Ш.Рәкыйповның "Чәчәкләр сөйли белә" әсәре. Йомгаклау дәресе. (8 нче сыйныф)

Максат: әсәргә анализ бирү;
укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру;
Александр Мотросов батырлыгын кабатлаган татар солдатлары белән горурлану хисләре уяту.

Җиһазлау:
компьютер, интерактив такта.

Дәрес планы:
I. Оештыру моменты.
II. Өй эшен тикшерү.
III. Әсәргә анализ ясау.
1. Әсәрнең жанрын билгеләү, әсәр язылган вакытка тарихи күзәтү ясау, язучының иҗат югарылыгы турында әйтү.
2. Барый образына характеристика.
3. Әсәрнең темасын, идеясен билгеләү.
4. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар.
5. Әсәрнең әһәмияте.
6. Эстетик яктан бизәлеше.
IV. Йомгаклау.
V. Өй эше бирү.
VI. Укучыларның хезмәтен бәяләү.

Дәрес барышы.
I. Оештыру.
Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.
II. Өй эшен тикшерү.
— Без үткән дәрестә нинди әсәр белән танышкан идек? Авторы кем?
— Әсәрнең сюжетын искә төшереп китәрбез. Сезгә укып бетерергә бирелгән иде. Әсәрдәге төп вакыйгаларны санап үтәрбез.
III. Әсәргә анализ.
1. — Шамил Рәкыйпов бу әсәрне кайчан язган?
— Бу чорда илдә нинди вакыйгалар булган? (1967 ел. Л. И. Брежнев чоры. Партия кушканча язу вакыты. Партия – яшәү идеалы чоры.)
— Жанры буенча – повесть. Төп герой – Барый, вакыйгалар бик күп, күләме зур. Документаль вакыйгаларга нигезләнә.
Сүзлек: дзот амбразурасы, томалады, һәвәс, мәхшәр, мәкерле, ыргыла, ыңгыраша.
2. Барыйның характерлы билгеләрен группаларда язып чыгыгыз. (Укучылар мөстәкыйль эшлиләр. Яңадан һәр группадан чыгып, укучылар бу характерлы билгеләрне тактага язып баралар.)
ул командир
куркусыз, кыю
акыллы
эшчән
яхшы укый
ярдәмчел
кайгыртучан
төгәл кеше, пөхтә
максатчан
өлгер, җитез
игътибарлы
табигатьне – чәчәкләрне ярата
матурлыкны тоя белә
әти-әниләрне хөрмәт итә
(Характерлы сыйфатларны санаганда, һәрберсенә мисал китереп сөйләп баралар).
Барыйның тормыш юлы ничек дәвам итә?
Аның сәләтле бала булуын авылдашлары белгәннәр. (Ул хиссапчы-җаваплы кеше, тырыш, тәрбияле, максатчан).
Менә сугыш башлана. (Авыл кайгыра, борчыла, ир-атлар сугышка китә. Тылда халык кулыннан килгәнчә фронт өчен тырышып эшли. Барыйны сугышка алалар.) Комрьютерда шушы эпизодлар күрсәтелеп барыла.
Сугыш чоры. (Ул фронтта, батыр, кыю солдат. Генерал Галицкий бөркетләр белән чагыштыра.)
Сугыш тынып торган арада, тормыш турында уйлый.
Барый урманда шулай уйланып ятканда, кинәт каты шартлаулар ишетелә. «Урман» – курку хисе, билгесезлек символы.
Һөҗүм алдыннан чәчәкләр күрә.
Киң күкрәге белән амбразураны каплый. Пулемет тынып кала.
Сугышчылар сөекле командирлары өчен дошманнан аяусыз үч алалар.
Бу адымны ясау аңа җиңел булмагандыр?
Әйе, яшисе килү теләге булгандыр.
Ләкин ни өчен соң Барый амбразурага ташланган?
Туган ил алдындагы бурыч, үз теләген җиңеп, шушы адымга китергәндер. (Башка фикерләр дә тыңлана.)

3. Әсәрнең темасы: Батырлык.
Идеясе – Барый кебек батырлар турында белергә кирәк.

4. Күтәрелгән проблемалар:
сугыш афәте;
тормышның «туктап торуы»;
фашистларның кансызлыгы.
5.Әсәрнең әһәмияте. Бөек Ватан сугышында безнең илебезнең Барый кебек батыр сугышчылар аркасында җиңүен күрсәтү.
6. Эстетик яктан бай әдәби әсәр, сүрәтләү чаралары, мәкальләр, фразеологизмнар бик күп. (Укучылардан әйттерү.) Комрьютерда язма күрсәтелә, мәгънәләре аңлатыла, мисаллар китерелә.
— Тәвәккәл таш яра.
— Батыр ярасыз булмас.
— Туеңа хәтле төзәлер, чуалып йөрмиләр, күз сирпеп алалар, күңелләрне җилкендерә, су кебек эчә, ут кебек өлгер…
7. Бу әсәрне укыгач, сез үзегезгә нәрсә алдыгыз?
— Үз илеңне яратырга, кеше булырга, үз өстеңдә максатчан эшләргә.
IV. Йомгаклау.
— Шулай итеп, укучылар, без Ш. Рәкыйповның «Чәчәкләр сөйли белә» әсәренә анализ ясадык. Туган иленең җиңүе өчен, Барый кебек батырлар үз гомерләрен дә кызганмаганнар. (Комрьютерда батыр сугышчылар исемлеге күрсәтелә.) Шуңа күрә аларның батырлыгын онытмаска кирәк. «Кар десанты» әгъзалары һаман да сугыш булган урыннарда казу эшләре алып баралар, хәбәрсез югалганнарны таба торалар. (Компьтерда эпизодлар күрсәтелә.) Җырдагыча:
Үлгәннәрнең каберен бел!
Исәннәрнең кадерен бел!
V. Өй эше. «Батырлыкны мин ничек күз алдына китерәм» дигән темага сочинение язарга. VI. Билгеләр кую.

Яр Чаллы шәһәре 60 нчы урта мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газизова Лена Халит кызы
  • 0
  • 30 января 2011, 17:51
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.