеп тәмамлый: «Если лучше вам, туда сами пожалте, господа!», ягъни «Анда яхшырак икән, үзегез шунда рәхим итегез, әфәнделәр!»
Бу теманы шагыйрь «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» дигән шигырендә дә дәвам иттерде. Билгеле булганча, 1613 елда Россиянең патшасы итеп бер бай бояр гаиләсенең уналты яшьлек улы сайлана. 1913 елда шушы нәселнең патшалык итә башлавына 300 ел тулу көне бик зурлап бәйрәм ителә. Г. Тукай шушы уңай белән татар халкының тарихын һәм аның язмышын күз
алдыннан уздыра. Төньяктан, ягъни Рус дәүләте башкаласы Мәскәү тарафыннан, болыт күренсә (бу очракта берәр хәбәр килсә дип аңларга кирәк), без өметләндек, безгә бәхет китерүче хәбәр түгелме, «мәңге михнәт, мәңге рәнҗешләр кичәр» (ягъни бетәр) дип уйладык. 1552 елдан бирле рус дәүләте кул астында узган 361 елны Г. Тукай, күргәнебезчә, әнә шулай «мәңге михнәт», «мәңге рәнҗешләр чоры» дип атый. Аның бетүенә өмет итә. Тәхеткә утыруларына өч йөз ел тулу бәрабәренә, бәлки, халыкка җиңеллек китерә торган «Мөнафис» («Манифест») чыкмасмы дип көтә. Ләкин ул өметләр акланмый. Шагыйрь мәсьәләне кискен итеп куя:
Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез. Шул халыкныңмы хокукка хакы юк? — Халкыбыз уртак ватанда шактый ук!
Әсәрнең «… халык өмидләре» дип исемләнеп тә, әнә шулай «күзләре җиңеллек эзләп тилмерүче»ләрнең һаман әүвәлге хәлендә калулары бәян ителү күңел төшенкелеге тудыра. Мәдхия, ягъни мактау рәвешен алырга тиешле шигырь халык кайгысын, хәсрәтен гәүдәләндерүче, шушы хәлгә патша династиясен гаепләүче документка әверелә. Бер сүзе белән, әгәр тели икән, мең колны кичерергә, бер ишарә белән мең җинаятьне бетерергә сәләтле хакимияткә ия Патшаның җиңеллек китерүче әмерен көтү буш хыял гына. Г. Тукай моны белә, ләкин әле ул патшадан йөз чөереп бетермәгән, һаман көтә.
Зур «мөнафис» берлә җанлансын халык, Бар моңын, барлык зарын өстән салып.
Бу шигырь 1913 елның февралендә, шагыйрьнең үл әренә ике ай вакыт калгач язылган. Бу аның гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган халкы турында сызлануын күрсәтә. Г. Тукайның шәхси тормышы белән туган халкы язмышы бер төсле иде. Татар халкының инкыйраз юлына атлаганын шагыйрь күрде. Бу һәлакәттән котылу юклыгын күрү аны хәсрәтләндерде. Ул тормышка җайлашмады, өстен катлаулар, түрәләр алдында баш имәде. Нәрсә уйлаганын һич рияланмыйча үткен итеп әйтеп бирә барды. Ул үзенең шагыйрьлек вазифасын әнә шулай намусы кушканча башкарды. 1913 елның мартында ул, гомеренә йомгак ясап, болай дип язды:
Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
Көннәрнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.

Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым.

Шагыйрьләргә хас булганча, Г. Тукай интим лирикага да иҗатында урын биргән, ягъни мәхәббәт хисләре белән янган лирик геройның хисләрен дә сурәтләми калмаган. Дөрес, андый шигырьләр аңарда әлләни күп түгел. Ул мондый шигырьләрендә («Ифтирак соңында»), «Гыйшык бу я!..», «Дәрдемәнд дәгелмием?», «Мәхү идәрмисән») Көнчыгыш шигъриятенең гәзәл һәм Көнбатышның элегия жанрлары үзенчәлекләрен табигый итеп үрә. Ягъни аның мәхәббәт турындагы шигырьләре сөйгәненең гүзәллеген матур эпитетлар белән җырлауга гына кайтып калмый, бәлки гашыйк булуның ләззәтле газабын, хәсрәтле нәтиҗәләрен күрсәтүгә дә хезмәт итә.
«Ифтирак соңында» («Аерылышу соңында») әсәрендә лирик геройның кулына шигырь язар өчен этәргән сәбәп — сөйгән яры белән аерылышу дип турыдан-туры әйтелә. Сөйгәне белән бергә чагында шигырь язмаган, хәзер исә каләм тибрәтергә һәвәсләнгән (һәрнәрсәнең кадере аны югалткач арта). Шул сәбәпле бу шигырьнең нигезенә сагыш хисенең салынганлыгына алдан ук укучы күңеле көйләнеп куела. Шулай итеп, әсәрне кабул итүче лирик геройга теләктәшлек итә, аның хисләренең чынлыгына ышана. Менә болай дип бары ихлас гашыйк кеше генә әйтә ала:

Бетте, вәйран улды шимди асеманым һәм зәмин;
Дөньями, гокъбами екъдым яэс вә хирманыңлә бән.

Ягъни:

Күгем дә һәм җирем дә вәйран булды, инде бетте,
Җуйдым дөньям, ахирәтем — чөнки син ташлап киттең.

Шушы ук хисләр «Дәрдемәнд дәгелмием?» («Хәсрәт чигүче түгелме мин?») шигыренә дә уртак.
Көл, инан, ханым әфәндем, дәрдемәндем бәндәңез; Һәп сәнең — калббем, вә кәндем мештәраем нәйләем?

