Әдәби туган як – зәй төбәге. (1)

Беренче бүлек

Зәй төбәгенә тарихи — мәдәни күзәтә
Шаулап ага Зәй сулары, кагып ярларга;
Матурлыгы Зәй ягының күчә җырларга.
Яшел җәе, алтын көзе, бәсле кышлары,
Күңелемдә Зәй каласы, яшьлек дусларым.
Флүн Разов.


Зәй… Кем бу сүзне беренче әйткән соң? Мөгаен, финно — угор группасыннан булган халык, елга буена килгәннәр дә, үзләренең алларында көмеш су күреп аваз салганнардыр: «Лей!» (елга). Яки бервакыт, җәй көне, эссе Урта Азиядән, ерак юл үтеп, төрки кабиләсе, таныш булмаган елганы күреп: «Сай! Сай!» (елга, елга) дип әйткәннәрдер.

( Читать дальше )

Әдәби туган як – зәй төбәге

Син кем? — дип сорасалар, син документыңны, паспортыңны күрсәтәсең: анда төп мәгълүмат язылган. Әгәр дә халыктан, син нинди халык, дип сорасалар, халык документ урынына үзенең галимен, язучысын, рәссамын, композиторын, сәясәтчесен, хәрби җитәкчесен күрсәтә.
Рәсүл Гамзатов.

Туган як! Туган як кеше өчен ата — анасы кебек үк кадерле. Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шуннан аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә.Торган саен син туган якның гүзәллеген ныграк аңлыйсың, байлыкларын күз алдына ачыграк китерәсең.
Туган җир! Туган төбәк! Туган табигать! Һәр кеше өчен нинди газиз, тирән мәгьнәле сүзләр!

( Читать дальше )

ТЕЛЕБЕЗ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ

Кеше исемнәре гадәти сүзләр генә түгел, ә һәр халыкның милли йөзе, тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Дөньяда нинди генә халыкны алма, аларның һәрберсенең үзләренә хас исемнәр байлыгы бар. Ә менә татар исемнәре белән эш ничегрәк соң? Безнең исемнәребез милли йөзебезне, халык буларак үзенчәлекләребезне, милли горурлыгыбызны чагылдырамы? Күренекле совет ономасты В.А.Николаев, статистик исәпләүләр нигезендә, 1967 елда татарлар арасында ир балалар исемнәреннән – Альберт, Эдуард, Роберт, Марсельнең, кыз балаларга – Лилия, Роза, Резеда, Эльмираның бик күп бирелүен хәбәр итә. Чыннан да, кем ул Роберт исемен йөрткән кеше: татармы, евреймы, ингизмы, французмы, русмы? Кайсы милләт кешесе? Кайда бу исемнең татар исемнәренә хас милли йөзе, төсе, сыйфаты? Менә шушы сорауларга җавап эзләп, мин фәнни эшемне башладым. Минем максатым – бай тарихлы татар исемнәре хәзинәсен өйрән.

( Читать дальше )

АНА ТЕЛЕ – КЕШЕЛӘРГӘ АҢ-БЕЛЕМ, ТӘРБИЯ БИРҮ ӨЧЕН ИҢ ШИФАЛЫ ЧИШМӘ

Хәзерге үзгәрешләр заманында ана телен белүдән дә әһәмиятлерәк эш бармы икән! Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми буыннан буынга тапшыру – бу безнең төп бурычыбыз. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше моңа битараф кала алмый торгандыр. Ана теле – кешеләргә аң-белем, тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә.

( Читать дальше )

Г. ИСХАКЫЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ.

Теләсә нинди милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Чөнки аларның каһарманлыгы, таланты, җәмгыят өчен кылган хезмәтләре бер милләт эчендә генә кала алмый, ә бәлки бөтенкешелек күләмдә әһәмиятле була.
20 нче йөз башында татар җәмгыятендә милләтне алга җибәрү, моңа аң-белемне арттыру юлы белән ирешү җәмгыятчелекнең төп гамнәреннән берсе иде. Шуның өчен каләм әһелләре милләт алдында торган бурычларны, күпмедер дәрәҗәдә булса да, әхлакны үстерү, яхшырту ярдәмендә хәл итү мөмкин дип исәпләделәр, мәгърифәтчелек карашларын уздырдылар.

