“Казан дастаны”– кыйммәтле рухи хәзинә

В. Имамовның “Казан дастаны” исемле тарихи романы дөнья күргәнгә дә өч ел үтеп киткән икән. Болгар чоры әдәбиятын өйрәнгәндә, бигрәк тә шул чорга бәяләмә биргәндә, һич арттырып әйтүем түгел, бу китап алыштыргысызга әйләнә. Ул татар әдәбиятында йөзек кашы саналырлык әсәрләр белән бер рәткә куелырга хаклы. Моңарчы беркем дә кагылып карамаган тарихи чорны сурәтләргә алынып, энциклопедик характердагы әсәр иҗат иткән Вахит Имамов киң карашлы, кыю фикерле язучы булуын тагын бер кат раслады.

( Читать дальше )

5-7 нче сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар

Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз. Ә зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен, гореф-гадәтләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала. Димәк, белем һәм тәрбия бирү процессында милли-төбәк компонентларыннан файдалану – ул әле заман таләбе дә. Түбәндәге дидиактик материаллар татар теле дәресләрендә яңа теманы үткәндә, шулай ук кабатлау этабында файдалану өчен төзелде. Текстлар, өзекләр Мөслим җирлегендә туып үскән һәм бүгенге көндә дә арабызда яшәп иҗат итүче язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән алынды. Аларның һәрберсеннән туган төбәгебезне чиксез ярату хисе бөркелә, аның гаме белән яшәү сизелә. Сүз сәнгатенең тәэсир көче, һичшиксез, балаларга да йогынты ясый, аларны игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Мондый дидиактик материалларны мин татар теле кабинетында аерым текстлар рәвешендә туплап барам. Алар, төрле биремнәр белән берничә сыйныфта кулланыла ала. Биремнәрне дифференцияләштерергә һәм индивидуальләштерергә дә мөмкинлек кала, күләмлерәк текстларны өй эше итеп бирергә, төркемнәрдә өйрәнү өчен тәкъдим итәргә була. Төрле биремнәр нигезендә текстлар сайлау кебек эзләнү эшенә көчлерәк укучыларны җәлеп итү дә үзен аклады: балалар мондый төрдәге өй эшләрен бик теләп башкаралар, кызыклы тел күренешләрен ачыклап, кечкенә генә ачышлар да ясыйлар. Көчле укучылар белән өстәмә шөгыльләнү өчен дә бик яхшы җирлек туа. Әлбәттә, әлеге җыентык кысаларында материалларны тулы күләмдә бирү мөмкин түгел, шуңа күрә алар үрнәк рәвешендә генә тәкъдим ителә.

( Читать дальше )

2009-2010 нчы уку елына татар теле һәм әдәбиятыннан урта (тулы) мәктәп курсы имтиханы өчен сочинение комплектлары

№ 1
1. “С.Хәким – үзе бер тау, шигъриятнең зур тавы”.
2. Каюм Насыйри – үз халкының һәм үз чорының улы.
3. А.Гыйләҗев иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе сайлый.)
4. Гаилә — тормышның нигезе. (Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча.)
5. Татар әдәбиятында укытучы образы.
6. Г.Әпсәләмов әсәрләрендә батырлык темасы.
7. Алтын Урда чорында татар әдәбиятының яңарышы.

( Читать дальше )

Серләреңне ач, Казан, мең яшәгән башкалам (тәрбия сәгате)

Тема: Серләреңне ач, Казан, мең яшәгән башкалам.
Максат: Укучыларның туган як, Казан каласы тарихы белән кызыксынуын үстерү, алар күңелендә башкалабызны ихтирам итү, сөекле халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү, патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү.

( Читать дальше )

Гүзәлия Тарханова сайты. Татар телен укыту серләре

tarkhanova.ru

Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы 1954 елның 22 нче июлендә Актаныш районы Калмаш авылында туа. 1971 елда Такталачык урта мәктәбен тәмамлап, КДУның тарих-филология факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, 10 ел дәвамында Чистай районы Татар Талкышы авылында тарих укыта. 1983 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчә һәм шәһәр мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта башлый. Шунда ук Өзлексез педагогик белем бирү институтында (ӨПББИ) татар теле һәм әдәбият белегечлеге буенча диплом ала. 1991 елдан алып 2009 елга кадәр 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшли, татар теле укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. 15 ел дәвамында татар теле укытучыларын аттестацияләү буенча шәһәркүләм эксперт группасында һәм олимпиада, медаль эшләрен тикшерү буенча шәһәр комиссиясендә уңышлы эшләп килә. 2009 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә һәм хезмәт эшчәнлеген Вахитов районының 96 нчы гимназиясендә дәвам итә.

( Читать дальше )

Этнолингвистические исследования татарских говоров региона Юго-восточного Закамья Татарстана (2)

Наряду с литературной формой имени действия на -у/-ү, активно употребляется отглагольное имя на -ыш/-еш: Китап әйтешенчә ‘Как сказано в книге’. Имя действия на -ыш/-еш встречается во всех трех диалектах татарского языка, но особенно активно оно в говорах среднего диалекта, например, в нукратском, параньгинском, заказанском, нурлато-кайбицком. В мишарском диалекте оно выступает а таких говорах, которые формировались в контакте со средним диалектом, например, в чистопольском. Форма имени действия на -ыш/-еш сохранилась и в других тюркских языках: в ногайском, балкарском, турецком. Имя действия на -ыш употреблено в поэме «Төхфәи Мәрдан» поэта XVI века Мухамадьяра.

( Читать дальше )

Түнтәр мәктәбендә төрле елларда укыган укучылар һәм укыткан укытучылар истәлекләре (2)

1945-1953 елларда укыган Хәкимова Сания истәлекләре
Хәкимова Сания Хәкимовна 1945-53 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә белем ала. 1-4 классларында аны Түнтәрнең Исхакова Фаһирә исемле кыз укыткан, мәктәп директоры Мөхәммәтшина Сәйдә апа, 5 класста җитәкчеләре Мөхәммәдиева Рәшидә апа, 7 класста Зәкиев Фаил абыйлар була.
1-2 классларда укыган вакытта өскә кияргә пальтосы булмаса да, укырга барасы килгән. Әнисе эшкә киткәндә, өстән ишекне терәтеп я бикләп китә торган булган.

( Читать дальше )

Түнтәр мәктәбендә төрле елларда укыган укучылар һәм укыткан укытучылар истәлекләре (1)

1953-1954 елларда укыткан Алкин Разит истәлекләре
Мин дә унынчы классны бетергәч, Түнтәр җидееллык мәктәбендә педагогик эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Бернинди педагогик белем булмаганлыктан, миңа дәреснең максатын куярга, план-конспект төзергә Мөхәммәдъярова Рашидә апа нык ярдәм итте.

( Читать дальше )

Сайт средней школы села Ильбяково Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан топик-ссылка

Сайт средней школы села Ильбяково Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан. В 1988 году в селе открылась начальная школа, в которой обучалось 2 ученика. С 1991 года школа стала неполной средней, а с 1994 года средней общеобразовательной школой. В 1997 году Альметьевским АО "Жилстрой" и ООО "Янтарь"" был возведен новый благоустроенный комплекс, включающий в себя школу, детский сад, медицинский пункт, библиотеку, спортивный зал, швейный цех, центр досуга и отдыха.

Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты топик-ссылка

Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты / Педагог дополнительного образования, учитель татарского языка и литературы Муслюмовской средней общеобразовательной школы № 2 Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан Залилова Гульназ Ильсуровна