Гакълыма һич кәлмәде гомремдә сәндин ма гадә,
Чөнки амалеңдә мәмлү бер сәраем, нәйләем?
Ягъни:

Кил, ышан, ханым әфәндем, бәндәгез бу — дәрдемәнд;
Күңелем дә, үзем дә сиңа сатылганмын, ни эшлим?

Уема да килмәде синнән бүтән гомремдә бер,
Ни эшлим, сиңа ашкыну дәрте моңлы күңелемдә гел.

Әйе, лирик герой хаклы. Мәхәббәт хисе — олы хис. Ул кешенең бөтен барлыгын биләп ала, аны матурлый, затлы итә. Аннан башка яшәү яме шактый тонык булыр иде. Шуңа күрә гашыйк булган затны югалту кеше өчен күңел газаплары алып килә. Менә ни өчен әсәрнең исемен дә шагыйрь «Хәсрәт чигүче түгелме мин?» дип куйган да. Шигырьне укып чыккач, без, чыннан да, лирик геройның шактый моңлы күңел дөньясы белән танышабыз.
«Мәхү идәрмисән?» («Юк итәрсеңме?») шигыре Көнчыгыш шигъриятенең мәхәббәт лирикасын хәтерләтүе, гашыйк шагыйрьнең гүзәл кызга булган хисләренең самимилеге белән укучының күңелен иркәли. Ул Җәмиләдән (гүзәл кыздан) мәрхәмәтле булуын, йомшак күңел күрсәтүен сорый, ялвара. Инде бу шигырьдә шагыйрьне иҗатка рухландыручы көч — хис. «Гыйшкыңызда бунча әшгар сөйләдем» («Сезне сөюдән күп шигырь сөйләдем») ди ул. Бу инде Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә, Хөсрәү-Ширин мәхәббәтләрен хәтерләтә. Ике гашыйкның кавышуны яки аерылышырга мәҗбүр булуны яшәү белән үлемгә тиңләүләренең Көнчыгыштагы мәхәббәт шигъриятендә сөюнең көчен күрсәтү чарасы буларак кулланылуы яңалык түгел. Г. Тукай да моны үзенә үтемле сәнгать чарасы итеп ала.

Дәрдемә дәрман бәнем вар: Йә әҗәлдер, йә висаль;
Буйларың һәрберсе мәмнүн әйләйүр бу сай ли.

Ягъни

Дәртемә минем дару бар: йә үлем, йә кавышу;
Боларның һәрберсе бу сораучыны шатландырыр.