( Читать дальше )

ТУГАН ЯКНЫҢ БЕР ТАЛЫ

Безнең Алабуга төбәгендә милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур тырышлык куючы, әдәбиятыб ызга намуслы хезмәт итүче язучыларыбыз, шагыйрьләребез яши. Шәһәребезнең йөзек кашы булган 1 нче гимназиядә бу шәхесләребезнең иҗатын өйрәнү зур игътибар үзәгендә тора. Шуңа күрә мөгалимнәребез безне аларның тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан класстан тыш уку дәресләре, дәрес-конференция, очрашулар уздыра. Бу чаралар гимназиябездә эшләп килүче Фазыл Шәех исемендәге музейда үтә.

( Читать дальше )

ТЕЛ ЯЗМЫШЫ - МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Тел сүзе — тормышыбызда иң күп таралган сүзләрнең берсе. Моны аның халык, ил, милләт сүзләре кебек үк иҗтимагый әһәмиятле киң колачлы, тирән мәгънәле төшенчәне белдерүе белән аңлатырга кирәк. Аннары бу сүз күп төшенчә белдерә. Менә кайберләре генә: тел ул — кешенең һәм башка тереклек ияләренең әгъзасы, тел ул шушы атаманың, бер яктан, аерым предметларга күчерелмәсе (гармун теле, сәгать теле, шәл теле), икенче яктан, иҗтимагый күренешләргә күчерелмәсе (монысы аеруча киң таралганы), тел ул — фикерләү чарасы (тел очына килү, тел төбе, телдән төшмәү), аралашу, аңлашу өчен корал — чара системасы һәм шул системаны өйрәнә торган фән (дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

( Читать дальше )

АВЫЛ ЮККА ЧЫКСА, ТЕЛ ДӘ, МИЛЛӘТ БУЛАРАК, ХАЛЫК ТА БЕТӘ

Без — татарлар, телебез татар теле,
мөстәкыйль һәм камил тел ул.
Каюм Насыйри
Республикада татар теле — дәүләт теле булса да, ул үсеш ала алмый. Гәрчә урыс теле белән бертигез хокукта, ләкин татар теле кулланылыш тапмый. Ни өчен шулай?
Безгә киләчәк турында уйларга кирәк. Бүгенге шартларда ни эшләргә була? Тел проблемасын шушы шартларда хәл итәргә кирәк. Минем фикерем шундый: күп нәрсә теге яки бу кешенең үзеннән тора. Безгә беркем дә туган телдә сөйләшергә комачауламый, урамда да, укыган урыннарда да шулай ук. Ник икмәкне татарча сорап аласың дип, кибеттә берсе дә авызга китереп сукмый. Кем безне татарча тәрбияләүдә аяк чала?!

( Читать дальше )

ХУҖА БӘДИГЫЙНЕҢ МӘГАРИФ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ ЭШЧӘНЛЕГЕ

Еллар, дистә еллар, гасырлар буе безнең замандашыбыз булып калган кешеләрнең исеме халык хәтерендә онытылмый яши. Чөнки аларның иң яхшы хыялларын, омтылышларын алардан соңгы буыннар мирас итеп кабул итә һәм дәвам иттерә. Мондый кешеләрнең эшләгән эшләре бөтен халык казанышына әверелә, милләтнең рухи мәдәнияте тагын да чәчәк атуга хезмәт итә.

( Читать дальше )

ТЕЛЕБЕЗНЕ САКЛАСАК, ХАЛКЫБЫЗ ДА ЯШӘР

Мең еллар элек Идел белән Кама кушылган җирдә болгар кабиләләре яшәгән. X гасырда болгар кабиләләре дәүләт булып оешкан. Бөек Болгар дәүләте Европаның көнчыгышында беренче зур дәүләт булган. 922 нче елда болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Бу вакыйга Болгар дәүләтенең үсешенә зур йогынты ясаган. Болгар иле ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырган. Болгарларның инде бу вакытта үз язулары да булган һәм фән, мәгариф, мәдәният тә нык үсеш алган.

( Читать дальше )