Г. Тукай, мәхәббәт турында язганда да, җирдән аерылмый, серлелеге белән ымсындырып торган күккә ашмый. «Хур кызына» шигырендә ул оҗмахтагы хур кызының гүзәлллегенә соклану ихтималын белгертеп, аны:
Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың; Матурларның матурыннан матурсың,—
дип бәяләсә дә, «шулай да җир кызы синнән сөеклерәк» дигән нәтиҗә ясый. Әйе, оҗмах кызы матурдыр да бит, ләкин кайда ул? Бармы ул? Ә җир кызы менә монда, янәшәдә. Аны күрергә, гүзәллегенә сокланырга, сүзләрен тыңларга, икәүдән-икәү калып, сөйләшергә дә мөмкин. Ул аңлаешлырак, якынрак, шуңа күрә, шагыйрь әйтмешли, сөеклерәк тә. Күрәбез, Г. Тукай борынгы шигъриятебездән килә торган бай мәхәббәт лирикабызга да кыйммәтле өлеш керткән, аны үз аңлавы һәм хисләре белән баеткан.
Шагыйрь булып җитлегү чорында Г. Тукайның төрки һәм башка Көнчыгыш әдәбиятларыннан үрнәк алуы, алардагы үзе кирәк дип тапкан байтак якларны иҗади кулланганлыгы турында инде без беләбез.
Мәдрәсәдә укыган Г. Тукай, әлбәттә, иң әүвәл Көнчыгыш шигърияте белән азыклана. Фирдәүси, Хәям, Низами, Хафиз, Физули кебек борынгы шагыйрьләрнең әсәрләрен яхшы белә. Шул ук вакытта Габделхак Хәмид, Намыйк Камал, Тәүфыйк Фикрәт, Җәлил Мамедкулизадә, Галиәкбәр Сабир һәм башка төрек, әзәрбәйҗан шагыйрьләре иҗатына аеруча игътибар итә. Рус әдипләре һәм шагыйрьләре А. Пушкин, М. Лермонтов, Н. Некрасов, Л.Толстой һәм башкалар иҗатын да ул үзенә өлге итеп ала. Шекспир, Байрон, Шиллер, Гете, Нейне әсәрләрен укып дулкынлана. Димәк, Г. Тукай — Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәбиятлары тәэсирен нык тойган шагыйрь. Көнчыгыш әдәбиятында гасырлар буена килгән романтизмны Көнбатышның кырыс реализмы белән бергә үрү — аның әсәрләрендә яңа сыйфат билгеләре китереп чыгара. Шагыйрьнең «Көзге җилләр» шигырен алыйк. «Җил җылый» сүзтезмәсе белән тудырылган хисси чолганыш әсәрнең нигезен барлыкка китерә. Табигатьнең кеше күңеленә бәрабәр итеп, үтә нечкәртелеп сурәтләнүе — романтизм билгесе. «Җил җылау» шигырьдә кабатланып килә, димәк, хисләрне үткенләндергәннән үткенләндерә. Халык язмышы өчен борчылу — шушы моңны, хисне китереп чыгарган төп сәбәп. Автор, хисне көчәйтү өчен, гипербола куллана: көзге җил җылавы бөтен ил җылавына әверелә, алай гына да түгел, Җир-ана җылый. Җан алучы фәрештә Газраилның гомуми җылауга кушылуы романтизм буяуларын тагын да куертып җибәрә. Бу бетмәс җылауларның сәбәбе — ач үлемнән курку, димәк, үтә реалистик (ягъни чынбарлыктан килеп чыга торган) сәбәп. Шагыйрь, ачлык афәтенең күпчелеккә кагылганын күрсәтү өчен, «тәкбир җылый» дигән образлылыкны да кертә. Корбан бәйрәменә мөселманнар бергәләп (күп-күп булып) Аллаһе Тәгалә исеменә тәкбир әйтеп баралар. Бу очракта әлеге тәкбир дә, шагыйрьчә, җылау булып ишетелә. Моны бары тик көнчыгыш шагыйре (дөресрәге, ислам дине вәкиле) генә шулай табигый чагылдыра ала. Менә болар ике мәдәният уртасындагы татар әдәбиятының, яңа төсмерләр тудырып, өченче — үзенә күрә бу икенең кушылмасын тәшкил иткән — мәдәният барлыкка китерүен күрсәтә. Моңа тагын Көнчыгыш шигъриятенең аерылгысыз юлдашы булган газәл, мәдхия, касыйдә жанрларының Г. Тукай иҗатында үтәгән хезмәтләре үзгәрүен дә өстәргә була.
Газәл — мәхәббәт турында җырлау өчен кулланылып киленгән. «Яшьләр» әсәре, мәсәлән, газәл кануннары белән язылган. Ләкин шигырь тулысы белән иҗтимагый тормыш турында уйланулар, борчуларга корылган. М. Лермонтов үзенең мондыйрак әсәрләрен думалар дип атаган иде. «Өзелгән өмид» исә — газәл һәм элегия жанрлары мөмкинлекләрен бергә кушу үрнәге. Фәлсәфә итүгә, өстен көчләрне һәм югары катлауларны мактауга хезмәт иткән касыйдәләрне дә Г. Тукай җәмгыятьтәге явызлыкларны фаш итүгә, публицистика максатларында файдаланды.
Башка әдәбиятлардан ул сүз сәнгатенең асылы, аның үзенчәлекләре, сурәтләү чаралары, тормышка һәм чынбарлыкка мөнәсәбәте кебек якларын өйрәнде. Боларны белү һәм үзләштерү һәм инде, әлбәттә, татар шигъриятенең үзенчәлекләрен, эчке кануннарын сизгер тою, табигый талант һәм армый-талмый хезмәт итү аңа тиз арада әдәбиятыбызда олы шагыйрь булып җитешергә ярдәм итә. Иҗаты туган халкының омтылышларына, зәвыгына туры килгән әдәбият әһеленең башка милләт вәкилләре тарафыннан да сөелеп укылуы бик табигый. Чөнки үз халкын дулкынландыруга ирешмәгән шагыйрь башка милләт укучыларының күңелен кузгата алмый. Г. Тукай исә XX йөз башында иң күренекле сүз осталарыннан берсе булып танылды.
Бөек шагыйребез әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүнең матур үрнәкләрен биргән Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Семен Липкин болай дип яза: «Габдулла Тукайның иҗаты белән күп еллар буе танышып киләсең һәм кинәт аның байтак кына әсәрләренең традицион көнчыгыш строфикасы белән — ике юллы шигырь итеп язылганын яки газәл формасында булуын күрәсең… Тукай шигырендә канның җанлы тибеше сизелеп тора, ул — тормышның үзе. Шулай итеп, поэзиядә могҗиза туа: эчтәлекнең гаҗәп яңа булуы аркасында безгә форма үзе дә инде өр-яңа булып тоела». Казакъ әдибе Мохтар Ауэзов татар шагыйренең иҗатын бик яхшы белгән һәм яраткан. Билгеле булганча, «Туган тел» шигыренең менә бу дүртенче строфасын күп еллар буена китапларда бастырмадылар, имеш, анда Ходай турында искә алына:

И туган тел, синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам.

М. Ауэзовның моңа бик ачуы килә торган булган. «Нишлисез сез,— дигән ул,— мин ул шигырьне бала чагымнан ук яттан беләм. Ничек инде соңгы ике юлны кисәсез?!»
Үзбәкләр Хәмзә Хәкимзадә, Гафур Голәм, таҗик Садретдин Айни, әзәрбәйҗанлы Сөләйман Рөстәм, кыргыз Аали Токымбаев, төрекмән Берды Кербабаев, казакъ Җакан Сыздыков, чуваш Педер Хузангай һәм башка каләм осталары күңелендә әдәбиятка мәхәббәт Г. Тукай әсәрләре ярдәмендә барлыкка килгән. Бу турыда алар үзләре болай дигәннәр:

«Тугандаш татар халкының бөек җырчысы Габдулла Тукайның ялкынлы, самими шигырьләре йөрәгемә тирән кереп урнаштылар. Ул барлык тугандаш республикалар шагыйрьләре өчен дә кадерле һәм газиз»
(Сөләйман Рөстәм)

«Казакъ халкы Тукайның шигырьләрен сокланып тыңлый, яратып укый… «Шагыйрь» исемле шигырен, думбра белән көйләп, күп кенә егетләрнең яттан җырлаулары әле дә хәтеремдә саклана. Казакъ егете, думбрасын чиртеп:

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам газраилне күргәндә дә:
«Без китәбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә,—

дип җырлаганда күп кенә казакъ картларының: «Гаҗәеп акын… Тагын да кабат җырла әле җырыңны!.. Тамаша акын!» дигәннәрен үз колагым белән күп тапкыр ишетткәнем бар. Барлык шагыйрьләр арасында Габдулла Тукай минем үрнәк алган зур остазым булды. Элегрәк заманнарда казакъ-татар мәктәпләрен, уку өйләрен «Габдулла Тукай исемендәге мәктәп», «Габдулла
Тукай исемендәге уку өе» дип атау гадәткә кергән иде. Мин дә «Габдулла Тукай исемендәге» мәктәпләрнең берсендә (Күкчәтау шәһәрендә) укыдым. Казакъ халкының бөек улы, зур фикер иясе һәм шагыйрь Абай әсәрләре белән беррәттән, без Тукай шигырьләрен дә ятлый, комарланып укый идек».
(Җакан Сыздыков)

«Мин ул шигырьне (сүз «Шагыйрь» әсәре турында бара) сүзен сүзгә диярлек яттан беләм. Яшәүнең үлем өстеннән тантана итүе минем аңымны киңәйтеп, күңелемдәге иҗат тойгысын көчәйтеп, тормыштагы урынымны билгеләде».
(Педер Хузангай)

«Урта Азия халыкларының, шул җөмләдән төрекмән халкының да, әдәбияты үсүендә татар әдәбиятының хезмәте күп, һәм олы Тукайны да, Ибраһимовны да мин үземнең остазларым дим».

(Берды Кербабаев)
«Г. Тукайны фәкать татар халкының шагыйре дип кенә әйтү җитми. Тукай үзбәк халкы арасында билгеле һәм танылган шагыйрь. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовның теле үзбәк һәм казакъларга якын һәм җиңел аңлашыла».

(Гафур Гөләм)
«Габдулла Тукай уйгур халкының сөеп укый торган шагыйре генә түгел, бәлки әдәбиятыбызның үсеп, камилләшүенә лаеклы өлеш кушкан мәшһүр татар шагыйредер».

(Уйгур галиме Г. Сәгъдеваккасов)
Менә бу өзекләрдән күренгәнчә, Г. Тукай үзе дә күп кенә халыкларның язучылары өчен остаз булган, аның иҗаты аларга үрнәк булып хезмәт иткән.
Г. Тукай иҗатының зурлыгы, аның шигъри әсәрләрендә генә түгел, бәлки тәнкыйть һәм әдәбиятка, тарихка караган фәнни хезмәтләрендә дә күренә. Ул үзенә кадәрге шагыйрьләр иҗаты белән яхшы ук таныш булган һәм аларга карата шәхси мөнәсәбәтләрен дә әйтеп барган. Мәсәлән, «Шигырьләребез» (1907) дигән мәкаләсендә Габделҗәббар Кандалый шигырьләрендәге «әдипкә һәм әдәбиятка хилаф җирләре» булуга игътибар итсә, «Суфи Аллаһыяр вә Утыз Имәни хәзрәтләре… назымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тәсаувыф бабында (суфыйлыкка бәйләнешле — Ф. Г.) гына сөйләгәннәр. Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп дөньядан киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер иде», дигән нәтиҗә чыгара. Ә инде Мифтахетдин Акмулла хакында «аның шигырьләренә бик күп тәгассыб (искелек — Ф. Г.) катнашкандыр, һәм дә безнең татар рухына, татар халкына бер дә тәэсире юктыр, шигырьләреннән тик казакъ исе, күчмә халык исе чыгып торадыр», дип куя.
Әлбәттә, әлеге шагыйрьләргә бирелгән бу бәяләр белән бәхәсләшергә мөмкин, әмма шунысы мөһим: Г. Тукай аларның әсәрләрен белгән генә түгел, бәлки сәнгатьчә эшләнешләре, эчтәлекләре һәм башка хасиятләре ягыннан тәфтишләп өйрәнгән. Егерменче гасырның беренче унъеллыгында аеруча күп язган Мәҗит Гафури һәм Нәҗип Думавиларны «ике бөек шагыйрьләребез» дип атавы да аның үз чоры әдәбиятыннан бик яхшы хәбәрдар булганлыгын һәм каләмдәшләренең уңышына сөенеп яшәгәнлеген күрсәтә.
Шагыйрь татар әдәбиятында тәнкыйть булырга тиеш дип карады һәм бу фикерне менә болай дәлилләде. Башка хезмәт белән шөгыльләнгән кеше басылып чыккан барлык әсәрләрне дә укып бара алмаска, укыганда да өстән-өстән генә күз йөгертеп узарга мөмкин. Шуның өчен ул «иң яхшы һәм мәгънәле» юллардан буш, берни дә бирми торган урыннарны аерып бетермәскә дә мөмкин. Г. Тукай заманында исә татар телендә китаплар күп чыга. Шуның өчен аларны әйбәтләп укып, җитешле-җитешсез якларын аңлатып баручы махсус укымышлы-лар-тәнкыйтьчеләр кирәк. Басылган әсәрләр арасында укучылар өчен зарарлылары да булуы ихтимал. Китаплар, нур һәм мәгълүмат тарату белән бергә, томаналык вә әхлаксызлык алып килергә дә мөмкиннәр. Кайбер укучылар үзләренең зәвыкларына туры килүче әсәрләрне таба алмый йөриләр. Бигрәк тә яшь кешегә «яхшы рисалә табу борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кадәр читендер. Әгәр бер рисаләне укып та, тиз генә тәнкыйтен дә табып алса, аңар бик уңай буладыр».
Шул ук вакытта Г. Тукай тәнкыйтьчегә зур таләпләр дә куя: «Тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы тагы ярамыйдыр». Тәнкыйтьче булу өчен, аның ышануынча, «әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы» таләп ителә. Чөнки шәхси файданы күздә тотып тәнкыйть итүчеләр дә күп. «Җәмәгать фикере белән уйнарга ярамый»,— дип кисәтеп тә куя бөек шагыйрь.
Күрәбез, Г. Тукай тәнкыйтьнең асылы, бурычлары, ул өлкәдә эшләүченең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында дөрес һәм урынлы сүзләр әйткән. Мәсәлән, шул чордагы барлык язучыларның һәм журналистларның иҗатын тискәре бәяләгән берәүгә Г. Тукай болай дип җавап бирә: «Сез охшашы күрелмәгән бер бөек кеше икәнсез… Ярый, язучылар, Сезнеңчә, начар һәм яраксыз кешеләр булсыннар, ләкин Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? Милләтнең хәзергесе һәм киләчәге өчен файдалы чәчмә яки тезмә берәр нәрсәгез бармы? Күрсәтегез, бер тапкыр тикшереп карыйк та, башкаларның язганнары бөтенләй ташлансын, онытылсын… Һәр язучының үзенә бер… тоткан юлы бар; шуңар күрә аларны тәнкыйтькә ашыкмаган булсагыз да ялгыш булмас иде. Һәр язучы… каләмен чылбырлап куйса,… кемнәр язар? Сезгә тәнкыйть итәргә нәрсә калыр?
Без: «Бу шигырь барлык кимчелекләрдән пак!>»,— дип язмадык лабаса! Без культура дөньясының әлифбачысы гына әле. Айлар, еллар үтәр, әлифбадан үтеп, югары күтәрелербез». Күрәбез, бөек шагыйрь барлык китапларны, әсәрләрне бер селтәнүдә юкка чыгару ягында түгел, мондый карашта торучыларны сабырлык белән тәрбияли. Башкаларны тәнкыйть итәргә алынган кешенең моңа хакы булырга тиеш. Бары тик үзе әдәбиятыбыз үсешенә каләме белән ярдәм иткән шәхес кенә төпле сүз әйтә ала. Аның шагыйрь, язучы, драматург булуы мәҗбүри түгел. Әнә В. Белинский, Н. Добролюбовлар рус әдәбиятында бары тик тәнкыйть хезмәтләре язу белән генә шөгыльләнгәннәр. Димәк, сүз сәнгатенең үзенчәлеген нечкә тоеп, гадел эш итүче тәнкыйтьче әдәбиятның абруйлы әһеле була ала. Әсәрнең үзеннән чыгып түгел, бәлки теге яки бу язучыга шәхси мөнәсәбәт буенча тәнкыйть хезмәтләре язучыларны Г. Тукай «Мөнтәкыйд» («Тәнкыйтьче») шигырендә дә чыбыркылады:

Җил тегермәнен күрә дә: «Аһ, суы юк!» — дип куя,
Су тегермәнен күрә дә: «Пары, буы юк!» — дип куя.

Ул тота ат койрыгын да: «Бу — озын сач!» — дип куя,
«Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» — дип куя.
Һәр язучы иң әүвәл үз-үзенә, шәхси иҗатына карата тәнкыйть белән карарга тиеш. Г. Тукай шундый иҗатчы иде. Ул 1913 елда ул «Уянгач беренче эшем» дигән мәкалә яза. Үзенең җиде ел буе иҗат иткәннәрен күздән кичерә, йомшак, җитәрлек дәрәҗәдә сәнгатьчә язылмаган дип уйлаганнарын «чүп» дип атый. Шул «чүпләрне» бүлмәсеннән чыгарып ташлый. «Бүлмәдә,— ди ул,— «үз сөйгәнем», «үз сөйгән шигырьләрем» генә калдылар». «Рухани бүлмәмне бертөрле тазартырга вакыт эзли идем вә һаман Алла юл ачар әле дип өмидләнә идем. Менә Алла юл ачты, «бүлмә» себерергә бушадым. Себереп тә чыгардым. Әй, җир йөзендәге төрек баласы, галимме син, хакимме син, падишаһмы син, теләнчеме син, инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем буласың да, мин сиңа такмак китабымны мәгаль ифтихар1 Һәдия итә алам. Тиз арада, ...үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәле2 зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем». Бу үз иҗатыңа гаять җаваплы карауның гыйбрәтле мисалы. Әлеге сүзләрдән күренекле шагыйрь Сибгат Хәким мондый нәтиҗә ясый: «Тукайның мәкаләсендә шагыйрьләрне уйландыра торган нәрсәләр күп. Тукай, моңа хәтле язганнарын тәнкыйть аша үткәреп, яхшыларын начарларыннан аера… Менә үз-үзеңне тәнкыйть нинди була икән.
Тукайдан өйрән дә өйрән...»
Бөек шагыйребез замандашлары Г. Камал, М. Гафури, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Н. Думави, Г. Ибраһимов, Г. Исха-кый иҗатларына карата фикерләрен белдерә. Аларның әсәрләрендә үзен канәгатьләндергән яклар турында кинәнеп язса, кимчелекләрен, Г. Тукайга хас булганча, кылычтан үткен теле белән камчылый. Мәсәлән, М. Гафуриның «Кызларга махсус милли шигырьләр», «Ирләргә махсус милли шигырьләр» язуын килештерми, аларны милләткә файда урынына зарар» дип бәяли. Ләкин бары тик әдәбият мәнфәгатен кайгыртып язылган мондый тәнкыйть хезмәтләре Г. Тукайга бу каләмдәшләренең күпчелеге белән әйбәт, кайберләре белән хәтта дустанә мөнәсәбәт сакларга комачаулык итми.
Әдәбиятыбыз үсешенә чын-чынлап киртә булып торган ул вакыттагы рәсми идеологиягә һәм цензорларга карата да усал-усал сүзләр яудыра. «Цензор белән он иләүче хатын арасында аерма шул гына: берсенең иләге төбендә — эшкә ашмаганрак нәрсәләр кала, берсене-кендә — иң кадерле нәрсәләр генә кала». Ягъни язучының ихлас язган, шуның өчен үзенә дә кадерле тоелган фикерләрен, яки әсәрләрен цензор дигән сакчы матбугатка үткәрми, сызып ыргыта. Шуңа күрә Г. Тукай, ачынып, «кызмагыз, мәйданга чыкса чүпләрем»,— дип әйткән дә. Күренә ки, халык шагыйре тәнкыйть өлкәсендә дә туры сүзле, гадел, аяусыз, таләпчән булган, бигрәк тә үз-үзенә ташламалар ясамавы аның шәхесенә карата ихтирам уята.
Г. Тукай үз иҗатына битараф булдылар дип әйтә алмагандыр. Чөнки һәр әсәре, китабы җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә, аларны укыйлар, язганнары белән килешәләр, яки бәхәсләшәләр, авторын мактыйлар, ачуланалар, аның белән ызгышалар.
Г.Тукайның «иң беренче тәнкыйтьчеләре», әлбәттә, рәсми хакимиятләр була. 1911 елның 26 ноябрендә, мәсәлән, матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты Петербургка — Баш Идарәгә шикаять җибәрә. Анда Г. Тукайны кайбер әсәрләре өчен җинаять җавап-лылыгына тартырга кирәклеге әйтелә. Казан чиновниклары «Китмибез!» шигыре өчен Җәзалар турындагы. Уло-жениенең 104 статьясы 3 пункты, «Хөррият хакында» шигыре өчен 129 статьясы 2 пункты, «Тавыш хакында», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» шигырьләре өчен 129 статья 6 пункт буенча гаепле булуын күрсәтеп» язалар.
Ә. Сәйдәшев дигән кеше «Фикер» газетасында (1906 ел, 3, 21 июль) Г. Тукайның «Алай-болай» исемле мәкаләсе басылгач, гәзитне судка бирә. Гәзит нәшире Камил Мо-тыйгый-Техфәтуллин бу материалларның авторы Г. Тукай булуын яшерә һәм ялгызы гына суд каршына баса. Аны ун көнгә полиция участогына ябарга хөкем итәләр.
XX йөз башында төрле социаль катлауларның ихтыярын чагылдырган вакытлы матбугатның ниндие генә булмый? Һәрберсе Г. Тукайның иҗатына үз мәсләгеннән һәм мәнфәгатеннән чыгып бәя бирә. Иҗат кешесе өчен үзең ныклап инанган кыйблаң булу бик мөһим. Бары тик шул вакытта гына, сине бер кырыйдан икенче якка тайпылдырырга тырышучыларга бирешмичә, тоткан мәсләгеңә туры барырга мөмкин. Г. Тукай исә туган халкының алга китүен, аның бүген бәхетле көн итүен, киләчәге тагы да яхшырак булуын теләде. Шуларны кайгыртып язган шагыйрь үзенә бик күп теләктәшләр тапты, шул ук вакытта дошманнар да җыйды.
Тәнкыйтькә куела торган төп таләп — гаделлек. Бары шул сыйфатка ия булганда гына ул үзенең бурычын үти ала. Ф. Әмирханның шагыйрь Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә багышланган мәкаләләре әсәрләрне эстетика кануннары буенча бәяләүнең матур үрнәге булып торалар. Шагыйрьнең өченче шигырь дәфтәрен бәяләүгә багышланган «Габдулла Тукаев шигырьләре» («Әлислах», 1907, 3 декабрь) дип исемләнгән мәкаләдә ул җыентыкта «иске төрек теле белән язылып, гарәпчә, фарсыча, әзәрбәйҗанча, тагын әллә нәрсәчә телләреннән корылган шигырьләре» дә күплегенә эче пошуын белдерә дә, саф татарча тел белән, халык арасында яши торган хыялый хикәягә нигезләнеп иҗат ителгән «Шүрәле» поэмасына югары бәя бирә. Әдәбият сөючеләргә һәм барлык шәкертләргә мәҗмуганы дикъкать белән укып чыгарга киңәш итә. Шагыйрьнең дүртенче дәфтәренә карата язганда («Әлислах», 1908, 9 февраль) Ф. Әмирхан каләмдәшенең әсәрләрен туган телебездә иҗат итүенә сөенүен белдерә, «бу икенче мәҗмуга да… гүзәл шигырьләр белән тутырылган»,— ди ул. «Китмибез», «Ишек бавы», «Хөррият хакында», «Бер шәехнең мөнәҗәте», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр», «Рәсемгә ишарә», «Бер газета идарәсе хәленнән», «Көз» исемле шигырьләрне аерып күрсәтә. Шул ук вакытта тәрҗемә итеп язылган «Охшату» һәм «Мужик йокысы» әсәсрләренеңбу җыентыкта урын алырга тиеш түгеллеген дә әйтә. Беренчесенең тупас теленә игътибар итсә, икенчесеннән тормышны җитәрлек белмәү күренеп торуын искәртә. «Мал юк дип зарланма, үзеңнән күр аны» дигән шигырьләрнең мәгънәләре берлә Россия җир тарихын вә сәясәтен белгән кешеләр канәгать итмәячәктер», дип куя. Ф. Әмирхан мәкаләне шагыйрь алдына бурыч кую белән тәмамлый: «Монан соң Габдулла әфәндедән: халис1 татар телендә язылган озын-озын поэмалар көтәбез. Татар теленең (дикъкать итегез! Төрек түгел) аз булса да алга атлавы өчен, мотлак куәи шигърияле2 затларыбызның тәсанныгсыз3 татар булып калулары лаземдер».
Шул ук вакытта Ф. Әмирхан Г. Тукайны әдәбиятның үзен ныклап белмичә генә тәнкыйть итүчеләрдән аралый. «Гафуриның теле җиңел, нәфис, ә Тукаевныкы бөтенләй мөмкин түгел» дигән берәүнең сүзләренә каршы ул Г. Тукайның саф татарча яңгыраучы шигырен мисал итеп китерә. Шул ук «тәнкыйтьченең» «Тукаевның шигырьләре муаффәкыятьсез1 тәрҗемәләрдән гыйбарәт» диюенә карата болай ди: «Ул әфәнде рәхим итеп менә шушылар арасыннан муаффәкыятьсезлекләр күрсәтсен иде: «Шагыйрьгә», «Бишектәге бала», «Вәгазь», «Шил-лердан», «Мәхбүс» һәм «Әлислах» сәхифәләрендә чыккан икътибаслары2».
«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасы басылып чыккач, аңа да бәяне беренчеләрдән булып Ф. Әмирхан бирә («Әлислах», 1908, 24 ноябрь). «Тукаевның бу әсәрен һәм «Яшен»дә көлке шигырьләрен укый торгач, аңар татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады».
Ә инде бөек шагыйрь вафат булгач, Ф. Әмирхан «Кояш» газетасында (1913 ел, 4 апрель) кайгы мәкаләсе бастыра. «Шималь төрекләре бүген үзләренең иң мәшһүр, иң сөекле шагыйрьләрен күмәләр… Милләтебезнең бөтен халык җырларындагы төп аһәң, кайгы, хәсрәт,- авыр моң аһәңе аның шигырьләрендә дә төп көй, әсас иде. Менә шуңар күрә аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды». Бу сүзләрдән Ф. Әмирханның каләмдәше Г. Тукай шәхесен һәм иҗатын никадәр хөрмәт иткәнлеген күреп була.
Ә менә Г. Ибраһимовка килгәндә, аның Г. Тукай иҗатына мөнәсәбәте үзенчәлеклерәк. 1910 елда язылган «Татар матбугаты» исемле мәкаләсендә ул болай дигән иде: «Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле һәм галибәле рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗәдә ки: татар шагыйре диелүгәчә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд була».
Әмма берничә елдан аның Г. Тукай иҗатына булган карашы үзгәрә. Бу Г. Ибраһимовның әдәбиятның бурычларына, аның асылына булган күзаллауларының, ягъни эстетик карашларының үзгәреп торуы белән аңлатыла булса кирәк. Иҗатын романтизмнан башлап, тәнкыйди реализм һәм социалистик реализм юлларын үткән әдип эстетика кануннарын аңлауда да бер урында гына тормады. 1913 елда ул «Татар шагыйрьләре» дигән хезмәтен яза. Ул анда шагыйрь булган кешегә билгеләмә бирә: «Шагыйрь, әгәр дә ул чын мәгънәсе илә шагыйрь булса, шөбһәсез, хиссият колы. Аның, шагыйрьлеге ягыннан караганда, салкын гакыл, коры мантыйк белән күп эше булмый». Г. Ибраһимов, шагыйрьлекне шулай аңлавы сәбәпле, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәндләргә бик югары бәя бирә. Аның каравы Г. Тукайга карата ул аеруча таләпчәнлек күрсәтә. Шагыйрьнең башлангыч иҗатында татар сүзләрен аз куллануына игътибар итә. Әлбәттә, ул бу мәсьәләдә хаклы. Ләкин Г. Ибраһимов бик кискен итеп, «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» дигән сорау куя. Әлеге шагыйрьнең бары тик «хиссият колы» гына булмавы, аның мәхәббәт лирикасына азрак урын бирүе әдипкә ошамый. Халык мәнфәгатьләре турында язуны Г. Ибраһимов хәтта шагыйрьлеккә кимчелек китерә торган як дип карады. «Халык бетен дөнья мөселманы өчен кайгырганда — Тукаев шуны җырлады; аннан миллияткә күчкәч — аның теленнән татарлык аһлары коелды… Шулай итеп, халык Тукаевта… үз күңеле эзләгәнен беркадәр таба килде. Вакыты белән Гафурины да күтәргән нәрсә — шул иде… Анлар заманында шигырьдән фикер вә нәсихәт эзләгән халыкка азык булса да, хәзер әдәби кыйммәтләре калмаган». Күрәбез, Г. Ибраһимов хәтта Г. Тукайны шагыйрь дип тә танымас иде. Ф. Бур-наш бу фикерләргә каршы чыкты, Г. Тукайны шагыйрь буларак югары бәяләде. Г. Ибраһимовның һаман да шул «Татар шагыйрьләре» дигән хезмәтендәге карашларыннан ваз кичмәвен тәнкыйтьләде. Г. Ибраһимов аңа җавабында Г. Тукай турындагы карашы «моннан ун-унике ел элек ничек булса, әле дә шул көенчә калды», дип, үзенең бөек шагыйребезгә булган тискәре мөнәсәбәтен тагын бер тапкыр раслады. Ләкин шагыйрьнең талантын ул барыбер кире кага алмый. «Ул халыкның эченә, җанына да төшә, хыял вә әкият дөньясына да керә»,— дияргә мәҗбүр була. Шулай итеп, никадәр тәнкыйть күзлегеннән чыгып карарга тырышмасын, Г. Тукайның бәхәссез таланты аны дөрес бәя бирүгә китерә.
С. Хәким бу турыда болай уйлана: «Галимҗан ашыккан, артык ашыккан… Икесе дә зур шәхес. Араларына кермим. Тукай да, Галимҗан да усал. Тукай җавапсыз кала торган кеше түгел. Шәхси яратып бетермәүләр язганнарыннан күренеп тора… Галимҗанның Тукай турындагы мәкаләләрен халык кабул итмәде. Халык Тукайга бөтенләй икенче төрле бәя бирде… Халыкка күбрәк ышанырга кирәк икән. Халык үз улын кимсетергә ирек бирми. Дөреслек — халык ягында».
1917 еллардан алып 1990 елларга кадәрге чорда Г. Тукай иҗатын төрле вакытларда төрлечә бәяләү булды. Егерменче елларда аны вак буржуа шагыйре дип атау гадәткә керде, шагыйрь иҗатындагы халыкчанлык рухы инкарь ителде. Бу әле утызынчы елларның урталарына кадәр дәвам итте. Мәсәлән, Гомәр Гали болай дип язды: «Әгәр инде бик нык тикшереп, Тукай иҗатында төп бер идея стержне табабыз икән — ул татар вак буржуаз идеологиясенең куе романтизмга, мистицизмга буяп бирелгән күренеше булыр». 1938 елда Гали Халит Г. Тукай иҗатына багышланган мәкалә белән чыгыш ясый. Яшь әдәбият галиме классик шагыйребез иҗатына яңача, гадел карый һәм аны дәлилсез һөҗүмнәрдән яклый. 1939 елда шул ук галим «Халык шагыйре Тукай» дигән китабын бастырып чыгара. Г. Халит, күргәнебезчә, Г. Тукайны халык шагыйре дип атый. Моны ул шагыйрьнең «халык мәнфәгатьчесе» булуы, «халык тормышы белән бергә яшәвендә һәм халык поэзиясенә, халык талантына, халык рухына булган мәхәббәте» белән раслый. Г. Халитнең 1956 елда рус телендә дөнья күргән «Габдулла Тукай һәм XX йөз башында татар әдәби хәрәкәте» дигән китабы да гыйльми җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. Г. Тукайның тууына йөз ел тулуга багышлап чыгарылган биштомлыкның да мөхәррире Г. Халит булды. Үзенең бу басмага язган кереш мәкаләсен ул «Халык җырчысы һәм Ватан улы» дип атый. Бу инде Г. Тукайга бирелгән зур бәя иде. «Чын сәнгатьне, чын шигъриятне тудырган затлар бервакытта да үлмиләр. Халык рухын били алган сәнгать иясе үлемсез. Тукай да шундый»,— дигән нәтиҗә ясый ул.
Г. Тукай иҗатын егерменче-утызынчы елларда Габ-драхман Сәгъди, Гали Рәхим, Фәтхи Бурнаш, Галимҗан Нигъмәти, Җамал Вәлиди, Гомәр Галиләр өйрәнделәр.
1938 елда М. Җәлил Г.Тукайның Мәскәүдә рус телендә чыккан сайланма әсәрләр җыентыгына кереш сүз яза (ул китапны төзүче дә М. Җәлил үзе була). Ул Г. Тукайны «бөек демократ шагыйрь» дип атый, Г. Тукай — «халыкның сөекле шагыйре һәм киләчәктә дә шулай булып калачак», дигән нәтиҗә ясый. Гомумән, М. Җәлил халык шагыйребезнең иҗатын барлау, туплау, өйрәнү, аның әсәрләренең берничә томнан торган академик басмасын чыгару турында кайгырта. Аның бу тәкъдимнәре 1939 елның 11 августында Татарстанның җитәкче органнарына язган хатында әйтелә. Шунда ук ул игътибарны башкалабыз Казанда Г. Тукайга һәйкәл кую, шагыйрьнең музеен ачу мәсьәләләренә дә юнәлтә.
Шагыйрьне халкыбызга якынайтуда һәм танытуда Якуб Агишев, Иван Пехтелев, Рөстәм Башкуров, Резедә Ганиева, Йолдыз Нигъмәтуллина, Үзбәк Гыймадиев, Рашат Гайнанов һ.б. куйган хезмәтне дә ихтирам белән телгә алырга кирәк. Г. Тукайның шигырь системасын, аның классик язма шигырь (гаруз), халык шигыре (силлабика) кануннарын иҗади файдалануы турында Әхмәт Исхак, Хатип Госман, Марсель Бакиров, Хәләф Курбатовларның хезмәтләре бар. Ибраһим Нуруллинның бу өлкәдәге хезмәтләре аерым игътибарга лаек. Ул 1956 елда «Тукай эстетикасы» дигән хезмәтен чыгарды. «Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән «Тукай» дигән әсәр язды. 1977 елда ул Мәскәүдә рус телендә дә басылып чыкты. Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы һәм «Тукай Петербургта» драмасы шулай ук бөек шагыйребезнең шәхесен укучыларга һәм тамашачыларга танытуда зур файдалы эш башкардылар. Боларга өстәп Р. Ишморат, Т. Миңнуллин, Р. Батуллаларның драма әсәрләрендә, С. Хәким поэмаларыңда, күп санлы шигырьләрдә, хикәяләрдә Г. Тукай образының төрле яклап, шактый тулы гәүдәләндерелгәнлеген әйтү зарур.
Г. Тукайга багышлап шулай ук күп җырлар, башка музыкаль әсәрләр, рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Бөек шагыйребез әнә шулай халкыбыз рухында яши. XXI гасырга да ул олуг шагыйрь, зур җәмәгать эшлеклесе, бөек фикер иясе буларак килеп
керде.
  • 0
  • 21 сентября 2010, 16:21
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.